Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК АУРАЗИЯЧЕНЕҢ БЕР ЯЛГЫШЫ

«Мин гомерем буенча татарларны
якладым...»
Лев Гумилев
Л.Н. Гумилев турында сөйләшкәндә татар галимнәре һәм зыялылары, беренче чиратта,
аның татарлар турында язган уңай фикерләренә игьтибар итәләр. Билгеле, бу тарихчының
борынгы төркиләр буенча үз вакытында үткәргән тикшеренүләрен дә онытып булмый, чөнки
халкыбыз тарихының башлангыч чоры да шул дәвергә, Үзәк Азия төркиләренә барып тоташа.
Әмма без бу язмалар белән генә чикләнсәк, үзен «соңгы ауразияче» дип исемләгән Л.Н.
Гумилевка тулы бәя бирү мөмкин булмас иде. Чынлыкта, ул язган хезмәтләрнең башка
якларын да истә тотсаң гына, аның концептуаль фикерләвенә кагылган, моңарчы татар
дөньясында әле ныклап өйрәнелмәгән үзенчәлекләрен дә билгеләп үтү мөмкин булачак.
Нәкь менә шуны истә тотып , бу язмада урыс ауразиячеләре тарихи мәктәбенә караган
Л.Н.Гумилевның урыс-татар мөнәсәбәтләренең Алтын Урдада ислам дине кабул итү белән
бәйләнгән якларына ясаган анализын тәшвишләп тикшереп үтү кирәк дип табылды, чөнки
әлеге эшне башкарып чыккач кына «соңгы ауразияченең» каршылыклы шәхес икәнлеге ачыла.
Ә бу нәтиҗә әле өстән-өстән генә һәм бик турыдан фикер йөртергә күнеккән хәзерге дәвер
татар җәмгыятенә файдалы булыр дип уйлыйм. Чынлап та, безгә инде идолларга табынудан
туктарга, үз мәнфәгатебездән чыгып мөстәкыйль фикер йөртә башларга вакыттыр.
Башта ук кисәтеп куям — карала торган мәсьәләләр гадиләрдән булмаганга күрә, аларны
анализлаганда бер генә нечкәлекне дә төшереп калдырырга ярамый. Билгеле, монда
Л.Н.Гумилевның фикерләвен бик төгәл бирү дә таләп ителә. Менә шушы шартларны
башкарганда гына бу мәкаләдә куелган бурычларны үтәп чыгып була дип уйлыйм.
Этник башлангычның тарихта тоткан урыны турындагы концепциясен эшләгәндә
Л.Н.Гумилев Алтын Урдада урыс-татар мәсьәләсенә юлыга. Ул турыда үз дәвере совет
гуманитар фәне өчен бөтенләй ят булгән карашлар әйтеп (алар урыс ауразиячеләре тарафыннан
XX йөз башларында әйтелгән фикерләрнең дәвамы булган), бу тарихчы шактый гына катлаулы
проблемаларга барып «төртелә». Аның иң әһәмиятлесе — Алтын Урдада дәүләт дәрәҗәсендә
ислам динен кабул итү һәм аның нәтиҗәләре мәсьәләсе.
Л.Н.Гумилевны аңларга була, аның концепциясе буенча «бөек урыс» (великоросс) этносы
формалашуы нәкъ менә Жучи Олысында ислам кабул ителгәннән соңгы вакыйгалар
нәтиҗәсендә башланган , шуңа күрә бу галим күрсәтелгән мәсьәләне берничек тә әйләнеп үтә
алмаган. Аның гомуми нәтиҗәсе мондый: ислам дине кабул ителгәннән соң, Алтын Урдада
фундаменталь үзгәрешләр булып, алар урыс-татар мөнәсәбәтләрен тамырдан үзгәртәләр: әгәр
дә 1312 елга кадәр, ягъни, Алтын Урдада ислам кабул ителгәнче, бу дәүләттә урыслар «Урда»
белән симбиозда булсалар, исламлашудан соң алар арасында башта (Үзбәк хан белән Мамай
бәккә кадәр) «хәрби союз» гына кала, аннан соң ике арада «күп гасырлык сугышлар»
(Л.Н.Гумилев билгеләмәсе) чоры башлана, ягъни соңгы процесс 1380 елгы Куликов
сугышыннан соң алга чыга.
