ЯНУ ДӘВЕРЛӘРЕНДӘ
РОМАН-ПОЭМАДАН ӨЗЕКЛӘР
Агыйделдә — ак йола
Өммәтнең аклык йоласын
Кай тарафларга уясы?
Актаныш — таңнар оясы,
Азнакай — Кояш кыясы...
Агыйделдә — ак пароход күрдисәм:
«Актаныштан киләдер» — дип, укталам.
Илбашчымы, тарихчымы, шагыйрьме, —
Бу төбәктән кемнәр генә чыкмаган!
Агыйделгә баш имәгән кем генә —
Урап кайтып Иртешләрдән,
Томнардан1
Татар халкы кайда гомер сөрсә дә —
Ак күңелем — Агыйдел... — дип моңланган.
Михнәт төяп карурманнар кичсә дә:
«Таянычым — сандугачлы тал...» — дигән... —
Туган Илдә рухи хөрлек тоймасаң,
Чит Илләргә чыгып гыйбрәт ал... — дигән.
Уты, суы һәм дә агы-карасы
Бер колачка сыйган дөнья куганда.
Татар кара урман көен җырласа,
Кабыгын сала икән кара елан да!
Давыл куба икән — элсәң читәнгә —
Җебек ирнең җил талаган җиләнен...
1 Иртеш, Том — елга исемнәре 2
Ил өстенә тизрәк кояш чыксын дип,
Иртә таңнан халык бәхет отсын дип
Йөрәгемдә иңри Тәкъдир Имәнем.
Имани гамь юллап кара затларга
Моң сираты кичә Арча, Актаныш!..
Искә төшә «Әллүки»е Тукайның
Моң кылына чорналганда ак сагыш.
Меңъеллыклар көен көйләп сыкрана
Тукай бәгыренә сагыш сапкан моң.
Җиһан тавышы белән гимн җырлый таң,
Ә мин күз яшьләрен сөртәм ак таңның:
— Без бит, димен, тулган айлы, Тукайлы! —
Сер бирмәек көзге ачы җилләргә...
Иман аең җилдә җиләрелмәсә,
Башлар әрәм булмый туган Илләрдә.
Кылдан нечкә милли сиратларыңны
Кылыч орышына Тәкъдир салганда,
Сафлыгыңа синең, инсафлыгыңа
Җиһан тиклем Җиһан таңга калганда,
Чын Җиһангир җилән белән җил кумый,
Кыйбла уймый җил талаган җиләнгә...
Мәңге сүнмәс моңнар төшә башыма,
Рәхмәт әйтеп Иделгә баш игәндә.
Утын-суын йөрәк аша уздырып,
Сугыш аһы сөйри моңны тирәнгә.
— Әнкәй!!! — диеп, басып яшел чирәмгә —
Мин: «Әткәй!!!» — дип, сарылганда имәнгә —
Яшел чирәм, яшел имән, яшел ут —
Туып-үскән Авылымның яшь өне!!!
Балачагым чирәмлеген җир упты,
Имәннәрне сукты сугыш яшене.
Сугыш беткән көнне миңа хат килде
Көнчыгышта хезмәт иткән солдаттан.
Ал Кояшлы фотосыннан елмаеп,
Солдат миңа яратуын аңлаткан:
«Антлы серем», — дигән, — Япон сугышы... —
Сер сандыгым — сары диңгез, сабыр ай!!! —
Киерелеп басып Хинган3 сыртына,
Таң Кояшын талкый сары самурай...
Кара таңнан хәбәр сала Каф җиле4:
— Көнчыгышы — Япун, Кытай тотыгы!!!-
Бүген таңда «Су анасы»н Тукайның
Кара карчыгалар тотып чукыды.
Кубарылып бакый утлык чорыннан,
Ут яңгыры койды Җиргә ал болыт...
Яу кырында янды татар моңсары,
Мәшһүр «Шүрәле»не ятим калдырып.
