Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ

ХАТИРӘЛӘР
Тарих баскычлары
Ямьле Зәйнең буйлары,
Ямьле, тәмле шул Зәйнең сулары.
Татар халык җыры.
«Зәй» — «елга, инеш, ермак» дигән сүз. Зәй елгасы Писмән, Әлмәт якларыннан агып, Чулманга (Камага) килеп кушыла. Зәйнең иң олы кушылдыгы — Зичә. Шыкмай авылы әнә шул Зичә инешенең ике як ярына урнашкан. Батуллаларның борынгы токым тамыры Зичә буендагы Шыкмай авылында булыр.
«Зичә» — «Зәйчә», ягъни «Кече Зәй» мәгънәсендә булуы ихтимал.
Бүгенге Иске Зәй бистәсе урынында әүвәл зур кальга, ягъни кала-шәһәр булган. Бер яктан текә яры белән Зәй суы, икенче яктан калын урманнары белән чорналган бу кальга-шәһәр кайчан салынгандыр, мәгълүм түгел. Әмма Зәй исеме тарихта ундүртенче гасырдан билгеле.
Тарих төпкелләренә төшәр өчен, без якташыбыз, 1838 елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән Таҗетдин Ялчыгол исемле олуг галим калдырган тарих китапларына тотынырга тиешбез. Таҗетдин Ялчыгол шәхесе документаль кинолар, нәфис фильмнар төшереп, аның турында китаплар язып кына тулы гәүдәләнә алмый. Гаҗәеп серле язмыш, серле һәм маҗаралар тулы бер тормыш кичерә Таҗетдин исемле галим, әдип, тарихчы, музыкант, табиб, мулла кеше. Ул калдырган фәнни әсәрләр арасында исемнәре иң алда йөри торган «Рисалә—и Газизә» белән «Тәварихы Болгария» китаплары бәһаләп бетергесез кыйммәтле әсәрләрдән санала. Шушындый да олуг шәхес белән Зәй төбәге генә түгел, бөтен татар халкы, әйтергә кирәк, бөтен кардәш халыклар да горурланырга хаклы. Аның язганнары бер татар халкына гына кагылмый.
БАТУЛЛА (Роберт Мөхлис улы Батуллин) (1938) — прозаик, драматург; иллегә якын китап авторы, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
Дөрес, Зәй (Эзәй, Сәй) исеме, нәкъ безнен туган якларыбыз буларак, борынгы кулъязмаларда очрый. Зәй бәклеге Бөек Болгар дәүләтенен бер илчәсе булган.
Зәй тамагында бик күп халык яшәгән. Бараҗ исемле котчыккыч аждаһадан куркып, бу халыклар ватаннарын ташлап, читкә качканнар. Яна урында алар тагын да матуррак шәһәр корып, ана Биләр дип исем кушканнар, үзләрен бараж халкы дип атый башлаганнар. Ләкин Аксак Тимер явы килеп Биләрне жимерә, халкын кыра. Бу сугышта Биләрнен хакиме Җадыш бәк батырларча һәлак була. Әсир төшкән халык кырыла. Аксак Тимер бары тик Җадыш бәкнен тол хатынын гына ике углы белән исән калдыра. Беренче углы Инсан исемле бәк Зөя суы буйларына китеп урнаша, икенче углы Ихсан бәк:
— Мин иске ватаным Зәй буена китәм һәм шунда яна тормыш корып яши башлаячакмын, — дип Зәйгә әйләнеп кайта.
«Дәфтәри Чынгызнамә»дә шулай язылган. Галимнәр фаразынча, бу әсәр унжиденче гасырда Ихсан бәкнен оныклары тарафыннан язылган.
Димәк ки, атаклы «Дәфтәри Чынгыз намә» Зәй каласында язылган булып чыга?
«Кымыз, бүзә, көфек эчеп туйганнар;
Зивә җаны Сәй буенда күргәннәр.»
БАТУЛЛА
42
Иске төрки язмалардагы жырнын шушы сүзләре Нади Атласинын «Казан ханлыгы» исемле китабында язылган. (1993, 187 бит.) Атаклы галимебез Атласи шул ук биттә дәвам итә.
«Аксак Тимер Болгарны Габдулла хан заманында харап кыйлды, Габдулла ханны үтерде. Аннан ике угыл калды. Берсе Галимбәк вә берсе Алтынбәк. Галимбәк горбәтлектә (ятим, чит илдә) үсте, галим булды, Болгар илендә Касан дигән кечек шәһәрдә имам вә мөдәррис булды. Алтмыш өченче баба, аннан Әмир хан туды. Ул Касанда утыз ел торып, Зәй катында үлде.»
Фараз кылсак, димәк, Галимбәк белән Алтынбәк Болгардан 1395 елда качып китә. Аларнын берсенә тугыз, икенчесенә жиде яшь була. Бәгъзебер галимнәр әйтүенчә, бу вакыйга 1361 елда булган. Димәк, Бөек Болгарнын сонгы ханы Абдулланын оныгы, Казан ханы Галимбәкнен углы Әмир хан изге Зәй туфрагына жирләнгән. Гасырлар, афәтләр генә анын кай урынга жирләнгәнен яшереп тора. Килер заман, иншалла, анысы да ачыкланыр. Ачыкланыр һәм татар халкы анын туфрагы өстенә мәһабәт төрбә салып куяр.
Әмир ханнын Зәйгә килү тарихы, ни өчен Казан тикле Казанны, тәхетне ташлап, Зәй кебек провинциягә китүе турында болай фикерләргә була. Ни өчен ханзадә Әмир атасы урынына Казан падишасы булып каласы урында кинәт кенә Зәйгә китә, шунда вафат була? Читләтеп булса да, бу сорауга жавап табып була кебек һәм Әмир ханзадәнен Зәйгә күчү тарихын төгәлрәк әйтергә була. 1445 елда Олуг Мөхәммәд хан Казан ханы Галибәйне үтереп, үзе тәхеткә менә, үтерелгән ханнын углы Әмир ханзадә яки үзе качып киткән яки Олуг Мөхәммәд тарафыннан читкә сөрелгән. Шулай булганда Әмир ханзадә чама белән 1415 елда туган булып чыга. Утыз яшендә, ягъни 1445 елда Зәйгә килә.
Шулай итеп, без борынгы Зәйне эзләп, тарих коесына бер баскыч төштек. Нәм Зәйнен тарихы 560 елга озыная да 1445 елга барып тоташа.
Шул заманнарны саран тасвирлаган документларда («Дәфтәри Чынгызнамә»дә) Зәй сүзе тагын телгә алына. Ул вакытта Зәйнен олуг бәге Колый углы Байраш хан була. Имеш, шушы Байраш хан бүгенге Баграж янындагы Шәрәтау башына Аксак Тимер өчен йорт, яхшы сарай салып куя һәм, имеш, Тимер әмир Болгарны җимергәннән сон шунда кыш чыга (1395). Галимнәр бу вакыйгага төрлечә карый. Кемдер моны булган хәл, ди, кемдер анын дөреслегенә шик белдерә. Моны бары тик Баграж тавы башында җитди казылмалар узгарганда гына исбат итеп яки инкарь итеп була торгандыр. Ни генә булмасын, бу — тарихка язылып куелган бер вакыйга бит инде.
Менә, без Зәйне эзләп, тарих коесына тагын бер баскыч төштек һәм Зәй тарихы озынаеп, 1395 елга барып терәлде.
Өченче баскыч безне тагын да түбәнрәк, 1212 елларга алып төшә. Ул безне мангул яулары, Батый хан, Кол Гали заманнарына чаклы китерә. Ялчыгол язуынча да, бүгенге кайбер галимнәрнен фикеренчә дә Кол Гали безнен якташыбыз булып чыга.
«... Болгарда асыл шаһзадәләрдән олуг дүрт бәкнең берсе—Габдулла ханның оныгы Мирхаҗи углы Кол Гали... Кол Гали кыргыз даласына качып, аннан атасының йорты Зәй тамагына килә.»
Габдулла XII гасырда яшәгән, дип уйларга нигез бар.
(Татар әдәбияты тарихы, 1984, 1 т. 126 бит.)
— Нишләп сон без тарихи вакыйгаларны бары тик менә шушы, бүгенге Зәй шәһәре урынына бәйләргә тырышабыз? Бу Зәй кешеләренен артык ватанпәрвәрлегеннән килмиме? Бәлки Зәй елгасы буенда тагын берәр шәһәр булгандыр? Документларда бит «Зәй шәһәре» дип төгәл язылмаган,— дип әйтүчеләр
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
43
дә бар.
Зәй тамагында, ягъни Зәйнен Чулманга кушылган тарафында тагын нинди шәһәр булды икән? Зәй каласынын урнашу шәкеле: ул тау башында, елга буенда, артында урман, стратегик яктан бик унай урын. «Зәй тамагы, Зәй ягы» дигән тарихи язмаларны без «Зәй кальгасы, Зәй шәһәре» дип фаразларга гына түгел, ныклы ышаныч белән әйтә алабыз. Зәй бәклегенен башкаласы нәкъ бүгенге Зәй шәһәре урынында гына була ала. Бәс, татар милләтенен әдәбияты, мәдәнияте башында торган атаклы «Йосыф—Зөләйха» кыйссасы безнен туфракта, Зәй төбәгендә яралтылган, дип хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Өченче баскыч Зәй тарихын тагын да озайтты һәм без 1212 елларга барып чыктык.
Дүртенче баскычта без «Зәй» сүзен, Зәй елгасынын түбән тарафында кулкулыкка салынган шәһәр атамасы буларак, 1180 еллар тирәсендә очратабыз. Хәтта борынгы харитадаII без ул шәһәрнен нәкъ бүгенге урында утырганын да күрәбез. «Җәгъфәр тарихы» китабындагы харитада Чулманга коя торган елгага «Тамта Зәй» диеп язылган һәм нәкъ бүгенге Иске Зәй шәһәре утыра торган урында шәһәрне анлата торган нокта куелган. Китапнын 136 битендә укыйбыз:
«Чәлбир аның белән тыныша алмады һәм 1179 елда ул Кол Даут углы Мирхуҗаны сәед итеп куйды. Мирхуҗа исә Ислам динен тарату эшендә ару-талуны белмәс кеше иде, ул гомере буе төрле төбәкләрдә Ислам динен таратып йөрде-йөрде дә, ниһаять, Тамта тамагы белән Җәлмәт кушылган җирдә урнашып калды.» (Иман Бахшы. Джагфар тарихы, 1993, 136 бит.)
Зәй тарихы тагын өлкәнәйде һәм без 1147 елга барып җиттек.
Шул ук «Җәгъфәр тарихы»нда (60 биттә) Җолыт би углы Тартунын Тамта төбәгенә олугбәк (губернатор) итеп тәгаенләнгәне турында языла. Бу төбәк, ягъни Тамта төбәге, дип яза автор, Чишмә белән Уралтау арасындагы җирләрне били. Бу төбәкне урталай бүлеп, Тамтазәй елгасы ага, ди.
— Җолыт углы Тарту кем тарафыннан Тамтазәй өлкәсенен олы бәге итеп куелган сон? — дигән сорауга:
— Алмыш падиша!— дип әйтәбез.
922 елда Ислам динен рәсми кабул иткән атаклы Болгар ханы Алмыш (Алмас) падиша, Зәйгә Тартуны олуг бәк итеп тәгаенли. Тартунын Зәй башлыгы итеп билгеләнгән елын чамалап буламы? Тырышып карыйк.
«Җәгъфәр тарихы»нда (56 бит.) бу вакыйгадан алдарак болай язылган: 918 елда Алмыш ханның сәяси хәле мөшкелләнә (ул хазәрләр белән сугыш хәлендә яши. Р.Б.). Менә шул вакытта Җолыт би Болгар артындагы Барынҗар (Барын җире. Р.Б.) бистәсенә килеп урнаша. Аның углы Тарту шул Барынҗар бистәсенең бәге Барынның кызына өйләнә.
921-22 елларны Алмыш падиша Багдадтан илчеләр көтеп узгара. Шуна күрә, Тартунын Зәйгә хаким итеп җибәрелүе, кайдадыр, 918 ел белән 920 еллар арасында булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килеп чыгабыз.
Димәк ки, 918-22 еллар арасында инде Зәй каласы Тамта өлкәсенен баш шәһәре булып торган. Һәм анын олугбәге булып Җолыт углы Тарту исемле шәхес торган. Байраш ханга чаклы булган Зәй падишаларынын исемнәрен тарих хәтерләми, ә менә Тарту бәк исеме тарихта калган.
Шулай итеп, без тарих төпкеленен дүрт баскычына төшеп җиттек тә тукталдык. Бу урында без сорау билгесе куябыз: Тарту вакытында ук олы бер төбәкнен, бәклекнен башкаласы булган Зәй шул көнне генә корылмагандыр бит? Аннан алда да бу стратегик унай урында кешеләр яшәгән, идарә иткәннәр. Кемнәр анда хаким булган? Анысы инде безгә карангы, әмма Зәй шәһәренә нигез салыну вакытын
II харита - географик карта
БАТУЛЛА
44
бүгенгечә хисапласак, 2010 — 918 = 1092 килеп чыга.
