ТОРМЫШЫМ СӘХИФӘЛӘРЕ
Язмыш күпере
Хатирәи сүзне бер сәяхәтемнән башлап җибәрмәкче идем дә, әтием сөйләгәннәр искә
төште. Аның сәяхәтләре янында минеке бөтенләй тоныкланып кала икән ләбаса.
Әтием Юныс 1877 елны туган. Күп кенә кордашларымның бабалары да аннан яшьрәк...
«Бабалар» дигәч, бабамны да читләтеп үтәсем килмәде инде. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре
аның турында, ягъни «мелла Габделвәли бине-әл-Вәлид бине Максуд бине... әл-Кәчеви хаҗи»
хакында матур сүзләр язып калдырган. (Моста- фадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар.
К.,1989, 246 б.) Минем күңелгә менә болары аеруча сөендерде: «Туры сүзле... Алдан
күрүчәнлеге белән, китаплар тикшерү, хакыйкатьне эзләүдә көчле фикерле булуы һәм
эшчәнлеге белән аерылып тора иде...» Әмма сөенү артыннан көенү дигәне дә килде. Кем соң
мин, аның оныгы, Мәрҗани булып Мәрҗанине дә сокландырган шәхес янында? Шушы авыр
хис шигырь юллары булып та әверелде:
...Якын да ара, ерак та.
Әтиемә син - ата.
Төпчегеңнең төпчегемен -
Арада гасыр ята.
Упкын ята! - Баласы мин
Тәһарәтсез дөньяның...
Бабам канаты астында озак яши алмый әти, ятим кала. (Мин дә 11 яшьтә — әнисез, 15
яшьтә әтисез калдым.) Әстерхандагы бер байга кибеткә малай (өйрәнчек) итеп бирәләр аны.
Беренче олы сәяхәте диңгез-океаннар аша була. Солдатка алынгач, Кытай ягына Африканы
көньяктан уратып алып баралар аларны (ул вакытта Сүәеш каналы булмый әле). Мәчет хәтле
кит балыкларын күрүен, гарәпләрнең ыргыткан акча артыннан төпкә хәтле чумуларын
сөйләгән иде әти.
Тарихка теркәлмәгән Кытай сугышы хатирәләре дә бар иде әле аның. Астан ягылганга,
кытайларның сәкеләре җылы булганлыгын ничектер рәхәт итеп сөйләгән иде ул. Ә менә
мылтыктан атуларын көлеп тасвирлады. Оп-озын мылтыкның көпшәсен бер яугир икенчесенең
җилкәсенә сала. Аткач, аннан тавык күкәе хәтле ядрә очып чыга. Тисә - аяктан ега, тимәгән
хәлдә исә шартлау-фәлән булмый. Ә менә японнарның хәрби осталыгы турында сокланып
сөйләде (күп тә үтми, 1905 елгы рус-япон сугышы башланып китә). Рус гаскәре туплардан
юньләп файдалана да алмый: атлар белән тарттырып кирәкле җиргә китереп җиткергәнче
японнар үз тупларыннан атып атларын да, тупчыларын да кырып бетерә торган була. Япон
тупларын исә руслар күрми дә: алар тау артыннан ата, ату төгәллеген тау башындагы
төбәүчеләр тәэмин итә...
Әтиләрне Россиягә поезд белән алып кайталар: ул вакытны поезд юлы салынган була
инде...
1914 елгы герман сугышында әтине ротаның писарь-каптенармусы итәләр. Җибәрергә дип
тупланган хат өемен карап чыгалар да, конверт тышына иң матур итеп язган солдатны куялар
бу эшкә. Русча язарга исә әтием кибет малае чакта өйрәнә. Әстерхан урамнарында йөргәндә
күргән язуларны... бармагы белән кесә төбенә күчереп яза торган була ул... Бу хатирәне дә
әтием өйрәткәнчә эрерәк хәрефләр белән һәм җиңел таныла торган итеп язарга тырышам менә.
Бер тапкыр ничектер рота командиры урынына кала ул. Һәм, роталары оборонада ятканда,
боларны бөтен яклап уратып алып, «Рус, сдавайся!» дип кычкыралар. Һәм әтием: «Бросить
оружие!» дип команда бирә. Менә шушы хәлне озак гафу итә алмадым мин. Өметсез хәлдә
плен төшүнең дөньяда гап-гади нәрсә саналуын күп соңрак белдем.
