Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕК — ЗАМАН ТАЛӘБЕ

Сүземне утыз ел дәвамында француз әдәбиятыннан төрек теленә роман-хикәяләр тәрҗемә иткән төрек әдибе, фәлсәфәче мәрхүм Җәмил Мәричнең әдәби тәрҗемә турындагы фикерләре белән башларга телим: «Тәрҗемә ул — яралту, минемчә, килә. Тәрҗемәче бер үк вакытта көзге шигырь кебек, нәсер кебек, хәтта алардан да кыенрак. Әйе, тәрҗемә әдәби жанрлар арасында иң авыры — башка җирлектә һәм башка чорда туган уй-фикерне үз җиреңдә терелтү. Тәрҗемә — яулау, яулау гына түгел, уй һәм хисләрнең катлаулы дөньясын баетучы казаныш ул». Әнә шулай әдәби тәрҗемәгә иң хак, иң гадел бәя биргән олы остаз.
Әдәби тәрҗемә, бер караганда, бала табу белән бер. Ана кеше ничә бала табуына карамастан, бер баланы да дөньяга тулгаксыз китерми. Әлеге әсәрләр дә, күләменә-ниенә карамастан, уй-газапларсыз, интегүсез дөньяга килми. Туып кына бетсә бер хәл: аннары кайта-кайта ыспайлап чыгарга туры ролен дә башкара. Аның төп эше — әдип әсәрен чын мәгънәсендә түкми-чәчми башка халыкларга житкезү. Шуңа күрә үзе алда күренми, ул арткы планда, аның аша әдипләр башка илләрдә таныла. Аларның мәшһүрләшүе тәржемәчегә дә сөенеч китерә. Тәрҗемәчеләр әдәбиятның иң тыйнак эш атларыдыр әле, кем белгән...
Әмма төрки телләрдән тәрҗемә итүгә килгәндә, төрки дөнья галимнәре, бигрәк тә безнең төрек галимнәре әлеге эшне тәрҗемәгә санамыйлар. Тәрҗемә сүзе урынына «күчереп язу» мәгънәсенә килә торган «актарма» сүзен куллану ягында. Алар: «Ничек инде, без кардәшләр бит. Кардәшләр арасында тәрҗемә буламыни ул?» — дигән карашта торалар. Моңа нигез итеп түбәндәге сүзләрне китерәләр: «Үктәбер инкыйлабына кадәр Истанбулда басылган бер әсәр Казанда, Казанда басылган һәр әсәр Истанбулда укылган». Ә моның сәбәбен төрек галимнәре әлеге инкыйлабка кадәр татар теле белән төрек теленең бик якын булуы белән аңлатырга тырышалар. Ягъни татарның көндәлек сөйләм теле төрекчәгә бик якын булган. Ә соңгы җитмеш елда тел бик нык үзгәргән. Бу хакта әдәбият галиме Фоат әфәнде Галимуллин «Табигыйлеккә хилафлык» дигән хезмәтендәге «Төрекләр һәм без»7 мәкаләсендә болай дип яза: «1917 елга кадәр төрек телен белмәүче татар зыялылары, галим-голәмаләре, шагыйрьләре булмаган диярлек. Мәктәп-мәдрәсәләрдә гарәп, фарсы телләре белән бергә төрек теле дә укытылган. Кардәш төрек халкының теле барлык төрки милләтләр өчен әдәби тел буларак та хезмәт иткән. Г.Тукай иҗатының да башлангыч чорындагы кайбер шигырьләре 80-90 проценка төрек телендә язылган. Г.Кандалый, Г.Чокрый, З.Шәмсетдин, М.Гафури, Дәрдемәнд, Р.Фәхретдин һәм башка каләм әһелләре дә төрек телендә иркен эш иткәннәр. Чөнки татар мәдрәсәләрендә, бигрәк тә «Хөсәения», «Галия» кебекләрендә Төркиядә белем алган хәлфәләр дә укыткан. Шуңа күрә дә алар төрек теленә өстенлек биргәннәр. Уку китапларының да күбесе төрек телендә булган». Моннан аңлашылганча татар халкы төрек телен тумыштан ук түгел, мәдрәсәдә махсус белем алганнан соң белгән. Әмма татар халкы йөз ел элек тә бүгенге татар телендә сөйләшкән һәм аралашкан. Мин фәкыйрегез 1891 елны Төркиягә хиҗрәт кылган татарларның телен өйрәнгәндә, алар белән аралашканда моңа тагын бер кат тап булдым. Икенчедән, төрек теле 90 ел инде төрки милләтләр өчен әдәби тел булып хезмәт итүдән туктаган. Шуңа күрә бүгенгесе көндә бик табигый рәвештә татар халкы гына түгел, аның галимнәре, язучылары, шагыйрьләре дә төрек телен белми. Шулай