Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

Кеше күңеле - кара урман...
Кырлар өстеннән пар күтәрелә, җир исе аңкый. Ишегалдында казлар кыйгылдаша, сарыклар бәэлди, сыерларның тук мөгрәве ишетелә. Авыл кышкы караңгылыктан исән-имин арынып, ямьле, тузганаклы майларга кереп бара.
Тузганак чәчкәседәй сап-сары эшләпәсен киеп, Сабираттинең ике генә тәрәзәле караңгы өеннән, иске гармун күрекләрен каера-каера, Пәттери чыга.
Аның өстендә — солдат шинеле, билендә — киң каеш. Аягында — солдат итекләре.
Менә берзаман күрекләр шыгырдап тартыла, авыл өстендә гармун тавышы иңрәп куя. Юк, юк, гүя ул күк гөмбәзендә яңгырап ала. Бөтен халык урам ягына карый, аннан Пәттери янына җыела...
Ул эре-эре атлап, гармунын тарта-тарта күрше авылларга төшеп китә. Анда да Пәттерине яз саен көтеп торалар. Чөнки ул бөтен тирә-якка яз алып килә. Шатлык алып килә.
Кешеләрнең, йомырка йә клиндер салынган кесәләре бүлтәеп кабарганын күреп ул елмая, үзе берни дә сорамый. Ни бирсәләр, шуны гына ала. Барысын да эшләпәсенә сала. Чөнки белә: авыл кешесе кем булуына карамастан, һәркемне хөрмәт итә...
Пәттери гармунда уйный-уйный да тукталып бер сүз әйтә:
— Карале, миңа күз кыса, — ди. Кайчакта аның бу сүзе яшь кызларга төбәлә. Тегеләр оялышып читкә борылалар.
Аннан тагын гармунын тарта башлый ул. Әлбәттә, моң да, көй дә чыкмый, ларт-лорт килеп газапланган аһәң генә иңри-иңри бөтен җиһанга тарала.
Бераз уйнагач, Пәттери янә туктап кала һәм ак яулыгын җәеп бәйләгән, бәрхет камзуллы карчыкка — авылның остабикәсенә карап тора. Бармагы белән төртеп күрсәтеп:
— Кара, күз кыса, — дип ыржая.
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА - язучы; «Догалы корт», «Еллар кәрваны», «Толымлы ай» исемле китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
— Әстәгъфирулла тәүбә, гармунын ишеткәч үк чыкмам дигән идем, — ди тегесе еламсырап, чыелдык тавыш белән.
Гармун инрәвен шаян көлешүләр басып китә. Кешеләрнең кәефе үзгәрә, күнелләре күтәрелә.
Ул шулай авылга рух өсти.
Минем әбием белән әни урамда Пәттери күренүгә, еш кына бәхәсләшеп алалар.
Фирүзә
Җамалетдин о ва
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
6
— Җир өстеннән дивана булып үткән кешеләрнең бу дөнья өчен яхшылыклары юк, теге дөнья өчен гамәлләре юк, — ди әбием.— Алар ике галәм арасында асылынып торырлар ди...
— Менә бит, бөтен авылнын күнелен күтәрде, бу изге гамәл түгелмени? — ди әни.
— Түгел шул... Монысы гына гамәлгә кермидер шул әле...
— Җүләрләр дә җәннәтле булмагач, кемгә эләксен инде ул җәннәт?! Кеше хакына үрелмиләр, беркемгә бер зыян салмыйлар...
Әби, үз уйларына бирелеп бераз сүзсез утырганнан сон, әйтеп куя:
— Бакыйлыкка күченгәнче өч-дүрт көн генә акылын җуйганнар җәннәтле булыр, ди китап...
— Син, әни, бигрәк инде, һаман китап та китап дисен... Яратып уйлыйсын да инде бөтенесен... Никтер, яз җитте исә, Пәттеринен гармун тавышын ишетәсебез килеп китә бит, менәтерәк... Үзеннен дә бер дә өйдә калганын юк әле...
— Юк шул, — дип куя әби йомшак кына.
Әби Пәттеригә эре бакыр биш тиенлек акчалар алып чыга. Ул аларны бигрәк тә ярата. Бөтен кешегә күрсәтеп, мактанып йөри.
— Әйдә җырлап та җибәр, Пәттери, — диләр ир-егетләр кайчакта.
— Пәттери җырламый, — дип куя ул еш кына битараф кыяфәттә.
Язлар җиткәнгә Пәттеридән дә күбрәк сөенгән кеше күрше-тирә авылларда да юктыр, мөгаен. Үзен сөенер өчен башкаларны да сөендерергә кирәк шул. Шатлык бит ул — сине хуплаучылар бар дигән сүз. Ул бит терәген булу билгесе. Диваналар өчен дә әлеге төшенчә бер дә үзгәрми икән...
***
Безнен авыл егетләренен бер кабахәтлеге бар: алар үзләре белән сөйләшмәгән, башбирмәс, горур кызларны эре сөякле, дәү Пәттеридән озаттыралар. Нәм бөтен «бригада»лары белән артларыннан тынлап, көлеп кайталар.
Бертапкыр клуб ишегалдында Камил абый Пәттери янына килеп басты да тәмәкесен кабызып җибәрде.
— Син алдалагансын. Янагыма сукты менә...— диде Пәттери бармагы белән төртә-төртә..
— Авырттымы?
— Авыртты шул.
— Кочакладынмы сон?
— Кочаклатмады... Сукты...
Пәттери елап җибәрде.
— Елама, бүген сукмас ул, — дип юатты аны Камил абый. — Үзебез карап кайтырбыз... Кочакла да үп син аны...
Мин әлбәттә кем турында сүз барганны шунда ук чамаладым.
Безне ул көнне дәресләрдән азат итеп, классыбыз белән колхоз кырына бәрәнге чүпләргә җибәрделәр. Класс җитәкчебез Гүзәлия апа да безнен белән иде. Ул авылыбызга шушы көздә генә килде. Нәм күршебезгә — Хәмидә әбигә аны фатирга урнаштырдылар.
Укытучы апанын кап-кара калын, озын толымнарын тибрәлдереп өй каршыннан үтеп китүләрен егетләр генә түгел, без дә әбием белән сокланып карап калабыз.
— Бирсә-бирер икән Ходай гүзәллекне, — дип куя әбием аны күргәндә.
— Тфү, тфү, күзләр генә тимәсен бу балага...
Тип-тигез асфальт юлдан килгәндәй, вак-вак адымнар белән, башын югары тотып, керт-керт кенә басып атлый ул. Хәтта бәрәнге басуында да үзгәрми икән атлап йөрешләре!
Чибәр һәм яшь укытучыны балалар да ярата. Анын һәр сүзен тынлыйлар. Без дә, яныбызда Гүзәлия апа булганы өчен, бер-ике сәгать эчендә бер машина бәрәнгене
ХИКӘЯЛӘР
7
чүпләп, машинага төяп тә җибәрдек. Инде үзебезгә үзебез ял оештырып, табышмаклар әйтешеп, җавапларын чишеп, көлешә- көлешә басып торабыз.
Берзаман басу читеннән мотоцикл тавышы ишетелде. Һәммәбез күтәрелеп тавыш килгән якка карадык. Тыкырдык тавыш якынайды- якынайды да, Камил абый булып алдыбызга ук килеп басты; мотоциклын бер яккарак авыштыра төшеп, ун аягын җиргә терәде һәм вәкарь белән генә Гүзәлия апага эндәште:
— Утыр әйдә!
Гүзәлия апа аптырап калды.
— Утырмыйм, — диде ул гаҗәпләнү катыш елмаеп.
— Утыр, дим!
Камил абый боерулы тавыш белән әйтте.
— Мин балаларны калдыра алмыйм, — диде Гүзәлия апа.
Камил абый канәгатьсезлеген йөзенә чыгарып, мотоциклын пырылдатып китеп барды.
.. .Ә кичен клубтан кайтканда Гүзәлия апаны Пәттери озатты. Дөресрәге ул көнне Казаннан театр килгән иде. Укытучы апанын да карыйсы килгәндер инде, мөгаен. Ул болай клубка йөрергә бер дә яратмый. Бәлки әле анын безнен клубны да беренче генә күрүе булгандыр. Шунадырмы, үзенә иптәшкә мине дә ияртте.
Кайтырга чыккач, безне балтырлы галушларын изә-изә, аюдай лап-лоп атлап, Пәттери куып җитте. Гүзәлия апанын каршысына чыгып, беравык текәлеп торды да, ул бер генә җөмлә әйтте:
— Ай-яй матур кыз син! — диде.
Гүзәлия апа дәшмәде. Ул җилкә башларын сикертеп куйды. Шул мәлдә айлы төнгә толым очларыннанмы икән, хуш ис таралды. (Нинди генә чәчкәләрдән җыйганнардыр инде мондый ислемайны!) Анын бераз гына курыкканлыгы сизелеп тора иде. Шулай алар шактый озак сүзсез кайттылар.
— Ай-яй матур кыз син. Исемен ничек сон синен? - дип сорады Пәттери.
— Гүзәлия.
— Ник килден сон син безнен авылга?
— Укытырга җибәрделәр мине, — дип җаваплады Гүзәлия апа тавышын калтыратып. Үзе аюдай дәү, үзе аюдай йомшак карт егеткә ул шомланып карап алды.
— Ә-ә укытырга! Кемне укытасын сон син? — дип сузды Пәттери фуфайка җиненә борынын сөртә-сөртә.
Ул төн ап-аяз иде. Күктә ап-ак болытларга чалкан ятып көмеш ай йөзә. Йомшак кына чәчләребездән сыйпап айлы җил исә. Һәммә нәрсә аермачык якты булып күренә. Юлыбызга шыбыр-шыбыр яфрак коела иде. Пәттери балтырлы галушларын яфрак дингезендә коендыра-коендыра һаман сорау бирде:
— Мәптектә укытасынмы сон син?
— Әйе, мәктәптә, — диде кыяр-кыймас кына Гүзәлия апа.
Без инде өйгә якынлашып барабыз. Арттан бер төркем егетләр килгәне, аларнын шук шаулашканы, дәртле аяк тавышлары ишетелә.
— Ай-яй матур кыз син, — дип кабатлый Пәттери.