Әтине Германиядә бер игенчегә бирәләр. Хуҗалары ярата аны. Ләкин ул качарга ниятли.
Тагын бер әсирне дә күндерә әле. Хуҗаның кызы әтигә компас һәм карта табып бирә. Һәм алар
бер төнне тәвәккәлләп чыгып китәләр. Төнлә - баралар, көндезләрен иген басуында качып
яталар. Һәм төннәрдән бер төнне зур елга аша салынган күпергә килеп терәләләр (Рейн күпере
булса кирәк). Күпер буеннан буена прожекторлар белән яктыртылып тора (ул чакта бомбага
тотудан куркасы юк әле). Теге якта — Австрия, ул сугыштан чыккан була инде. Күпернең ике
башында, пыяла будкалар эчендә, ике сакчы. Күрсә, тегесе дә, бусы да ата.
Әтиемнең юлдашы бераз уйланып тора да, кире кайтып китә. Әтием исә, бисмилласын
укый да, шуышып күпергә кереп китә һәм... туган ягына, Арча районының Кәче авылынача
140
кайтып җитә.
Язмыш күпере була бу. Әтинеке генә түгел, минеке дә. Әти чыгып җитә алмаса, ошбу
хатирәләр язылмас иде... Әти юлдашы белән кире кайтып китсә дә, дөньяга килер идем микән
әле мин? Ә менә берәр Генрих-фәлән туарга мөмкин иде: теге алман кызы әтине яраткан бит
ул.
Абыем Равил әтинең бөтен үткән юлларын кызыл карандаш белән дөнья картасына
төшергән иде. Исәпләде дә әле. Юныс Габделвәли улы 40 мең чакрымнан артык, ягъни Җир
шарын урарлык юл узган булып чыкты.
Онытылмый торна тавышлары...
Инде менә үземнең 1489 чакрымлы сәяхәтемнең бер көне турында язып карыйм әле. 1982
елны булды бу. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән чак. Корырак чыккан газетабызга бераз ямь
өстәргә теләп, СССРның 60 еллыгын сылтау итеп, «Татарстан яшьләре»нең җәяүле
экспедициясе» дип оештырдым мин бу сәяхәтне. Җиңел генә булмады чыгып китү. «Урак
өстендә күңел ачып йөрергә ниятли», - дип, моны өзәргә омтылучылар да табылган.
Каләмдәшем, инде мәрхүм Сәмигулла Хәйретдинов белән баш мөхәррир Харис
Әшрәфҗановка рәхмәт инде.
Урман эчендәге 12 генә өйле «Волговерховье» авылы янында «бәби Идел»не имезеп торган
сап-салкын саз суы белән битемне югач, кызык өчен әле бер ягына, әле икенче ягына атлап
чыгып, Идел буйлап китеп бардым инде. Көнгә 50-60 чакрымлап бара торгач, бер атнадан
Калинин шәһәренә килеп җиттем (революциягә кадәрге һәм хәзерге исеме — Тверь). Икенче
көнне, җомга көн бу, кунакханәдә юл репортажы язып утырдым, ял иттем. Юлда җыйган
себерке белән мунча да кереп кайттым әле.
Кич буе, аннары төне буе яңгыр койды. Соңгы көннәрдә яңгыр шактый бимазалаган иде,
ярый әле баш өстемдә түбә бар дип сөенеп яттым. Яңгыр суының миңа юл маҗарасы әзерләве
башыма да кереп карамады. Иртән, мин юлга чыккач, бераз сибәләп торды да, басылды тагын.
Бүген асфальт юлдан Конаково дигән калага барам. Аяк асты әйбәт, ял да иттем бит инде,
дәртле генә атлыйм шулай. Шактый гына баргач, артка борылып карасам (нигә
борылганмындыр инде. Бу борылуның «әҗере» зур булды!), җил-җил атлап бер ир-ат килә.
