Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП ГАЛИМ ТУРЫНДА ГАЛИМ ӘДИП

Үткән ел язучы, галим, тәнкыйтьче ҺӘМ җәмәгать эшлеклесе Тәлгат
Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» исемлероман-эссесенә
ике битлек кенә кереш сүз язган идем. Нәшрият графигына бәйлелектән
ашыгыбрак язылды. Әйтергә теләгән фикерләремне кәгазьгә төшереп
бетермәдем шикелле. Минем байтак гомерем бу ике шәхес ҺӘМ әсәрдә
бик җылы сурәтләнгән Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Ф.Миңнуллиннар белән
аралашып үтте. Менә шулай уйланып йөри торгач, өстәмә язмам туды.
Китапка кереш сүз булып барганын да, язманың яңасын да. укучыларга
тәкъдим итәргә булдым.Тәлгат Галиуллин Мөхәммәт Мәһдиев
турында күләмле әсәр язган. Бу гамәл табигый
хәл булып кабул ителә. Алар — автор да, әсәр
каһарманы да — замандашлар, галимнәр,
язучылар, дуслар, фикер-
дәшләр... Чордашлар булсалар
да, Мәһдиев Галиул- линнан
җиде-сигез яшькә өлкәнрәк.
Бакыйлыкка күчкәненә дә ике
дистәгә якын вакыт үтеп бара.
Дөнья кичкәннәр турында
хәтер яңарту, иҗат рухларын
яңа буыннар күңеленә салып
калдырырга тырышу - саваплы,
кешелекле гамәл.
Иң әүвәл әсәр авторы
Тәлгат Галиуллин турында
берничә сүз. Минемчә, иҗаты
әлегә тулысынча бәя ләнеп бетмәгән шәхес ул. Дөрес, әдәбият
фәнендәге хезмәтләре өчен Татарстан фәннәр
академиясенең мөхбир әгъзасы дигән
гыйльми дәрәҗәсе бар. Язучы буларак та
Галиуллинның абруе кагылгысыз. Әйтик,
«Сакманов» трилогиясе аны бүгенге көннең
әйдәп баручы прозаиклары рәтенә күтәрде.
Дөресен әйтергә кирәк, хәзерге татар
әдәбиятында Тәлгат Галиуллин кебек олпат
әдипләребез сирәк. Әдәби-иҗтимагый
тормышыбызда ярты гасырдан артык үзенең
шифалы йогынтысын сиздереп килә ул. Зама- нында — 70нче елларда — Советлар иленең
югары уку йортлары арасында иң яшь ректор
булуы гына да күп нәрсә аңлата. Эпик
пландагы әсәрләрдән тыш, документаль
жанрда язылган, төгәлрәге, истәлек - хатирәләр, эссе-
уйлануларны эченә алган
берничә китап авторы да ул.
«Мөхәммәт Мәһдиев
йолдызлыгы»н шуларның
дәвамы дип санап була.
Бездә хәзер теге яки бу
язучы турында күбрәк йә
юбилей, йә берәр премиягә
тәкъдим итү уңаеннан язып
чыгалар. Китап яки аерым бер
яңа әсәр турында фикерләрне
сирәгрәк ишетәсең. Соңгы
чорга хас янә бер күренеш:
күренеклерәк берәр шәхес
вафатыннан соң, ашык-пошык
истәлек китап-альбом чыгару. Әлбәттә, мондый
очракта мәрхүм турында гел яхшы сүз генә
сөйләнелә... Югарыда әйтелгәннәр, өлешчә М.
Мәһдиев шәхесенә дә кагыла.
Т.Галиуллинның бу әсәре, ниндидер «уңай»
белән түгел, күңел теләгеннән, иҗади
ихтыяҗдан чыгып язылган. Шуңа күрә дә
документальлек һәм анализлау- бәяләү
ягыннан бу әсәр әдип турында моңа кадәр
дөнья күргән язмалардан нык аерыла,
объективлыкка якынлык сизелә, чөнки ул
«еракка китебрәк», күпмедер вакыт аралыгы
үткәч иҗат ителгән. Язу алымы да беркадәр «мәһдичә»рәк. Галиуллин
романнарында гадәттә кануни сюжет линиясе
урын ала, ә бу әсәрдә, хронологик эзлеклелек
сакланса да, вакыйга-эпизодлар «оялап»,
аерым бүлек- исемнәр белән бирелгән.
