МӨКАТДӘС САЗ ТЫНДЫ УЙНАВЫННАН
Тукайга ияреп
Ә пар атлар күптән чабып узды,
Һәм һава да бетте үпкәдә.
Кисекбаштай тәгәри безнең тормыш,
Кичә шулай, бүген, иртәгә.
Аллага да килә таянасы,
Кайда диеп безнең якты юл?
Без китмибез шапшак караңгыдан,
Сарыкортлар суза күккә кул.
Урманның да китте шүрәлесе,
Качып китеп барды авылдан.
Калаларда быел хәер сорый,
Былтыр, мескен, шашып акылдан.
Су анасы суларны ят итте
Табалмагач алтын тарагын.
Аналарын күралмый ятимнәр,
Заман эзли алтын карагын.
Караңгыда өер-өер бүре,
Кайнашалар учак тирәли.
Кәҗә белән сарык бер капчыкта
Туган телне суза, әллә-ли.
Кергә батты, төссезләнде тормыш,
Читлегеннән очты кошлары.
Мөкатдәс саз тынды уйнавыннан,
Заман өзде аның кылларын...
Ә пар атлар күптән чабып узды,
Һәм һава да бетте үпкәдә.
Кисекбаштай тәгәри безнең тормыш,
Кичә шулай, бүген, иртәгә.
Сине сагынып, бәлкем, яңгыр явар
Аяз күкне чәлпәрәмә ватып,
Һәм яңгырлар карга әверелгәч
Син кайтырсың кебек... тик кайтып
Салкын карлар барыбер кайнар булмас,
Боз сөңгесе купмас йөрәктән.
Җәйләр буе сайраган кошларны
Сары яфрак куа тирәктән...
Әйдә, китсен, җанда калган җылы,
Һәм шартласын хисләр диңгезе.
Ул диңгездә энҗе бөртегенең
Булганлыгын беләм тик үзем.
Минем күзем хәзер чит тәрәздән
Чит бер күккә зәңгәрлеген түгә.
Тәннән чыгып киткән җанның
Кайтканы юк... кайтмый икән нигә?..
Салкын урамнарның юлларында
Җил исергән дусты төн белән,
Таңнар атыр тиздән,
Таңнар атыр,
Кояш чыгар күккә, мин беләм...
Тик әлегә күктә куе болыт,
Ә артында аның салкын ай.
Сары ай да агарынып калган,
Кайгыларга баткан, мескенкәй.
Әй, ай дустым, әйдә, ярыл әле,
Тын дәрьяга сикер, йә Һиндка.
Су астында калсын гөнаһлы җир,
Су астында калсын, тынлыкта...
Ә әлегә күктә куе болыт,
Сине сагынып шашкын яңгыр ява.
Туңган юлны чәлпәрәмә ватып
Җанның соңы булып тамчы тама.
***
Буранлы кыш урталары иде,
Ишек шакый берәү ашыгып:
Нәни кызчык туды, ишетәсеңме,
Син бит аны көттең зарыгып.
Җил җыр көйли аңа...
Ә ул анда толымнарын җилгә таратып
Олы юлдан олы юлга бара,
Шатлык-кайгыларын яңартып.
Җил җыр көйли аңа...
Ә ул инде күптән сабый түгел,
Җиткән кыз.
Ак күлмәген киеп узып бара,
Ак күлмәген кигән, Тышта көз.
Көзләрдән соң җиргә ак кар ява,
Сафлык ява, пакьлек коела,
Менә шулай әкрен генә җирдә
Тормыш елгалары уела.
Җил җыр көйли аңа,
Һәм чәчләрен шаян малай кебек тарткалый.
Төнге күктән күзен кысып кына,
Ялт-йолт итеп сары ай карый...
Буранлы ай урталары иде,
Ишек шакый берәү ашыгып.
Чәчәк бәйләмнәре көтеп тора,
Ишек ачылганны, зарыгып.
Сугыш бара
Яралы күңелләр, Яралы язмышлар...
Баш хирург, кайда син?
Йөрәккә туктаусыз аталар,
Саф җаннар авалар тузанга.
Ә заман томанда
Ал канын югалта.
Сугыш бара,
Үзе белән сугышырга
Сугыш бара.
Соңгы яугир булып,
Соңгы сулышында.
Калтырана туплар,
Һәм машина асларында
Изге - яман уйлар,
Канга батырылып кыйналганнар.
Бу кылганнар изге гамәл түгел,
Кылынганнар безнең теләк түгел,
Без эт кебек буйсынучан гына.
Патша курчак уйный хыялында...
Яңгыр ява.
Томандагы ак мамыкны юа
Замананың ал каныннан.
Безнең нәсел нинди ханнан килә,
Без нинди тамырдан?
Сугыш бара.
Үзе белән сугышырга сугыш бара,
Соңгы яугир булып,
Соңгы сулышында.
Ә урамда коеп яңгыр ява,
Үткәннәрне шыпырт кына
Юып бара.