Ул көнне гаҗәп хәл булды. Пәттери Гүзәлия апаны кочакларга җөрьәт итмәде. Укытучы апа ашыкмый гына капкаларына табан атлап китте дә карангылыкка кереп эреде.
— Ай-яй матур кыз, — дип Пәттери алар капкасы төбендә сабыр гына басып калды. Мин өебезгә йөгердем.
Ә көннәрдән бер көнне безнен урамда бер яналык булды: Гөлсинур апаларга Ерак Себер тарафларыннан энесенен улы кайтып төште.
Шәмдәй төз гәүдәле, зәп-зәнгәр күзле бу егет хәрби киемнән иде. Озын шинеле дә, башына кигән фуражкасы да төс-буена шулкадәрле килешә ки, анын янәшәсенә безнен авылнын бер генә егетен дә якын да бастырырлык түгел иде. Хәрбиләр генә кия торган, ялт-йолт иткән, аякларына сыланып торган күн итекләренә карасан, мөгаен үзенне дә күреп буладыр әле...
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
8
Егет күренүгә авыл өстенә сүз китте: өйләнергә кайткан икән, диделәр. Бик еракларга, чит илләргә җибәрәселәр икән аны. Тик ялгызына гына андый ерак якларга бару рөхсәт ителми икән. Гөлсинур апача әйтсәк, «бик перспективалы егет» ди бу хәрби кеше.
Әлбәттә мона туры килерлек кандидатура безнен авылда берәү генә, ул — Гүзәлия апа иде. Якты күнеле анын күзләреннән үк күренеп тора! Сөйләшүеннән үк сизелә. Чиста күнелле кешеләрне эзләп килүчеләр дә була икән, аларны кайдан да бер эзләп табалар икән шул...
Тин икәнлекләрен сизенеп микән, алар үзләре дә бер-берсен бик тиз күреп алганнар. «Күнел ят булмаса, кеше ят түгел», ди минем әби. Дөрес әйтәдер ул. Бер дә ят дип тормаган Гүзәлия апа, кияүгә чыгарга да ризалык биргән.
Аларнын ап-ак туй күлмәкләре киеп, язылышып кайтуларын да бөтен авыл хәтерлидер кебек әле. Ак болытка тин иде Гүзәлия апанын күлмәге. Җиннәре дә тавис кошы канатларыдай кабартып тегелгән, җитмәсә, муен тирәләре энҗе-мәрҗәннәр белән каелган. Түфлиләре исә кытай чынаягы кебек ап-аклар иде...
Әйе, хәтерлиләрдер, чөнки бу кадәр дә матур парны авылнын монарчы күргәне дә булмагандыр сыман.
Тик... матурлык ул бәхет түгел икән әле...
Икенче көнне, Гүзәлия киткән, дигән хәбәр бөтен авылны сискәндереп җибәрде.
Туй күлмәкләрен салып, карават башына элеп калдырган да, тан алдында Гүзәлия апа авылдан кай тарафларгадыр китеп тә барган...
Әле дә аларнын туй балдаклары Гөлсинур апаларнын сервантында, чынаяк тәлинкәсендә тора... Тузан утырган саен, ничектер тоныклана баралар сыман тоела алар мина...
Шул хәлдән сон Хәмидә әбиләргә башка укытучылар фатир төште. Яшьлекләре гүзәл, үзләре горур иделәр. Аларны да Пәттери озатты. Тик Пәттери дә элеккеге Пәттери түгел иде инде. Ул клубтан кайтканда кызлар белән һаман бертөрле сөйләште. Сөйләшүе сулышыдай җинел иде.
— Гүзәлия мина елап-елап хатлар яза, — дип башлый иде ул сүзен.
— Елаганын каян беләсен сон? - дип сорады бер тапкыр укытучы Дания апа.
— Дәфтәр битендәге карасы агы-ы-ып-агы-ы-ып төшкән, — диде Пәттери.
Дания апа да хәйләкәр. Монысын уйлый белә микән, дип бирә инде ул шундый катлаулы сорауны. Гүзәлия апа дигәндә, белмәс сина!
Алар тынып калган арада борынга кычыткан исе бәрелә. Юл буендагы куаклар уйчан гына шаулашалар. Койма буйларындагы үлән арасында чикерткәләр сайрый. Күнелле булып китә...
— Алайса, нишләп барып алмыйсын сон аны? — Монысын Дания апа ихласлык аша сорап куя.
— Сине озатырга куштылар бит әле, менә, — ди Пәттери бик борчылган кыяфәт чыгарып.
Диваналарда да мәхәббәт була икән ул. Гүзәлия апа авылдан чыгып киткән атнада ук, Пәттери, өстенә солдат шинеле табып киде. Итекләрен дә кемнәрдәндер эзләп алган бит. Фуражка юллап бирүче генә булмагандыр ахрысы. Ул төп-төз басып, Гүзәлия апа яраткан теге хәрби кешегә охшатып йөрергә дә өйрәнгән иде...
Вакытлар үтте. Инде кызлар, кайсыдыр егетнен озатуын теләмәсәләр, үзләре үк Пәттерине култыклап алалар да, «Әйдә, бүген мине озатып куй инде,» диләр. Әлбәттә ризалаша Пәттери. Ул Гүзәлия апа турында шулай өзгәләнеп, тагын кемгә, кайда сөйли алсын сон?
Инде буыннар алмашынды. Пәттери элек бездән күпкә олылар белән клубка йөрсә, хәзер инде ул безнен белән иде. Сәхнәдә һаман Пәттери биеде.
— Пәттери, сальто! — дип кычкырдылар ана армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр. Армиядә булмаса да, бу жәһәттән ул теләсә нинди сүзне анлый, шинелен тиз-тиз салып бер читкәрәк ташлый да, һавада мәтәлчек ата башлый иде.
Җырла дисәләр дә ялындырып тормады.
ХИКӘЯЛӘР
9
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап
Сине күрәсем килә,
— дип, кысаларга һич буйсындырмыйча, җыр сузды. Гармунын алып килгәндә, кычкыртып уйнап та җибәрде. Җыр һәм мон әлләни чалымланмаса да, Пәттери уйнап җырлаганда күтәренке рух өскәрәк калкып чыга иде...
Җанында мәхәббәт бар иде шул анын...
***
Язмышларыбыз читтә язылган булып чыкты, без барыбыз да авылдан аерылдык. Чит якларга китеп тормыш кордык.
Авылда хәзер кеше дә юк дисән, дөрес була микән инде? Бәлки дөрестер дә. Чөнки авылны урам саен берничә карчык, шул исәптән минем әни һәм Пәттери тотып тора. Хәер әз-мәз картлар да бар әле барын.
Пәттери булганда авылда күнелле. Ул без кайтканны күрсә, каршыга йөгереп чыга:
— Сәлам, күрше, — ди. — Кайттыгызмы? — ди.
Күрше үк булмасак та, авылда кеше калмагач, бар да күрше инде.
Ир-егетләрне күрсә ихлас сөенә:
— Кая үсәсендер, кайткан саен үсәсен, син, әй, — дип аларнын башларыннан сыйпый. Бер тапкыр мин анын шулай дия-дия түбә чәчләре коеган Гамир абыйнын башыннан сыйпаганын да күрдем...
Без бу юлы кайткач та Пәттери өйгә килеп җитте. Телевизоры ватылган икән.
— Миннән качтылар кешеләре. Сөйләшмиләр дә, мине ишетмиләр дә, - диде.
— Алып кайтып бирегез шуңа бер телевизор, — диде әни. — Үзе бөтен йомышыбызны тыңлый бит ул, бичара. Телевизор бик кирәк аңа. Теге, Хәмидә әбидә торган иде бит әле Гүзәлия исемле кыз. Шул күренмәсме дип карый инде ул аны...
Кичтән без шкафларны күчердек. Шулай аш үткәрергә урын әзерләдек. Күтәрешергә Пәттери йөгереп килеп җитте. Җен урынына эшли ул.
Әни шул тикмәгә генә:
— Ярый әле Пәттери бар, бөтен эшебезне кырып сала,— димидер.
Авылда яшьләр булса, Пәттери һаман җырлап-биеп күңел дә ачар иде әле, һаман кызлар озатыр иде.
Нишләтәсең, авылның язмышы башка яккарак юнәлеш алгач?..
Язмышны үзебез язабыз дисәләр дә, үзебез генә язмыйбыз бугай шул аны... Үз авылының бетүен кем генә теләр иде икән?
Ярый әле Пәттери бар... Авылның ялгыз карчыкларын да кыш чыгарга дип, балалары, бәрәңге, кәбестәләре, ярты хуҗалыклары белән бергә шәһәргә төяп китәләр шул... Пәттери кебек тотрыклы һәм туган җиргә тугрылыклы бер генә җан иясе дә юк икән безнең авылда...
***
Ашка ике-өч сәгатькә алданрак, иртүк килеп керде ул.
— Иртә бит әле, көтә-көтә арырсың инде Фәтхерахман, кешеләрне сәгать тугызга гына чакырган идек, — диде әни аңа.
— Миндә сәгать юк бит, — дип җавап бирде ул, беләзегенә бармагы белән төртеп.
Аның сәгатьне белмәве бөтенләй истән дә чыккан.
— Ашка соңга каласым килми минем... — дип ул, шинелен салып, алгы бүлмәгә табын артына ук кереп утырды.
Миңа аның чын исемен ишетү бераз сәеррәк тә тоелып китте. Чөнки ул биш яшьлекләр өчен дә, унбиш яшьлекләр өчен дә, туксан биш яшьлекләр өчен дә бары
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
10
тик Пәттери иде. Аның башкача беркем дә буласы килмәде кебек.
Хәер, минем яшьтәшләрдән дә бөтен кеше әби-бабайга әйләнде, итәкләренә оныклары кунаклады. Кайсының чәченә тузганак мамыгыдай чал төште, кемнеңдер авыз-күз тирәләрен җыерчыклар ергалады. Ярты авыл зиратка күченеп бетте. Нәммәсенә мәңгелек йортны Пәттери әзерләште. Кабер казу аның өчен берни дә түгел: көче ташып тора чөнки, ә калганын ул уйлый белми иде... Пәттери генә картаймады. Минем әби: «Җүләр картаймый ул,» — ди торган иде. Әбием хаклы булгандыр инде, мәрхүмә.
