Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Мокшы
Мокшы авылы Әтнә районында, район үзәге Әтнәдән 9 чакрым, җирле үзидарә советы
үзәге Күңгәр авылыннан — 5, Казаннан 88 чакрым ераклыкта урнашкан.
Мокшы — борынгы авыл. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган.
Авыл исеме тарихи белешмәләрдә шактый телгә алына.
Д.А.Корсаков хезмәтендә Мокшы авылында 12 йомышлы һәм ясак түли торган 17
татар яшәгәнлеге әйтелә. А.Артемьев мәгълүматларына караганда, Мокшыда 44 ир-ат һәм
44 хатын-кыз яшәгән. И.А.Износков җыентыгында да Мокшы авылы искә алына. Уржум
сәүдә юлына урнашкан бу авылда 18 хуҗалык булып, анда ислам дине тотучы 62 ир-ат
һәм 53 хатын-кыз яшәгән. Авыл Иске Тазлар җәмгыятенә кергән. “Тормыш-көнкүрешләре
ярлы, кәсепләре юк”, дип яза галим. К.П.Берстель мәгълүматлары буенча, Иске Тазлар
белән Мокшы авылында барлыгы 1298 татар кешесе исәпләнгән.
Тарихи белешмәләрдә Мокшы елгасы да искә алына.
Авылда мәчет бинасы сакланып калган.
1908 елның ноябрендә Мокшы халкы җыелып гыйбадәтханә төзү хакында карар
чыгара, мәхәллә оештыруга һәм мәчет төзергә рөхсәт бирүне үтенгән мөрәҗәгатькә
авылның 104 кешесе кул куя. Аңарчы Мокшыда мәчет булмаган, намазны Иске Тазлар
авылы мәчетендә укыганнар.
1909 елның июнендә Санкт-Петербургтагы Чит дин эшләре департаментыннан
(Департамент духовных дел иностранных исповеданий) мәчет төзүгә рөхсәт бирелү
хакында хәбәр килә, Казан губерна идарәсе гыйбадәтханәнең проектын раслый.
1911 елның 28 октябрендә яңа мәчетнең имамы булып Мөндеш авылы кешесе
Хәбибрахман Дәүләтшин сайланган.
Авылдагы олы буынның сөйләвенә караганда, Мокшы — борынгы авыл. Аны
Күшәрдән күчкән дип тә әйтәләр. Күшәр үзе дә Казан ханлыгы чорында ук исәпкә
алынган.
Мокшы авылының төп халкы татарлар булуга карамастан, анда күрәсең, чирмешләр
дә (марилар) яшәгән һәм хәтта кайберләре исламга да күчкән булса кирәк. Халык
хәтерендә бу хатирәләр әлегә кадәр сакланган. Аерым топонимнарның тарихын, килеп
чыгышын сорашканда олылар чирмешләрне еш телгә ала.
Авылның күренекле су-инешләреннән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Поварна
елгасы, Кимәш елгасы, Әмәтән, Ташлы, Пулат, Кәчти елгалары һ.б.
Морт
Морт авылы Алабуга районында, район үзәге Алабуга шәһәреннән 24 чакрым
ераклыкта, Алабуга пристаненнән 27 чакрым ераклыкта урнашкан.
Морт авылы матур табигать эченә чумып яши. Акай тау башыннан ул бик матур
булып күренә. Акай тау итәгендә чишмәләр: Ат чишмәсе, Балавыз чишмәсе, Озын Газиз
чишмәсе, Изгеләр чишмәсе һ.б. челтерәп ага.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
150
Олылар авыллары оешу турында мондый риваять сөйли. Авыл башта Мәмәт суы
буена утырган. Бераздан кайбер гаиләләр калкулыкка күчеп нигез кора. Ике урам
барлыкка килә. Беренче күчеп утыручы кешеләр Мөхсин һәм Бәкер исемле булган, шуңа
нисбәтән урамнар да Бәкер урамы, Мөхсин урамы очы дип йөртелгән. XVIII йөздә
Екатерина II (Әби патша) тракты салынган. Бу юлдан каторгага сөрелгәннәр Себергә этап
булып барган дип сөйлиләр. Менә шулай Олы урам дип йөртелгән урам барлыкка килгән.