Мөхәммәт Мәһдиев. Бу исемне ишеткәч,
күпләр күңелендә ниндидер аклык пәйда була
дип уйлыйм мин. Шундук сине әллә нинди
хисләр бөтереп ала: горурлык та, кимсенү дә,
каһкаһә дә, сагышлану да... Димәк, язучының
сүзе синең үзәгеңә үтә алган! Димәк,
якынлык, рухи уртаклык бар! Нидән ул дисәк,
әйтәм: безне берләштерә торган ике нәрсә бар:
берсе — авыл, икенчесе — тел. Авыл
димәктән, Мәһдиевне кемдер «авыл
пәйгамбәре» дип тикмәгә генә атамаган инде.
Ә тел? Мәһдиев теле — әйтәсе дә юк,
тылсымлы тел ул! Гомумән, сугыштан соңгы
татар авылы кешеләрен табигый рухы-сүле
белән шулай оста тасвирлаган бүтән берәр
язучы булды микән бездә? Бәлки ул, Фатих
Хөснидер? Бүгенгеләрдән иптәшкә, бәлки,
Фоат Садриевтыр?.. Әмма Мәһдиев, барыбер,
кабатланмас үз биеклегендә калыр инде.
Тәлгат Галиуллин бу әсәрендә М.Мәһдиев
турында укучыларның (конкрет исемнәрен
әйтеп) фикерләрен теркәп куйган. «Эч
пошканда, үзеңне кая куярга белми
бәргәләнгәндә, Мәһ- диев томын кулыңа
алып, теләсә кайсы битен күз йомып ачып,
берничә битен укуга, бик эссе көнне салкын су
белән коенгандай, иркенәеп, сихәтләнеп, «яңа
дөнья»да яшәп алгандай, уңайланып
китәсең». Бу сүзләрне хуплап, меңәрләгән
укучылар рәхәтләнеп кул куярлар иде. Әйе,
Мөхәммәт Мәһдиев халыкның үзенеке итеп
кабул ителгән сөйкемле сөяге иде. Дөньяда
табигать тудырган гаҗәеп зур талант ияләре
бар. Татарда да бар андыйлар. Тик аларның
сирәге халык күңелендә «эри» ала. Бу очракта
бер якны да гаепли алмыйсың: талант иясен
дә, гади халык вәкилләрен дә. Ә хикмәти сер
барыбер кала бирә... Хәер, галиҗәнап Вакыт
дигәннәре бар икәнен онытмыйк! Әйтик,
илле-алтмыш елдан соң кемнәрнең кемнәргә
бәясе ничек булыр бит әле!
Әсәр «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»
дип атала. Дөресен әйтим, исемнең җисеменә
тәңгәллек дәрәҗәсе мине беркадәр уйга
калдырды. «Йолдызлык» дигәч, бер бик якты
зур йолдыз һәм аның янындагы кечерәк,
тоныграк йолдызлар, йолдызчыклар күз
алдына килә. Ә әсәрдә төп герой, төп
каһарман янәшәсендә кемнәр сурәтләнә соң?
Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Гариф
Ахунов... Уйласаң, боларның һәрберсе төп
якты йолдыз булып, үзләре йолдызлыклар
тәшкил итәрлек шәхесләр түгелме соң? Роман- эссе бер тын белән утырып язылган
әсәр түгел; ул — озак еллар җыелып килгән
уй- фикерләрнең эссенциясе. Китапка кергән
бүлекләрнең кайберләре моннан байтак еллар
элек язылган. Автор аларны яңадан карап,
эшкәртеп, баш герой турындагы язмалар
тирәсенә туплап «монтаж»лаган. Шулай итеп,
автор өчен, чыннан да «Йолдызлык» барлыкка
килгән. Хәер, хикмәт исемдә түгел, иң мөһиме
— шул чор (60-80 нче еллар) татар әдәбияты-
ның үсеш процессын, шул үсешнең төп
юнәлешен билгеләгән байтак язучыларның,
галимнәрнең җанлы портретларын күреп була
бу әсәрдә. Роман-эссеның көче
документальлектә. Күреп торабыз, кирпеч
калынлыгындагы романнар чоры үтеп бара.
