Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘНГӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Үзенең аңлы гомерен татар халкының рухи яңарышына, фәнни потенциалын үстерүгә
багышлаган, киңкырлы җәмәгать эшлеклесе булып танылу алган шәхесләр арасында Галимҗан
Нигъмәти исеме аерым бер хөрмәт белән искә алына. Татар
әдәбияты үсешенә җитди йогынты ясаган эзләнүчән галим кыска гына гомерендә үзеннән бай
фәнни һәм тәнкыйди мирас калдыра.
Галимҗан Нигъмәти 1907 елның 26 июлендә Уфа өязе Өйдерәкбаш авылында (хәзерге
Башкортостанның Благовар районы Өйдерәкбаш авылы) ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга
килә. Галимҗанга ике яшь чагында, аның әтисе гаиләсен ияртеп Уфа шәһәренә күчә. Соңрак,
1940 елда Сталин лагереннан кызына язылган хатта мондый юллар бар: «Сезнең минем яраткан
туган Уфамда яшәвегезгә бик шат. Анда минем балачагым, яшьлек елларым үтте, анда мин әле
синең яшеңдә пьесалар яза башладым, ә соңрак шигырьләр иҗат итү белән мавыктым».
Гади эшче булып көн күргән Әмирҗан агай, тормышы урнаштыра. Монда белем алу өчен авыр булуга карамастан, улын укытырга тырыша. Башта Галимҗан ирләр мәдрәсәсендә белем
ала. Әтисе биредә урам себерүче, мич ягучы, гади эшче булып эшләү сәбәпле, Галимҗан уку
өчен түләүдән азат ителә. Башлангыч белем алгач, Галимҗанны әтисе Уфаның алдынгы
мәдрәсәләреннән берсе булган «Галия»гә түләргә кирәк булгач, мәдрәсә директоры Зыя Камали тәкъдиме белән Галимҗан дәресләрдән
соң бай балаларын өйләренә барып укыта башлый. Ә 17-18 яшьләрдә ул шәкертләргә
әдәбияттан белем бирә.
«Галия» мәдрәсәсе Россиядә алдынгы мәдрәсәләрдән санала, әлеге уку йортыннан
танылган укытучылар, язучылар, журналистлар, дәүләт эшлеклеләре, галимнәр чыга. Биредә
шәкертләр билгеле бер күләмдә ирекле була: театрга, синематографка, концертка йөрергә,
музыка коралларында уйнарга рөхсәт ителә. Драма, хор, музыка түгәрәкләре, кыллы оркестр
эшли. Ирек үз-үзеңә карата хөрмәт хисе үсешенә тәэсир итә, шәкертләр халык язмышы, милли
мәдәният, фән белән янып яшиләр. Мәдрәсәдә белем алучылар спектакльләр куялар, әдәби
кичәләр, бәхәсләр оештыралар. Бу елларның шаһитләре мәдрәсәдә шәкертләр тарафыннан И.
С.Тургеневның «Акчасызлык» пьесасы татарча тәрҗемәдә куелуын искә алалар. Аны татарчага
тәрҗемә ителгән пьесалар җыентыгыннан шәкерт Галимҗан сайлап ала. Мәдрәсәдә язучының
юбилей кичәсен оештыручы да ул була. Бу кичә турында Уфа газеталарында язып чыгалар.
Яшь Нигъмәтине башкалардан аерып торучы сыйфатларыннан берсе — китапка мәхәббәт.
Казан педагогика институтында аның белән бергә эшләгән Маһинур Фәйзуллина болай искә
ала: «Мин Нигъмәтине 1924 елдан бирле, ул Мәскәүдә Коммунистик университет тулай
торагында яшәгән вакыттан беләм. Ул балачактан ук китаплар ярата. «Галия» мәдрәсәсендә
укыганда Тургенев томнарын алырга хыяллануы, бу томнарга карап сәгатьләр буе китап кибете
каршында басып торуы, акча җыеп сатып алгач, ничек шатлануы хакында сөйләде. Нигъмәти
кая гына барса да, китаплар сатып ала иде. Аның китапханәсендә Шекспирның 1914 елда
басылган томнары бар иде. Соңрак ул бу бөек язучының совет чорында басылып чыккан
томнарын алды. Әлеге ике басманы чагыштырып өйрәнүен мин бүгенгедәй хәтерлим». Үзенең
белемен күтәрү буенча даими эшләү, мәгълүматлы булу Галимҗан Нигъмәти эшчәнлегенең
методологиясен дә билгели: киң чагыштырулар, милли әдәбиятны дөнья мәдәнияте аренасына
кертеп өйрәнү һ.б. Галимҗан Нигъмәтинең әдәби күзаллавы үсешендә танылган язучы, галим, педагог
Галимҗан Ибраһимов зур роль уйный. Ул 1915 елның көзеннән алып 1917 елның Февраль
инкыйлабына кадәр «Галия» мәдрәсәсендә укыта, татар әдәбияты курсын алып бара. Галимҗан
Ибраһимов үзенең педагогик эшчәнлегендә шәкертләрдә мөстәкыйль фикер йөртү үсешенә
игътибар итә. «Галия» мәдрәсәсендә Галимҗан Нигъмәти шигырьләр һәм пьесалар яза
башлый, «Ай» исемле кулъязма журнал, соңрак «Парлак» исемле әдәби-иҗтимагый кулъязма
журнал чыгара. Аларда Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Ченәкәй, Шамун
Фидаиләр үзләренең әсәрләрен бастыралар.