Үтелгән 380 чакрымлап юлда очраткан нибары өченче җәяүле иде бу. (Җәяү йөрүне оныткан
халык!) Тизлекне киметтем. Бераздан мыш-
РӘФИКЪ ЮНЫС
141
мыш килеп куып җитте теге. Юлы 5-6 чакрымлык кына икән. Кая баруымны белгәч, «Кимрыга
(мин Конаководан соң барасы шәһәр) туры юл бар ич!» — диде ул, һәм шуннан барырга үгетли
башлады. Ә мине үгетлисе дә юк. Авыл юлыннан, табигать кочагында баруга ни җитә! Көн
шулай бозылып ятканда 2-3 сәгать кенә булса да вакытны оту да кызыктыра иде... Башта
кырдан бардым, аннары юл урман эченә алып кереп китте. Куе, чын урман иде бу... Ул кошлар
сайрый, ул мин җырлыйм! (Миңа шул урманда гына җырларлык!) Әмма... берәр сәгатьләп
дәртле генә атлагач, бу машина юлының әкренләп юл сыйфатларын җуя башлавын искәрдем.
Башта аның урта өлеше югалып, тәгәрмәч юллары гына ике киң сызык булып аермачык
күренеп тора иде. Аннан бу «аермачыклык» та кими барып, эз дигән нәрсә бөтенләй юкка
чыкты. Бары агач үсмәгән буш ара гына, яшел тасма булып, алга таба сузыла иде. Теге агай
миңа, бәлкем, үзе балачакта йөргән юлны өйрәтеп җибәргән булгандыр ул?
Ә бераздан юлны мин... өскә, андагы бушлыкка карап кына таба ала башладым. Әйе,
мантыйкка һич тә туры килми торган эш иде бу. Өстә ботаклар бер-берсенә тоташа яза бит,
ачыклык аста күренеп торырга тиеш ул. Әмма мин ярты сәгатьләп инде юлны өстәге
ачыклыктан чамалап барам! Менә ул өске «юл» да югалды, дөресрәге, мондый «юлларны»
хәзер күп табып була башлады. Шуларның берсе буенча китеп барып, аннары кире килеп,
икенчесе буенча барганнан соң анысын да җуйгач, адашканлыгымны аңладым.
Сәфәремнең беренче көнендә урманда адашып алган идем инде мин. Ул чакта кинәт еракта
әтәч кычкырып җибәрде, шул тавышка барып, батыр партизанка Лиза Чайкинаның туган
авылы Рунога килеп чыккан идем. Бу юлы да озак кына колак салып тордым, әмма урман
кошлары тавышыннан гайре берни дә ишетмәдем. Шунда әтием Юнысның сөйләгәне искә
төште. Армиядә чакта Маньчжурия урманында адашкан булган ул. Агач башына менеп карагач
кына юлны тапкан. Мин дә биек бер каен башына менеп киттем. Чайкалып торган очына кадәр
менсәм дә, шундый ук агач башларыннан гайре һични күрмәдем. Юлны инде компас буенча
чамалап дәвам иттем... Бераздан аяк асты чупырдый башлады — су! Башта сакланып кына,
аякны чылатмаска тырышып атласам, бераздан моның хаҗәте калмады — су, артканнан-арта
барып, ботинканың өстеннән керә иде инде. Рюкзакны бер агач төбенә куеп, аннан Калинин
өлкәсе картасын алдым. Картаны җәеп тә өлгермәдем, инде күптән ияреп килгән черки болыты
яман гөжләп биткә ябырылды. Мин үзем юл тоткан юнәлештә еш-еш зәңгәр сызыкларны гына
искәреп өлгердем: кайдадыр алда — сазлык. Шөкер, монда аяк асты каты. Үзәнсу урын булып,
яңгыр суы гына җыелган, күрәсең...
Юнәлешне көнчыгышка табарак үзгәрттем дә, атлаудан йөгерүгә күчтем. Чөнки урман эче
караңгылана башлаган иде инде — төнгә кадәр урманнан чыгып өлгерергә кирәк... Ә су гел
арта гына бара. Инде йөгереп булмый башлады...
Минем эчтәге «психолог» уяу: ара-тирә үз-үземә читтән күз салам. Әлегә канәгатьмен:
һичнинди каушау, үкенү галәмәте сизелми. Киресенчә, кыенлык арта барган саен каяндыр
ныклык резервлары да табыла тора...