Зәй каласы Казаннан да, Мәскәүдән дә алда корылган!
Димәк ки, Зәй каласына кимендә 1092 яшь!
Зәй ягы әле бүген дә ин гүзәл төбәкләрнен берсе; урманнар, инеш- чишмә-елгалар, биек булмаган таулары, болыннары, тугайлары, әрәмәлекләре җанны, күнелне иркәли. Моннан биш йөз-җиде йөз ел элек бу табигать ничек булгандыр? Егерме-утыз өйлек кечкенә-матур авыллар белән рәттән икешәр йөз хуҗалыклы зур салаларIII арасы нибары ике-өч-биш чакрым гына. Алыш-биреш, кыз бирү, кыз алу йолалары, базарлар шау-гөр килгән; болыннарда җылкы, сыер, сарык, елгаларда балык; урманнарда сунарчылык белән көн күрүче аучыларнын кайнап торган тормышын күз алдына китерү кыен түгел. Халык көр-таза булган, кан уйнаган. Авыллар бик куе утыру сәбәпле, халыкка җир җитмәгән, җирле булыр өчен урманнарны төпләргә туры килгән, җир өчен гаугалар еш чыга торган, канлы бәрелешләр турындагы риваятьләрне Зәй тарихы күпләп саклый.
1552 елгы җинелүдән сон бу якларда авыллар тагын да күбәя, ешая, булганнары зурая, халык саны арта барган. Мәскәү золымыннан качып, татар халкы Зәй якларына күпләп күченгән. Унҗиденче гасырда бу тирәләргә тагын урыс хакимиятенен кулы килеп җитә. Тыгыз утырган татар - мөселман авыллары арасына урыслар, керәшеннәр килеп урнаша.
Керәшен мәсьәләсе
Аралар да безнен, һай, җырак түгел, Нигә килгәлә.мисер?
Керәшен халык җыруы.
Бу мәсьәләнен асылына төшмичә генә кайберәүләр:
— Керәшеннәр алар Исламны саткан, нигә керәшеннәр янадан Исламга кайтмый икән? — дигән кебегрәк сорау ташлыйлар.
— Алар беркайчан да Исламга кермәячәкләр, керәшеннәр беркайчан да Исламны сатмаган, алар мөселманнар алдында хаин түгел! Алар күз карасыдай Ана телен саклаган халык. Ассимиляциягә җаны-тәне белән каршы торып, Ана телебезне саклап калган халыкка «сатлык-хаин» дип әйтү — олы гөнаһ! Кайсы милләткә караганлыкнын асылын дин билгеләми! Рухи якынлык, тел берлеге, халык авыз иҗатынын уртаклыгы, уртак җырулар хәзинәсе билгели. Без — мөселман-татарлар — керәшен-татарлар белән бер милләт вәкилләре. Керәшеннәр Исламга кире кайтмас, чөнки алар беркайчан да мөселман булмаган. Ирексезләп чукындырылган мөселманнар тиздән үз диненә — Исламга кайта. Яки алар чит динне кабул итәргә теләмичә, ватаннарыннан качып китәләр. Ә керәшеннәрне мөселманлыкка кайтырга өндәү — ул ин кимендә, әдәпсезлек. Урысларнын югары даирәләрендәге татар нәселле шәхесләр катламы исә бик җинел генә һәм үз ирекләре белән христианлыкны кабул иткән, мөселманлыкта озак тормаган татар гаиләләреннән хасил, аларнын күбесе даладагы татар телле мәҗүсиләр. Мөселманлыгы какшау булганнар тиз генә христиан булып киткән. Ирексезләп чукындырылган татарлар (яна керәшеннәр) хәзер юк, диярлек, чөнки алар бик тиз урыслашып киткән. Алар керәшен түгел. Яки алар янадан Исламга кайткан. Алар да керәшен түгел. Алар «кире дүнгәннәр» санын арттырган. Чын керәшен кыстаганнан гына Исламга күчмәячәк. Шулай булулары белән алар татар милләтенен оригиналь катлавын тәшкил итә. Алар безнен байлыгыбыз.
Илле-алтмыш еллар әүвәл керәшен җырулары радиодан янгырамый, сәхнәдән дә җырланмый иде. Әллә ничек шунда, керәшен халкынын бай иҗаты тар даирәдә генә, керәшеннәрнен үз араларында гына кала килә иде. Сүзләре дә матур, көйләре дә матур. Ул җырулар керәшен туйларында, аулак өйләрдә генә ишетелә торган иде.
сала - зур авыл; село
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
45
Мин үзем дүрт яшьтән алып, сигезгәчә Зичәбаш исемле керәшен авылында яшәдем, атам-анам укытучы булып эшләгәндә аларны Зичәбашка җибәргәннәр иде. Гомерем буе колагымда керәшен көйләре чынлады. Керәшен җыруын ишетсәм, хәзер дә җирси башлыйм. Кырык эшемне кырылай ташлап, җыру тынлыйм.
Илһам Шакирнын туган авылы Яна Бүләк кешеләре арыш-бодай тарттырырга урман аша Зичәбаш тегермәненә йөри иде. Илһам да бала чактан ук Зичәбашка килеп йөргән. Ул керәшен җыруларын үз итеп, яратып, үз монына сендереп үскән кеше. 1959 елда булса кирәк, сүз иярә сүз чыккач, мин ана:
— Илһам, шул җыруларны сәхнәгә алып чыгарга иде, җырларга иде, — дидем.
Илһам керәшен җыруы «Бишмәтемдә биш төймә» не беренче булып башкарды шикелле. Рәйсә Темәпи (Тимофеева), Гүри Ибуш, Лена Бичарина, Әнфисә Василова, Галина Казанцевалар кебек талант ияләре бу матур башлангычны күтәреп алды һәм дәвам итте.
Монарчы тарлыкта, кысанлыкта яткан керәшен моннары бөтен татар халкына кайтты, таралды, алар сөеп-яратып җырлана. Репертуарында керәшен җыры булмаган бер генә җырчы да юк шикелле. Бу җыруларны бөтен җырчылар белән бергә бөтен татар милләте җырлый.
Керәшен халык авыз иҗатынын алмаздай байлыгы Зәй ягында мулрак тупланган кебек тоела мина. Үзем шулар арасында үскәнгәдер инде. Аны сакларга, йолаларын дәвам итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә мин Зәйнен хакимият башлыгы Сәет углы Рәшит Хәмәдинен исемен бик рәхәтләнеп язып узам. Ул үзе дә керәшен халык җыруларын гаҗәеп оста башкаручыларнын берсе иде. Ул хәтта профессиональ җырчылар да белмәгән борынгы җырларны күнелендә саклый, җырлый торган куәгә ия шәхес. Рәшит әфәнденен ярдәме белән Сәвәләй авылында керәшен ансамбле оешты, ул ансамбльнен җыруларын чит илдән, Швециядән килеп язып алып киттеләр. Һәм бөтен Ауропага, бөтен дөньяга керәшен татарларынын җыруларын күп сәгатьләр буе янгыраттылар. Их, дип уйлап куям, керәшен ансамбльләре бер Зәйдә генә түгел. Алар Мамадыш, Бондюг-Чучунский, Алабуга якларында да байтак, аларны Швеция генә түгел, үзебезнен киностудиядән, телестудиядән дә килеп тасмага, кинога язып-төшереп алып китсеннәр иде, гасырларга сакласыннар иде, дим.
Шулай. Зәй халкы турында фильмнар дә төшерелер, китаплар да язылыр, альбомнар да чыгарылыр, иншалла. Зәй мәшһүрләренен бу кечкенә язмама кермәгәннәре турында яна материаллар тупланып, Зәй энциклопедиясе тагын да тулыланыр, шәт.
Дөресен генә әйткәндә, шушы борынгы якнын, данлы якнын төп халкы мөселман-татарлар, керәшен-татарлар үз ватаннарында—Зәйдә ятим булып, килмешәк сыман булып күренә килде. Вакыты-вакыты белән Зәйдә керәшен-татар, мөселман-татар төсмерләре югалып тора. Бу, әлбәттә, җитәкчеләрдән дә, сәяси мохиттән дә тора торгандыр. Әмма сонгы елларда, төбәкнен хакиме итеп Рәшит Хәмәдине куйгач, эш унай якка үзгәрде. Татарлар иркенрәк сулап куйды. Зәй халкы талантлы җитәкче Рәшит Хәмәди әфәндене мәнге онытмасын иде.
Чистай шәһәрен Мишәрстаннын башкаласы, Зәй — ул Керәшенстаннын мәркәзе, диеп уены-чыны белән сөйләүчеләр бар. (Керәшеннәр «Эзәй» дип сөйләшә). Чыннан да, керәшеннәрнен ин тыгыз урнашкан төбәге Эзәй буйларыдыр, мөгаен. Безнен якта зур-зур керәшен авыллары бар: Борды, Җәйләү, Зичәбаш, Кабан, Сәвәләй, Тунылҗа, Ләке. Шулар белән бер рәттән ярымкерәшен, ярыммөселман авыллары да еш очрый: Бишавылы, Бистебашы, Дүртмунча, Әхмәт, Кадер авыллары катнаш халыклы.
Мондагы керәшен авыллары, керәшен халкы электән үк шушында яшәгәнме, әллә болар мөселманнарнын тыгыз утырган төбәкләрен чукындырыр өчен күчереп китерелгәннәрме? Әллә сон болар монда күчеп утырган урыслар булып, христиан динендә калып та, сонра үзләре татар теленә күчеп, керәшен хисабында йөрүчеләрме? Әлбәттә, бу сорауларга тарихчылар, тел белгечләре, этнографлар бергәләшеп җавап
БАТУЛЛА
46
бирергә тиеш. Ләкин шулай да күзәтүләрем нәтиҗәсендә тупланган фикеремне өстән- өстән генә булса да язып китмәк буламын. Ялгышларым булса, белгечләр төзәтер. Мин аларга рәхмәтле булырмын.
Бу фикер сөрешендә алда саналган өч компонентнын да катнашы булырга мөмкин. Керәшен хисабында йөрүче татар телле урыслар күрше-тирә авылларда байтак. Мәсәлән, кайбер авылларда керәшеннәр дә, урыслар да яшәгән. Сонра урыслар татар теленә күчеп, керәшен хисабына кергәннәр. Заманында мин Кадер авылында укытучы булып эшләп алган идем (1955-1956), Тунылҗа исемле керәшен авылыннан Кадер мәктәбенә татар телле урыс балалары да йөри иде. Халык сөйләвенә күрә, Тунылҗа авылына калмыклар нигез салган. Тунгыл исемле калмык җитәкчесенен исеме авыл исеме булып киткән. Сәвәләй авылында элек чуашлар утырган да, имеш, алар христианлашып, татар теленә күчеп, керәшен санын арттырганнар. Болар турында «Зәй энциклопедиясе»ндә дә язылган.
Татарлашу (мөселманлашу) сөреше урта гасырларда бик тә куәтле булган; хәтта Казан ханлыгы егылгач та, чукыну белән бер рәттән, әле бу гадәт, татарлашу гадәте озак еллар дәвам иткән.
— Алтын Урда, Болгар, Казан дәүләтләре эчендә яшәгән кайсы халыклар татарлашкан? — дигән сорауга:
— Мари, чуаш, удмурт һәм башка халыкларның күпмеседер Исламны кабул иткән яки үз динендә калып, татар теленә күчкән. Татар телен бу халыклар Исламга кадәр күп еллар элек үзләштергән, әлбәттә. Бу гадәтнең калдыклары шушы көннәргә чаклы килеп җиткән. Татарча белмәгән чуаш, мари, удмурт сирәк иде әле утыз-кырык еллар элек кенә. Бүгенге Татарстанның Чуашстан, Мари, Удмуртстан, Мордвага чиктәш төбәкләрендәге татарлар кайчандыр татар телен һәм Ислам динен кабул иткән чуашлар, удмуртлар, мариларның торыннары.