1918 елның декабреннән Галимҗан Нигъмәти Көнчыгыш фронтның Бишенче Кызыл
Армия политбүлеге органы «Кызыл яу» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә
1921 елның язында ул Мәскәүгә килә һәм Көнчыгыш эшчеләренең Коммунистик университеты
каршында оештырылган курсларда белем ала. Биредә А.В.Луначарский, Л.Б.Красин, тарихчы
М.Н.Покровский, көнчыгыш белгечләре А.А.Губер, И.М.Рейснер, Б.З.Шумяцкий укыта.
Нигъмәти белән бергә Коммунистик университетта Сафа Борһан, Ярлы Кәрим, Мәхмүт
Максуд, Фатих Сәйфи, Нәкый Исәнбәт, Латыйф Гомәрев, Исхак Еникеев һ.б. укый.
Г.Нигъмәти, Х.Ишбулатов, М.Максуд әдәби түгәрәк оештыралар, алар катнашында
гектографта әдәби журнал басыла. Биредә шагыйрь Һади Такташ та үзенең әсәрләрен бастыра.
1922 елның сентябрендә Г.Нигъмәти Дәүләт журналистика институтында укый башлый,
биредә шулай ук Гобәйдулла Кушаев, Шакир Рәмзи һәм Казан газета- журналлары буенча
булачак хезмәттәшләре укый. Алар В.Л. Львов-Рогачевский һәм П.С.Коганның әдәбият тарихы
буенча, Н.К.Иванов-Грамен һәм Ф.Г. Мускатблитның публицистика теориясе буенча гаять
тирән эчтәлекле лекцияләрен тыңлыйлар.
1923 елда Үзәк башкарма комитеты аппаратында милли матбугат буенча политбүлек
оеша. Г.Нигъмәти биредә 1923 елның 15 октябреннән татар-башкорт матбугаты буенча
инструктор булып эшли башлый. Аның кул астында Төрекмәнстан, Кыргызстан, Татарстан,
Башкортстан, Крым һәм РСФСРның башка автоном республикаларында чыгучы татар-
башкорт басмалары була. Бу чорда Г.Нигъмәти газет-журналларда мәкаләләр бастыра башлый,
ә 1925 елда әдәби күренешләрне чагылдыру киңлеге, сәнгати-эстетик юнәлеше белән аерылып
торган «Әдәбият мәйданында» китабы дөнья күрә. Гомумкешелек һәм миллилек
мәсьәләләрендә уртаклыкка нигезләнгән стилен билгеләп, автор бөтендөнья сәнгатен
чагылдырудан әкренләп милли әдәбият күренешләренә күчә һәм Г.Ибраһимов, Г.Тукай,
Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Һ.Такташ иҗатларын тикшереп бәяли.
1926 елның ноябрендә Г.Нигъмәти Казанга кайта һәм республиканың үзәк газетасы
«Кызыл Татарстан», шулай ук «Яңалиф» журналының мөхәррире итеп билгеләнә. Монда ул
шулай ук Татар дәүләт китап нәшриятының баш мөхәррире булып эшли. Татарстан язучылары
берлеген оештыру эшен башлап йөри, ул оешкач, 1928 елның маенда Ф.Сәйфи, Г.Толымбай,
Г.Кутуй һәм К.Тинчурин белән бергә Язучылар берлегенең бюро составына керә.
Нәшрият мөхәррире булып эшләгәндә Г.Нигъмәти татар әдәбиятын өйрәнүгә һәм саклауга
күп көч куя, Дәрдемәнднең сайланма әсәрләр җыентыгын бастыруда башлап йөрүчеләрдән
берсе һәм аның турында кереш мәкалә язучы була. Г.Нигъмәти шәхесенең тагын бер
үзенчәлекле сыйфаты булып яшь татар язучылыры һәм шагыйрьләре хакында кайгырту тора.
