АГЫМСУДА ЭЛЕКТР ТАШКЫНЫ
Әле кайчан гына, күп дигәндә бер-ике гасыр булыр, бәндәләр электрның ни
икәнен дә белмәгәннәр. Патша, корольләр дә шәм яктысы белән канәгатьләнергә
мәҗбүр булганнар. Авылларда, шәм булмаган җирдә, аны чыра алыштырган. Тора-
бара мәгыйшәткә керосин лампасы килеп керде. Җитешле кеше өендә ул — якты,
фәкыйрьнекендә сүрәнрәк яна иде.
Хәзер исә хәятне электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Аны
файдалану даирәсе көннән-көн арта бара. Хәтта гади көнкүрештә генә дә
кулланылыш тармакларының исәбе-хисабына чыгарлык түгел. Куйбышев плотинасы янындагы суның тирәнлеге 41 метр, Түбән Кама су
саклагычында 1978—1981 елларда су 62 метрга кадәр күтәрелде. Тигез җирдә елганы
күтәрү, җирне кадерсезләү, исраф итү дөнья халыкларында хупланмый, итәк кисеп
җиң ямау кебегрәк карала. Франсуа Рабле (1494—1553), мәсәлән, «Гаргантюа һәм
Пантагрюэль» романында бер инсанның, урман кисеп, юан агачларны яндыруын,
шуның көлен сату хисабына көн күрүеннән көлә. Урман- кырларны юк итү хисабына
электр энергиясе җитештерү дә шундыйрак хәлне хәтерләтә. Кайбер мәмләкәтләрдә
җирне океан, диңгезләрдән тартып алу чарасын күрәләр.
Хикмәт җирдә генә дә түгел. Әле әйтеп киткән зур масштаблы югалтулар,
драматизм кешеләр күңеленә тирән яра сала.
Шул ук вакытта чамадан тыш куәтле станцияләргә генә йөз тоту, Гигантомания,
зурдан кубу практикасы асылда ГЭСлар төзүне бөтенләй туктатуга китерде дип
әйтергә була.
Бүтән җирдә ничектер, безнең Пучы якларында агым көче башлыча тегермән
төзүдә кулланылды. Тегермәннәр арасында инешкә корылганнары да бар.
Андыйларны күргәч, кечкенә болак авыр ташны ничек әйләндерә ала икән? — дигән
сорау да туа иде. Ләкин, болай уйлаганда, аның эчке мөмкинлекләре искә алынмаган, күрәсең. Анда елга ярларыннан чыкмаслык кына итеп күтәрелгән су горизонталь
турбинага, ятып торган канатларына төшә. Ул калаклардан читкә акмасын, куәте
кимемәсен, куласага гына хезмәт итсен өчен чарыкның баш-башын томалап, ябып
куялар. Турбина милкенә килеп кергәч, су басымы бик актив, йогынтылы көчкә
әйләнә, чарыкка җан кертә. Тагын шунсын да истән чыгармыйк: вал яхшы майланган,
кытыршылык, каршылыклар бетерелгән подшипникка урнаштырыла, ул турбинага
кагылу белән, әйләнергә тора. Шуларның бөтенесе механизмны кеше ихтыярына
буйсындыра, күндәм, карусыз итә.
Пучы халкы гадәттә Билтески һәм Матвеевка (Кәҗә авылы) тегермәннәренә йөри
иде. Аларның һәр икесе Ык елгасына корылган. Ык — инеш түгел инде, мул сулы
дәрья. Биредә агымның кирәк кадәресе генә турбинага юнәлдерелә дә, артканы, үзе
бер елга кадәресе, бүтән үзәнгә борып җибәрелә.
Безнең авыл янында зур су юк. Бар булганы — Сарашлы инеше. Шуңа күрә бүтән
авыллар янындагы елга, күлләргә кызыгып карый идек. Хәзер генә ул Пучы белән
Әнәкнең текә ярлы урыннарында мелиорация министры Минтимер Шәймиев
инициативасы белән тирән сулы, балыклы капиталь плотиналар төзелде.
Ыкның куәте, ике җәпкә аерылып китүе, чарыкны бик җиңел әйләндерүе,
файдалы эшкә яравы безнең ише малайлар күңелендә соклану, горурлану тойгылары,
якты хисләр уята иде. Үсә төшкәч, шушы пейзаж, хыялый детальләр белән бизәлеп,
төшләргә керә торган булып китте.
