Логотип Казан Утлары
Шигърият

Афәтләр кабатлана

Ике мең дә унбер елда
Иделдән килде хәбәр:
«Булгария»1 батты суда,

Җитмичә портка кадәр.
Ул теплоходны затонда18 19
Күрдем быелгы җәйдә,
Судан калкып, әмер көтеп
Килеп туктаган хәлдә.
Искә төште: «Чичерин»1 да
Баткан иде элгәре.
Ул замана һәлакәтен
Күп кешеләр белмәде:
...Караңгы төн. Җәй уртасы.
Унике булган вакыт.
Үзйөрешле баржа белән
Бәрелешкән теплоход.
Үлүчеләр аз түгелдер,
Кем йөзгән, кем йөзмәгән.
Каютада йоклаучылар,
Бәлки, берни сизмәгән.
Бу дөньяда беркем белми
Алда ни күрәчәген.
«Чичерин» да шул затонда
Көтте үз киләчәген.
Ике теплоход хәтердә,
Икәве күз алдымда.
Күңелемә шомлы уйлар
Килә шундый чагында.
Комсызлар арткан заманда
Афәтләр кабатлана.
И, Ходаем, колларыңны

Шулардан сакласана?!

Нурислам АЙБУЛАТОВ
Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл шәнәре.