Аннан соң Урта урам һәм Зират урамнары оеша. Урта урам авыл уртасында, ә Зират
урамында мәрхүм әби-бабалар күмелгән иске зират урнашкан.
Киров өлкәсе архивыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1781 елда Морт
авылында 46 кеше яшәгән. 1836 елда дәүләт крестьяннары яшәгән Морт авылындагы 95
хуҗалыкта 263 ир-ат һәм 268 хатын-кыз көн күргән. Революциягә кадәр авылда 511
хуҗалык булып, алар 2 мәхәлләгә берләшкәннәр.
Авыл халкының төп чәчү орлыклары арпа, арыш, карабодай, тары һәм җитен булган.
Крестьяннар тормыш өчен кирәк-яракларның барысын да үз хуҗалыкларында
җитештергән.
Крестьяннарның йортлары тәбәнәк, 2 тәрәзәле булган. Салам түбә, өй эчендә сәке,
озын эскәмия. Салкында мал-туарны өйгә керткәннәр. Тәрәзәләрдә пыяла урынына
карындык булган.
Мортта, югарыда әйтелгәнчә, 2 мәхәллә эшләгән, һәр мәхәлләнең үз мәчете, мәчет
каршында мәдрәсә булган. Малайларны мулла укыткан, абыстайлар кызларга дәрес
биргән.
Зират урамындагы кибетләрнең берсе Сафа, икенчесе Гобәйдулла байныкы булган.
Байлар сап-сары җитен мае саткан. Кайберләре үзләренең кибетләрен ачкан. Анда икмәк,
прәннек, май, йон һ.б. әйберләр сатканнар.
1941-45 елгы Ватан сугышына авылдан 529 кеше китә. Шуларның 230ы исән-сау
туган-үскән якларына кире әйләнеп кайткан.
Авыл тирә-юнендә географик берәмлекләр шактый.
Чишмәләрдән Озын Газиз чишмәсе, Гомәр, Галимулла, Хәлимәттәй, Нур чишмәләре
һ.б.ны атарга мөмкин. Балавыз чишмәсенең суы бик тәмле. Аның турында шушындый
шигырь юллары да бар:
Балавыз чишмәләренең
тәме телемдә.
Кайнар тирем ага минем
Изге м;иремә.
Кил син, иркәм, килми калма
Морт якларына.
Җибәрмә кайнар сәламнәр, гел хатлар гына...
Моннан башка тагын Акай тавы, Киленбикә чокыры, Мусакай чокыры һ.б. атамалар
алган берәмлекләр очрый.
Мөрәле
Мөрәле авылы Арча районында, район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 23 чакрымда,
җирле үзидарә үзәге Сеҗе авылыннан — 1, Мөндеш тимер юл станциясеннән — 7, Казан
шәһәреннән 88 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл шактый борынгы заманнарда оешкан. Арча юлы өстендәге Кече Му авылы
белән күршедә урнашкан Мөрәле Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Казан өязе теркәү
кенәгәләрендә (1602-03 еллар) Мөрәле авылы күп урында искә алына. Анда йомышлы һәм
ясаклы татарлар яшәгән.
Казан ханлыгы чорларында Казан шәһәрендә Мөрәле капкасы һәм Мөрәле мәчете
булган. Бу атамалар белән авыл исеме арасында якын бәйләнеш бар дип әйтсәк, һич
ялгыш булмас.
151
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Кесмәс суы янына утырган Мөрәле авылы А.Артемьев китабында (1866) искә алына.
Андагы 68 хуҗалыкта 224 ир-ат һәм 232 хатын-кыз көн иткән, авылда бер мәчет эшләгән.