1552 елдан соң ирексезләп чукындыру гасырлары дәвамында элек чуаш, мари вә башка халык булып, әле күптән түгел генә Ислам кабул иткән кешеләр икенче бер дин — Христианлыкка күчәргә мәҗбүр булганнар. Тел кала — дин үзгәрә. Шулай итеп, татар телле христиан кавеме барлыкка килә. Бу христаннарның бер өлеше яңа гына Исламга күчеп, шундук чукынган татар телле чуашлар, удмуртлар, марилар. Бу христианнарның икенче бер өлеше Исламны кабул итмәгән татар телле мәҗүсиләр, потпәрәстләрдән тора. Исламны әйләнеп узып, алар мәҗүсилектән турыдан- туры христианлыкка күчкән халык. Ул керәшеннәр беркайчан да мөселман булмаган. Ягъни Исламны «сатмаган». Мәскәү контроле йомшаруга ук бу христианнарның кайсылары Библияне җиргә күмеп, янә Коръән укый башлый. Җәза әтрәтләре килүгә алар Коръәнне күмеп, Библияне яшергән урыннан алып укырга мәҗбүр булалар. Бәгъзеләре гомерлеккә христиан булып китә, кайберләре мөселманлыгын югалтырга теләмичә, ераккарак күченә. Янә Исламга кайта. Шулай итеп, борынгы авылларда берничә зират барлыкка килә. Шушы ук халыкның бабалары мәҗүсилек зиратына да, мөселманнар зиратына да, христианнар каберлегенә дә җирләнгән. Әлбәттә, мәҗбүри чукындырган чорларда чын мөселман-татарлар арасында да христиан динен кабул итүчеләр булган, бигрәк тә нугай татарлары Мәскәүгә китеп, чукынып, кенәз кызларына өйләнеп, хәрби дәрәҗә, җир, бүләкләр алган, Йосыпов, Шереметьев, Мусин, Карамзин, Державин, Аксаков, Кутузов, Давыдов, Куприн, Куратов, Рахманинов һәм башка бихисап урыс кенәзләре татар токымыннан. Боларның борынгы бабалары үз теләкләре белән чукынган һәм урыслашкан халык. Ләкин Казан, Болгар, Алтын Урда җирендәге борынгыдан килгән мөселман халкы арасында чукыну бөтенләй булмаган, дип әйтергә була. Һәрхәлдә бик сирәк булган. 1552 елдан соң кайбер татарлар чукынып, малын саклап калган, ләкин тора-бара алар урыска әйләнгән.
Татар халкының төп өлеше, затлы нәселләре сугышларда кырылып, әсирлектә үтерелеп, бер өлеше чукындырудан качып, Урал, Агыйдел, Зәй якларына күченә. Зәй төбәгенә якын урыннарда чуашлар, мари халкы күпләп утырмаган. Димәк, бу якларга
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
47
керәшеннәр кайчандыр (XVIII йөздә) Ак патша, Әби патша заманнарында күчерелгән кавем түгелме икән, дигән уйга этәрә. Чөнки гасырлар буена Ислам динен тоткан нәсел чукынуга караганда үлемне яки күчеп китүне яхшырак санаган. Чын мөселман-татар христиан динен кабул иткән очракта да, аның гадәте тиз генә үзгәрмәс иде: кием, ихата, йолалар, гадәтләр, төскә мөнәсәбәт шул килеш сакланган булыр иде. Керәшеннәрнең алача, кызыл, караңгырак төсләргә тартылуы урыс, чуаш, мари, башкортларныкына бик якын. Башкортлар Исламны Казан татарларына караганда сон кабул итә. Мөселман-татарнын сөйгән төсләре: ак, яшел, зәнгәр, бирүзә. Кызыл төс тастымалларда, ашъяулыкларда гына хакимлек итә. Мөселман-татар хатыннарынын киемендә кызыл төп төс түгел, бары тик башка төсләр аралашында гына була. Көйләрдә дә шул ук уртаклык нык сизелә. Керәшеннәрнен борынгы көйләре күрше-тирә татар булмаган халыкларнын көйләре белән дә аваздаш.
Димәк ки, Зәй керәшеннәре патша гозере белән бу якларга китерелгән халык, дип әйтергә җирлек бармы? Әллә алар шушы урында утырган мөселман татарлар булып та, христиан динен кабул иткән керәшеннәрме? Алайса, ни өчен бер үк авылда яшәүче мөселман-татар каралты курасы белән керәшен-татарынын каралты-курасы нык аерыла. Киемнәре белән дә нык аерыла иде.
Әгәр дә керәшеннәр күчерелгән халык булса, ни өчен китерелгән сон алар?
Монда фаразлар байтак, мин бәлки сәпит уйлап табарга тырышамдыр, әмма фаразларымнын берсен генә булса да әйтергә кирәктер.
Патша Русиясе керәшеннәрне мөселман-татар өстеннән күзәтче буларак кулланырга тырыша. Чыннан да, тимер эшләрен мөселман-татарлардан алып, урыска, керәшенгә биргәннәр, чөнки мөселман-татар тимерчесе баш күтәрү өчен корал кояр, дип курыкканнар. Без үскәндә генә дә әле Зәй якларында бары тик урыс белән керәшен кешесе генә тимерче булып эшли иде. Тәмәкече, бөкече, тимер сандал чүкүче, дип такмаклый торганнар иде. Шушы кечкенә генә такмак белән дә социаль мохитнен бер почмагын анлатып була. Тимерчеләр бары тик урыс яки керәшен булган, дидек. Урыс белән керәшен өзлексез тәмәке тарткан. Тәмәке тарту гадәте татарга бик сон керә. Тимерче икән — ул кяфер, кяфер икән ул —тәмәкече. Тимер сандал чүкүче.
Христианнарга икенче бер вазифа да йөкләнә. Мөселман-татарлар күпләп урнашкан төбәкләрдә җәза оешмаларында бары тик урыслар яки керәшеннәр генә эшләгән: становойлар, үрәтникләрнен барысы да христиан кешесе булган. Бу гадәт бүген дә дәвам итә, Зәй ягындагы бөтен милиционерлар да дип әйтерлек, керәшеннәр яки урыслар иде. Урманчылык та шулар кулында иде. Чөнки урман ул — байлык. Байлык бары тик христианнар кулында гына булырга тиеш. Зимләмирләр заманасыннан алып, бүген дә урманчылар, абияшшикларнын барысы да христианнар була килде. Абияшшик — объездщик, урман күзәтчесе.
Шушындый каршылыклы вазифалар йөкләтелсә дә, татар-мөселманнар белән керәшен-татарлар дустанә яши алдылар. Без үскәндә инде ике арада канлы бәрелешләр юк иде. Шулай да керәшен белән катнаш никах хупланмый иде.
Йомгаклап шуны әйтергә була, Зәй якларына керәшеннәр унҗиденче йөздә күпләп килә башлый, бигрәк тә 1620 елларда Зәй каласын, анын тирә-якларын ныгытырга, сакларга китерелгән гаскәр составында.
Керәшеннәрнен теле вә җырулары, йолаларын өйрәнүдә галимнәр аз эшләми, ләкин бу чиксез байлыкны мәнгеләштерү тиешле югарылыкка куелмаган кебек. Керәшен җыруларын әле күптән түгел генә сәхнәгә менгездек түгелме?
Тел мәсьәләсендә мин шуны әйтер идем, керәшен татарларынын теле Ислам йогынтысыннан еракта камилләшкән тел. Димәк, бу тел бик тә борынгы тамырлы. Монда тагын бер мәсьәлә калка: дин алыштырдым, дип кенә тел үзгәрмәс иде. Бәс, керәшеннәр элек Ислам динле булган очракта да, ул диндә озак тормаган халык. Шуна күрә, аларга әле үз булып бетмәгән Исламны ташлап, христиан булу әллә ни хәтәр нәрсә булмаган. Әле яна гына Исламны кабул иткән нәсел һичкаршылыксыз
БАТУЛЛА
48
христиан динен кабул иткән. Хәсән Туфан авылында Кармәт кешеләрен дә чукындыралар, поплар китүгә үк кармәтләр тәреләрен, хачларын яшереп, Коръән укый башлыйлар. Поплар килә башлауга ук алар Коръәнне яшереп, тәреләрен чыгарып почмакка эләләр икән.
«Татар акылы төштән соң. Керәшеннең акылы, керәле дә чыгалы», дигән сүзләрне күрше авыл кешеләре безгә карата әйткәндер кебек. Бер чукынып, бер Исламга кайтучылар турында түгелме ул әйтем?
Хәсән Туфан сүзе.
Тел белән мәшгуль кешеләр өчен Еванглиенен урыс хәрефләре белән керәшен өчен татар телендә басылып чыккан нөсхәсен, 1883 елда чыккан гарәп хәрефле татарча Инҗил Мокаддәсне чагыштырып өйрәнү бик тә кызык булыр иде. Керәшеннәр өчен чыкканында гарәптән кергән сүзләр бик аз. «Инҗил Мокаддәс» дип аталган татарча Еванглиедә гарәп-дин сүзләре шыгрым тулы. Юкса, икесе дә татарча. Әйтик, урысча «Святой Дух» керәшенчәсендә «Ару тын» диеп, икенчесендә «Изге Рух» буларак тәрҗемә ителгән. Керәшенчә —«Кодай», «Инҗил Мокаддәс»тә — «Аллаһ».
Борынгы татар телендә «ф» авазы булмаган, диләр. Ана Телебезгә ул бары тик Ислам әдәбияты белән кергән, янәсе. Хактыр да. Зәй татарлары (керәшене, мөселманы) бүгенге көндә дә Патыйма, Пәхри, Нәпис, дип сөйләшә. Керәшеннәр, гомумән, «ф» авазын кулланмый: «пикер—фикер, Пидут—Федот». Керәшеннәр «х» авазын да кулланмый: какъ—хак, Кодай— Ходай, казер—хәзер.
Керәшеннен телендә «н» авазы да сирәк кулланыла: безнен, синен.
Тагын бер кызык күренеш: керәшен «мина—сина» дими, «миа—сиа» дип, «н» авазын бөтенләй төшереп калдыра. Ни гаҗәп, Татарстан Балтачы, Биектау ягындагы мөселман-татарлар да нәкъ шулай: безнен, сезнен, миа— сиа, дип сөйләшә. Бу күренеш аларнын тамырда бер халык булганлыгын сөйләмиме? Булган бит андый хәлләр, әйтик, Лаеш төбәгенен Ташкирмән исемле керәшен авылы белән Мәрәт Хуҗа исемле мөселман-татар авылы халкы кайчандыр бертуган булган. Шулай итеп, тагын бер җавапсыз сорау:
— Балтачтагы, Биектаудагы халык башта мәҗүси яки керәшен булып мөселманлыкка кайтканмы? Әллә безнен керәшеннәребез башта Балтач мөселманнары булганмы?
Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Сарман төбәкләрендәге мөселман-татарлар янгырау «з» авазы урынына сакау «з» («д») куллана. Бер туфракта, бер авылда яшәүче керәшеннәребез телендә сакау «з» («д») юк. Бу хәл дә керәшеннәрнен бу якларга сонрак күчеп килгәннәре турында сөйләмиме? Юкса, дин үзгәрткәч кенә ни өчен хәреф-аваз үзгәрергә тиеш? Кыскасы, бу мәсьәләләр үзенен өйрәнүчеләрен көтә.
Зәй шәһәре (керәшеннәр «Эзәй»дип сөйләшә) биек яр башына урнашкан, дидек; бер Эзәй каласы гына түгел, борынгы шәһәрләребезнен күбесе яр башында, су буена корылган. Бу — яу-сугыш вакытларында шәһәрне саклау өчен кулай булган. Казан да, Алабуга, Чаллы, Болгар, Сарытау, Самара, Сарай, Кызыльяр да— барысы да татар шәһәрләре, барысы да су буенда, яр башында, калкулыкта.
Менә мин, Батулла бабагыз, шушы Эзәй якларында туып-үскән кеше.
БАТУЛЛА
Түбән Олыҗы
Ие, мин Зәй төбәгенен Олыҗы авылында туганмын. Шыкмай кешесе атам Мөхлисулла белән анам Мәкәррәмә ул авылга укытучы буларак тәгаенләнә. Икесе дә балалар укыта. Шунда 1934 елда аларнын беренче сабыйлары: минем апам Әнисә дөньяга килә.
Мин Олыҗыда 1938 елдан 1942 елгача яшәгәнмен.
Олыҗы авылында яшәгәндә чана шуганда җылкы көтүе астында калып, Әнисә апанын күкрәгенә зыян килә. Шуннан сон Әнисә апамнын ике яктан да бөкресе чыга башлый. Мин үземне белә башлаганда Әнисә апа бик еш чирли иде, бөкресе зурайганнан-зурая барып, арка сөяге тишелеп ага башлады, анда сөяк туберкулезы азган иде. Әнисә апам гариплегенә бик хурлана иде. Шуна күрә, ул мәктәпкә йөрми. Өйдә укый. Анын укымаган китабы юк. Өебездә бик бай китапханә бар иде. Әнисә апам 14 яшендә вафат булды. Әбием әйткәндәй, котылды, бичара!
Әнисә апамнан сон, 1936 елда Әнәс абый дөньяга килә. Әнәс абый озын гомерле булмый, кычыну авыруыннан сабый чакта ук үлеп китә.
Әнәс абыйдан сон, 1938 елда дөньяга мин аваз салам. Мин дә кычына башлыйм. Миннән дә өмет өзелә. Ләкин яшәп китәм. Алланын рәхмәте, дүрт яшемдә кычынуларым бетә.
Олыҗы мәчетендә балалар ясләсе оештырган булганнар. Мине дә әни шул ясләгә биргән. Ике катлы иде ул мәчет. Асты таш, өсте агач, икенче катында яслә. Мин-чытлык үрмәләп тәрәзә төбенә менгәнмен дә икенче каттан егылып төшкәнмен. Караучы апалар аһ-вах килеп, аска йөгереп төшкәннәр, мин бераз гына елаганмын да, янадан уйный башлаганмын. Шулай итеп, караучыларга берни дә булмаган. Ләкин умыртка сөягенен астагы икесе имгәнгән булып, гомерем буе шул төшем сызлады. Имгәнгән сөякләрне 1996 елда Ьабургтагы хастаханәдә рентген күреп, шаккаттылар, интеккәнсен икән гомер буе, диделәр.