ук төрек халкы, галимнәре, язучылары, шагыйрьләре дә ... татар телен белми. Бу ачы хакыйкатьне танырга мәҗбүрбез. Бүгенгесе көндә төрек теле татар халкы өчен чит тел, татар теле төрек халкы өчен чит тел. Моңа кадәр, әлеге хакыйкатьне танымау сәбәпле, тәрҗемә өлкәсендә эзлекле эшләр алып барылмаганын күрәбез. Дөрес, без — төрекләр, угызлар буларак, телләре безнеке кебек угыз булган гагаузлар, аннан әзәрбайҗаннар һәм кырым татарлары белән гомер-гомергә тәрҗемәсез-нисез аралашып яшәгәнбез. Ә татарлар — кыпчак. Ә угыз белән кыпчак тәрҗемәсез, ягъни берсе-берсенең телен махсус өйрәнмичә аралаша алмый, язганнарын аңламый. Димәк, бу өлкәдә тәрҗемә зарур. Бу хакыйкатьне күптән инде аңлаган булсак, шушы егерме өч ел вакыт эчендә татарчадан төрекчәгә, төрекчәдән татарчага әдәби әсәрләр тәрҗемә итүче белгечләр әзерләнгән булыр иде.
Тәрҗемәчеләрне ничек әзерләү мәсьәләсенә килгәндә, камил тәрҗемә өчен тәрҗемәченең икенче телдән ана теленә тәрҗемә итүе зарур. Дөнья тәрҗемә стандартларында бу шулай куелган. Бу очракта төреккә татарныкын, татарга төрекнекен тәрҗемә итәргә туры килә. Моның өчен билгеле бер сандагы төрек студенты Казанда татар филологиясе бүлегендә белем алса, татар студентлары шулай ук Истанбулда яисә Әнкарада төрек филологиясе буенча укыса, бу эш мөмкин булыр иде. Чөнки чит телне камил рәвештә өйрәнер өчен шул илдә яшәп белем алып, шушы тел вәкилләре белән аралашудан да кулайрак чара юк. Мондый проектны илләр үзара килешү нигезендә генә тормышка ашыра ала. Бу беренче һәм иң нәтиҗәле, иң төпле адым булыр иде. Икенче мөһим адым — сүзлекләр мәсьәләсе. «Туганлыгыбыз аркасында» бу өлкә дә читтәрәк калган. Сүзлекләр булмавы бик зур киртә булып тора. Икенче яктан, рус теле, инглиз, алман телләре чит тел булганлыктан, Төркиядә күптәннән инде саллы-саллы сүзлекләр булдырылган. Шулай ук әлеге телләргә тәрҗемә итүче билгечләр дә җитәрлек. Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә, Чынгыз Айтматов әсәрләрен рус теле урынына ана телендә — кыргызча иҗат иткән булса, төрек укучысы мөгаен аны белмәгән дә булыр иде. Рус теленнән төрек теленә һәм төрек теленнән рус теленә тәрҗемә итү җайга салынганлыктан, рус әсәрләре төрекчә, төрек әсәрләре русча даими рәвештә дөнья күрә.
Сүзлек дигәннән, мин бу очракта татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлегенең төрекчәгә, төрек теленең аңлатмалы сүзлеген татарчага тәрҗемә ителүен күз уңында тотам. Моңа өстәп Нәкый ага Исәнбәтнең ике томлык фразеологизмнар сүзлегенең төрекчәгә тәрҗемә ителүе, төрекчә фразеологизмнар сүзлеген татарчага тәрҗемә итү бик тә зарур. Мин боларның барысын да ничә ел инде интегә-интегә татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итү тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Әлеге эшне, әлбәттә, булачак тәрҗемәче белгечләр генә камил рәвештә башкара ала.
Мин бүгенгесе көндә татар әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итү эшен җәелдерү һәм эзлекле хәлгә китерү өчен Төркия Туризм һәм мәдәният министрлыгының 7 ел инде уңышлы рәвештә эшләп килгән бик тә кызыклы проекты белән таныштырырга телим. Ул проект «Теда проекты» дип атала. Аның максаты — төрек әдәбияты, мәдәнияте турындагы әсәрләрне төрекчәдән тыш телләргә тәрҗемә итүчеләргә һәм шул илләрдә нәшер итүчеләргә акчалата булышу. Әсәр нинди телгә тәрҗемә ителсә, шул илнең нәшриятында дөнья күреп, сатуга куелырга тиеш.