1898 елгы хезмәттә күрсәтелгәнчә, Мөрәле авылында татарлар яшәгән. К.П.Берстель
хезмәтендә (1908 ел) Мөрәле авылында барлыгы 630 татар кешесе яшәгәнлеге теркәлгән.
Мөрәле авылы ямьле Кесмәс якасына сырышып утырган. Аксакаллар сөйләвенә
караганда, Кесмәс суы яры һәм авыл тирәсе элек кара урман белән капланган булган. Иген
чәчү өчен җирне урманнан чистартып ачканнар. Авыл тирәсендәге топонимнар моны бик
ачык күрсәтә.
Алан Сырнасы суын Кесмәскә коя. Шулай ук Көек Сырнасы да суларын Кесмәскә
юллый. Елга янындагы Бүре текмәсе дигән җирдә бүреләр оялап яткан. Мөрәледә хәзерге
көндә 90лап хуҗалык исәпләнә. Аларда 151 ир-ат һәм 161 хатын- кыз гомер кичерә.
***
Арча районындагы Мөрәле авылын хәзерге Тау ягы төбәгенең Кайбыч районы Мөрәле
авылыннан килгән Мөрәс бабай нигезләгән дип тә сөйлиләр. Шуңа күрә биредә Тау
ягындагы Мөрәле авылы турында да беркадәр мәгълүмат бирүне кирәк санадык.
Кайбыч районындагы Мөрәле авылы район үзәгеннән 17 чакрымда, җирле үзидарә
үзәге Федоров авылыннан — 5, Колангы тимер юл станциясеннән 7 чакрым ераклыкта
утырган.
Е.И.Чернышев мәгълүматлары буенча, Мөрәле авылы Казан ханлыгы чорында ук
булган. 1565-67 елларны эченә алган Зөя өязе теркәү кенәгәсендә Мөрәле авылы да
теркәлгән. Д.А.Корсаков җыентыгында Мөрәле авылында 82 йомышлы, 4 керәшен татары
яшәгәнлеге күрсәтелә. Мөрәле суы янына утырган Мөрәле авылы турында А.Артемьев
түбәндәге мәгълүматны бирә. Авылдагы 114 хуҗалыкта 336 ир-ат һәм 323 хатын-кыз
яшәгән, анда гыйбадәт кыла торган бер йорт булган. К.П.Берстель (1908) җыентыгында
әйтелгәнчә, Мөрәледә барлыгы 1254 татар кешесе яшәгән.
Мөрәле — борынгы авыл. Авыл урыны һәм аның тирә-юне элек калын урман булган,
шуңа күрә халык басу-кырларны урманнан чистартып ясаган. Урманнан чистартылган
ышна җире монда икенче төрле Урманга башлаш дип атала.
Мөрәле авылы элек хәзерге урыныннан бераз читтәрәк урнашкан Иске зират
янындагы Иске йорт дип аталган җирдә булган. Ни сәбәптәндер халык авылны хәзерге
урынына күчергән. Авыл артык зур түгел.
Мөрәле авылы Бәрле суы бассейнына утырган. Авыл яныннан гына Инеш агып уза
һәм Бәрлегә кушыла. Аракы елгасы, Гөлминкә чокыры, Ермак, Гөлҗи әби чокыры исеме
алган сулар Инешкә коялар (Тау ягында чокыр дип елга-инешләрне әйтәләр). Инеш исә
Мунчала күленнән башлана. Колангы чокыры суын Бәрлегә илтә. Авыл янында Авыл
күле, Казыган күл, Тирән, Таллы, Якты күлләр бар. Каип, Боламык кизләүләре әле дә исән.
Ләкин Мөрәле авылында вак инешләргә, чишмә- кизләүләргә игътибар җитеп бетми.
Тирә-юненә агачлар утыртып, чистартып һәм тәрбияләп торсаң, Инеш суы да һәм ул
кушыла торган Бәрле суы да, бәлки, бераз гына күбәер иде.
Дәвамы киләсе саннарда.