КИҢЛЕК ДӘРТЕ
МИЛЛИ МӘДӘНИЯТ МУЗЕЕ ОЕШУГА 20 ЕЛ
«Офыкларын киңәйтү дәрте кайнап тормаган тормышның мәгънәсе юк. Тирәлекнең
бөтен тулылыгын тою, чиксезлеге, киңлеге белән ләззәтләнә алу мөмкинлеге генә кешене
чын мәгънәсендә шәхес итә. Бербөтен горизонт йомшак кына безнең белән бер уңайга
тирбәлә башлый... Сулышлар кушыла. Дөнья киңәя...».
Танылган испан сәнгать белгече Луис-Ортега-и-Гассет тарафыннан әйтелгән әлеге
сүзләр безнең күңелләребезне 90нчы еллар башында, милли тарлыктан һәм
басынкылыктан рухи иреккә омтылган чорларда, һәм моның чагылышы буларак, бөтен
тарихи һәм мәдәни мирасыбызны бер җиргә туплый алырлык татар милләте музеен
булдыру эшенә керешкәндә биләп алды. «Бөтенлек һәм тулылык» дигәндә
вакыйгаларның бер-бер артлы агышы яисә кыйммәтле мирас кыйпыкларының санаулы
җыелмасы түгел, ә бәлки сакланган һәм бүген кайтарып алырлык иң гүзәл кыйммәтләр
тулы, дөньякүләм музейлар рәтендә торырлык, Лувр, Эрмитаж, Акропольләрне
хәтерләткән милли хәзинә образы күзалланды. Без аны үзара «милли әһрам» дип атадык.
Әһрам сүзе гарәп теленнән «изге урын», зиннәтле мохит, рухи мәгънәсе буенча музейга
якын «иң кадерле урын» төшенчәсе буларак тәрҗемә ителә.
Безнең алдыбызга элеккеге Ленин мемориалын катлаулы һәм мавыктыргыч үзгәртү
процессында, аның җайга салынган заллары структурасын, ансамбльлеген саклаган
хәлдә, җимерми, ватмый, «идеологик монстр»дан нәзакәтле мәдәният әһрамын тудыру
мәсьәләсе килеп басты. ТР Министрлар кабинетының 1992 ел 16 сентябрь карары шушы
бурычны хәл итүгә юнәлтелгән иде. Фәнни-теоретик якны галимнәр — тарихчылар,
этнологлар, археологлар, сәнгать белгечләре тарафыннан эшләнгән концепцияләр тәэмин
итәргә тиеш иде. Гомум максат — музей ысуллары белән татар цивилизациясенең
моделен тудыру. Дөнья фәне практикасында «цивилизация» сүзе иң әүвәл нигезендә тел,
югары үсешкә ирешкән мәдәният, билгеле бер дин формасы, дәүләтчелек тибы,
технологик үсеш һәм байлык туплау кимәле яткан алдынгы һәм язма шәһәр мәдәниятенә
карата кулланыла. Менә бу шактый четерекле фәнни-тикшеренү мәсьәләсен, гуманитар
мәсьәләне безгә тарихи-мәдәни, сәнгати музейга хас күпкырлы, күп профильле жанр аша
хәл итәргә кирәк иде.