Шул мәчеттә беркөнне кино күрсәттеләр, әни мине дә кинога алып барды. Йонлы күкрәкле, йонлы беләкле бер дию кешеләрне тотып, кайнап торган казанга сала башлагач, мин куркып эскәмия астын төшеп киттем, кино беткәнче шунда яттым. Ята-ята йокыга киткәнмен, әни мине кинодан күтәреп алып кайткан.
Олыҗы авылыннан мине дүрт яшемдә алып китәләр. Ләкин Олыҗы белән бәйле берничә вакыйга, төштә күргән кебек кенә булып, истә калган.
Мина бер яшь чагында 1939 елда әтине солдатка алганнар. Без өчәү: әни, мин, Әнисә апа кеше өстендә тора идек. Бу кешеләрнен Хәйдәр исемле бер малайлары бар иде. Ул миннән олырак, мина өч-дүрт булса, ана алты-җиде булгандыр. Шушы Хәйдәрне мин гомерем буе онытмыйм.
Сабыр, салмак, басынкы иде ул. Хәйдәр көн саен ындыр артына чыгып, ашлык суктыра торган атларны әйдәкли иде. Шунын өчен ана бер телем ипи бирәләр. Бу — кырык икенче еллар. Сугышта да, тылда да авыр чаклар булган. Балалар ачыккан чаклар. Хәйдәрләр өендә дә ипи сирәк була торган иде. Хәйдәр шул бер телем икмәген үзе тешләп тә карамый, сындырып, мина бирә, калганын алып кайтып, әнисенә тапшыра.
Ипи кисәге эләгәсен белеп, мин гел Хәйдәр абыйга ияреп, ындыр табагына барам. Әнисе, әбисе, апалары өйдә ач утырганда, шул бердәнбер телем ипине сындырып мина бирүнен никадәр авыр эш икәнен мин хәзер анлыйм. Үзе дә сабый гына Хәйдәр тилмереп, ипи өмет итеп, басып торучы сабый күзләрен күргәч, үз өлешен сындырып мина биргән.
Хәйдәр абыйларнын өе инеш яры ягына, тыкрык буена, эчкәрәк кертеп салынган иде. Тыкрык буйлый апалар аска, ындыр табагына эшкә йөриләр. Анда киндер сугалар, киндер талкыйлар. Шушы апалар яшертен-пошыртын 54
БАТУЛЛА
50
гына әнигә киндер орлыгы алып кайтып бирәләр иде. Бер уч орлык белән тотылган хатынны ун елга өтермәнгә алып китәләр иде. Әнием шул киндер орлыгын кыздырып, төеп, кыстыбый яки дурычмак пешерә иде. Җитмешне узып китүемә карамастан, минем әле дә булса шундый тәмле ризык ашаганым булмады.
Икенче дустым минем Мөнәвир исемле иде. Мөнәвир Йөзлебикә апанын бердәнбер углы. Мөнәвирнен әтисе дә сугышта. Беркөнне Мөнәвир кош тоткан шикелле шатланып, кабынып безгә килеп керде:
— Бүген төшемдә мин Ысталинны күрдем! Исәнме, Мөнәвир, диде. Мин анын кулын чеметтем. Нигә минем кулны чеметәсен? диде Ысталин бабай. Минем әтине кайтар, дидем. Ярар, кайтарырмын, диде Ысталин.
Ләкин Ысталин бабасы Мөнәвирнен атасын сугыштан кайтармады. Йөзлебикә апа яшьли тол калды, Мөнәвир гомере буе ятим булды.
Мәнге юылмаслык булып, бер бабай хәтергә уелып калган. Матур бабай иде ул. Анын карчыгы да бик матур иде. Кыш көне чанага, җәй көне арбасына утырып безнен турдан узганын көтеп, сагалап тора идем.
Аны күреп алуга мин, дөньямны онытып кычкырам:
— Алла баба-ай, Алла баба-ай!— дип анын каршысына йөгерәм. Ул да минем капка төбенә чыкканымны бик тели иде, ахрысы. Алла бабай мине үз янына утырта. Мина дилбегәсен тоттыра. Мин шат.
— Улым, — ди бабай.— Син мина Алла бабай димә. Алла берәү генә була ул. Кабат мина алай әйтмә, — ди.
Ишегалдына кайтып җиткәч, бабай атын тугара, матур әби анын кулына комганнан су салып тора.
— Ни—и, безнен улыбыз кунакка килгән икән, — дип матур әби мине өйгә чакыра.
Әби белән бабай мине бал белән сыйлый. Ул гел мине бал белән сыйлый иде. Шуннан сон мин аны «Балбабай» дип йөртә башладым. Күп еллар узгач, мин Олыҗыга кайтып килдем. Шунда мина сөйләделәр. Гыймазетдин исемле булган икән ул бабай. Халык арасында «Имай баба», дип йөрткәннәр, ул умартачы булган, карчыгы белән икәвесе генә гомер кичергәннәр, балалары булмаган. Бәлки бала тансыклаганга күрә, алар мине шулай яраткандыр!
Урыннары җәннәттә булсын!
Хасталыклар
Спорт сәламәтлекне арттыра дигән сүз дөрес түгел, юкса, спортсменнар озын гомерле булыр иде. Йөргән саен машина яңармый бит, туза гына.
Разил Вәлиев.
Аллаһы Тәгалә мина озын гомер биргән, шөкер; «озын гомер» дигәч, бәгъзеләре: алтмыш яшь күпмени ул, дип тә куяр (мин инде 74 не тутырып киләм), ие, кайберәүләр өчен анын сиксәне дә озын түгел, ә минем өчен, минем холкым, минем какшау сәламәтлегемә күрә, алтмыш яшькә кадәр яшәүне дә «озын гомер» дип санарга була.
Әни сөйләгәннәрдән мин шуны хәтерлим. Дүрт яшькә чаклы миндә төче авыруы була, бүгенгечә әйтсәк—аллергия. Абыем Әнәс тә ике яшькә чаклы да яши алмаган, кычынуларга түзә алмыйча, җан биргән. Мине дә шулай кашынып, кычыту йөрәгенә төшеп, үләр, дип уйлаганнар. Ходанын рәхмәте, дүрт яшемдә бу чир миннән киткән. Хәтерлим әле, кашып чиләнгән урыннарга күкертле май сылыйлар иде. Күкерт сылауга ук җәрәхәтләр үтереп әчетә башлый, астына җибәрәсең. Шул ук мизгелдә рәхәтлек тә сине били бара. Үзен җылыйсын, үзен рәхәтләнәсең.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
51
Авыруым китте, әмма шул әрнү катыш ләззәт икесе гомерем буе миннән калмады. Шул авыруымның тере шаһитләре булып, сабый чакта тырнакларым белән умырып кашыган урыннардагы җөйләр хәзер дә колак артларында, саңакларда саклана. Ул урыннарга төк чыкмый: тамырлары тырнак белән йолкынган.
Үземне белә-белгәннән алып минем саруым кайный. Калган бәрәнге, борчак ашы, тары боткасы, балан, арыш ипие кебек ризыклар ашасам, хәзер дә бугазыма әче су менә.
Әнием Мәкәррәмәне Зичәбаш исемле керәшен авылындагы мәктәпкә күчерделәр. Мина дүрт-биш яшь чамасы. Әбием Мәгъсүмә өйрәтүе буенча, мин керәшен өендә ашамаска тиеш идем, чөнки керәшеннәр дунгыз ите ашый. Керәшеннәрнен чишмә-кое яннарындагы, авыл башларындагы чачауникларына акча салмаска тиеш идем. Чачауник — часовня, юл чатларына, авыл башларына, чишмә башларына куелган кечкенә куыш, оя. Шул куышка үткән-сүткән хәер-садака салырга тиеш. Акчасы булмаса, кульяулык, сәгать, балдак, һәм башка әйберләр. Җыелган малны поп җыеп ала да, чиркәү файдасына тота яки мохтаҗларга өләшә.
Ярый, салырга акча булмаса, алырга ярый торгандыр дип, мин тау чишмәсе янындагы чачауникны таладым. Андагы патша акчаларын, совет акчаларын, сәгать тәгәрмәчләрен, үземә ни ошаса, шуны кеше күрмәгәндә генә, төнлә барып урладым. Шуннан сон икенче көнне үк мин каты авырып, урынга яттым. Борыннан кан китә, тамактан аш узмый, тәнем ут яна. Бу кызамык чире иде булса кирәк. Әнинен котчыккыч курыкканын гына хәтерлим. Шулай үлем белән тарткалашып ятканда, күрше Сашук дәдәйнен анасы Начтук җинги кереп, яныма утырды да:
— Улым, әллә сун син Кодайга каршы берәр җазык эшләденме? Син әллә берәрсенен бакчасына керденме, әллә сун берәр нәмәстә урладынмы? Урлаган булсан, син алган нәстәләренне кире илтеп куй, аннары сун терелерсен, — диде дә чыгып китте.
Мин бу турыда беркемгә дә әйтмәдем, карангы төшүгә үк көч-хәл белән торып, алган акчаларымны, сәгать шөрефләрен чишмә буендагы чачауникка илтеп куйдым. Керәшен әйтмешли, Кодайнын рәкъмәте, чыннан да, шуннан сон мин савыга башладым.
Минем кечкенәдән йөрәк авырулы икәнемне атам-анам да, әби-бабам да, күршеләрем дә, гомер буе бергә аралашып, кайнашып яшәгән дусларым да белмәде. Сабантуе узышларында сабый чактан ук мин һәрвакыт икенче урында килә идем. Беренче урында Нурзаһид Мәүләви була торган иде. Анын озын буе, озын ботлары, озын тыны сирәк спортсменнарга гына эләгә торган бер байлык иде. Ләкин сугыштан сонгы татар авылында аны зур спортка кем кыстасын? Юкса, ул йөгерү буенча дан казанган булыр иде. Боз өстендә тәтке белән шуып узышканда да беренче Мәүләви Нурзаһиды, икенче мин килә идем. Тәтке — агач табанчага яссы тимер беркетеп, итеккә, чабатага бәйләнә, бозда шуа торган җайланма: коньки. Чангы ярышларында да шушы ук хәл гелән кабатлана торды. Суга чумганда да мин су астында ин озак торучыларнын берсе идем. Чангы буенча— разряд, мылтыктан, автоматтан ату буенча разрядлы спортсмен, кылыч сугышы—фехтованиедә мин ВУЗыбызнын беренче рапирасы идем. Ир- җегет булып өлгергәч тә мин Кара дингездә давыл вакытларында да өчәр сәгать дингездә йөзеп йөри ала идем. Кырымда, Күктүбәдә иҗат йортында ял иткән чакта Мәхмүт Хөсәен, Нил Юзи белән бәхәсләшеп, мин иртә таннан, сәгать биштән дингезгә кереп китеп, сәгать сигез тулганда гына әйләнеп, йөзеп кайта идем. Шушы чарышлыгым аркасындадыр, ахрысы, мине җен кебек таза, аю кебек сәламәт, бүре кебек чыдам, дип уйлый торганнардыр. Чыннан да илле яшемә чаклы минем авырып ятканым бик сирәк булды. Чыннан да, көннәр буе, атналар буе уза торган мәҗлесләрдә кешеләр егылышып беткән чакларда да мин аякта, алар махмырлап, өчәр көн тора алмый яткан чакларда мин икенче көнне иртән иртүк торган, кырынган, юынган, саф чырайлы кеше булып, «авырулар»ны тәрбияләп йөрүче кеше була торган идем. Кешеләр тулай торакта толып киеп утырганда, мин
БАТУЛЛА
52
бил тинентен ялангач йөрим, кышкы салкыннарда, бураннарда кешеләр икешәр кат юрган өстеннән тун бөркәнеп ятканда, мин тәрәзәмне шар ачып йоклыйм.
— Батуллага кырау тими ана, ул җен кебек таза бит! — ди иде шагыйрь Рәдиф дустым.
Шулар өстенә мин әле биюче дә идем, Микулай Дунай белән без профессиональ сәхнәдә, Усман Элми концертлары составында Мәскәвендә, Питербурында, авылларда гастрольләрдә биегән кешеләр. Мин биеп туймас дәрәҗәдә хәрәкәтчән булдым. Печән чабу, утын яру бүген дә минем бик яратып башкара торган эшләрем. Вышний Волочокта кыска вакытлы солдат хезмәтендә безне төнлә уятып, кырык чакрымлык «марш бросок»ка алып киттеләр. Солдатнын тулы кирәк-яракларын күтәреп, без кырык чакрым җәяү барырга тиеш идек. Җәйге челлә вакытында барабыз әлсерәп, рота сузыла, җәелә бара, артта калалар, урыс җегетләре күз яшьләре белән җылый, татарлар «эһ» тә итми бара да бара. Урыс курсында укучы Сережкин—алып гәүдәле, таза җегеттә кул пулеметы, миндә автомат, Сережкин утырып артта кала, командирлар куа, кычкыра, Сережкиннын барырга хәле юк, әллә хәле юк, әллә сансызлана, безнен курснын хәрби җитәкчесе полковник Рябовол акыра:
— Не отставать, иначе мы проиграем другому полку!— ди.
