Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ БЕТӘБЕЗ ИНДЕ, СЕЗ КАЛАСЫЗ

КҮПТӘН ОЧСЫЗЛАНГАН КЫЙММӘТЛӘР, БЕРКЕМ ЯРЛЫКАМАС ГӨНАҺЛАР ХАКЫНДА
Исемнәре билгеле галимнәр (мәсьәлән, Стивен Хокинг дигән атаклы космолог нәм физик), инде хәтсездән, кешелек өчен төп куркыныч кайдандыр читтән, йә булмаса табигатьтән түгел, ә бәлки адәми затның үзеннән, аның акылыннан, дөресрәге, тыелгысыз акылсызлыгыннан, сансызлыгыннан дип киләләр.
Киләсе санда укыгыз
128
Аллаларга бетсә сан
Кеше дигән «аңлы» зат, фәнне һәм техниканы иярләп, инде күпме еллар акча,
табыш, байлык, уңайлыклар дигән, үзе уйлап чыгарган кыйммәтләр артыннан чаба да
чаба. Тыелгысыз, дуамал һәм мәгънәсез чабыш бу. Шул чабыш-куышка, без яшәгән
бүгенге чынбарлыкка, ярты дөньяны басып алган куллану «бизгәгенә» кайчагында
дикъкать белән, күзне ныграк ачып карыйсың- карыйсың да, без ничек яшибез, кая
барабыз, без кемнәр соң, кешеләрме, әллә комсызлык акылын, иманын алган,
томалаган ерткыч приматлармы дип, гаҗәпләнеп, үз-үзеңнән булса да сорап куясың.
Сорауга җавап таба алмый бер тын гаҗизләнгәч, ярар, юк белән баш катырмыйм,
чокынмыйм әле дип гавам арасына «кереп югаласың», уйламыйча, төпченмичә
яшәүнең җиңеллегенә, рәхәтенә куанып куясың. Әмма ләкин, «кая барсаң да кара
сакалың артыңнан калмас» дигәндәй, үзеңнән бөтенләй качып та булмый икән шул...
Борынгы фарсылар билгеле бер дәвердә ялган белән урлашуның ни-нәрсә икәнен
белмәгәннәр дип укыдым күптән түгел. Менә бит, ичмасам, нинди заманнар, нинди
халыклар да булган икән. Менә шул фарсылар, беләсезме, ни өчен грекларны
күралмаганнар? Базарлары өчен. «Ялганлашырга, алдашырга махсус урыннар тотучы
халык турында нинди яхшы сүз сөйләп булсын инде», дип көрсенгәннәр алар.
Без бүген менә базар мөнәсәбәтләре ныклап чәчәк аткан, нәфес идарә иткән бик
тә четерекле һәм каршылыклы дөньяда яшәп ятабыз. Паразитар, куллануда һәм
комсызлыкта чаманы белмәгән кешелек табигатьтән, җирдән бар нәрсәне алып торса
да, алмашка берни дә бирми. Алучылар, туздыручылар, рәхәтлек эзләүчеләр
җәмгыяте без. Кеше чын кеше булып та бетә алмаган, хайванлыктан да узган инде.
Тирә-якта сансызлык һәм затсызлык, рухи бушлык тантанасы. Шунлыктан борынгы
фарсыларны кабатлап: «Бүгенге тормыш- яшәеш, чынбарлык хакында, шушы
дөньяның күпчелек өлеше турында нинди дә булса яхшы сүз әйтеп буламы?» дип
сезнең дә сорыйсыгыз килмиме? Кайберәүләрнең, бәлки, киләдер дә. Минем дә килә.
Бик килә. Аптырарга кирәкми, кайбер «тинтәкләр» шулай гомер буе гаделлек,
камиллек эзли инде ул, таба алмаса да. Абсолют күпчелеккә генә күптән диңгез
тубыктан, күпчелек андый тирәнлеккә төшеп казынмый, чокчынмый. Күпчелек
бәхетле - ул дөнья куа, бүксә тутыра, күңел ача. Ә азчылык, уйлый-анализлый
белгәннәр,
129
киресенчә, гаҗәпләнә, хафалана һәм бу сорауга берничек тә уңай җавап бирә алмый.
Иң аянычы — берән-сәрән булган азчылыкның нәрсәне булса да үзгәртерлек
мөмкинлеге дә юк һәм, ихтимал, беркайчан булмас та. Азчылык — йогынтысыз.
Борынгы греклар... Бүгенге дөнья — антик чордан бик күп нәрсәләр алган дөнья.
Күрегез, хәтта кечкенә һәм зур шәһәрләрдәге бар булган Мәдәният йортлары,
театрлар да Парфенонга охшатып салынган. Ә беренче демократия, шәхси милекне
күз карасыдай саклаучы законнар кайда туган? Шул ук борынгы Грециядә. Оста
төзүчеләр, һөнәрчеләр булганнар, ләкин аллаларын ихтирам итмәгәннәр. Алар
турында кырыкмаса кырык төрле мифлар чыгарганнар, кырын ятып шәраб эчә-эчә,
алардан көлгәннәр.
Караңгы урта гасырлар узгач реставрацияләнгән, яңартылган, әмма, кызганычка
каршы, деформациягә — гарипләндерүгә, ипсезләнүгә дә дучар ителгән, чиксез
индивидуализм, мин-минлек сеңдерелгән дөнья — бүгенге Көнбатышта аллаларга
сан бармы соң? Юк! Христиан диненең ул җәмгыятькә берәр йогынтысы, тәэсире
булса, Европада башкала саен диярлек кызыл фонарьлар урамнарына урын табылыр
идеме? Хатын-кызлар бала табудан качар идеме? Өерләре белән гомосексуалистлар,
парад оештырып, үзләренә өстәмә ирекләр сорарлар идеме? Андагы күпчелек,
дөньясын онытып, доллар, евро дип аталучы яшел, зәңгәр фантикларга - кәнфит
кәгазьләренә табыныр идеме?
Үзләрен христиан санаучылар Гайсә пәйгамбәр турында мифлар чыгарып аңардан
көлмәсәләр дә, барыбер алласызлар, имансызлар, мал җыюга, азгынлыкка бәйлеләр
җәмгыяте анда. Төрледән-төрле рәхәтлекләр чакырып, ымсындырып, «яшәп,
теләгәнеңне алып кал» дип торганда килешмичә читкә китеп кара. Китә алмыйлар.
Беркемнең дә үзенә чик куясы, инстинктларны тыясы, кыса эчендә каласы килми.
Шунлыктан, Көнбатыш культурасында аллалар булып аллалар да
приватизацияләнгән һәм шул җәмгыятькә җайлаштырылган. Аллалар — номиналь,
форма, исем, мода өчен, ә руханиләр исә вәзгыятькә йогынтысыз туй генераллары.
Анда гына түгел, алардан килгән бар шакшылыкны йотып баручы илдә - Рәсәйдә дә
нәкъ шулай ул.
Бүгенге затсыз дөньяның күпчелек бәлаләренең башы — имансызлык һәм
алласызлык, шул хәл-халәт алып килгән «алтын бозау», алга-артка карамыйча шуңа
табыну икәнен исбатлап маташырга кирәкмидер дә, бәлки. Шул исәптән, Рәсәйнең
кыргый киңлекләрендәге аяныч вәзгыятьнең дә «тегендәгеңә», ягъни Көнбатыштагы
«гөнаһлылар оҗмахы»на караганда мәгънәлерәк, иплерәк була алмаганлыгын да.
Киресенчә, биредәге, бездәге яңарак кына яралган ул «оҗмахның» күпкә начаррак
икәне исбатлауларсыз да күренеп тора. Иң кызганычы, ихтимал, шулдыр — русларга
йоккан, аларда булган һәм көчәеп торган чирләр аларныкы гына түгел,
буйсындырылган башка милләтләрнеке, шул исәптән без татарларныкы да бит.
Җан сораучы бушлык, яки
«Бармакларыңны сана!»
Глобализация, унификация, урбанизация, эмансипация, башка бик күп шундый
«...ция»лар, идеаллар дефициты, бушлык тудырган, гөнаһлы рәхәтлекләре белән
күпләрне ымсындырып, кеше затының бар булган рухи маякларын, кыйбласын
каплап торган Көнбатыш... Ә бит тыштан барысы да яхшы сыман: ялтырап торган
гипер һәм супермаркетлар, ыспай киенгән кешеләр, чиста урамнар, зиннәтле
машиналар. Әмма эчтә шөбһә, бушлык. Чөнки инанулар, мәгънәле ориентирлар юк.
Акча белән мал, алар артыннан чабу инану була алмый. Ул шайтан коткысы гына
була ала. Шул сәбәпле, тыштан ялтыраса да, эчтән көпшәк, черек ул җәмгыять. Алай
ук түгел инде, дисезме? Шулай булмаса, ни өчен соң хәтта дөнья күләмендә иң
тыныч, тормыш кимәле иң югары саналган Швеция белән Норвегиядә үз-үзләренә
кул салучылар башка илләрдәгедән, уртакул һәм хәерче дәүләтләрдәгедән күпкә
артыграк? Ни өчен ул илләрдә антидепрессантларны, йокы даруларын башка
җирләргә караганда күбрәк кулланалар, учлап диярлек эчәләр? Бәлки, Көнбатыш
кешесе гомеренең заяга үткәнен аңлап алгач онытылырга тырыша, яки үзе теләп
хушлашадыр андагы мәгънәви бушлык белән?
«Өченче дөнья» әнә, нинди генә фәкыйрь булмасын, суицидның (үз-үзеңә кул
НАИЛ ШӘРИФУЛЛИН
130
салу) да, күңел төшенкелегенең дә, күпчелек очракта даруларның да ни- нәрсә икәнен
белми. Проблемасызлыктан, дөнья җитеш булуданмы ул швед гаиләсе дигән
шапшаклык, мөгез чыгару? Рухсызлык китергән оятсызлыктан, җаннардагы
пычраклыктан ул. Өстәмә, яңа, моңарчы булмаган, күренмәгән рәхәтлекләр, маҗара
эзли-эзли андагы кеше кая гына барып җитми. Этләр генә дүрт-бише бергә җыелып
буталыша, өегә. Инде адәм баласы да шул дәрәҗәгә төштеме?
Акча культы турында сөйлисем дә килми. Куллану культы. Комсызлык. Болары
турында искәртми булмый. Адәми зат әйбер җыя. Ул — әйбер һәм куллану колы.
«Беренче дөнья»да туып, безгә күчеп килгән кыбырсык, ашкын, комсыз мохит аны
шуңа өйрәтә. Әйбер җыеп ул бәхетле булырмын дип уйлый. Бер дигән машинасын
аңа кабаланып кәттәрәккә алыштырырга кирәк. Шаукым! Тузмаганны, яңаны -
киемме ул, фатирмы, җиһазлармы, барысын-барысын да һәрдаим алыштырып
торырга ашкына ул. Өч кешегә унҗиде бүлмәле өй, йә, нәрсәгә инде? Берьюлы, бер
үк вакытта биш бүлмәдә торып булмый бит. Кирәклектән түгел, әлбәттә, туймас
тамаклыктан, карунлыктан. Язылмаган закон, кагыйдә шундый - бар да
танышларыңныкыннан артык булсын. Ә реклама дигән коткы? Анысы котыртып,
ымсындырып тора, ясалма, кирәкмәгән ихтыяҗ тудыра. Комсызлыкны тагын да
үсендерә.
