ТЕЛЛӘРНЕҢ КҮПТӨРЛЕЛЕГЕ - БӨТЕН ДӨНЬЯ БАЙЛЫГЫ
ХАЛЫКАРА ПЕН-КЛУБНЫҢ КЫРЫМ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Узган ел Кырымда - Украинаның Симферополь (Акмәчет) шәһәрендә
Халыкара Пен-клубка караган Урал-Алтай төркеменең дүртенче
корылтае булып үтте. Ул «Әдәби тәрҗемә һәм аз санлы халыкларның
тел-тәрҗемә хокукы» дип аталды. Алдагы елларда шушындый ук
конференцияләр Төркия, Венгрия һәм Монголиядә узган. Кырымдагы
корылтайны Уйгыр ПЕН-үзәге һәм кырым татарларының Милли
Мәҗлесе оештырды. Әлеге чарада кырымтатар язучылары, галимнәре
һәм җәмәгать эшлеклеләре, Уйгыр ПЕН-үзәге вәкилләре, төрле
милләтләрнең Төркия, Корея, АКШ, Канада, Испания, Япония, Швеция,
Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан килгән ПЕН-үзәк
делегатлары катнашты. Татар ПЕН-үзәген аның директоры, язучы
Әхәт Мушинский белән без икәү тәкъдим иттек.
Халыкара ПЕН-клуб турында кыскача
Халыкара ПЕН-клуб — төрле әдәби жанрларда иҗат итүче профессиональ язучыларны һәм
журналистларны берләштергән бәйсез халыкара оешма. Ул 1921 елның 5 октябрендә инглиз
язучысы Кэтрин Эми Доусон Скотт һәм язучы Джон Голсуорси башлангычы белән Лондон
шәһәрендә оеша. Аның исеме авторучка (PEN) сүзен барлыкка китергән өч инглиз сүзенең баш
хәрефләрен бергә кушып ясалган: «poet» (шагыйрь), «essayist» (эссесист), «novelist»
(романист). ПЕН-клуб бөтендөнья язучыларының хокукларын яклый, цензурага каршы торып,
сүз һәм шәхес иреге өчен көрәш алып бара, нахакка гаепләнеп, ягъни сәяси эзәрлекләүләргә
дучар булып, репрессияләнгән һәм төрмәләрдә утырган каләм әһелләренә ярдәм итү юлларын
эзли. ПЕН-клуб канаты астына кергән ПЕН- үзәкләр исә милли тел һәм милли әдәбият
нигезендә формалаша. Бүген 102 илдә 144 ПЕН-үзәк эшләп килә. Дөнья буенча аларда 10 мең
әгъза исәпләнә, шулар арасында ике Нобель премиясе лауреаты бар. Россиядә бары ике ПЕН-
үзәк — Рус һәм Татар ПЕН-үзәкләре эшли.
Беренче көн
Симферополь шәһәренең тимер юл вокзалына килеп төшүгә, без корылтай делегатлары
тукталырга тиешле «Мәскәү» кунакханәсенә юнәлдек. Безне конференцияне оештыручылар
һәм Уйгыр ПЕН-үзәгенең Президенты Кайсар Абдурасул Өзхун каршы алды. Ул Татар ПЕН-
үзәгенең күптән көтелгән кунак булуын җиткерде. Әхәт Мушинский Финляндиядән килгән
дусты Юкка Маллинен белән кочаклашып күреште. Үзара сөйләшә, таныша, төрки дөньяның
төрле илләреннән, ерак континентлардан килгән вәкилләре белән аралаша торган арада
кунакханәдә Халыкара ПЕН-клубның Президенты, канадалы Джон Рэлстон Сол, ПЕН-
клубның генераль секретаре, япон язучысы Хори Такеаки пәйда булды.
Кичкә таба корылтайда катнашучылар кунакханәнең беренче катында җыелышты.
Игътибарымны Австралиянең Аделаида шәһәреннән килгән Уйгыр ПЕН-үзәге
130
вәкилләре — апалы-сеңелле Сөенгөл Чанышева һәм Сафия Вәлиева җәлеп итте. Җан тартмаса,
кан тарта дигәндәй, алар безнең милләттәшләребез булып чыкты. Әтиләре ягыннан бабалары
Ибраһим Апас районының Урта Балтай авылыннан, әниләренең әтисе Әхмәтнәҗип Сафин
Кукмара районының Арпаяз авылыннан икән. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Кытайга
күченеп китәргә мәҗбүр булганнар.