ДАМИР ИСХАКОВ
145
Әгәр дә Л.Н.Гумилевның карашларын барлап чыксаң, ахыр чиктә аның урыс
Ауразиячеләре мәктәбе өчен хас булган бер глобаль мәсьәләдә абынганын ачык күреп була. Ул
да булса, Ауразия киңлегендәге цивилизацияләрнең, беренче чиратта, христиан (православ)
һәм ислам дөньясының үзара мөнәсәбәтләре проблемасы. Эш шунда ки, урыс ауразиячеләре
мәктәбе вәкилләренең концептуаль карашларының иң «нечкә» җире, Ауразиядә формалашкан
Русия-Ауразия чикләрендә яшәгән аерым цивилизациянең (ул алар исәбе буенча Көнбатыш та,
Көнчыгыш та түгел, ә үзаллы цивилизация) рухи нигезе дип фәкать тик көнчыгыш христиан
(Византия, ягъни православ христианлыгы) динен генә танулары. Башка диннәр, шул исәптән
ислам дине дә, шушы төп рухи көчнең «зонтигы» астында гына яшәп, аның әйдәп баручы, бу
пространствоны рухи яктан берләштерүче икәнлеген белеп яшәргә тиеш дип табылуда. Ягъни
православ дин иң «яхшы», »уңай» дип кенә түгел, ә Ауразия цивилизациясенең үсешен тәэмин
итүче рухи көч тә булып чыга.
Л.Н.Гумилевның бу четерекле мәсьәләгә карашы нинди булган соң? Карап карыйк, ләкин
онытмыйк, без тарихчы-этнолог белән эш итәбез, шуңа күрә аның фикерләвен без тарихи
вакыйгаларга ясаган анализы аркылы гына күрә алабыз. Әгәр дә Л.Н.Гумилевның безне
кызыксындырган мәсьәлә буенча әйтелгән төп фикерләрен җыйсак1, түбәндәгене күрәбез.
Аның уе буенча, XIV йөз башларына кадәр Олуг Урдада (Алтын Урдада) «күчмә» (дала) яки
«монгол-төрки» суперэтносы яшәгән. Билгеле бер вакыттан соң, ул үз үсешендә акматик
(үзгәрешләр) фазасына җитеп, XIV йөз башларында таркалу чорына керә башлаган10 11.
Тарихчының фикере буенча, моның ике төп сәбәбе булган: беренчедән, шушы чорга
монголларның үзара алып барган сугышлары аркасында, этносны үстерүче пассионарлык
энергияле шәхесләр күпләп кырылып, бу энергия җәмгыятьтә бик нык кими; икенчедән
«абориген» халыклар да (монда Л.Н.Гумилев фикеренчә болгарлар һәм кыпчаклар да керә)
инде «реликт» этносларга әйләнгән булганнар һәм алар Алтын Урдада мөстәкыйль роль уйный
алмаганнар.
Нәкъ менә шушы хәлиткеч чорда Үзбәк хан дәверендә ислам дине Алтын Урданың рәсми
(дәүләт) дине итеп кабул ителә дә. Әлеге сәяси актны бәяләгәндә Л.Н.Гумилев Үзбәк ханның
«дала олысын сәүдәгәрләр солтанлыгына» әйләндергәнен күрсәтеп, бу дәүләтне хәтта «якын
Көнчыгышның мәдәни көченә нигезләнгән перифериядәге экстремистик солтанлык», дип тә
атый. Мондый бәя бирү Л.Н.Гумилевның гомуми карашлары белән бәйле. Аның фикере
буенча, 1312 елга кадәр «дала суперэтносында» көнчыгыш христианлыкның бер төре —
несториан агымы өстәнлек иткән. Шуңа күрә дә исламлашуга кадәр урысларга бу суперэтнос
белән рухи яктан каршылыкка керү кирәк булмаган, киресенчә, алар Урда белән «симбиоз»
хәлендә яшәгәннәр. Ә инде 1312 елдан соң ситуация тамырдан үзгәргән, чөнки ислам дине
кабул итү суперэтник дәрәҗәдә сәяси юнәлешне генә түгел, ә бөтен мәдәни якны да, хәтта
тормыш тәртибен һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышларын да үзгәрткән. Алай гына да түгел,
1312 елга кадәр ислам дәүләт эчендәге башка диннәр төсле үк «түзелгән» бер конфессия генә
булса, хәзер инде ул «дала суперэтносыннан» аерылган башка, ягъни мөселман суперэтносына
керүне күрсәтүче индикаторга әйләнгән. Ниһаять, тарихчы-этнолог үзенең төп нәтиҗәсен
ясый: исламлашу нәтиҗәсендә Алтын Урда «химерага» әйләнә башлый. Аның фикеренчә,
процесс 1312 елдан башланып, Мамай Урдасы дәверендә иң югары ноктасына җитә. Нәрсә күз
алдында тотыла бу очракта? Л.Н.Гумилев «этник химера» төшенчәсенә берничә аңлатма бирә:
1. Бу төрле мәдәниятләрдән, диннәрдән торган, икьтисадый һәм сәяси юнәлешләрдә бер-
береннән аерылган этносларның көч нигезендә тотылган, яшәүләре өчен бернинди уңай
нәтиҗә китерми торган берләшмә.