Фарсылар яратмаган антик чордагы грек базарлары нәрсә генә соң ул? Беләсез
микән, хәзер шундый гыйбарә бар: эшкуар белән кул биреп күрешкәннән соң шундук
читкәрәк китеп бармакларыңны санап чык. Берәресен чәлдермәгәнме? Урта
гасырларда рибачыны (процентка акча бирүче) кешегә дә санамаганнар. Ә бүген
банкир кем? Әйе, ул - бүгенге базарлы җәмгыятьнең каймагы. Һавадан акча ясаучы
оятсыз зат. Тик туксан тугыз процент халык өчен ул — кумир. Шулай булгач, мондый
җәмгыять үзе баштүбән куелмаганмы соң?
Гаҗәп түгелме: намуслы - мескен, әхлаклы - тиле, геройларга да, романтикага да
урын юк. Геройлык культы шома эшмәкәр культы, акча культы белән алыштырылган.
Бүген намуслы һәм намуссыз кеше арасында аерма юк. Дөресрәге, намуссызны
гаепләү юк. Җәмгыятебездәге, илебездәге бүгенге иң мәгънәсез принципларның
берсе - тотылмаган, димәк, карак түгел. Караклар белән бүгенге җәмгыять көрәшә
алмый, теләми, гаделләрдән исә көлә. Көрәшергә тиешлеләр үзләре үк карак. Шәһәр
саен «могҗизалар кыры» үсеп чыкты. Әллә андагы күпчелек ул купшыдан да купшы
сарайларны намуслы хезмәт, хәләл көч түгеп торгызганмы? Каракның карак икәнен,
ришвәтченең - ришвәтче, гангстерның — гангстер икәнен бөтенесе белә. Шул
исәптән, прокуратура белән полиция дә. Әмма легендар персонаж Жеглов әйткән
гыйбарә — «Вор должен сидеть в тюрьме!» — бүген пүчтәк сүз.
...Термодинамикада энтропия дигән термин бар. Заманында, КАИда укыганда,
авиация электроникасына әллә ни кагылмаган шул термодинамика курсын безгә дә
укыганнар иде. Рәхмәт укытучыларга. Истә дә калды, һәм, әйтергә кирәк, соңгы
елларда бу сүзне социологиядә дә, башка өлкәләрдә дә бик теләп куллана
башладылар. Энтропия — системадагы тәртипсезлекне, энергетика кимүне, хаос
дәрәҗәсен билгелүче күрсәткеч. Һәм «алдынгы җәмгыятьләрдә», һәм аларга
сукырларча иярүчеләрдә ул кызу үсештә хәзер.
Менә саныйк әле. Мораль аспектта без аска тәгәрибез. Дини яктан, иман ягыннан
да, аска, гаилә торышы буенча да аска төшә барабыз, тәртип урнаштыра алмаган
декларатив һәм декоратив законнар да безне түбәнгә сөйри. Без инде күптән сәламәт
тә түгел — дару белән медицинага йөз процентлы бәйлелектә. Ягъни җан да рух
чирле, тән дә чирле.
Исәр шоу бизнес, телевидение, андагы маймыл-кумирларга табынучы
миллионлаган фанатлар армиясе. Шуңа өстәп, мәңге кимемәс наркоманнар, фәхеш
бизнесы, йөзләрчә тапкыр күбәйгән Содом белән Гоморра. Көнбатышның
культурасына, яшәү рәвешенә ияреп яшәгән хәзерге җәмгыятебездә энтропия ярсып
ташый. Ә ул - бетүгә юл инде. Сүз иртәгә үк тәгәрәп үлү турында бармый, әлбәттә.
Әмма система үзенең ныклыгын, эчке көчен, энергиясен җуйганнан- җуя бара.
Системада хаос көчәя.
Постиндустриаль цивилизация — үзенең әҗәлен чакыручы, әҗәленә ашкынучы
юньсез цивилизация. Акыллы кешеләр моны индустриаль чор үсештә, чәчәк ата
башлаган чорда ук чамалаганнар. Освальд Шпенглерның бер гасыр диярлек элек үк
БЕЗ БЕТӘБЕЗ ИНДЕ, СЕЗ КАЛАСЫЗ
131
язылган данлыклы «Европа кояшының баюы» да («Закат Европы») тикмәгә генә
тумагандыр. Шпенглер һәр культура, шул җөмләдән бүгенге Көнбатыш культурасы
да аны тудырган халыкның коллектив рухы (яки рухсызлыгы), һәм ул тере организм
дип белдерә. Ул организм ниндидер бер килбәтсез мутант булган нисбәттә дә. Һәр
организмның яшәү срогы бар. Срок чыктымы - ул үлә. Начар, ипсез культура булса,
агония тизләнә. Аннан соң үлгән культурага алмашка шуның киресе, капма-каршысы
туа.
Шпенглер әйтүенчә, иртәме-соңмы, Көнбатышта, андагы гавам исән калган хәлдә,
бүгенге шәрә, җимергеч техницизмга алмашка иҗади һәм рух үсешен алга сөргән яңа
культура туачак. Оныклар, Алла боерса, камил һәм ипле җәмгыятьтә яшәрләр дигән
өмет юк түгел. Әле яңа гына, 2010 елда Сахара климатында яшәп алмадыкмы?
Дуамал техноген җәмгыятьнең табигатькә салган зыяны турында язып тормыйм,
чөнки ул үзе аерым бер һәм олы тема.
Көнчыгышта — өмет чаткысы,
Көнчыгышта — иман яктысы
Кояш көнбатышта батса, көнчыгышта чыга. Бу табигать законында безнең
дәвергә кагылышлы тирән символик мәгънә ятмыймы?..
«Беренче дөнья», аягын тәмам сузганчы, калган дөньяны әхлакый җимерә, тоташ
агулый, тончыктыра, үзе артыннан тәмугка сөйрәп китә алмастыр да, бәлки. Җир
шарында иман югалмаган почмаклар да бар бит әле. Гәрчә алар әлегә җирдәге гомуми
«һава торышын» билгеләмәсәләр дә. Ислам дөньясы бар. Бердәнбер дип әйтерлек
дөрес яшәргә омтылучы мәгънәле дөнья бар.
Кайда дөреслек, кайда ялган; кайда иман, кайда гөнаһ? Без, бары да буталган
шушы мохиттә җан асраучылар, икеләнеп, боргаланып, ни әйтергә белмәгәндә, алар
акны карадан бик яхшы аера, бәяне кистереп куя. Үзен ихтирам иткән мөселман
кешесе өчен Көнбатыш дөньясы - азгынлык оясы. Мөселман кешесе өчен Көнбатыш
хатын-кызларының да күбесе - сөйрәлчек. Ислам дөньясында номиналь, исем өчен
генә булган аллалар, пәйгамбәрләр дә юк. Көнбатыш кешесе элекке һәм бүгенге
аллаларын таптап узып, алар урынын үзе алды. Суперэгоизм тудырды. Барысы да аңа
булсын. Чүпрәк-чапрактан, тимер-томыр, техникадан башлап бер нәрсә белән дә
чикләнмәгән иреккә кадәр. Әмма алай булмый шул...
Адәми зат акыллы түгел, ә бары тик акыллы булырга сәләтле генә. Анысы да —
тиешле тәрбия булганда. Урманга ташласаң, адәм баласыннан Маугли килеп чыга.
Биш яшькә кадәр җанварлар арасында үскән баланы сөйләшергә дә, үзен кешечә
тотарга да өйрәтә алмыйсың. Мохит кешедән чын кеше дә, суперэгоист та, хайван да,
теләсә нәрсә ясый ала. Мохит, җәмгыятьтәге культура — төп тәрбияче.
Коллектив рух урынына коллектив рухсызлык, иманны бугазларга алынган
тирәлек килгәнен, агониянең көчәюен Көнбатышта да сиземли башладылар бугай.
Диннәренең энергетикасы, көче бетеп, таркалып барганын да чамалыйлар. Тәре
йөртүчеләр, миссионер - конкистадорлар, көчләп чукындыручылар, Лука
Конашевичлар заманы узды инде. Ул дин экспанция, төрле мобилизацияләр
вакытында гына көчле булды. Шулай булмаса бүген Европа аристократларына кадәр
үзләрен сөннәткә утырттырып намазлык өстенә басмаслар иде.
Ислам тарафдарлары артуга гаҗәпләнәсе юк. Ислам чиста, ул анык, ул тәвәккәл.
Ислам техник казанышлар, корал белән түгел, иман белән көчле. Анда гөнаһка,
куллану колы булуга, азгынлыкка юл юк. Савап һәм гөнаһ үтә дә төгәл аерылган.
«Савап»ка бәрабәр сүз христианнарда, шул ук русларда, гомумән, бармы соң ул?
Тагын энтропияне (тузу, таушалу, тәртипсезлек артуны) искә алыйк. Ислам
мохитендә ул түбән. Хаоска урын юк. Һәр нәрсә үзенең киштәсендә. Система ныклы.
Адәм затын кысалар эчендә тотучы тормыш уставы - меңьеллык Коръәни Кәрим
бар... Көнбатыш үзен-үзе үк бетереп килгәндә алар, мөселман өммәтендәгеләр,
калачак, яшәячәк әле.
Ишетәсез, беләсездер, Европага, Америкага, гомумән «Беренче дөнья»га акырын
гына шул «Өченче дөнья» үтеп кереп маташа. Акрын, җайга салынган, шуышма,
ләкин туктаусыз, тыелгысыз экспанция. Тегеләр кебек тәре походлары оештырып, ут
һәм кылыч, миссионерлар белән түгел, ә күбесенчә эш, шөгыль эзләп. Европа белән
НАИЛ ШӘРИФУЛЛИН
132
Америка, бездәге шовинист-фашистлар кайчак моңа каршы шау-шу куптаргалап
алалар, тик берни дә кыра алмыйлар. Чөнки андагы аксөяккә әйләнгән гавамга, ак
күлмәк киеп, галстук тагып офисларда ыштан туздырырга гадәтләнгәннәргә бар
булган кара эшне эшләргә эш атлары кирәк. Шунысы да гаҗәп, ислам тарафдарлары,
анда үтеп, төпләнеп, өч буын, биш буын яшәсәләр дә диннәрен дә, гореф-гадәтләрен
дә җуймыйча саклыйлар, ассимиляция аларга янамый. Бу да исламның көчен, куәтен
күрсәтә бит. Балаларны да мулдан, ишле итеп таба, үстерә киләләр. Сөбханалла дип
әйтик, Европада ислам тарафдарлары арта тора. Ә Америкада афроамериканнар
арасында Гайсә пәйгамбәрне Мөхәммәд пәйгамбәргә бик теләп алыштыручылар
күбәя. Көнбатыш кояшы бу яктан да баюда...
Упкын сиңа караса
Ә без - ике арада калган, иманга ифрат та акрын барган, күбрәк туктап, таптанып
торган, үзебезне татар дип атаган, түбән энергетикалы кавем якын киләчәктә ниләр
эшләп бетәчәкбез соң? Мәчетләр күпләп калыкты анысы. Тик соңга калмадыкмы?
Кайчандыр булган, әмма без сансыз рәвештә җуйган (җуярга мәҗбүр ителгән)
инсафка, иманга, мәгънәгә кайту (мөмкин түгел дигән сүзне язасы килми) озак икән
бит. Мәчетле, муллалы булу гына «тегеләрдән» аерылу, чын исламга, ислам
дөньясына әйләнү, аларча яшәүгә ирешү дигән сүз түгел икән әле. Кайтып җитә
алырбызмы, ирешербезме лаеклы яшәешкә?