Сөенгөл ханым медицина университетында белем алган, студент елларында Кытай
сәясәтенә каршы эш алып барган яшерен оешмада катнашкан. 23 яшендә кулга алынган һәм ун
ел буе төрмәләрдә утырган, аннары сигез ел дәвамында катгый күзәтү астында яшәгән.
Кытайда «җепшеклек» дәвере башлангач, 1981 елда илдән чыгып китү җаен караганнар —
барлык бертуганнары, балалары белән Австралиягә күченеп киткәннәр. Бер-берсенә таянып,
кайгы-хәсрәтләрне урталай бүлешә- бүлешә аякка басканнар. Күченеп, дүрт ел узгач, әтиләре,
моннан ике ел элек әниләре вафат булган. Сөенгөл ханымның тоткынлыкта узган еллары
хакында уйгыр телендә «Күз яшеннән дымланган туфрак» исемле китабы дөнья күргән.
— Әти-әнием мине, гел сөенеп яшәсен дип, Сөенгөл исеме кушкан, ләкин язмыштан узып
булмый шул... — диде ул, моңсу карашын өскә күтәреп. Мин аның күзләрендә тирән сагыш
күрдем, ләкин зар чаткылары тапмадым.
Сафия Вәлиева Австралиядәге татар диаспорасы эшчәнлегендә катнаша, татар телендә
шигырьләр яза, әсәрләре, көйгә салынып, күренекле татар җырчылары башкаруында халык
күңеленә юл ала килә. Фән Вәлиәхмәтов репертуарындагы «Үремче» җыры туган шәһәрен
сагынып, кайталмыйча газиз булудан иҗат ителгән.
Апалы-сеңелле Сөенгөл һәм Сафия ханымнар берничә мәртәбә Татарстанда, Казанда
булганнар, Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда делегат буларак катнашканнар, ата-
бабаларының туган ягына сәяхәт кылганнар, нәсел җепләрен эзләгәннәр, ләкин таба
алмаганнар. Үзләре дөньяга килгән Кытайга гына кайту мөмкинлеге юк — анда алар өчен юл
ябык.
Икенче көн
Корылтай иртәнге якта данлыклы Бакчасарай шәһәрендә, Дәүләт-Сарай тарихи-
архитектура комплексында урнашкан «Ларишес» кырым тарихы музеенда ачылды. Ул төрки
телдә һәм инглиз телендә алып барылды. Милли ПЕН-үзәк вәкилләреннән тыш, тантанада
кырым татарларының Милли Мәҗлесе рәисе, Украина Радасы депутаты Мостафа Җәмилев,
Кырым татарларының Бөтендөнья конгрессы президенты Рефат Чубаров, кырымтатар
язучылары һәм галимнәре катнашты.
— Исмәгыйль Гаспралы без хәзер утырган бинада мәктәп ачты, төрки дөньяда беренче
газетаны — «Тәрҗеман»ны чыгара башлады, — диде Рефат Чубаров. — «Телдә, фикердә, эштә
берлек» — аның безгә калдырган васыяте.
Корылтайда Халыкара ПЕН-клуб Президенты Джон Сол, «Урал-Алтай» төркемен
оештыручы Кайсар Өзхун, шагыйрь, Казахстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты,
«Жазушы» («Язучы») нәшрияты директоры Есенгали Раушанов, шагыйрә, сценарист, Үзәк
Азия ПЕН-Үзәге Президенты Далмира Тилепбергенова, Кыргызстаннан килгән шагыйрь,
дипломат, педагог Акбар Рыскулов һ.б. чыгыш ясады. Үзебезнең чыгышны татар, рус һәм
инглиз телләрендә без Казанда ук әзерләп килгән идек. Аны татар телендә катнашучыларга
җиткерү миңа тапшырылды. Башта Татар ПЕН-үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып үттем,
аннары татар әдәбиятын башка телләргә, бигрәк тә рус, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә итү,
төрки-
ТЕЛЛӘРНЕҢ КҮПТӨРЛЕЛЕГЕ - БӨТЕН ДӨНЬЯ БАЙЛЫГЫ
131
татар басма китабы тарихы турында сөйләдем. Үзебезнең ПЕН-үзәк исеменнән
конференциянең чикләрен киңәйтергә, аны «Идел—Урал—Алтай» дип атарга тәкъдим иттем.
Чыгышның инглизчәсен Юкка Маллинен җиткерде.
Кыргызстаннан килгән Турсун Ислам исемле өлкән яшьтәге язучы уйгырларның тарихы,
Кытайның аларга каршы алып барган сәясәте турында китап чыгарган.