***
...Сорау белән күмә ятим ятимне: —
Яшәп калу өчен каян көч алдың?...
Җил каршында калмас өчен җавапсыз,
Капшап карыйм боздай салкын мич алдын.
Таң атуга тыңлап үги әмерен,
Түр басуга китәм башак җыярга.
Кар астыннан казып алсам бер башак,
Сөенечем белмим кая куярга.
...Башак эчендәге бодай бөртеге —
Безнең өчен булды энҗе-зөбәрҗәт!..
Чиләкләрне башак белән тутырдык,
Зөбәрҗәттәй өметләрне җегәрләп.
Ятимнәрен ачлык белән чарлаган
Хатирәләр изә җанны һаман да!
Каф тауларын тетрәндерер әрнеш бар
Кылыч-камыл яралаган табанда!
***
Минем үксез бала чагым шикелле
«Шүрәле»нең табаннары яралы.
Хакыйкатьне күзгә туры каратып,
Яраларны яматасы бар әле.
Агыйделдә йөзгән ак пароходның
Уртак хасияте бар изге Җир-суда.
...Хинган тауларына таба юл тотып,
Безнең яшьлек палубада җыр суза.
Сугыш нәфрәтләре безнең йөрәктә
Кайгы ургыллары булып ярала.
Аклык йоласына Ургыл сапканда,
Ак таплар да төшеп кала карага —
Кайчакларда туган-үскән ягың да
Йөкли алмый синең талант-көчеңне...
«Шүрәледәй кара йөзле»... булуым
Тәкъдир минем искә бик еш төшерде.
Унбиш яшьтән сөрген белән янады
Миңа мәрхәмәтсез Сәвит түрәсе!.
Җиңү көнне әйтте үгием: «Үлгәнче,
Ничек кенә мунча ягып керәсе?!. —
Сине дә бит иртә-таңнан юл көтә,
Ерак юлга чистарынып чыгарсың...
Ак юлыңны бәхеткә дип, юрарсың,
Йомгак итеп хәтереңә урарсың...»
3 Хинган — тау исеме.
4 Каф җиле — Кавказ җиле
Каргыш
...Үзенә — үлемнәр, ә миңа
Үгием ак юллар юрады.
Әбкәмнән калган сүс талкысын
Яргалап чырага турады.
Соңгы кат коедан су ташып
Мунчаның кисмәген тутырды.
Кутырлы кулларын угалап,
Баскычта уйланып утырды:
«Көннең дә, төннең дә соңгысы!.. —
Көнеңне уздырма зарарга!?? —
Ташылган суы бар... ягарга
Утынын кайлардан табарга?...»
***
Мин шулчак «ым» кактым коега:
— Бурасы эчерек, алама... —
Синнән дә, миннән дә калачак
Муртаеп авачак багана....
...Хәлнең дә соңгысын җыйнап, без
Чытырдап тотындык пычкыга.
— Карр!!! Ка-аррр!!! — дип, багана башында
Козгынмы, каргамы кычкыра.
Каргышымы ата-бабаның
Канатлы кош булып каңгыра?..
Үгием: «дошман!..»— ди, — карганы —
Шул минем җаныма кан ора...-
Шул мәлгунъ китерде узган ел
Атаңның да кара хәбәрен.
Табылыр идеме уртак зар,
Шул карга булмаса әгәрен?
***
Багана гөрселдәп ауганга,
Җирнеңме күчәре ычкынды?.. —
Анасымы әллә Җир-суның —
Каерып сындырды пычкыны.
Колгасыз, сиртмәсез коеның
Капкачы бар, ярый, ябарга.
«Барлык»ның шунсына куанып,
Тотындым мин мунча ягарга.
Мич эчен ут-ялкын ялмагач,
Йөрәккә үрләде ут теле:
— Кит, әйдә!.. —
Никләргә киттем!? — дип
Гомерең үкенеп үткере!!!
