ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
(Тонге каравылчы)
1
Кыштан бирле быел җәй Кырымга, дингез буена китәрбез дип, алдан ук кычкырып килдек-килдек тә, көне җиткәч кенә кире уйлап, үзебезнен Башкортстанга — Илешкә генә кайтырга булдык. Дингез дип, кояшына кызынам дип, мыжгып торган галәм эченә кысылып барып ятканчы, авылда, ичмасам, берүземә бер Агыйдел! Түшәктәй комында теләсән буй, теләмәсән аркылы ят — берәү дә синен башыннан атлап йөрми.
Кайтуны шулай кичтән хәл иттек тә, таннан торып мин билетка киттем. Беренче, икенче класс дип авыз ачасы да түгел, — ике-өч көн элек сатылып беткән, — өченче классына да чак эләкте: сонгы ике билетны мин алдым.
Шул көнне үк җыенып, сәгать өчкә пароходка төштек. Халык утырган иде инде, без кергәндә каютадагы сигез урыннын алтысын биләп алганнар, безгә ишек катындагы югары сәкеләр генә калган иде. Кереп унга-сулга күз аткан арада, аскы буйда утырган яшь кенә ике егет, безне генә көтеп торган шикелле, сикереп торып, урын бирделәр.
— Икесен дә алыгыз, абый.
Каршы як сәкедә яткан ир дә:
— Алыгыз, алыгыз. Малайлар яшь әле, өстә дә ятарлар, — диде.
Бу аларнын әтиләре иде булса кирәк. Ул инде урап куелган матрасны өстән алып, шул көе генә баш астына салган да, берүзе бер сәке булып сузылып яткан, аяклары хәтта сәкедән дә артып киткән иде. Ул безне шулай, чалкан яткан килеш, бер генә бөртек җиребезне дә калдырмыйча күзеннән үткәрә башлады. Анын тишеп каравын мин хәтта арка миләрем белән сизеп тордым.
Каютада тагын бер әби белән бер кыз бала да бар иде кебек. Ләкин мин аларнын берсенә дә игътибар итмәдем. Без әйберләрне урнаштырдык та икенче катнын палубасына мендек. Анда — китүчеләр, ә дебаркадерга озатучылар тулган иде. Пыяла вокзал каршындагы причалларга су өстеннән таудай калкып менгән дизель-электроходлар килеп туктаган. Безнен пароход кына алар янында бөтенләй бәләкәй булып, суга ябышып тора, кергән-чыккан кешеләре дә ничектер аска — подвалга төшеп китәләр сыман иде.
— Теге кешегә ныклап карадынмы син? — диде хатын.
— Нинди кешегә?
— Каютадагы сон...
Мин ул кешене оныткан идем инде.
— Ике аягы да протез бит, — диде хатын. — Әнә теге кыз да аныкы, ахры. — Ул баш изәгән якка әйләнеп карадым. Бездән биш-алты кеше аркылы, бая безгә урын биргән ике егет уртасында сигез-тугыз яшьлек бер кызкай басып тора иде.
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
105
Мин сүз катмадым, карадым да куйдым. Үземә бер дөнья ачкандай, исем китеп, куласа төбеннән сызгырып чыккан пар тавышын тыңлый идем, кабат шуңа бирелдем.
Ул арада китәр вакыт та җитте. Капитан үз урынына менеп басты. Дебаркадердагы карт матрос, берәм-берәм чишеп, авыр трапларны сөйрәп алды. Аннары йөгерә-атлый барып, борындагы чуен тумбадан сүс арканны ычкындырып җибәрде. Куласа бер-ике канаты белән генә артка ишеп, тигез су өстен болгатып алды да туктады. Пароход, этеп җибәргәндәй, борын ягы белән дебаркадердан аерыла башлады. Шуннан соң гына койрыкны чиштеләр. Пароход без басып торган якка бик нык кыегаеп, әкрен генә кузгалып китте. Моннан да, тегеннән дә кулдыр, яулыктыр селки башладылар. Безнең балалар берсе читтә, берсе ялда — безне генә беркем озатмый иде. Мин халыктан күзне алып Казаныма карадым: кояшка чагылып, нурланып яткан өйләр, сарайлар өстендә башларын горур чөеп үрә каткан чиркәү манаралары йөзә; шулар янында бер Сөембикә манарасы гына, моңсу йөз белән кыегая төшеп, түзем аналарыбыз шикелле, тын гына, берүзе бер читтә басып тора. И Казан, Казан... Ярый әле җан кебек күргән син бар...
Безнең пароход, аварга җитешеп, дулкын юлына аркылы куелган биек дамбаның теге ягына борылды. Тиздән тураеп, Агыйделенә кайтып җитәргә ашкынгандай кызулап, Идел эченә таба юл алды. Казан икенче якка күчте. Без ул якка чыкмадык: ул яктан инде барыбер Казан күренми — бар нәрсәне стенадай дамба каплап, аның өстеннән тик вокзал түбәсе белән порт краннары гына күренсә күренә иде.
Без каютага төштек. Әле берсе дә тыштан кермәгән, теге кеше генә һаман сәкесендә ята иде.
— Калдымы Казан? — диде ул.
— Калды... — дидем мин. — Ә сез нигә чыкмадыгыз соң?
— Аяклар бетте, абый, аяклар! Чие чыкты Казанда йөреп. Көчкә кереп егылдым.
Кинәт карауданмы, йөрәгем жу итеп китте: аның бая гына сәкедән артып торган ике аягы берьюлы, кисеп ташлагандай, кинәт юкка чыккан, ә стена буенда тимерләрен ялтыратып ике протез сөялеп тора иде. Шунда мин үзем дә сизмәстән аның йөзенә карадым — кисәк борылудан хәтта муен сөякләрем шыртлап куйды. Мин аңа әле ныклап караган кеше түгел, күзләрем бая да, җиңел болыт күләгәседәй, шуып кына үткән иде. Инде ныклап карадым. Аның йөзе дә, юк аяклары да миңа ничектер бик таныш тоелды. Тик каян таныш, ничек таныш? Шулай дип уйлавым булды — кылт итеп исемә дә төште. Тукта, бу бит... бу бит...
— Сез Башкортстаннан түгелме соң?..
— Әйе, Башкортстаннан, — диде ул. Җәлт кенә башын күтәреп миңа текәлде.
— Зәңгәр Күлдән бит?
— Әйе, Зәңгәр Күлдән.
Яткан җиреннән кубып торды да, кул чугыдай гына калган ике балтыр киселдеген аяктай асылындырып, сәкесенә утырды. Ә күзләре баягы ише генә түгел — буйдан-буйга ярып төшкәндәй иде.
— Үтер, танымыйм, абый, — диде ул.
— Танымыйсыңдыр шул. Мин сездә бер генә кич кунып чыккан идем. Байтак ел инде.
Ул иркен сулап җибәрде.
— Командировкага-мазарга килгән идегезмени?
— Шулайрак. Сезнең авылда безнең студентлар эшли иде. Мин туларның эшен карарга барган идем.
— Булгандыр, — диде ул. Бөтенләй тынычланып, арткарак шуыша биреп утырды. — Студенты да, башкасы да... күп булды инде бездә. Барысын да ничек танып бетерәсең.
— Шулай... — дидем мин. — Барысын да танып бетереп булмый...
Күңелемә, иртә таңдай ачылып, моннан күп еллар элек булып үткән бер көн килеп төште.
ХӘСӘН САРЬЯН
106
2
Әйе, төп-төгәл ун ел гомер үткән икән шул. Тик әле июль, ул вакытта сентябрь иде. Мин үзем дә Уфада тора идем.
Шулай беркөн мине ректор чакырып алды да бер колхозда эшләп яткан студентлар янына барып кайтырга кирәклеген әйтте. Ничегрәк эшлиләр, ничегрәк ашаталар, колхоз канәгатьме, — гомумән, барысын да белеп, ярдәм кирәк булса, ярдәм итеп кайтырга кирәк иде.
Иртәгә чыгасы газетада минем бер теоретик мәкалә басылырга тиеш иде, шуны укып китим инде дип, институттан туры редакция ягына борылдым. Барсам, фән һәм культура бүлегендә безнең студент Фәйрушин утыра. Мине күрү белән торып басты.
— Исәнмесез, абый!
— Сез нишләп монда, Фәйрушин? — дидем мин.
— Менә шигырь бирергә генә кайткан идем, абый. Мин председательнең үзеннән сорап кайттым, бүген үк китәм.
Алар курсы мин барасы колхозда эшли икән. Колхозы да ерак түгел — су транспорты белән ике генә сәгатьлек юл икән. Фәйрушин миңа рейсларына кадәр әйтте.
Иртәгесен мин унбердәге рейска гына өлгердем.
Менә мин Агыйдел белән өскә күтәреләм. Дизель моторы талгын гына тибрәтеп, йокы китергеч тавыш белән гүләп бара. Салонда һәммәсе авыл халкы. Идән тулы сөт-катыктан бушаган чиләк, бидон. Аларга да, эреле-ваклы капчыкларга да булкидыр, сушкидыр тутырганнар. Пристань саен чиләкләр кимеп, салон бушый бара. Ниһаять, Уфадан чыкканга ике сәгать үттеме-юкмы, безнең елга трамвае мин төшәсе пристаньга да барып җитте — кызыл балчыклы текә яр читенә борынын төртеп туктады. Халыкның күбесе шушында төште. Чиләкләрен көянтәләп, капчыкларын биштәрләп алган хатын-кыз, ярга менү белән туктап та тормыйча, иркендә кычкырып сөйләшә-көлешә авыл ягына элдертте, артларыннан куып та җитәрлек түгел.
Яр башында, җигүле күк алаша янында, күзлекләрен елтыратып Фәйрушин басып тора иде. Минем аптыраулы карашымны сизеп, җавап бирергә ашыкты:
— Сезне каршы алырга төштем, абый. Мин бая да төшкән идем әле.
— Шулай бушка ат йөртәләрмени?
— Кәй, атның кадере юк монда, абый... Гомумән, колхоз турында тетеп мәкалә язарга була. Әнә бит студент эшли — халык шәһәргә йөри, катык сата...
— Анысы безнең эш түгел, — дидем мин. Туктап, тирә-ягыма күз салдым.
Безнең аста көндезге кояшка җылынып, иркәләнеп Агыйдел ага. Җәй коры килү сәбәпле, ул быел бик нык кайткан, саеккан, ләкин суы, катер артыннан яр читләп дулкын йөгереп үтүгә карамастан, аяз күк йөзедәй саф, чиста иде. Каршы якта куе урман каплаган тезмә таулар сузылып киткән. Агачларга инде саргылт төс кунган, тик урыны-урыны белән генә карасу яшеллек сакланып, алары йә юкә, йә имән булырга тиеш иде. Таулар — аръякта, көнчыгышта. Ә бу якта — тигезлек, ялан, ялан. Ул тигезлек төньяк-көнбатышта рәшәләнеп торган икенче бер тауга тоташып бетә. Анысы — Уфа тавы. Бөтен бер шәһәрне һәр яктан да күренер биеклеккә күтәргән тау, күксел болытка охшап, бик ерак офыкта кабарып тора иде.
— Аяз кичләрен утлары да җемелдәп күренә, — диде Фәйрушин.
Без кузгалдык. Күк алаша әкрен генә юыртып бара. Ләкин өч-дүрт йөз метр да китмәгәнбездер, куе таллык, камышлык белән каймаланган бик зур күлгә килеп чыктык. Анын бер башы күренеп тора, икенче башы борылып күздән югала иде.
— Зәнгәр Күл шушы инде, — диде Фәйрушин.
Аргы якта, күл буенда, такта, шифер, калай түбәләре белән кояшка чагылып, зур гына бер авыл җәйрәп ята. Ләкин мине күлнен өстендә дә, читендә дә бер көймә дә юклыгы гаҗәпләндерде. Кызык: үрелеп буй җитәр авылга барыр өчен күпме урарга кирәк! Без унга борылдык та күлнен карт өянкеләр үсеп утырган башына юнәлдек.
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
107
Катыкчылар инде җәяүләп тә байтак җир киткән, алар моннан җилгә җилфердәп кенә баралар кебек күренәләр. Ниһаять, без дә, бер чакрым араны ике-өч чакрымга озайтып, авылга килеп кердек. Фәйрушин мине туп-туры идарәгә алып китте. Председатель белән таныштырды. Председатель утызменченен берсе булып Уфанын үзеннән килеп эшли икән. Озын буйлы, карап торуга ук әзмәвердәй таза, чибәр кеше. Яшькә дә кырык тирәсендә генә булса булыр. Ул үзенен студентлардан канәгать икәнлеген әйтте.
