Логотип Казан Утлары
Публицистика

Башта ук шулай дияргә иде!..

Башта ук шулай дияргә иде!..
Салих Батталнын Фоат исемле энесе дә бар иде. Шушы Фоатның Фәрит дигән улы
хәзерге заман телерадиотехникасының остасы. (Күп еллар инде Татарстан
телевидениесендә эшли.)
Бервакыт Салих Батталнын телевизоры күрсәтми башлый. Моның ише чакта
аптырап тормый — пләмәшен, ягъни Фәрит Батталны чакырып китерә. Хөрмәтле
абзасының өендә нинди генә техника көйсезләнсә дә, Фәритебез шундук сафка
бастыра да куя!
Фәрит телевизорны да тиз төзәтә. Китәр алдыннан абзасына бер киңәш тә
бирмәкче була. Салих Батталны телевизор артына чакырып китерә дә:
— Менә бу «АПЧГ» дигән боргычны күрәсеңме, абый? Телевизорың сүрәнрәк
күрсәтсә, әнә шуны уңга-сулга боргалап көйлә.
Текә холыклы әдипнең кашлары күтәрелеп китә:
— Нәрсәне аңлата инде ул АПЧГ дигән нәмәстәң?
— «Автоматическая настройка частот гетеродина» дигән сүз ул...
Мондый катлаулы кәлимәдән әдипнең башы әйләнеп куя, чырае чытыла:
— Нәрсә дидең, нәрсә?!
Абзасының бу терминны аңламаячагын һәм исендә дә калдыра алмаячагын белгән
Фәрит шундук икенче аңлатма бирә:
— «Антон Павлович Чехов — Гений», дигәнне аңлата бу «АПЧГ»...
Салих Батталның йөзе кояштай балкып куя. Ә үзе бик тә ләззәтле итеп көлеп
җибәрә:
— Башта ук шулай диләр аны! Антон Павлович белән без барысын да көйләрбез!
Моннан соң гүтер-мүтерләрең белән башымны бутама, яме...
Бик мөһим хатирә
Бер язучы Фәнзаман Батталга мактана икән:
— Гомер үтә, парин...Мемуарлар, истәлекләр язарга вакыт. Менә мин үткән
гомерем турында хатирәләр китабымны язып бетерәм инде. Анда синең белән булган
уртак вакыйгалар да тәфсилләп язылды.
— Син Брежнев заманында миннән йөз сум акча алып торган идең. Шуны ни
177
өчен бирә алмый йөрүең турында да берәр бүлек бардыр инде, алайса?.. — дигән
Баттал.
Гадәт хикмәте
Авызыннан тәмәке өзелгәнен яратмаса да, Нияз Акмалның кесәсендә күп вакыт
тәмәке булмый. Фәнзаман Баттал исә һич тә тәмәкесез йөрми. Икесе очрашуга,
беренче сүз итеп, Акмал тәмәке сорый. Исәнләшүен дә ике-өч тапкыр суыргач кына,
исәнләшә. Еллар буе шулай дәвам иткәнлектән, аны күрү белән Фәнзаманның кулы
кесәсенә керә дә китә икән... Шартлы рефлекс кебек...
Беркөнне Фәнзаман телевизорын кабызып та җибәргән, экрандагы кешене күрүгә,
кесәсеннән җәһәт кенә сигарет чыгаруын сизми да калган. Баксаң-күрсәң, Нияз
Акмал телевизордан шигырь укып тора икән...
Гадел бәягә иртәрәк...
Язучы Рахмай Хисмәтуллиннын Түбән Камада яшәгән чагы. Әдәби берләшмәгә
җитәкчелек итә, Казаннан язучылар, шагыйрьләр килсә, аларга багышлап әдәби
очрашулар үткәрә. Мактауларга юмарт, матур һәм бөек сүзләргә бай Рахмай,
халыкны яна килгән каләм ияләре белән таныштырганда, залга һәрвакыт бер үк
мәдхияләрне яудыра:
— Әдәбиятыбызнын ин якты, ин гүзәл йолдызларынын берсе, илаһи шигьрият
остасы Фәлән Фәләнов безгә кунак булып килде...