Музейның үсеше Милли мәдәният үзәге кысаларында барды һәм баштарак шәһәрнең
төрле музейларыннан килгән белгечләр арасында мөстәкыйль музей тарафдарлары күп
иде. Тора-бара музейның киңрәк мәдәният орбитасында булуының өстенлекләрен аңлау
килде. Гасырлар дәвамында өзек-төтек барган җыю нәтиҗәсендә түгел, ә бәлки билгеле
бер карашлар системасын туплаган самими, туып килүче милли музей өчен бу урын
уңышлы сакланып калу чарасы иде. «Казан» милли мәдәният үзәгенең эш төрләре
динамикасы музейны да гел хәрәкәттә тотты — аның төзелә башлаган экспозицияләре
беркайчан буш тормады. Музей залларының әле берсендә, әле икенчесендә колачлы
күргәзмәләр оештырылды: «Сәнгать җәүһәрлә- ре»(1992), «Буыннар хәтере»(1994),
«Болгар ватаныбыз тарих дулкынында» (1996), «Татар дөньясы» (1997), «Ислам сәнгате»
(1998), алар музей эшенә, аның җыелмасы чарлануга зур этәргеч бирделәр. Болар
арасында тюрколог һәм сугыш кораллары белгече М. Горелик эшләреннән оештырылган
«Евразия яугирләре» күргәзмәсе зур роль уйнады. Күргәзмә моңарчы озак еллар өстенлек
иткән, татарлар фәкать китаплы, сәүдә итүче, барлык газапларга да түзем халык буларак
кына танылганнар
166
дигән карашны җимереп, тамашачыны XII —XV гасырлар татар яугирләре белән
таныштырды. Мәдәният үзәгенең Күргәзмәләр залында исә бертуктаусыз хәзерге татар
нәкыше осталары И. Зарипов, Ә. Фәтхетдинов, М. Шәйдуллин, И. Рафиков, Ф. Халиков
һәм башкаларның иҗади күргәзмәләре барды. XX гасыр сәнгатен барларга, аның
киләчәген араларга юл ачылды. Әнә шулай Милли мәдәният үзәге кысаларында, гадәттән
тыш энергетика һәм мәнфәгатьләр кисешкән урында, шаулап узган иҗтимагый-сәяси һәм
халыкара акцияләр, презентацияләр, күргәзмәләр, фольклор бәйрәмнәре һәм
фестивальләре пәрдәсе астында, киләчәк Әһрамны формалаштыру буенча күзгә күренми
торган четерекле эш барды. Музейның төп үзенчәлеге — илебезнең төрле төбәкләрендә
һәм дөньяның барлык континентларында яшәүче татар халкының дәүләтчелеге һәм
мәдәнияте тарихы музее булачагы ассызыкланды.
Шуны да онытмаска кирәк: ул вакытта дөнья җәмәгатьчелеге өчен музейлар бер-ике
гасыр эчендә җыелган тарихи әйберләр яки үткән буыннарның кыйммәтле хәзинәсен
саклау урыны яисә буйсындырылган халыкларның трофейлары җыелмасы булудан
күптән туктаган иде. Бүгенге заман музее — иксез-чиксез мәгълүмат туплау урыны,
«идеяләрнең югары органик агымын» (Платон һәм Гегель) тәэмин итүче гадәтләр, иде-
аллар диңгезе ул. Алар артында халыкның рухы, гүзәллек хакындагы төшенчәләре,
«дөнья кору», «яши белү» сәләте һәм, гомумән, буыннан-буынга тапшырыла торган
мөкатдәс традицияләр ята. Бу чорда цивилизацияләрне көлдән күтәрүгә юнәл- телгән
музей-реконструкцияләр барлыкка килеп (Гомер Троясы, Төркия; Аттила Империясе,
Венгрия; Борынгы Вавилон, Гыйрак), экспозицияләрне төзүдә «тоташ бербөтенлек- кә»,
бердәм образлылыкка омтылу алга чыкты. Бу фактлар «Татар халкы һәм аның мәдәнияте»
экспозициясен төзегәндә дә яңа мөмкинлекләр, иҗади борылышлар, ниндидер киңлек,
ирек атмосферасы барлыкка килүгә сәбәп булды.