Шуннан сон мин Сережкиннын кул пулеметын, үземнен автоматны, төрелгән шинельны, көрәк, противогаз һәм башка кирәк-яракны өстерәп калган егерме чакрымны уздым. Безнен полк алга чыкты. Итеге Сережкиннын үкчәсен кырган. Ул бичара итек кигәндә аяк чолгавын бәйли белми иде, лазаретка кереп ятты.
Ләкин мин чыдам, мин эшчән, дип никадәр генә мактансам да авылда сабый-үсмер чакта мин ялкаулар рәтеннән чыкмадым. Бакча чүбе утасам да, тәпке (матик) белән күксагыз төбе өйгәндә дә мин Раифлар, Хәнифләрдән артта кала идем. Алар җеннәре белән эшли, әйтерсен лә алар ару-талуны белми. Минем бил сызлый. Иелеп эшли башладыммы, үтерә — билем сызлый. Каткан балчыкка шул авырткан, сызлаган төшем белән ятып ауныйм, йодрыкларым белән шул авырткан урынны төям, бераз беткән кебек була да, тагын тотына. Эби дә, Зәкия тутам да мине ачулана:
— Ата ялкау! Эшләмәскә хәйлә табасын, әнә Эминә малайлары җирнен теге башында, син ятасын аунап, — диләр.
Юк, алар минем сул яктагы умыртка сөягемнен үтереп сызлавына шулай ышанмаган килеш үлеп тә киттеләр.
Аягүрә озак басып торганда яки бала күтәреп, яки бер-ике кило сумка күтәреп барганда да билем гомер буе сызлады. Наман да сызлый. Юк, мин ялкау түгел идем. Мин хәйләләми дә идем, мин чыннан да авыру идем. Нәм илле сигез яшемдә Намбургка йөрәк операциясенә баргач, мине табиблар җентекләп тикшерделәр. Йөзтүбән яткызып, умырткамны да рентгенга төшерделәр. Рентгенда эшләүче фрау:
— Гомерегез буе сезнен менә шушы төшегез сызладымы?— дип сорады. Үземне белә-белгәннән бирле җәфаланганымны сөйләп бирдем. Шуннан сон табибә болай диде: — Анда сезнен астан бер умыртка сөягегез дөрес утырмый, кайчан да булса сез каты әйбергә бәрелгәнсез.
Менә шунда гына кылт итеп исемә төште. Ие, шулай һәм шулай булырга тиеш иде. Өч яшьлек вакытымда мине әни Түбән Олыҗы авылынын балалар бакчасына бирә. Балалар бакчасы элеккеге мәчеттә урнашкан була. Мин—чытлыкны апалар карап өлгерә алмагандыр, күрәсен, асты таш, өсте агач мәчетнен икенче катыннан мин аска, өеп куелган такталар өстенә егылып төшкәнмен. Төшүем җайлы булгандыр, ахрысы, мин озак җыламаганмын, шулай итеп, баланын сынган, канаган җире булмаганын күреп, сөенешеп, бу вакыйганы онытканнар. Әнисә апам гына бу турыда онытмаган иде. Миннән дүрт яшькә олы Әнисә апам бу вакыйганы үз күзләре белән күреп торганлыктан онытмаган, җае чыккан саен ул аны гел-гел мина сөйли иде.
Менә, Батулланын үсмер, җегет чактагы «ялкаулыгы» кайлардан килә икән. Мин хәзер дә иелеп эшләүдән качарга тырышам. Суык тигәннәрдә, язын-көзен шул кимерчәге каткан умыртка сөяге һаман үтереп сызлый. Ул сөяк ул кадәр дә каты
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
53
сызламаган да булыр иде. Нәкь шул урыныма тагын өч тапкыр көч килде.
Беренчесе, унбиш-уналты яшьтә чакта Хәсән абыйга без — үсмерләр йөк төяүче булып йөрдек, машина белән Чаллы элеваторына икмәк ташый идек. Йөкне бушатып, кайтырга чыктык, Нурзаһит атасы янына кабинага утырды, мин ашлыктан бушаган чыбылдыкларга төренеп машина тартмасына яттым. Шулчак ни булганын да абайламый калдым, нидер шартлады, сынды, мин һавада очканымны чамаладым, аста тартмасы чыгып очкан машина, ул туктарга тырышып әкренли, мин туп-туры бензин багы белән арткы тәгәрмәч арасына егылачакмын. Ходанын рәхмәте кин, Хәсән абый тормозга вакытында басып өлгерә, мин таш юлга нәкь бая әйткән урынга, арткы тәгәрмәч алдына умырткам белән барып төшәм, сытылып калмас өчен тиз генә үрмәләп кырга чыгам. Йөк төягән машина безнекенә бәрелеп, кузовны кыеп алып киткән икән. Шуннан сон билем бик озак авыртып йөрде: яшь вакыт, аны табибларга күрсәтеп тормадым, әти-әни мона игътибар итмәде.
Икенче тапкыр мин авыр йөк күтәреп, тагын шул билемне кузгаттым. Унынчыны тәмамлагач, мин Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга кергән идем. Укулар башланыр алдыннан безне — курсантларны авылга урып-җыю эшенә җибәрделәр. Милиционер булып эшләп, белемнәрен күтәрергә дип, документ алырга килгән егерме биш-утыз яшьтәге абзыйлар, дынгычлап тутырылган арыш капчыкларын бик җинел күтәрәләр, мин — буыны ныгып җитмәгән унҗиде яшьлек үсмер — алардан калышмыйм, дип шундый ук капчыкларны амбардан машинага ташыйм. Чәндер, ябык идем мин ул чакта. Аяклар көчкә басып тора, юк, барыбер мина капчык күтәртәләр, барыбер мин авыр капчык ташыйм. Шунда, икенче көнне булса кирәк, мин егылып, капчык астында калдым. Шуннан сон гына олы агайлар, мона капчык ташытырга иртәрәк икән, дигән нәтиҗәгә килеп, бу эштән алып, җинелрәк эшкә куйдылар.
Өченчесендә, 1969 елда мине дүрт-биш җегет, һич сәбәпсезгә, кыйнадылар. Саз көн иде, алар кирза итекләр белән бөерләремә, умырткама каты тибә-тибә озак кыйнадылар. Бер кулым белән ике бот арасын, икенчесе белән колагымны тотып, ана карынындагы яралгы бала кебек бөгәрләнеп җирдә, пычракта ятам. Аркам, умырткам аларга ачык мишень иде. Менә шуннан сон элеккеге сызлаулар ешрак һәм катырак кабатлана башлады.
Чыннан да, мин сабый чакта чәндер, чәүчәләк, чебен тимәс, чер итәр, тукмак тисә, тик торырдай идем. Мине бик еш кына яшьтәшләрем кыерсыта иде. Ләкин көчем җитәме, юкмы, тырнашып булса да сугыша идем. Ниндидер үҗәтлек, ярыш рухы бар иде миндә. Әйтик, мин онытылып уйный идем. «Клүкле», «үдриле», «чокыр—туплы», «кәшәкәле—шаралы» уеннарын бик бирелеп уйный торган идем. Үсмер чакта чангы ярышларында мин барысын да узарга тырышам. Үзем тәбәнәк кенә булсам да озын-озын яшьтәшләремне узып, өч-биш чакрымда мәктәп чемпионы булдым, аннан сон район күләмендәге ярышларда да алга чыккаладым, 1955 елда без Писмәнгә республика күләмендәге чангы ярышларына киттек. Шунда ул вакыттагы спорт, ДОСААФ эшләре белән җитәкчелек итүче Филиппов мине ун чакрымлы арага профессиональ спортсменнар белән узышырга җибәрде. Өч-биш чакрым араны ничек йөгереп узасын мин яхшы беләм, кайда көчне сакларга, кайчан сонгы көчен белән чабарга кирәклеген чамалыйм, әмма ун чакрым арада мин нинди хәйлә кулланасын белмим, бер генә хәйлә кала: йөгер, җенен өзелгәнче чап, барысын да узарга тырыш. Бичара сабый диген, нигә кирәк булган узу, сабыр гына, акыллы гына йөреп кил шул ун чакрымынны, командадан кеше катнаштымы, катнашты. Юк, узарга кирәк, дан казанырга кирәк, мин янганчы чаптым. Чыннан да, ин беренче кеше булып, финишка якынлашканда, өч йөз метр ара калгач, мин чангы эзенә егылдым. Янып егылдым. Мин әле ул чакта бу гамәлнен нинди нәтиҗәләргә алып чыгасын, башыма да китерә алмый идем. Авылыма кайтып, аттестатка имтиханнарга әзерләнә башладым, өстәл янында утырганда чыдап булмый, күкрәк кыса, сулыш алуы кыен, бигрәк тә ун як чәнчи, сул якта тупас бер сыкрау барлыкка килде. Бик еш киерелергә, аягүрә басып
БАТУЛЛА
54
йөрергә туры килә, бер урында озак бөкрәеп утырып булмый. Әти, кызыш кеше:
— Син нәрсә, чыгымчы ат шикелле, таптанасын, — дип ачулана башлады.
Мин үпкәмә салкын тигән, дигән нәтиҗәгә килдем. Узар әле янәсе. Юк, күкрәк кысулар узмады, көчәйгәннән-көчәя барды.
Ул вакытта сугыш-хәрби романтика иде без — үсмерләрдә. Барыбызнын да офицер буласы килә. Ә мин очучы булырга хыяллана идем. Районга хәрби комиссариатка каралырга киттек. Очучы булу хыялы беренче каралуда ук чәлпәрәмә килде, минем ике күзем дә начар күрә икән. Башкалар астагы чебен хәтле хәрефләрне дә укый, мин өстәге беренче рәтне укыйм, икенчесен дә чамалыйм, өченче рәтне инде укый алмыйм булып чыкты. Мин близорукий, күрә караулы икәнмен. Шуннан сон мине пехотага язып куйдылар. Әйләндерә-әйләндерә тынласалар да, рентгеннан баксалар да, комиссариат табиблары минем башка чиремне тапмадылар. Ләкин күкрәк кысуы артыкка киткәч, мин авыл хастаханәсенә киттем. Ул вакытта укытучы Галимҗан абыйнын хатыны Сәйдә апа шәфкать туташы булып эшли иде. Табиблар булмадымы икән, берәр яры киткәннәр идеме икән, белмим, мине Сәйдә апа агач кашык—стетоскоп белән тынлый башлады. Озак тынлады, шикләнде. Тагын тынлады да әйтте:
— Үскәнем, синен йөрәген дөрес типми, сул якка бик каты кинәйгән булырга тиеш,— диде.
Нәй, авыл медсестрасы ни белә сон ул, дигән шикелле, мин анын бу сүзләрен ишеттем дә, оныттым да. Янә хәрби комиссариатта комиссиядә врачларга күрендем, ләкин беркем дә йөрәк авыруы турында берни дә әйтмәде. Авыл хастаханәсендәге гап-гади шәфкать туташы агач кашык белән тынлап, нинди диагноз куя алсын, дип мин тынычландым. Ләкин без Сәйдә апанын никадәр хаклы, никадәр сәләтле табибә икәнен алга таба күрербез.
Беренче тапкыр мин 1951 елда хастаханәгә кереп яттым. Шуклыгым, чытлыклыгым аркасында булды ул хәл. Мин тиктормас бала идем. Чәндер, ябык, арык булсам да, тере, хәрәкәтчән булдым. Биек агачларга аркан бәйләп, Тарзан булып атыну дисенме, чангы белән тауларыбызнын ин текә урыннарыннан шуып төшү дисенме, сәпитнен утыргычына аягүрә басып, «цирковой номер»лар эшләү дисенме, ике кул арбасын машина итеп тау түбәсеннән коточкыч тизлек белән аска төшү дисенме, суга чумып озак тору дисенме — барысы да минем эш иде. Бервакыт өй кыегыннан коймага, коймадан аягүрә басып, албакча рәшәткәсенә таба барырга булдым. Аягым ычкынып, очып киттем, ун култыгым белән очлы рәшәткәгә эленеп калдым. Аягым җиргә җитми, казыкка элеп куйган карга үләксәсе кебек асылынып торам. Мин акырганга өйдән Исхак абый йөгереп чыкты да, күтәреп алды. Ун култык астымнан шаулап кан ага, сөякләр үтереп сызлый, куркуы аларыннан да артыграк, Исхак абый тиз генә мине сәпитнен алгы рамына утыртты да Бишавылына, хастаханәгә алып очты. Биш-ун минутта мин инде табиблар каршысында идем. Мине шундук хастаханәгә салдылар. Операция ясадылар. Сөякләргә ул-бу юк, ләкин инбашы белән кулбашын тоташтыра торган мускул тегәрҗеп нечкәлегендә генә калган. Авыл табиблары мине кулсыз калудан—чулаклыктан коткарып калды. Унөч сантиметр озынлыгындагы биш чатлы яра бик озак төзәлде.