Әдәбият сөюче, кайсы язучы килсә да очрашуларны калдырмаучы бер агай,
икәүдән-икәү калгач:
— Син, Рахмай энем, барысын да йолдызга тинлисен әле. Минемчә, гадел үк
булып бетми син биргән бәяләр, — дигән.
— Ашыкма, абзый. Мин бит әлегә СССР Язучылар берлегенә кабул ителмәгән...
Гадел бәя бирер көннәр җитәр ул, җитәр! — дигән көр тавышлы Рахмай.
Гарьлегеннән үлгәндер
Әле беренче шигырьләре генә басылган япь-яшь Нияз Акмал белән бер өлкән
язучы сыраханәгә килеп керсәләр, анда артист Наил Әюпов чираттагы бокалны
чөмерә. Хәл-әхвәл белешкәч, өлкән әдип артистны янындагы егет белән таныштыра:
— Нияз дигән егет бу. Сарманныкы. Киләчәктә көчле шагыйрь булачак...
— Сарманныкы булгач, киләчәгенә өмет юк инде, — ди җор телле Наил.
— Сарманнарнын казлары да йөзә белми аларнын. — Шунда ук сөйләп тә бирә. —
Минем әнкәй Сарманнан каз алып кайткан иде. Каз, мескен, Ыкка керү белән батып
үлде.
— Беләм мин ул казнын ни өчен батып үлгәнен, — дигән бишектән үк шома
Нияз. — Сарман тикле Сарманда үскән каз Мөслим кебек пүчтәк якка эләккәч,
хурлыгыннан батып үлгән ул.
Гаҗәп
Танылган җырчы Гали Ильясовнын җыйнак буйлы икәнен һәркем белә. Бервакыт
шушы җырчыбыз гаражда машинасын ремонтлап мәш килә икән. Күрәмсен,
онытылып киткән — гараж базына егылып төшкән. Икенче көнне сәнгать әһелләре
арасында күнелсез хәбәр таралган:
— Гали Ильясов, базга егылып төшеп, аягын ике урыннан сындырган...
Барысы да ихлас күнелдән кайгырышкан. Бары тик виолончель остасы Лариса
Маслова гына бу хәбәргә ышанмыйча утыра икән.
— Нәрсәсенә ышанмыйсын инде анын? Адәм башына төрле хәлләр килүе
ихтимал бит, — диләр икән артистлар.
178
— Анысын беләм лә мин, — дигән Лариса. — Тик менә шундый кыска аякнын
ике җирдән сынарлык урыны барлыкка гаҗәпләнәм.
Икесе дә әзер
Равил Шәрәфинен кызы Равия тугач, тәпи йөри башлагач, боларга Илһам
Шакиров кунакка килә. Равилнен аш-су әзерләүгә, кунакларны хөрмәтләп
каршылауга, сыйлауга бик оста хатыны Рушания ханым бай итеп табын әзерли.
Әлбәттә инде, «зәм-зәм сулары» да менеп кунаклый
өстәлгә. Шуларны да шактый авыз иткән кунакнын күңеле күтәрелә. Аяк астында
уралып йөргән кызчыкны күтәреп ала да:
— Кызын бик матур икән, Шәрәфи! Үсеп җиткәч, кияүгә чыгарлык булып
өлгергәч, бу кызын үземнеке булыр! — ди дә, Равиянең колагын тешли.
Еллар уза, Равия үсеп җитә. Жорлык, үткен теллелек җәһәтеннәнәтисеннән әлләни
калышмаучы чая кыз, Илһам Шакировны очраткач:
— Мин өлгердем, Илһам абый. Синең хәлләр ничек? — дип сорый.
Көтелмәгән сораудан каушап калган Илһам, һушына килеп:
— Мин дә өлгердем! Житмешкә җиттем менә! — ди. Аннары шуклык белән
өстәп куя. — Колак тешләрлек кенә хәл һаман да бар әле, матурым.
Караңгыда эшләп булмый
Элек Татарстан китап нәшриятында сукырлар өчен махсус китаплар чыгаручы
Шәриф ага Еникеев эшли иде. Үзе дә тома сукыр иде мәрхүм. Беркөнне, кичке
сәгатьтә, нәшриятта ут сүнә. Өйләренә кайту өчен сәбәп кенә көтеп йөрүче
хезмәткәрләр:
— Утсыз эшләп булмый инде, кайтыйк, — диешеп, җыена, башлыйлар.