Яшь язучылар иҗатында, иң беренче чиратта, яңалыкка, күзаллау киңлегенә, яңа сәнгати
алымнар табуга игътибар итә. 1929 елда Хәсән Туфанның беренче шигъри җыентыгын
бастырып чыгара, кереш мәкаләне дә үзе яза. Һади Такташ иҗатын пропагандалый, әле киң
җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир һәм башкаларның киләчәген
дөрес билгели.
1929 елның көзендә Г.Нигъмәтинең тормышында һәм эшчәнлегендә тагын бер мөһим этап
башлана: ул Көнчыгыш педагогика институтында (1934 елдан Казан дәүләт педагогика
институты) ХХ гасыр башы татар әдәбиятын укыта башлый, 1934 елда профессор дәрәҗәсен
ала. Аның элекке студентларыннан һәм аспирантларыннан берсе, филология фәннәре докторы,
профессор, күренекле әдәбият белеме галиме һәм язучы, Татарстан Республикасының
атказанган фән эшлеклесе Хатип Госман Г.Нигъмәти белән беренче очрашуны болай искә ала:
«1935 елның 1 нче сентябре. Без — Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм
әдәбияты бүлегенә яңа гына кабул ителгән студентлар. Аудитория. Һәркем үзенә урын
сайлады. Беренче дәрес була. Кыңгырау. Барысы да тын калдылар. Көтәбез. Ишек ачылды. Без
көткән кеше керде һәм туктап тормыйча гына башын селкеп исәнләште, кафедра янына үтте...
Каршына папка куйды. Ике куллап кафедрага тотынды. Тыныч кына карашы белән
аудиторияне күзәтеп чыкты. Ашыкмый. Күрәсең, сүз сайлый... Менә, ниһаять, тыныч һәм
үтемле тавыш яңгырады:
— Сәнгать — образлар ярдәмендә дөньяны үзләштерү чарасы...
ФӘНГӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
150
Ниндидер зур сер ачкандай бу фикер кинәт минем аңымны яктыртып үтте. Күңелдә
соклану хисе катыш аңлаешсыз шатлык. Шундый халәттә минем аңым, минем рухи дөньям
лекторның сүзләренә ияреп китте, мин әле моңа кадәр миңа билгесез булган яңа, кызыклы,
төшенчәләргә бай булган дөньяга кердем һәм югалдым...
Үзенең эрудициясе белән ул безгә үрнәк иде. Әлбәттә, профессорның үз белгечлеге буенча
киң диапозонлы эрудициягә ия булуы табигый хәл. Ләкин белгеч тыңлаучыларга хәтер
байлыгын кайсы ягыннан ача бит... Монда иң кыйммәте шул ки: эрудиция байлыгы лекторның
үз фикерләренә, хисләренә, ышаныч символына әйләнә. Лекторның яшерен иҗади көчләре
уянганда гына, җанын, эчке дөньясын кушканда гына, тыңлаучы каршында аңа билгеле
фактлар яңача, көтелмәгәнчә ачыла».
Г.Нигъмәтинең педагогика институтына күчүе һәм педагогик эшчәнлеге әдәби-иҗади
түгәрәк эшчәнлегенә яңа сулыш өрә. Биредә Сибгат Хәким беренче чирканчык ала, Хәсән
Хәйри, Мөхәммәт Гайнуллин, Хатип Госман, Хәмит Ярми, Афзал Кудаш һәм башка бик күп
булачак галим-филологлар каләм чарлый.
Бу елларда Галимҗан Нигъмәти үзен сәләтле галим-әдәбият белгече, татар әдәбияты
тарихы һәм теориясе хезмәтләре авторы буларак та таныта, күренекле әдәбият
тәнкыйтьчеләренең берсенә әверелә. Инкыйлабка кадәрге татар язучыларының иҗатын өйрәнү
буенча кыска гына вакыт аралыгында ул саллы гына хезмәт куя (Г.Ибраһимов, Г.Тукай,
М.Гафури, Дәрдемәнд һ.б.); әдәбият һәм сәнгать методологиясе буенча хезмәтләр яза; совет
язучыларының иҗаты хакында мәкаләләр бастыра (К.Нәҗми, Г.Толымбай, Х.Туфан һ.б.).