Җегет булып өлгергәндә дә чытлыклыгым бетмәгән иде, арта гына бара иде. 1955 елда аттестат алып, гармун күтәреп җегет сыныгы булып йөргән чаклар иде. Мине ул елнын җәе дә сагалап торган икән. Әтинен ул чагында бик тә абруйлы «Иж» матае бар иде. Әтидән рөхсәт алып, мин урман хуҗалыгында әрдәнә тураган өчен, акча алырга дип шул матайга атланып чыгып киттем. Кантурдан акча алып, кайтырга чыктым. Иртәгә Сабантуе, акча бар, сөйгән кызым Мөзәянә дә кунакка кайткан. Әти матаена Мөзәянәне утыртып, өр-яна җиз телле гармунымны асып, Сабантуена чыгачакмын. Кәеф шәп. Йөрәк талпына. Карурмандагы юлда кем булсын, дигәндәй, зур тизлек белән кайтып килгәндә, борылмада җигүле ат башын күреп, матайны кинәт сулга бордым, чытырманлыкларны ерып, янәшәдә генә үсеп утыра торган агачка
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
55
бәреләсемне күрдем... аныма килгәндә ике агай мине торгызырга азаплана, янда гына матай ята. Сул аякны тоймыйм. Үзе бар, үзе юк, кул белән капшап та, чеметеп тә карыйм, аяк берни сизми, бил чәнчеп авырта. Агайлар матайны юлга куеп, атландырып кайтарып җибәрделәр. Бормач (руль) кәкрәйгән, тизлек тәбәлдереге (педале) крендил шикелле бөгәрләнгән, икенче тизлектән өченчегә күчереп булмый, шунын өстенә аяк та тынламый. Ун чакрым араны кайтканчы сул аяк гөбе кебек шеште, балтырдан шаулап кан ага. Матайны ишегалдына кертеп куй да, бакча артлатып, күрше авылга, бүлнискә ычкын. Олы юлга чаклы аксаклап, тыйтаклап бардым, бер агай йөк машинасы белән бүлнискә илтеп куйды, табибларыбыз баскалап, мине акыртып карадылар да:
— Шеше кайтмыйчан сынганмы, тайганмы икәнен әйтә алмыйбыз, — диделәр. Акырып ятам, төнлә чыдар әмәл юк. Бил сызлый, аяк сызлый, матай өчен әти ачуланыр дип җан сызлый. Иртәгә Сабантуе, Алабугадан мин йөргән кыз кунакка кайткан. Мин бүлнистә аягым түшәмгә асылган килеш, үкереп ятам. Өч көн узды, йокы юк, күршеләргә дә йокы юк, сызланам. Шуннан сон Микайла җизни ат арбасына түшәк салып, мине утыртып, Бистебашы авылына алып китте. Анда тайган-сынганнарны дәвалаучы атаклы Гариф абый яши. Ул Казанга киткән булып чыкты, тагын кире кайтып киттек, мин ике кулым белән шешкән аягымны зенитка тубы шикелле күккә төзәп үкереп кайтам. Җизни мине үзләренә алып кереп яткызды. Әти килеп җиткән, ул минем ни хәлдә икәнне күргәч, кырыс кына:
— Матайны төзәттем, кайгырып ятма, — диде дә чыгып та китте.
Ике көннән сон гына Гариф абый кайтты, җизни анын үзен барып алды, мине кымшатыр җай калмаган иде инде. Гариф абыйнын шифалы кулы, кешенен рухын анлавы мине шаккатырды.
— Әрҗүдә килен, — диде ул тутама аягымны сыпырып караганнан сон. — Бер таска җылымса су әзерлә, сабын белән тастымал бир.
Шешкән аягымны җылы суга бастырып, Гариф абый салмак кына, тияр-тимәс кенә аякка су сибә, чылата, кулын сабынлап, шешкән аягымны сыпыра башлады, үзе җизнигә карап кызык мәзәк сөйли. Әйтерсен, мин монда юк. Үзе мәзәк сөйли, үзе аягымны сыпыра.
— Менә, дустым, Микайла, — дип башлады ул сүзен. — Сугышта чакта мәетләрне җирләргә куштылар. Мин нимес мәетләрен кабер якасына өстерим, икенче бер солдат үзебезнекеләрне икенче чокырга ташый. Карыйм, малай, бер нимес әфисәренен кулында алагаем олы алмаз ташлы ике йөзек. Кыйбат инде бу, мәйтәм. Алырга кирәк. Кеше күрмәгәндә генә бер алмазын суырып чыгардым мин монын. Икенчесе чыкмый, каһәрен, алай тарттым, болай эттем — чыкмый. Шуннан мин монын бармагын пычак белән кистем дә, алмазын алып, бармагын кабергә ташладым. Ике алмазлы булдым. Төнлә шул үлгән нимес төшемә керде, ул якамнан тотып:
— Китер бармак белән алмазларны! —дип кычкырды.
Мәзәкнен ин кызык җиренә җиткәч кенә, ул сул кулы белән балтырымны тотып, ун кулынын баш бармагы белән шайтан сөягенә каты итеп басты, мин акырырга дип авызымны ачтым, ләкин тамагымнан тавыш чыкмады, чөнки шул мәлне үк үзәкләрне телгәли торган сыкрау юкка чыкты. Рәхәт булып китте.
— Бас!— диде Гариф абый.— Аягына бас!
Кая басу, куркыта.
— Бас, бас...
Бастым, кая киткән авырту? Дөнья рәхәте.
Аксавым озакка барды. Ләкин Гариф абыйнын шушы гамәлен мин гомер буе онытмадым. Рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр алып кайтып, анын хәлен белешеп тора идем. Минем килүем анын күнеленә бик тә хуш килә иде, ахрысы, сөйләшеп сүз бетми торган иде. Мунчасын ягар, карчыгына бәлешен салдырыр иде. Юкса, мин аны сыйларга дип Бистебашына килдем. Юк, ул мине олылап кунак итә торган иде. Анын яхшылыгын онытмаганыма күрә ул сөенә иде булса кирәк.
БАТУЛЛА
56
— Сызланган кешегә җинеллек, рәхәтлек бирүдән дә олы бәхет бармы икән?— диде ул тыныч кына. — Мин синен аягынны утыртканымны хәтерләмим, —ди Гариф абый.— Тик Кәлимулла Мөхлисулласынын олы улы икәненне генә беләм.
Гариф абый үз гомерендә бик күп кешеләрне аякка бастырган кеше. Шуна күрә, ул вак-төяк тайганнарны утыртканын хәтерләми дә. Ләкин дөньяны шаккатырган бер вакыйганы тирә-як халкы әле һаман да онытмый, Гариф абый үзе дә аны хәтерли. Еллар буе урыныннан тора алмый яткан унсигез яшьлек кызны арбага салып, Гариф абыйга күрсәтергә, әллә кайлардан алып килгәннәр иде. Гариф абый шунын билен төзәтергә алына. Кыз анасы белән боларда яшәп кала. Гариф абый көн саен мунча ягып, карчыгы, кызнын анасы белән авырунын аркасын, умырткасын уалар, сыпыралар. Берничә көннән сон кыз аякка баса һәм үз аягы белән өенә кайтып китә.
Гариф абый турында үзе исән чакта ук риваятьләр йөри иде.
Имеш, бер яшь хатын бик каты кырылышка эләгеп, куркудан ике кулы күтәрелеп, катып калган икән дә, еллар буе шулай яшәргә дучар икән. Алар Зәй төбәгенен Бистебашында яшәүче халык табибы Гариф абый турында ишетеп, ерак аралар узып килгәннәр. Гариф абый аны да дәваларга алына. Берничә көн ул анын ин өстен, аркасын уа, сылый, һәм бер көнне Гариф абый яшь жегетләрне, ирләрне үз өенә ашка алдыра. Мәҗлес вакытында авыру кызны сәкегә бастырып, кунакларга күрсәтә. Җегетләрнен күзе гаҗәеп чибәр, әмма гарипләнгән кызга карап ката. Сөйләнә-сөйләнә Гариф абый кызга якынлаша да, кинәт кенә кызнын күлмәк итәген кендегенә чаклы ача, кыз:
— Аһ, — дип кычкырып, ике кулы белән ачылган җирен каплый.
Шуннан сон кызнын куллары хәрәкәтләнә башлый.
Мин бу вакыйга турында да сораштырган идем.
— Арттыралар, — диде карт.— Алай ук түгел инде, — дип ул дөресен сөйләп бирде.
Кулы катып калган яшь хатыннын кулын дәвалап җибәрү вакыйгасы чыннан да булган икән. Гариф абыйнын:
— Үзем белгәнне мин малайларыма өйрәтергә тырышып карадым, булмады, берсе дә кызыксынмады, — дигәне хәтердә калган.
Кешеләрне интектерүдән ләззәт алуга караганда кешеләргә җиңелек бирү күпкә ләззәтлерәк.
Гариф абый сүзе.
Минем аякта матай белән бәрелгәннән җәрәхәт җөе калган. Анысы сызламый. Әмма агачка бәрелгән билем онытылырга ирек бирми. Шул ук умырткамнын дүртенче тапкыр бәрелүе иде.
Һәм шулай итеп, мин Мәскәүләргә киттем, анда тагын чангы ярышларында җенем өзелгәнче чаптым, фехтование буенча да разряд алып, ВУЗыбызда бию дәресләре, сәхнә хәрәкәте, физкультураларда җан тиргә төшеп шөгыльләнә башладым. Һәм Мәскәү ВУЗлары арасында фехтование буенча олы ярышлар алдыннан сәламәтлегебезне җентекләп тикшерә башладылар. Ике яшь кенә табиб, чибәр генә җегетләр, мин ишектән килеп керүгә үк чыраема карый- карый латинча сөйләшә башладылар, минем йөздәге табигый булмаган алсулыкка ишарә итеп, ни турындадыр гәп кордылар. Мин шиккә калдым. Аннан сон алар мине озак тикшерделәр, рентгеннан да карадылар һәм минем тренерны чакыртып нәтиҗәне әйттеләр:
— Бу җегет ярышларда катнаша алмый, анын йөрәге авыру,— диделәр.
Тренер:
— Это же надежда училище, он—первая рапира в нашей команде, — дигән иде, табиб җегетләрнен берсе:
— Без аны ярышка кертә алмыйбыз, келәмдә егылып үлсә, кем җавап бирер.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
57
Ярыш кына түгел, сез аны физкультура, сәхнә хәрәкәте, бию кебек дәресләрдән дә азат итәргә тиешсез, менә справка, — диде.
Шулай итеп, мин хәрәкәт дәресләренә йөрми башладым. Ләкин «Келәмдә егылып үлсә» дигән сүз эшнен җитди икәнлеге турында сөйли иде.
Агач кашык белән тикшереп, йөрәген дөрес типми, сул якка нык кинәйгән, дип әйтә алган Сәйдә апа искә төште. Яхшы табиблардан да яхшы шәфкать туташы булган икән ул. Шуннан сон инде мин йөрәк авырулы икәнемне гомерем буе белеп яшәдем.
Табиблар мина тозлы, майлы, кыздырган ризыклар ашамаска, йөрәккә артык көч китермәскә, борчылмаска кушты. Ләкин мин гомерем буе тозлы, майлы, кыздырган, әче-борычлы ризыклар гына ашадым. Сигезәр килолы герләр алып кайттым, һәр көн шулар белән уйный башладым. Табиблар әйткәннәрнен киресен эшли идем.
Шуннан сон егерме биш яшемдә ГИДУВта эшләүче якташым Марс Михайлов (ул академик булды) ашказанымда җәрәкәт барлыгын ачты. Ул да мина ни ашамаска, ни ашарга кирәген әйтеп, физик эш эшләмәскә кушты. Мин аны да тынламадым. Үземчә актив яшәдем, ни теләсәм, шуны ашаудан ваз кичә алмадым. Елга бер тапкыр гына булса да, утын яру, печән чабу кебек эшләрне бик теләп башкара килдем. Әйтерсен лә, мин барлык авыруларым турында оныттым. Җәмәгать эшләренен уртасында кайныйм, үз иҗатым белән әвәрә киләм. «Ядкәр» исемле иҗат берләшмәсенен рәйсе, ШТМ исемле театраль миниатюралар театрынын җитәкчесе, шигъри- музыкаль кичәләрнен уртасында бөтереләм. Сценариесын үзем язам, актерлар белән үзем эшлим, кичәләрне үзем алып барам. Телевидениедә өзлексез тапшырулар эшлим. Өемдә ит ризыклары әзерләп, мәҗлес җыям, дастархан уртасында да мин. Шулай итеп, мин «аю кебек сәламәт, җен кебек таза» булып илле яшемә чаклы яшәдем.