Җирсегән, сусаган чагыңда
Син ошбу хатаңны онытма:
Куәтләп үгилек коткысын,
Җаныңны яктың син бу утка
Һәм менә яшь кенә көеңә
Каргалдың канатлы корыктан.
Кем инде: «Читләргә китәм — дип, —
Йортыңның коесын корыткан!?»
***
Яна мич... Ут яна, су яна,
Хәтердә миф чоры уяна.
Мифларның кануны:
«Ут биреп Кешене гөнаһка буяма!!! —
Ут бит ул аямый каптымы,-
Очыртып тәмугка төшерә...»
Кануннар — киртәме, сөюдән,
Көюдән сусаган кешегә?
...Күрәсең кануннар йомшара,
Мәңгелек ут җанны биләсә!..
Сөю дә, чәчәк тә, атом да
Шушы ут телендә сөйләшә.
Һәм шушы ут аша Тукайга
Тоташа багана түмәре».
Ирекле тел даулап юллыкка
Сикерә меңләгән «шүрәле».
Ихтимал, Яруллин җаныдыр.
...Килде яз — наз көткән сәнгатен
Карында чагындук үтереп.
Кояшка каныккан кыргыйлык
Тукайны да читләтеп узмады.
Азат җыр дәгъвалап «шүрәле»
Буыннарда безнең сызлады.
Сугыштан безгә ни калды соң
Хисләнеп, сагынып сөйләргә?
Биештек без салкын өйләрдә —
Язылып бетмәгән көйләргә.
***
Бүгенге сай аңлы бай өчен
Һәр моңсар — карурман сарыгы! —
Бармагың тык кына... — шапылдап
Ябыла бүрәнә ярыгы...
Күпләрне акылдан шаштыра
Кандагы азатлык хәстәре.
...Утка күз салуга, тарихтан
Калыга Чыңгызхан гаскәре.
Чыңгызда — куе каш, очлы күз!
Даладай иркен, киң адымы...
Кан коеп аласы үчендә —
Борынгы бабамнар чалымы...
Яраткан чәчәге, мөгаен,
Хуш-исле тәкәббер Нарцисстыр...
...Мич алды — идәндә!..
Тирәндә Шашынып уйный тынлы оркестр.
Нарцисслар тибрәлгән аланда
Ак тирмә кора яшь Тимучин...
Аклыкка хасланган Җиһангир
Җиһанны кыерлый ни өчен?
Ни өчен киң дала баласы
Сыялмый бу якты дөньяга?... —
Җавап юк! — Нарцисслар күзеннән
Бары тик битараф моң бага.
***
Кешенең чәчәктәй гомерен
Яшь патша бернигә санамый.
Үз-үзен яратып масайган
Нарциссны да үлем сагалый.
Ут күрсәм, гомерлек үкенеч
Үкерә минем дә эчемдә.
..Каргалган көннәрем исемдә:
Язмышым шүрәле төсендә!
Иҗади ирегем, өметем
Кырыкка ярылган кыл сыман...
Кыл-күпер өзелми чыдар, дип
Кирәге чыгар, дип ымсынам.
Ут китабы
Безнең буын — ятим буын —
Читкә китеп тараласы.
Буыннарга әрнеш салып,
Яна кое баганасы.
...Ут китабы охшаш тарих китабына:
Белем эстәп мич актарам, ут актарам.
Мангул яуларына илтеп куша мине
Ватан сугышлары белән уртак ярам.
Хакыйкатьнең чыгышын да, баешын да
Сугыш-орыш илтеп ялгый кыл очына —
Сөрлегә ут, сөрлегә Җир, Чыңгызханның
Кояш кашлы, елан башлы кылычына.
Җибәрде соң бөек Чыңгыз нинди хата:
Данда йөзгән Кояш кинәт канга бата.
Мичтә өткән, сөрем төсле кара елан:
«Моңа татар гаепле!!!» — дип гайбәт сата.