Хәер, Пәттери картаймавы белән дә авылның хәтерен саклый, үзе дә белмичә, бай тарихын, рухын тотып тора кебек тоела...
Ә аштан соң, без, районга барып, аңа зур телевизор алып кайттык. Моңа язга чыккандагы кебек куанды, бичара. Гармуны тузмаса, бәлки күрекләрен кубара-кубара тартып, сөенечен уртаклашырга урамга ук чыгар иде. Бәлки күрше авылларга ук төшеп китәр иде... Хәер, теге, ерак еллар ышыгында калган язларда да күрше авыллардан Гүзәлия апаны эзләп йөрмәде микән әле ул, кеше күңеле — кара урман диләр, кемнәр белеп бетерсен соң аны?!
... Пәттеринең телевизорлы булуына үзебез дә сөендек. Чөнки безнең авылда әле мәхәббәт яши... Кем белгән, бәлки яңа экраннан Гүзәлия апага охшаган гүзәл бер кыз сыны да чалымланып китәр әле...
 

Сугыш - озын гомерле
Ямаулы кара халатына сырганактай сарылган сап-сары йомычкаларны кагып-кагып төшерде ул. «Авыру килеш никләр җыям инде мин боларны азапланып, карчык кешегә кирәкме инде бу йомычкалар?» — дип уйлады. Хәер, ник җыйганын ачык белсә дә үз-үзенә шулай дип сорау бирде Нәүбәһәр.
Әнә генә ич үр! Шушыннан, осталар балта биеткән җирдән генә ап-ачык күренә шул ул. Карачы, бормаланып сузылган юл тасмадай җилферди гүя. Юк, юк, җилфердәмидер, картлык галәмәтедер инде анысы. Күзләр дә картая икән шул. Тозлы яшьләр ашыйдыр аларны да.
Карчык, керфекләрен челт-мелт йомгалап, җилфердек юлга карап торды. Шуннан китеп барды анын газизе яуга. Китте дә кайтмады... Күп гомерләр үткән инде... Күпме җәйләр кабатланган... Күпме учаклар сүнгән... Әле һаман әз генә өрү дә җитә: кузлар гөлтли дә кабына... шуна йомычкаларны өстәп кенә торасы...
...Менә генә авызына бер йотым су капмыйча, ай буена ул урын өстендә ятты. Күнелендә аерылу газаплары янарды. Көн узган саен, авыр уйлар басып, аны тимер караватка ныграк сендерә бардылар. Ул уйларын җинәргә тырыша, тик ни хикмәт, алар карчыктан көчлерәкләр иде шул.
...Кинәт караваты җир шары тирәли әйләнеп киткәнне тоеп, Нәүбәһәр сискәнеп куйды. Әйтерсен өе икегә аерылды.Өйнен ике ягында ике ут йомгагы пәйда булды. Ике йомгакнын да ул елтырап торган күзләрен күрде.
— Син кем? — дип сорады Нәүбәһәр сул яктагысыннан.
— Мин — Нәфрәт, — дип җавап кайтарды йомгак.— Син мине танымыйсынмыни?
— Таныйм икән шул. Күзләрен көндәшемнеке...
Карчык башын ун якка борды. Кинәт кечкенә генә өе нур белән тулды, бөтен дөнья яп-якты булды.
— Син кем? — дип сорады Нәүбәһәр. Ул бик нык дулкынланды.
— Мин — Мәхәббәт, — диде нур йомгагы. Карчыкка Хәмит күзләре карап тора иде. Кинәт тәрәзәләре зурайды, ишеге кинәйде. Һәм нур йомгагы шул якка тәгәрәде... аннан кинәт кешегә әверелде... кин ишектән япь-яшь ире ана якынлашып килә иде.
— Кайттынмы? Гомерем буена көттем мин сине! Кайтасынны белдем, шуна көттем...— дип сөйләнде карчык.
Иренен бер сүз дә дәшми янәшәсендә басып торуын аермачык күрде ул.
ХИКӘЯЛӘР
11
— Бигрәкләр озак йөрден. Кадак Фәйзулласы кайтканга кайчан? Әтәч Хафизы кайтканга...
Шул мәлдә әллә нәрсә булды... Өе дә тораташтай катып калды. Ишек- тәрәзәләр дә үз хәленә килде. Хәмитен дә әйтерсен лә, җир йотты...
— Бу ни булды бу? — дип пышылдады, бармакларын көчкә кымшандырып. Елыйсы килде, елый алмады.
Шулай күпме ятканын хәтерләми дә инде хәзер. Анын бөтен тәне ут йомгагыннан пешкән кебек әрни. Шул көе дә бөтен җанына җинеллек кунган, күнеленә, әйтерсен кошлар оялаган, алар аны күкләргә табан әйдәклиләр иде.
...Җаны тулы җинеллек булса да, карчык авырлык белән урыныннан купты. Хәмитенен теге көндәге төс-кыяфәте әле һаман күз алдында тора. Тәрәзәдәге яктылыкны ул әйтерсен монарчы бер генә мәртәбә дә күрмәгән... иркен офыкларда тан шәүләсе чалымлана, еракта-еракта йомры нур йомгагыдай кояш кызара... Шушы яктылыктан анын йөрәге куәтләнеп типте. Аннан ул йомгакны ачыграк күрә башлады... Бөтен тәненә шул нурлар аша көч-куәт инә, җылы дулкын тарала иде. Шушы тан аны ниндидер могҗизага урап, урыныннан кузгалырга мәҗбүр итте. Бу караватыннан тәмам туйганлыгын анлады. Калтырана-калтырана өстәл янындагы урындыкка барып утырды.
«Йә, ни булды бу? Әллә сон мине алырга кайткан инде?» дип уйлады. Ул инде үлемнән курыкмый, караватыннан туйган кебек үк тоташ көтү газапларыннан торган гомереннән дә талчыккан иде.
Карчык юынгыч янындагы көзгегә күз салды һәм үз шәүләсеннән тәмам өне алынды: янаклары очлайган, күзләре төссезләнгән, йөзенә сары суккан түгелме?.. Йа Алла!
«Ярый әле үлеп калган, — дип уйлап куйды, шунда янә ирен күз алдына китереп. — Мине бу хәлдә күрмәве хәерлерәктер дә бәлки... Тик мина кузгалырга кирәктер... Хәмитем дога көтәдер мөгаен... Кымшанырга иде ничектер... Авыру батманлап керә, мыскаллап кына чыга, диләр шул... Хак әйткәннәр...»
Гомеренә беренче тапкыр башына шундый уй килгәнгә үзе дә аптырап китте. Гомере буена көтте бит югыйсә...
Үзе дә сизмәстән, караваты почмагына килеп утырды. Ятасы килә иде анын. Бераз гына хәл җыясы килә иде.
— Ярамый, — дип әмер бирде янә үз-үзенә. — Кымшанырга кирәк...
Ул авырлык белән урыныннан кузгалып, баскан көенчә генә аякларын сыпырыштырып, язып җибәрде. Тик оеган аяклар аны тынламады, һаман ята торгач, тез буыннары шактый йомшаган иде. Карчык аксый-туксый комганын эләктереп ишегалдына чыкты. Бермәлгә буыннары калтыраудан, тукталып, өй стенасына сөялеп тынланып торды.
Еракта-еракта осталарнын агач каезлаганы, балталарнын тук-тук биешкәне ишетелә. Нәүбәһәргә күнелле булып китте. Аны яшәү дигән татлы газап янә ымсындыра иде...
Ә яшәве чын-чынлап икегә бүленгән: бер ягында — яшьлек һәм ләззәтле сөю, икенче ягында — сугыш, нәфрәт, тоташ газап һәм мәнге бетмәс хәлсезлек иде.
Һәм аны гомере буена хыяллары ташламады. Шунысы гаҗәп: алар һәрвакыт чынбарлыктан матуррак булдылар.
Бертапкыр, шулай, әнисе кайдандыр киндер тукыма юнәтеп кайтты. Нәүбәһәргә күлмәклек иде ул. Кыз хыялында анардан шундый күлмәк тегеп киде ки — теләсә кайсы тегүче күрсә дә авызы ачылып калырлык, өрфия дә өрфия, күлмәк тә өрфия иде. Шуна төзәтмәләр кертә-кертә тукыманы шактый сандык төбендә яткырды. Көннәрдән бер көнне авылнын дан алган тегүчесе Мәгъсүмә түтигә күтәреп китте.
— Ничек кушсалар, шулай тегәм инде мин, — диде тегүче. Һәм нәкъ кыз кушканча каеды, кисте, типчеде, җөйләде... Күлмәк иясенә ошарга тиеш иде. Тик...
Киеп көзгегә карауга, нигәдер Нәүбәһәр аны салырга ашыкты.
— Йа Ходаем, барысы да үзен кушканча ласа, — диде тегүче кызнын канәгатьсез
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
12
йөзенә төбәлеп. — Күр, ничек килешеп тора... Киндер күлмәк өрфия булалмас бит инде... Өстендә тузсын, сенелем, өстәүле булсын берүк...
— Әллә нәрсәсе минемчә түгел кебек, — дип мыгырданды ул.
— Кырт иткән ләбаса, — диде тегүче акланырга тырышып.
Чынлап та бөтен өлгеләре дә нәкъ үзе кушканча иде... Шунда ул бер хакыйкатьне ачты: хыялы күлмәктән ун тапкырга, юк, йөз тапкырга... юк, юк хисапсыз матуррак икән бит! Хыял чынбарлыктан матуррак була икән!
Хәмите аны шушы күлмәктән су юлында очратты.
«Әллә үземә түгел, күлмәгемә күзе төшкән иде микән сон?» - дип куркынып искә төшерде Нәүбәһәр. Ана кинәт кыен булып китте. Гүя ялгыш бер уйдан хыяллары челпәрәмә килде.
Карчык көч-хәл белән кереп караватына ауды. Бик озак зәп-зәнгәр күкләргә төбәлеп Хәмитен уйлап ятты. Аны хәтерләргә сәләтле уйларына да рәхмәтле иде. Яраткан иде шул ирен. Шул ярату яшәвен мәгънәле итә, хисләрен тирәнәйтә, тормышын баета, ул мәгънә ана һаман куәтләнеп дәрман өсти, суларга һава бирә иде.