Шикләр зурдан. Чөнки, ни кызганыч, яшәү рәвешебез, кыйммәтләребез бүген
күбрәк «тегеләрчә», ким дигәндә урысча безнең. Читләр арбасына утырып, алар
җырын җырлау кимеми, кайчакларда хәтта арта да. Аракы, зина, күсе зәхмәте - әйбер,
мал җыю, алласызлык - болар барысы безләрдә дә бик җитәрлек. Татар рухына
шактый нык үткән «ирекле» дөнья стандартлары, кирәкмәгән ымсыну-
ымсындырулар куйган киртәләр. Бездә аларны кичәргә теләк-ният бармы, исәнме дип
сорыйсы бик килә. Ул ният-омтылыш бар да сыман, тик шактый зәгыйфь тә.
Татарның бар булган бүгенге фаҗигасе дә шулдыр, бәлки.
Ни генә булмасын, энтропия татарда да кызулый. Без төпкә таба «өлкән абзый»
— Көнбатыш белән чагыштырганда кызурак та бармыйбызмы дигән шик тә бар.
Милли аң дәрәҗәсен, аның кая таба баруын исәпкә-санга алганда, бу — бәхәссез.
Унитар дәүләткә ашкынган урыс цивилизациясе, тырышып- тырмашып, безне
үзеннән дә алданрак җәһәннәмгә этә.
Таркау татарны, күпмедер ташлама белән, система дип чутласак, андагы энтропия
артуны ничек тоткарларга? Безне авангардка куеп үз-үзләрен үтерергә баручыларга
иярмәскә иде дә бит. Билгеле, аерымлануга бару ул күпмедер хыял. «Тегеләр»нең,
ягъни Көнбатышның, аларга тагылган урыс культурасының, яшәү рәвешенең
имансыз һәм ипсез икәнлегенә, кая юнәлгәнлегенә төшенү, шул ук, бер үк казанда
кайнаган татарга да шактый авыр. Аерымлануны икътисади, техник яктан артта калу
дип аңлаучылар күпкә күбрәк. Безгә дә шул югары технологияләр, шул стандартлар,
андагы очсызлы «кыйммәтләр» алып килгән һәм киләчәк өстәмә, яңа уенчыклар һәм
уңайлыклар, рәхәтлекләр кызыклырак. Бездә дә алардагы сансызлык һәм сабыйлык
синдромы. Ялгышмыйбызмы соң дип уйлаучылар, кызганыч ки, юк чутында. Без
дүрт күз белән хакимият авызына карап торырга гадәтләнгән кавем. Тик татарның
рухи халәте, иманы яки имансызлыгы, милли аңы белән кызыксынучылар күпчелек
Мәскәү кушканны башкарырга күнеккән хакимият тирәсендә була алмый. Халык та
андый кыйммәтләр белән «чирләми».
Бездә зыялылар да көчсез, аз һәм таркау. Бу хәл бәлки энтропияне көчәйтүче төп
фактордыр да әле. Исән каласыбыз килгәндә татарны татар итүче бар булган рухи
байлыкны, кыйммәтләрне, шул исәптән, динне дә «эпидемия» итеп бар халкыбызга
йоктырырга, сеңдерергә тырышу милләт авангарды
— зыялылыр бурычы бит югыйсә. Тик бездә зыялылар һәм зыялы булырга
тиешлеләр кайсылары хакимият тирәсенә елышканнар — «придворныйлар»,
кайсыларында беренче урында тамак кайгысы. Ә дини зыялылык, миңа калса, әле
яралып кына маташа. Кайбер «даһи зыялыларыбыз» үзләреннән башканы күрмиләр,
белмиләр, танымыйлар. Җыеп әйткәндә, исәпкә алар бар, ә санга, файдага - юк. Ә бит
гел башкача булырга тиештер. Интеллигенция бәйсез, булдыра алган чаклы бердәм,
көчле, һәм, барыннан да бигрәк, фидакарь булганда гына реаль эшләр башкарырга
БЕЗ БЕТӘБЕЗ ИНДЕ, СЕЗ КАЛАСЫЗ
133
сәләтле. Хакимият тә фәкать шунда гына алар белән исәпләшәчәк. Халык та күрәчәк.
Ә болай исәпләшер, күрер кеше юк. Зыялы, чын зыялы икән, ул, хакимияткә
оппозициядә торырга тиеш. Чөнки хакимият беркайчан да гөнаһсыз да, кимчелексез
дә була алмый. Хакимияткә ышану, ана таяну, аннан проблеманың чишелешен көтү
— бүгенге көндә үз-үзеңне алдау, юату гына ул. Дөньяны да, милләтне дә «тәти»гә
кызыгучы, бүксә кайгысыннан, күңел ачудан башканы белмәгән гавам түгел, ә
кешелек, ил, милләт язмышын кайгыртырга сәләтле, аңлы, акыллы, фидакарь
затларга - чын интеллигентларга ияргән актив гражданнар гына коткара аладыр...
Глобальләшкән «кара энергиягә», энтропия артуга, дөнья масштабындагы яман
процессларга, анда нинди генә хәлләр булмасын, без, татарлар күләмле йогынты ясый
алмыйбыз. Тик шул ук вакытта, ждныбызда калган күпмедер өмет, ышаныч белән,
бәлки соңгы тапкырдыр, татар язмышы татарның үз кулында дип тә әйтә алабыздыр.
Әлегә. Әмма язмышыбыз безнең кулларыбыздан менә- менә бөтенләйгә ычкынам,
башкалар кулына күчәм дип тора. Инде күчмәгән булса.
«Беренче дөнья», бар булган иярченнәрен, шул исәптән түбән энергетикалы урыс
цивилизациясен дә ияртеп ж,әһәннәмгә ж,ыенганда, шулай ук милләтебез
тирәсендәге фаразларның, прогнозларның куанычлы түгеллеге эчне пошырганда,
ипле-иманлы тормышка якыная алмый каңгыраганда, безгә алай ерак та булмаган
ислам дөньясына карап һәм мәгълүм ж,ырның сүзләрен бераз үзгәртеп: «без бетәбез
инде, сез каласыз» диясе генә калмасмы? Ныклап, төбенә төшеп уйланыйк әле бер.
Шул исәптән без татарлар да.
Наил ШӘРИФУЛЛИН
134
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
Урта гасырларда татар телендә иҗат ителгән «Кыз хикәяте» исемендәге шигъри
кыйсса булган. Тик аның тексты моңа хәтле өйрәнелмәгән, басылып чыкмаган һәм озак
вакытлар онытылып, татар укучыларының киң даирәсенә билгесез калган. «Кыз
хикәяте»нә охшаш сюжетка язылган әсәрләрнең бер өлеше «Хан кызы Турандык» исеме
белән бөтен дөньяда билгеле. «Кыз хикәяте» Татарстан Милли китапханәсенең
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган, XVIII гасырга караган
кулъязма җыентыкларның «1764т» шифры белән билгеләнгәнендә тулы хәлендә килеп
ирешкән. Башындагы һәм ахыргы битләре төшкән, барлыгы 85 кәгазьдән гыйбарәт татар
кулъязма җыентыгында берничә борынгы әдәби текст язылган. Шулардан җыентыкның
1а—18б кәгазьләрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең мигъраҗы (күккә — Аллаһ катына ашу)
вакыйгасын тасвирлаган күләмле шигъри әсәр дә игътибарга лаек. Тик текстының
башындагы битләре җуелган. Ахырында әсәрнең исеме һәм аның авторы күрсәтелгән:
«Хаҗи Мәхмүд дөзде ошбу «Мигъраҗ»ы / Кем, киясез йәрен андан салават таҗы». Бу
юллардан авторы — Хаҗи Мәхмүт, ә әсәрнең исеме — «Мигъраҗ» булуы аңлашыла.
Бәлки тулы исеме «Мигъраҗнамә» булгандыр, әсәр ахырында бары тик шигъри төзелешкә
һәм ритмикага күрә ул «Мигъраҗ» рәвешендә кыскартып язылгандыр. Кулъязмада
«Мигъраҗ» исемле шигъри әсәрнең барлыгы 459 бәйте (918 шигъри юлы) сакланган. Бу
әсәрнең теле бик борынгы. Ләкин шигъри куәсе, шул ук җыентыктагы «Кыз хикәяте»
белән чагыштырганда, йомшаграк. Палеографиясе үзенчәлекле һәм кызыклы. Хаҗи
Мәхмүд «Мигъраҗ»ы белән Мөхәммәтәмин һәм Мөхәммәдьяр әсәрләре арасында тел-
стиль уртаклыклары, охшаш рифмаларның күп булуы бу әсәрне XV—XVI гасырларда
иҗат ителгән дип билгеләргә бер дәлил булып тора.
Татар әдәбияты тарихын өйрәнгән галимнәрдән Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин,
Әмир Нәҗип, шулай ук Европа тюркологларының хезмәтләрендә XIII—XV гасырларга
караган «Мигъраҗнамә» исемендәге шигъри әсәр турында мәгълүматлар бар. Ләкин алар
шушы ук текстны күздә тотканнармы яисә бүтәннеме — анысы хәзергә билгесез.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең мигъраҗ вакыйгасы Ислам галимнәрен, әдипләрне һәм гади
мөселманнарны бик кызыксындырган темалардан булган. Шуңа күрә төрле чорларда һәм
төрле илләрдә яшәп иҗат иткән әдипләр бу теманы тасвирларга алынганнар. Бер үк темага
һәм бер үк исемдәге, нәзыйрә рәвешендәге, шулай ук мөстәкыйль әсәрләрне төрле
телләрдә күп язган Шәрык халыкларында төрле әдипләр тарафыннан «Мигъраҗнамә»
исемле әсәрләр дә иҗат ителгән. Мәсәлән, мәшһүр төрки шагыйрьләрдән Әхмәт Ясәвинең
«Хикәяте мигъраҗ» исемле поэмасы, Сөләйман Бакырганыйнын (1166/67—1186)
«Мигъраҗнамә» исеме белән йөргән шигъри әсәре булган. Пәйгамбәрнең мигъраҗ
вакыйгасы Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» әсәрендә дә киң яктыртылган. Шуңа
күрә татар авторларының да бу темага әсәр иҗат иткән булуы бик ихтимал.
Бу әсәр авторының Xаҗи Мәхмүд дигән исеме татар әдәбиятының мәшһүр шагыйре
Мөхәммәдьярның әтисе исеменә аваздаш булуы аеруча кызыклы. Билгеле булганча,
Мөхәммәдьяр «Төхфәи мәрдан» поэмасының ахырында:
Атымны кем тиб сорсаң, и шәһрийар,
Мәхмүд Хаҗи угылы фәкыйрь Мөхәммәдйар,-
дип язган юллардан шагыйрь әтисенең исеме мәгълүм иде. Менә бу мисалдан башка
төрки-татар әдәбияты тарихында Мәхмүд Хаҗи (яисә Хаҗи Мәхмүд) исемле шәхес
турында мәгълүмат тапмадык. Мөхәммәдьярның әтисе Мәхмүд Хаҗи белән
«Мигъраҗ»ның авторы икесе бер үк зат булуы ихтимал дип фаразларга мөмкин. Болар
киләчәктәге фәнни эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыклануы ихтимал.
Кулъязма җыентыкның 49а—58б кәгазьләрендә язылган шигъри әсәрнең башында
«Кыз хикәяте» дип, исеме күрсәтелгән. Бу текст тулы: башы һәм ахыры бөтен. Әмма
авторы кем булганлыгы әйтелмәгән. Хикәят тексты кулъязманың һәр битендә икешәр
баганалы 17 (18) юл итеп язылган.