— Бездә сәяси китаплар бастырырга рөхсәт юк, шуңа китабым Казахстанда рус телендә
дөнья күрде. Инглизчәгә тәрҗемә итеп, Төркия нәшриятында да калдырдым. Басылу мәсьәләсе
хәл ителеп ята, — диде ул.
1952 елда Кытай
эчендә урнашкан Уйгырстанда 3 % кытай яшәсә, бүген аларның саны 40% тан да артып китә.
Кытай хөкүмәте, җиң сызганып, уйгырларның телен, динен юкка чыгару юнәлешендә генә эш
алып бармый, алар янына күпләп кытайларны күчереп утыртып, уйгырларны ассимиляцияләр-
гә, ягъни «эретеп» юкка чыгарырга тырыша, каршы чыгучыларны, террорист дигән ярлык
тагып җәзага тарта икән...
Тәнәфес вакытында 1500 елда нигезләнгән «Зынҗырлы» («Чылбырлы») мәдрәсәсен карап
чыктык, янәшәдә генә урнашкан беренче кырым ханнарының төрбәсенә, Исмәгыйль
Гаспралының каберенә зират кылдык. Мәдрәсәдә 1905 елда «Кәримовлар басмаханәсе»ндә
дөнья күргән Сөембикә манарасы рәсеме, Бакый Урманченың шамаиле дә урын алган.
Күңелне куандырган нәрсә шул булды: безне зурлап «Казан татарлары» дип йөртәләр,
хөрмәтләре, уңай мөнәсәбәтләре сизелеп тора. Үзара сөйләшеп утырганда Есенгали Раушанов:
— И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! — дип Тукайның «Пар ат»
шигыреннән өзек сөйләп китте, аннары яттан «Туган тел»не яңгыратты, «Сарман буйлары»н
җырлады.
Есенгали агай үтә шук, мут кеше булып чыкты. Гел шаярта, һәр сүздән кызык мәгънә таба,
шул ук вакытта җитди дә була белә. Казахстанның «Жазушы» нәшриятында ел саен 200—250
исемдәге китап басыла икән. Дәреслекләрнең уртача тиражы 20 мең, иң күп дигәндә — 100 мең
данә.
Казахстанның Алмата шәһәреннән килгән журналист, филология фәннәре кандидаты
Нәдия Әхмәтовага бу сирәк исемне, татар кызлары белән бәйле хатирәләрен искә алып, әтисе
куштырган. Нәдия ханым үз исемен дә, Муса Җәлилнең «Нәдиягә» дигән шигырен дә бик
ярата. Шигырьнең рус теленә тәрҗемәсен бер сулышта яттан сөйләп күрсәтте.
Акбар Рыскулов ике ел буе кыргыз тарихы белән бәйле роман иҗат иткән. Язганнары —
өч китап, өч том.
— Өйдән чыкмадым да диярлек, яздым да яздым. Сакалым Карл Марксныкы кебек булып
бетте, — диде ул елмаеп.
Сөенгөл ханым Чанышевалар ХХ йөз башында Казанда «Кәримовлар басмаханәсе»ндә
дөнья күргән китаплардан укып үскәннәр.
— Телебез — Тукай теле, ләкин хәзерге Казан татарларының теле үзгәргән, шуңа бер-
беребезне аңлауда кыенлыклар туа, — бу аның фикере.
Чыннан да, элекке СССРга кергән төрки халыкларның телләренә рус теле төрлечә йогынты
ясаган. Нинди дәрәҗәдә булса да, алар барыбер бу тәэсиргә бирешкән. Кыргызстанда яшәүче
5,5 миллион халыкның 1 миллионнан артыгы кыргызча сөйләшми, башкалалары Бишкәктә бер
генә кыргыз мәктәбе эшли. Татарстанда да татар мәктәпләре ябыла башлады. Тора-бара безнең
башкалада да, советлар вакытындагы кебек, бердәнбер милли мәктәп кенә калырга бик
мөмкин... Татар халкы әкренләп татарчалы-русчалы катнаш телгә күчеп бара. Болай дәвам
итсә, киләчәктә төрки халыклар берсен-берсе бөтенләй аңламаячак кына түгел, ә Урта
гасырларда бүлгәләнеп, вакланып беткән шикелле, берәм-берәм юкка да чыгачак. Хәзерге
вакытта кырым татарларының хәле бигрәк тә аяныч. Аларның үткәне, бүгенге яшәеше турында
өченче көнне сөйләштек.