— Студент нәрсә — килә дә китә. Анын менә мондагылары... — Ул әйтеп бетермәде. — Ярый, йөреп кайтыгыз, алайса, — дип, мине Фәйрушинга тапшырды.
Фәйрушин монда бөтенләй үз кешегә әйләнгән, монысына Гыйльман абзый, тегесенә Сирай абзый дип кенә дәшә. Безнен күк алаша, тугарылмаган килеш, печән ашап тора иде. Без утырдык та басуга киттек. Студентнын һәммәсе бәрәнгедә. Колхознын бәрәнге җире күп — монда бер группа, тегендә бер группа, ат белән йөреп тә көн кырда, студентлар янында үтте. Бары да эштә иде.
Кояш «куянга атланып» баюга киткәндә генә, без идарәгә кайттык. Председатель белән тагы бер сөйләшим дисәм — районга киткән булып чыкты. Инде мина да кичке рейс белән кайтып китәргә мөмкин иде. Ләкин Фәйрушин да, идарәдәгеләр дә калырга кыстадылар: бүген студентлар концерт куя, карап китегез инде, диделәр. Кайтып кундын ни дә кунып кайттын ни — барыбер түгелмени дип, мин калырга булдым. Без идарәдә сөйләшеп утырганда, Фәйрушин каядыр югалып торды — квартирына барып килгән икән.
— Булды, — диде ул. — «Профессор» белән сөйләштем.
— Нинди профессор? — дидем мин, аптырап.
— Әй-лә, безнен квартир хуҗасын шулай диләр. Әйдәгез, абый, концертка чаклы тамак ялгап, ял итеп алырсыз.
Без идарә турындагы кин тыкрыктан икенче урамга чыктык та, борылгач байтак китеп, җилкапкалы бер йортка барып кердек. Өч ягында икешәр тәрәзә, дүртенче ягына такта чолан сугылган шифер түбәле уртакул бер өй иде бу. Каралты-курасы төзек. Мәгәр күзгә ин ташланганы — ишегалдынын юып-ялап куйгандай чисталыгы булды. Без кергәндә бер ир япма лапас астында тимерле арбага тимеркүк ат җигеп тора иде.
— Мин әйткән абый шушы инде, — диде ана Фәйрушин. — Безнен укытучы.
— Зур кеше алып килгәнсең икән, энем, рәхмәт, — диде ул Фәйрушинга.
— Барыгыз, өйгә керегез, монда өстегез пычраныр-нитәр.
— Мондый ишегалдында ятып аунасаң да пычранмас, — дидем мин.
Ул көлде.
— Төнге каравылда йөргәч — көндез эш юк. Китап укыйм да ишегалды себерәм.
Без өйгә кереп киттек.
— Шул инде «профессор», — диде Фәйрушин. — Укымаган китабы юк. Әллә ниләр белә, сораша китсә, җавап биреп кенә бетермәле түгел. Апа гына бераз ни... кара.
Ишекне ачу белән, ун кулдагы зур мичтән эссе катнаш яңа пешкән ипи исе килеп бәрелде. Мин чишенеп түргә уздым. Урам яктагы түр почмак белән тәрәзә арасы идәннән түшәмгә кадәр китап белән тулган иде. Моны күргәч, күңелемә мич җылысыннан да болайрак җылы килеп кунды. Безнең арттан ук диярлек хуҗа үзе дә керде. Уң кулында кәкре башлы таяк, ә протез аяклары атлаган саен шыгырдап куя иде.
— Самавырны алып чык әле, энем, — диде ул Фәйрушинга. — Әйдә, хуҗа бул.
Фәйрушин шаулап торган иске самавырны өстәлгә китереп утыртты. Хуҗа кучкардан алып яңа икмәк кисте. Бал, май өстәлдә иде инде. Без чәйгә утырдык.
— Аяклар сугышта калдымы? — дидем мин.
— Сугышта, — диде ул. — Кырык бишенче елның февралендә Курляндиядә калдырдым. Эре калибрлы пуля белән чәпәделәр. Хуҗа Насретдин әйтмешли, мин
ХӘСӘН САРЬЯН
108
аякны биргәч, сугышы да бетте.
— Үзегез ничәнче елгы соң?
— Егерме алтынчы мин.
— Сугыш сезгә дә нык эләкте шул.
— Эләкте! Ярый әле, контузияле булса да, баш исән кайтты.
— Шулай. Минем энекәш тә әнә егерме алтынчы елгы иде. Япон фронтына китәбез дигән хаты гына килеп калды. Ә мин үзем менә, сугышның башыннан азагына кадәр йөреп тә, исән калдым.
— Андыйлар да булды.
— Исемегез кем соң әле сезнең, энем?
— Хәнәфи булам мин, абый.
Шулчак, тышкы күтәрмәдән үк дөбердәп, өйгә ике кара малай чабып керде. Берсеннән-берсе уздырып:
— Әни кайта!.. Әни кайта!.. — диештеләр. Аннары киемнәрен уңга-сулга атып, чишенеп ташладылар.
— Йөриләр туңып-күгәреп, — диде Хәнәфи. — Йә, кунак абыегыз белән күрешмисез дәмени?
Зурысы, оялып кына:
— Исәнмесез... — диде. Аңа бер җиде-сигез, кечесенә дүрт-биш яшьләр иде.
— Кая соң әниегез? — диде Хәнәфи. — Кайта дигән идегез бит.
Шул вакыт, ишек тулып, зифа озын буйлы, кара янып торган тут йөзле, зур кара күзле бер ханым килеп керде. Ул кергәч, аяксыз ире генә түгел
— дүрт саныбыз төгәл мин дә, озын буйлы япь-яшь студент Фәйрушин да ничектер бәләкәйләнеп калдык. Мин үзем алай беренче күргән кешегә, бигрәк тә хатын-кызга, туры карый алмый идем, әмма бу юлы онытылып аңа текәлгәнмен, билгеле, озак түгел; бер, күп булса, ике секунд. Сизгәч, уңайсызланып, күземне читкә алдым.
Хәнәфи аңа минем кем икәнлегемне әйтте. Ул минем белән елмаеп кына исәнләште дә, өстеннән салып, түрдәге комод янына китте, күн сумкасын шунын өстенә куйды. Анда китап ята иде.
— Ялыктым инде шушы китапларыгыздан! — дип, малае алдына алып ташлады.
— Ипләп кенә шүрлеккә куеп булмыймыни сон шуны? — диде ана Хәнәфи.
— Булмый. Ятмасын кирәк-кирәкмәгән җирдә.
Анын матурлыгы минем күз алдында кимеде дә куйды.
— Нишләп сонладын? — диде ана Хәнәфи.
— Магазинны бикләп кенә торганда, бер колонна машина килеп туктады. Шоферлары папиростыр, аракыдыр алды.
Хәнәфи башкача төпченмәде.
— Ярый, мина китәргә вакыт, — дип, табыннан кузгалды. Кире мина карап: — Исәр кеше кебек сорыйм әле: сез кайчан китәсез, абый? — диде.
— Иртәнге рейс белән.
— Нигә бик тиз?
— Башкача вакыт юк, тегендә дә эш.
— Кызганыч, — диде ул. — Сез галим кешедер, тарихчы да булгач, сөйләшәсе, сораштырасы сүзләр бар иде.
Юкса авылга әллә кемнәр килә — барысына да план кирәк, куарга кирәк, аларга синен тарихын-ниен бармы да юкмы. Җанга әүкат алырдай кеше дә юк...
Мин аны озата чыктым. Тимеркүк ат, печән ашавыннан туктап, тик кенә карап тора иде. Хәнәфи ана су эчерде дә, аркалыгын күтәреп, утырырга җайлап, лапас астыннан алып чыкты.
— Ярый, исән булып торыгыз инде, абый. Икенче шулай безнен якларга килеп чыксагыз, туры үзебезгә төшегез — инде белдегез.
Ул капканы үзе ачып, үзе ябып чыгып китте. Көзге такыр юлдан келтерәп барган арба тавышы басу ягына китеп югалды. Мин өйгә кердем.
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
109
Хәнәфи хатыны, ире өчен гафу үтенгәндәй, сүз башлады:
— Әллә минем дивана «профессор» сезне дә ялкытып алдымы? Берәр зур кеше күрсә, чат ябыша. Ул кешенен сөйләшәсе киләме, юкмы — аны белми. Китап укый-укый шулай хыялыйга әйләнеп бетте инде. Берәү булса сыер алыр иде. Ә бу — барлы-юклы пенсиясеннән китап җыя. Башын каравылдан чыкмагач, китап укудан ни файда? Аны безнен укытучылар да укымый — берсендә бер китап юк...
— Әллә бара торабызмы? — дидем мин Фәйрушинга.
— Клубкамы? — диде Хәнәфи хатыны. — Ни-и, әле-е! Җыелыр бу вакытта безнен Уфа катыкчылары, көт! Әле анын клубы да ачык түгел.
— Апа дөрес әйтә, — диде Фәйрушин.
Мин Хәнәфинен китапларын карарга утырдым. Кайда нәрсә күргән, ни очраткан — шуны җыя барган — әлифбадан алып «Зур энциклопедия»нен аерым-аерым томнарына хәтле бар иде.
Мин китап караган арада, Хәнәфиләрдә торган тагы ике студент эштән кайтып керде. Тиз-тиз юынып, өсләрен алыштырып алдылар: икесе дә концертка катнашачак икән. Аларнын берсе бик уенчак холыклы, кара- чибәр башкорт егете иде.
— Бүген сылу апаебызны, агаем күрмәгәндә, култыклап кына алып бараек әле клубка, — дип тыкылдап китте.
Ханым ана тамчы да ачуланмыйча:
— И апаем, апаем! Тел бистәсе! — диде. Аннары мина дәште: — Егетләрегез бик телгә беткән, абый. Укуда да шулаймы?..
Минем мондый уен сүзгә кысыласым килми иде, китап укыган булып, ишетмәмешкә салыштым. Сәгать тугыз тулып килә иде инде, бераздан торып, Фәйрушинга әйттем:
— Кузгалыйк, булмаса. Иртә булса, күл буеннан урарбыз.
Клубтан без бишәү бергә кайттык. Башкорт егете, кайтып керү белән, чишенеп тә тормастан:
— Бая да туйганчы чәй эчә алмадым, — дип, самавыр янартып җибәрде.
Хуҗа ханым:
— Сез бүген, егетләр, абыегыз да булгач, өйдә генә ятарсыз инде, чоланга мин үзем чыгармын, — дип, аларга урынны идәннән күрсәтте. Мина үзләре караватына җәеп бирде. Балалары ишек төбендәге такта караватта йоклый иде инде. Чәйдән сон егетләрнен өчесе дә мич казнасына башларын куеп, идәнгә сузылдылар. Хуҗа хатын утларны сүндереп, чоланга чыгып китте. Көн буе бәрәнге казып, бәрәнге чыгарып эт булган, сәхнәдә дә янып биегән ике егет мендәргә баш төртү белән сенделәр генә. Алар артыннан
— эшләми генә көн уздырган, сәхнәдә дә шигырь генә сөйләп төшкән Фәйрушин да гырлап йокыга китте. Дөнья тынып, өй эченә төн карасы кереп тулды. Күнелне ямансу бушлык биләп алды. Мин, тырышып, кичә генә урамында йөргән шаулы шәһәрне күз алдыма китереп карыйм. Шәһәре килә, шау-шуы килми, кешеләре дә, машиналары да тавышсыз кинодагы кебек телсез-өнсез иде. Тын авыл төнендә колак та, зиһен дә рәхәтләнеп ял итә башлады...
Ике баланын кайсыдыр өзек-өзек кычкырып җибәргән тавышка уянып, күзләремне ачтым. Төн инде авышкан. Ләкин һаман карангы иде әле. Малайларнын берсе шап та шоп бәргәләнә. Әниләре калын өй ишеген ябып чыгып киткән иде, ишетми торгандыр дип уйладым. Ә бала һаман бәргәләнә. Ул ара да булмады, «су» дип әйткән төсле тоелды. Тукта инде, болай ярамый дип, урынымнан тордым. Егетләргә басмас өчен, аяк очларыннан гына үтеп, кухня ягына чыктым. Мич авызына караган тәрәзә буенда өстәл, ә анын өстендә кичтән түгелмәгән самавыр утыра иде. Чынаяк табып, борыныннан су агыздым. Шулчак ничектер өйалды ишеге ачылып ябылгандай итте. Үзем дә сизмәстән үрелеп тышка карасам — тәрәзә буеннан ялт итеп ике аягы да исән бер ир үтеп китте. Әле тан сызылып беленә генә башлаган иде, шулай да мин нык шәйләдем: ул көндез күргән председательдәй бик таза,
ХӘСӘН САРЬЯН
110
әзмәвердәй кеше иде. Самавырдан аккан су, чынаяк тулып, өстәл өстеннән тама башлагач кына айнып киттем. Су сораган малай тынычлап, стена ягына әйләнеп яткан. Өсләрен генә әйбәтләп яптым да, шырпы сызып сәгатькә карадым. Биш тулмаган иде әле. Без алтыда чыгып китәргә тиеш идек, алты тулсын инде дип, урыныма менеп яттым, йокы качкан иде инде. Анын урынына берсенә-берсе ябышмаган сәер, унайсыз уйлар килеп тулды. Мин күзләремне ачкан килеш карангы түшәмгә карап ятам. Аннары китап киштәләре ягына борылдым. Китаплар әле үзләре күренми, шулай да мин беләм: анда ике сыерлык китап бар. Тик Хәнәфи сыерга акча җыймаган
— китап җыйган. Бу йортта ул гына китап укый. Ә нигә укый?.. Әнә бит хатыны китап укымыйча да яши. Сату итеп кайтты да...