Тегермән алды мәйданында атлар, арбалар тезелеп китә, агай-эне, үзара гәпләшеп,
сабыр гына чират көтә.
Таш арасыннан ларга коелган җылы онны кыска саплы агач көрәк белән капчыкка
тутыру аеруча күңелле, рәхәт шөгыль була торган иде.
Элегрәк елга буендагы һәр авыл янында диярлек тегермән корылган. Аны төзүне
борынгы бабаларыбыз йорт җиткерү кебек гадәти, фарыз эшкә санаганнар булса
кирәк. Ул тирә-юньгә үзенә бер төрле ямь, хозурлык биреп торды. Аның тирәсендә
яшьләр еш кына кичке уеннар оештырдылар, җырлап- биеп күңел ачтылар.
Тегермән буасының суы, язгы ташуны исәпләмәгәндә, беркайда да җир өстенә
чыкмады, җәелмәде. Шул ук вакытта плотиналар, халык ышануынча, суның качуына,
елганың саегуына юл куймады.
Тора-бара эстафета гүяки электр станцияләренә тапшырылды. Ошбу процесс
Балтач районының Таузар иле авылында шактый үзенчәлекле оештырыла. Биредә
тегермән гүяки киң күңеллелек, юмартлык күрсәтә, Хәтнә елгасының бер өлешен
электр станциясе белән бүлешә ул: суның бер тармагы электр энергиясе җитештерүгә
китә, икенче җәбе тегермәннең үзенә юнәлә. Аларның икесен дә берьюлы эшләтергә
дә була, һәркайсын аерым-аерым эшләтү мөмкинлеге дә калдырыла.
Хәтнә — зур елга түгел. Шулай да моңа корылган станция 25 киловаттлы энергия
биреп тора, Таузар иле өйләрен, урамнарын, ферманы яктырта, радиоузел шуның
көче белән эшли.
Ошбу объектларның урнаштырылышында да үзгәлек бар. Алар агымсу өстендә
түгел, елгадан читтә, коры җирдә корыла. Һәммәсе әзер булгач кына су арык буйлап
турбиналарга җибәрелә.
Бу станция узган гасыр уртасында биш еллап хезмәт күрсәтә. Картлар электр өчен
колхозчылардан акча түләтелмәде кебек дип сөйлиләр.
ФӘРИТ ХАТИПОВ
136
Хәтнә станциясе Балтач районында тәүге электр корылмасы иде. Аннан соң
Шушма елгасында Янгулда, Салавычта, Лызи авылларында иллешәр киловаттлы
станцияләр корыла. Биш елдан соң алардан файдаланмый башлыйлар, ә Хәтнә
елгасы, мөһим йомышы бар кебек, ашыга-ашыга чаба бирә.
Татарстан — тарлавыклар җире түгел. Ләкин тирән ярлы елгалар бер дә юк дип
әйтеп булмый. Казансу, мәсәлән, баштан алып ахыргача ике ягы да текә ярлар эчендә
ага. Аны яр биеклегендә күтәргәндә дә суы читкә чыкмый. Бу чакта инде елгада бик
зур көч тупланган була. Тик шулай да андый ук елгалар җөмһүриятебездә күп түгел.
Әмма берсе дә өстәл өсте кебек тигез җир буйлап акмый. Һәркайсының күпмедер
биеклектәге яры бар. Мондыйларга станция корганда суны аз гына, яр биеклегендә
генә күтәртү дә җитә. Турбина өчен суның зур биеклектән төшүе генә лазем түгел.
Анда басым, авырлык үзе мәсьәләне уңай хәл итә. Кечерәк ГЭСлар төзүне нәкъ менә
шундыйлардан башлау хәерле булыр кебек күренә.
Турбиналарны эшләтү турында сүз барганда гадәттә югарыдан төшкән су
басымына гына игътибар ителә. Елганы күтәрмичә, бары агым көчен генә файдалану
мөмкинлеге бөтенләй искә алынмый. Шундый берьяклы караш аркасында бу көнгә
кадәр агым басымына гына көйләнгән бер ГЭС та корылмады. Хәтта тау елгаларының
агымы да бу эшкә көйләнмәде. Докторлык диссертациясен яклау мәшәкатьләре белән
йөргәндә миңа күп тапкыр Алма- Атыга барырга туры килде. Анда Иҗат йорты
яныннан гына тирән ярлы, текә үзәнле, зур куәткә ия шарлавык ага. Уйгырлар шул
суның бер өлешен, сөзәгрәк арыкка юнәлдереп, җир өстенә чыгаралар һәм басуны
сугару өчен файдаланалар. Бу — бик зирәк, акыллы фикерләү нәтиҗәсе.
