Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙЛЕМ ҺӘМ МӘГЪРИФӘТ УЧАГЫ

«Мәгариф» журналына 100 ел

Татар халкының үз ана телендә вакытлы матбугат чаралары булдыру өчен алып барган йөз елга сузылган көрәше ХХ гасыр башында, ниһаять, җиңү китерә: Россия империясендә яшәүче аз санлы халыкларга, шул исәптән татарларга да матбугат иреге бирелә. 1905 елгы Беренче рус инкыйлабыннан соң татарлар яшәгән күп төбәктә татар телендә төрледән-төрле газета-журналлар нәшер ителә башлый. Күтәргән проблемаларның колачы, жанр төрлелеге, авторлар даирәсенең киңлеге, әбунәчеләр саны ягыннан караганда, ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугаты үз чоры таләпләренә тулысынча җавап бирә. Әйтергә кирәк, моңа чагыштырмача кыска вакыт аралыгында ирешелә.
Беренчедән, вакытлы матбугат барлыкка килгәнче үк Каюм Насыйриның татар телендә календарьлары, Габдерәшит казыйның альманахлары дөнья күрә, кулъязма газета-журналлар, яшерен листовкалар чыгып килә һәм алар яңа гына мәйданга килгән татар вакытлы матбугатын техник һәм рухи яктан тәэмин итүгә уңай йогынты ясыйлар.
Икенчедән, бу чорда башка төрки телләрдә чыгып килгән басмалар белән тыгыз хезмәттәшлек иткән һәм матбага эшендә шактый тәҗрибә туплаган татар зыялылары, матбугат иреге бирелүгә, бик тиз арада җиң сызганып эшкә керешеп китәләр.
Өченчедән, заман сулышын тоеп, ул чорда татарлар алдында торган гаять җитди проблемаларны тирәнтен аңлап һәм аларны басма матбугат аша халыкка җиткерергә сәләтле публицистларның тулы бер плеядасы матбугат мәйданына чыга. Шуңа күрә дә татар вакытлы матбугаты дөньяга килүгә нәкъ менә публицистиканың төп жанрга әверелүе һич тә гаҗәп түгел. Менә шушы алшартлар татар вакытлы матбугатына тиз арада киң җәелеп китәргә һәм популярлашырга мөмкинлек бирә дә инде.
Татар телендә чыккан газета-журналларда милләтне йокыдан уяту, аны дөньяның алдынгы милләтләре дәрәҗәсенә күтәрү, милли үзаң тәрбияләү, уңай традицияләребезне саклап калу һәм үстерү, җәмгыятьнең яман чирләрен фаш итү темалары кызыл җеп булып сузыла. Газета-журналлар, озакка сузылган көрәштә яулап алынган матбугат иреген мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калырга ашыккандай, тормышның, яшәешнең барлык тармакларын колачларга омтыла.
Әлбәттә инде, мәгърифәт-мәгариф мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмый. 1883 елда Бакчасарайда И.Гаспралы нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә төрки- татар телендә чыга башлаган «Тәрҗеман» газетасында да; беренче татар газетасы буларак тарихка кереп калган «Нур»да да; 1907 елның гыйнвар-мартында Мәс- кәүдә татар телендә нибары биш кенә саны чыгып калган «Тәрбиятел-әтфәль» («Балалар тәрбиясе») дип аталган фәнни-педагогик, әдәби журналда да (нәшире һәм мөхәррире — З.Шамил, сәркатибе — Ф.Әмирхан); Оренбургта чыгып килгән «Шура» (1908 - 1918), «Мөгаллим» (1913 - 1914), «Карчыга» (1906 - 1907); Казанда нәшер ителгән «Аң» (1912 — 1918) журналларында да уку-укыту проблемаларына киң урын бирелә. Ә инде «Әл-гасыр әл-җәдит» («Яңа гасыр»)
121
(1906) журналында, «Әл-ислах» газетасында (1907), «Тәрбия» (1908) журналында мәктәп-мәдрәсәләрдә яңача укыту мәсьәләләре үзәк урыннарның берсен ала. Әмма бу өлкәдә проблемалар шундый күп тупланган була ки, җәмәгатьчелек игътибарын шуларга юнәлтү, аларны хәл итү юлларын билгеләү өчен махсус басма булдыру зарурлыгы килеп туа. Менә шул ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатыннан, 1913 елның 21 февраленнән (яңа стиль белән 6 марттан) «Мәктәп» журналы нәшир ителә башлый. Нәшире һәм мөхәррире Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров булган бу журнал тулысы белән укыту-тәрбия мәсьәләләренә багышлана. Ш. Әхмәров журнал тирәсенә татарның танылган әдипләрен, галимнәрен, күренекле җәмәгать эшлеклеләрен, педагог-мөгал- лимнәрен туп - лый. Тәҗрибә- ле мөгаллимнәр Ш.Бикколов, С.Кәмал, Г.Баттал, Н.Хуҗа, Р.Хәнәфи ; русча-татар- ча мәктәпләр - дә «учитель»ләр булып эшләгән М.Корбангалиев,
Т.Мәхмүдев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Ф.Агиев һәм башкалар журналда үз мәкаләләре белән актив катнашалар. Авторлар арасында М.Акчурина, Ф.Сөләймания, М.Мозаффария кебек мөгаллимәләр дә була. Әлбәттә инде Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Н.Атласи, З.Вәлиди, Н.Максуди кебек әдипләр, галимнәр дә «Мәктәп»не хуплап каршы ала, беренче саннарыннан ук аның белән хезмәттәшлек итә башлый. Журналны оештыруда мәртәбәле дин галимнәре, мәдрәсә мөдәррисләре дә актив катнаша.