Үз заманында калын-калын романнар авторы
Лев Толстой бабай бу хакта моннан йөз ел
элек, киләчәк әдәбият реаль чынбарлык
мәгълүматларга корылган әдәбият булачак,
дигән фикер әйткән. Шуның дөреслеккә чыга
баруына шаһитләр без бүген. Тәлгат
Галиуллинның бу әсәре белән танышкан
укучы авторның теге яки бу вакыйгага,
шәхескә биргән бәя-билгеләмәләре белән
килешмәскә дә мөмкин. Монысы да табигый:
язучы иң соңгы инстанциядәге хакыйкатьне
әйтүгә дәгъва да итми бит.
II
XX йөз татар прозасының күренекле
вәкиле, публицист, тәнкыйтьче, галим-
педагог Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты, ерактан
күренеп торган якты маяк кебек, күпләрне
үзенә җәлеп итеп тора. Куәтен, гыйльми
көчен, акыл сәләтен милләтенә хезмәт итүгә
багышлаган М.Мәһдиев җәмәгатьчелекне
үзенә игътибарсызлыкта гаепли алмый иде
кебек. Аның әсәрләре, шәхесе белән
илһамланып иҗат мәкаләләре язган
А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Ф.Миңнуллин,
Ә.Гаффар, Р.Мөхәммәдиев, Р.Зәйдулла һ.б.
тавышына яңа, яшь галимнәр каләменнән
төшкән тикшеренүләр килеп
кушылды. Ниһаять, әлегәчә әйтелгән
фикерләрне, күзәтүләрне искә алып, еш кына
беркадәр шуларга да таянып, Тәл- гат
Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев
йолдызлыгы» исемле, документальлек белән
фәннилекне, булган хәлләрне хыял уены
белән баеткан роман-эссесе укучыларга
тәкъдим ителә.
Әсәрнең каһарманы һәм авторы белән
күптәннән аралашып, бер үк мохит сулышы
белән яшәп, иҗатларын да яхшы ук
күзаллаган булсам да, кереш мәкаләмне язар
алдыннан, бу ике затны нинди уртак
мәүзуглар, шатлык-кайгылар, уй-ниятләр, рухи җепләр якынлаштырган икән дигән
соальгә җавап эзләп шактый уйландым. Бер
караганда, барысы да гап-гади, ап-ачык кебек.
Якынча бер үк чорда яшәгәч, тормыш
агышын, милләт язмышын аңлаулары холык-
гадәтләрен, рухи дөньяларын, иҗади
эзләнүләрен бер агымгарак боргандыр
дигәнрәк фаразым да тулы хакыйкатьне ачып
җиткерми кебек тоелды.
Икесенең дә язучы һәм галим булулары,
җәмәгать эше белән (берсе — КДУ- ның
берләштерелгән профком рәисе, икенчесе -
ректор, декан...) мәгърифәт нурын, татар
кавеменең олы тарихын, сүз сәнгатебезнең
илаһи көчен, сурәт байлыгын яшь буын
күңеленә сеңдерү вазифасын бергә алып бару
юлындагы фидакарьлекләре аларны тәсбих
төймәләредәй бер җепкә тезгәндер дигән
нәтиҗәгә килдем.
Туган телебезнең язмышы, киләчәге кыл
өстендә эленеп торган XXI гасыр башында,
аны инкыйраз упкыныннан коткарып калу
өчен көрәшнең алгы сафында булган
укытучыларның, җурна- листларның,
гомумән, милләт гаме белән яшәүчеләрнең
шактый өлеше аң-белем, әхлак дәресләрен
шул ике шәхестән яисә алар укыткан
мөгаллимнәрдән алганлык- ларын да
онытмыйк.