Сугышта да, тыныч, имин тормышта да
Уктай очып алдан килә татар-бөркет! —
Һәр иртәдә зекер әйтеп шөкер кыла,
Киләчәкне Иман шарты аша йөртеп.
Яңа көнне хәерлегә, уңга юрап,
Кояшка ул сәлам бирә иң элгәре...
Шуңа күрә сөйрәлүче кардәшләрнең
Беркайчан да яктырылмый күңелләре...»
***
...Сөйрәлчекләр исәбендә йөри икән
Кяферләрнең ташлап качкан иманнары! —
Гасырларны-гасырларга ялгый-ялгый,
Актарыла мичтә гайбәт еланнары.
Миндә дә бит ага чиста татар каны... —
Канатланып оча алмыйм мин ни өчен?!
Иман тугрылыгын аяп көрәшкәндә,
Аз күргәнме әллә татар елан күчен?!.
Әллә биргән корбаннарын онытканмы,
Көн күргәндә коллык хисен ертып-кисеп?!.
...Мин кичергән ятимлекне хәтерләтә
Кара елан күзендәге канлы кысык.
Канлы кысык кысып тота шигъриятем
Җаным утка ягу өчен күреп хәстәр.
Хакыйкатьнең дастанланган ядкаре ул:
Ут өстенә үрә баскан атлы гаскәр!!!
Шигъриятле, моңлы татар баласына
Куркып-өркеп арттан йөрү ярамаган.
Татарны тик...Кара гайбәт яласыннан
Ярамаулы яралары аралаган.
...Мин дә менә — ярамаулы яра колы! —
Коебызның баганасын кисеп яктым.
Мичтә янган шул утлардан гыйбрәт алып,
Тәкъдиремнең янар күрәчәген бактым.
Китү моңы
Без китәбез... көтә алда -
Юл газабы — гүр газабы...
Без көтәсе заманалар -
Бимазалы, җеназалы...
...Киткән көнне кабат-кабат урадым
Газиз әнкәм яткан Әсәй зиратын.
Авызы-борыны җимерек сугыш хатасы
Йорт буенча йөртә сөрген чиратын.
Каргыш, рәнҗеш томаннары таралмый,
Туган якның таңы сызылып аткач та...
Китү моңы җырлата да җылата:
Китәбезме әллә мәңге кайтмаска?
Ирексездән Илдән сөрелгәннәргә
Ник шул кадәр битараф соң ак тараф?
Чыгыш белән баеш араларына
Гасырлардан киләп сара ак кораб.
Тукай моңы бу корабка маяктыр:
Иңнәрендә — җилкән түгел, канаттыр...
Канат җырын күкрәр күкләр көйләгән
Очыш хакын канатлылар түләгән.
Күкрәү михнәтеннән газап чиксә дә,
Аерылмаган татар аттан, Алладан...
Мин дә Тукай телен олылаганда,
Кара йөзне шаһит итеп ялламам.
Кер кундырмам Сөембикә рухына:
Аның рухы — Кояшлы бер дирһәмдер...4
Тәкъдир йөгем — языласы тарихтыр,
Киләчәгем — укылмаган Коръәндер.
Мин шуларның һәрбарчасын берьюлы
Күкрәк читлегемә кысып йөртәмдер...
Нурихандыр өлкән ханы тарихның:
Янып язды Илнең коллык ачысын -
Үзәгенә үтеп «утлык» чорының
Коръән үбеп утка орган баш очын.
4 Дирһәм - борынгы көмеш тәңкә.
Колгалидер тәүдә нәфис таллардан
Шигърияткә тибрәр бишек үрүче...
Изге Аналарның күкрәк сөтендә
Бөтен Җиһан Шәфәгатен күрүче.
***
Милли бишек җырын,бөдрә тал җырын
һәрбер инсан тумышыннан ятлаган...
Меңәр еллык тәмуг уты кичеп тә,
Татар моңы төпкә китеп батмаган;
Кара еллар уттан-утка салса да-
Моң күтәргән Илне көрәш үренә...