Бу кулъязма җыентык Татарстан Милли китапханәсе фондына 2000 елда Казан
шәһәрендә алынган иде.
135
***
«Кыз хикәяте» турында тәфсилләп язуга керешкәнче, бер мәсьәләгә тукталып үтәргә
тиешбез. Әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев бу әсәрнең бер вариантын (тулы булмаган
күчермәсен) элекке Ленинград (Петербург) шәһәрендәге Россия Фәннәр академиясенең
Көнчыгышны өйрәнү (хәзерге Көнчыгыш кулъязмалары) институтында тапканлыгын
белдереп һәм шул кулъязмага кыскача күзәтүен биреп мәкалә бастырган иде.
Н.Исмәгыйлев болай дип яза: «1982 елның җәендә Ленинград Көнчыгыш институты
китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә эзләнүләр белән шөгыльләнгәндә «Кыйсса-и
Ибраһим егет вә падишаһ кызы» дип исемләнгән кулъязма табылды. Шигъри
икеюллыклар белән язылган бу кыйсса «Мәликә китабы»ндагы сюжетка корылган әсәр
булып чыкты. Сюжет бик кызыклы, анда башка вариантларда булмаган мотивлар да бар.
Кыз белән егет арасында сорау- җавап ярышы беткәч, ахырда егет үзе бер сорау бирә. Кыз
аңа җавап бирә алмый. Бик гарьләнеп, җавапны хәйлә белән белү өчен төсен-кыяфәтен
үзгәртеп, төнлә егет янына килә. Егет белән мәҗлес корып, аңа шәраб эчертеп, җавапны
сорап белә. Соңыннан егеткә йоклата торган дару биреп чыгып китә. Әмма егет янында
кызның йөзеге онытылып кала. Шушы йөзек аркасында егет зур хәвефтән котыла һәм
патша кызы белән кавыша. Менә бу йөзек мотивы башка вариантларда очрамый.
Безнең өчен шунысы әһәмиятле — әсәр ахырында автор кыйссаның язылган вакытын
күрсәтә: ул һиҗри белән 784 ел, милади белән бу 1382 елга туры килә. Димәк, әсәр Алтын
Урда чорында, Идел буенда төрки әдәбиятның чәчәк аткан чорында язылган... Шигырь
белән язылган бу әсәрнең башка нөсхәләре, вариантлары бармы, таралуы ничек, — бу
аерым тикшеренүне таләп итә. Нәрхәлдә, тулы булмаган нөсхәнең табылуы да безнең Х!Ү
йөз әдәбиятына яңа бер әсәр өсти, Көнчыгыш әдәбиятлары белән, аерым алганда, фарсы
әдәбияты белән багланыш традицияләренең бик тирәннән килгәнен һәм беркайчан да
өзелеп тормавын күрсәтә». (Исмәгыйлев Н. Гасырларны кичкән сюжет // Казан утлары.
— 1985. - №9. — Б. 181).
Бу кулъязма истәлек турында бүтән галимнәрнең нәрсә дә булса язганлыгы безгә
билгеле түгел. «В 4060» шифрлы ул кулъязма белән без дә таныштык. ХУШ гасыр ахыры
— Х1Х гасыр башына нисбәтле бу җыентык Фәннәр академиясе институтына 1936 елда
археограф Сабир Алимовтан алынган. Поэма кулъязманың 1а—4б кәгазьләрендә, бит саен
ике баганалы итеп язылган. Әсәрнең ахырында мондый юллар бар:
Бер зәгыйфь кол иде, ады — Ибраһим.
Йарлыкасын аны, безне ки Рәхим.
Ошбу бәйтләр хасс-у-гамә улур сәбәб, Дога кылучылар кем бездән шәйх-
ү-шәб.
РАИФ МӘРДАНОВ
136
Канкый йылдан бу хәбәр улды тәмам, Әйдәйем бән тарихыны вәс-
сәлям. Йиде йөз сиксән дүртендә нөмам, Йарлыкасун Хәллякыль-әнам.
Түрт йөз йегерме бәйт бән дидүм, Мөхәррәм айында вә итмам
әйләдүм. Шөкре Аллан кем, кыйлдук бу дәфтәри, Вир салават — шад
кыйл фигамбәри.
Менә шушылардан әлеге әсәрне иҗат иткән авторның исеме Ибраһим булганлыгы
аңлашыла. Шулай ук поэма 420 бәйтне (икеюллыкны) тәшкил иткәнлеге һәм аның һиҗри
784 елның мөхәррәм аенда язып төгәлләнгәнлеге күрсәтелгән. Бу дата милади ел исәбе
буенча 1382 елның февраль-март айларына туры килә.
Кулъязма җыентыкта поэманың 154 бәйте сакланган булуын исәпкә алганда, әсәрнең
266 бәйте, кызганыч ки, билгесез кала. Мәгълүм булган өлеше поэманың өчтән береннән
аз гына артык. Тик әлеге әсәрнең шушы кулъязма нөсхәдә сакланган кадәрле тексты да
фәнни кыйммәткә ия һәм кайбер фикер- нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Беренчедән,
Н.Исмәгыйлев билгеләвенчә, ул «безнең XIV йөз әдәбиятына яңа бер әсәр өсти».
Икенчедән, без тасвирлаячак «Кыз хикәяте»нә әлеге текстның мөнәсәбәте һәм әлеге ике
поэманың үзара бәйлелек дәрәҗәсе ачыклана. Кыскача әйткәндә, «Кыз хикәяте» поэмасы
— Ибраһим исемле шагыйрь 1382 елда иҗат иткән әсәрнең бүтән бер әдип тарафыннан
соңрак эшкәртелгән варианты. (Бу мәсьәләгә алдарак тәфсилләп тагын тукталырбыз).
***
«Кыз хикәяте» әсәренең Татарстан Милли китапханәсендәгедән тыш, бүтән
күчермәләре табылмасмы дип эзләнүләребез дә уңай нәтиҗә бирде. Поэма текстының
тулы булмаган ике күчермәсен ачыклауга ирештек. Аларның берсе Петербургта, икенчесе
Казанда саклана. Шулар турында җентекләбрәк мәгълүмат биреп үтәбез. Казан федераль
университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә саклана торган
кулъязма истәлекләр арасында «Кыз хикәяте» әсәренең тулы булмаган һәм дефектлы бер
күчермәсен табып ачыкладык. «Табып ачыкладык» дибез, чөнки бу поэма тексты язылган
«5228т» шифрлы, 18 кәгазьдән торган һәм XVIII гасырның ахырына нисбәтле кулъязма
китапханәнең каталогында «Шигъри әсәр» дигән гомуми исем белән генә теркәлгән.
Кулъязма төрелгән кәгазьгә зур итеп куелган сорау билгесе дә аның нәрсә икәнлеге
моңарчы ачыкланмавына ишарәли. Хакыйкатьтә, әлеге кулъязмада бер шигъри әсәр генә
булмыйча, ике мөстәкыйль поэманың текстлары өлешчә сакланган. Аларның беренчесе
(1а—12б кәгазьләрдә) XVI гасырда яшәп иҗат иткән мәшһүр татар шагыйре
Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы, икенчесе (12а—18б кәгазьләрдә; битләр
нумерациясендә буталчыклык бар) — «Кыз хикәяте». Монда «Нуры содур» текстының
яртысыннан күбрәк өлеше, шул исәптән ахыры бар.
Казан федераль университеты китапханәсендәге кулъязмада «Кыз хикәяте»
текстының башы бар, ләкин ахыры юк, исеме бүтәнчә язылган. Атамасының беренче
сүзләре, хәрефләре уңган булуы сәбәпле, аңлашылып бетми. Бу кулъязмада әсәрнең
барлыгы 218 бәйте язылган. Кулъязманың ахырдагы ике кәгазе вертикаль буенча яртылаш
диярлек ертылган. Сакланган хәтле текст эчендә кайбер бәйтләр бөтенләй язылмыйча
калган.
Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклана
торган җыентыкларның берсендә шулай ук «Кыз хикәяте» әсәренең тулы булмаган бер
күчермәсе саклануын ачыкладык. Бу кулъязма СССР Фәннәр академиясенең Татарстанда
1934 елда үткәргән археографик экспедициясе вакытында табылган. Күләме 72 кәгазьдән
тора. Андагы берничә әсәр арасында
— 19б—25б кәгазьләрдә «Кыз хикәяте» теркәлгән. Бу җыентык Мөхәммәтситдыйк
Әхмәтҗан улы тарафыннан 1855 елда күчерелгән. «А 1295» шифры белән саклана торган
әлеге кулъязмадагы «Кыз хикәяте» поэмасының исеме күрсәтелмәгән, аның башланган
урынында бары тик «Илаһи бәет» дип кенә куелган. Әлеге кулъязмада бу әсәрнең башы
һәм ахыры юк. Күчерүче тарафыннан төшереп калдырылган шигъри юллар бик күп.
Аерым икеюллыкларның язылмый калуы белән беррәттән, поэманың урыны-урыны белән
тоташ һәм зур-зур өлешләре төшереп калдырылган.
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
137
Бу ядкәрләрнең ачыклануы — әлеге әсәрнең татарлар арасында таралып
укылганлыгына өстәмә бер дәлил булып тора.
Шулай итеп, «Кыз хикәяте» поэмасының безнең тарафтан хәзергә өч күчермә нөсхәсе
ачыкланды. Әйткәнебезчә, аларның тулы нөсхәсе Татарстан Милли китапханәсендә
саклана. Поэманың монда тасвирланачак тексты шул тулы күчермәдән алынды.
Киләчәктә максатчан эзләгәндә, Ибраһим әсәренең дә, «Кыз хикәяте»нең дә моңарчы
билгесез күчермәләре табылуы бик ихтимал әле.
«Кыз хикәяте»нең эчтәлеге
«Кыз хикәяте» унбер-унбер иҗекле гаруз үлчәмендәге, барлыгы 348 бәйттән (ягъни,
696 шигъри юлдан) гыйбарәт.
Ислам мәдәниятенә бәйле бөтен Шәрык һәм шул исәптән төрки-татар язма
әдәбиятына хас булганча, әдәби әсәрләр Аллаһка, Мөхәммәд пәйгамбәргә дан һәм мактау
сүзләре белән башланган. Әмма, ни сәбәпледер, «Кыз хикәяте»нең башлангыч юлларында
әлеге традиция сакланмаган. Дөрес, әсәрнең эчтәлегендә Аллаһы Тәгаләнең исеме 48
мәртәбә искә алынып макталган. Автор үз исеменнән 94 нче бәйттә «Бер салават әйдәлүм
Мөхәммәдкә...» дип, пәйгамбәр исемен дә язган.
«Кыз хикәяте» кыйссасының эчтәлеге кыскача тасвирлаганда түбәндәгечә.
Әсәрнең башында:
Бер хикәят кәлде, әйдәм, дилимә, Ошбу сүздә файда вардур галимә.
һәркем гыйлем илә даим дорыша - һич гөман юк — соңра гыйлем
ирешә,
— дип, галимлек мәртәбәсе зур булуы искәртелә. Остазын куандырган кешенең дөньяда
хур булмаячагы да әйтелә.
Шуннан соң хикәятнең төп өлеше бәян ителә. Элекке заманда мул тормышлы бер хуҗа
яшәгән. Аның бик белемле һәм сүзгә оста, яхшы холыклы, күркәм йөзле бер улы була. Бер
заман болар, мохтаҗлыкка төшеп, бөләләр. Тамак туйдырырлык хәлләре дә калмый. Улы
әтисенә бүтән шәһәргә барырга тәкъдим итә.