М.Мәһдиев иҗатына, шәхесенә һәм аның
иң якын каләмдәшләренә багышланган әсәргә
бәя бирүгә алынуыма, бу олуг затларның
үзара таләпчән дуслык- ларының шаһите
(бәлки иң соңгыларының берседер) булуым
этәргеч тә, хокук та бирде. Язучылар
берлегенең идарә утырышында да,
районнарга укучылар белән очрашуларга
чыкканда да, кинәт оешкан ирләр мәҗлесендә
дә Мөхәммәт абый белән Тәлгат Нәби улының
һәрвакыт янәшә, җилкәне җилкәгә терәп,
колакны колакка куеп сөйләшеп
туймаслыкларын күп тапкырлар күрергә
насыйп булды. Т. Галиуллин М.Мәһдиев иҗатын югары
бәяләсә дә, бер могҗиза итеп, гомуми әдәби
үсеш барышыннан аерып карамый, аны үзәккә
алып, XX гасырның икенче яртысының әдәби
панорамасын тудыра. Аерым алганда, автор
М.Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» истәлекләр
китабында искә алган, бәя биргән язучылар
(С.Хәким, М.Галиев, Батулла, М.Хәбибуллин
һ.б.), галимнәр (Х.Госман, И.Нуруллин, язмышын үзәккә алган ифрат җылы һәм
эчкерсез «Картайма әле, ветеран» очеркында
аеруча ачык чагыла. Кунак ашы кара-каршы
дигәндәй, Тәлгат Нәби улы М.Мәһдиев иҗаты
турында тикшеренүләрен үзе исән чакта ук
башлап, вакытлы матбугатта бастыра килеп,
дустының наменә зур бүләген - «Мөхәммәт
Мәһдиев йолдызлыгы» роман-эссесен
тәкъдир итә.
Автор М.Мәһдиев мирасын фәнни
категория буларак өйрәнүнең киң аспектлы
юлын тапкан: язучының тормыш- көнитешенә
кагылышлы вакыйгаларны, көлкеле вә
гыйбрәтле хәлләрне үзәккә алган истәлекләр
«Без - кырык беренче ел балалары», «Кеше
китә - җыры кала» бәяннары,
«Фронтовиклар», «Мәңгелек яз» романнары
турында мәктәп, югары уку йортлары
укучыларына тәкъдим итәрлек фәнни анализ
белән аралашып, бер-берсен тулыландырып
тора.
М.Мәһдиев иҗатын автор, милли
тамырларга бәйле рәвештә, татар кешесенең
үзаңын, характерын, гореф- гадәтләрен сүз-
сурәтенә, ягъни менталь үзенчәлекләренә
бәйле рәвештә өйрәнү методикасына өстенлек
бирә. Мөхәммәт Сөнгат улы кебек шәхес,
сокландыргыч телле иҗат турында катлаулы,
артык фәнниләштерелгән, корама тел белән
язарга ярамаганны истә тотып, роман- эссе
авторы гади, аңлаешлы, шул ук вакытта
образлы, алда әйткәнемчә, Мәһдиев
фикерләвенә якын өслүбкә өстенлек бирә.
Г.Бәширов, Ф.Миңнуллин мирасларына
багышланган уй-фикер- ләрендә, жанр
хасияте таләп иткәнчә, үзенең фәннәр
докторы, профессор, докторлык
диссертацияләре яклау советы рәисе
икәнлеген дә «сиздереп» ала. Язучы иҗатында тел иң мөһиме дигән
хакыйкатьне нигез итеп алып, автор
Мәһдиевнең тел-сурәт үзенчәлекләрен
өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Аерым алганда,
язучы лексикасының төрле катламнарын,
җөмлә төзелешен, сүз-мәгънә төгәллеген, хис
белдерү нечкәлекләрен, юмор, ирония
алымнарын кайта-кайта, Я.Агишев, А.Яхин, М.Бакиров һ.б.)
эшчәнлегенә, аларның мирасына үз
мөнәсәбәтен сиздереп барырга тырыша,
берсен дә рәнҗетмичә, шул ук вакытта истә
калырлык детальләр белән үреп бара.