Шулай көн дә торып йөри башлагач, карчык үзен яшәүгә сусаган кешедәй хис итте. Ирен сонгы тапкыр ерактан күрсәтеп кенә алган үрне дә сагынган иде. Җанына йомычкалардай ябышкан хаста уйларын кагып төшергәндәй, сыпырына-сыпырына караватыннан торды да самавырын куеп җибәрде. Элеккечә шикәр кисәген тел астына салып, чәйләп алды.
— Йомшамагыз әле, бүген үк болай кирәкмәс, — дип аякларына көч җыярга боерды, аннан ишегалдына чыкты. Болытларны куалап, кисеп- кисеп җил исә иде. Җил исүе анын күнелен күтәреп җибәрде.
Янәдән кара халатын киеп алды да капчыгын култык астына кыстырып, кул арбасын эләктереп үр якка юнәлде.
Ул килеп җиткәндә сон иде инде. Үр гадәттәгечә яп-якты. Ире яуга киткән юл башында кояш нурлары биешә, янәшәдәге болыннан тукранбаш, мәтрүшкә исе анкый, дымлы печән исе килә... Нәүбәһәр шуларны тойды. Ире белән ике җәй рәттән җыйган печәннән дә хушрак ислесенә анын башкача бер генә җәйдә дә тап булганы юк... Барыбер дә чәчкәле печән исе ана үткәннәрдән бер хатирә булып кагыла һәм татлы сагышта җанын эретә иде. Инде дөньялар үзгәрде. Болынны акчалы кешеләр сатып алган икән, дип тә сөйлиләр. Ниндидер чит затлар койма тотарга биек тимер рәшәткәләр, умарта оялары да кайтарып куйдылар. Авылдагы ир-атларны өйләр төзергә яллап җибәрделәр. Умартачылар һәм дә каравылчылар торачак имеш бу йортларда... Әйтерсен монда мәтрүшкәле, тукранбашлы болын булмаган да...
— Болын исен йомычка исе басты тәмам, харап иттеләр, имансызлар, — дип үртәлеп тә куйгалый карчык. Тик аны ишетүче генә юк шул...
Инде төзүчеләр дә балталарын эшләрен йомгаклау күтәренкелеге белән тукылдаталар. Нәүбәһәр карчыкнын ир-ат белән сөйләшмәгәненә алар инде гаҗәпләнмиләр. Килгәнен дә, киткәнен дә күрмәмешкә салышалар. Кыргыйлыгын гаепләмиләр дә, чөнки анын берәр сере бардыр, дип уйлыйлар. Ә серен анын карчык үзе генә белә...
— Тук-тук ! Тук-тук-тук!
Балталар биеште дә биеште. Һәм кинәт тавышлар тынып калды.
Бу юлысы, әйтерсен, төзүчеләр дә аны юксынганнар иде.
— Нәүбәһәр әби! Кая югалдын син? Безнен арттан җыештырып торганын өчен сина премия тиешле. Йомычкага батып беттек менә... Хуҗага әйтербез әле без моны, — диештеләр.
— Үзегезгә булсын! Примия имеш, — дип үртәлде ул аларга күтәрелеп тә карамыйча. — Бер изге әйбер дә калмады дөньясында...
Шулчак чыбыркы шартлаганы ишетелде.
Көтү дә урыныннан кубып авылга табан юнәлеш алды. Зәп-зәнгәр һаваны кинәт тузан болыты каплады. Сарыклар бәэлдәшкәне балта тавышларын күмеп китте. Карчык күзләрен кыса-кыса тузан болытынын аргы ягына карады... Никләр
ХИКӘЯЛӘР
13
карыйдыр ул анда һаман... Кара болыт артындагы зат ана туган да, дус та түгел югыйсә... Шуны анлаган көенә, күрмәмешкә салышып та яши белмәде шул...
— Изге җомга көнендә күземә чалынып йөрмәсән ни була? Әйт, ни була?
Сарыклар кинәт бәэлдәшүдән туктады. Осталар балталарын читкәрәк алып куйдылар. Кайсыныңдыр бик яман ютәле купты. Ир-атлар кайчак тамашаны хатын-кызларга караганда да яратыбрак күзәтүчән, бу юлы да шулайрак килеп чыкты.
— Күземә күренмә! — дип сиңа бер генә әйтмәгән! Акылсыз баш!
Нәүбәһәр бу сүзләрне йөрәк әрнүе белән кычкырды, йөзе ачу белән тулышып, кызарып җыерылды. Бар көченә кычкырды ул һәм иелеп алып, бер уч йомычканы көтү куалап баручы карчык ягына ташлады. Тик көнбагыш таҗларыдай сап-сары йомычкалар хәлсез генә сибелеп таралдылар һәм җил аларны икенче якка очыртып китте...
Тузан болыты артыннан пәйда булган карчык күз кырые белән генә карап алды да бер сүз дә дәшмәде. Карашларын көтүнең соңгы сарыгы тоякларына бәйләргә тырышып, башын аска иеп, җәһәт-җәһәт атлавын белде.
Нәүбәһәр күзаллары караңгыланып, ларс итеп йомычкалы капчыгы өстенә утырды. Һаман вакытсыз очрап, ни дип татлыдан-татлы хыялларыннан бүлә соң ул аның? Хыялларыннан да аерырга ни хакы бар соң, җә?
Әнә шулай уйлады да кинәт тынып калды. Кеше алдында очраганы өчен кызгана да иде ул көндәшен.
«Аның урынында булсам, үзем нишләр идем икән? Мин дә шулай бер сүз дәшми үтеп китәр идемме? — дип уйлады. — Сугышны мин башламаган бит аны! — дияр идемме...»
Ул белә: аларның икесен дә бер үк хис яшәтте: Мәхәббәт һәм Нәфрәт. Икесе артыннан да бер тотам калмыйча тагылып йөрделәр алар. Сак белән Сок шикелле тавышлары һаман ишетелеп торды...
Авыл халкы бу тамашаны күп еллардан бирле күзәтә. Шуннан кызык таба диярсең. Кайчакта ирләре яуда үлеп калган ике көндәш очрашуының әтәчләр сугышына әверелеп китмәвенә бераз пошынып та яшиләр кебек тоела.
— Хәмит агайның кабере кай тарафларда икәнен дә белүче юк. Сөякләре дә әллә кайчан череп таркалып беткәндер инде мәрхүмнең... Болар һаман шуны бүлешәләр, — дип борын астыннан гына елмаеп, гайбәт сөйләшеп алалар.
Каенаналар, ак яулык читләре белән авызларын каплап, киленнәренә артыгын тел озайтырга ирек кылмыйча гына әңгәмәгә кушылалар:
— Һай, озын гомерле дә соң бу сугыш... Һай, озын гомерле дә, — дип уфтанышып куялар. Һәм сүз шунда өзелә...
Нәүбәһәр үзе дә кайчак:
— Ичмасам, талашсын иде ул! Афәт сугышның туфанын туздырыр идек бер. Икебезгә дә җиңелрәк булыр иде бит, — дип фикер йөртә.
Тик талашмый шул көндәше. Ни дип талашсын инде, җә? Синең иреңне яраттым шул, дисенме? Менә хәзер мин күбрәк тә газапланам, дисенме? Улым, әтисен бер тапкыр да күрмичә, япа-ялгызы картаеп бара дисенме? Бердәнбер оныгым да ятим калды, дисенме...
Боларны Нәүбәһәр болай да белә инде. Көндәшенең килене дә япь-яшь көенчә дөнья куйды җитмәсә. Аны җир куенына салган көнне башында бер көфер уй бөтерелеп алган иде дә соң... аның өчен ул Ходайдан мең тапкыр ярлыкау сорады. «Мине ялгыз иттең. Улыңның ялгызлыгын күреп тә газаплан әле хәзер», дип уйлаган иде. Хәтта иреннәре дә шулай кабатлады бугай... Инде бу сүзне ник әйткәненә дә үкенеп туя алмый. Иренең улын очраткан саен бәгыре киселеп төшә... «Мин сүземне кире алдым бит инде, Ходаем, бирсәңче шуңа бер хатын-кыз заты, — дип тели. Тик чирек гасыр узса да теләге нигәдер һич кенә дә кабул булмый менә...
Яманлык турында уйлаган кешеләрне бер дә сөйми шул ул. Хәмите турында яман сүз әйткәннәре өчен күршеләренең күптән аяк эзләрен суытты. Көндәше хакында сөйләшкәннәрен дә бер дә яратмады...
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
14
Кайчакта туган тиешле сеңелләре дә, Нәүбәһәрнен хәленә керергә тырышып, ирен яманлап сүз башлап карыйлар.
— Най, чуар күнелле иде инде, безнен җизни, — диләр. Бу мәсьәләдә Каш тавы урамындагы сенелесе аеруча сүз куертучан. Нәүбәһәр шунда мунча ташыдай кыза.
— Ни әйткәнеңне беләсеңме, син, сеңелем? Капканны җил аударганда торгызырга Хәмит кирәк булды. Бүген аны чүпкә чыгармакчысынмы? - ди.
Хәзер тирә-күрше дә, туган-тумача да бу хакта ләм-мим, тел ачмыйлар инде. Акылы чуала башлаган карчык белән сөйләшү мәгънәсез, диләрдер мөгаен.
— Ике ел яшәгән иремә ни дип сүз әйттереп торыйм әле мин, — ди ул эчтән генә. Шул чакта ана бик рәхәт була. Әйтерсен, ирен төпсез коедан тартып алган...
Иренен «төпсез кое» дигәне исенә төшкәч, нигәдер ут әвәрә килеп уйнап торган тирән чонгылны күз алдына китерә Нәүбәһәр. Канлы яуларны киноларда да шулай күрсәтәләр бит. Сугышка үзе дә көн-төн нәләт укый ул. Ире яу кырына чыгып киткәч, киеп куйган кара халаты — сугышка булган нәфрәте, үпкә-рәнҗешләре анын. Сөйгәненен шәүләсен дә күрсәтми бит менә. Нинди яман кодрәтле ул сугыш!
Кешеләр генә һаман имеш ире рәвешенә кереп төнлә морҗадан Нәүбәһәр карчык янына җен төшә икән дип сөйләштерәләр. Имеш утлы шарга әверелеп, тан атканда гына морҗадан чыгып, янә күккә аша икән ул... Чын дөресен үзеннән сорарга гына кыймыйлар... Бу хакта көндәшенә дә әйтештерәләр. «Сезнен анын морҗасында ни эшегез бар?» — ди анысы.