Үзара килешеп, бер чит шәһәргә баралар. Анда ачлыкта өч көн, өч төн җан асрыйлар.
Аптыраган уллары ата-анасына «Монда ачлык һәлак иткәнче безне, патшага сатыйм
икегезне. Ач хуҗа булганчы, тук кол булыгыз. Сез нәрсә диярсез?»
— ди. Ата-анасының ризалашмыйча чаралары юк. Уллары шәһәргә барып, «бер колым
һәм бер карт хезмәтчем бар — аларны сатам», ди. Солтан, боларны кызганып, сатып ала.
Егет әтисе бәясенә ат, әнисе өчен киемнәр ала. Ата-ана тамак туйдыру һәм кием-салым
хакына солтанга кол булып калалар.
Егет киенеп, атка менеп сәфәр чыга. Юлда ул бер җайдакны очрата. Сәламләшәләр.
Җайдак үзенең калага баруын, андагы бәккә хат илтүен әйтә. Егет исә шул якка юл тотуын
әйтеп, «хатыңны тапшырырмын» дип, үзенә ала. Аерылышалар. Егет шикләнеп хатны
ачып караса, анда «бу хатны китерүченең башын кисәргә» дигән юлларны укый.
Гаҗәпләнеп һәм, хатны укып каравы сәбәпле, башын исән саклап калуына Аллага шөкер
кылып, егет юлын дәвам итә.
Бик зур һәм бик төзек, күп халык яши торган бер шәһәргә барып җитә:
Дүрт яны сулаб агар хуш багчалар, Пул йиренә анда йөрүр акчалар.
Әмма кирмән манарасына асылган адәм башлары күреп егет бик гаҗәпләнә. Ул бер
карчык өенә төн кунарга туктала. Карчык бу шәһәр солтанының гаҗәеп чибәр һәм
укымышлы кызы барлыгын, үзен кияүгә алырга теләүчеләргә сораулар- табышмаклар
биреп, дөрес җавап бирә алмаганнарны үлем җәзасына тартуларын сөйләп бирә. Бик күп
патша һәм солтаннарның уллары йөк-йөк мал китерсә дә, кызның шарты какшамас —
сорауларына дөрес җавап бирүчегә генә кияүгә барачак.
Карчыктан рөхсәт алып, бу егет тә кыз катына барып карарга була. Карчык башта
каршы килеп, үгетләсә дә, аннары «Аллаһ ярдәм итсен сиңа» дип, фатихасын бирә. Егет
солтан сараена барып:
РАИФ МӘРДАНОВ
138
Гыйлем илә, хәдис илә, тәфсир илә,
Сөйләшәлүм икебез анда билә,
— ди. Солтан егеткә харап буласың дип, фикереннән ваз кичәргә өндәп тә карый:
Солтан әйдүр: «Каныңа кермә, егет!
Белмәз ирсәң, үлдүрүрем, сүзүм ишет!»
Ниһаять, кыз сараена кертәләр. Егет үзалдына «бу чибәрнең йөзенә баксам, ул
күңелемне алып, мәҗнүн итәр дә, мин дөрес җавап бирә алмам» дип фикерли. Кызга
«йөзеңне капла, шәригать буенча миңа синең йөзеңне күрү хәрам», — ди. Беренче
күрешүдә кыз егеткә дөньяви һәм дини эчтәлектәге җиде сорау бирә. Дини сораулар
пәйгамбәрләрнең Коръәндә тасвирланган һәм риваятьләрдә сөйләнгән вакыйгаларына
бәйле. Егетнең барлык сорауларга да дөрес җавап тотуыннан кыз пошаманга төшә. Егет
үзенә мәрхәмәт кылган рәхимле Аллага шөкерана укып, хушлашалар.
Ул егет торды йирендән. Сөенә.
Кәлде янә ул карыйчук өенә.
Карчык аның котыла алуына га.җәпләнә.
Икенче көндә иртән егет тагын кыз сараена килә. Бу юлы кыз күпчелеге дини
мәсьәләләргә караган, тагын да катлаулырак унике сорау бирә. Егет һәммәсенә җавап
биреп котыла.
Бу хәлгә аптыраган кыз ашаудан бизә, йокысыз кала:
Кыз каты пошукды углан эшенә,
Ул кичдә сонмады әлен ашына.
Әндишәдән уйку килмәз күзенә,
Хәйран улды ул егетүң сүзенә.
Өченче көннең иртәсендә егет кыз катына килеп,
Сәлям вирүб, шадиман утурды хуш,
Әйтде: «Дәхи нә сорарсән? Кәлдемуш».
Ике көндүр җавабуң вирдүм сәңа,
Бу көн дәхи нә сорарсән? Ди бәңа!»
Кыз исә аеруча кырысланып куркыта:
Белмәз исәң, башыңы кисәрәм,
Ошбу кальга бөрҗенә хуш асарам.
Егет ике көн үзенә Аллаһ ярдәм итүен, инде бу юлы да ярдәме булачагына ышануын
әйтә. Кыз монысында гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан кеше сурәтеннән
хайван, кош, бөҗәк һәм башка хәшәрәтләргә әверелдерелгәннәрне санап бирергә куша.
Егет һәммәсенә җавап бирә. Ул барлыгы унтугыз затны атый. Кыз аларны шул хәлгә
төшергән сәбәп-гөнаһларны да әйтергә куша. Егет барысына да җавап бирә һәм үз
соравын бирә.
Ул егет әйдер кызи: «Ий, җарийә!
Өч көн улды, сүз дәште арайә.
Ииңсәйдүң ҺӘМ кисәр идең башыми.
Хакга чук шөкер! Үгәрде эшеми.
Бүгүн өч кәндүр, сән мәсьәлә сордың бәңа, Нә сордың ирсә, җавабын
вирдем сәңа.
Бән дәхи бер мәсьәлә сорам сәнгә
Ки, җаваб әйдүр улурсаң сән бәнгә,
Шәйлә улсун шартымыз — башың кәсәм,
Илтүб ошбу кальга бәрҗенә асам!»
Кыз ризалаша. Егет үз башыннан кичкән хәлләрне сорау итеп куя.
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
139
Егет әйдүр: «Кемдүр ул, әй, хуш сурәт, Анасын тун әйләде, атасын —
ат?»
Кыз бик күп уйланса да, җавабын бирә алмый һәм төнлә фикерләп, иртән әйтергә
егеттән рөхсәт сорый. Егет ризалашып, карчык өенә кайта. Кыз көчле хәсрәткә-уйга төшә.
Ниһаять, яшертен генә егет янына бару карарына килә:
Хәйлә илә мәсьәләсен сорайын,
Иртә кәленчәк җавабын вирәйен.
Дәхи нә кылур, башыны кисәйен,
Аны дәхи ошбу бәрҗдә асайын.
Тора килде, бизәде кәндүзени,
Гаклы китәр — һәркем күрсә йәзени!
Төн уртасында кыз карчык өенә килә. Рөхсәт сорап эчкә үтә.
Бакды, күрде егет каршыдан кызы, Әйтде: «Хуш кәлдең, әй, таң
йолдызы!»
Егет кызның ник килүен сораша. Кыз: «Сиңа гашыйк булдым. Син кем? Солтан кызын
җиңгәнсең икән...» дип, хәйлә белән серен ала башлый. Кыз йөзен ачкач, егет аның
гүзәллегенә таң кала. Ашап-эчеп көлешәләр. Кыз егеттән: «Шаһ кызына биргән соравың
нәрсә иде?» — дип, җавабын белеп ала.
Хәйлә илә ул кыз аңлады аны,
Дүнде кыз. Әйде: «Ай, җаным җаны!
Кичдән бирү Һич эчмәдүк шәраб...
Егет шәрап эчеп, һушын җуйгач кыз китеп бара.
Иртән егет төн кызы белән бәйле хикмәтләрнең серен аңлый. Хафага төшә.
Әйтде: «Ай-вай, аңламадум эшем,
Кәсерсә золым илә ул кыз башым...»
Шул вакыт,
Бакды — күрде түшәгедә бер йәзүк,
Әйтде: «Бонуңлә ула сүзүм тәзүк!»
Кашы йагкут ул йөзүк алтун иде, Кашында ул кызың ады йазулу иде.
Йөзекне алып ул кыз сараена килә. Сәламләшәләр. Кыз егетнең кичәге соравына төгәл
җавапны бирә һәм башын кистерергә куша:
Мәсьәләң бу иде — белдем, әй, егет,
Кәстерәрәм башыңы, бел ки, ишет!
Егетне солтан янына китереп, җиңелгәнлеген хәбәр итәләр. Егет солтанга үзенең сүзе
барлыгын белдереп, бер күгәрченнең кыз сараеннан очып чыгып, үз өйләренә керүен әйтә.
«Кошны тотып аягыннан бәйләгән идем, тик сизмәгәндә ул кызның сараена очып китте.
Шөкер, аның бер каурые калды», — дип, сөйләп бирә һәм солтанга йөзекне тоттыра.
Йөзектә кызының исемен укыгач солтан ярсый:
Әйтде бәр гиз: «һәй-әй, буйнун өзүң!
Бу егет катында нәйләр йөзүгүң?
Кыз исә бу йөзекнең үзенеке түгеллеген әйтә, ул егет алдый ди.
Солтан әйтде: «Йөзегүң кәтүр, күрәйен!
Бу егетә бән җәзасын вирәйен».
Куркусындан шан кызы дүнде кәрү,
Варды сарайына, керде ичәрү.
РАИФ МӘРДАНОВ
140
Кыз бер останы чакыртып, хакына нәрсә сорасаң да бирәм дип, үзенә тиз генә йөзек
ясарга боера. Оста бер сәгать эчендә нәкъ әүвәлгесе кебек үк йөзек ясап, аның якут
кашына кызның исемен яза.
Ул остада вирделәр бең алтунни,
Әйдер остад: «Гаебләмәңез бәни?»
Алды ул кыз йөзүге, кәлде кәрү,
Ата сараена керде ичәрү.
Кыз менә минем йөзегем дип, атасына бирә. Солтанның вәзирләре, бәкләре һәм
башкалар да ике йөзекне чагыштырып карыйлар.
Бәкләр әйдүр: «Иске йөзүкдүр бу йөзүк,
Яңы йөзүкдүр бу соңрагы йөзүк.
Ранге — бер, калыбы — бер нәм кашы — бер, Бу аның дәгелдүр! —
диделәр, — Йа, әмир!» Кол-каравыш, хадим-бәкләр каму, Танык
вирделәр солтана, гаму.
Хәйләләрнең серенә төшенгән ата кызына мөрәҗәгать итә:
Солтан әйдүр: «Сәне вирдем егетә.
Бунуң кеби галим улмаз дөньяда!»
— ди. Шулай итеп, солтан кызын егеткә кияүгә бирә. Җиде көн, җиде төн бәйрәм була.
Солтан егетне үз улы кебек күреп, үзенә алмашка хөкемдар булачагын белдерә, бәкләр дә
ризалаша.
Егет солтан булганнан соң илгә гадел хөкем ирешә. «Гадел ирде ул каму юксуллара»,
ягъни ул барлык фәкыйрьләргә дә гадел булган.
Атасына-анасына хәлне ул,
Яздырыб белдүрде әхвальне ул.
Коллыктагы атасы үзләренең хуҗасы булган шаһка яңалыкны җиткерә һәм азат итүен
сорый. Хаким аларны азат итә. Ата-ана уллары янына килеп, бергәләп озын гомер
кичерәләр.