Мондый киң караш-бәя өчен әдәби-
мәдәни халәтебезне яхшы белүнең төп шарт
икәнлеген искә төшереп тормас- тан, роман-
эссе авторының бер карауда кечкенә генә
күренгән вакыйга аша арадаш күренешләрне
тасвирга алып керү осталыгына игътибар итәсе килә. Менә ул Язучылар берлегенең
кабул итү бүлмәсен бизәп торган, татар про-
засының йөзек кашлары А.Гыйләҗев,
М.Мәһдиев, Г.Ахунов төшерелгән «Өч
баһадир» дигән фотосурәтнең, үзләре
бакыйлыкка күчкәч, дивардан юкка чыгуын
рәнҗеп кабул итә. Ошбу рәсемне искә төшерү
авторга алар яшәп иҗат иткән чор татар
әдәбиятына гомуми күзәтү ясау, олуг
затларыбызның исемнәрен, әсәрләрен искә
алу, фотога алынган каләм әһелләренең
холкын- фигылен, менәзен - характерын ачу,
иҗатларын яңачарак бәяләү мөмкинлеген
бирә.
«Юмор - табигать бүләге» дип аталган
бүлектә «Без - кырык беренче ел балалары»
бәянының көлү сәнгатенә алып килгән
яңачалыгын ачу аша автор XX гасырда,
аеруча Тукай, Бабич, Г.Афзал иҗатларында
юмор белән сатирик фикерләүнең дөнья
мәдәнияте ирешкән югарылыкка күтәрелүен
дәлилли, ә М.Мәһдиев юморы халыкчанлык
чагылышының югары үре итеп бәяләнә.
Т. Галиуллинның «Мөхәммәт Мәьди- ев
йолдызлыгы» әсәрен кабат укыганда,
сурәтләү объектын артык идеаллаштыру,
күтәребрәк кую юкмы, дигән шөбһә дә
күңелне тырнап узгандай булды. Мин бу
шигемә дә аңлатманы үз аңымда таптым:
әгәренки язучының бөтен иҗатын кабул итеп,
шәхесен ихтирам итмәсәң, укучы калебен
биләрлек әсәр дә, гадәти бер мәкалә дә яза
алмыйсың. Икенче тарафтан, роман-эссе
авторы Мәһдиев- нең сюжет эзлеклелеген
санга сукмау, вакыйга җебен бер үзәк
каһарман тирәсендә туплый белмәү (бәлки,
теләмәү), драма әсәрләрен таныту, сәхнәдә
урын даулау өчен Дон-Кихотчарак көрәшү ма-
тавыкларын да яшерми, комфорт ярату,
иркәләнү кебек йомшаклыкларына да күз
йоммый, аның гадәти яшәештәге
кимчелекләреннән якын итеп көлгән урыннар
әсәрне бизиләр, Мөхәммәт абыйның
кабатланмас образын күңелдә уеп
калдыралар.
Ниһаять, Мәһдиев кебек киң колачлы, күп
яклы, тирән мәгънәле иҗатның кемнәрдер бер
канатын, әйтик, назик, мамыклы, шигъри
телен якын итсә, икенче берәүләр аның
тормыш низагъ- ларын юмор, ирония белән
сурәтләү осталыгына мөкиббән китәргә
мөмкин. Кемнәрдер Мәһдиевне халык
иҗатының, бигрәк тә лирик җырларының
фәлсәфи эчтәлеген, сәнгати матурлыгын ачып
биргән галим буларак хөрмәт итсә дә бик
табигый. Ә инде хатын-кыз психологиясен,
рухи дөньясын, дөнья бизәкләренең
матурлыгын шундый осталык вә тирәнлек белән сурәтләүдә XX йөзнең икенче яртысы
татар прозасында, үзе әйтмешли, едва ли,
тагын берәү бардыр.
Нәр укучының, аны яхшы белгән
кешеләрнең Мәһдиевкә үз бәясе, һәркемнең үз
Мәһдиеве булырга мөмкин. Тәлгат Галиуллин
«Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» әсәрендә
бу олуг шәхесебезне, аның мирасын үзе
аңлаганча, үзе кабул иткәнчә кәгазьгә
төшергән. Кемдер аның белән бәхәсләшергә,
берише урыннарын кабул итмәскә мөмкин.
Фикер төрлелегеннән башка үзаң һәм зәвык
үсеше була алмый. Язучылар, гомумән
зыялылар арасындагы ихласи дуслык,
аңлашып яшәү шундый әсәр кебек яисә
башкарак рәвештәге иҗат җимеше бирсә,
татар сүз сәнгатебез отар гына иде. Якын
дустының әсәре Мөхәммәт абый рухына дога
булып барсын! Шулай буласына бер кәррә дә
шигем юк.