Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фатих Сәйфи-Казанлының тууына 125 ел

Язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Фатих
Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) 1888 елның 22 мартында
хәзерге Татарстан Республикасының Әлки районы Карамалы авылында туа.
Мөхәммәтфатих әүвәл Казанның мәхәллә мәктәпләрендә башлангыч белем ала, аннары
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.
Әдипнең инкыйлабкача әдәби иҗатына «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909),
«Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» (1916) исемле пьесалары карый. Аның әсәрләре
ул вакытта Казанда чыккан «Ялт-йолт», «Мәктәп», «Ак юл», «Аң» журналларында, «Йолдыз»,
«Тормыш» (Уфа) газеталарында дөнья күрә.
ТАССР төзелгәч, Ф.Сәйфи-Казанлыны, тәҗрибәле журналист һәм сәләтле оештыручы
буларак, хакимият эшенә җәлеп итәләр. 1925 еллардан башлап ул татар язуын гарәп
графикасыннан латин графикасына күчерү хәрәкәтендә актив катнаша, Татарстан Яңалиф
җәмгыятенең рәисе һәм «Яңалиф» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы мөхәррире
була.
Дәүләт оешмаларында, газета-журнал идарәләрендә җаваплы эшләр башкару, төрле уку
йортларында лекцияләр уку белән бер үк вакытта, Ф.Сәйфи-Казанлы иҗади хезмәтен дә
туктатмый. Аның «Зимагур», «Крушниклар», «Двор өендә», «Елан токымы», «Кызыл эшелон»
исемле хикәяләре, «Корбый иптәш» повесте, «Өч нарат» романы дөнья күрә, шулай ук
«Дошманнар», «Зәкуан мулла шәҗәрәсе», «Зөбәрҗәт» исемле пьесалары языла.
Ф.Сәйфи-Казанлы бу елларда татар классик әдәбиятын җыю һәм бастырып чыгару юлында
да күп эшләр башкара. Аерым алганда, ул Г.Тукайның — өч томлык (1929-1931), Г.Камалның
— ике (1929-1930), Дәрдемәнднең бер томлык (1929) тупланмаларын төзеп чыгара, Г.Камал,
Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй иҗатларына багышланган махсус китап язып бастыра («Өч татар
классигы турында», 1930).
...Ф.Сәйфи-Казанлы 1936 елның 16 сентябрендә кулга алына. 1937 елның 3 августында
СССР Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе үзенең ябык утырышында әдипнең «җинаять
эше»н карап, аны иң югары җәзага — атарга хөкем итә. Хөкем карары ике көннән соң — 1937
елның 5 августында гамәлгә ашырыла. Күмелгән урыны Казанның Архангел зиратында дип
фараз ителә.
Т
Мөхәммәт Галинең тууына 120 ел
Язучы, әдәбият галиме, тәрҗемәче Мөхәммәт Гали (Мөхәммәт Мөхәммәтгали улы Галиев)
1893 елның 24 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Елга
авылында туа. 1912 елдан 1915 елга кадәр Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала.
Ул Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
Октябрь вакыйгаларыннан соң М.Гали ике ел үз авылларындагы башлангыч мәктәптә
балалар укыта. 1919 елның башында Казанга килеп, Мәркәз мөселман Хәрби коллегиясе
тарафыннан чыгарылган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә корректор булып эшкә
урнаша. Аннары шул ук редакциядә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип һәм газетаның
редколлегия әгъзасы вазифаларын башкара. 1921 елның мартында газета чыгудан туктагач, ул
«Эшче» газетасына күчә, 1921 елның җәеннән «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Безнең байрак»,
175
ә 1926 елда «Крәстиян гәзите» редакциясенә күчеп, алты ел шунда әдәби хезмәткәр булып
эшли.
1931 елда М.Гали Казан университетының география факультетына укырга керә, укуын
уңышлы тәмамлагач (1933), берникадәр вакыт Казан педагогия институтының география
кафедрасында ассистент булып хезмәт итә, рабфакта, Казан техникумнарында география
фәненнән дәресләр бирә, «Спартак» аяк киемнәре комбинаты каршындагы олы яшьтәгеләр
мәктәбендә татар әдәбияты укыта.
1945 елның ахырларыннан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул СССР Фәннәр
академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр
һәм кулъязмалар бүлегенең мөдире булып эшли.