Вакыт-вакыт Нәүбәһәр дә көндәшен җәлләп куя.
— Мин әле ике ел ирле булып яшәдем. Ул ике атна да яши алмады, мескен, — ди. — Япа-ялгызы бала үстерде. Күпме хәсрәт күрде. Авыл өстенә аты чыкты. Аллам сакласын, мондый хәлләргә төшүдән, — ди. Тукта, ник әле ул үзен һаман көндәшеннән өстенрәк саный? Шайтан котыртуы түгелме бу?
Балачагында әнисе: «Галәмнәр чиксез күп алар, балам, — күкләр галәме, сулар галәме, җир өсте һәм җир асты галәме, фәрештәләр галәме, шайтаннар галәме бар», дип сөйли торган иде. Анын сүзләрен искә төшереп, Нәүбәһәр шул галәмнәрнен барысында да яшәп ала гүя. Яши ала бит әле. Югыйсә җир асты галәменә генә сыешыр көннәргә дә ерак калмаган иде... Гомерне ахырынача яшәп чыгу ай-һай авыр да сон!
Әйе, коточкыч авыр заманнар булды.
Ярый әле урман коткарды барысын да. Ярый анда юкә мул иде. Каезлап кайткан юкәнен бер генә кайрысын да әрәм итмичә чабата үрделәр алар. Шуны җиде чакрым ераклыктагы базарга алып барып онга алыштырдылар. Бер пар чабатага дүрт йөз грамм чамасы алабута оны тия иде бугай. Нәүбәһәр үзе дә ашказаны суыруга түзә алмыйча, кайтып җиткәнче, оннын яртысын ялап бетерә торган иде. Ә көндәше нишләде икән? Ачлыкка түзгәндер ул... Улыма калсын дигәндер... Шулайдыр, югыйсә, тач Хәмиткә охшаш, шундый әзмәвер гәүдәле, нык бәдәнле гөрнадир үстерә алмас иде...
Көндәшенен улын күргәч тә бер сәер хис кичерә карчык. Әйтерсен каршысына яшьлеге килә... Күнеле күтәрелеп китә... «Көндәшем булмаса, мин бу йөзне, бу газиз чалымнарны мәнге күралмас идем бит», — дип уйлый. — Рәхмәт инде ана, ди
Көндәше, иренә ияреп, авырлы көе өстенә килеп кергәч тә, бермәлгә тораташтай катып калды Нәүбәһәр.
— Син мине кичер берүк. Мин яраттым бугай аны...— диде ире каядыр, түр як тәрәзәгә төбәлеп.
Бер сүз әйтәлмәде хатын. Көндәше дә дәшмәде. Башын иеп, ире артына ышыкланып, тик басып торды. Хәер, мәхәббәткә ни әйтеп булсын сон? Һәммәсе яшь иделәр ул чакта. Яшьлек саташтыра икән инде шулай, дип фикер йөртә карчык хәзерге акылы белән дә. Ул чакта мәхәббәт янәшәсендә нәфрәт барын кем уйлап торган?..
...Кулына эләккән кием-салымын җыйнаштырды да әтисе нигезенә чыгып китте Нәүбәһәр.
ХИКӘЯЛӘР
15
Их, әтисе белән әнисе исән булсын иде дә сон менә хәзер! Бу дөньянын авырлыгы бер генә дә сизелмәс иде бит. Бу мәлдә карчык үзенен ничә яшьтә булуын да онытты. Күнел картаймый диюләре хак икән. Күз алдында әтисе белән әнисенен япь-яшь сурәтләре пәйда булды.
Ул үзенен халык дошманы кызы икәнлеген исенә төшереп, куырылып куйды. Кайдадыр, әллә шаяртып, әллә чын, әтисе: «Кайда да юк без — ярлы крәстиянгә, үлсән - Ленин, торсан - Сталин бар», — дигән имеш. Көне белән ничек ишеткәннәр диген?.. Алдылар да киттеләр. Шуннан кайтмады инде ул... Бу хәсрәткә әнисе дә кыелып кына төште...
Нәүбәһәрнен әти-әниле бәхетле көннәре гүя яшен кебек елтырап күренеп кенә алды да, каядыр, күк катына кереп югалды...
Инде ни гомерләр, бер тотам да калмыйча артыннан котсыз сугыш шәүләсе ияреп йөри менә. Ана ятимлеге тагылган...
Хуҗалары бакыйлыкка күченгән ятим йортны ул сынар канат булып ачып керде. Баштарак ялгызлыктан курка иде, кунарга тирә-күршедәге карчык- корчыкны, бала-чагаларны чакырыштырды. Сонга табан ялгызлыгына да ияләште, ишек келәсе шакылдаганны да өнәми башлады. Язмышка каршы бару һич мөмкин түгел, сынауларга күнегергә кирәк, дип исәпләде. Иренен:
— Мин яратам бугай аны, — дигән сүзләре әле дә колагында чынлап тора кебек.
Тоташ әрнү-газаплы кичне анын исенә дә төшерәсе килми инде... Ул авырлыкны бүгенгесе көн дә күтәрерлек түгел... Рәнҗеше дә, газабы да, сөюе дә бергә укмашып нәни йөрәген таладылар... Ач этләр кебек иде һәммәсе дә...
Икенче көнне радиодан сугыш башланганны хәбәр иттеләр...
Авылдан көн саен ир-атлар яуга чыгып китте. Карангы, куркыныч иде ул көннәр... Хәмиткә дә повестка озак көттермәде...
Ире капкасын шакыгач та хәлне чамалады Нәүбәһәр. Көтмәгән иде ул аны. Инде көтәргә хакым да юк, дип фикерли иде. Сөйгән хатыны — янәшәсендә, баласы — сөйгәне карынында үзенен барлыгын сиздереп ятадыр, дип бер көнләшеп тә куйган иде. Хәер, үзе дә бала бакмаслык хатын түгел иде дә сон, Ходай насыйп итмәгәч, нишләмәк кирәк?
Ә ул килде... Нәүбәһәр аптырап калды: анын бусага төбендә шулкадәр дә үз һәм шулкадәр дә чит ир заты басып тора иде. Алар шактый күзгә-күз карашып, сүзсез тордылар.
— Син мине гафу ит, зинһар, — диде ире.
— Син ялгыштын бугай, Хәмит, — диде хатын.
— Белмим... Сабыемны ятим итәсем килмәде бугай... Шулай да рәнҗемә син мина... Дөньяныкы дөньялыкта калсын, Нәүбәһәр...
— Бәхилләшергә килгәндәй сөйләшәсен син...
— Шундый төш күрдем бүген... Имеш мине төпсез коега ташладылар... Чыгалмадым бугай мин аннан... Кичер син мине, зинһар... Алай-болай исән-сау кайта калсам, ташламам мин сине, ярдәм итеп яшәрмен...
Бу сөйләшүдән Нәүбәһәр берни дә анламады. Иренен күз укларына эләккән саен карашлары җәрәхәтләнде. Йөрәге таланды.
Ничек кергән булса, шулай кинәт борылып чыгып та китте Хәмите. Авыл авыл инде ул: сер яшерәм димә. Юлда очраучылар, элекке хатыны яныннан чыгуын күрүчеләр булган имеш... Сорашканнар имеш... Кайсынадыр Хәмит: «Хатынның үгие юк анын, туганкаем», — дип җавап биргән имеш... Боларын ул сугышка чыгып киткәч сөйләделәр.
Нәүбәһәр дә бу хәлләрне үзенчә юрады: димәк, йөрәге суынмаган әле, әле җепләр өзелеп үк бетмәгән...
Ә ире сугышка чыгып киткән көн аннан аерылып кайткандагысыннан да авыррак булды бугай. Нәүбәһәр төне буена бер күз кысмады. Җәйге челләдә нигәдер бик нык өшеде. Бармак очларын һаман тыны белән җылытты. Тик торганда елап та алды. Тулышып тамган яшь бөртекләрен учлары белән изеп бөтен битенә буяп бетерде.
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
16
Алар тозлы иде. Артыгын да тозлырак иделәр бугай. Ирененең салкын җилдән ярылган җәрәхәтенә эләгеп шактый озак әчеттереп тордылар. Ник елаганын үзе дә анламады. Горурлык дигән нәрсә булмаса, янәшәсенә барып, капка төбеннән озатып калыр иде дә соң... Бик тә, бик тә соңгы минутларда күзләренә төбәлеп карыйсы килә иде аның...
Тик ни йөзең белән бармак кирәк? Кеше ни әйтер? Мәхәббәтеңне яклый алмыйча, үз аякларың белән чыгып киткән хатын түгелме соң син? Ул үз- үзенә шундый сорау бирде дә уңайсызланып куйды. Нәм кинәт башына бер фикер килде. Торна тавы ягындагы болында бер калкулык бар. Авылдан чыккан зур юлның шуннан үргә менеп киткәне аермачык күренә. Бер җәйдә ире белән печән чапканда игътибар иткән иде ул моңа. Менә хәзер шунда менәсе дә хушлашып каласы...
Иренең шәүләсен ул унлаган ир-ат арасыннан таныды... Беренче карашка алар барысы да шәүләләр кебек кенә күренделәр. Әйтерсең офыкка кеше күләгәләрен тезеп чыкканнар. Нәм җанлы күләгәләр һаман алга табан үрлиләр, шуышалар иде. Озаклап төбәлеп тора торгач, алар барысы да кешеләргә әверелделәр. Берсе, арада бер гөрнадиры, аңа шул дәрәҗәдә якын иде ки, Нәүбәһәр аны бөтен барлыгы белән, күзләренә кадәр күрде гүя. Ул һаман артка каерыла, башын югары күтәреп нидер эзли иде... Менә Хәмит аңа табан борылды, менә кул болгады...
Хатынның карашы торган саен үткенләнә барды. Яктырак күргәне саен ныграк дулкынланды. Әйтерсең офыктагы рәшәләр аның күңелендә тибрәлә... һәм алар юлның теге очы белән үзара тоташканнар иде...