— Нәрсә, ут сүнде дисезме? — ди Шәриф ага һәм үзе дә урыныннан кузгала. —
Караңгыда күз бозып булмас монда, кайтырга кирәк!
Кайдан булуына карамастан
Жырчы Фердинанд Сәлахов бер авылга концерт белән килгәч, тамашага кадәр
чыгыш ясаган колхоз рәисе залдагылар алдында болай дигән:
— Опера һәм балет театрында эшләвенә карамастан, Фердинанд Сәлахов матур
җырлый...
Кайсы кыйммәтрәк?
Женнәр, иблисләр турындагы әсәрләре белән дан алган Заһид Мәхмүди өермә
күтәрерлек тизлек белән Госман Садә бүлмәсенә килеп кергән дә тегенең өстәленә
чалбар ташлаган.
— 80 сумга чалбар алдым, Госман абый, шәпме?
Әйләндереп-әйләндереп караган да Госман, мультфильмнардагы төлкедәй
елмаеп:
— Кит инде... 5 тиенлек урыннарыңны томаларга 80 сумлык чалбар алмасаң!
Менә мин бу бүрекне дә 60 сумга гына алдым.
Заһид тынып калган. Каты төрттерүенә куанган Госман:
— Нигә сүзсез калдың? — дип көлгән.
— Шуңа исем китте әле, — дигән Заһид. — Киясе әгъзага карап исәпләсәң, синең
бүрегең минем чалбардан да кыйммәтрәк икән бит.
Кем кем беләндер бит...
Мәшһүр җырчы Фәхри Насретдинов, яшь җырчы Рафаил Жаббаров белән
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
179
очрашкач, тиздән гастрольгә чыгачагы турында әйтә.
— Ә-ә, мин бу хакта ишеттем инде, — ди Рафаил. — Сара апа (Садыйкова) белән
чыгасың икән, Фәхри абый.
Фәхринең хәтере кала. Авызын Рафаилнең колагына ук терәп:
— Юк, энем, ялгыш аңлагансың, Сара минем белән чыга, — дип, зәһәр
пышылдый.
Нишлисең бит, сәнгать кешесе үзен икенче яки өченче итеп күз алдына да китерә
алмый. Ул һәрвакыт беренче!
Кешесенә карап
Тәмәкегә кытлык заманда Ләбиб Лерон белән Фәнзаман Баттал Китап нәшрияты
янында очрашкан. Ләбиб Фәнзаманга «Опал» сигареты тәкъдим итә.
— Ничауа, юньле генә сигаретлар тартып йөрисен икән әле, — дип мактаган
була Фәнзаман, сигаретны алгач.
— У-у, минем кесәләрдә әллә нинди сигаретлар бар ул! — дип очынып китә
Ләбиб. — Мәсәлән, менә хәерчеләр дә тартмаска тырыша торган «Популярный».
Анысын тәмәкене кешедән генә «атучы» Нияз Акмал кебекләр өчен йөртәм...
Икенче кесәсеннән «Идел» чыгара:
— Монысы көнаралаш үзләренекен тарта торган Госман Садә кебекләргә бирү
өчен.
Фәнзаман сөенеп куя:
— Димәк, мин ин затлысына лаек икәнмен!
— Юк, — ди Ләбиб. — Тагын да затлырагы бар әле. Анысын үзем генә тартам.
— Пәм ул күкрәк кесәсеннән әмрикәнский «Бонд» чыгара.
Фәнзаманнын хәтере кала. Ләбибнен биргән сигаретын кире кайтара да,
кесәсеннән ментоллысын, алтын язулысын алып кабыза.
Киресенчә
Фәнзаман Баттал Минзәләгә кайткач, район гәзитенен баш мөхәррире Мөҗип
Хәбриев кунагына озак кына карап, уйланып утырган да:
— Да-а, Фәнзаман абый, бу кадәр туры сүзле булуын аркасында дусларын да
кыенны күп ашыйдыр, аларга да хакимият кешеләре кырын карыйдыр... — дип
куйган.