Яшең җитсә кырыкка,эшләр китә шырыкка, дигән мәкальне мин, чыннан да, кырык яшемдә генә анладым. Кырык яшемне мин Мәскәүдә, әдәбиятчыларнын Югары сыйныфларында укыганда уздырган идем. Табын мул, кунаклар күп, хатын-кызларга кытлык юк. Бер атна күтит иткәннән сон мин авырдым. Бавыр ягында элек тә чәнчүләр булгалый иде, бу юлы бавыр ягы каты тотты, өянәге белән тотты. Киттем табибка: унике уймак эчәктә кан саркып торучы җәрәхәт барлыгын һәм үт куыгына шыплап таш тулганын әйттеләр. Табиблар мине бик каты куркытты. Мин Казанга кайтып китәргә тиеш идем. Казанга кайтуга хастаханәгә кереп ятарга куштылар. Ләкин мин хастаханәгә кереп ятмадым. Ике ай буе Казандагы фатирымда кунак җыеп, бәйрәм итеп яттым, уймак эчәктәге җәрәхәт тә онытылды.
Аның комы коела башлаган инде, дигән мәкальнен дә никадәр дөрес икәнен мин илле ике яшемә җиткәч анладым. Чыннан да, туры мәгънәсендә ком килә башлады. Шыгырдап торган кызыл кайрак комташы шикелле ком килә. Атна-ун көнгә сузыла ком килү.
— Бәхетен, —диде табиб.— Ташка әйләнгәнче, бөерендәге ком агып бетә, сөен син бу эшкә.
Әмма илле җиде яшемдә кинәт кенә таш килеп, интектерә башлады. Чыдап булмый. Бер-ике тапкыр «ашыгыч ярдәм»дә алып китеп энә кадаштыргалап кайтарып җибәргәләделәр. Ләкин берсендә мин өч көн кәкрәеп-бөкрәеп йөрдем, «ашыгыч ярдәм» килә дә:
— Сине хастаханәгә алмыйбыз, синен ташын килә бөереннән,— дип энә кадап китәләр.
Дүртенче көнне кич буе тырмашып, диварга менә-менә авырып, тан алдыннан эшем бик мөшкелләнгәч үземә әйттем:
— «Ашыгыч ярдәм» мине алмаячак, бу чир мине алып китә икән, —дидем дә өйдәгеләрне уятмаска тырышып кына хастаханәгә үзем барырга булдым.
Хатыным Рузия уянды. Ул шундук эшне анлап алды. Сәгать иртәнге биш иде.
— Хатын, ин якын хастаханәгә илт, юкса, эш мөшкел, —дидем. Ярый әле, дежур троллейбус килеп, унсигезенче хастаханә капкасы төбендә
БАТУЛЛА
58
төшереп калдырды. Мине каридурдагы кәнәфигә кертеп салдылар. Дустым Радик булмаса, мин шунда сузылып үлә идем. Радик шул хастаханәдә теш табибы булып эшли иде. Ул мине күреп алып, табибларны ду китереп, мине шундук гамәлият4 өстәленә салдылар. Җирле наркоз биреп, ярдылар. Ләкин ун аяк күтәрелә-китә, күтәрелә-китә. Табибларга эшләргә ирек куймый. Табиб пычагын ташлап, каядыр чыгып йөгерде, яндагысы урындыкка утырды, мин:
— Утырам-тартам, кирпеч юкмыни? —дидем.
Янәшәдәге шәфкать туташлары:
— Әле шаярып ята үзе, — дип пышылдый, мина ачык ишетелеп тора.
Ул арада бер туташ дөбердәтеп, система алып керде, кан тамырына наркоз бирделәр.
Кояшнын ун тәрәзә почмагына кереп барышы иде.
Уянып китсәм, Кояш һаман шул почмакта тора. Бик тиз булган бу, дидем. Мин кыймылдаганны күреп, баш очымда уникеләп баш, игезәкләр кебек бер-берсенә охшаган, барысынын да авызы ерык. Наркоздан уянганда бер кеше ике булып күренә икән. Мин артык наркоздан ике тәүлек буе айнымаганмын, алар минем авыру йөрәкле икәнемне белмичә, каушаудан наркозны артык биреп ташлаганнар, ахрысы, сукыр эчәгедән коткарып, наркоз белән үтерә язганнар. Эш катлаулы булган. Минем сукыр эчәге шартлаган булган, ләкин ул арка якта булган, җирле наркоз гына алмагач, эшнен катлаулы икәнен күргәч, табиб тагын каты наркоз бирдергән. Болар мин уянган шатлыктан елмая икән. Табиб:
— Авыртмыймы?— дип сукыр эчәк тирәсенә ымлый.
— Юк, —дим, — анысы авыртмый, әмма башым авырта, —дим.
Башыма баксалар, табиблар авып китә язды, табиб кемгәдер кычкырды, тегесе спирт алып килеп, баш түбәмне уа башлыды, әчетә, мин кычкырам:
— Спиртны әрәм итмәгез, мина да калдырыгыз, —дим.
Шәфкать туташларынын берсе тагын иптәшенә пышылдый:
— Әле һаман шаярта бу бабай, — ди. — Теге дөньядан кайтканын белми.
Баксан, эш болай булган икән, мин тәүлекләр буе ятып, наркоздан чыга башлаганда, сакта торучы шәфкать туташы «барыбер бу уянмас инде», дип каядыр киткәнме, йоклаганмы, коры сәкедәге башымны бора-бора, баш түбәмне суеп, канатып бетергәнмен, чиләнеп беткән баш очым.
Хатын да, ике бала да ике тәүлек йокламаган, утырып чыккан, табиб ана:
— Сез бераз сонга калгансыз, ахры, — дигәч, хатын авып киткән. Бу бит инде: сез үлемтекләр әзерләгез, дигән сүз. — Без барысын да эшләдек. Ләкин ул уянмый, хәле мөшкел. Барысына да әзер булыгыз.
Хатын ни үле-ни тере булып ике баласын җитәкләп кайтып китә. Нәм, ниһаять, мин айныйм. Башымны марля белән урап, ап-ак түмәр ясадылар. Берничә көннән сон мин аякка баскач, хатыным белән улларым килде, мин каридурга чыктым, каршымда ике улым белән Рузия. Аларнын карашы куркулы, сәер иде, кече малай мине күргәч, анасынын итәге артына кереп качты:
— Әнисе, улларым, —дип мин аларга таба атладым, ләкин әниләре дә сәерсенеп артка чикте.
Мин тагын:
— Улларым, әнисе, — дидем.
Шунда гына хатын мине тавышымнан танып, ураулы башыма ишарә итеп:
— Карале, әтисе, синен сукыр эчәген башында идемени сон? — диде.
Шунда гына мин үземнен машина кырылышында исән калган яралы кеше сыман күренгәнемне анлап алдым. Хатыныма анлатып бирдем.
— Синеке кешенеке төсле булмас инде, — дип куйды хатын.
Шулай итеп, үлле-мәлле булып, мин тагын аякка бастым, савыктым.
4 гамәлият - операция.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
Ләкин алты айдан сон тагын икеләтә наркоз алып, тагын ике тапкыр үлеп тереләсе булачак әле.
Хастаханәдән чыкканда Радик дустым:
— Мондый хәлдә исән калган кеше булмый!— диде.
Ярый, шулай итеп, мин әҗәлдән котылдым. Ләкин баш түбәмдәге яра кутырлап катты. Бер айдан сон башым үтереп кычытырга тотынды. Сак кына кашысам да, түбәмдәге кутыр, каткан кан, чәч кубып төшә башлады. Умырылып куба. Шулай итеп, ике ай булды дигәндә мин чат пеләш калдым. Көзгедән карап, шаккаттым, каршымда Ленин башлы Батулла басып тора. Ярый, минәйтәм, пеләш баш белән дә яшәрбез, кабат кызлар кызыктырасы юк, дип тынычландым.
Шулай пеләш баш белән кеше арасына чыктым. Радио редакциясенә барып кердем. Анда Равил Фәйзуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Мөдәррис Әгъләм утыра. Барысы да пеләшбаш. Минем шәп-шәрә башымны күргәч, Равил шатлыгын яшерә алмыйча:
— Әттәч! Безнен полкта да берәү артты! — диде.
Шуннан сон мин авылга кайтып киттем. Анда өч ай чамасы тордым. Баксам, баш түбәмә тагын да куерак булып чәч чыгып килә. Тора-бара пеләш капланды. Башым элеккеге хәленә кайтты. Куп-куе чәч белән мин тагын кеше арасына чыктым. Тагын редакциягә киттем, анда тагын шәрәбашлар гына утыра иде. Минем куе чәчне күргәч, пеләшләрнен берсе кәефсезлеген яшерә алмыйча тамак кырды, аннан сон сорады:
— Карале, чәченне ничек үстерден? - ди бу.
— Өч ай буе сыерлы ялгыз әбидә тордым. Һәр кичне әби сыерынын койрыгы астыннан чыккан җып-җылы нәстәне пеләшемә каплап яулык белән бәйләп йокладым. Өч ай булды дигәндә куп-куе чәч калыкты! — дидем.
1989 елнын егерме өченче гыйнварында мин йөрәгем тотып беренче тапкыр урамда егылдым. Һәм мин янә ГИДУВта табиблар кул астына барып эләктем. Монда берничә диагноз чекерәеп тора иде инде: ишимия— стенокардия—грудная жаба, унике эчәктә олы җәрәхәт, зурайган бавыр, ике бөердә шыплап тутырылган ком-таш, острый холецистит, какшаган нерв системасы...
Моннан сон да әле мин табиблар сүзен тынламыйча яшәдем. Әмма хәлләр әйбәт түгел иде инде, иртә-кич инфаркт алды халәте еш кабатлана иде. Ашыгып йөреп булмый, бераз гына борчылсан да кан басымы сикерә, сулыш кысыла. Тора-бара мин туктап ял итмичә, тел астына нитроглицерин салмыйча, йөз метр да йөри алмый башладым. Мәрхүм Рәшит Әхмәтҗаннын ватанына кайтып, мин халык алдында ярты сәгать чамасы нотык сөйләргә тиеш идем, сәхнәгә чыгып, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан турында сүз башладым. Биш-ун минут та узмады, йөрәк тотты. Тагын бер-ике сүз әйтсәм, мин сәхнә уртасында йөрәгем ярылып үлә идем. Шулай итеп, мин әзер нотыгымны да сөйли алмадым, сәхнәдән алып чыктылар. Шуннан сон мин тантаналарда сөйли алмас булдым.
Азатлык мәйданында, 1992 елда булса кирәк, бер-ике тапкыр йөрәк өянәгеннән егылдым. Шуннан сон мин ГИДУВта, Унсигезенче хастаханәдә, Кардиология хастаханәләрендә еш ята башладым.
Израильдән килгән табиб белән кардиолог Рөстәм Фәүзетдин углы мине җентекләп тикшергәннән сон катгый нәтиҗәгә килделәр:
— Һич кичекмәстән синен йөрәккә операция ясарга кирәк!— диделәр.
Минтимер Шәймиев, Зәй җитәкчесе Рәшит Хәмәди, Туфан Миннуллин, Чаллы җегетләре: Рафаэль Сөләйман, Зөфәр Абдуллиннарнын актив ярдәме белән йөрәккә операция ясатырга дип, мин Алманиягә, Һамбург каласына киттем.
3. «К. У.» № 2
65
БАТУЛЛА
60
Ьамбургта йөрәгемә гамэлият (операция) ясаганнары турында «Үлем җәрәхәте алган йөрәкнен тибеше» дигән намәдә тәфсиллерәк язылган. Анысы өч томлыкнын икенче томында «Сәяхәтнамәләр» бүлегендә булыр.
Шушы гамәлият аркасында мина «Икенче дәрәҗә гарип» дигән кәгазь биреп, яшьтәшләремнән ике ел алдан мине пенсионер иттеләр. Пенсиягә чыккач, хөкүмәт эшенә ике аягымнын берсен дә атламам, дигән сүзем бар иде, шулай эшләдем дә. Пенсиягә хәтле яшәп, ин гайрәтле чагында кеше баеп кала алмаса, пенсия яшендә эшләп кенә байый алмас, дидем. Пенсионер булунын да үзенә күрә бер рәхәте бар икән анын. Акчан гына җитсен. Акча җитә, шөкер, уч тутырып өч йөз сум пенсия алабыз. Бер айга өч йөз сумлык бензин яна. Төп-төгәл, бензинлык пенсия. Шулай да, акчага мул яшәмәсәм дә, дусларым аркасында мин кытлык та кичермәдем, шөкер. Шамил Закир минем хәлләрне анлап, һәрвакыт, җае чыккан саен, мина ярдәм итә килә. Махсус заказлар биреп, мина акча эшләтә. Разил Вәли дә мине ыштатка урнаштырып, ел ярым чамасы гаиләмне ашатып тотты, анын өчен мин Төркиядә яшәүче галимебез Надир Дәүләтнен «Русия төркиләренен милли көрәш тарихы» исемле китабын төрекчәдән тәрҗемә иттем. Зәй башлыгы Рәшит Хәмәди дә, калхузыбызнын рәисе Камил Ногман да гел-гел ит белән, шикәр-он белән ярдәм итә тордылар. Рөстәм Яхин исемле инженер мина яхшы хезмәт хакы түләп, Коръәнне тәрҗемә иттерде. Аларнын барчасына да чиксез рәхмәтләрем, Аллаһ аларга озын, сәламәт, бәхетле гомер бирсен. Амин!