Караңгылык та куера, су да арта. Инде менә тездән булды... Инде — бил турында
— күкрәккә таба үрли. Ярый чокыр-фәлән очрамый тагын!
Кайдадыр еракта торна кычкыра башлады. Ничектер сузып, моңлы итеп кычкыра. Ошбу
су дөньясында әлеге юеш, сусыл тавыш бик табигый яңгырый иде. Ул гүяки бу саф табигатьнең
мине инде ныгытып, җибәрмәслек итеп кочып алганлыгын искәртә иде. Күпме еллар үткәч тә
һаман колагымда яңгырып тора әле бу тавыш... Шул мәлгә кайтып уйланам да, уйланган саен
гаҗәпләнәм: ничек курыкмадым, тыныч кала алдым икән? Тагын бер ярты сәгатьтән дөм
караңгы булачак иде бит. Аннары нишли ала идем соң мин? Биштәремне күтәреп, берәр агачка
сөялеп су эчендә төн үткәрәсе кеше идем бит мин. Суыктан яки арудан көзән җыера башламаса
тагын. Яктыргач та юлны таба аласыңмы әле.
Тәмам караңгыланып бетте дигәндә генә бер утрауга тап булдым: киңлеге бер метр,
озынлыгы 7-8 метр чамасы. Өскә менеп атланган «убырлы карчыкны»
— рюкзакны дөпелдәтеп җиргә куйдым да, агач ботаклары сындыра башладым. Мин монда
төн үткәрәчәкмен, учак ягачакмын!
Учак кабыза алыр идемме, юкмы — моны белми калдым — аермачык булып эт өргән
тавыш ишетелде! Беренче мизгелдә үк юнәлешне чамалап алдым, икенче мизгелдә рюкзакны
кидем, өченчесендә мин ашыгып су ера идем инде... Ә су кимегәннән-кими барып, бераздан
бөтенләй бетте. Урман да сыегайды, 10-15 минуттан аның читенә йөгереп чыктым. Алда, 300-
400 метрларда кара булып авыл өйләре шәйләнә иде, ә кырый өйдә ут яна иде. Тизлекне
арттырдым: тәрәзәдәге ут сүнгәнче барып өлгерергә кирәк. Утсыз өйнең ишеген ачтыру кыен
булачак! Бераздан исә шып туктап калдым: алда... су иде. Тик мине хәзер су белән
куркытырмын димә — кердем дә киттем. Әмма бераздан туктарга мәҗбүр булдым — су нык
тирәнәя бара. Инде нишләргә? Шунда су эчендәге бер печән чүмәләсен күреп алдым, рюкзакны
ТОРМЫШЫМ СӘХИФӘЛӘРЕ
142
шуның өстенә куйдым. Куен кесәсендәге акча янчыгын рюкзакка салдым да (документлар
рюкзак эчендәге папкада), чалбар-ботинкадан, штормовкадан килеш йөзеп киттем. 15-20
метрлап йөзәсе булды. Хәзер туп-туры теге нурлы тәрәзәгә карап йөгерәм. Шакыдым. Бер апа
күренде. Юлчы икәнемне әйттем, кунарга кертүен үтендем. Апа исә «Нет!» диде дә, тәрәзә
пәрдәсен япты. Шунда кинәт, беренче тапкыр, төннең салкын булуын, бөтен киемнәремнең дә
лачма су икәнен һәм... арыганлыгымны тойдым... Юк, ничек тә бирешмәскә, хәрәкәт итәргә,
җылынырга кирәк булачак!.. Көтмәгәндә тәрәзәгә икенче бер кеше капланды — ир-ат. Кем
булуымны, нишләп йөрүемне сорашты да, кемдер белән кычкырып бәхәсләшә башлады.
Аннары ишеккә килергә кушты...
Күк томан артындагы бу көннең ядкаре булып «Татарстан яшьләре»ндә ошбу юллар
теркәлеп калган:
«Кимрыга туры юл эзләү маҗарасы мине урманга сыенып утырган Всесвятское авылына
алып килде. Печәне күкрәккә җиткән чәчәкле аланнар, кичке тынлыкта яңгыраган торна
тавышы, су эчендә калган печән чүмәләләре... Табигать биредә 3-4 гасыр элек ничек булса, шул
килеш сакланып калган, күрәсең. «Урман халкы» да җитәрлек икән. «Солы басуында кабан
дуңгызларын күрергә була, ә авылда бүреләр кунак булгалый», —диделәр.