Теге малай тагы сискәнеп кычкырып җибәрде. Әтиләре каравылда. Ул көндез китапларыннан яктылык ала да, шул яктылык белән төнге каравылга китә, тисәләр-тимәсәләр дә, колхоз милкен каравыллый. Ә монда... Ә син сон, Хәнәфи, сугыш туктасын өчен генә унтугыз яшьтә ике аягынны да биреп кайткан каравылчы энем, өендәге хәлләрне үзен беләсенме сон? Әллә китап укуынны гына беләсенме?..
Стена сәгатьләре кәккүкле икән, суга-суга биш кабат кычкырды. Мин артык ята алмадым, торып, Фәйрушинны уяттым.
— Әйдә, энем, кузгалыйк...
Фәйрушин җитез егет булып, әкрен йөрүне белми иде — шатыр-шотыр юынып, киенеп тә алды. Ишектән хуҗа ханым килеп керде.
— Саф һава килешкән миңа: бигрәк каты йоклаганмын бүген, — диде ул. — Кая, әллә чәй дә эчми китәсезме?
— Рәхмәт, чәйләп тора алмыйбыз, — дидем мин.
Тышта ярыйсы ук салкын иде. Җиргә юка гына кырау төшкән. Чыгу белән көзге суык җил бәреп алды. Сәгать алты тулган иде инде, ләкин Башкортстанның бу якларында сәгать алтыда әле караңгы була. Без сөйләшми генә күл урамына төштек, аннан, сызылып кына атып килгән таң ягына карап, Агыйдел буена юнәлдек. Уфага сөт сатарга баручылар да кузгалган иде инде: алдан да, арттан да чиләк-көянтә күтәргәннәр бара иде. «Бу халыкның һәркайсы сыер тота инде, — дип уйладым мин. — Тик шуларның күпмесе китап укый икән?..» Күлне урап үткәч, соңгы кабат авылга әйләнеп карадым: көнбатыш караңгылыгында әйле-шәйле генә күренгән тын авыл калды. Тик тын идеме соң ул?..
3
Безнең пароход Кама Тамагына җитеп килә иде инде. Кеше кулы ясаган чын диңгезне тамаша кылыр өчен, мин икенче катның палубасына мендем. Кояш Иделнең уң ягындагы аксыл таулар тезмәсе өстенә төшеп бара. Коры җирдә хәзер тын алгысыз бөркүдер. Ә су өстендә җиләс. Көнбатыштан йомшак кына җил исеп куя, һавасы да җиңелчә дым тартып йомшарган — биткә ягылып китүенә кадәр бүтәнчә иде. Түбәнәеп килгән кояшның алтынсу нурлары, ялтырап яткан озын юл булып, безнең пароходка хәтле сузылып төшкән, су өсте шул буйдан гына икегә аерылып киткән төсле иде. Шәрә таулар, Идел аккан уңайга борылып, артка чиккән саен, кояш юлы озыная бара, озыная бара... Идел чикләре дә, әллә кайда күздән югалып, тигез офык сызыгына түгелеп тоташкан иде.
Мин, утырыр җай чамалап, тирә-ягыма каранып алдым. Капитан мостигына менә торган баскыч төбендә ялгызы гына Хәнәфи утыра иде. Палубаның ул өлеше икеләтә киң. Хәнәфи урындыгын тимер челтәр буена тарткан да, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә аркасын куеп, Иделнең түбән агымына текәлгән. Янына мин килеп баскач кына, күтәрелеп карады.
— Сез дә чыктыгызмы, абый?
— Чыктым әле, — дидем мин. Бер урындык алып янына утырдым.
Без инде икәүләшеп Идел өстенә текәлдек. Кургашыңдай авыр су өсте офыкка
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
111
киткән саен, сөзәкләнеп менгән тау кебек, безнең пароходтан да биек калку булып ята иде.
Күз алдыма бүгенгедәй яңарып Хәнәфиләрдә үткәргән төн, аның зифа буйлы хатыны килеп басканнан бирле, мине борчып-тынгысызлап, шушы тоташ диңгез кебек, юлдашым Хәнәфи язмышы биләп алды. Минем әле бервакытта да кеше язмышы белән бу тикле янып кызыксынганым юк иде. Көн артыннан көн кичеп, гомерең эш белән, мәшәкать белән чабып кына үткән бер заманда кеше язмышын каян белеп бетермәк кирәк?! Без бая сөйләшә алмадык. Сүзебез, өр-яңадан танышып, «Кая бардыгыз?», «Кая барасыз?» дип сорашудан ары китмәде. Аннары, Хәнәфи минем хатын алдында ничектер кыенсынган, тартынган шикеллерәк иде. Соңыннан шаулашып балалары килеп керде дә ашарга утырдылар. Пароход белән поездда шулай бит: кузгалып китү белән халык ашарга керешә. Алардан соң без дә, өсләр алмаштырып, чәйләр әзерләп, бераз капкалап алдык. Казаннан Кама Тамагы ерак түгел — дүрт сәгатьлек юл шулай үтте дә китте. Әле менә ул да ялгыз, мин дә ялгыз, — сөйләшеп утырыр өчен моннан да уңай форсат килерме? Минем хатын бүген чыкмаячак: бик төпләнеп, тамырланып, китап укырга ятты. Ә Хәнәфинен балаларын әйтәсе дә юк — аларнын үз гаме, үз дөньясы. Инде җаен табып сүз генә башлый белергә кирәк.
— Ни рәхәтләрдә яшәү сон, Хәнәфи энем? Тазалыкмы? Тормышлар иминме?
— Имин генә, абый. Рәхмәт, имин генә. Картларча әйтсәк, сезнен хәер- фатихадабыз.
— Киленкәй һаман шул... магазинында эшлиме? Наман шулай чибәрме?..
Хәнәфием җавапны бик озак көттереп бирде.
— Сез элекке хатыным Гөлбәдәрне әйтәсездер инде, абый... — Ул көрсенеп куйды; көрсенүеннән сагыш бөркелеп чыкты. — Әйе, чибәрлеге күпләргә җитәрлек иде... Тик юк инде ул, абый... Юк...
— Ничек юк?! Кем юк? Әллә... ниме?
Хәнәфи баягыча, су белән күк тоташкан беленер-беленмәс сызыкка текәлгән көе, шул сызыкта гомеренен дә Идел суыдай агып киткән бер өлешен күреп торгандай, сүз башлады:
— Менә әле мин сез чыкканда гына, шушы дингезгә карап, әллә ниләр уйлап утыра идем. Монда безнен дә Агыйдел суы бар бит! Ләкин кайда ул хәзер? Гөлбәдәр дә әнә шулай юкка чыкты. Улмы, минме — кайдадыр ялгыштык без. Шушы кадәр дәрьядан Агыйдел суын аерып алып булмаган шикелле, кайвакыт мин дә кайда кем ялгышканлыгын белми аптырыйм. Кем сөйләсә, шуныкы дөрес, ди бит безнен халык.
— Ни булды сон? Сөйләгез. Юл озын, — дидем мин.
— Алайса, тынлагыз. Сез инде — үзебезнен Уфа кешесе. Яшегез белән дә, гыйлемегез белән дә — зур кеше, гаеп итмәссез. Гөлбәдәр дә һәрвакыт: «Тузга язмаган ниләр сөйләп, сорап, зур кешеләрне ялкытма», — дип тирги торган иде. Шул гадәтем бетмәде инде... Ярый, абый, ялыкмасагыз, сөйлим. Кайда дөресе, кайда ялгышы, аерып алып, үзегез хөкем чыгарырсыз.
4
— Мин үзем егерме алтынчы елны туганмын. Әти-әнинен миннән башка балалары тормады: мина кадәр икәү, миннән сонгылары бишәү үлде. Ходанын хикмәте — алма кебек булып бер-ике яшькә җитәләр дә, капыл гына үләләр дә китәләр иде. Бер энем генә тугыз яшенә җитеп үлде, мәрхүм.
Әтиләр бик каты крестьян иде. Әти ни кушсалар шуны эшли. Урман кисү булса да — ул, юл эше булса да — ул. Ирләрдән берүзе урагына кадәр урды безнен әти. Ул вакытта һәркемгә җир бүлеп бирү бар иде бит. Шулай әни белән икесе бүлеп алырлар иде дә, әти күлмәкләрен салып ташлап, урып китәр иде — артыннан әни көчкә өлгереп барыр иде. Ул чакны колхоз идарәсе каршында, ин өскә самолет, аннан автомобиль, аннан ат, ә ин аста ташбака төшерелгән бер такта була торган иде.
ХӘСӘН САРЬЯН
112
Сабандыр, урактыр җиттеме, шул тактага көн саен һәр бригада үзенә төп эштәгеләрне язып бара иде. Минем әти һәрвакыт самолетта булды. Уныш бәйрәмнәрендә ситсы, постау кебек ин кыйбатлы бүләкләрне дә ана бирәләр иде. Икмәк күп, колхоз бер хезмәт көненә җиде-сигез килодан да калмый бүлеп барды, ә сугыш башланыр алдыннан унар кило бүлде. Мин боларны бик нык беләм... Аннан инде сугыш чыкты... Әтине беренче елны ук алдылар. Кичен урактан кайтты да иртәгесен сугышка китте. Без дүртәү торып калдык: әни, мин, картәтәй белән картинәй. Сездә ничек дип әйтә торганнардыр, бездә мәгәр әтинен әтисен «картәтәй», әнисен «картинәй» йә «картый» диләр. Төрле халык төрлечә әйтә бит, күрше башкортлар әнә «олатай», «оласәй» ди. Хәер, монын сүзгә катнашы юк.
Әти китте дә юк булды. Ә кырык икенче елның салкын январенда семьяга бишенче кеше — исән калган бердәнбер сеңелем туды. Дөнья көтү әни белән минем өскә төште. Картәтәй белән картинәй үзләре дә бала хөкемендә: берсенә сиксән, икенчесенә җитмеш алты яшь. Ярый әле икесе дә таза, нык, өйгә шулар күз-колак иде.
Әтинең бар хыялы мине укытып инженер итү иде. Каян алган ул аны? Нинди инженер ул? Бүгенге көнгә кадәр башыма китерә алганым юк. Дөрес анысы, безнең нәселдә дә укымышлы кешеләр булган булуын. Картәтәйнең әтисе, мәсәлән, Коръән хаттат булган. Үз гомерендә ул берничә Коръән күчереп язган. Хаттат дигәне, — шулай сезнең кебек бер галим кешедән сорап белдем, — матур язучы дигән сүз икән. Ләкин ул бабабыз ни өчендер үз балаларын уку эзеннән җибәрмәгән. Ихтимал, җибәрергә теләп тә, дөнья мәшәкате баскандыр: авыр гомер итеп, карындык тәрәзәле өйдә яшәп, фәкыйрьлектә үлеп киткән. Әти шуларны уйлады микән, мәгәр мине бик укытасы килгән иде инде. Тик миңа укырга туры килмәде. Сугыш чыккан җәйне генә җиденчене бетергән барлык малайлар, кызлар, сигезенчегә китәсе урынга, әтиләр, абыйлар урынына бастык — печәндә, уракта эшли башладык. Мин башта төрле эштә йөрдем. Аннары, — әллә гәүдәгә дастыен булганга, әллә гектарларны, центнерларны бүтәннәргә караганда тизрәк исәпләп чыгарганга, мине колхоз амбарына кладовщик итеп куйдылар.