— Киресенчә! — дигән Фәнзаман. — Максатымны, фикерләремне белеп
бетергәч, аларны йә Кремльгә, йә КГБга эшкә алалар.
Кыңгыраулы Гөлсем
Мәшһүр җырчы Гөлсем Сөләйманованын яшь чагы, халык мәхәббәтен яулап
өлгергән чагы икән. Бер көндәше ана:
— Гөлсем, синен хакта гайбәтләр йөри. Имеш, бу ир белән йөрисен икән, тегесе
белән чуаласын икән...
— Бер дә гаҗәпләнмә, ахирәт, — дигән Гөлсем тыныч кына. — Яхшы атка
кынгырау такмый калмыйлар ул.
Культ бар ла ул...
Дүрт-биш язучы утыз ел буе Мәскәү Кремлендәутырган Сталиннын шәхес
культы турында сөйләшкән чакта, берсе капыл гына:
—Ул культ дигән нәрсә Кремльдә хәзер дә бардыр әле, егетләр? — дип куйган.
— Культ бар ла ул ... — дигән Фәнзаман Баттал төшенке тавыш белән. — Шәхес
кенә юк...
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
180
Имеш
Өч «Бат» — Салих Баттал, Батулла, Фәнзаман Баттал Идел өстендә көймәдән
кармак салалар, имеш. Көтмәгәндә көймәләре каплана һәм өчесе дә су төбенә китә.
Водолазлар, ашыгыч ярдәм врачлары килеп җитә. Халык боларга әлеге өчәүнен кай
турдарак батканнарын күрсәтә. Водолазлар агымнын аскы ягыннан эзли башлагач, яр
читендә балык тотып утыручы Марс Шабаев:
— Дөрес эзләмисез, җәмәгать! Агымнын югары ягыннан эзләргә кирәк аларны!
— дип кычкырган.
Мондый кинәштән аптыраган водолазлар:
— Алай булмый инде ул. Логикага туры килми, — диешкәннәр.
— Була! — дигән Марс Шабаев. — Алар гомерләре буе агымга каршы барган
кешеләр бит.
Марсель һәм Жюше
Марсель Галиев чираттагы китабын чыгару өчен Татарстан китап нәшриятына
кулъязмасын китергән. Беркадәр вакыттан кабат килеп җиткән. Шунда мөхәррир
булып эшләүче Фәнзаман Батталга:
— Роберт Батулла кебек, мин дә үз исемемне гарәпләштерәм әле. «Марсель»не
«Марсил»га алыштырам, — дигән һәм кулъязмасындагы авторны Марсил Гали итеп
үзгәртеп тә куйган. — Марсил — тау елгасы мәгьнәсендә йөри икән...
— Ашыкма әле син, Марсель, — дигән Фәнзаман, чын-чынлап тегенен хәленә
кергән сыман җитди итеп. — Киләчәктә Татарстан Франция йогынтысында яшәячәк.
Гонорарны да французлар түләячәк. Әнә, Франциянен Премьер-министры Ален
Жюппе килеп тә җиткән инде. Синен исем французлар исеме бит. Кадеренне
бетермә...
Марсельнен сер бирәсе килмәгән:
— Ну бит... Марсил — тау елгасы... көчле елга!
— Анысы да дөрес түгел! — дип кырт кискән Фәнзаман Баттал. — Марсил — ул
су еланы дигән сүз.
Марсель чыгып киткәч, Фәнзаман кулъязма тышына күз салган. Марсель
«Марсил»ны янадан «Марсель»гә әйләндереп куйган икән.
— Менә сина Жюппе! — дип куйган Фәнзаман.
... Шуннан сон инде Марсель ата-анасы кушкан исемне берчакта да үзгәртмәскә,
ә инде бала һәм оныкларына саф мөселманча гына исемнәр кушып яшәргә ант иткән,
имеш...
Микробны да күрә
Язучылар йорты янында берничә күзлекле әдип күзлекләрен тикшерешәләр икән.
Ягъни кемнеке минуслы яки плюслы, ерактан күрү өченме, якыннанмы,
диоптрияләре нинди?..