Шуңа ахры Җирдә яшәү теләге
Алтын балык булып күзгә күренә.
Өлге алып җырсыз-моңсыз явыздан
Күңел күген басса нәфси чуарлык,
Моңсарларга килә һәрчак ярдәмгә
Әкият белән аралашкан чынбарлык.
Ярык тагарактан ярлы көн күрсә,
Байларның да башы сызлап ярыла.
Шушы хакта сөйли кебек Агыйдел,
Кайта-кайта Илһамият ярына.
***
Ил Язмышын җигелеп тарту һөнәре
Һәр инсанның килсә икән хәленнән!
...Берәү Урал өя сөю хисеннән,
Чыга алмый берәү сазлык ләменнән.
Шушы «сазлык бакасы» да еш кына:
— Тау өйдем!!! — дип, күкрәк кага
Мөнбәрдән...
Кешелекнең мондый хәвеф-хатасын
Киләчәгең бәхилләтер — кемнәрдән?!.
Икейөзле бу дәһшәтле заманда
Кемнәр сихәт өрер рухи ярага?
Халык кендек канын низагка түксә,
Агыйделләрнең дә суы карала.
Нинди генә төрен тарих калкытмый
Каралуга этәрүче хатаның?!
Татар халкы «яну» дәверләрендә
Җуйган бит ул Ватан тиклем Ватанын.
Барын җуйган, сандугачлы, былбыллы
Тал-тирәген әмма күздән җуймаган.
Эшкә озатканда газиз улымны -
Сайрар былбылларга тиңләп моңланам:
— Җил-давыллар купса, сак бул, балам!..., — дим,
— Штурвалың ычкындырма кулыңнан!!!
Татар халкын утка сөргән сөргеннәр
Чыдам даулый безнең Язмыш кылыннан...
- Азатлыкка алып чыгар көрәшнең
Өлгесен ал, углым, агымсулардан?!.
Иман кыйбласына хәер-хак өммәт
Сөю анты белән рухын сугарган.
Кайгыларга уралса да, Уралда
Каф тауларын бик еш искә төшергән:
«Сызлавыклы бавырыма дәва», дип, —
Аш пешергән төеп солы төшеннән.
Олы кеше — солы төше хакында
Һәрбер буын бәет, дастан көйләгән.
Киләчәккә ялгап аклык йоласын:
Җыру чигеп нәкышләгән, җөйләгән.
Алтын балык тайпылмаган кыйбладан
Ак пароход юнәлсә дә кай табан...
Татар халкы ут белән су арасын
Балык кына чагыннан ук айкаган.
Шул чактан ук Илнең Хәтер Кояшы
Ислам кыйбласына кайтып уелган.
Шул чактан ук утка ирек куелган
Татар каны Идел булып коелган.
Хезмәт белән, сөю белән үрелеп
Әмма тормыш тамырланган Ватанда.
Без — шагыйрьләр кайсы яктан килсәк тә,
Тоташабыз Агыйделгә, ак таңга.
***
Ачыклыкта тотып барлый хәтерен
Тамыр җәрәхәтләренә бай Ватан:
Идел аша күпер салганы өчен,
Богау киеп катор киткән кайнатам!
Корал алып яуга киткән үз атам:
Башын салган Алман яккан утларга...
Ата-баба хакын хаклый беләм мин,
Ут йотудан белмим ничек туктарга.
Белмим ничек дәваларга бәгырьне,
Кемгә ярып күрсәтергә йөрәкне...
Сугыш чорларыннан бирле Ил-көнгә
Без йөрәкләр белән булдык терәкле.
Ут телендә,су телендә аңлашып,
Суд казаларыннан калдык сакланып.
Авыл белән ач-ялангач булсак та,
Берәүне дә таламадык, сатмадык.
Артык күп үтмәде кебек вакыт та
Сатлык җаннар янә Илгә ут ора.
Утның тәүге чыганагын таптырып,
Тарих вулканнары төптә котыра.