Журнал иң әүвәл киң җәмәгатьчелекнең игътибарын мәктәпләрдә фәннәрне заманча укытуга, укыту программаларын камилләштерүгә, мәктәп-мәдрәсәләр тарихын, сәнәгать һәм һөнәр мәктәпләре эшен яктыртуга һәм укыту-тәрбия эшенә кагылышлы башка бик күп проблемага юнәлтә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, диненә, иҗтимагый хәленә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыга.
Кызганыч, «Мәктәп» журналының нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
1918 елның 7 ноябрендә «Мәгариф» журналының 1 нче саны дөнья күрә. «Мәк- тәп»нең беренче саннарыннан ук үз язмалары белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф» журналын оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәгариф» журналы «Мәктәп» журналы башлаган традицияләрне уңышлы дәвам итә, эшне яңа чор таләпләре югарылыгында оештырырга омтыла. Соңрак ул төрле исемнәр белән нәшир ителә. Байтак вакыт «Башлангыч мәктәп», «Совет мәктәбе» исемнәре белән басыла. 1990 елның сентябреннән яңадан «Мәгариф» исеме белән чыга башлый.
Журнал бүген дә үзенең мәсләгенә тугрылыклы булып кала. Ул республикабызның гына түгел, Россия Федерациясенең татарлар күпләп яши торган утызга якын төбәге укытучыларының һәм тәрбиячеләренең якын ярдәмчесенә һәм киңәшчесенә әверелде. Журнал битләрендә уку-укыту, яшь буынга тәрбия бирүнең иң актуаль проблемалары күтәрелә; тәҗрибәле укытучыларның дәрес үрнәкләре бирелә;
«МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫНА 100 ЕЛ
«Мәгариф» дәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча республика мәктәпләрендә, уку йортларында тупланган уңай тәҗрибә гомумиләштерелә; белем бирүне профильләштерү шартларында укыту-тәрбия эшен оештыру, аның сыйфатын күтәрү; мәктәптә яңа технологияләрдән файдалану турында язмалар басыла. «Заман һәм мәгариф сәясәте», «Туган тел һәм әдәбият», «Рус балаларына татар теле һәм әдәбияты», «Русское слово», «Чит телләр», «Башлангыч мәктәп», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Гыйлем дөньясында», «Тәрбия һәм өстәмә белем», «Сорагыз — җавап бирәбез» һәм башка рубрикалар белән бирелгән материаллар арасыннан яшь буынга белем һәм тәрбия бирү проблемалары белән кызыксынган һәркем үзенә кирәкле язманы таба һәм файдалана ала.
«Мәгариф» — республикада иң күп тиражлы басмаларның берсе. Аны укытучылар, тәрбиячеләр генә түгел, галимнәр, ата-аналар да яратып укый, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә актив файдалана. Журнал республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышында барган вакыйгаларны да читләтеп үтми.
Мәгълүм булганча, 2012 ел илебездә — «Россия тарихы елы»; республикабызда — «Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы», « Коръән елы» дип игълан ителгән иде. Былтыр 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгын да билгеләп үттек. Әлеге темаларны калку итеп яктырту максатында, махсус рубрикалар булдырылды, журналның
5. «К. У.» № 3 122
һәр санында диярлек танылган галимнәребезнең, тәҗрибәле укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең татар, рус, инглиз телләрендә мәкаләләре, дәрес эшкәртмәләре биреп барылды.
«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы»н үтәү йөзеннән, журналда, татар һәм рус телләрендәге язмалардан тыш, чуваш, мари телләрендә дә дәрес эшкәртмәләрен бирүне дәвам итәбез.
«Татарстаннан читтә татар мәгарифе» рубрикасы белән бирелгән язмаларда Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең телебезне, мәдәниятебезне саклап калу, үстерү буенча алып бара торган эшчәнлеге киң яктыртыла.
2013 елда Казанда булачак Универсиадага әзерлек уңаеннан, республикабыз башкаласында төзелә торган спорт корылмаларының сурәтләре; бу мөһим вакыйганың эчтәлеге, әһәмияте турында кызыклы язмалар, белешмә материаллар биреп барыла.
Әлбәттә, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләләре журналның игътибар үзәгендә тора. Имтихан биреләсе һәр фән буенча татар, рус телләрендә, чит телләрдә үрнәк дәрес эшкәртмәләре, программаларга өстәмә материаллар басылды һәм алар республикабыз укытучылары тарафыннан хуплап каршы алынды.
Быел журналыбызның беренче саны чыгуга 100 ел тула. Тарих өчен әлләни күп вакыт та түгел. Әмма татар мәгарифе тормышында аның тоткан роле бәһаләп бетергесез. Шул чорда ул берничә буын мөгаллимнәренең, укытучылар һәм тәрбиячеләренең чын мәгънәсендә өстәл китабына әверелде, аларга якын дус һәм остаз булды. Журнал, тирә-юньгә җылылык бөркеп торган тылсымлы учак сыман, менә инде бер гасырга якын укытучыларны, тәрбиячеләрне, галимнәрне үз тирәсенә туплап, бөтен татар дөньясына гыйлем һәм мәгърифәт нуры сирпеп тора, яшь буынны халкыбызның гүзәл традицияләре үрнәгендә һәм заман рухында тәрбияләүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Ул алга таба да укытучыларның, тәрбиячеләрнең, мәгариф системасы хезмәткәрләренең, ата- аналарның якын дусты һәм ышанычлы таянычы булып калыр.