Әйтик, Россия һәм Татарстан музейларының күпчелегендә төбәкчел принцип
кулланыла. Милли тарих һәм сәнгать истәлекләре теге яки бу төбәкнең шактый киң
тасвирламасына иллюстратив материал буларак кына бирелә. Бу төбәктә яшәүче
борынгы, мәдәниятле этносның бөек хәзинәсе, тарихи мирасы инкарь ителә. «Тоталитар
заман музейларына капма-каршы буларак, бүгенге суверен дәүләтләрдә этносларның
рухи-матди үсешенең барлык чорларын һәм феноменнарын, халыкның иҗат даһилыгы
чагылышларын, аның мәдәниятенең искиткеч күп төрлелеген игътибар үзәгендә тотучы
киң мәгънәдә «мәдәният антропологиясе» музейлары барлыкка килергә тиеш»,— дип
язды сәясәтче галимнәр (Р.Әмирханов.«Татар иҗтимагый фикере үсеш»). Шуңа күрә
безнең «музеум» да, ягъни «музалар әһрамы» да, антик заманнардагы кебек, бер үк түбә
астында Татарстанда һәм диаспорада яшәүче татарлар мәдәниятенең барлык төрләре —
музыка һәм театр, тарих һәм әдәбият, корымчылык һәм сынчылык, нәкыш, сәнгать
үрнәкләре тупланган «күңел йортына» әйләнергә тиеш.
Шул ук вакытта музей төзелешенә яңача караш халык турындагы барлык мәгълү-
матны тәкъдим итү, аның кабатланмас казанышларын күрсәтү белән беррәттән, татар
мәдәниятенең кыйммәтләрен түбәнәйтеп күрсәтүче иске һәм атеистик концепцияләрдән
арыну, әлеге мәдәниятнең барлыкка килүен һәм аның төзелешен хасил итүче борынгы
төрки нигезен торгызудан, мөселмани, шәркый тамырларын ачыклаудан гыйбарәт.
Шулай итеп, татар халкының дәүләтчелеге һәм мәдәнияте формалашуның төп
РОЗАЛИНА ШАҺИЕВА
167
чорлары түбәндәге бүлекләрдә чагылыш тапты: «Татар этносының борынгы һәм урта
гасырлар мәдәнияте», «Бердәм татар этносы формалашу һәм милли мәдәният оешу » (XVI
гасыр-XVIII гасыр ахыры), «ХХ гасырда татар халкы һәм аның культурасы».
Концепциягә милли мәдәниятнең бербөтенлеге һәм күптөрлелеге, аның күп тамырлы
башлангычы һәм экстерриториаль асылы, төрки-мөселман цивилизациясенең
аерылгысыз өлеше булуы (Х — XVI гасырлар) һәм яңа дәвердә гомумкешелек рухи
мирасына, дөнья мәдәнияте контекстына юнәлтелүе идеясе керде («Тат-арт»
күргәзмәләре).
Вакыт һәм тарих образын торгызу мәсьәләсе вакыйганы катламнар яссылыгында
күзаллау, тирән тарихи фикерләү нәтиҗәсендә гасырларның үзгәрүчән чагы-
лышлы төпкеленә үтеп керү, чын яд- кәрләрне, борынгы риваятьләрне дивар бизәмнәре,
рельефлар, витражлар аша күрсәтү, тавышлар һәм төсләр полифониясе махсус электрон
технологияләргә таянып хәл ителәчәк.
Заман һәм яңа фикерләр йогынтысында гасырларның рухи яңгырашын, гүзәллеген
бирергә тырышып, без сәясиләштерелгән дәүләтчелек һәм халыкның этник-сәяси тарихы
музее идеясеннән акрынлап милли хәзинә һәм Казанның меңьеллыгы музее идеясе ягына
күчә башладык.
Эш башланды! Ләкин?!. Халкыбызның драматик тарихы нәтиҗәсендә күпсанлы
мирасыбыз: язма чыганаклар һәм мәдәният ядкәрләре җуелган. Алар Балтыйк буеннан
Кытайгача сузылган күченү юлларында халыкның үзе белән бергә таркалган, ят
коллекцияләргә, башка музейларга килеп кергән. Заманында төбәкләр һәм республикалар
хакимиятләре, музей оешмалары тарафыннан күтәрелгән реституция
— рухи-матди җәүһәрләрне ватаннарына кайтару мәсьәләсе Россия хөкүмәтендә яклау
тапмады һәм «Музейларның презумпциясе» (коллекцияләрнең бүленмәве һәм
кагылгысызлыгы) законы белән хәл ителде.