***
Бу хикәяттә кыз егеткә өч тапкыр күрешүдә барлыгы 21 сорау биргән. Аларның
дүртесе дөньяви сораулар булса, 17 сорау дини тәгълимат белән бәйле. Текстта Аллаһы
Тәгалә һәм Коръәнгә нисбәт ителгән сорау һәм җавапларда тасвирланган вакыйгаларның
күпчелеге, чынлап та, Коръән текстына бәйле, кайберләре Коръән тәфсирләрендә һәм
пәйгамбәрләр тарихына багышланган «Кыйссасел-әнбия» һәм «Тарихе әнбия»
әсәрләрендә чагылыш тапкан. Тик әсәрдәге кайбер нәрсәләр Аллаһның исеме белән
бәйләп күрсәтелсә дә, чынлыкта, сорау-җавапларның бер өлеше Коръәндә язылмаган
башка төр риваятьләр, легендалар, халык ышанулары һәм хорафатларга нигезләнгән.
Поэмада кызның егеткә биргән кайбер сораулары гади, бер яки берничә сүз белән генә
җавабын бирерлек булмыйча, катлаулы рәвештә төзелгәннәр. Мәсәлән, түбәндәге
сораулар шундыйлардан:
Ул кыз әйдүр: «Канкый агачдур, вир хәбәр,
Ул агачуң унике бодагы вар,
Дәкмә бер бодакда вардур утуз ябрак, һәр беренүң эче — кара, ташы —
ак?»
Бер агачның унике ботагы, аларда исә утызар яфрак турындагы табышмак, ихтимал,
борынгырак заманнардан ук яшәп килә торгандыр. Чөнки бу табышмак әлеге сюжетка
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
141
язылган текстларның күбесендә («Мәҗмугыл-хикәят»тә, Карло Гоцци әкиятендә һәм
аның Кәрим Тинчурин тәрҗемәсендә, Шиһабетдин Рәхмәтуллинның «Каләф берлә
Турандук хикәяте»ндә һ.б.) очрый. Шулай ук Нәкый Исәнбәт туплап чыгарган
табышмаклар арасында
«Бер өянкедә унике ботак,
Ботак саен утыз яфрак:
һәр яфракның бер ягы кара, бер ягы ак»,
— рәвешендәге һәм шул табышмакның башка төрдәшләре бирелгән (Татар халык
табышмаклары. — Казан, 1970. — Б. 113, 470.).
Әсәрнең идеясе
«Кыз хикәяте» поэмасының төп идеясе гыйлем дәрәҗәсен олылаудан гыйбарәт. Автор
белем куәтен акыллы һәм гадел хөкемдар мәсьәләсе белән бәйләп карый. Хикәятнең
башында ук егеткә Аллаһ хуш гыйлем биргәнлеге, аның холкы-табигате һәм төсе-бите
күркәмлеге әйтелә. Гаиләләре бөлгенлеккә төшкәч тә, угылларының акыл белән эш
йөртүе нәтиҗәсендә, ата белән ана ач үлемнән котылып кала. Егетнең ата-анасы бай
сәүдәгәрлектән бөлгенлеккә төшүе мисалында автор гыйлемнең мәртәбәсе олуграк
булуын күрсәтә. Мөлкәт байлыгына караганда рухи-гыйльми байлык өстенрәк икәнлеген
аңлата.
Юлда очраган җайдакның хатын ачып эчтәлеген белгәч, егетнең харап булудан
котылуына да төп сәбәпче — белем. Чөнки уку-язуны белмәсә, егет юлчы биргән хатның
үз башына җитәрдәй дәрәҗәдә куркынычлы икәнлеген аңламас иде. Ниһаять, солтан кызы
белән сорау-җавап бәйгесе дә гыйлемлек ярышын, ягъни ике укымышлы кешенең үзара
көч сынашуын тасвирлый. Тирән гыйлемгә ия кыз бу егет белән очрашканчы байтак
егетләрне җиңеп, башларына җиткән. Ул да иң югары мәртәбә итеп белемне күреп, үзен
акыл сынавында җиңгән кешегә генә кияүгә барачагын шарт итеп куйган. Патшалар һәм
солтаннарның угыллары хисапсыз мал-мөлкәт тәкъдим итсә дә, байлыкка риза булмыйча,
сорауларына дөрес җавап бирүне өстенрәк күргән.
Егет, Аллаһ биргән гыйлемен файдаланганда, әлбәттә, Хак Тәгаләнең ярдәменә ышана
һәм даими шөкер кыла. Кыз белән көч сынашканда да «гыйлем илә, хәдис илә, тәфсир илә
сөйләшәлүм...» дип, дини гыйлемнәр беренче урында тотылуы искәртелә. Чынлыкта да,
егет Коръәнне, Ислам дине тарихын һәм шәригать өйрәтмәләрен тирәнтен белгәнлеген
дәлилли. Кыз һәм егет үз сорау-җавапларында чиксез хакыйкать һәм гаделлек чыганагы
булган Коръәнгә таяналар, аңа ишарә итәләр.
Әсәр ахырында солтан үз кызын егеткә кияүгә бирүен белдереп, «моның кебек галим
булмас дөньяда» дип соклана. Белемнең көченә таянып гамәл кылган егет солтанлык
дәрәҗәсенә ирешә һәм дөньядагы иң газиз һәм кадерлеләре — әти- әнисен дә азат итә.
Хикәят ахырындагы «каму галим торды анда аңа колга» дигән сүзләрдән мәмләкәттә әлеге
егеттән дә гыйлемле кеше булмаганлыгы аңлашыла.
Әсәрнең төп фикерен ил-дәүләт белән зур галим дәрәҗәсендәге кеше идарә итәргә
тиеш дип аңларга кирәк. Бу мәсьәлә дөнья тарихы мәйданында һәр чорда да актуаль
булган һәм шулай булып калуын дәвам итә.
Әсәрдә тасвирлау чаралары
«Кыз хикәяте»нең төп геройлары булган егет белән кызны автор гыйлем ияләре итеп
чагылдыра. Әсәрдә егет «Галим иде һәм фәсыйх иде дели», «Хуш гыйлем вирмеш иде
Аллаһ аңа» һәм «Холкы ләтыйф, күреклү иде сурәте, /Һәм күрке ляик иде сийәрәте, —
дип тасвирланса, кыз исә бу рәвешле сурәтләнә: «Күк алында ул кызыйның мисле юк, /
Гашыйклар улды шәһәрдә аңа чук». Шулай ук кызны автор «...галимдер — кемсә аны
йиңмәз», «Ул кызуң һәрбер сүзе, угул, бали», «Гаклы китәр — һәркем күрсә йөзени»,
«Кайгулу улан күрүрсә, сәвенә» дип сыйфатлый. Кыз белән егетнең шушы хасиятләре
поэмада гамәлләре белән бәйләп күрсәтелә һәм дәлилләнә.
РАИФ МӘРДАНОВ
142
Хикәяттә кыз белән егет бер-берсенә бик зурлап, хөрмәт белән эндәшәләр. Кыз гади
генә «әй, егет» дип җиде мәртәбә эндәшсә, «әй, хуш кеше», «сыйлә» (кардәш), «пөрһөнәр»
(һөнәр иясе, оста), «әй, паке дин» (изге дин әһеле), «әй, мөһтәди» (иман әһеле), «әй, әһле
дил» (акыл иясе), «әй, пишкадәм» (укымышлы кеше), «әй, хуш нәһад» (гүзәл табигатьле)
дип ихтирамын да белдерә, шулай ук «ай, җаным җаны», «йара» (сөекле дус), «әй,
кандәләб» (татлы ирен) рәвешендәге гыйшык сүзләрен дә әйтә.
Егет тә, кызның белеменә хөрмәт йөзеннән, «пишкадәм», «әй, дәдә» (дәрвиш), «әй,
һөмам» (тырыш кеше) кебек мактау сүзләре белән, солтан кызының югары дәрәҗәсенә
һәм аксөяк затына күрә, «әй, хатун» һәм «хуш нәһад» дип, гүзәллегенә сокланып «әй,
күрекле йөз», «әй, таң йолдызы», «әй, җаным», «әй, нигяр» һәм «йа, нигярин» (чибәр кыз)
дигән татлы сүзләр белән эндәшә.
Әсәрдәге башка әңгәмәдәшләрнең мөгамәләсе дә итагатьле. Мәсәлән, егет әтисенә
«газизем», солтанга «әй, хуш нәһад» һәм «әй, шаһе җәһан» (җиһан шаһы), карчыкка «и,
ана» дигән мөрәҗәгать сүзләре куллана. Солтан егеткә ихтирам белән «әй, хуҗа » дип, ә
карчык егеткә «угыл җаный», «җаным» һәм «җаным угыл» дип, якын итеп сөйләшә.
Әсәрнең төп өлеше әңгәмәгә, кара-каршы сорау һәм җавапка корылган. Бигрәк тә кыз
белән егетнең диалогы текстның күпчелеген биләп тора. Автор урыны-урыны белән
укучыга да мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, ул «Гариблекдә мөфлис улмаңыз, әй, йар!» дип тели.
Хикәятнең авторы җанландырып җибәрә торган эндәш сүзләр дә куллана. Мәсәлән,
«Торды егет, күр, нә дир атасына», «Морады күр, нәфәка!», «Күргел имди — Хак Тәгалә
нәләр идәр!», «Егетә, күр, нә кылур!», «Күр, нәләр деләр».
Автор, үзе дә вакыйгалар эчендә катнашкан кебек, егет белән кыз әңгәмәсе арасында
шәхси мөнәсәбәтен белдереп үтә. Мәсәлән,
Бер салават әйдәлүм Мөхәммәдкә,
Хакъ гыйнайәт әйләйә ул егетә.
Икенче урында автор укучыга мөрәҗәгать итеп болай ди:
Бу җанварлар, дәхи ишедүң каму,
Адәм иде нәрбересе, әй, гаму!
...Сакласун сези-бези бу эшдән.
Кыз егеткә сораулар биргәндә ашыктыра, ягъни уйланырга мөмкинлек тә калдырмый.
Мәсәлән, «тиз хәбәр виргел...», «тиз хәбәр вир...», «тиз әйт!». Өстәвенә, ул егетне төрле
бәлагә дучар итү белән куркыта, «бүген башың кан булыр» ди, «башыңны кисәм һәм
асам» дип яный. Кыз, хәтта үз хәле мөшкелләнгәч тә, егеткә «һәр заман асылмыш егетләр
солтаны!» дип, һаваланып маташа.
Егет исә җаваплар биргәндә җебеп төшми, Аллаһның ярдәменә һәм үзенең гыйлеменә
ышанган хәлдә, «буны белүр каму юксул-бай», «ушак угылы белә», «буны белүр углан
ушак, җөмлә белүр бу сүзе», «сорур ирсәң мөшкилендән сор бәңа» дип гайрәтләнеп
сөйләшә. Әсәр авторы мондый алымнар кулланып, вакыйгалар агышының һәм
тасвирланган хәлләрнең киеренкелеген гәүдәләндерә. Әсәрдәге «Бер күгүрчен кыз
сараендан очар, / Канчару варурса, ганбәр сачар./ Кәлде кунды безем эүнүң эченә... —
юлларына охшаш манзаралар Рабгузиның «Кыйссасел- әнбия» әсәрендә дә бар. Мәсәлән,
Әюп галәйһиссәлам кыйссасында муйнында энҗе, аягында йакут тагылган бер ак
күгәрчен килеп керүе, патша кызы аны тотам дигәндә очып китүе турында язылган. Бу
күгәрчен исә фәрештә булган икән. Шулай ук Дауд галәйһиссәлам турындагы кыйссада
да «Мәүля Тәгалә кодрәте берлә бер кош очуб килде: башы — йенҗүдин, күзләре —
кызыл йакутдин, аяклары — яшел зөбәрҗәддин, канатлары — алтундин». Бу кош Дауд
галәйһиссәлам алдына кунгач, пәйгамбәр аны тотмакчы була — ләкин кош очып китә.