2. Социаль организм буларак мәдәни, этник, социаль һәм башка элементларның табигый
рәвештә түгел, ә механик юл белән оештырылган, шуңа күрә нормаль үсешкә ирешә алмый
торган берләшмә.
3. Бу кешеләрнең ясалма берләшмәсе, анда бердәмлек «унификация» юлы белән генә
тотып торыла. Монда бер халык икенчесенә симпатия белдерми, ә өченче халык, гомумән,
аларның икесенә дә дошман була.
Күренә ки, Л.Н.Гумилев Алтын Урданың исламлашуына тискәре бәя бирә. Ләкин аның
мондый бәясе «химерага» әйләнгән җәмгыятьтәге башка, язмышын ислам динен кабул иткәч
10 Ул фикерләрне Л.Н.Гумилевның өч хезмәтеннән карарга була: Год рождения 1380... // Декоративное
искусство СССР.- 1980.- № 12; Древняя Русь и Великая Степь. - М., 1992; Черная легенда. Друзья и
недруги Великой Степи. - М.: Айрис Пресс, 2006.
11 Ләкин бу галимнең язмаларын укыганда бер әйбер бик үк аңлашылып бетми: бу таркалу Л.Н.Гумилев
«монгол сферасы» (монголосфера) дип аталган бөтен монгол дөньясында башланганмы, әллә Җучи
Олысы эчендә генә «монгол-төрки» суперэтносында барганмы? Тарихи мәгьлүматларга таянып уйласак,
тегесендә дә, бусында да мондый процесслар башланган дигән фикергә килеп була.
БӨЕК АУРАЗИЯЧЕНЕҢ БЕР ЯЛГЫШЫ
146
кире якка алып кереп киткән күренешләрне өйрәнүеннән дә килеп чыккан. Нинди күренешләр
турында сүз бара соң? Алар түбәндәгеләр:
1. Дәүләттә тәхеткә килү системасы үзгәреп, аксөякләрне күпләп үтерү күзәтелә, ягъни
ахыр чиктә бу бер гаепсез кешеләрнең юкка чыгуына гына түгел, ә бөтен дәүләт организмының
тотрыксызлыгына да китерә. Шуның өстенә ул иҗтимагый тормышта иртәге көнгә
ышанычсызлыкны көчәйтә, әхлаксызлыкны арттыра һәм психик яктан тискәре үзгәрешләргә
(неврозлыкка) китерә.
2. Җучи олысы эчендә «социаль һәм тел ягыннан, хәтта мәдәни яктан да бердәмлек
(бигрәк тә ислам дине кабул ителгәч) күзәтелүгә карамастан», аерым этнос оешмый, чөнки
Урта Идел буендагы «борынгы этнослар» (беренче чиратта, болгарлар һәм кыпчаклар күз
алдында тотыла) һәм алар эченә Монголия, Джунгария якларыннан «килеп кергән» этник
элементлар кирәкле пассионар этәргеч ясый алмыйлар. Сәбәбе инде күрсәтелде: монгол
сферасы «үзенең пассионар энергиясен үзара сугышларда әрәм итеп бетерә. Ә Л.Н.Гумилев
фикеренчә, бер социаль система эченә яулап алу юлы белән көчләп кертелгән этнослар фәкать
тик югары пассионарлык булганда гына бер этник берләшмәгә әйләнгәннәр.
3. Шуның өстенә «монгол-төрки суперэтносы» төрле мәдәниятләрнең (Кытай, Тибет,
мөселман яки фарсы мәдәниятләренең) төрле юнәлешләрдәге йогынтысы астында калып
«ашала».
4. Дини өлкәдә элекке чорда күзәтелгән толерантлык югала, дини нигездә булган
каршылыклар көчәя.
5. «Монгол-төрки суперэтносы», ягьни, татарлар эчендә эчке бүленеш барлыкка килә.