Менә сез минем малайларны күрдегез инде: кечесе унбиш, зурысына унсигез яшь. Кайвакыт мин шуларга карап торам да исем китеп уйлыйм: болар кем дә, болар яшендә без кем идек? Алар яшендә инде мин, буй җиткән генә түгел , акыл җыйган ир-егет идем. Дөрес анысы, минем малайлар да әнә буйга нинди сузылып үскәннәр — морҗадан туры чыккан төтенмени! Сөйләшеп кара син алар белән малай дип! Күрсәтерләр алар сиңа «малай»ны! Ләкин барыбер алар әле малай гына, ир-егет түгел. Алар гаеплеме? Юк. Заманы җиңел хәзер, заманы. Жырлап кына, үтмәле. Аннары, без үзебез дә аларга һаман бала итеп карыйбыз, һәр җирдә үзебез эшлибез. Ә алар буйга үсә дә буйга үсә. Ә безнең заман ничек иде?.. Үзегез уйлап карагыз, миңа уналты-унҗиде яшь, ә колхозның акчадан башка бөтен доходы — игеннән алып үлгән сарык тиресенә кадәр — минем кулдан үтә иде. Әле исемә төшсә дә котларым алына: кем теләкләре кабул булып , ялгышмыйча эшләдем икән? Юкса ул елларны документларны ялгыштыру аркасында гына да гаепләнүчеләр аз булмады бит!..
Гөлбәдәр белән без шул елны ныклап яратышып йөри башладык. Мин аны үзем күптән яратып йөри идем инде. Ләкин ул чакны әле мин мәхәббәт тотар яшьтә түгел — бәләкәй идем. Гөлбәдәрнең исемен әйтсәләр дә, ике бит алмам уттай янып чыга иде. Хәзер инде без зур: җиденчене бетергәнбез. Хәзерге яшьләр сыман, урам уртасында үбешмәсәк тә, хәтта бергә йөрмәсәк тә, безне барысы да белә, яратышуыбызны инде үзебез дә яшерми идек.
Гөлбәдәр дә җиденчедән артыгын укымады. Әтисе Шәйсолтан бабай аны күрше авылның рус мәктәбенә биреп караган иде дә, Гөлбәдәрнең укуы бер-ике айдан узмады. Ул вакытта әле җиденчене бетергән татар балаларын рус мәктәбенең бишенче классына гына ала торганнар иде. Гөлбәдәр шунда көзгә кадәр озын буе белән сузылып йөрде дә:
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
113
— Шушы буем белән минем билемә дә җитмәгән бала-чага арасында ничек укыйм? Житмәсә, мыскыл итәләр, — дип ташлады да кайтты. Ләкин үзе колхоз эшенә чыкмады.
Урак өстендә, айлы төннәрне, укытучы кызлар, комсомоллар өмә оештырып, безнең ише яшь-җилкенчәкне басуга алып чыгалар иде. Гөлбәдәр дә шунда, мин барган өчен генә барып, ындыр табагында көшел көрәп, минем белән бер маҗарда1 көлтә ташып кайта иде. Шәйсолтан бабай элек заман Уфанын Кәримов бай магазиннарында малайлыкта йөреп, әз-мәз сату эшенә өйрәнгәнлектән, совет чорында да гомере буе үзебезнен авыл магазинында эшләде. Гөлбәдәр әтисенә охшаган: әтисе дә озын буйлы, бик матур, бик чиста карт иде. Сугышка бармады — яше узган иде инде. Гөлбәдәрне укытасы килеп тә укыта алмагач, үз янында сату эшенә өйрәтә башлады. Бүтән балалары сугышка тикле үк кайсы Мәскәүгә, кайсы Ташкентка китеп беткән; төпчек кызы Гөлбәдәрне яныннан җибәрәсе килмәгәндер инде, күрәсен. Гөлбәдәр сату эшенә тиз өйрәнде. Без сугышка киткәндә магазинда фактически ул сату итә, Шәйсолтан бабай исәптә генә тора иде.
Бергә уйнап үскән егерме дүртенче-егерме бишенче елгы малайларны берәм-берәм сугышка озаттык. Ниһаять, безгә дә чират җитте. Мине озак йөртмәделәр — буй килгән, тазалык килгән — кырык өчнен сигезенче ноябрендә алып та киттеләр. Гөлбәдәр мине станциягә чаклы озата барды. Без шул станциядә, минем баш исән кайтса, кавышырга сүз бирештек.
Безне башта алты ай буе сугыш уенына өйрәттеләр дә апрель азакларында фронтка җибәрделәр. Май башларында фронтта идек инде. Мин үзем Великие Луки юнәлешенә эләктем. Шунда Сигезенче ударга катнашып беренче яраны алдым — аяк итенә ябылмалы пуля тиде. Шул тирәдәге госпитальләрдә дүрт ай чамасы яттым да көзен янадан фронтка киттем. Кырык дүртенче ел шулай сугышта үтте. Ә кырык бишнен егерме өченче февралендә, нәкъ Кызыл Армия көнендә, икенче кабат яраландым: әлеге дә баягы аякка. Икесенә берьюлы, эре калибрлы пуля тиеп, чәкән8 9 сөяген ватты. Аякнын берсен булса да калдырырга бик тырышканнар иде дә — булмады. Башта чәкәннән кистеләр, аннан сон, кара янып чери башлагач, өстән кисеп аттылар. Унсигез ай госпитальдә ятып, кырык алтынчы елнын августында гына авылга кайтып төштем.
Гөлбәдәр белән без елга якын хат язышып торган идек. Бервакыт кинәт кенә туктатты да куйды бу хатны. Минем, бер яраланып, янадан сугышка кергән чак иде. Вакыт тигән саен хат язам мона. Җавап юк та юк. Аптырагач, иптәш кызларына яздым. Берсе җавап бирмәсә, икенчесе бирер дип уйлыйм. Чыннан да, берсеннән хат алдым — ул барысын да язган иде... Ул чакны, берәрсе яраланып авылга кайттымы, өйдән өйгә кунак итү, кайгылы баштан күнел ачу гадәте бар иде. Магазинда эшләгәч, аракысы-нисе Гөлбәдәр кулында. Үзе — авылда гына түгел, районда бер чибәр. Аны инде табын күрке итеп йөрткәннәрдер. Ничек кенә булмасын, мине ташлап, үзе- безнен авылнын отпускыга кайткан бер офицерына кияүгә чыга бу. Бәлки, минем ике аяксыз калу хәбәре дә куркыткандыр үзен. Егет бер аен тутыра да китә. Исән-сау барып җиттем дигән хәбәр урынына, мескен ата-анасына, Гөлбәдәргә кара читле кәгазь тоттыралар...
Мин кайтып төшкәндә, анын хәлләре әнә шулай иде. Анысы өстенә тагы мин кайтуга әни гарипләнгән — иелеп урак ургандагы кебек, билдән бөкрәеп каткан иде. Картәтәй дә хәтерен җуйган — мине танымады. Бу хәлләрне мина, кайгырмасын, борчылмасын дип, госпитальдә ятканда язмаганнар, бөтенесен җыеп, күтәрә алса күтәрер, күтәрә алмаса юк дигәндәй, кайтуыма әзерләп куйганнар иде.
Гөлбәдәр, мин кайтканнын икенче көнендә үк, аулак бер вакыт табып, үзе безгә килде. Картәтәйләр алдында:
8 Көлтә арбасы.
9 Тубык сөяге.
ХӘСӘН САРЬЯН
114
— Сина саклый алмадым бит үземне, Хәнәфи, саклый алмадым! Күнелем төрле исәпләргә керде дә, алучысы барда чыгып калыйм дидем... — дип өзгәләнеп елады-елады да, бүтән бер сүз әйтмичә чыгып китте.
Мин тораташтай каткан идем, әни сүзләреннән сон гына кул-аягым кыймылдый башлады. Әни, туксан градуска бөгелеп идән уртасында торган көе:
— И бу сугыш! И бу сугыш!.. — ди-ди сөйләп китте. — Чәнчелде чәнчелүен дә Гитлер явыз үзе — күпме кешене харап иткәч кенә чәнчелде шул... Шушындый, алларында сөяп тотардай чибәр, бәхетсез хатыннар, бәхетсез кызлар бер Гөлбәдәр генәмени сон? Кемнен газиз балалары нишләп бетте диген, ә! Бар да сугыш кәсафәте. Шөкер, бездә болай гына, ә мимеч явыз таптап үткән җирләрдә ни генә булмаган анда... Ярый әле монда без исән, бала-чага исән...
Мине танымаган картәтәй дә:
— Әле дә ярый, Фатих улым, син исән, — дип, мина әти исеме белән дәште.
Әти мина, сугышка киткәндә:
— Улым, мин кайтмасам да, сугыш бетү белән укырга тырыш, — дип әйтеп киткән иде.
Менә сугыш бетте. Тик мин генә укый алмадым. Ичмасам, унынчыны бетергән булсам да, әтием җылы җир куенында тыныч ятар иде. Ләкин кая инде! Үзебездә мәктәп юк. Йөреп укырга дисән — аяк юк. Китеп, ятып кына укыр идем — өйдәге дүрт җанны кем карар? Өй эчендә ничә кеше булса, һәркайсына берәм-берәм карап чыктым. Әнә картәтәй белән картинәй. Болар икесе дә сабый хөкемендә — тугызынчы дистәне кимереп баралар — бүген түрдә, иртәгә гүрдә. Ләкин аларнын да тамагы бар. Әнә әни. Ул әле кырык икедә генә. Әмма икегә сынып, инде яртыга әйләнгән. Уфа врачларына илтеп күрсәткәндә әллә тураеп та китәр иде дә бит
— аны кем йөртә? Әнә күз төпләре күгәреп баткан дүрт яшьлек сенелем. Ул әле миннән ашарга сорамый, әнидән сорый, ул әле миннән ятсынып кына утыра. Ләкин аны мин ашатырга тиеш. Мин аны, бүтән туганнарым кебек үлеп китмәсә, укытырга да тиеш. Әтинен теләге мина булмады, ичмаса, сенелемә кабул булсын. Шулар кайгысы белән, бәлки, Гөлбәдәрне онытырмын, ана булган төзәлмәс үпкәм дә басылыр дип уйлыйм. Мина егерме яшь тә юк, ләкин минем яшьлегем инде беткән, алда дөнья көтү, җан асрау кайгысы гына иде.
Сугышка киткәнче дә әйбәт кенә кладовщик булып эшләгәч, исәп- хисапны да яхшы белгәч, мине фронтовик-инвалид та дип, колхоз канцеляриясенә хисапчы ярдәмчесе итеп утырттылар. Эркелеп кенә эшләп киттем. Эш миннән, мин эштән канәгать дигәндәй, җаена төшә барам. Тик барыбер күнелем тыныч түгел. Әллә укый алмый калганга микән дип тә уйлыйм. Алай дисән, анысына килештем кебек инде: сенелемне укытырмын дидем. Әллә юкса тормыш авырлыгыннан, көннекен көнгә көчкә ялгап барудан шулай күнелем сызамы? Алай дисән тагы, ул авырлык бер мина гына килмәгән бит — ил белән килгән. Ярый әле безнен өйдә беребез генә үлгән. Өчәр-дүртәр, хәтта аннан да күбрәк кешесен югалткан гаиләләр дә булды бит! Нәрсә, дөнья әллә аларга җинелме? Юк, ил кайгысы — уртак кайгы. Дөнья авырлыгыннан күнелем сызмый. Бүген җинеләймәсә, иртәгә җинеләер, гел болай бармас дим. Минем күнелем Гөлбәдәрне уйлап сыза иде. Оныта гына алмыйм бит! Әлбәттә, сугыштан сон ирләр юк, бик кадерле иде. Мин ул вакытта ирләр кулы тигәнне түгел, ирләр күзе төшмәгән кызларны да таба ала идем. Тик күзем берсенә дә төшми, акылым белән Гөлбәдәрне оныта алсам да, йөрәгемнән йолкып ташлый алмыйм. Ул
— минем йөрәгемдә, нәкъ менә шушы төшендә.
Без очрашмаска тырышабыз. Очрашсак та сөйләшмибез. Исәнме, саумы гына. Мәгәр сизәм: ул да сыза. Мин кайтканнан бирле бернинди клубка, бернинди кунак-төшемгә йөрми башлавын ишетәм. Башкасын да ишеттереп торалар: иренен үле хәбәрен алгач, тегесе белән дә, монысы белән дә буталды, диләр. Ямьсезрәк сүз белән әйтәләр, билгеле. Ләкин мин сызам. Балтыр итем кимеп, протезларым бушап калды. Тик берәүгә дә сиздермим. Клубларга йөрмим. Озын кичне үткәрер өчен фото эшенә
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
115
өйрәнеп алдым. Уфага йөрүчеләр, бигрәк тә күршебез Кыям абзый, базар мәйданындагы фотографлардан теләнә-теләнә кәгазьдер-мазардыр, фиксаждыр кебек нәрсәләр алып кайтып бирәләр. Ачып карап алмагач, билгеле, товарнын төрлесе эләгә. Шулай да файдасы бар: ул елларны халык кырылышып дигәндәй карточкага төшә иде. Аз-маз акча юнәтеп, күршебез Кыям абзый белән әнине Уфага алып киттек. Үземә дә протез кирәк иде, монысы бер сылтау булды. Сәламәтлек министрынын үзенә кереп, зур белгечләргә күрсәттек. Юк, диделәр, баштарак кирәк иде, хәзер төзәлмәячәк, диделәр. Кайттык шулай, өчебез дә бөгелеп төшеп.