Нәтиҗәдә, үзгәртеп корылучы музейның тупланмаларын булдыру мәсьәләсе көн
кадагына куелды. Ул җыю-туплау эшчәнлегенең көчәюенә, теле-радио һәм музей
марафоннары уздыру, бабаларыбыз яшәгән борынгы җирләргә, Идел Болгарстаны һәм
Алтын Урда шәһәрлекләренә, Россиядә татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә
бертуктаусыз экспедицияләр оештыру, «татар әйберләрен» эзләп, Россиянең иң эре
музейларында һәм архивларында тикшеренү эшләрен җәелдерү кебек чараларга этәрде.
Күп кенә кадерле җәүһәрләр Эрмитаж, Рус музее, Кремльнең Кораллар палатасы
фондларында сакланган булып чыкты. Бу очракта нишләргә? Җәүһәрләрнең
фоторәсемнәре белән чикләнергәме, әллә яңадан торгызып, «коеп» куяргамы? Мәсәлән,
Мономах бүреген һәм «Казан таҗы»н?! Күп кенә низаглар, аңлашмаучылыкларга тап
булсак та, төп нөсхәләрне (оригиналларны) туплау үзәк мәсьәлә булып кала барганда,
андый зур символларның реконструкцияләрен — шәп сыйфатлы кабатланмаларын эшләү
юлы хупланды. Эрмитаж, Кораллар палатасы, Дәүләт тарих музее кебек атаклы музейлар
белән уртак эшчәнлек алып бару, фәнни-тикшеренү мәнфәгатьләре, фәнни фаразлар
— болар барысы да татар халкының «Казан таҗы», «Тәхет» кебек раритетларын
168
КИҢЛЕК ДӘРТЕ
өйрәнү һәм аларнын нөсхәләрен эшләү, Казаннын тарихи топографиясен, карталарын
ясау өчен нигез булды.
Музей үсешендәге икенче юнәлеш —тарихи ядкәрләрне туплау юнәлеше үз
нәтиҗәләрен бирде. Кыска гына вакыт эчендә музейда татар тарихын, халыкнын тарихи
үсеш юлындагы сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышларын чагылдырган шактый
уникаль экспонатлар җыелды. Менә аларнын кайберләре: Кама аръягынын
көнчыгышында, Агыйдел елгасы буенда табылган VIII—IX гасырлар сонгы сасани- лар
чоры көмеше хәзинәсе («Чулман хәзинәсе»), дөньякүләм әһәмияткә ия «Каратун
хәзинәсе» (Туктамыш хан чорында Алтын Урданын сигез шәһәрендә сугылган акчалар).
Г.В.Токминнын металлдан, сөяктән һ.б. эшләнгән, менләп данә исәпләнгән
коллекциясеннән сугыш кирәк-яраклары, кораллар, Идел Болгарстаны көнкүреше
предметлары, шул исәптән XVI гасыр көбәсе һәм XVII гасырга караган ике шишәк, шулай
ук XIX —XX гасырлар татар этнографиясе һәм гамәли сәнгате материаллары, кулъязма
һәм басма китаплар. Төркиләрнен килеп чыгышын мифлаштырган мәгълүм
«Маклашеевка җайдак бикәче», сорау билгесе рәвешендәге болгар алтын алкалары, кеше
рәвешендәге борынгы гаҗәп гүзәл металл миниатюр сын, чит ил авторларынын XVIII —
XIX гасырлар басма гравюралар коллекциясе, шулай ук ХХ гасыр башына караган
кабатланмас Казан графикасы (Ф. Таһиров, К. Чеботарев һ. б.). Сонрак музей
тупланмаларына академик А.Каралиннын гаять сирәк очраучы «Сөембикә ханбикә улы
Үтәмешгәрәй белән» парсунасы (персона сүзеннән) кергән коллекциясе, Ю.Котляровнын
Шаляпинга багышланган җыелмасы, Б.Урманченын шәхси музее өчен әсәрләре
коллекциясе өстәлде. Татарстан һәм татар диаспорасынын хәзерге заман сынлы сәнгате
осталарынын коллекциясе формалашты.