Менә Хәмит тагын икәү печән чапкан үргә табан борылып төбәлеп торды. Менә башындагы кәпәченә үрелде. Аны учына кысып, кулын югары ук күтәреп янә болгады...
Ялгыш күрде мәллә боларны Нәүбәһәр? Юк, юк, һич тә ялгыш түгел. Чын иде һәммәсе дә.
Көтмәгәндә үтә тыгыз, кырач җил исеп куйды. Хатынның яулык почмаклары, күлмәк итәкләре Хәмит басып торган үргә табан тартылып җилфердәде.
— Хуш Хәмит! — дип кычкырды ул үр башыннан. — Хуш газизем минем!
...Нәүбәһәр кинәт айнып китте. Йомычка тутырылган капчыгы өстендә утырып тора икән ул. Осталар да кайтып беткән. Көтү тузаны да басылган. Торналар тавы ягында рәшәләр уйный, биткә җәй эссесе бәрелә иде...
Япа-ялгызы калган икән бит... Дөнья тып-тыныч. Кичке тынлык үзенә бертөрле, гаҗәеп сихри. Ул әйләнә-тирәсендә йомарланып яткан сап-сары йомычкаларга төбәлеп елмаеп куйды. Күр, кара халатына да, ап-ак оекбашларына да сарылганнар икән, аларны берәмтекләп йолкып- йолкып читкә ташлады. «Тынычлык ни әйтсәң дә сугыш түгел шул ул, — дип уйлады. — Җаны барнын өмете бар шул, нишләмәк кирәк...» Аннан хәлсез аякларын көчкә кымшатып, йомычка тулы капчыгын мамык түшәк күтәргәндәй җинел итеп уфалла арбасына куйды, як-яклап кысып бәйләде дә кайтыр юлга кузгалды.
Ашыкмый гына атлады ул. Көтәр кешен булмаганда ни дип ашыгырга инде? Әнә бит мизгел эчендә бөтенесе таралышып та өлгергәннәр, искәрми дә калган... Менә бит ничек яши адәм балалары...
Кинәт нидер югалткан кешедәй, шушы калкулыктан аеруча яхшы күренгән, карашлары белән генә ирен яуга озаткан үргә борылып карады. Анда баеп барган кояшнын сонгы монсу нурлары уйнаклый иде...
Бәхет ул берәү генә...
Безгә алтын куллы кеше кирәк иде. Тик бу заманда каян табасын ди аны? Кайсы өлкәгә кагылма, һаман белгеч юк диләр. Һөнәр белгәннәре дә бик атлыгып тормый хәзер. Кеше эштән бизгән шул... Ил башына төшкән афәт икән инде бу...
Ә без аны таптык. Бик озак эзләп булса да... Төзелеп яткан биек-биек йортларга кереп йөри торгач, көтмәгәндә очрады ул.
ХИКӘЯЛӘР
17
Әлбәттә, гадәттәгечә, башта хезмәтенен әҗере турында килештек. Күп сорамады. Бу хәл безне бераз гаҗәпләндерде дә. Аннан аны кайдан, ничек килеп алуыбыз турында сөйләштек.
Икенче көнне иртән үк без үзе әйткән адрес буенча алтын куллы хатынны алырга киттек. Күккә ашкан торбаларыннан иртә танда ук төтен бөркеп утырган зур заводлар арасыннан, тар гына тыкрыклардан борыла- борыла шактый озак бардык. Ул яши торган тулай торакнын кыршылып беткән соры диварлары тирәсендә чырак-яктылык та күренми, шулай да көзге янгыр юган тәрәзәләрдә берән-сәрән утлар шәйләнә иде. Без йорт янәшәсенә килеп туктадык. Монда һәммә нәрсәдән искелек исе килә, әллә кайдан борынга сыра ачысы бәрелә, шулай ук сазлык исе анкый иде. Йортнын тирә-юнен кыргыйлашкан куаклар каплап алган. Аларнын ярымшәрә ботаклары болан мөгезләредәй тырпаешканнар... Һәм шушы тәртипсезлек аша тонык кына завод гүләве ишетелә...
Куакларнын үз ирекләрендә теләсә ничек үсеп ятканлыклары шәһәр өчен бераз сәеррәк тә тоела. Киселмәгән, каралмаган, кайсы баскан, кайсылары бар буйларына җиргә үк сузылган...
Алтын куллы ханым безне көтеп торган икән: шушы куаклар арасыннан елт итеп килеп чыкты ул.
— Ял көннәрен яратмыйм мин. Элек заводта ял көнне дә эшләттеләр. Хәзер эш тә юк. Өйдә дә торасы килми...— диде машинанын арткы салонына кереп утыргач.
— Җылы өйдә дә торасы килми дисез инде, ә?
— Килми шул. Анда уйлар басып үтерә бит... Ә болай чыгып китәсен дә онытыласын...
Мин сәер җөмләләрдән бераз югалыбрак та калдым. Кешеләр төрле, аларнын һәммәсенен үзенчә фикер йөртергә хакы бар, дип уйладым.
— Бик тыныч урында икән йортыгыз, — дидем сүз булсын өчен генә башка юнәлешкәрәк борылып. Әлбәттә, бу җөмләне әйтеп, үзем яшәгән шәһәрне бер дә белмәвемне дә сиздереп куйдым кебек... Хатын мина аптырап карады.
— Анысын без үзебез генә беләбез инде, — диде ул тынгысыз монсулык аша. — Элек монда уголовниклар тора иде. Хәзер юк инде берсе дә. Үлеп беттеләр. Кайсын чыгарып җибәрделәр... Алар урынына завод кешеләре керә барды...
Ул тыныч кына үзе гомер сөргән йортнын тарихын бәян итте. Анын озак еллар шунда яшәп, әлеге тормыш итү халәтенә күнеккәнлеге аермачык күренеп тора иде.
Машина алга җилдерде.
Ьнч көтмәгәндә безнен юл аша кап-кара шәүлә йөгереп үтте. Кыяфәтенә караганда үзбәкме, таҗикмы — шул яклар кешесенә охшаган иде ул. Ирем ашыгып тормозга басты.
— Таптат син аны! — дип боерулы, җитди тавыш белән әйтеп куймасынмы хатын!
— Аллам сакласын... Ходай андый хәсрәтләр күрсәтмәсен... — дип пышылдадым мин.
— Монда киләләр дә бөтен дөньяга баш булалар. Кеше баласы бер дә кызганыч түгел аларга. Үз кесәләрен кайгырталар...
Мин анын фикерләвендә тагын да ныграк сәерлек сизеп, гаҗәпләнеп калдым. «Кем кайда тели, шунда яши, кайда теләсә — шунда эшли ич инде», дип уйладым.
— Менә минем улым... Ефәк кебек бала бит ул...
«Ьәр анага үз баласы ефәктер инде», — дип җавап кайтарды күнелем. Тик бер сүз дә дәшмәдем. Сүзсез генә шактый юл үттек. Чөнки анын улы дөньясына күченеп киткәнлеген тоеп алдым. Уйларыннан бүлдерәсем килмәде. Хатын әле пошынып авыр сулап куя, әле «Бәбекәем минем», дип пышылдый иде. Ул арада килеп тә җиттек.
Безне, елмаешып, бер бакча чәчәкләр каршылады. Аларнын һәммәсе җаныма якын. Мин аларнын барысын да яратам. Җәй буена төпләрен йомшартып, сулар
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
18
сибеп, кадерләп үстердем дә, хәзер чарасыздан аптырап торам...
Менә тагын котып җилләре исеп китте...
Кызганмыйлар чәчкәләрне көзләр...
Хатын да минем гөлләргә сокланды. Сальвияләр, петуния, дәлияләр, кашкарыйлар, хризантемаларнын чәчкәләре эреләнеп, яфраклары җетеләнеп киткән иде... Җаннарына көз суыгы кереп тулган саен, алар эрерәк булып чәчәк аталар шул...
— Гөлләрегез ничек матур! — диде хатын, эчкә үтешли. Ул гөлләрнен күзләренә төбәлеп карады.— Туган ягымнын кырларын, болын-басуларын искә төшерделәр. Күкчәчәкләрне ярата идем мин үзем... Хәзер белмим дә... Күптән басу чәчкәләрен күргән юк.
Ул ишектән килеп керүгә безнен бакча өенен таш диварларын кат-кат сыйпаштырып карап чыкты:
— Ташын тигез салганнар. Алтын куллы кешеләр эшләгән моны...
— Ьәр эштә кирәк шул ул алтын куллы кешеләр, — дидем мин.
— Аларга да кадер бетте. Өмет тә калмады инде... Анын йөзендә борчылу, чарасызлык очкыннары чагылып китте.
— Алай димәгез, сез кешеләргә гел кирәк бит...
— Кемгә кирәк? — дип гаҗәпләнеп сорады ул. — Эшләре беткәнче. Хәер, рәхмәт инде. Чакырмасалар, өйдә уйлар басып үтерер иде әле...
Хатын тиз генә киемнәрен алыштырып алды.
— И бәбкәем минем, — диде ул эш коралларын барлаганда.
Шулай әрнү аша инрәп куйган мәлләрендә анын күзләре эчкә батып киткәндәй тоела. Тавышы җанны куырып ала. Баласына булган мәхәббәтен һәм ниндидер әрнүләрен җинеп, монда килергә җөрьәт итүенә ышанып булмый башлый.
— Улым алтынчы сыйныфка кадәр гел бишкә укыды. — диде хатын, ирем кертеп биргән измәне болгата-болгата.— Акыллы бала ул. Укытучылары мактап кына торды. Башы эшли диләр иде...
— Исәндер бит улыгыз? — дип сорадым мин. Хатын соравымны ишетергә теләмәде кебек.
— Хараплар иттеләр алма кебек баламны...
Анын ачы яшьләрдән кысылып беткән күзләре таш диварларга ачу түгеп карады.
— Мин үз баламнын яхшы икәнлеген беләм, шуна бу дөньяда беркемгә дә ышанмыйм, — диде. Ул үз-үзе белән сөйләшкәндәй тоела, әйтерсен, гомеренен һәр минутын хәсрәте белән яшәп ята иде...
Мин һаман анын янына керә-чыга йөреп торам. Әле плитә өстендә гөбер-гөбер кайнап, итле шулпа исе таратып утырган кәстрүл тирәсендә кайнашам; әле бәрәнге, әле суган-кишер арчып салам. Әле бакчадагы чәчәкләр янына юл алам.