Әлеге елга бер үк вакытта арзанлы электр ташкынын бирү вазифасын да күндәм
башкара алган булыр иде. Чөнки аны күтәртеп тору да кирәкми. Җитез, куәтле агым
болай да текә тарлавыктан төшә. Ләкин аңа мондый эш йөкләнмәгән.
Турбинаны агым көченә җайлаштырганда киң канатлы чарыкны бастырып,
вертикаль куялар. Техникада бу яңалык түгел. Түбән Кама ГЭСында турбиналар нәкъ
шул рәвешле урнашкан. Аерма тик шунда гына: Түбән Кама станциясендә су өстән
коя, күтәрелмәгән елгада исә турбинаны агым көче генә хәрәкәткә китерә. Һәр ике
очракта да чарыкның ярты ягы ябып, каплап куела. Агым аның эчендәге канатларга
кагылмый уза, су икенче якка, ачык канатларга килеп бәрелә. Канатлар, кузгалып,
агымга юл бирә. Монысы артыннан ук агым арттагы канатлар белән очраша. Су
турбинаны әйләндерүдән гайре бер тарафка да китеп котыла алмый. Аңа бер-бер
артлы канатларны әйләндереп кенә агымын дәвам иттерергә була.
Шулай да агым көче белән эшли торган турбина әйләнеше югарыдан төшкән
басым белән хәрәкәткә килүче чарык әйләнешеннән кайтышрак. Әмма аның үз
мөмкинлекләре, үз өстенлекләре бар. Иң зур өстенлеге — су бастырып, басу-
кырларны, урман-болыннарны исраф итмәү.
Турбиналар урнаштыру хисабына елга бермә-бер тарая. Су, «Нигә минем ирекне
чиклисез?» — дигәндәй, ярсып, куәтлерәк ага башлый. Бакчада су сиптергәндә
шлангның башын бераз кысып карагыз, су ераккарак китмәсме? Киң дәрьяда шлюз
хисабына да агым бераз кысыла төшә. Бу чаралар вал әйләнешен күпмедер тизләтүгә
китерә.
Монда тагын шестернялар ярдәмгә килә. Әгәр тотрыклы әйләнеш бар икән, төрле
зурлыктагы тештәкләр әйләнеш тизлеген күп тапкыр арттыра алалар. Моның ни
икәне инженерларга гына түгел, һәр шоферга, велосипедчыга яхшы таныш. Шулай
итеп, тизлекне арттыру мәсьәләсе бик җиңел хәл ителә.
Киңрәк дәрьяда янәшә берничә турбина куела. Дәү чарыкларны урнаштыруда ара-
тирә Таузар иле төзүчеләренең тәҗрибәсе дә ярап куярга, ягъни станция төзелеше
дәрьядан читтә башкарылырга мөмкин.
Димәк, су электр станциясен коруның, турбиналарны урнаштыруның ике
ысулында да принципиаль яңалык юк. Аларның һәркайсы инде күп тапкыр сыналган,
эшкә яраклы икәнлеге күптән исбатланган.
Үзгәлек — башкада. Елганы күтәрткәндә буа йөзәр чакрымга сузыла. Бу арада
инде башка станция куеп булмый. Ә суны күтәртмичә, агым көче белән эшли торган
станцияне исә адым саен тезеп чыгарга була.
Карап торышка җил куәтенә көйләнгән генераторның да гайрәте әллә ни түгел.
Аның эшчәнлеге әле һава торышы, үзгәреше белән дә бәйләнгән. Ләкин, шуңа да
карамастан, һаман яңалары төзелә тора. Күрәсең, үзләрен аклыйлардыр. Күпләрнең
эш нәтиҗәсен бергә кушкач, хәйран куәтле энергия барлыкка килә булса кирәк.
АГЫМСУДА ЭЛЕКТР ТАШКЫНЫ
137
Тамчы тама-тама күл була.