Моның өчен аерым шәхесләр, шулай ук университетлар, җәмгыятьләр, вакыфлар, нәшриятлар һ.б. оешмалар үзләре сайлаган әсәр белән министрлыкка мөрәҗәгать итә алалар. Министрлыкта моның өчен махсус комиссия эшли, алар тәкъдим ителгән әсәрне хуп күрәләр икән, йә нәшриятка китапны бастырыр өчен тулысы белән акча
ФАТИХ КУТЛУ
127
түлиләр, йә тәрҗемәчене канәгатьләндерерлек акча бирәләр. Шул проект нигезендә 7 ел эчендә
төрек әсәрләре 41 телгә тәрҗемә ителгән, 50 илдә басылып чыккан һәм алар әлегә барлыгы 748
китап.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, камил тәрҗемә ана теленә генә була ала. Ягъни татар әсәре инглиз
теленә тәрҗемә ителә икән, татар телен камил белүче инглиз кешесе, алман теленә тәрҗемә
ителә икән, татар телен камил белүче алман кешесе кирәк һ.б. Икенче яктан, татар әсәре кайсы
телгә тәрҗемә ителә икән, шул телдә сөйләшүче халыкның илендә дөнья күреп, шунда сатуга
куелырга тиеш. Алга таба андагы укучыларның, әдипләрнең, тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен
белеп торырга кирәк. Китап бер очтан тегендә сатылып торганда, икенче яктан, шушы чит ил
нәшриятлары белән сөйләшеп, китапны әзме-күпме сатып алып, Казандагы «Нур» кибетенә
куярга була, минемчә. Анда «Чит илдә тәрҗемәдә чыккан татар язучыларының әсәрләре» дигән
бер почмак булдырылса, әлеге китапларны теләгән кеше шуннан сатып та алыр иде. Бу алым,
тәрҗемәдә чыккан әсәрләргә карата аеруча кызыксыну да уятыр һәм чит телне өйрәнүчеләргә
чагыштырып өйрәнергә дә ярдәм итәр иде. Моның бәрабәренә әлеге китаплар күпләп
Татарстан мәдәният министрлыгында,
Язучылар берлегендә булса, шул илдән килүче
кунакларга менә дигән бүләк тә була алачак. Өченче яктан, Милли китапханәдә берничә данә
булса, ул мәңгелек сакта торыр иде.
Тәрҗемә өлкәсендә китапка кадәр тагын үтемле алым — ул да булса әдәби журналларны
файдалану. Төрки халыклар үз журналларында кардәш халыкларның әдәбиятын яктыртып, үз
халыкларын алар белән таныштыра алалар. Хикәяме ул, повестьме, шигырьме, бер прозаикмы,
әллә шагыйрьме — Төркиядә моның өчен «Кардәш каләмнәр» дигән махсус журнал чыга. Анда
төрки халыкларның әсәрләре даими рәвештә төрекчә бирелеп килә. Тагын «Hece Өукй»
җурналы да күптән түгел төрки халыкларның хикәяләре өчен махсус саннар әзерләгән. Соңгы
декабрь - гыйнвар саны хәзерге татар хикәясенә багышлап чыгарылган. Төркиядәге журналлар
нигездә шулай эшләп киләләр.
Мин якын киләчәктә «Казан утлары» журналының битләрендә дә моңа охшаш күркәм
чаралар оештырылачагына ышанам. Башка татар журналлары да бу эшкә рәхәтләнеп
алынырлар дип уйлыйм. Монда ике мәсьәлә бар: беренчесе, төрек телен камил белүче татар
тәрҗемәчеләре булдыру; икенчесе, аларга тиешенчә каләм хакы түләү. Мин бу очракта
төрекчәдән татарчага хикәяләр8 һәм пьеса9 тәрҗемә итеп бастырган, төрек телен камил белүче
Казан федераль университетының төрки филология кафедрасы доценты Асия ханым
Рәхимованы әйтә алам.
Сүземнең ахырында сезне соңгы җиде-сигез елда төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Төркиядә
дөнья күргән татар әсәрләренең исемлеге белән таныштырып үтәсем килә.