Нава торышы шактый салкын торса да, кырау төшкәне юк. Чәчкәләрдә әле шатлык бар! Яшәү шатлыгы! Димәк, Ходай биргән көннәрнен кадерен белеп, Кояшка карап елмаерга мөмкин... моны гөлләр сизенәләр. Шуна биеккәрәк үрмәлиләр. Һаман чәчәк аталар... Алар да кешеләр кебек һич яшәп туя алмыйлар икән...
Вакыт-вакыт котып җилләре исеп китә...
Кызганмыйлар чәчкәләрне көзләр...
Инде ашка токмач саласы гына калды. Мин тагын өйгә юнәлдем.
Алтын куллы ханым диварнын икенчесенә күчкән. Ул измә тигезләгечләрен әле унга, әле сулга йөртә, әле әйләнә хасил итеп ышкый- ышкый тигезли. Үзе әйтерсен мина сөйләми дә...
— Әйтте югыйсә, әнием куып җибәр, зинһар, берсе дә минем дустым түгел бит аларнын, - диде. Ничек ишек төбеннән кеше куасын ди, җә?..
— Яшьләр яшьләр янына чыга инде, улым. Синен янга килгәннәр бит алар, — диде әтисе.
— Кемнәр иде сон ул яшьләр? — дип кызыксындым мин.
— Кем белсен аларны, — диде хатын. — Тәрәзә төбенә машиналарын туктаталар да дөмбер-дөмбер музыка акырталар. Машиналары да, өебез дә селкенеп тора,
ХИКӘЯЛӘР
19
билләһи менә... Без аларны кайлардан белик сон, улкаем?! Балам минем...
Хатын шулай әле минем белән, әле улы белән сөйләште:
— Авыру ул җитмәсә... Армиягә дә алмадылар... Бер тамчы сәламәтлеге юк бит сабыемнын...
Анын «Улым минем!» дип инрәгәне саен йончыган йөзе тартышып куя, кулларынын хәле китә һәм ул ачык тәрәзә аша күренгән соры күкләргә төбәлеп тора.
— Эшемне яраттым мин. Зарланмыйм. Яраткан эштән зарланмыйлар. Элек заводлар ел әйләнәсе берөзлексез эшли иде бит. Өйдә булырга туры килмәде. Берәр заман күрерләр, хезмәтемне бәяләрләр, дип яшәдем. Фатир да бирерләр дип уйладым. Белмим, нигә шулай уйладым икән мин?
Ул диварларны яратып-сөеп янә сыйпап алды һәм тагын гүя үз-үзе белән сөйләшүгә күчте.
— Җүләр булганга! Тагын ник инде? Бәяләделәр тәпәч... Кешедә кеше кайгысы калдымы?.. Балаларны карыйсы булган югыйсә...
Сабыемнын: «Әни кирәк!» дип елый-елый йокыга киткәннәрен күрше хатыны сөйли иде... Мин һаман эштә булдым... Бакчага йөргән чорларында утренникларына бара алмадым, укырга кергәч җыелышларга азактан, тәмамланыр алдыннан гына килеп өлгерә идем... Укытучы һаман тирги: «Елына бер көндәлеген ачып карап, кул куеп җибәрмисез шунда»ди. Укытучы укытучы инде. Акыллы әйткән бит...
Хатын тынып калды, ераккарак китеп стеналарга текәлеп торды. Тип- тигез иде алар... Соры, салкын измә аша өйгә алтын куллы кешенең хезмәткә мәхәббәте тарала иде. Ике ягы гына эшләнеп бетсә дә өй җылынып китте. Менә ничек була икән ул чын оста! Кулы тиюгә гөлләр түгелә дә төшә икән!
Мин тынлыкны аралап суган, петрушка кебек яшел тәмләткечләр алырга янә бакчага юнәлдем.
Урамда тагын да суыткан иде. Быел көз салкын килде шул. Тик теләсә нинди салкынга чыдам бу көзге чәчәкләр! Кырау гына төшмәсен! Ә кырауга каршы торалмыйлар алар, өсләреннән янгын тәгәрәп үткәндәй, кап-кара булып көеп китәләр. Яфраклары да, чәчкәләре дә, һәммәсе бер төскә керә.
Минем күңелем аларнын төс югалтуларын да, үз-үзләрен югалтуларын да теләми. Чөнки алар кара көзгәчә чәчәк атып утырсыннар өчен мин күпме көчемне, күз нурларымны түктем...
Кыш ахырларында әле тышта буран уйный торган була. Вак-вак кар бөртекләре очкан көннәрдә мин нәни генә орлыкларны тәрәзә төбемдәге савытка — җир куенына салам. Алар көннәрдән бер көнне Кояшны күреп алалар... һәм зәгыйфь нәзек тәпиле, нәни генә үсентеләр калкып чыгалар да әкрен генә башларын күтәрәләр. Алар һаман Кояш эзлиләр, көн дә Кояш көтәләр... Еш кына тәрәзә артында күбәләкләр булып карлар уйный. Тәмам очып арыгач, эрергә дип алар да җиргә төшеп яталар. Гөлләрем моны күреп тора. Һаман ныгыйлар. Кояш нурларына ябышып һаман биеккәрәк үрлиләр. Мин иркәли-иркәли сулар сибәм, төпләрен йомшартам. Хәтта тәрәзә төбемдә чакта, аларга кешеләрнең, һай матурлар, дип карамауларын телим. Бакчага күчкәч сокланырлар әнә! Күз тигезәсем килми шул минем аларга...
Уйларымны бүлеп котып җилләре исеп куйды...
Кызганмыйлар чәчкәләрне көзләр...
Гөлләр генә түгел, суган кыяклары да, петрушкалар да яшәреп, ныгып киткәннәр икән. Мин кирәгенчә өзеп-өзеп алдым да янә өйгә кердем.
Хатын борылып та карамады. Аяк тавышымнан ук танып булса кирәк, сүзен дәвам итте:
— Бер тапкыр шулай Май бәйрәмендә безгә дә ял бирделәр... Балаларны сөендерим дип, күп итеп кабартмалар, пәрәмәчләр пешердем. Улым сәпитен алып урамга чыгып китте. Урамда булса да мин аны күзәтеп торам. Тәрәзәдән күземне дә алмыйм. Ничек рәхәт икән балаңның бер гамьсез рәхәтләнеп уйнап йөрүен күзәтү, дип уйлыйм. Кайларда, нишләп йөрдем соң мин элек? Баемадык ласа! Ачка да үлмәс идек бәлки... Хәер, анысын кем белә?.. Әтиләре эчте шул... Шуның аркасында гаиләдә
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
20
тынычлык югалды... Арбаны тартмый да, этми дә бит ул ирләр... Берүзең теләсәң нишлә...
Хәзер әйтәм, син карамадың баланы, дим... Тик хәзер әйтүдән ни файда инде... Хәер, әтисе дә гаепле түгелдер бәлки. Эчсә дә эштән калганы булмады. Беренче сыйныфта укыган чагы булдымы икән соң, улым әтисенә шалтырата икән.
— Әти, син автобустамы? — ди икән.
— Юк, мин эштә.
— Әтием, син беренче кайтасыңмы?
— Юк, әниең...
Мин йөгерәм генә инде... Тик соң кайтыла иде шул.
Хатын тынып, уйланып торды. Янә озын такта тигезләгечен куя-куя дивар тигезлеген тикшерде. Аннары тагын таздагы измәне шпателе белән стенага тиз-тиз атып алды. Измә коймак-коймак булып диварга ябышып калды. Шуны ул ялт-йолт сөртеп чыкты, аннан тигезләргә кереште.
— Берзаман карыйм: улым да, сәпите дә күренми. Нишләп күренми икән дим. Йөгерә-йөгерә ишегалдына чыксам — улым подъезд төбендә, җирдә ята. Суламый да. «Улым! Үлмә, улым!»дип кычкырып җибәргәнмен. Улым күзен ачты. Аны күтәреп өйгә алып кердек. Подъезддагы бала-чага күргән: бер егет килде дә башта анын велосипедын сорады. Илсур бирмәде. Аннан ул ана шунын өчен булсын дип, конфет тоттырып китте, диләр... Кап-кара чәчле иде. Йөзе дә кара... Безнен як кешесенә охшамаган иде, диләр... Ә улым берни дә хәтерләми. Кемнендер сәпит сораганын да исенә төшерә алмады...
И бәбекәем минем... Мин үз улымнын җүнле бала икәнен беләм... Өйдән чыкмый үскән бала иде ул. Читтә йөрергә бер дә яратмады... Йомшак холыклы, сүз тынлаучан булды.
Хатыннын күз нурлары түгелеп-түгелеп китә. Тавышы сабый сөйгәндәй йомшак кына ишетелә иде.
— Улым минем! — дип кабатлады ул.
Мин аны ашка чакырдым.
— Башта кулларны юып керик инде, — диде, бите буйлап елгадай аккан тирен костюм җине белән генә сөртеп алып. Яулыгынын бер ягыннан чыгып торган чәчләре дә юеш тирдән укмашып чигәсенә ябышкан иде. Мин алтын куллы кеше алдында тунып, бөрешеп йөрүем өчен оялып та куйдым.
Икәүләп, бакчага, юынгыч янына чыктык. Юынгыч тирәсендәге пәйгамбәр тырнагы гөлләре кызгылт-сары ялкын булып яналар. Кичкә кадәрле дә кибеп җитә алмаган салкын чыктан көрән күзләре елтырый иде.
— Күр боларны, бер дә салкын дип тормыйлар. Беркемнен дә үләсе килми, ә? — диде алтын куллы хатын.
— Пәркемнен яшисе килә, — дип җавапладым мин.
Юк, мин аларнын бер дә үлүләрен теләмәс идем... Шунын өчен утырттыммыни инде? Кыраулар үткәч кенә бакчага күчердем. Бу дөньянын чиксез иркен һәм чиксез якты икәнен алар тамырлары җиргә тигәч кенә тойдылар. Шул шатлыктан бер атна эчендә һәммәсе чәчәккә бөреләнде.
— Пәркемнен яшисе килә, — дип пышылдады хатын. — Тик безнен теләктән генә тормый икән шул...