«Борынгы Казан» күргәзмәсе (Россиянен һәм Татарстаннын 14 музее катнашты)
катлаулы гомуммузей панорамасына тематик зур әсәрләр, бөтен стенаны алып тора
торган дивар бизәмнәре кертелә алуын раслады. Шулар арасында Ф. Халиковнын тарихи
темага язылган катлаулы сюжетлы, күп сынлы, XVI гасыр Казанынын кайнап торган
тормышы сурәтләнгән романтик-монументаль «Нурлы Казан» панносын әйтеп китәргә
кирәк. Тарихи-революцион темага багышланган Ленин мемориалы панноларын нәфис
итеп эшләнгән, кабарынкы, заманча стиль белән иҗат ителгән, тарихи һәм бүгенге көнгә
багышланган зур дивар бизәмнәре, сыннар белән алмаштыру мөмкинлеге туды. Күп тә
үтми зал диварларында «Төрки дөнья. Ефәк юлы» (Р.Минлебаев, В.Шәйхетдинов),
«Алтын Урданын күтәрелеше һәм таркалуы» (Р.Кадыйров, И.Гаянов), «Идегәйнен
зирәклеге» (С.Гыйләҗетдинов) һ.б. урын алды. Шулай итеп, элеккеге мемориалнын зур
нәкыш әсәрләренә тиндәш картиналар барлыкка килде; сыннар («Чынгыз хан», «Ант»,
«Батыр» — К. Җәмит) калкып чыкты; витриналар, заллардагы кечкенә аудиторияләр,
хәтта китап киштәләре — барысы да яна шартларга яраклаштырылды. Бушаган
экспозиция мәйданчыкларында «Казан идарәчеләре залы», «Казан китапханәсе», «Татар
мәгърифәтче галименен эш бүлмәсе», «Татар театры», «Милли уен кораллары», «Көмеш
гасыр көзгесендә», «Казаннын җанлы күренеше» һ. б. мизансценалар хасил булды.
Бүгенге дөньякүләм атказанган зәркән осталарыбыз эшләгән гүзәл «Казан таҗы» (Ш.
Хәялиев, Ш. Латыйпов), «Казаннын алтын тәхете» (Ш. Хәялиев, И. Васильева) бу
экспозиция күренешләренен үзәген тәшкил итә. Алар ерактан ук татарнын осталыгын,
металл белән эш итә белүен, гүзәл орнаментлар дөньясын тулысынча күзалларга
мөмкинлек бирәләр. (Сонгылары «Борынгы Россия Музеумынын тарихи тасвирламалары
»(1807), «Кораллар палатасынын тарихи тасвирламасы» (1835) мәгълүматлары нигезендә
эшләнде). Әлеге басмаларда Таҗ һәм Тәхетнен татар ханнарыныкы булуына какшамас
дәлилләр бар; аларнын типологик тышкы күренеше һәм эшләү ысуллары да мона ишарә
итә.
Хәзер музейда 50 мен экспонат! Бу бик зур байлык! Бары 20 ел эчендә шундый зур
сәнгать тупланмасы булдыру — сирәк очрый торган факт! Монын артында
хезмәткәрләрнен ташып торган энергиясе һәм... татар тарихи мирасынын, сәнгате,
мәдәниятенен бетмәс-төкәнмәслеге, байлыгы, күләмлелеге. Шулай итеп, күпкырлы музей
эшенен фәнни-фактологик, сәнгати-бәянлау, иҗади башлангычлар, аерым раритетларны
торгызу белән бер комплекска үрелүе нәтиҗәсендә, 90нчы еллар ахырында, татар
169
тарихында беренче буларак, Милли мәдәният музее үсеп чыкты. Әлеге яна музей
коллекциясе белән Татарстанда, Россиядә (Мәскәү, Екатеринбург, С.Петербург һ.б.)