— Бер кичне Белка озак шыңшыды, — дип сөйләде Клавдия Андреевна. — Ә әнисе
Стрелканың өргән-ниткәнен ишетмәдем. Икенче көнне иртән чыксам — Стрелка юк. Ни
булганын эзгә карап белдем. Бүреләр чакырып алган аны — печән кибәненә хәтле үзе килгән.
Килеп җитүгә ташланганнар. Урманга бүре эзләре генә керә — сыртка салып алып киткәннәр...
Белка инде үзе дә көчле, шаян эт булып үсеп җиткән (урманнан мин ул өргән тавышка
чыктым да инде)... Клавдия Андреевнаның ялга кайткан кияве Илья авыл янында ук диярлек
аю белән очрашуы турында сөйләде».
Ә хәзер әле мин чәй эчеп утырам. «Вино эчеп җылыныр идең дә, эчеп бетердек шул», —
диделәр табындашлар. Ана, кыз, кияү — кызып алгангамы, бик иркен сөйләшәләр — әйтергә
ярамаган сүзләр дә ычкынгалый.
Өйгә керә алуым бер могҗиза булса, кунак сыман табын янында утыруым икенче могҗиза
иде. Чөнки, документ-фәлән сорагач, берни дә күрсәтә алмадым мин. «Рюкзакта, ә рюкзак
чүмәлә өстендә» диюемә... ышанганга салыштылар. Бу төнне йоклый алдылармы икән? Алар
урынында булсам, мин үзем йоклый алмас идем. Аның каравы, үз урынымда бик рәхәт йокы
бүстем. Урыным исә мич башында иде, ә мич... җылы иде! Юеш салкынлыкны кысрыклап,
җылы һаман эчкәрәк, түргәрәк үтә барды... Бер заман «тып-тып-тып» иткән тавышка уянып
киттем. Бу шулай итеп... минем маңгайдан тир тама икән!
Иртән Илья мине рюкзакны алып кайтыйк дип ияртеп китте. Авылның икенче башында
асылмалы күпер бар икән... Табып кына булмый бит рюкзакны. Инеш ташып, су эчендә торып
калган чүмәләләр күп икән ул... Берәрсе күреп алып киткән булса тагын? Ул чакта бит мин...
чит-ерак җирдә бер тиен акчасыз һәм бер документсыз торып калам! Инде Ильяның күз
карашында да шикләнү-сагаю галәмәтләре сизелә башлады...
Өмет тәмам киселде дигәндә, ниһаять, күреп алдым мин аны. Биштәрем печәнгә бата
төшкән икән. Бу юлы ул инде минем җилкәгә убырлы карчык булып түгел, нәни балам кебек
менеп атланды!
Кайтып керү белән түтәйнең кулына акча тоттырдым. Аның күңеле булуы йөзенә чыкты.
Ильяны исә акча белән бәхилләү дөрес булмас дидем. Акчасы да аз бит әле
143
аның. Казанга кайткач бүләк-фәлән җибәрер өчен адресын язып алдым.
Соңыннан юлда уйлап бардым: үткән көндә ниндидер бер сәерлек, сер бар иде сыман. Теге
агай белән без нәкъ тиешле урында — тиешле юлга җитәрәк кенә очраштык бит. Әйтерсең лә
шул туры юлны күрсәтер өчен генә килгән ул! Юлның юкка чыгуы, урман эчендә шул кадәр
су булу да гаҗәп инде... Әйтерсең лә мине — кычытмаган җирен кашып, тиктомалдан маҗара
эзләп йөргән кешене, сынамакчы булганнар... Ә аннары очраклыкларның нәкъ миңа кирәк
булганча тезелүен күр! Утрау табылу... Белканың кинәт кенә өрергә уйлавы. Юкса бүтән
өрмәде дә, үзе дә күренмәде бит. Ул йөрсә, мин тәрәзә янына килә дә алмас идем әле... Суның
бетүе... Урманнан чыгу... Ягылган мич... Мин барасы Конаководан хатыны белән Ильяның
кайтып төшүен күр тагын — нәкъ шул көнне!.. Бу бәләкәй авылдагы бүтән бер генә өйгә дә
керә алмастыр идем мин. Ильялар миңа җан өшеткеч нәрсә сөйләделәр. Шушы авыл кияве
буранда авыл янында гына төне буе адашып, кычкырып йөргән. Ишеткәннәр, әмма аваз салучы
табылмаган. Катып үлгән мескенкәй...