Кырык җиденче елнын җәендә картәтәй белән картинәй икесе берьюлы вафат булып, безнен гаилә капыл гына кимеп, бушап калды. Әниемә әллә йорт эше җинеләерме дип уйлаган идем дә, җинеләймәде. Мин киптем, миннән яман әни кипте. Ахыры ана йөрәге түзмәде, беркөнне әйтте бу:
— Саргаеп беттен, балам, кибеп беттен, — ди. — Алып кайт, булмаса, Гөлбәдәрне, — ди. — Ул да яхшы ата-ана баласы. Ни булганын син белмисен бит. Бәлкем, ул көчлек белән генә иргә чыккандыр?.. Бары да сугыш бәласе. Сугыш чыкмаса, син болай, ул алай булыр идемени? Үзе риза булса, ал да кайт. Йөрмә сагынып...
Әнием үзе шулай дигәч, капыл бар нәрсә дә үз урынына төште дә утырды. Хатын-кыз хәлен хатын-кыз анламый кем анласын инде! Чыннан да, дим, әгәр бу сугыш булмаса, минем әти үләр идеме дә безнен авылнын сугышка киткән йөз алтмыш кешедән йөз утызы үләр идеме? Күпме ана ирсез-баласыз, күпме бала атасыз калды! Күпме бәхетләр җимерелде! Аннан сон, дим, тормыш иптәшен синен белән уртак булган бар нәрсәне гомер буе бергә бүлешеп, кайгысын кайгырышып, шатлыгын шатланышып яшәргә тиеш түгелмени? Кыз булсын дигән булып, кыз алып та, гомер буе утта яшәгән кешеләр азмыни?.. Ярый, дидем, риза булса, алып кайтырмын, дидем. Мал иясендә абынмасын!
Ләкин минем «мал» абынды. Ярый әле ул хәсрәтне әни күрмәде. Ул бичара бөгелгән гәүдәсен озак күтәреп йөри алмады — бөтенләй сынды. Илленче елнын кәккүкләр кычкырган ямансу бер вакытында күнелләрне бөтенләй ятим итеп үлеп китте. Ярый инде, беренче балабызны күреп, киленнән бик канәгать булып үлде. Ул исән чакны без бик әйбәт тордык. Гөлбәдәрнен күз күтәреп кемгәдер караганын белмим. Ул һаман магазинда эшли, анда эшләгәч, кергәне-чыкканы белән сөйләшми дә булмый. Иллә мәгәр беркем килеп, Гөлбәдәр шулай, Гөлбәдәр болай, дип, мина әйтмәде. Бәхетсезлек соныннанрак башланды.
Илле беренче елны колхозга күрше авылны китереп куштылар. Мине хисапчы ярдәмчесеннән гади счетчик итеп калдырдылар. Илле алтыда тагы китереп бер авылны безгә куштылар. Колхоз кинәйгән, зурайган саен, мина урын тарая барды. Шулай мин бөтенләй төшеп калдым. Мин эшләп килгән барлык урыннарны махсус белемле кешеләр алды. Кайсы читтән килде, кайсы үзебездән укып кайтты. Кыскасы, илле алтынчы елны мин янгын каланчасында утыра идем инде.
Шул елнын башында безнен колхозга председатель итеп Уфа кешесен китереп утырттылар. Тупас кына, таза гына адәм иде шунда, беләкләре генә дә тай ботыдай иде. Сез безгә килгән елны шул иде бугай председатель? Күрәм: бу мина бик яхшы карый башлады — тегесен дә, монысын да биреп тора. Үзем дә бик хөрмәт итәм моны. Ахырда, бу мине, син монда утыра торган кеше түгел дип, юк урынны бар итеп, Уфага бухгалтерлар курсына җибәрде. Шулай киттем мин алты айлык курска. Беренче октябрьдән укый башладык. Минем кебек якын җирдән җыелган кешеләр атна саен кайтып киләләр. Мин аяксыз, кайта алмыйм. Октябрь бәйрәменә генә кайтырмын дим. Аннары, мина укуы да җинел түгел: контузия үзен сиздерә башлады. Шулай да — егылып үлсәм үләм
— укып бетерергә исәп. Гаиләне карау, бигрәк тә сенелкәшне укыту, минем өстә. Юкса сонгы вакытларда. Гөлбәдәрдән анын өчен сүз ишетә башладым. Җитмәсә тагын, сенелем кайчандыр ул укымый ташлап кайткан күрше рус авылына
ХӘСӘН САРЬЯН
116
сигезенчегә барып керде. Анда хәзер, безнен замандагы шикелле, җиденчене бетергәнне бишенчегә алмыйлар инде. Мәктәбендә дә биш-алты татар гына укымый, классы-классы белән укыйлар. Укытучылары да гел татар диярлек. Ул анда торып укый, димәк, квартирына, ашарына кирәк. Акчаны миннән сорамыйча, җингәсеннән сорамас бит инде ул.
Шулай Октябрь бәйрәме дә килеп җитте. Ничектер машинасы җайлы килеп, бер көн элегрәк кайтып китәргә туры килде. Малайлар инде нишләргә белми — сагынганнар. Тик Гөлбәдәр генә әллә ничек аптырабрак киткән шикелле булды. Гадәттә хатын-кыз күнелен генә сизгер диләр. Юк, ирләр күнеле дә бик сизгер ул, тик без аны белгертмибез генә. Дөрес анысы, Гөлбәдәр дә берни белгертми. Шулай да сизәм: элекке Гөлбәдәр түгел. Ул гомумән сонгы елны бик нык үзгәрде. Мин анын хәлен дә анлыйм, билгеле. Ире гел түбәнгә таба киткәч, ана да җинел булмагандыр. Шулай барысын да уйлагач, күнелем утыра төште. Өч көн кунак булдым да дүртенче көнне иртә белән колхоз идарәсенә киттем. Елга трамвайлары туктаган иде инде. Иртәгә Уфага берәрсе бармыймы дип авыз ачу белән, председатель мина әйтә:
— Әнә, Кыямнын барасы бар. Шунын машинасына утырырсын. Башкача, юл төшми торып, Уфага бару булмас, — ди.
Кыям абзый — минем ут күрше. Яшькә әтидән кечерәк булса да, әти урынына күргән кешем. Ул да шунда ук — канцеляриядә. Путевкадыр- мазардыр яздырып йөри.
— Ярый, апай, илтергә булгач, илтергә, — диде ул. — Менә заправкасына барып документларын тутырып-нитеп алыйм да үзем дәшәрмен. Син бар, әзерләнеп тор.
Күрәм, йөзенә уй чыккан. Ләкин без башкача сөйләшмәдек. Мин, председательгә рәхмәт әйтеп, кайтып киттем.
Кыям абзый төшкә хәтле Уфага барып җитәргә тиеш иде, шуна күрә озакламады, үзләренен капка төбенә кайтып та туктады.
Бер ярты сәгатьтән без Уфа юлында идек инде. Мона хәтле, апай дип, минем өчен үлеп торган, сөйләшеп сүзе бетмәгән Кыям абзый бүген минем белән сөйләшергә бер авыз сүз тапмый бара. Ни булган мона?
— Әллә бер-бер хәл булдымы сон, Кыям абзый? — дип тә карадым.
— Юк ла, болай гына, тешем сыкрый... — дип кенә бетерде бу. Ике куллап руленә тотынган да ябышкан. Телен йотканмыни!
Сәгать унберләрдә без Агыйдел кичүенә барып җиттек. «Чегәнский» турындагы таш күперне салып бетергәннәр иде инде, ләкин йөртмиләр иде әле. Ә без чыгасы агач күперне аерып куйганнар: сонгы дебаркадерларны затонга ташып йөргән бәләкәй генә бер буксирны үткәрәләр иде. Без алдагы машинанын кузовына төртелеп диярлек туктадык. Безнен арттан
— икенчесе, өченчесе... Алда әллә күпме машина буылган. Утырабыз шулай икәү, үпкәләшкән ике бала кебәк. Кыям абзыйнын теше сыкрый. Ул сөйләшмәгәч, мин дә кул селтәдем. Яна күпернен күккә ашкан бетон баганаларын санап, биеклеген чамалап утырам. Сүз юктан сүз булсын дигәндәй генә:
— Язгы ташкын чорында да астыннан пароход чыгып китәрлек иткәннәр икән, — дип куйдым.
— И апай, апай!.. — диде Кыям абзый кинәт. — Синдә күпер кайгысы! Өеннән чынлап та бернинди хәбәрсез китеп барасынмыни син? Әллә юри башынны заяга салдынмы?..
— Нәрсәгә алай дисен әле син, Кыям абзый?.. — Күземне күпердән алып ана текәдем.
— Күрәм, апай, син берни дә белмисен икән, — диде ул.
Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Кыям абзыйнын юл буена көрсенеп килүен яна гына сизенә башладым.
— Сузма, Кыям абзый, тизрәк әйт!
— Их, апай, апай... Тешем түгел, йөрәгем сызлый минем. Мине гаепләсән
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
117
гаепләрсен — әйтми булдыра алмыйм. Гөлбәдәр куенында килмешәк председатель йоклый бит...
Бу хәбәрне башка берәү әйткән булса, мин инде аны бугазыннан буып алып, бәлки, машина астына салган булыр идем. Ләкин гомер буе ут күрше булып яшәгән, беркемгә бер хыянәте тимәгән Кыям абзыйга ничек кул күтәрелсен? Кулымны яксам — кулым корыр, тел тидерсәм — телем корыр төсле. Мин Агыйдел күперенен бетон баганалары кебек каттым да калдым. Сикереп торырга аягым юк, тотынырга кулым юк, сүз әйтергә телем юк. Исән башым белән мәет мин. Алда машина, артта машина, кабина ишекләре ябык, тәрәзәләре ябык, тышта салкын, кара көз. Кабина идәненнән җылы бәреп тора, ләкин минем аяклар сизми: алар тунмый да, җылынмый да торган... Мин бик озак утырганмындыр, машинабыз тунган кешедәй дерелдәп кузгалып киткәч кенә, исемә кайттым. Күперне ялгаганнар, машиналар агылып Уфа ягына чыга башлады. Без дә Фрунзе урамыннан шәһәргә менеп киттек.
— Бу хәлне халык беләме, Кыям абзый? — Телгә килеп әйткән беренче сүзем шул булды.
— Белсә дә, бик азы беләдер, — диде Кыям абзый. — Бүген колхознын Уфага машина җибәрерлек йомышы да юк иде. Шул сине тизрәк олактырыр өчен генә җибәрде аны председатель.
— Шулай да мин аларны үз күзем белән күрергә тиеш!..
— Яхшы. Әгәр укуым кала димәсән, минем белән кире кайтасын.
— И, Кыям абзый, мондый хәлдән сон нинди уку ди!
Мин укыган җиргә дә, квартирга да кереп тормадым.
Кабина эченә сөяп куелган капчык шикелле — машина кая, мин шунда
— тик йөрдем. Кыям абзый ашыкмый.
— Күпер тугызга кадәр эшли әле, безгә барыбер төнсез кайтырга ярамый,
— ди. Эшен суза-суза, сәгать алтыны җиткерде. Шәһәр халкы эштән чыкты. Без дә бер ашханәгә туктап ашарга кердек. Миндә, билгеле, ашау кайгысы түгел. Мин көндез дә ашамадым. Кыям абзыйнын гына ашаганын карап утырдым. Берәү булса инде, бу хәсрәтне аракы белән томалар иде. Ләкин мин аракы эчмим, аракы эчү нәселебездә юк. Кыям абзый ашап чыккач кинәт кенә ашыга башлады.
— Әйдә, кузгалыйк, булмаса. Мондыйда Агыйделне чыгып калу хәерле. Иртә булса, берәр авылга кереп торырбыз, — ди.