Ул тагын авыр сулап куйды.
И гөлкәйләрем минем! Бу җәйдә сезне күрер өчен яныгызга кереп, сокланудан тел шартлатучылар аз булмады. «Искиткеч! Гаҗәеп! Матурлар!» диделәр кешеләр.
Чәчәкләрем аларнын күзләрен иркәләделәр, тирә-якка хуш ис тараттылар. Ефәк канатларын җилпи-җилпи умарта кортлары очып килде. Алар да сокландылар. «Без-з! Без-з!» — дия-дия һәммәсенә кунып чыктылар, татлы гүзәллекне бал итеп җыеп алдылар...
Гөлкәйләрем! Сез булмасагыз мин дә бәлки җәһәннәм кырындагы бу бакчага болай ук атлыгып тормас идем әле. Бәлки алтын куллы кешене дә эзләп йөрмәс идек
ХИКӘЯЛӘР
21
без...
Җәйнен челләләрендә гөлләремә су сибә-сибә тамагым кибә, хәтта кичләрен дә бөркүдән башлар әйләнә, сулыш кыса иде. Тик су кызганмадым мин алардан. Бер тапкыр булды... ничектер вакытында килә алмадым шул. Башка кабатланмады мондый хәл... Шул арада башларын җиргә куеп яткан иде инде күбесе. Гел күз-колак булу кирәк боларга да, дип уйладым. Бөтенләй үлеп кипкәнче килеп җитүебезгә сөендем. Менә ничек һаман чәчәк аталар әле алар! Тере җан бер тернәкләнә икән шул...
— Мина да бу чәчкәләрнен орлыкларын бирерсез әле, әбием өстенә утыртырмын. Кара көзгәчә торалар икән бит елмаешып, — диде алтын куллы хатын. Мин гөл орлыкларын җыеп, анын кесәсенә салдым.
Без өйгә кереп табын янына утырдык.
— Кара икмәк кисеп җибәрикче, кара эш кешесе кара иписез туймый, — диде ул ярым шаяртып.
— Әлбәттә... Агы да бар, карасы да...
Хатын сабырлык белән генә кашыгын тәлинкәсенә сузды. Өрә-өрә кабып карады. Йөзенә ихлас елмаю җәелде.
— Най тәмле булган ашыгыз!
— Шулкадәр эшләгәч, ничек тәмле булмасын инде ул! Эшләп ашаганда гына аш тәмле, диләр бит...
— Акчасы да шулай. Бәрәкәтле була, — дип өстәде хатын.
Икебез дә көлешеп алдык. Күңелле булып китте. Тик мизгел эчендә тагын үз эзенә кайтып төште. Ашаганда да яныннан җибәрми иде ул улын.
— Шуннан аның янына теге кара йөзле кешеләр килеп йөри башлаган. Мин эштә инде. Әтисе дә эштә. Берзаман өйгә кайтып керсәк, бала коса да коса. Нидер ашап агуланган инде, дибез. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. Бер дә агуланганга охшамаган, диләр. Куркынычрак, диләр...
Минем бит ишеткәнем дә юк андый нәрсәләр турында, котым очты. Ышанмадым. Каян белим мин әфьюннең нәрсә икәнен?.. Наркотик имеш...
Беркөнне баскычлардан төшкәндә карасам, бөтен подъездны «Илсур! Син безгә йөз мең тиеш!» дип язып тутырганнар. Имәнеп киттем. Шунда гына башыма барып җитте. Анда инде милиция кызыксына, башлаган булган.
Бөтен тулай торак малайларын алып киттеләр. Бөтенесе, Илсур бирде, дигәннәр.
— Хәзер кайда соң улыгыз? — дип сорыйм мин. Ана теләмичә генә җавап бирә:
— Лагерьда... Кайда булсын инде... Үзе дә аптырап калды бала... Чарасыздан бәргәләнде... йөрәге әрнеде... Уеннан уймак чыга шул, улым минем... Үзебез дә нәкъ аның кебек үк телсез-һушсыз калдык. Авыр хәлгә юлыкканда ни уйларга, нишләргә белмисең икән ул... Наман тынычлана алмый әле бала... Лагерьда да...
Без үскән чорда лагерь бер генә төрле була, анда пионерлар ял итә иде. Уйнаталар, ашаталар. Урман һавасы сулап, ныгып кайтасың шуннан. Авыл баласына ул әле эләкми дә. Уку алдынгылары гына баралар иде. Аңлашыла, бу пионер лагере түгел инде әлбәттә. Ананың аны башка исем белән атыйсы килми иде.
— Димәк, исән! — дидем мин. Күптәннән шушы сүзне көткән идем.
— Исән кеше бер кайта бит инде... Аллаһтан сабырлык сорагыз.
— Аллаһтан, — дип пошынып әйтеп куйды хатын.
Аннан дәвам итте:
— Аллаһка ышанмыйм, ди идем әбиемә. Аның шашкан кешеләргә охшаш кыяфәте әле һаман күз алдымда тора. «Исәр! Син аны кеше янында кычкырып әйтмә. Никадәрле гөнаһка батканыңны беләсеңме? Ә гөнаһ өчен бу җир йөзендә түләү тиешле, ди иде. «Күпме инде ул гөнаһ хакы?» — дип сорыйм. «Бик кыйбат», — ди әби.
Безне Аллаһ ул Ленин бабай дип өйрәттеләр бит, ышандык укытучылар әйткәч. Яшь иделәр алар. Чибәр иделәр. Тешсез әбием алар янында кем инде, җә?.. Бер тапкыр кайттым да: «Әби, Аллаһ юк бит ул!» — дидем. «Кем әйтә аны? — ди.
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
22
«Укытучылар», дим. «Аларга шулай әйтергә өстән кушалар, кызым, — ди. — Замана шулай үз законнарын үзе өйрәтә инде кешеләргә. Ә иман өйдә генә була, аны югалтырга ярамый», — ди. Мин ул чакта әбинең сүзләрен яхшылап аңламадым да...
Наман өстән кушканча гына яшәсәң, менә нинди хәлләргә каласың икән ул... Ут төртеп суга йөгергән мин буламмы инде хәзер?..
Хатын тынып калды. Минем әллә кайчан, исән булса, бер кайтыр улыгыз, дип әйткән юату сүзләремә ялгап җибәреп:
— Кайтыр да бәлки...— диде. — Авыру бала бит ул... Авыру булып туарга да тиеш түгел иде. Туганда җәрәхәт алган диделәр. Врачлар карамаган... Һаман башы әйләнде мескенкәемнең. Кан басымы да борчып тора. Янына бардык күптән түгел генә. Тагын да ябыгып, тартылып киткән. Коры сөяккә калган. Бер тамчы ите юк тәнендә. Мин гаепле түгел, әнием, ди. Ышан син мина ди. Алдалый белми бит ул минем балам. Бала гына иде бит әле... Мәктәпне тәмамлаган гына көннәре...
Хатын авыр сулады. Бераз тын гына уйланып торды да янә дәвам итте:
— Ярый әле өч ай саен күчтәнәчләр, посылка җибәрергә рөхсәт итәләр. Иптәш малайлары исеменә дә җибәрештерәбез, вакытны сузып җиткерә алмаганда. Анда күчтәнәч көтәр кешеләре булмаганнар да бик күп, ди. Менә әле генә әллә ничәне ап-ак җәймәләр салдым. Үзе йоклап үскән иде шуларда. Матур балачагының хуш исен тойсын дидем, элеккечә крахмаллап та куйдым. Өйне хәтеренә төшереп торсыннар. Иптәшләренә дә бир, дидем. Хәзер андый ап-акларны җәймибез бит инде. Тик яталар ату...
«Ана өчен бала беркайчан да үсми, гомере буена бала булып кала шул», дип уйладым мин эчтән генә, ләкин уемны кычкырып әйтмәдем, йә гаепләгән кебек кабул итәр. Мин бу катлаулы дөньяда, кешеләр акча өчен бер-берсенен җанын кыйган заманда, имансызлар хәрәм ашау казаны янында кайнашканда ничек итеп, кемне гаепли алам сон? Беркемне дә рәнҗеттермәс идем көчемнән килсә...
Хатын нидер көтеп күзләремә карады:
— Менә әйтегез әле, мин улым өчен оялырга тиешме хәзер? Үз- үземнәнме? Өметем сынды бит минем, канатларым киселде...
Нигәдер «өзелде»димәде, өметләр сыну куркынычрактыр шул...
Ул соравына миннән җавап таләп итми иде ахрысы, сүзләрен йөрәгеннән кысып чыгарды гүя:
— Минем бәхетем икәү иде. Беренчесе — Ана булу бәхете. Икенчесе — яраткан эшем. Тик ике бәхет бер куышка сыешып яши алмый икән бит. Бәхет берәү генә була икән ул... Менә ничек алдандым мин... Икедән берәү дә калмады... Балам киткән юлдан мина хәсрәт, сагыш кына килеп тора хәзер...
Бер сүз дәшә алмадым. Сәбәп табып бакчага чыгып киттем. Кемнен кемнән оялырга тиешлеген һич тә уйлыйсым килми иде. Мин алтын куллы шушы кешенен үз баласынын язмышын мондый яман хәлләргә бәйләп бәян итүен дә тынламас идем. Аллам сакласын! Бәла аяк астында йөри диләр... Хактыр... Хактыр...
Сүзсез генә гөлләремне сыйпаштырдым.
Кинәт котып җилләре исеп куйды.
Кызганмыйлар чәчәкләрне көзләр...
Карангы чырайлы көзләр бик тиздән бакчамнын да бар ямен алып китәр...
Гөлкәйләрем! Оеп кына кар яуганны тәрәзә аша елмая-елмая күзәткән көннәрегезне хәтерлисезме сез? Кар астыннан эт тизәкләре чыкканын, челтәрләнеп бозларнын юкара баруын җылыдан карап утыруыгызны искә аласызмы? Табигатькә ачу сакламыйсызмы сез? Әллә матур яшәп матур китү бәхет ул дисезме?
Гөлкәйләрем минем! Ник дәшмисез! Әллә көзләр дә төрлечә килә дисезме? Сабыр булырга кирәк дисезме? Җавап бирегез әле сез мина... Алтын куллы хатынга, ул үстергән анага сезнен сүзләрегезне кереп әйтермен...