Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛЕМ - САЛАВАТ КҮПЕРЕ

***
Яшьтәшләрдән тагын берәү китте...

Янәшәдә йөри Газраил.
Алмагачта сирәк алма калган.

Кайсын сайлар бүген, кайсын сайлар

кара төндә искән көзге җил...


***
Агачлар биек булганда,

түбәләр түбән иде...
Түбәләр биек булганда, агачлар

түбән инде,

башларын игән инде...


***
Сыгыла талым, сыгыла талым,

имәннәрем сынганда...
Сыгылам микән, сынам микән

язмышлар сынаганда?..

***
Яна утын, бии ялкын.
Гомер мизгел —
карап торам
яшәү белән үлем туен...


Октябрь кояшы
Агач очларыннан кояш саркый,

урман эче үтә күрәли.
Яфрак кыштырдавы ишарәли

күк йөргән монда элек Шүрәле.
Октябрьнең урталары тора,

ел фасылы сынган урталай.

Көз читенә якынлашып барам,

җәй башыннан карый бер малай.


* * *
Еракка китеп барам мин.
Нәрсәгә якынаям?..
Бергә көлешкән идек без,

ялгыз булырмы елау ?!.
*** Күк йөзе ак Туган теле ай тулып.

искә төшкән — Ургыла нур

Эт улый ыргылып. Бүре булып.


Син кайткач
Күңелем — салават күпере.

Җанга сыймаган шатлыкны

тургайлар түгә күктән.
Болытның карасыннан да

кояшлы яңгыр көтәм!


Көнбагыш бага кояшка
Көнбагыш бага кояшка.
Су буе — камыш-җикән.
Егет әле малай гына,

ә кыз инде буй җиткән.
Су кергән ул иртә таңда,

күкрәге дулкын сизгән.

Миләш әле сары килеш,

кыз аннан мәрҗән тезгән.
Көнбагыш бага кояшка,

көзләр дә җитәр микән?..

Егет әле малай гына,

ә кыз инде буй җиткән.


Баксаң...

Баксаң агачка —

Баксаң җирләргә —

яфрак коела...

яфрак җирләрдә...

Баксаң күкләргә —

йолдыз атыла...

Баксаң үземә —

Баксаң суларга —

кергән көзенә...

Тик күңел җәйдә

йолдыз суларда...

җәяү йөгерә...


Кояш сурәте
Караңгы кичтә, зәмһәрир

салкында килә тизрәк язны күрәсем.
Шуңа микән, тәрәздәге

бозлы чәчәкләр өстен

ә кайнар сулыш өреп,

ясап куйдым кояш сурәтен...


Сырхау чакта
Яз назына түзә алмый,

бөреләр шартлый гына!..
И куан идең бер чабып —

йөгерә алу шатлыгына.

Кабырчыклар
Кабырчыклар — сүнгән тере дулкын,

диңгез шавы килә алардан.

Диңгезләрдә минем булганым юк,

кабырчыклар...

искә төшә диңгез яңадан.
Әллә канда кайнап уянамы

ерак бабамнарның хәтере?
Жир йөзеннән күптән китсәләр дә,

җанда алар исән һәм тере.
Күз алдымда (гәрчә күргәнем юк)

яшь ананың шашкан күзләре,

зәңгәрлеге белән төтенле

Күк, чатыр чаты, учак эзләре...
Колакларда (гәрчә ишеткән юк)

ат кешнәве, елау тавышы...
Искән җилләр кагылгалап үтә,

таныгандай иске танышын.
Хәтерлим күк дала кылганнарын,

шулар аша узган юлымны.
Кабырчыклар...
Күзләремне йомам — диңгез шавы,

сукырларча сузам кулымны...


Җиде ятны гафу иттек
Ә без
бер - беребезне
ничек шәп алдадык!
Аннары аңладык та соң,

тик күзләргә яшьтән бүтән

берни сыйдыра алмадык.
Кайгыбыз уртак булса да,

һәркем аерым елый.
Җиде ятны гафу иттек,

ә үзебезне... булмый!..


Мәрҗәннәр
Әкрен генә күзләреңне сөрттем,

сөртә торгач, бәлки, бер чыгар элеккеге саф,

ялангач күзләр, гүя иртән төшкән чык сыман.
Дымлы пәрдә каплый карашыңны, шундый якын,

шундый таныш ул.

Искә төшә безнең уртак таңнар,

ак күлмәктән таңны каршылау.
Искә төшә язгы күк күкрәү, тамыр

җәеп суккан ук-яшен.

Муенсаңның җиргә сибелүе

әйтерсең лә энҗе күз яше.
Искә төшә... Әйе, сибелде ул,

коелды ул яшьлек эзенә...
Эри күзләр... ә мин мәрҗән тезәм,

ачы яшең аңа тезелә...


Карыйсың...
Бер уйласаң,
бөтен нәрсә тәртип, бөтен нәрсә
канун - законнарга буйсынган...
Тик нигәдер кинәт яшен яшьни...

һәм карыйсың, күк чалт аяз, тал сынган...