Моңарчы эшләп килгән энергия чыганакларының һәммәсе дә икенче бер нәрсәне
киметү, юкка чыгаруга нигезләнгән: йә алар газ, мазут, ташкүмер ягу бәрабәренә
эшли, йә җир мәйданы су астында кала.
Интернет мәгълүматларына караганда, Зәй ГРЭСының бер блогы сәгатенә кырык
тонна мазут яндыра, унике блокка тәүлегенә 11520 тонна, егерме миллион җиде йөз
утыз алты мең сумлык ягулык кирәк була. Айлык, еллык күләмне исәпләсәң, бик зур
саннар килеп чыга.
ТЭЦ, ГРЭСлардан ургылып чыккан төтен һавага тарала.
Ягулык материалларының берсе дә файдаланган саен артып, үсеп тормый. Кими
генә баралар. Һәркайсының чиге бар. Җир дә чиксез түгел. Ул әле су астында калудан
башка юллар, шәһәрләр төзү өчен дә даими кимеп тора.
Тик акыл белән, хәстәрлек белән эш иткәндә гидростанцияләр генә нәрсәне дә
булса киметүне, юкка чыгаруны таләп итми. Аларның энергиясе бушка килгәнгә
охшап тора. Су үзе дә кимеми. Дәрьялар миллионлаган еллар буена тын гына агып
торганнар, саклап тотсаң, әрәм-шәрәм итмәсәң, Арал диңгезе язмышына дучар
кылмасаң, яр буйларына агачлар утыртсаң, тирә-юнендәге урманнарны кисмәсәң,
алар әле алга таба да иншалла ил-көнгә күп еллар күндәм хезмәт итәрләр дип
өметләнергә була.
Принципта җил дә кимеми. Тик шулай да аңа мөнәсәбәттә дә артын- алдын уйлап
эш итү хәерле. Сугыштан соңгы елларда Алма-Атының читендә, тирән тарлавыкта
куәтле плотина корылды. Аның вазифасы силне тоткарлау, хәлсезләндерүдән
гыйбарәт. Укучыларга ул күбрәк Медео катогы буларак таныштыр. Төзеп бетергәч,
аның башка бер нәтиҗәсе дә билгеле булды. Алма- Аты таулар арасындагы
иңкүлеккә, чокырга утырган. Шуңадыр.
Алма-Атаның таулары,
Өзелә камыт баулары, —
дип тә җырлыйлар. Монда һаваның алмашынып, җилләп торуы бик мөһим. Ә менә
теге плотина гигант тарлавыктан исә торган җилне күпмедер дәрәҗәдә бикләп, буып
куйган, калага үтә торган һаваның күләмен беркадәр киметкән. Кайберәүләр
башкаланың Астанага күчерелү сәбәбен дә әнә шунда күрә. Билгеле, рельеф
үзгәлегенең ролен дә истән чыгарып булмый.
Әйе, урыны белән җил дә дефицитка әйләнеп куя икән.
Татарстанда унар, йөзәр, бишәр йөз чакрымнарга сузылган ярты меңгә якын дәрья
бар: Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ, Ык, Зөя, Олы Чирмешән, Иж, Шушма, Илләт,
Дала Зәе, Казансу, Мишә, Актай, Гөбенә, Тәмте, Сарман, Кече Мишә, Кече
Чирмешән, Чишмә (Шушма), Минзәлә, Сөн, Кичү һ.б. Күбесенең исеме җырларга
беркетелгән, халыкның рухи хәятендә кадерле урын алган. Алар хозурлану объекты,
күңелгә рәхәтлек бирүче, иркәләүче, юатучы күренеш буларак вөҗүдкә кереп калган.
Шулай да елгаларны, дәрьяларны милли байлык дип санау нишләптер гадәткә
кермәгән. Боларның һәркайсының куенында электр ташкыны, алтын ага. Әмма аны
күрер өчен күңел күзе кирәк шул. Менә шушы йөзәрләгән агымсуларның тик берсе
— Чулман гына электр энергиясе бирүгә хезмәт итә. Калганнары моның ни икәнен дә
белми. Милли байлыкның бу тармагы, аның иң зур өлеше әле үзләштерелмәгән.
Гәрчә агым көче белән эшли торган станциянең җегәре искитәрлек булмаса да, бу
бит әле, ни дисәң дә, өстәмә энергия. Аны булдыру өчен зур күләмдә мазут, газ,
ташкүмер, торф яндыру да кирәк түгел, һава да бозылмый, атмосферага экологик
зыян килми.