Венгриядә, Төркиядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Финляндиядә, Франциядә (ЮНЕСКОнын
штаб-квартирасы, Париж, 2001) һәм башка ил-өлкәләрдә таныштылар. Казаннын мен
еллыгы алдыннан — яна терәк элементлар, корымчылык детальләре, шәһәр күренешләре
белән баеган экспозиция, ниһаять, «галәмгә», шәһәр кинлегенә чыкты. Бу чорда «Борынгы
Казан сабантуе» (С.Гыйләжетдинов, Р.Кадыйров)картинасы, Казан әдипләре сыннары,
башкаланын төрле чорларын яктырткан нәкыш әсәрләре, «Казан һәм казанлылар» дигән
зур фотокомпозиция (Г. һәм Е.Логвиновлар) иҗат ителде. Әлеге монументаль-сәнгать
әсәрләре дә, билгеле бер шартлылыкны эчләренә алган хәлдә, тарихи фактлар нигезендә
иҗат ителгәннәр. Аларнын асылында Казаннын геосәяси (географик урыны һәм сәяси
дәрәҗәсе) урыны, анын мәдәниятенен Алтын Урда һәм Казан ханлыгы кысаларында
формалашуы белән бәйле конкрет материаллар ята. Гугген-хейм галереясен хәтерләткән
бормалы экспозициянен икенче катында — бүтән материаллар белән берлектә, кул һөнәре
сәнгате, алтын-көмеш, күн әйберләр, алтынлап чигү!... 3нче катта — 90нчы елларда иҗади
үзгәлеге белән дөньяны кузгаткан «татар авангарды»! Аларны иҗат итүдә Казан
рәссамнары белән берлектә Уфа, Мәскәү, Казакъстан һ.б. төбәкләрдә яшәгән татар
рәссамнары катнашты (Г.Тукай премиясе лауреаты К.Муллашев, Чынгызхан төркеме
һ.б.). Хәзерге вакытта «алиһәләр»пантеонын шагыйрь Мөхәммәдьяр «Нуры содур»
поэмасында тасвирлаган Казаннын легендар алтын капкасы — «Дәрвазә» ача.
Тарихның тукыз йөз кырык сәксендә Мөбарәк мөхәррәм айның уникесендә;
Болгар шәнре Казан дәруазәсендә, Кеше күбдер хирә дәруазәсендә.
Капканын өстендә илаһи язу: «Аллаһы Тәгалә бербөтен килешү йортына чакыра һәм
теләгән кешесен дөрес юлдан алып бара...»
Ярославльдәге Иоанн Предтеча храмынын «Казан могҗиза тудыручыларынын патша
капкасы» (ХУНгасыр) - Казаннан бүләк сыйфатында җибәрелгән, дигән легенданы искә
алып, Гарәп Шәрыгындагы мөселман капкаларына һәм михрабларына охшатып, без капка
образын гомумиләштердек һәм шәһәргә керү урыны итеп торгыздык. Капканын ике
ягында — шәһәрнен иминлеген һәм хәзинәсен саклаучы ике яугир.
Музей - ул үткәннәрне торгызу, тарихи процессны күрсәтү, шәхесләрне сурәтләү
урыны гына түгел. Ин әүвәл халыкнын тарихи мирасын, яшәү көчен, киләчәккә омтылучы
«югары рухият»не тапшыру урыны ул. 1000 еллык Казан тирәсендә тармакланган Милли
мәдәният музее — халык һәм шәһәр мәдәнияте традицияләренен буыннан-буынга күчүе
һәм тотрыклылыгы, татар цивилизациясенен дәвамлылыгы чагылышы. ЮНЕСКОнын
музейлар бүлеге әгъзасы Ив Джонс Казанга сәяхәт кылган чакта безнен музейны
Көнчыгыш Европанын ин матур музейларынын берсе дип атады.