М.Гали — шактый бай әдәби һәм гыйльми мирас калдырган шәхес. 1914-1915 елларда
«Аң» журналы битләрендә аның бер төркем хикәяләре басыла («Кунак көткәндә», «Җиләккә
барганда», «Аулак өйдә», «Авыл егетләре», «Сабан туенда»).
Утызынчы елларда М.Гали драматургия жанрында актив эшли. Аның «Печәнчеләр, яки
Бәхет эзләгәндә» (1936), «Имана» (1939) һәм «Каюм Насыйри» исемле биографик-тарихи
пьесалары бар. Соңгысы, Хөсәен Уразиков катнашында язылып, 1945 елда Каюм Насыйриның
тууына 120 ел тулу бәйрәме көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә куела.
Мөхәммәт Галинең «Г.Камал», «Тукайның Уральскидагы тормышы», «Шагыйрь баскан
эзләрдән» исемле хезмәтләре, татар иҗтимагый фикере һәм әдәбиятының күренекле вәкилләре
Гали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, Акмулла, Сәгыйть Рәмиевләрнең тормыш һәм иҗатлары
турындагы күләмле мәкаләләре фактик материалга бай һәм фикри яктан заманы өчен шактый
объектив яссылыкта язылулары белән аерылып тора. Ул шулай ук атаклы замандашлары
Г.Тукай, Г.Камал, Ш.Камал турында истәлек язмалары һәм тәрҗемә китаплар авторы буларак
та билгеле. Ул И.Тургеневның «Аучы язмалары», Жюль Вернның атаклы «80 мең километр су
астыннан» романын татарчага тәрҗемә итә.
Ул 1952 елның 6 маенда үпкә авыруыннан Казанда вафат була.
^^
Әхмәт Фәйзинең тууына 110 ел
Күренекле шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт
Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә дөньяга
килә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Ә.Фәйзине Оренбургтагы Шәрык педагогия институтына
укырга җибәрәләр. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәгендә актив катнаша, беренче тапкыр
М.Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921-1922 еллардагы ачлык афәте Ә.Фәйзигә
институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташларга мәҗбүр
булып, Урта Азиягә китә, Төрекмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр
театр артисты булып эшли.
1928-1930 еллар арасында Ә.Фәйзи Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татарстанның Арча
төбәгендә матбугат һәм мәгариф оешмаларында хезмәт куя, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп,
шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессионал язучы сыйфатында уздыра.
Ә.Фәйзи - татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга
күп хезмәт куйган шагыйрь. «Чор турында җыр» (1932), «Флейталар» (1934), «Эзләр» (1939),
«Давыл җыры» (1943), «Дулкыннар ни сөйлиләр» (1945) исемле җыентыкларындагы лирик һәм
публицистик шигырьләрендә, поэма һәм балладаларында бу поэтик сыйфатлар бик ачык
төсмерләнә.
Әдип шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр, пьесалар авторы буларак та заманында
популярлык казана.
Әхмәт Фәйзи күп кенә комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю»), сатирик
пьесалар, тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр
сәнгатенең синтетик жанрларын (музыкаль, комедия, опера һәм балет өчен либреттолар)
үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры
үзенең беренче сезонын Н.Җиһановның Ә.Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы
белән ачып җибәрә. Н.Җиһановның «Җәлил», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары,
Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулай ук Ә.Фәйзи либреттоларына иҗат ителгәннәр.
Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Ә.Фәйзи 1953 елда — Татарстанның,
1957 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек
була.
176
Аның әдәби мирасында «Тукай» романы үзенә аерым урын били. Ике китап итеп
уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый.
Шул ук елны роман «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында, ә 1952 елны
Татарстан китап нәшриятында аерым басма булып чыга. Берничә тапкыр урыс телендә, аннары
казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә дә нәшер ителә. Бу романы өчен Ә.Фәйзи 1958 елда
язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек була.
Әхмәт Фәйзи — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас
калдырган язучыларның берсе. Язучы шулай ук киносценарийлар («Тукай», «Тарих рычагы»,
«Пәйгамбәр Әйүб һәм итекче Сафа»), балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр («Бал корты», «Ак
аю», «Тискәре Ишми», «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» һ.б.), әдәби тәрҗемәләр авторы
буларак та билгеле. Аерым алганда, әдип А.Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен (1937),
«Братья разбойники» («Юлбасар туганнар», 1937) поэмасын, Н.Гогольнең «Тарас Бульба»
повестен (1953), Т.Шевченко, В.Маяковский, А.Барто һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә
әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Ул 1958 елның 11 августында вафат була.