Л.Н.Гумилев фикеренчә, Туктамыш хан үзе һәм аның «Күк Урдадан» чыккан гаскәрләре әле
ислам динен кабул итеп бетермәгән булганнар, ә бу исә Аксак-Тимер белән аның бәрелешүенә
«бөек дала суперэтносы» (Туктамыш хан ягы) белән «Якын Көнчыгышның бөек шәһәр»
(Аксак-Тимер ягындагылар) мәдәниятләре арасында барган көндәшлек рәвеше бирә. Тулаем
алганда, Туктамыш хан дәверендә Алтын Урдада Үзбәк хан һәм Җанибәк хан вакытларында
кабул ителгән ислам динендәге шәһәр халкына таяну күзәтелми. Ә бу исә дәүләтнең
«химерага» әйләнүен дәвам иттерә.
Нәтиҗәдә 1360 елларга «монгол-төрки суперэтносы» чатнау фазасына керә һәм Алтын
Урданың бөтен этник системасы, аның этник нигезе юкка чыгып бару сәбәпле, тотрыксызлык
хәленә җитеп, аерым этносларга «ярыла», хәлбуки аларның гомуми «татар» исеме калса да.
Шулай да Л.Н.Гумилев Җучи Олысындагы социаль организм таркалуының төп сәбәбен
җәмгыятьтә барган «пассионарлык дәрәҗәсе»төшү белән бәйләсә дә, ул бу даирәдә
пассионарлыкның бөтенләй юкка чыкмаганлыгын, әле XVI гасырда да анда «аерым
пассионарлык утрауларының» сакланганлыгын күрсәтә. Ләкин аның гомуми нәтиҗәсе
барыбер үзгәрми: дин өлкәсендә Үзбәк хан дәверендә үткәрелгән реформа, ягьни исламны
дәүләт дине буларак кабул итү, Алтын Урданың «химерага» әйләнүенә китерә. Шулай итеп,
галим уйлавынча, Җучи Олысында исламның ныгып урнашуы аның язмышында тискәре роль
уйнаган.
Бу фикер белән килешеп буламы соң? Юк, аның белән берничек тә килешеп булмый, чөнки
Л.Н.Гумилев ясаган нәтиҗә тарихи түгел, ә сәяси-идеологик. Әйтик, ул Куликов сугышына бәя
биргәндә, беренче чиратта, аның «бөек урыс» этносы оеша башлауга этәргәч булганлыгын алга
чыгара, ягъни вакыйгаларны урыс күзлегеннән карап бәяли. Нәкъ менә шушы караш буенча
1380 елгы вакыйганы ул «урыс белән татар арасындагы бәрелеш түгел, ә яши алырлык
этнослар белән «химера» (Мамай Урдасын ул шулай билгели — Д. И.) арасындагы бәрелеш»
дип билгели һәм ул «химераның» Русь үсеше һәм «Бөек дала» үсеше юлында торганлыгын
күрсәтә. Әйе, урыс күзлегеннән бу шулайдыр да. Һәм бу очракта Л.Н.Гумилевның Туктамыш
ханнан Русьның союзнигын ясавын да аңларга була, фактта, бу ике көч чынлап та Мамай бәк
Урдасына каршы бергәләп хәрәкәт итә. Ләкин уйлап карыйк, аларның максатлары бер
булганмы соң?
147
Юк, тагы бер тапкыр юк. Туктамыш хан Алтын Урданың бердәмлеген торгызу өчен көрәшкән,
ә Дмитрий Донской Мамай Урдасы белән урыс берлеген саклау өчен сугышкан. Шуны да
онытмаска кирәк: Мамай бәкнең төп биләмәсе Кырым булып, Алтын Урдада таркалу процессы
башлангач, ул шушы төбәкне үзенә база итеп алып хәрәкәт иткән һәм беренче чиратта Иделнең
уң ягын берләштерергә тырышкан. Шулай булгач, ул Кырым ханлыгының иртә туган бер
артык яралгысын ясап яткан түгелме соң? Л.Н.Гумилевның Туктамыш хан 1380 елны Дмитрий
Донскойга һәм урысларга «ярдәмгә һәм аларны коткарырга» килүе турындагы фикере белән
берничек тә килешеп булмый, чынлыкта, инде күрсәткәнчә, бу хан бердәм дәүләтне сакларга
гына тырышкан.