Чыннан да, Камышлыга җиткәч, Кыям абзыйнын танышларына кереп, ике сәгатькә якын анда юандык. Авылга төп-төгәл сәгать бердә кайтып кердек. Көзге карангы төн. Күл өсте белән җир өсте бердәй — дегет кебек. Председательнен гаиләсе Уфада, үзе бездә ялгызы гына яши иде. Без анын квартирына кагылып-нитеп тормадык. Кыям абзый туп-туры машинасын безнен капка төбенә китереп туктатты.
— Әйдә, апай!..
Үзе кабинадан сикереп төште дә атылып ишегалдына кереп китте. Мин дер-дер калтырап анын артыннан иярдем. Мин шыгырдап килеп җиткәндә, Кыям абзый ишек төбендә тора иде инде.
— Шакы ишегенне.
Мин әкрен генә шакый башладым. Җавап юк. Ныграк итеп шакып карадым — җавап юк. Өйдә җан әсәре барлыгы да сизелми. Ахыры мин, ярсып, ишеккә таягым белән бәрергә тотындым. Шуннан сон гына:
— Кем анда? — дип, Гөлбәдәр килеп чыкты.
— Ач!..
— Синмени, Хәнәфи? Бәй, нишләп кайттын? — Гөлбәдәр ишекне ачты да, берни булмагандай: — Бикләп кер, — дип өйгә кереп китте.
— Ярар, — дидем. Таягым белән башта унга, аннан сулга селтәп суктым. Шунда кемдер минем таяк тиюдән «ыһ» дигән тавыш чыгарды да, мине карангыда стенага сипләп, ишеккә ташланды. Анда аны Кыям абзый эләктереп алды. Ләкин председатель гайрәтле иде — Кыям абзыйны да ишек янагына сылады. Артыннан куа
ХӘСӘН САРЬЯН
118
барунын мәгънәсе юк иде.
Без өйгә кердек. Гөлбәдәр өстәлгә капланып елый ук башлаган. Мин лампага ут алдым. Мич буеннан түр стенага чаршау тартылган иде, аны ачып карадым — балаларны үзебезнен урынга салганнар. Ә бу якта — гадәттә ике малай ята торган такта караватка — үзләре яткан.
Мин буылып, йөрәгем ярсып, Гөлбәдәр өстенә килдем. Ярый әле Кыям абзый таягымны тотып алды. Гөлбәдәр инде еламый, такмаклый гына:
— И Кыям абзый! Тәмәке генә кабызып чыгыйм дип кергән иде. Председатель бит! Безгә шундый игелек эшләп, Хәнәфине укырларга җибәргән кеше. Ачмаска кулым бармады... Нишлим сон, нишлим? Шушылай чишенгән килеш идем. Күпме каршы торып карадым... Аттай көчле — кулларымны каерды...
— Анысын белдек, — дидем мин. — Тик ни өчен урын ике кешегә җәюле? Ичмасам, без кергәнче, бер мендәрне җыеп куялар иде аны.
— Ике балабыз хакына гафу ит, Хәнәфикәем!.. — дип, Гөлбәдәр аягыма егылды.
— Җитмәсә, исерек! — Мин җирәнеп артка чигендем.
— Их, Гөлбәдәр, Гөлбәдәр... — диде Кыям абзый. Бар сүзе шул булды.
— Кыям абзый, — дидем мин, — илтеп куй мине кире Уфага. Йә бу фахишәгә бер-бер хәл ясармын.
— Син алай бик кызып барма әле, апай, — диде Кыям абзый. — Мин сине илтеп куярмын куюын, хәзер мина председателе дә сүз әйталмас, тик, апай, төн авышсын инде. Агыйдел буенда йоклаганчы, безгә кереп баш төртеп алыйк. Хәленне анлыйм, шуна күрә кал димим. Әйдә.
— Китсәгез китегез, кадалыгыз! — диде Гөлбәдәр. Зифа озын гәүдәсе белән үзе минем өскә килде: — Ирмен дип син дә яшисен дөньяда!
Мин актык ихтыярымны җигеп кенә түзеп торам. Әтием кебек Кыям абзый бар, балалар бар. Ярый әле алар уянмады. Уянсалар, безнен янга чыкмый калмаслар иде. Әллә уянып та, мондый елаш-тавыштан куркып, үзләре елап ятамы? Чаршау читен генә күтәреп, малайларга күз салдым. Шөкер, йоклыйлар, бу ямьсезлекне күрмәделәр.
Без ничек кергән булсак, шулай чыгып та киттек.
Кыям абзый хатыны Саҗидә апага бер-ике сүз белән генә безнен хәлне анлатты да, үзе чишенеп йокларга ятты. Мина да урын салып биргән иде, ләкин мондыйда кем йоклый алсын инде! Мин утырган килеш кенә төн үткәрергә булдым. Сизеп торам: Кыям абзый да йоклый алмый. Ул — шофер, анын мине Уфага илтәсе бар, йокласын иде дә бит
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
5. «К. У.» № 2 119
— йоклый алмый. Шулай тан аттырдык та, карга күзе юлга төшкәнче сәфәр чыктык.
— Беркемгә дә сөйлисе булма, ишетсен колагын!.. — дип, Кыям абзый Саҗидә апаны да, җиткән кызы Гөлфияне дә кисәтеп куйды.
Шул төннән минем башыма сызлау капты. Ун чигәмнән кысып ала да сулкылдапмы-сулкылдый. Аннары менә шушы буйдан, ике каш өстеннән чатнап ярылгандай була. Колагым да шауларга тотынды. Укытучы сөйләгәндә җөмләнен бер яртысын тотам, икенче яртысын тота алмыйм. Бер дә алга түгел — көн саен артка, көн саен кирегә. Атна дигәндә урынга яттым. Кузгалу түгел, башымны да бора алмыйм — күзләрдән ут күренә. «Скорая помощь» килеп салып алып киттеләр мине. Больницадан Гөлбәдәргә хәбәр иттердем. Алма кебек ике улым хакына кичерергә уйлыйм үзен. Кая барасын кичерми? Куып чыгара алмыйм. Үзем дә китә алмыйм. Ике аяксыз килеш кая китәсен? Аягым исән булса да китә алмас идем. Ул ике балага кем атай булыр? Алар өчен хәтта мин Гөлбәдәре белән генә түгел, убырлы карчыкнын, гыйфритнен, дәҗҗалнын үзе белән дә торырга риза. Бу дөньяда әллә ни кыра алмадым, инде яшәвемнен бар яме, бар мәгънәсе
— шул ике сабыйны, ятим сенелемне аякка бастыру иде.
Мондый больницада мине озак тотмадылар, контузиягә бәйләп, госпитальгә күчерделәр. Аннан да өйгә хәбәр иттердем. Юк Гөлбәдәр! Әллә, дим, кил дип атап чакырмаганга килми микән? Бәлкем, кылган эшләренә үкенеп, күземә күренергә оялып ятадыр? Күнелемне шулай төрлечә юатам. Ни әйтсән дә, бөтенләй намуссыз, мәнсез, беткән кеше түгел иде ләбаса. Минем янга сирәк-мирәк әлеге дә баягы үз каным — сенелем килеп йөри. Үзләре укыган авыл яныннан гына диярлек узып киткән поездга утырып килә дә, төнен вокзалда кунып, кайтып китә иде. Мин һаман, ятлап куйган төсле, бер үк соравымны сорыйм:
— Җингән ни хәлдә сон?
— Әйбәт, — ди.
— Апайларын авырмыймы?
— Юк, авырмыйлар, — ди.
— Җингән нигә килми сон?
— Әллә... белмим... — ди. Шулай мин сораганга гына җавап кайтарып тик тора.
Ин азактан мин:
— Җингән килсен, — дип әйтеп җибәрәм.
— Ярар, әйтермен, — дип кайтып китә сенелем. Тик Гөлбәдәр килмәде, күренмәде.
Госпитальдә мин җәмгысы өч ай яттым. Кергәндә ноябрь азагы булса, чыкканда февраль азагы иде . Мин укыган бухгалтерлар курсынын бер ае калган иде әле, шулай да минем өчен юк иде инде ул. «Кайтам, килеп алыгыз» дип хәбәр җибәрдем. Алырга Гөлбәдәр үзе килер, килми калмас дип көтәм.
Бик ямьле, кояшлы, тамчылар тамган бер көнне палата ишек төбеннән генә сестра дәште:
— Зәйнуллин, сезнен янга килделәр!
— Кем: ирме, хатынмы? — дип сикереп тордым.
— Ир, мыеклы бер абый, — диде сестра.
Мыеклы булгач, Кыям абзый инде. Атылып-бәрелеп янына төштем. Ике аягы да протез кешенен ничек атылып-бәрелгәнен күз алдыгызга китерәсездер инде. Беренче соравым:
— Кая, Гөлбәдәр килмәдемени? — булды.
— Ни бит әле, Хәнәфи апай... Гөлбәдәр килә алмады бит әле... — ди бу. Үзенен мыек очлары сикереп-сикереп куя.
Сулышым кабып:
— Тагын ни булды? — дип кычкыра салдым.
Мине дәвалаган врач та шунда утыра. Мин бер ана, бер Кыям абзыйга карап торам. Кыям абзый да бер ана, бер мина карап алды.
ХӘСӘН САРЬЯН
120
— Син сабыр бул инде, Хәнәфи апай, — ди бу. — Мин үзем кайткач кына, әйтермен дип уйлаган идем... Әле менә врач иптәш белән кинәштек тә...
— Сүзенне эт эчәгесе кебек сузма, Кыям абзый.
— Шул инде, апай, Гөлбәдәр китте бит...
Ул моны әйтмәс борын ук йөрәгем кысылып тибә башлаган иде инде. Ә бу хәбәрне ишеткәч, бугазын чалып җибәргән мал кебек тыпырчынып, бәргәләнеп алды да хәлсезләнеп калды. Әкрен генә башым әйләнеп, урындыгым-нием белән суырылып кына каядыр төшеп барам. Шулай да күрәм: врач әзер тора. Сестранын кулында сумы, дарумы. Тик мин нишләптер һушымны югалтмадым. Йөрәгем тагы, әллә кайдан көч табып, терелеп китте. Инде күкрәк сөякләремә бәреп тибә. Тамырларга кан җәелеп, мин тагы үз хәлемә кайттым. Тик тавышым гына беткән иде. Үземә дә чак-чак ишетелер тавыш белән:
— Ә балалар?.. — дип сорый алдым.
— Кайгырма, апай, балалар бездә.
Шунда гына иркен тын алып җибәрдем. Инде Гөлбәдәрнен исемен әйтмичә генә, дөресрәге, әйтә алмыйча, анын кая китүен сорадым.
— Дөрестерме, юктырмы, Ташкент ягына киткәннәр дип сөйләделәр.
«Кем белән?» — дип сорарга телем бармый. Кыям абзыйнын үзенен әйткәнен көтәм.
— Кайчан киттеләр инде?
— Шул отчет җыелышыннан сон күп тормадылар. Председательне кабат сайламадык. Ул үзебезнен Фәйзигә эшен тапшырды да, икенче көнне иртәнгә авылдан эзләре суынган иде инде. Олы улын «Әни әллә кая киткән!» дип җылап-шешенеп керүгә, өстемә дә кимичә чабып керсәм — өегездә җилләр исеп утыра. Балалар яткан урын-җир белән, кул да тимәгән килеш, синен китаплар гына калган...
Минем башым иелә бара, иелә бара. Ахыры гәүдәмне тота алмыйча, идәнгә капландым дигәндә, мангаемнан йомшак кына итеп, салкын куллары белән сестра килеп тотты.
— Менә шулай, Хәнәфи энем, — дип, Кыям абзый сөйләвендә булды.
— Әллә сон беразга тагын калып торасынмы?.. Балалар бездә...
— Юк, калмыйм, кайтам!
Сикереп урынымнан тордым. Үзем: «И Ходаем, баш авыртуы гына кире кайтмаса ярар иде!» — дип, куркып теләкләр телим. Әмма шул минутта, ни өчен икәнен белмим, мин үземне кабаттан да тап-таза итеп сиздем. Әйтерсен лә менә-менә башыма кабарга торган чир утырган җиремдә калган иде.
— Сез борчылмагыз, Надежда Петровна, — дидем мин врачка. — Ике балам әтисез-әнисез анда тилмереп ятканда, мин монда ничек әрнүсез, авыртусыз ятармын икән?
— Да, — дип, врач та килеште. Шундук чыгардылар да.
Кыям абзыйнын хатыны Саҗидә апа сырхау иде. Колхозда эшләп йөргән кызы Гөлфия без кайтуга мичләр ягып, өйне май кебек итеп куйган. Кайтып керсәм, шаклар каттым! Гөлбәдәр чыннан да өйне генә киеп китмәгән иде. Китаплар, билгеле, ана бушка да кирәкми. Әмма калган бар нәрсәне төпләп тазарткан, хәтта, Ташкентта агач булмас дип уйлагандыр инде, беләк буе уклауга хәтле алып киткән иде. Шулай итеп, мин, ике аяксыз кеше, ике кулсыз да калдым.