Өченче көн
Иртә белән без кунакханәнең кече конференцияләр залында, түгәрәк өстәл артында
очраштык. Бүген туган телләрнең дөньякүләм глобальләшү мохитендәге торышы һәм үсеш
мөмкинлекләре, халыкларның бер-берсен ныграк аңлавын төрле милләт әдәбиятларыннан
тәрҗемәләр ярдәмендә тәэмин итү кирәклеге турында сөйләнелде. Төп басым кырымтатар
теленә ясалды.
Кырым татарлары 1944 елда совет хөкүмәте тарафыннан туган җирләреннән тулысынча
депортацияләнгән. Сталин алып барган сәясәт нәтиҗәсендә 238 мең кеше күчереп утыртылган,
шуларның яртысы өч ел дәвамында юк ителгән дип исәпләнелә. Кырым татарларына үз
ЛЕНАР ШӘЕХ
132
ватаннарына әйләнеп кайту, туган телләрендә аралашу тыелган, моның белән килешмәүчеләр
төрмәләргә ябылган. Узган гасырның 80 нче еллар ахырында, Советлар Союзы таркалгач кына,
аларга кире ватаннарына әйләнеп кайтырга күпмедер юл ачылган һәм бүген Кырым
Республикасы халкының 13 %ын, ягъни 268 меңен кырым татарлары тәшкил итә. Аларның
милли балалар бакчалары да, урта мәктәпләре дә юк. Зур авырлыклар белән ачылган 15
кырымтатар башлангыч мәктәбе милләт таләбен 16%ка гына канәгатьләндерә. Калган балалар
рус һәм украин телле уку йортларында белем алырга мәҗбүр. Кырымтатар теле ЮНЕСКО
тарафыннан куркыныч янаган Дөнья телләре атласына кертелгән.
Кырымтатар язучылар берлеге сәркатибе, «Йылдыз» журналының баш мөхәррире Дилявер
Осман яшь каләм ияләренең әдәбият мәйданына килүенә тоткарлык ясый торган төп сәбәп итеп
яшьләрнең нәкъ менә туган телләрен камил белмәвен атады.
Минемчә, кырымтатар теленә яный торган юкка чыгу куркынычы аңлашыла да.
Ассимиляция күбрәк руслашу юнәлешендә бара. Украиннар үзләре дә күбрәк русча аралаша.
Бу күренеш Симферопольдә бигрәк тә көчле. Шәхсән мин үзем украин телендә сөйләшкән
кешене ишетмәдем дә, күрмәдем дә бугай. Телевидение сөйли, газета-журналлар чыга, ләкин
халыкның күңелендә башка нәрсә, мин сөйлимен япун белән кытайны, син сөйлисең
Хөббениса түтәйне дигән кебек, уенда башка тел, авызында туган телне икенче урынга күчереп
куя торган башка сүз. Дөрес, кырым татарлары мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да
эшләргә тырыша. Шуңа Урал-Алтай корылтаеның чираттагысы биредә үткәрелә дә. Кырым
татарлары, туган телләрен яклап, бар дөньяга кычкыра. Бу яктан, безнең татар, Сибгат Хәким
шигырен бераз үзгәртеп әйтсәк, әле йоклый, татар уянмаган...
— Хәзерге дөньяда 100ләп телгә юкка чыгу куркынычы яный. Милли телләрнең,
әдәбиятларның, мәдәниятләрнең сакланышы беренче чиратта бездән — язучылардан тора.
Икътисад, сәясәт тә зур көч, ләкин тел, мәдәният алардан да югарырак көч, — диде корылтайны
йомгаклап Халыкара ПЕН-клубның Президенты Джон Сол. Ул кырым татарларының егерме
ел дәвамында туган телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә башкарган эшләрен югары
бәяләде. Есенгали Раушанов Казахстанда чыга торган әдәби журналның бер санын тулысынча
кырымтатар әдәбиятына багышларга вәгъдә бирде.
Корылтай барышында уйгыр һәм кырымтатар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау буенча
ике резолюция кабул ителде. Шулай ук Кырым татарларының ПЕН- үзәген булдыру турында
да тәкъдим яңгырады.
— Ике көн дәвамында барган сөйләшүләрдән, киңәшләшүләрдән, проблеманы ныклап,
төптән өйрәнүләрдән соң, бу — мөмкин эш, — диде Джон Сол.
Ике резолюция дә Халыкара ПЕН-клубның тәрҗемә һәм лингвистик хокуклар
ТЕЛЛӘРНЕҢ КҮПТӨРЛЕЛЕГЕ - БӨТЕН ДӨНЬЯ БАЙЛЫГЫ
133
Комитеты 2011 елда кабул иткән «Лингвистик хокукларның Жирон манифесты»на таянып
эшләнде. Анда «Телләрнең күптөрлелеге — ул бәяләү һәм саклау зарури булган бөтен дөнья
байлыгы», дип акка кара белән язылган, ягъни һәр тел, анда ничә кеше сөйләшүенә карамастан,
шул телдә сөйләшүче халык, аның мәдәнияте ихтирамга һәм яшәүгә лаек.