Бөек Ауразияченең кайсы якка тартканлыгын күрү өчен аның фикерләвенең очын табу
җитә. Ул болай дип яза: «Көнчыгыш Ауропа һәм Ауразия далаларындагы этносларны яңа
суперэтник бердәмлеккә» — Русиягә берләштергән Урыс дәүләте кысаларында «русия
суперэтносы» барлыкка килә. Ахыр чиктә нәкъ менә шушы яңа «суперэтнос» эчендә калган
ислам җәмгыятьләре язмышы турында галим бер сүз дә әйтми, әйтсә дә, аларның рухи
яшәешләренең нигезләрен ачмый, ләкин исламның Бөек дала киңлекләренә ясаган тискәре
йогынтысын күрсәтергә онытмый. Димәк, ул иске буын ауразиячеләренең фикерләү
кысаларында кала. Ислам дине тискәре нәтиҗәгә китергәч, ул бу «русия суперэтносы» өчен
рухи көч була алмый түгелме соң? Шулай булып чыга бит. Ә алай булгач, бу җирлек өчен рухи
таяныч булып калырлык бер генә көч кала, ул да булса, христиан дине, ягъни православие. Бу
очракта Л.Н.Гумилевның диндар шәхес булганлыгын да онытырга ярамый.
Л.Н.Гумилевның Үзбәк хан заманындагы исламлашуга тискәре бәя бирүен юкка чыгарып
булыр иде, чөнки аның бу турыдагы аргументларының һәрберсен башкача аңлатырга мөмкин,
ләкин бу очракта безнең каршыда андый бурыч тормый. Тулаем алганда, галим, тар, дөресрәге
берьяклы карашлардан чыгып, Русия өчен бик әһәмиятле булган мәсьәләне күздән ычкындыра:
нәкъ менә 1312 елдан соң Ауразия киңлекләрендә яшәргә сәләтле яңа бер этномәдәни берлек
— төрки-мөселман җәмгыяте барлыкка килә һәм ул соңыннан «русия суперэтносы» эченә
керсә дә, бер үк вакытта бөек ислам цивилизациясенең (Л.Н.Гумилев терминологиясе буенча
— «Якын Көнчыгыш бөек шәһәр мәдәниятенең») аерылгысыз өлеше булып та кала. Ягъни XIV
йөз башларыннан Ауразиянең төп өлешендә ике цивилизация бергә үсә башлый — ислам һәм
христиан (православ) цивилизацияләре. Ә алар исә икесе дә бертигез дәрәҗәдә генә карала ала.
Алтын Урда таркалып, аның урынына яңа төрки-мөселман этнослары барлыкка килгәч тә,
аларның рухи-мәдәни нигезләрен ислам дине һәм мәдәнияте тәшкил иткән. Менә шушы нигез
аларны үзара һәм бөтен ислам дөньясы белән бәйләп тора да. Шуңа күрә «Бөек даланың төрки-
монгол суперэтносы» варислары яшәгәндә, ә аларның күпчелеге Үзбәк хан дәвереннән соң
мөселман өммәтенә керәләр, Русияда XIV йөз Алтын Урдасының мирасы буларак калган «туу
табы» (???) берничек тә юкка чыга алмый. Бу төркем инде бүген дә Русия эчендә шактый күп
санлы, ә алга таба тагы да күбәячәк (БМО бәяләве буенча 2050 елга Русиядә мөселманнар
халыкның 37-40 % тәшкил итәчәк). Шуның өстенә, БДБ кысасында якынаю барган саен, ә бу
якынаю Русия өчен бик әһәмиятле, Ауразия киңлекләрендә ислам кыйммәтләренең әһәмияте
артачак. Шуны да истән чыгармыйк — бүген илдә «традицион ислам» дип күтәрелгән җирле
ислам кыйммәтләре беренче чиратта Алтын Урда дәвереннән калган исламның үзенчәлекләре
белән бәйле. Билгеле булганча, нәкъ менә шушы үзенчәлекле ислам перспективада илдә бик тә
кирәк булачак.
Кызганыч ки, православие дине тоткан Л.Н.Гумилев, иске ауразиячеләр концепциясе
кысасында калып, әлеге гаять әһәмиятле мәсьәләне күрмәгән. Шушы нәтиҗәдән чыгып,
татарга даими теләктәшлек күрсәтүенә карамастан, без бу шәхеснең чикләнгәнлеген дә күрергә
тиешбез. Чөнки галим үз халкының һәм мәдәниятенең баласы һәм ул урыс мәнфәгатеннән
чыгып фикер йөрткән. Бу начар да, яхшы да түгел, ә хакыйкать. «Соңгы ауразиячегә» бәя
биргәндә бу турыда истән чыгармаска кирәк.