— Берәр төрле язу-мазары юк идеме сон, Кыям абзый? — дип сорыйм.
— Юк, апай, юк, — ди. — Аны үзем дә уйлаган идем уйлавын. Тик бер җирдән дә язу чыкмады. Менә, ничек калган — шулай.
Балалар саргаеп кипкән. Капка шыгырдыймы, ишек ачыламы, ишек- тәрәзәгә ташланып әниләрен көтәләр. Зурысы укый иде, сагыштан укый алмыйча, миңгерәүләнеп, артка кала башлады. Укытучылар да, врачлар да кинәш итеп, бер кыш укытмый тоттым. Сенелкәш тә: «Әллә мин дә быелга укымый торыйммы сон, абый?» — дип караган иде, якын да килмәдем. Колхоз ярдәм итә. Кыям абзый көн саен кереп,
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
5* 121
хәлне белеп тора, аштан- судан калдырмый. Гөлфия дигән җиткән кызы бар дигән идем бит, анысын әйткән дә юк, мине бик якын күреп йөри. Өсне-башны карый, идәннәрне юа, икмәген дә салып бирә. Калган вак-төяген инде үзем дә эшлим. Тик... күнел һаман Гөлбәдәрне юксына, Гөлбәдәрне көтә. Председатель белән тоткан кара төнне түгел, ана кадәр бик күп тапкырлар килгән кояштай көннәребезне уйлап сагынам, сугыш вакытындагы бик авыр, ләкин бәхетле яшьлегебезне сагынам.
Гөлбәдәрнең авылда беркеме дә калмаган иде инде. Әтисе-әнисе сугыштан сон озак яшәмәделәр. Ике абыйсы сугышта һәлак булып, ике апасы бик күптәннән Ташкент янындагы Янги-Юл дигән җиргә барып төпләнгәннәр иде. Аптырагач, аларга язып карадым. Ләкин алардан да хат- хәбәр килмәде. Әйтерсен лә Гөлбәдәрнен бөтен нәсел-ыруы мина каршы аякланган иде. Гөлбәдәрем шулай, үзебезнен Зәнгәр Күлгә төшкәндәй, юкка чыкты. Ахырда мина милиция аша юллатырга кинәш иттеләр. Алар эшне тиз тотты. Ай дигәндә эзләп таптылар моны. Ул чыннан да, мин уйлаганча, Янги-Юлга барып урнашкан, анда да шул сату эшенә кергән. Мина июнь башыннан алимент килә башлады. Ләкин, мин язып та, ни үзеннән, ни апаларыннан хәбәр-хәтер килмәде.
Шулай ике бала белән яшим. Язгы чәчү чорында тагын каравылга чыктым. Малайлар янына Кыям абзыйнын кызы Гөлфия кереп куна. Үз анасы чирләш, безнекеләр ятим. Йөри шулай ике дөньяны көтеп. Әнисе таза булса, бәлки, ул да укыган булыр иде. Ләкин хәзер калды инде. Укымый калды. Шул Гөлфиянен җылы сүзе, якын итүе генә минем ямьсез дөньямны ямьләп тора. Мәнге рәхмәттәмен ана.
Печән өстендә мине болынчыларга азык-төлек ташырга куйдылар. Йә алмаш-тилмәш, йә икесен берьюлы, улларымны да утыртып йөртәм. Алар инде, әниләрен оныта төштеләрме, бераз көлә-елмая башладылар. Аларга карап мин шатланам. Ләкин көлә алмыйм. Эчемдә Зәнгәр Күл төбедәй тирән бушлык, сагыш.
Мина хатын димли башладылар. Бер генә балалысын да, бер баласызын да, бөтенләй бала тапмый торганын да димлиләр. Баш кына селкәм. Гөлбәдәрне йөрәгемнән кем алып ташлар да, кем минем аналы ике ятимгә ана булыр? Инде сонгы тапкыр дип, Гөлбәдәрнен апаларына хат язып салдым. Гөлбәдәргә җиткерегез, балаларга анын алименты кирәкми, үзе кирәк, кайчан кайтса да кабулым бар, тик кайтсын гына, дидем. Тагын җавап юк...
Әмма язмыш мин уйлаган-көткән яктан түгел, бөтенләй икенче яктан китереп сукты. Гөлбәдәрнен ялгыш эзгә ныклап басуына бер ел дигәндә, декабрь башы иде инде, Янги-Юлдан фаҗигале хәбәр килеп төште: Гөлбәдәр асылынып үлгән. Соныннан әз-әзләп башка яклары да ишетелде. Председателе Гөлбәдәр белән бер ярты ел гына торган да кире Уфасына кайтып киткән, ә Гөлбәдәр шул бозык юлын дәвам иттергән. Башын шул юлда харап иткән дә.
Кайгылы хәбәр алган көнне шулай, әллә эчеп онытылыйммы, ичмаса, дип, ярты литр аракы алып кайттым. Утырттым шулай өстәлгә. Ике малай да өйдә. «Нигә болар тынып калдылар әле?» дип, малайларга карасам, икесе берьюлы куркып-агарып мина текәлеп катканнар. Күз төпләре караеп баткан килеш, борлогып, ниләр күрербез икән дигәндәй көтеп, карап тора башладылар. Мин инде шешәне ачарга дип кулыма да алган идем. Шунда зур улым мич буенда басып торган җиреннән генә:
— Әти, эчмә... Әти... Ятыйк инде... — диде.
Каян кергән диген син ана бу акыл! Эчмәгән килеш айнып киттем. «Килегез әле монда», — дип чакырып алдым да, икесен ике яктан кочаклап алу белән, елап та җибәрдем. Мина малайлар кушылды. Шулай өчәүләп туйганчы бер еладык та бетердек. Әниләре барыбер елап кына кайтыр җиргә китмәгән иде инде. Карап тордым-тордым да, өстәлдән аракыны алып, яшереп үк куйдым. Малайларга шундук җан керде.
...Ул елны Кыям абзыйлар гаиләсенә дә бәхетсезлек килде — җәяүләп кенә түгел, машина белән. Колхозларга һәр ел иген өстендә Уфаданмы, Эстәрлетамактанмы колоннасы белән машина килеп, иген ташырга ярдәм итәләр. Колхознын үз
ХӘСӘН САРЬЯН
122
машиналары да икмәктә, билгеле. Ул чакта колхоз һәр шофер янына бер грузчик утыртып йөртә торган иде. Кирәге бармы- юкмы, йөртәләр шулай, хезмәт көне бирәләр. Кыям абзый үз янына сигезенчедә укыган малаен алган, ә Гөлфияне теге шоферларнын берсе янына утырткан. Нигә алай иткән? Нигә кыз баланы үзе янына утыртып, малаен тегеләргә бирмәгән? Ни булса булган, инде үкенсән дә — сон. Теге шофер мона егетмен дигән, яшь, чибәр булган. Кыскасы, уйнап-шаярып башлаганнар да, чын белән бетергәннәр. Бу хәл бөтен авылга фаш булды. Ә теге «егетнен» Эстәрлетамакта хатыны, ике кызы бар икән. Беркөн Кыям абзый безгә кереп, өстәлемә капланып елады.
— Нишләтте бу бала безне? Нишләтте?.. — ди. — Авыру әнкәсен тереләй кара гүргә тыга бит инде. Саҗидә апан әнә башын да калкыта алмый, түшәктә ята... Кинәш ит, Хәнәфи. Синен башын кайгыдан катса да, безнеке төсле, аракыдан агуланмаган бит, нишлим? — ди.
Агуланган дип, Кыям абзый алай эчә торган кеше түгел. Шулай да бүген шактый салган иде.
— Монысы кайгыдан инде, апай, гаепләмә, — ди.
— Сон, Кыям абзый, — мин әйтәм, — нишләп син алай үз янына малаенны утыртып, чит-ят шофер янына бердәнбер кызынны утырттын?
— дим. Минем дә йөрәк яна. Янмыйча, үземнен туган сенелем шикелле, күз алдымда бөтерелеп-уйнап үскән кыз бит! Гөлбәдәр ташлап киткәч, карангы көннәремне якты иткән дә — шул; ул булмаса, мина бәхетсезлек унлата авыр булган булыр иде.
— И Хәнәфи, и апай!.. — дип, Кыям абзый башын гына чайкый.
— Барысын да каян белеп бетерәсен? Иртәгә үләремне белсәм, менә бүген кабер казып куяр идем дә бит... Үлмәм дә, каберем авызын ачкан килеш мине көтеп ятар дип кенә куркам...
Мин ана бер кинәш тә бирә алмадым. Ни кинәш бирим сон инде мин? Закон аша мәҗбүри никах ясагыз да, шунын белән эше дә бетәр, дип әйтер идем... Теге хайваннын гаиләсе бар. Ана хайван дип әйтү генә дә аз!.. Ярый, мин уйлыйм, минем аяк юклыкка сугыш гаепле булсын, дим. Гөлбәдәрнен дә мине ташлап кияүгә чыгуына сугыш гаепле булсын ди. Ул инде, әйдә, Ватан өчен үләргә киткән бер солдатка чыккан ди. Ул солдатка хәләл дә ул. Ә бу сволочька ни кирәк? Анын да ике кызы үсә ди бит. Ул шуларны уйламады микәнни?
Ә монда Кыям абзый башларын өстәлгә бәрә.
— Хур итте бит бу кыз безне, хур итте! — ди. — Затлыдан затсыз туган, дип, менә шундыйга әйтәләрдер инде ул, ди. Әллә бер кызганда, кайтып,
чабып кына үтерим микән? — ди. — Ичмасам, төрмәгә эләгеп, халык күзеннән читтә үләр идем, — ди. Шуннан башын күтәреп мина карады.
Миннән сүз көтә бу. Күзләре хәсрәттән җыерчык эченә чумган. Бу
— әтием кебек ягымлы, акыллы Кыям абзый түгел, әллә кем иде. Куркып киттем.
— Юк, Кыям абзый, — мин әйтәм, — мине якын итеп кинәшкә кергәнсен икән, андый кансыз сүзне авызына да алма. Беләм, синен башка минекеннән дә ныграк кайгы килгән. Синен кайгы — минем дә кайгы. Гөлфия минем өчен дә туганым урынына күреп йөргән, яраткан сенелем бит!.. — дидем.
Кыям абзый кинәт бөтенләй икенче, каты күз белән мина карады.
— Хәнәфи, — ди бу, — башыма бер уй төште, әйтсәм, үпкәләмәссенме?
— ди.
— Әйт, Кыям абзый, — мин әйтәм.
— Ал син Гөлфияне, — диде бу капыл. Китереп башыма суккандай итте.
— Кулдан кулга киткәнче алып кал...
— Туктале, Кыям абзый, туктале... — дим.
— Туктадым инде менә — сина туктадым. Кешедән калган кызын мина тагарга итә дип уйласан — үпкәлим.
— Нишләп әйтим инде, Кыям абзый. Эш андамыни?
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
123
— Ә нәрсәдә?
— Бу бит йөрәк эше.
— Йөрәк эшен әнә эшләгәннәр инде...
Шулай эчемә ялкын сибеп чыгып китте бу. Гөлфиянен үзенә әйткәнме- юкмы, мәгәр Гөлфия хәзер бер дә элеккечә түгел. Сөйләшми дә, көлми дә. Күз алдымда ябыгып, ямьсезләнеп бара. Мин инде хатын-кызнын балага үткән чагын беләм, күрмәгән кеше түгел.
Яна ел җитеп килә иде инде. Шулай бер кичне бу безгә болай гына керде дә, ишек төбеннән дә узмыйча әйтә:
— Мин берничә көнгә китеп торам, мине югалтма, Хәнәфи абый,
— ди.
Мин кыек-мыек килмичә, туп-туры сорадым:
— Әти-әниен җибәрәме, әллә юкса үз башын белән барасынмы?
— Үз башым белән, — ди.
— Утыр әле, — дип утырттым моны. — Син бу адымыннын ахырын уйладынмы?.. Син бит әле яшь!.. Соныннан үкенмәссенме?.. — дип каты гына әйткәләп алдым.
— Бармыйча нишлим сон? — дип, Гөлфия елап җибәрде.
— Әгәр мине тынласан, беркая да бармыйсын.
— Ничек?..
— Шулай, баланны үзем карармын... бергә карарбыз...
Гөлфия яшь тулы күзләре белән мина күтәрелеп карады. Күзен күтәргәндә, түгелеп киткәндәй, яшьләре алдына тамды.