Галим үзен татар әдәбияты гына түгел, ә рус (хәзерге һәм классик) һәм көнбатыш (классик)
әдәбияты белгече буларак та күрсәтә. Л.Н.Толстой, А.М.Горький, А.П.Чехов һ.б. иҗатларына
багышланган мәкаләләре дөнья күрә. Күп галимнәр билгеләвенчә, Г.Нигъмәти хезмәтләренә
хас булган төп сыйфатларның берсе — әдәбиятны һәм сәнгатьне төрле яклап өйрәнү һәм аларга
хас үзенчәлекләрне ачыклау омтылышы. Юкка гына аңа 1930 елларда Татар дәүләт академия
театрының әдәби советын җитәкләүне ышанып тапшырмыйлар.
Читтән караганда барысы да Г.Нигъмәтигә яңа иҗади уңышлар һәм үрләр вәгъдә итә кебек.
Әмма язмыш үзенчә һәм бик хаксыз хәл итә. Чынлыкта, талантның туры юлы юк, ә объектив
һәм субъектив киртәләр генә бар. Кешегә аларның һәрберсен дә үз көчләре белән генә үтү
мөмкин түгел. Узган гасырның 30 нчы еллар ахырында Г.Нигъмәтинең иҗади эшчәнлеге һәм,
гомумән, тормышы вакытсыз һәм фаҗигале рәвештә өзелә. Галим, тәнкыйтьче, публицист, шул
чор татар фәненең һәм мәдәниятенең күп кенә күренекле вәкилләре белән беррәттән, репрессия
балтасы астына эләгә, нахакка «пантюркизм һәм панисламизм» да, шул чорда кулга алынган
Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Хәсән Туфан, Фатих Сәйфи, Сәлах Атнагулов, Гомәр Толымбай
һ.б. белән аралашуда гаепләнеп төрмәгә ябыла. Фәнни һәм иҗади фикерләү киңлегенә ия
булган, әдәбиятны җанлы, милли әдәбиятлар системасы белән бәйләнештә үсүче организм
буларак кабул итүче, татар әдәбиятын комплекслы, рус һәм дөнья әдәбияты контекстында,
шулай ук сәнгать һәм мәдәниятне тулаем өйрәнүгә омтылучы шәхескә карата моннан да
мәгънәсезрәк гаепне уйлап табу мөмкин түгелдер.
1920 еллар татар әдәбият белемендә, алдарак рус академик әдәбият белемендә барлыкка
килгән яңа мәдәни-тарихи мәктәп формалаша. Әлеге мәктәпнең күренекле вәкилләре
Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин хезмәтләрендә, ә алар арасында
Г.Нигъмәти хезмәтләре мөһим урыннарның берсен алып тора, төрле алымнарның һәм
ысулларның синтезы кирәклеге ассызыклана.
151
Алар тарихи-функциональ методта, компаративистик, мәдәни юнәлешләрдә чагылыш тапкан
синтезның модельләрен, вариантларын тәкъдим итәләр. Ләкин татар филологиясендә зур
югалтулар аркасында 1930 елларда бу процесс өзелә. Бары тик дистә еллардан соң гына, 1960
елларда, Г.Нигъмәтинең һәм башка татар галимнәренең 1920-1930 еллардагы фәнни мирасы,
югарыда телгә алынган укучысы, Казан университеты профессоры Х.Госман, шулай ук
М.Хәсәнов һ.б. тарафыннан дәвам ителә. Х.Госман 1920-1930 еллар әдәбият белеме
галимнәренең тәҗрибәсен дәвам итәргә һәм аны ХХ гасыр уртасы фәнни казанышлары
яссылыгында кулланырга омтыла. Профессор М.Хәсәнов татар әдәбиятында «тыелган тема»
ларны өйрәнүне башлый, реабилитацияләнгән татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатының
тирәнлеген, әһәмиятен ачарга омтыла. Бу юнәлештәге эзләнүләр бүгенге көндә дә дәвам итә.
Г.Нигъмәтинең фикерләре киләчәк буын язучыларны, галимнәрне милли әдәбиятның үз
кысаларына гына бикләнеп ятуы һәлакәткә алып килүен, алга таба төрле мәдәниятләрнең,
традицияләрнең үзара бәйләнештә булуларын тикшерүнең әһәмиятен, киңкырлы әдәби
мирасны комплекслы өйрәнүнең кирәклеген искәртеп, бүген дә актуаль яңгырый. Татар
әдәбияты тәнкыйтен өйрәнүдә һәм бүгенге әдәби хәрәкәтнең күп кенә проблемаларын хәл итү
өчен киләчәк буыннар әле озак еллар дәвамында татар халкының күренекле улы — галим,
публицист, тәнкыйтьче һәм педагог профессор Галимҗан Нигъмәти мирасына мөрәҗәгать
итәчәк.