Алар түбәндәгеләр:
1. «VASIYET» исемле җыентык. «Замбак» нәшриятында 2005, 2006 һәм 2012 елларда өч
басмасы дөнья күрә. Анда кергән әсәрләр профессор Хатыйп Миңнегулов тәкъдиме белән
сайланып, китап аның кереш сүзе белән чыга. Тәрҗемәчеләре — Фатих Кутлу, Хамза Әрсой,
Надир Тамәр Аслан. Җыентыкка кергән әсәрләр: Әмирхан Еники «Әйтелмәгән васыять»,
«Матурлык»; Шәриф Камал «Буранда», «Уяну»; Фатих Әмирхан «Бер харәбәдә», «Сәмигулла
абзый»; Галимҗан Ибраһимов «Табигать балалары»; Мирсәй Әмир «Мөстәкыйм карт
йокысы»; Фатих Хөсни «Сөйләнмәгән хикәя»; Миргазиян Юныс «Безнең өй өянкеләр астында
иде».
2. Разил Вәлиевнең «MAVI I IP/Г\»(«ЗӘ11ГӘР САГЫШ») җыентыгы «Da»
8 «Кил әле, таныш булыйк» исемле җыентык (13 хикәя, романнардан өзекләр). - Казан: «Тамга» нәшр.,
2005.
9 Нәҗип Фазыл Кысакүрәк. Мәрхәмәт (Рәис Бәй). Пьеса. - Казан: «Тамга» нәшр., 2009.
128
ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕК — ЗАМАН ТАЛӘБЕ
нәшриятында 2007 елда дөнья күрә. Тәрҗемә итүчеләр — Фатих Кутлу, Харун Тосун. Бу
китаптагы «Дуслык учагы» дигән шигырьгә композитор Кәмал Кутлу төрекчә көй язды. Шулай
итеп, әлеге җыр сүзләре төрекчәгә тәрҗемә ителеп, аңа төрекчә көй язылган беренче татар
җыры булып тарихка кереп калды.
3. Аяз Гыйләҗевның «BIR AVUQ TOPRAK» («ӨЧ АРШЫН ҖИР») повесте Фатих Кутлу
тәрҗемәсендә һәм профессор Хатыйп Миңнегуловның кереш сүзе белән «Сүтун»нәшриятында
2008 (2 басма), 2011 елларда басылып чыкты. Аяз Гыйләҗевның Фатих Кутлуга васыяте буенча
тәрҗемә ителде. Ходайның хикмәте — әсәрнең чыгуы мәрхүмнең 80 еллыгына туры килде һәм
ул 2012 елда Ауразия Язучылар берлегенең «Төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы тәрҗемә»
номинациясендә җиңү яулады. Повесть турында төрек матбугатында дүрт тәнкыйть мәкаләсе
дөнья күрде.
4. «HECE ӨҮКи» журналының «Хәзерге татар хикәясе» дигән 54 нче номерлы махсус
«декабрь-гыйнвар» саны. Фатих Кутлу тәрҗемә иткән хикәяләр Әлфәт Закирҗановның кереш
сүзе белән чыкты. Анда ун автордан берәр хикәя урын алды, алар түбәндәгеләр: Айгөл
Әхмәтгалиева «Җиде ят», Асия Юныс «Бәби мунчасы»; Аяз Гыйләҗев «Күлмәк»; Галимҗан
Гыйльманов «Күңел күзең күрәме?»; Дания Гайнетдинова «Бәхет яшьләре»; Зөлфәт Хәким
«Чын ярату»; Марсель Галиев «Балачак әсирлегендә»; Рабит Батулла «Хәерче Габәш»; Рәмзия
Габделхакова «Китүчеләр»; Ркаил Зәйдулла «Ак эт».
5. Аяз Гыйләҗевның «CUMA GUNU, AK§AM...» («Җомга көн, кич белән...») әсәре Фатих
Кутлу тәрҗемәсендә һәм Миләүшә Хәбетдинова кереш сүзе белән «Бәнгү» нәшриятында 2013
елда дөнья күрде. Әлеге хезмәт алдан ук планлаштырып куйган төсле Аяз аганың сиксән биш
еллыгына туры килде (тәрҗемә дүрт ел барды).
6. «Тавышсыз курай» (хәзерге татар әдәбиятыннан хикәяләр) җыентыгы «Бәнгү»
нәшриятында 2013 елда басылып чыкты. Әлеге китапта «Hece Өукй» журналының 54нче
номерына кергән, өстә телгә алынган 10 хикәядән тыш Рабит Батулланың «Тавышсыз курай»
әкияте һәм Әсгать Салахның «Соңгы вальс» повесте урын алды.