Электр станциясе кору су тегермәне төзүдән катлаулырак түгел. Тегермән кебек,
аны һәр елга буенда бастырып куярга була. Белгеч күзәтчелегендә аны эшлекле,
булдыклы аерым фермер да корып, арзанлы энергиясеннән файдалана ала. Мин
кайчак болай дип тә уйлап куям: гидроэлектростанцияләрне күпләп сафка бастырган
тәкъдирдә алар хәтта ягулык станцияләрен дә, ТЭЦ, ГРЭСларны да алыштыра алмас
иде микән? Алыштырса, бик күп ягулык материалы янга калыр, җан ияләре дә иркен
сулап куяр иде.
Түбән Кама ГЭСы никадәр генә куәтле булмасын, энергиясе
промышленностьның, хуҗалыкның бар тармакларына да җитеп бетми. Өсти тору
сорала. Бу җәһәттән кайбер эшем ияләре аның сусаклагычын тагын шактый
ФӘРИТ ХАТИПОВ
138
күтәрергә, ягъни яңа җирләрне су астында калдырырга, бәндәләрне кабат ярсытырга
киңәш итәләр иде. Әле шунысы да бар: чамадан тыш куәт тә хәвефсез түгел. Моның
шулай икәнен Сайан-Шушенск ГЭСындагы коточкыч афәт тә раслады. Заманында
моннан тыш тагын Чулман (Кама) һәм Агыйдел бассейннарында бер-берсеннән
шактый якын арада үтә хәвефле, хәтәр атом электр станцияләрен кору планы да баш
калкыта башлаган иде. Менә шулай: аяк астындагы ышанычлы, файдалы, хәвефсез
чыганакларны шәйләмибез, инсанны борчый торган гамәлләргә барып тотынабыз.
Югыйсә якында гына мул сулы Нократ ага, Зәй, Ык елгалары да промышленность
үзәкләреннән ерак түгел.
* * *
Бәгъзе пошмас җаннар мәсьәләгә башкача да карарга мөмкин. Ягъни:
— Нигә безгә өстебезгә артык мәшәкать йөкләргә? Әле бит югарыдан да күрсәтмә
төшмәде, — дип фикер йөртүләре ихтимал. — Моңарчы яшәдек бит әле агымсуларга
тимичә дә...
Яшәвен яшәдек. Ләкин нәкъ менә шундый психология аркасында ифрат зур
байлыгыбыз бу көнгәчә файдаланылмый ята. Кече һәм урта энергия чыганаклары
төзелмәде, төзелгәннәре дә сүтелде. Түбән Кама ГЭСы фонында аларның дәрәҗәсе
бик нык түбәнәйде. Әйтерсең, бездә бер галим, инженер юк. Әгәр елгасыз төбәктән
килеп чыккан берәр эшмәкәр шушы хәлне күрсә, моңа бик нык гаҗәпләнер иде.
Хәзер төрле илләрдә электр энергиясе бирердәй башка чыганакларны (әйтик,
Кояшнымы яки бүтәннеме) файдалану юлларын эзлиләр. Нишлисең бит, әгәр аларда
бездәгедәй дәрьялар агып торса, Кояшка ук үрелмәсләр иде.
Нефть, газ сатып кына, запасларын киметә барып кына ерак китә алмыйбыз.
Елгаларны эшкә җигү исә ышанычлы, тотрыклы, перспективалы гамәл. Күп санлы
агымсуларның куәте тулысынча үзләштерелгән тәкъдирдә һәркайсының җегәрен
бердәм энергетика системасына тоташтырырга мөмкин. Ул тулысынча җөмһүрият
милке булачак. Яңа ГЭСлар челтәре Республикабызның экономик куәтен ныгытачак.
Энергиянең артыгын күрше мәмләкәтләр белән бүлешергә, сатарга була. Хәзер бит
бездә социализм түгел. Баеп китүдән курыкмаска була торгандыр.
Энергия муллыгы җөмһүриятебез эчендәге электрга түләү бәясен дә киметәчәк
дип фараз кылам. Боларга өстәп киң мәйдандагы зур төзелеш күпсанлы яңа эш
урыннары булдырачак. Шулай да дәү масштаблы ошбу гамәлне кузгатып җибәрү
өчен зирәклек, тәвәккәллек, ихтыяр көче сорала.