Дүртенче көн
Бу көнне без Бакчасарайга сәяхәт кылдык, Кырым ханнарының сараен карадык, Пушкинны
илһамландырган фонтан янында булдык. 1945 елда Сталин, Рузвельт, Черчилль катнашында
Ялта конференциясе үткәрелгән тарихи урынга — Ливадиягә юл алдык, Кара диңгездә су
коендык. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, карарга була. «Менә күрдегезме?!» — ди алар Кырымдагы кайбер истәлекле урыннар белән
таныштык, автобус тәрәзәсеннән булса да атаклы
Аю-даг тавын, данлыклы «Артек» лагере
биләмәләрен күрдек.
Бакчасарайдагы миллилек күңелне аеруча
дулкынландырды. Монда вакыт та, тарих үзе дә
мәрхәмәтлерәк кыланган кебек. Урта гасырлар рухы
тулысынча диярлек сакланган. Кырым ханнарының
мәһабәт сараена карап, Казан ханлыгы дәверен күз
алдына китердем, кызыгып та куйдым. Ник дигәндә,
аларның тарихи үткәне күзгә бәрелеп тора. Казып,
эзләп, актарып азапланасы юк, рәхәтләнеп тотып,
капшап күкрәк кагып, ә бездә Казан ханлыгы чорыннан, бина нигезләреннән кала, бернәрсә дә юк.
Кайбер тарихчы галимнәр фикеренчә, хәтта Сөембикә манарасының беренче өч каты гына XVI
гасырга карарга мөмкин (бусы да мөмкин генә!). Кырым татарларына, бәлкем, ханнардан
калган гайрәт, нинди генә очракта да баш бирмәс көрәшче рухы көч бирәдер. Пәрхәлдә,
заманында Кырым һәм Казан ханлыклары алар кулында булган.
Кырым татарларының эзсез юкка чыгасылары килми, Исхакыйча әйтсәк, алар тартыша,
ата-бабаларының каны тамган бер уч туфрак өчен дә тарткалаша, чөнки тарихи тамырлары
нык, бу оҗмахка тиң җирләргә алар хуҗа. Үлемгә хөкем ителгәннән соң да, беренче мөмкинлек
булу белән, кырым татарлары ватаннарына күчеп кайтканнар һәм, туган җирләренә таянып,
кабат аякка басканнар бит.
Минемчә, дөнья күләмендә зур тизләнеш белән барган глобальләшү шартларында безгә
аерым-аерым яшәү мөмкин түгел. Төрки халыклар, элек мәҗбүриләп югалтылган
бәйләнешләрен яңадан торгызырга, уртак фикергә килергә һәм берләшергә тиешләр. Үз
дәүләте булганнар да, булмаганнар да. Татарны да, казахны, кыргызны, уйгырны да, төрекне,
үзбәкне дә (барысын да санап тормыйм) уртак тамырлар, тел, дин, тарих, әдәбият, мәдәният
бергәлеге бәйли. Шуңа безгә аралашуы да, аңлашуы да җиңелрәк. Бер-беребездән ераклашу
әлегә ул кадәр куркыныч дәрәҗәдә түгел.
Кайтыр юлга җыенган бишенче көнне без, Татар ПЕН-үзәге вәкилләре һәм Уйгыр ПЕН-
үзәге Президенты Кайсар Өзхун Симферополь инженер-педагогика университетына чакырулы
идек. Биредә ел дәвамында үзен яхшы яктан күрсәткән кырымтатар студентларына,
язучыларына, мөгаллимнәренә, мәдрәсә укучыларына премияләр тапшырылды. Кунакханәгә
кайтышлый без корылтай көннәрендә тамчы да буш вакыты булмаган, бар утырышларны да
үзе алып барган Кайсар Өзхун белән рәхәтләнеп аралаштык. Без — татарча, ул уйгырча. Бер-
беребезне аңлауда кыенлыклар тумады кебек. Күтәрелгән мәсьәләләр күп, ләкин аларның
барысы да бер үзәк проблема — безнең милләтләрнең яшәеше, киләчәге турында иде.
Хушлашканда Кайсар киләсе корылтайларның берсен Казанда уздырырга тәкъдим итте.
Хәер, конференция барышында бу хакта күп сүзләр яңгырады.