Шунда Фәнзаман Баттал сүз башлый:
— Мин күзлекне гомерем буе кызлар күзләү өчен генә кидем, егетләр. Якыннан
мин микробны да күзлексез килеш күрәм...
Шулвакыт ишектән икенде күләгәседәй озын гәүдәле Ринат Мөхәммәдиев килеп
чыга. Ана карап ала да Баттал, әйтер сүзен түгәрәкләп куя:
— ... әгәр дә ул микроб Ринат хәтле булса.
«Миңа язучы кирәкми...»
Нияз Акмал Сабан туенда чәчәктәй кызчык җитәкләгән сабакташын очраткан.
Сабакташы, исәнләшкәндә, кызына:
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
181
— Менә, кызым, мин сина хәзер тере язучы күрсәтәм, — дип тә әйтеп куйган.
Ә кызы елап җибәргән:
— Кирәкми мина тере язучы. Син мина морожный алып бирәм дигән иден. Мина
морожный кирәк.
Нинди бүләк?
Сарман үзәгендә әкияттәгедәй матур, байларча затлы бала табу йорты салганнар.
Сабан туенда тантаналы чыгыш ясаганда хакимият башлыгы әлеге яналыкны дә искә
алып үтә һәм болай дип өсти:
— Сарманыбыз да, киләсе елларда булачак сабан туйларыбыз да сабыйлар авазы
белән күркәмләнсен! Ә бу йортта беренче булып бала тапкан хатынны затлы бүләк
көтә.
Сабан туена кайткан язучы Нияз Акмал да шунда икән. Икәүдән-икәү
сөйләшерлек форсат туган бер минутта ул Башлыктан сорап куя:
— Беренче булып бала табучыга «Ока» машинасы бирәсездер инде?..
— Их, Нияз туган, — ди хакимият башлыгы. — «Ока» машинасы бирсәләр, мин
үзем бала табар идем әле!
«Ничек белмәскә, ди...»
Илдар Юзеев Уфага баргач, башкорт шагыйре Гайнан Әмири белән икесен
телевидениедән чыгыш ясарга чакырганнар. Экранга чыгарунын төп максаты — ике
тугандаш халык шагыйрьләренен дуслыгын күрсәтү икән.
Беренче сүзне алган Гайнан, Илдарга таба борылып, әнгәмәне башлап җибәрә.
— Менә без, Илдар дустым, икебез ике халыкнын шагыйрьләре. Башкорт
әдәбияты үскән бер мәлдә татар әдәбияты да үсә. Бу хакта син дә, мин дә беләбез. Без
икебез ике халыкнын уллары булсак та, бер-беребезнен телен яхшы анлыйбыз. Мин
синен иҗатынны да, үзенне дә яхшы беләм. Син дә мине беләсендер дисәм,
ялгышмамдыр...
Шулчак Илдар үзе дә сизмәстән:
— Ни, ничек белмәскә инде, Гайнан абый, икебез дә бер авыл кешеләре ләбаса!
— дип ычкындыра.
Шулай итеп, Янавылнын ике кешесе — ике татар — ике халыкнын шагыйрьләре
сурәтендә бик тә күнелле һәм җылы әнгәмә үткәреп, Башкортстаннын шигырь
сөючеләрен халыклар дуслыгы белән куандырганнар.
Озак яшисе калмады
Минзәлә театрынын бер бригадасы кайсыдыр авылда спектакль куя икән. Сәхнәдә
саф мәхәббәт күренеше. Егет ролен уйнаучы Әхмәдиша Җиһаншин «сөйгәнен»
назлап, тәмле-тәмле сүзләр сибеп утырганда, кинәт кенә сәхнә арты, дөресрәге, сәхнә
түрендәге рәсем гөрселдәп төшкән. Әхмәдиша бу хәлгә күз салып ала да «сөйгәненә»:
— Әйттем мин сина дөнья бетә дип. Ә син һаман сузасын, туйны сонартасын, —
дип куйган.
Кыз да анлаган моны. Әхмәдишанын кочагына кереп:
— Булды, бүтән сузмыйм, — дигән.
Тамашачы әлеге җимерелүне режиссер табышы дип анлаган.