Рабгузи әсәрендәге бу күренешләр белән «Кыз хикәяте»ндәге егет янына күгәрчен очып
керүе аваздаш тасвирлардан икәнлеген искәртергә тиешбез.
Хикәятнең «Пул йиренә анда йөрүр акчалар» дигән шигъри юл вак бакыр акча
урынына зур берәмлектәге көмеш акчалар кулланылуын белдерә. Ягъни шәһәрнең бай
һәм мул тормышлы булуы аңлатыла. Нумизматика белгечләреннән галим Әзһәр
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
143
Мөхәммәдиев язуынча, Алтын Урда дәүләтендә «пул» сүзе язылган татар бакыр тәңкәләре
XIV гасырның беренче яртысында Сарай, Болгар, Хаҗитархан кебек шәһәрләрдә сугыла
башлаган.
«Кыз хикәяте»нең төп үзенчәлеге һәм шушы сюжетка нигезләнгән бүтән әсәрләрдән
аермасы — аның нинди дә булса җирлеккә һәм урынга (патшалык, шәһәр һ.б.) бәйсез
тасвирлануында. Автор бу әсәрен аерым географик һәм тарихи хасиятләргә бәйләмичә
язып, аның таралыш һәм укылыш офыкларын киңәйткән. Поэманың сәнгати тасвирлау
чаралары, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Без монда аларның барысына да
тукталмадык.
«Кыз хикәяте»нең теле мәсьәләсенә килгәндә, ул урта гасырлардагы Идел буе төрки-
татар язма теленнән аермалы түгел. Хикәятнең теле Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»,
Мөхәммәтәминнең «Могҗизнамә» һәм «Кыйссаи Мансур», Мөхәммәдьярның «Төхфәи
мәрдан» һәм «Нуры содур», шулай ук башка әдәби ядкәрләр теленә бик якын. Хикәятнең
лексик составы һәм кулъязма күчермәләренең палеографик үзенчәлекләренә күрә, аның
иҗат ителү вакытының гомуми чикләрен XV гасыр башыннан алып XVI гасырның
уртасына кадәрге арада язылган дип билгеләп була.
«Кыз хикәяте» сюжетының төп өлгесе
Бу әсәрнең сюжеты борынгы чорларның Шәрык легендаларына нигезләнгән. Мең
елдан әүвәл үк мөселманнарның изге китабы Коръәндә һәм аның тәфсирләрендә, XII
гасырда яшәгән мәшһүр шагыйрь Низами иҗатында, Рабгузиның XIV гасыр башында
язылган «Кыйссасел-әнбия» әсәрендә, халык авыз иҗатында тасвирланган охшаш һәм
уртак тема төрки-татар әдәбиятында да төрле дәрәҗәдә чагылыш тапкан һәм үз урынын
алган. Күләмле шигъри әсәрләр язу белән беррәттән, хикәят һәм әкиятләр рәвешендә
телдән сөйләнгән, шулай ук кулъязмалары күчерелеп халкыбыз арасында таралып
укылган. Шулар тәэсирендә ХХ гасырга кадәр татар әдипләре (мәсәлән, Фатыйх Халиди
һәм Нәкый Исәнбәт) үзләренең яңа әсәрләрен иҗат иткәннәр. Гомумән, бу сюжет Ислам
мәдәнияте аша бөтен дөнья казанышына әверелгән.
Урта гасырлардагы Шәрык һәм татар әдәбиятында нәзыйрә (өлге, үрнәк, җавап,
күчермә) иҗат ысулы, ягъни поэтик калыбы киң таралган булган. Ибраһим исемле
авторның 1382 елда иҗат иткән поэмасы турында алдарак язып үткән идек. Аның
сакланган өлеше белән «Кыз хикәяте»н чагыштырып чыккач, без мондый нәтиҗәгә
килдек: ике әсәрнең дә эчтәлеге бер-берсенә охшаш булса да, аларның авторлары бер үк
кеше булмаган. Фикеребезчә, 1382 елгы әсәрне икенче бер әдип нигез итеп алып, аны
иҗади эшкәрткән, нәзыйрә рәвешендә үз поэмасын язган.
«Кыз хикәяте» — 1382 елда иҗат ителгән поэманың бер күчермә варианты гына түгел
микән дип карау — мәсьәләне гадиләштерү һәм ялгышлык булыр иде. Ике әсәрдәге
бәйтләрнең исәп ягыннан тәңгәл килмәвен күчерүче игътибарсызлыгына сылтарга яисә
күпмедер өлеше максатчан төшереп калдырылган дип нәтиҗә ясарга, бер карашка,
мөмкин кебек тоелса да, мәгънәви төрлелекләрнең күплеге андый ихтималны кире кага.
Текстка күчерүчеләр тарафыннан гына бу хәтле үзгәрешләр кертелгән булуы мөмкин хәл
түгел. Чөнки әлеге ике поэмадан шактый борынгырак чорда Кол Гали иҗат иткән
«Кыйссаи Йосыф» әсәренең өч йөзгә якын күчермәсе булып, мондый дәрәҗәдәге күп
аермалар аларда да юк. Шулай ук «Кыз хикәяте»нең хәзергә безнең тарафтан ачыкланган
өч кулъязма күчермәсендәге текстлар арасында бер-берсеннән бик зур аерымлыклар
юклыгын да әйтергә тиешбез. Моны раслар өчен дәлилләргә мөрәҗәгать итик.
Ибраһим әсәренең тулы тексты 420 бәйтне тәшкил иткән (шулардан 154 бәйт безгә
мәгълүм). Ә «Кыз хикәяте» барлыгы 348 бәйттән тора. Беренче аерма менә шунда. Чөнки
«Кыз хикәяте»нең өч кулъязмасын чагыштырып өйрәнү күрсәткәнчә, аларда бәйтләр саны
аермалы булганлыкка дәлилләр юк. Бары тик ике кулъязманың (Казан университеты һәм
Петербург нөсхәләре) тулы түгеллеге һәм дефектлы булулары сәбәпле, текстлары бөтен
түгел. Ә аларның сакланган кадәр өлешләрендә Татарстан Милли китапханәсендәге
нөсхәдән аермалы яңа бәйтләре юк.
Ибраһим әсәре язылган кулъязманың һәр битендә «Кыз хикәяте»ндә булмаган,
бөтенләй бүтәнчә бәйтләр бар. Ягъни бу текстның барлыгы 46 бәйте «Кыз хикәяте»ндә
РАИФ МӘРДАНОВ
144
бөтенләй юк. Шул исәптән, 1382 елгы әсәрнең ахырында аның авторы, иҗат ителү датасы
һәм бәйтләр саны күрсәтелгән булса, «Кыз хикәяте»ндә боларның берсе дә язылмаган.
Әйтелгәннәргә өстәп, Ибраһим әсәрендәге тагын 12 бәйтнең «Кыз хикәяте»ндәге
юллардан бик зур аермалы булуларын да искәртик. Шулай итеп, 1382 елда иҗат ителгән
әсәр текстының билгеле өлеше буенча фикер йөрткәндә, аның өчтән бере «Кыз хикәяте»
поэмасының текстыннан аермалы. Ә «Кыз хикәяте» текстындагы 25 бәйт Ибраһим
әсәренең сакланган өлешендәге бәйтләре арасында бөтенләй юк. Димәк, бу бәйтләр бүтән,
ягъни әсәрне яңартып, үз поэмасын тудырган авторныкы дип саналырга тиеш.
1382 елда иҗат ителгән әсәрнең сакланган тексты кызның егет янына килүе белән
башланган. Кыз хәйлә белән егетне сөйләтә. Кызның егетне сөйләтү өчен «Буйнундан
кочуб сөрде йөзенә-йөзен» кебек юллар «Кыз хикәяте»ндә юк. Егет исә шаһ кызы белән
икесе арасында булган сорау һәм җавапларны бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Тик сораулар һәм
җаваплар «Кыз хикәяте»тендәгегә тәңгәл килми. Әсәрнең бу өзегендә телгә алынган ун
сорау һәм җавапның бишесе генә «Кыз хикәяте»нә туры килә. Тагын шуңа да игътибар
итәргә кирәк, әлеге ике әсәрнең охшаш булган бәйтләренең дә сүзе-сүзгә тәңгәл килә
торганнары бөтенләй юк. Һәр шигъри икеюллыкта нинди дә булса аерма бар. Бу ике
әсәрдә бер-береннән аермалы урыннары бик аз булган бәйтләр санаулы гына диярлек. Ике
поэма текстларындагы охшашлык һәм аерымлыклар дәрәҗәсен түбәндәге юллардан да
күзалларга мөмкин.
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
145
«Кыз хикәяте»ндә (Татарстан Милли
китапханәсе, «1764 т» шифрлы кулъязма)
1382 елда язылган кыйссада (С.-Петербург,
«В 4060» шифрлы кулъязма)
172 бәйт
Кыз каты пошукды углан эшенә, Ул кичдә
сонмады әлен ашына.
2а кәгазь
Кыз каты госса улубән углан эшенә,
Усанмады ул кәчә улган ... (?)
192 бәйт
Дүнде кыз, әйтүр: «Хәбәр вир, әй, егет!
Нә сәбәбдән мәнсух улдылар? Әйт!»
2б кәгазь
Кыз әйдүр: «Анлар дүндеке нәдәндүр, Нә
сәбәбдән нәсех улдылар ки? Әйт!»
197 бәйт
Йөз чәверүб Гайсадан, улды гаду,
Әйтделәр: Зәһи! Яланчы! Җаду!
2б кәгазь
Йөз чәверде Гайсадан ул кавемләр, әйде:
«Гаду!»
Диделәр кем Гайсага һәм: «Яланчы сән кем,
җаду!»
199 бәйт
Чөнкем ул инҗедмәге кыйлды исә,
Сурәтен дүндүрде ул Кадыйр са.
2б кәгазь
Чөнки эшләсә инҗедүмәге эркәк-теши,
Сурәтендән тәбдил идәр ул Падишаһи.
200 бәйт
Аю хаҗилар малын алур иде, Анлары
мәймүн зәлил кыйлур иде.
2б кәгазь
Аю улдур — хөҗҗаҗларның малын алур,
Анлары мәгъбүн әйләб, мәхрүм кылур.
278 бәйт
Әйтде: «Ай-вай, аңламадум эшем, Кәсерсә
золым илә ул кыз башым».
3а кәгазь
Егет әйдүр: «Аңламадум эшеми,
Кәсдүрәсирдүр ул залим бәнем башыми».
280 бәйт
Кашы йагкут ул йөзүк алтун иде,
Кашында ул кызың ады йазулу иде.
3а кәгазь
Күрде кашында йазу — кызның адын, Кашы
йакут ул йөзүк үзе алтун.
301 бәйт
Тору кәлдем шул сәгать, тотдым аный,
Бәрк багладым ул кошнуң аягыный.
3б кәгазь
Дийәр: «Аңладум, аулайуб тотдум аный,
Бакладум бәк әлени-аягыный».
327 бәйт
Солтан әйдүр: «Сәне вирдем егетә.