«Колшәриф» астында «Бисмилла» бар
1996 елның 20 феврале. Колшәриф мәчетенә нигез ташы кую тантанасына дип килгән идем
мин бирегә. Ләкин, Шәймиевнең ашыгыч эше килеп чыгыпмы, моны киләсе көнгә күчергәннәр
икән. Зур итеп корылган чатыр астында да, аннан читтә дә эш бик кызу бара иде. Үзбушаткыч
машиналар килеп-китеп тора, моточүкечләр дөпе-дөпе эшли. Кремльне кызыл каскалы «төрек
гаскәре» яулап алган. «444 ел элек кайда идегез соң сез, кардәшләр?» — эчтән генә ачынып
шулай дип уйлап куйдым: 1552 елны иң хәтәр мәлдә дә төрек солтаны Сөләйман I Кануни
Казан ханлыгына ярдәм итмәгән.
Нигез буласы урыннар казылып, бетон салуга әзерләнгән, кайбер җирләрдә бетон салу
башланган да инде...
Тиктомалдан гына килмәгән идем мин бирегә. Күңел тартканга килгән идем. Карап йөри
торгач, нинди олы, изге эшнең шаһиты булуымны бөтен күңелем белән тойдым. Моңа үземнең
дә катышлы буласым, нәрсәдер эшлисем килеп китте. Ләкин нәрсә эшли ала идем соң? Бер бик
тә мәгънәле олы теләк язып, нигезгә шуны булса да салып калдырыйм әле —башка кинәт әнә
шундый уй килде. Ашыгып кесәләремне актардым, ләкин анда кәгазь әсәре дә, ручка-карандаш
та юк иде. Ә теге ният көчәйгәннән-көчәя барып, инде тәмам әсәрләндем. Әрсезләнеп, шундагы
төзелеш түрәләреннән дә сорап карадым — алар да тапмады. Юк икәнен белә торып, янә кесә
актара башладым. Шунда уң кулым пиджакның куен кесәсендәге каты бер нәрсәгә килеп
төртелде. Элек тә төртелгәндер инде ул, ләкин ручка да, кәгазь дә булмагач, игътибар
итмәгәнмендер. Тартып чыгардым мин моны. Ьәм кинәт шаккату белән аралаш сөенеч күңелдә
салют булып атылды! Матурлап бизәлгән түгәрәк металлга төшерелгән «Бисмилла» иде бу!
Аны миңа соңгы елларда Төркиянең бер университетында укыткан галимебез Фәрит
Хәкимҗанов бүләк иткән иде. Шуны, олы бер дулкынлану кичереп, Казансу ягындагы нигез
траншеясының Сөембикә манарасы ягыннан караганда сулдагы өлешенә илтеп салдым мин.
Уң якта эшләгән, бетон тигезләгән төрек егетенә дәштем әүвәл, аңа күрсәтеп салдым. Ул
хуплап елмайды. Чигенеп килгән машина берничә минуттан «Бисмилла» өстенә дә бетон
бушатты.
Теге егет белән бераз сөйләшеп тордык, шул көнне бер блокнотыма аның исемен дә язып
куйган идем әле... «Бисмилла» хакында Фәрит Хәкимҗановка да әйттем, әлбәттә.
Икенче көнне теге нигез тантанасы булды ул, анда чыгышлар ясалды, догалар укылды,
нигез ташы астына киләчәк буыннарга хат салып калдырылды.
Ләкин «Колшәриф» астында «Бисмилла» да бар әле. Бу минем өчен генә мөһим түгелдер,
бүтәннәр дә белергә тиештер — шуны уйлап яздым инде моны.