— Мин сина тин түгел, Хәнәфи абый... Мин үз намусымны саклый алмадым бит!..
— Безнен язмышлар тин, — дидем мин.
Гөлфия мина үрелеп тотарлык җирдә генә утыра иде. Бер генә тапкыр булса да чәченнән сыйпап, инбашларыннан сөеп аласым килә. Бер генә атлам. Ләкин куркам. Хәсрәтле вакытында, зур башы белән нишли бу дип, әллә ни уйлавы бар. Юкса бик якын, бик ягымлы да бит...
— Уйла, сенелем, — дидем мин.
— Болай гына булмый бит әле, Хәнәфи абый. Бер дә уйламастан, бик кинәттән әйттен. Әти ни әйтер?..
— Әтиләрен белән үзем сөйләшәм.
Өстемә генә элдем дә Кыям абзыйларга кереп киттем. Бик җинел генә сөйләшермен дип уйлаган идем дә, урын өстендә яткан Саҗидә апаны күргәч, чын-чыннан унсигез яшьлек егет кебек каушадым да калдым. Ни әйтсән дә, Гөлфия белән минем яшь аермасы унбер яшь.
— Мин менә... Кыям абзый, Саҗидә апа, ни бит... Гөлфия турысында кердем әле, — дип сүз башладым. — Үзегез беләсез инде, Кыям абзый, Саҗидә апа... мин сезнен күз алдыгызда үстем. Менә Гөлбәдәрем бар иде... Ул барда да, ул юкта да бозык юлдан йөрмәдем...
Кыскасы, шулай әйләнә-әйләнә үзәккә керергә чамалыйм, Саҗидә апа түр стена буендагы никель караватта ята. Түр тәрәзә буенда өстәл. Мин өстәлнен бер башында, Кыям абзый икенче башында. Мин Саҗидә апага йөзем белән, Кыям абзый аркасы белән утырган. Ул, яртылаш әйләнеп, Саҗидә апага карады, үтә ягымлы тавыш белән:
— Син, әнкәсе! — дип дәште дә сөйли башлады: — Менә Хәнәфи Гөлфиябезне сорап кергән. Ничек уйлыйсын? Әгәр башта минем сүзне ишетәсен килсә, әйтим: мин риза, Хәнәфи үзебезнен кеше. Бозык юлны белми. Жәл, мона тикле сорый белмәде.
Саҗидә апанын, сүз әйтәсе урынга, күзеннән сытылып яше ага башлады.
Кыям абзый мина борылды:
— Ярый, Хәнәфи, син чыга тор, мин үзем җавабын алып керермен.
Мин ул көнне күбрәк йөреп ташлаганмын, ахры, аякларым сызлап тора иде.
ХӘСӘН САРЬЯН
124
Саҗидә апанын яшьле йөзенә карамаска тырышып, атлаган саен шыгырдый-
шыгырдый, ишеккә юнәлдем. Гариплегемә текәлеп калган яшьле карашны җилкәм
белән сизеп атлаганлыктан, аягым гына түгел, йөрәгем дә сызлап куйды.
Гөлфия һаман шул урынында утыра иде әле. Дөрес, ул инде еламый, яшьләре
кипкән, ләкин урыныннан кузгалмаган, мин чыгуны көтеп утыра иде, күрәсен. Ләкин
күтәрелеп карамады. Карамавы, бәлки, әйбәт тә булгандыр. Өстемнән салдым да
кухня ягына чыгып самавырга тотындым.
— Нишлисен, Хәнәфи абый, кая, үзем, — дип, Гөлфия килеп чыкты да ипләп кенә
кулымнан самавырны алды.
— Хәзер әтиен керә, чәй куярга кирәк, — дидем мин.
Башкача сөйләшмәдек. Төрлесе төрле чынаяклар алып, өстәлгә чыгарып куйдым.
Авыл җирен беләсез, кирәк чакны гына магазинга чабып булмый, өйдә ни бар,
табынына шуны чыгарасын.
Кыям абзый озак көттермәде. Гадәтенчә сабыр гына, салмак кына атлап килеп тә
керде. Кырынып чиста күлмәкләрен киеп җибәргән.
— Хуш, чәйләр әзерләп йөрисез икән! — диде ул. Йон оекбаш өстеннән генә
кигән галошын салып, өстәл янына килеп утырды. — Бүгенге көнне башкасы
булганда да мишәйт итмәс иде дә бит, магазины ябык. Ярый, болай да ярар инде, —
ди.
Гөлфия берсүзсез чәй ясый башлады. Мин теге яшереп куйган яртыны китереп
утырттым.
— Өйдә рюмкалар да калмаган инде, Кыям абзый, гаепләмәссен, — дип, кырлы
стаканга аракы салып бирдем.
— Ярый монысы да, — диде Кыям абзый. Стаканын читкәрәк этәреп, бер мина,
бер Гөлфиягә карап алды. — Йә, утырышыгыз. Син дә утыр, кызым.
Гөлфия дә утырды.
— Кызым, — дип, Кыям абзый йомшак кына сүз башлады. — Үзен беләсен,
менә Хәнәфи абыен безгә сине сорап кергән иде. Менә мин үземнен дә, сырхау
әниеннен дә ризалыгын алып кердем. Үзен беләсен, монда инде бернинди дә көчлек
юк. Кыз бала гел ата-ана янында тормый, вакыты җиткәч, шулай китә инде ул. Ата-
ананын ризалыгы булган җиргә китү күнеллерәк...
Минем колагым Кыям абзый сүзләрендә, ә күзем Гөлфиядә. Ул тын гына елый
башлады. Күз яшьләре шулай өстәл өстенә тама да тама, Гөлфия аларны, битеннән
сөртәсе урынга, өстәлдән сөртеп утыра. Кыям абзыйнын да күнеле тулган, күз
төбеннән бер-ике бөртек яшен сыпырып төшерде, аннары:
— Ярый, бәхетле яшәгез, — диде дә, сусаган кешедәй голт-голт итеп эчә
башлады. Эчкән кешенен рәхәт: шатлыгын да, кайгысын да аракы белән юа да
төшерә.
Шул көннән без Гөлфия белән тора башладык. Яна елда туй сыман бер нәрсә
үткәрдек. Беркемне дә чакырмадык. Безнен семья дүртәү. Кыям абзыйларныкы
бишәү — бала-чага белән бергә түгәрәкләнеп утырдык та, туебыз шул булды. Туйдан
сон Гөлфия тагы бер кабат больница турында сүз чыгарды. Ләкин мин авызын
ачырмадым.
— Әтисе бер намуссыз булган икән, анын өчен карындагы сабый гаепле түгел, —
дидем.
— Кеше әллә нәрсә сөйләр бит.
— Төкер кеше сүзенә. Эше югы сөйләр, эше бары тынлап тормас, — дидем.
Пычак тидертмичә, имгәттермичә бәбәй таптырдым шулай. Үзегез күрдегез бит:
нинди кыз әнә. Исеме дә — Ләйсән! Аннан башка әле безнен тагы бер кызыбыз бар.
Анысы өйдә калды, әнисе белән. Ә без менә дүртәүләп гүләйт итеп йөрибез...
5
Хәнәфи сүзеннән туктап, башын артка ташлады. Инде карангы төшеп, су өсте кара
ЗӘҢГӘР КҮЛ САГЫШЫ
125
кургаш төсенә кергән, ул хәзер су кебек тә түгел, тун бер матдә кебек. Пароход
тирәсендә генә, сыек ут яктысында кыймылдап, өзлексез артка агыла иде. Безнен аста
гына, йөрәк типкән шикелле дөп-дөп килеп, куласа әйләнә. Ә пароход ерак маягына
турылаган да, бара да бара, бара да бара. Без аны хәтта юл язар дип уйламыйбыз да.
Без анын туры барасына ышанганбыз. Чөнки анын маяклары бар. Ә тормышта
маяклар бармы сон? Тормыш дингезе монын ише генәме — тирән дә, кин дә бит ул.
Анда утыртып куйган маяклар да юк. Анда синен ышанычын гына маяк. Шул изге
ышанычы югалмаса, йөрәге ялгышмаса — кеше бервакытта да адашмый. Менә бит
— үз юлы белән барган, аягы булмаса да егылмаган.
Хәнәфи күккә караган иде. Күк йөзе дә су өсте шикелле карангы. Ләкин ул чиста
кара. Йолдызлары да терекөмештәй чәчрәп тора. Хәнәфи күктән күзен алды.
— Менә шулай икән ул, абый. Бәхете дә, хәсрәте дә агач башыннан йөрми икән,
адәм башыннан йөри икән ул.
— Шулай, — дидем мин дә. — Берәүнен дә бурасы буш түгел.
— Менә балаларны Казан күрсәтеп кайтам әле, — дип, Хәнәфи оста гына итеп
сүзне икенчегә борды. — Юкса бөтен укыган китаплары Казанныкы, ә Казанны
күргәннәре дә юк. Үзем дә бик сагынган идем инде. Кара, әйтмәгәнмен икән:
сугыштан сон безне Казан госпиталенә кайтардылар. Безнен Башкортстаннан да
байтак идек без. Сиксәненче мәктәп, унбишенче мәктәп, тагын ике мәктәп, тагын
Мехчылар клубы — бары да аяксызлар госпитале иде. Ундүрт ай яттым мин Казанда.
Ул вакытта инде, үзегез беләсез, Казанны тәрәзә аша гына күрә идек. Шуннан сон
егерме ел буена җыендым — егерме ел буе килә алмадым. Быел менә килдем.
Малайлар алып килде инде. Аяксыз булсам да, иркенләп карап чыктым. Яна
районнарына бармадым, билгеле. Аларын үзебезнен Уфада да карап була дип,
Казаннын гел иске урамнарында йөрдем. Малайларга да бик ошады. Казан Казан
инде ул! Иске көенчә дә бернинди яна шәһәренә биргесез!
Без әле Казанда гына тормадык, шәһре Болгарына да җиттек. Малайнын зурысы
тарих, археология белән кызыксына. Безнен авыл яныннан берничә ел элек
Уфасыннан да, Мәскәвеннән дә галимнәр килеп, әллә нинди борынгы каберлекләр
актарып таптылар. Без аларны бәләкәй чакны әүлия зираты дип йөри идек. Болар
скифлар диме шунда, сарматлар диме — шулар каберлеге икән. Шулар янында йөри
торгач, минем малай да әвәреп китте. Казанга барсак, Болгарга да барабыз, дип кенә
куйды. Юкса болгарлар турында да сонгы елларда күп яза башладылар бит. Болгар
дигәннәре, кара син аны, нинди һөнәрле, культуралы халык булган икән лә бит! Әнә
безнен Чишмә10 якларына кадәр килеп, нинди мәчетләр салып куйганнар, ә! Без
үзебез дә, борынгылар сөйләвенә караганда, ничектер шул болгарларга килеп
бәйләнәбез икән. Коръән күчереп язучы бабабыз булган, дип әйткән идем бит, шул
бабай безнен авыл халкын болгардан китереп әйтә торган булган. Моны мин
бәләкәйрәк чакта картәтәй сөйли торган иде. Ләкин үзе, кара крестьян булганлыктан,
«Кемнәр сон ул болгарлар?» дигәнгә җавап бирә алмый иде. «Әллә тагы башкорт
белән типтәр кебек җирле - җирсез халык булды микән?» — дип, үзе дә аптырап
утыра иде. Чыннан да кыпчагы булган әнә, нугае булган. Болгары да булган бит инде
анын. Бөтен бер халыкны ана карынында ятканда ук кырып бетермәгәннәрдер лә! Ул
халык та сездәме, миндәме яши торгандыр бит?.. Малай менә шулар белән кызыксына
инде, Казан университетын да бик ошатты, киләсе елны шунда киләм дип дәртләнеп
кайтуы әле.
Шунда кылт итеп сенелесе исемә төште:
— Ә теге сенелегез укый алдымы сон?
— Инде эшли. Үзебезнен Уфа университетын бетерде.
Шул вакыт безнен янга Хәнәфинен кызы килде. Ул инде бая берничә тапкыр урап
киткән иде. Ләкин әтисе бая, сөйләү белән мәшгуль булгач, хәзер-хәзер дип, һаман үз
10 Уфа янындагы исеме атаклы район үзәге.
ХӘСӘН САРЬЯН
126
яныннан куып җибәрә торды. Әле инде кумады.
— Ресторанда ашыйсылары килә. Анда ямьле бит. Авыл баласы өчен башка ни
кирәк? Малайлар да хәйләкәр: моны җибәрәләр. Әйдә инде, кызым, алай булгач.
Әйдә...
Хәнәфи, кызынын кулыннан тотып, урыныннан торды.
Февраль — март, 1969