Бунуң кеби галим улмаз дөньяда!»
4а кәгазь
«Бән сәне вирәм ошбу егедә, Бончалайын
улмайа һич дөньяда!»
337 бәйт
Гакыйбәт, солтан үлде. Калды ул, Солтан
әйләмешде аны угул.
4а кәгазь
Гакыйбәт, ул егет улды солтан, Аны угул
өвүтде солтан тәмам.
338 бәйт
Ул бәкләр разый улды хөкеменә,
Солтанлыг вирделәр ул угылына.
4а кәгазь
Каму бәкләр мотыйг улдылар уңа, Диделәр:
«Солтанлык мөбарәк улсын сәңа!»
339 бәйт
Чыкды тәхтә, хөкем эрде элләрә, Гадил
ирде ул каму юксуллара.
4а кәгазь
Тәхтә чыгыб, хөкем идәр анлара, Гадел улур
байлара-юхсуллара.
348 бәйт
Сабыр илә ирде егет солтанлыгга, Каму
галим торды анда аңа колга.
4б кәгазь
Сабыр белә ирүшделәр солтанлыгга, Каму
бәкләр аңа дорды коллукга.
Ике поэмада охшаш һәм аваздаш шигъри юллар булган очракта да рифмалашкан
сүзләре бертөрле үк түгеллеге дә күзәтелә.
Мәгънәви аермаларга килгәндә, шушы — югарыда китерелгән — мисалларны гына
РАИФ МӘРДАНОВ
146
күздән кичерү дә шактый нәрсәне төшенергә ярдәм итә. Мәсәлән, 172 бәйттәге «госса
улубән» (кайгырып) сүзен «Кыз хикәяте»нең авторы «пошукды» дигән җиңелрәк
гыйбарәгә алыштырган. Шул ук бәйтнең икенче юлындагы «усанмады» (әһәмият
бирмәде) дигән сүз урынына «сонмады» рәвешендә, бүтәнчәрәк мәгънәле сүз кулланган.
192 бәйттә «дүнде» сүзе ике текстта да бар, ләкин ул икесендә төрле кешеләргә карата
кулланылган. Ибраһим әсәрендә башка бәйтләрдән үзенең иҗек саны күбрәк булуы белән
дә аерылып торган 197 бәйт «Кыз хикәяте» авторы тарафыннан җыйнакландырылып,
тиешле калыпка кертелгән. 200 бәйттә Ибраһим әсәрендә «хөҗҗаҗлар» сүзе «Кыз
хикәяте»ндә татар укучысына аңлаешлы гади генә «хаҗилар» дип алыштырылган.
«Хөҗҗаҗлар» дигәндәге «хөҗҗаҗ» — үзе үк гарәп телендә күплек санны белдерә, ә шуңа
күплекне белдерә торган «—лар» кушымчасын өстәү текст өчен грамматик кытыршылык
тудырган.
278 бәйттә «Кыз хикәяте» авторы элекке әсәрдәге юлларга «ай-вай» ымлыгын кертеп,
эчтәлеккә тагын да җанлылык өстәгән. 301 бәйттә Ибраһим әсәрендәге күгәрченнең кулын
(әлен) һәм аягын бәйләү турындагы юлларга «Кыз хикәяте» авторы, кошка карата «кул»
сүзе куллануны урынсыз күрептер, «аягын» дигән сүзне генә калдырган. 327 бәйттә
Ибраһим әсәрендәге «бончалайын» (мондый, моның кебек) сүзе «Кыз хикәяте»ндә «бунуң
кеби галим» дигәнгә үзгәртелеп, егетнең галимлеге игътибар үзәгенә куелган. 339 бәйттә
Ибраһим әсәрендәге яшь солтанның бәкләр белән идарә итү мәгънәсендәге юллары «Кыз
хикәяте»ндә илләр белән идарә итүе, ягъни киңрәк хакимлеккә ия булуны тасвирлый. Шул
ук бәйттә әүвәлге әсәрдә солтанның байларга-юксылларга гадел булуы турындагы
сүзләрнең «Кыз хикәяте»ндә «юксыллар» дип кенә калдырылуы да очраклы түгелдер. 348
бәйттә Ибраһим әсәрендә солтанга бөтен бәкләрнең буйсынуы турында әйтелгән булса,
«Кыз хикәяте»ндә солтанга барлык галимнәрнең буйсынуы белдерелгән. Ягъни «Кыз
хикәяте» авторы максатчан рәвештә ил-дәүләт хакименең галимлеген — тирән белемгә ия
зирәк зат булырга тиешлеген ассызыклавы күренеп тора.
Менә бу китерелгән мисаллар Ибраһим әсәренең сакланган 154 бәйтенә генә бәйле
булуын искә төшерик. Ул поэманың әле хәзергә билгесез калган 266 бәйтендә дә «Кыз
хикәяте» текстыннан аермалары шактый булганлыгын чамаларга мөмкин.
Авторы кем икән?
Бу әсәрнең авторы мәсьәләсен төгәл ачыклау бик катлаулы, аны фаразлап кына
әйтергә мөмкин. «Кыз хикәяте» үзенең шигъри үзенчәлекләре, фикер сөреше ягыннан
Мөхәммәдьяр әсәрләренә шактый якын тора. Моңа дәлил булырдай берничә мисалга гына
тукталабыз.
«Кыз хикәяте»нең «Бер хикәят кәлде, әйдәм, дилимә» дигән иң беренче юлы ук
Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» поэмасының 247 бәйтендәге «Бер хикәят килде
күңлемгә нәзыйр» дигәненә бик охшаш. («Кыз хикәяте»ндәге «дилимә» сүзе «күңелемә»
дигәнне белдерә). Мөхәммәдьярның шул ук әсәрендәге 293 бәйттә «Бер хикәят килде
йадга дилпәзир» һәм 410 бәйттә «Бер хикайәт килде йадга уш нәзыйр» дигән шигъри
юллары да боларга бик охшаш.
Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасындагы аерым шигъри юлларның «Кыз
хикәяте»нә охшаш булган берничәсен түбәндә күрсәтеп китәбез.
«Кыз хикәяте»ндә (Татарстан Милли
китапханәсе, «1764 т» шифрлы кулъязма)
Мөхәммәдьяр. Нуры содур: поэмалар,
шигырь (Казан: Татар, китап нәшр., 1997)
китабында
35 бәйт
Солтанә хуш кәлде чөн сөйләдеге
413 бәйт
Шаһга хуш килде аның бу сүзләри
89 бәйт
Кичде йегет, сандал үзрә утырур
587 бәйт
Үзе алтун сандәлида ултуруб
317 бәйт
Әйдер остад: «Гаебләмәңез бәни?»
489 бәйт
Гаеб кылмаңыз бу сүздә сез мәни
Болардан алдагы ике юлны шагыйрь Ибраһим әсәре белән чагыштырып карау мөмкин
«КЫЗ ХИКӘЯТЕ» КЫЙССАСЫ
147
түгел, чөнки ул әсәр язылган кулъязма текстта аның башлангыч өлеше сакланмаган. Ә
таблицадагы өченче мисалга килсәк («Кыз хикәяте»нең 317 бәйт), Ибраһим әсәрендә 316
һәм 318 нче бәйтләргә аваздаш юллар булган хәлдә, 317 нче бәйткә туры килердәе
бөтенләй юк.
«Нуры содур» поэмасында шаһның хакимлекне вәзиренә тапшыруын бәйан иткән 414
нче бәйтендәге: «Чөн аның гакыйллыгыны белде ул, / Мәмләкәтне аңа тәслим кылды ул»,
— дигән юллары «Кыз хикәяте»ндәге солтанның үз тәхетен зирәклеге белән дан казанган
егеткә тапшыруына бик охшаш. Сүз уңаеннан искәртик, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә бер үк
затка карата падишаһ—шаһ—солтан сүзләре параллель кулланылган булса, «Кыз
хикәяте»ндә дә шундый ук күренеш белән очрашабыз.
Мәшһүр шагыйрь Мөхәммәдьяр «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмаларында
«егет» һәм «ишет» сүзләрен гомумән һәм рифма өчен дә күп кулланган. Шунысы
игътибарга лаек, аңа кадәр төрки телләрдә иҗат иткән төрле авторларның шигъри
әсәрләрендә бу сүзләрнең рифма пары булып килгән очраклар аз. «Егет» һәм «ишет»
сүзләренең рифмалашуы Ибраһим әсәрендә ике урында очрый, ә «Кыз хикәяте»ндә
аларны өч бәйттә күрәбез. Шулардан 331 нче бәйт Ибраһим әсәрендә бөтенләй юк.
«Уш» һәм «хуш» сүзләренең рифмадаш буларак һәм, гомумән, күп кулланылуы
Мөхәммәдьярда һәм «Кыз хикәяте»ндә бер дәрәҗәдә диярлек.
«Кыз хикәяте»нең 53 нче бәйтендәге «Бер могаззам шәһәр иде, йаулак олу, / Хуш
абадан, эче — адәм туб-тулу», — дигән юллар Мөхәммәдьярның мәшһүр булган «Бер
гаҗиб бу шәһәрнең эче тулуг: / Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг», — юлларына
аваздаш.
«Кыз хикәяте»ндәге солтанлыкка ирешкән егетнең гыйлемлеге, сабырлыгы, гаделлеге
кебек сыйфатлар Мөхәммәдьярның моңарчы билгеле булган әсәрләрендә макталганын да
искә төшерик. Ягъни «Кыз хикәяте»нең идеясе дә Мөхәммәдьяр иҗатына бик якын тора.
«Нуры содур» поэмасында идеал хөкемдарда Мөхәммәдьяр күрергә теләгән ун
сыйфат (ягъни гаделлек, рәхим-шәфкать, юмартлык, сабырлык һ.б.) тасвирланган. Тик
алар арасында «гыйлемлелек» турында аерым язган бүлекчә юк. Шунлыктан бәлки
Мөхәммәдьяр бу сыйфатның әһәмиятен аңлатып аерым әсәр («Кыз хикәяте»н) иҗат
иткәнлектән, «Нуры содур»да гыйлемнең дәрәҗәсе турында бүлек итеп зурлап
язмагандыр дип тә фаразларга мөмкин.
Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана торган бер үк кулъязмада
«Кыз хикәяте» белән Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасының булуы, шулай ук
Татарстан Милли китапханәсендә саклана торган кулъязма җыентыкта Хаҗи Мәхмүднең
«Мигъраҗ» әсәре белән бер үк җыентыкта «Кыз хикәяте» тексты булуы да игътибар
уңында тотылырга тиешле. Ягъни бер чор-дәвер әсәрләре кулъязма җыентыкларда бергә
язып йөртелгәнлеге авторлык мәсьәләсен ачыклаганда да исәпкә алынырга зарур
фактлардан.
«Кыз хикәяте» әсәренең авторы кем булу турында монда язган дәлил һәм
фикерләребезне фараз буларак белдердек. Бу мәсьәлә махсус рәвештә тагын да җентекләп
өйрәнүне һәм киңрәк анализ ясауны таләп итә. Хикәятнең тулы тексты Татарстан Милли
китапханәсендә саклана торган кулъязма нөсхәсе нигезендә аерым китап итеп басмага
әзерләнә. Ул «Милли китап» нәшриятында чыгып килә торган «Татар археографиясе»
сериясенең унынчы китабы буларак дөнья күрәчәк. Анда «Кыз хикәяте» белән уртак
сюжетка корылган төрле әсәрләргә күзәтү рәвешендәге күләмле мәкалә дә урын алачак.