«Хасталыклар» бүлеген тәмамлаганда тагын шуны әйтәсем килә, миндә барлык авырулар да бар. Баштан-аяк авырудан гына торам мин. Минем кушаматым да «Батулла» түгел, «Бацилла» бит. Көз җиттеме, ел саен Татарстан гәзитләрендә «Сак булыгыз, Батулизм» дип яза башлыйлар. Батулизм эләктергән кеше сәламәт калалмый. Сул кашым астында башым чәнчеп-чәнчеп авырткалый, салкын тигәннәрдә, озаграк пирәшләгән чакларда була бу хәл. Шуннан башыма кан савар кебек.
Йөрәктә тимер капкач, дүрт тамыры алыштырылган, ашказанында, унике уймак эчәктә җәрәхәт, бавырым шешкән, шәһвәт бизе бүсер белән каплана бара, аякта оян (рожа) һәм ревматизм, шулар өстенә нерв системам какшау.
Акмулланың олуг бәйрәмен уздырырга Мәскәүгә Башкортстаннан да, Татарстаннан да күп язучылар килә. Барысы да «Россия» кунахканәсенә урнаша. Шунда Муса Гали белән Илдар Юзи очраша.
— Нихәлләрең, Муса агай, — ди Илдар.
Җае чыгуга зарланырга күнеккән Муса агай ух-вах килә башлый.
— Баш авырта, Илдар, чыдап булмый! —ди.
— Баш чүп кенә ул! — ди Илдар.
— Бавырым да чәнчи! — ди Муса.
— Бавыр чүп кенә ул!
— Ашказаным да...
— Чүп кенә!
— Йөрәк начар!
— Йөрәк тә чүп кенә. Муса ага!
— Алайса нәрсә чүп түгел соң? — дип ачулана Муса.
— Иң мөһиме, — ди Илдар. — Иң мөһиме — сәламәтлек!
Миндә булмаган авырулар: бөеклек чире, мескенлек (кимсенү) хасталыгы, ЙАКТАМ— йогышлы авыруларга каршы тора алуга мохтаҗлык (СПИД), әшәке көнчеллек, хөсетлек кебек чирләрнен берсе дә миндә юк, Аллага шөкер.
Сәке
Татар тарихында сәке сөйләп бетергесез мөһим урын били. Татар йолаларының барысы да дип әйтерлек сәкегә бәйле. Сәке юкка чыкты, ана бәйле йолалар да бетте.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
3.* 61
Сәке ул тезелешеп йоклау урыны. Сәкен булмаса, балаларыңны, килгән кунакларыңны кая яткызырсың? Ин беренче сәкедән баш тарткан кешеләр коммунистлар, укытучылар булды. Сәкене сүтеп, алар өйләренә ике кеше сыярлык карават куйдылар. Кунак килсә, карават — кунакка, хуҗалар үзләре идәнгә ята башлады.
Сәке ул йокы урыны гына түгел, сәкегә утырып тәгам җыялар. Сәкегә утырып Коръән, шигъри кыйссалар, никах укыйлар. Сәкедә хатыннар бала таба, сәкедә тәгәрәшеп балалар үсә. Шул сәкедә әкиятчеләр әкият сөйли, бәет әйтә, яңалыклар игълан ителә. Сәке ул университет, сәке ул телевизор- радио хезмәтен үти иде. Сәке өстендә затлы сандыклар, түшәк, ястык, мендәрләр өелгән. Сәкегә утырып, бабаларыбыз изге китаплар язганнар. Сәке астында бәрәңге, икмәк саклана.
Сугыштан соңгы елларда, без—Шыкмай малайлары аулагөйгә йөри идек. Аулагөй ул җитди йолаларның бер тармагы. Аулагөй, радио-телевидение, газета вазифаларын үти торган иде. Аулагөйдә яңалыклар, гайбәт ишетәсең. Аулагөй ул клуб, культура йорты, театр вазифаларын үти. Монда җыр, бию, табышмак әйтешү гөрли, театр уеннары уйнау аулагөйнең җаны иде. Мәрхүм Кайнар Гыйлаҗи абзый өч ир баласы белән хатыны Хәлиләне калдырып, үзе гүр иясе булган. Таһир абый—олысы, Мөнип уртанчысы, Сәет — төпчеге. Аларның өе шау килеп тора. Сәкене сәхнә итеп, без Гафурлар, Гакифләр, Ясирләр, Мөнипләр, Раифлар, Галимҗаннар «театр уйныйбыз». Пьесалар юк. Өйрәтүчебез юк. Әмма спектакль куябыз. Гадәттә, без импровизация белән уйный идек. Әйтик, Гафур аю була, мин аучы, кемдер куян була. Очрашабыз, сөйләшәбез, атабыз, качабыз. «Залда»— идәндә утыручы тамашачылар тәгәри-тәгәри көлә. Гафур бу мәсьәләдә төрле кызык сүзләр уйлап табып, эчне катыра иде. Гафур Йосыпов үзенә күрә актер-импровизатор иде. Балачакның матур хатирәләренә кереп калган бу замандашларымның күбесе юк инде.
Ни кызык, татар халкы пьеса китапларын роман кебек укый, китапханәләрдәге пьесалар җыентыгына чират. Хәтерлим әле, 1952 елда Таҗи Гыйззәтнең төйгән шомырт төсендәге тышлык белән пьесалар китабы чыккан иде. Мин шундагы пьесаларны аулагөйләргә йөреп, җылы мунчаларда ике тапкыр укып чыккан идем. Фатих Кәримнең «Язгы төндә»сен, Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары»н авыл малайлары кат-кат укыттылар.
Мәгъсүмә әби сәке түренә менеп, озын-озын әкиятләр сөйли. Әкият сөйләгәндә ул курай тарта, кубыз чиртә, аннан үзе көйләп-җырлап, әкиятне дәвам итә торган иде. Әбиемнең сөйләве бер кешелек театр булган икән.
1950 ел. Авылга театр килү—олы вакыйгага әйләнә иде. Чикачи Миңлеголы югары очтан, түбән очка чаклы машина сыман тавыш биреп:
— Төйт! Театр килгән! Төйт! Театр килгән!— дип хәбәр сала.
Элеккеге мәчет шыгрым тулы була. Минзәлә театры «Өйләнү» спектакле белән килгән иде. Татар тамашачысы ул тәрҗемә әсәрләрне карамый, дигән фикер яши. Әмма Гогольнең «Өйләнү» спектаклен без—малайлар үзебезнең авылда карагач, Бура-Киртәсенә, Ашытына барып кат-кат карадык. Минем яшьтәшләрем әле дә булса, Әтәч Аяк, Подколесиннар—Әнвәр Фәсхетдиновларны, Кочкарев—Бари Әшрәповларны яхшы хәтерли.
Бари абый, Әнвәр абыйлар белән киләчәктә, егерме ел узгач, сәхнәдәш, табындаш булырмын, дип кем уйлаган? Бари абый минем «Өчәү юлга чыктык» спектаклендә Әхмәт ролен бик оста башкарган иде. Әнвәр абый «Сөйгән ярым ятка кала» комедиямдә Харамшаны яндырып уйнаган иде.
Урамда Миңлегол тавышы ишетелә:
— Төй-йт! Курчак театры килгән! Төй-йт! Курчак театры килгән!
«Дутан батыр» спектаклен карап, минем ушым киткән иде. Могҗиза иде ул тамаша. Әйе, ун ел узгач, шушы спектакльдә катнашучы Фоат Таһиров, Сара Вәлиуллиналар белән, «Дутан батыр»ны язган һәм куйган драматург, режиссер Сәлах абый Хөсниләр белән бергә эшләрмен, дип кем уйлаган? Шушы театрда минем дүрт
БАТУЛЛА
62
пьесам уйналыр, дип кем уйлаган? Шушы театрда мин режиссер буларак, унбер спектакль куярмын, дип кем уйлаган? Ул пьесаларда Сара апа Вәлиуллина, Фоат абый Таһиров катнашкан иде.
Чикачи Миңлеголы хәбәр сала:
— Төй-йт! Кансирт килгән! Төй-йт! Кансирт килгән!
Фәйзи Йосыпов белән баянчы Мостафа Сәләхетдинов концерты иде ул. Хәтерлим әле, Фәйзи абый, кара-бөдрә чәчләрен селкетә-селкетә шигырь сөйли, Мостафа абый кызыл аккордеонында, вак гармуннарда уйный.
Язмыш шулай хәл итте, мин Фәйзи абый белән дә, Мостафа абый белән дә күп мәртәбәләр сәхнәгә чыктым, гастрольләрдә йөрдем.
Мостафа абый күптән вафат инде. Фәйзи абый исән. Мин аны ике тапкыр видеога, бер тапкыр магнитофонга тавышы, кыяфәте тарихта калсын дип, яздырып алдым.
Урта мәктәпкә йөри башлагач, мин гел-гел спектакльләрдә катнаша башладым. Укытучы булып Кадердә эшләгәндә дә сәхнә минеке иде.
«Социалистик Татарстан» гәзитендә «Мәскәүдәге театр училищесенә артистлар хәзерләү өчен җегетләр-кызлар алына», дигән игъланны күрүгә үк хәл иттем: мин артистлыкка каралырга барачакмын. Әти:
— Син мал врачлыгына укы! — диде. — Әнә, мал врачы Тикан ничек рәхәт яши. Кулында аты бар. Малны, курмыны үзенә китереп бирәләр.
Мин мал духтырлыгына укырга керергә вәгъдә бирмичә генә, Казанга киттем. Без өчәү идек бер мәктәптән: Микулай Дунай, Хәмзә Арслан, мин. Йөз кырык кешедән егерме ике кеше алдылар, шулар арасында без— якташлар өчәү идек. Бер мәктәптән өчәү кердек, өчәү бетереп чыктык. Ләкин өчебезнең беребезгә генә театр актеры булырга язган икән. Хәмзә Арсланов конкурс белән театрдан китте, мин ике ел эшләгәч, телевидениегә күчтем. Дунай калды. Ул гомере буе сәхнәгә тугрылыкты булды. Бүләкләрен дә, исемнәрен дә яулады. Дөресен генә әйткәндә, мин дә сәхнәдән бөтенләйгә китмәдем. Язучы буларак та, актер буларак та, режиссер буларак та, әкиятче буларак та мин һәрвакыт сәхнәдә, һәрвакыт экранда була килдем. Димәк, сайланган юл дөрес, файдалы булып чыкты.
Икенче сыйныфның кышкы татилында (каникул) мин авылга кайттым. Бу 1959 ел иде. Авыл җегетләрен, кызларын җыеп, программа әзерләдем. Программаның беренче бүлеге «Зәңгәр шәл»дән качкыннар пәрдәсе, икенче өлеше җыр-биюләрдән тора иде. Яшь чак, җүләр чак, дигәндәй, калхуз эше арасында көненә икешәр репетициягә җыелабыз. Куырам мин җегетләрне- кызларны, вакыт тар. «Артистлар» сүзләрен яттан белә, суфлер юк. Биш бию куйдым. Казанда, театрда ни күргән булсам, барысы да сәхнәгә менде. Шушы «труппа» белән без күрше авылларга гастрольгә чыгып киттек. Алты авылда булдык. Бура-Киртә, Кадер, Ашыт, Бишавылы, Бордыбаш, Шыкмай кешеләре әле дә булса ул концертны исләренә төшереп сөйли икән. Гаҗәеп кызык, матур вакытлар булган икән ул. Грим, париклар алып кайткан идем. Билет сатып уйныйбыз. Тамашачы шаша. Шулай итеп, мин авыл халкына тикмәгә генә артистлыкка укырга китмәгәнлегемне күрсәттем.
Бабай (1875 - 1945)
1913 ел.
Кәлимулла Батуллин (минем бабам) толып киеп, яхшы айгыр җигелгән түрле чанага утырып, янына карчыгы Мәгъсүмәне алып, Пидут исемле урыс авылы урамыннан узып бара икән. Авылга кергәч, кырый йорт капкасы төбендә бер малай майкасын агызып басып тора икән. Кәлимулла атын туктата да әлеге малайнын мангаена чиртеп, янә чанага утырып китеп бара. Малай акырып җылап кала. Бераз баргач, Мәгъсүмә иренә әйтә:
— Нигә рәнҗеттен инде шул сабыйны? — ди.
— Үскәч, олы урыс була ул! — дигән, имеш, Кәлимулла.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
63
Бабам Кәлимулла озын, какча буйлы иде. Тешләре ат теше кебек озынча эре, сирәк. Кул тырнаклары каты, озынча; бармаклары озын, йонлач. Исхак агамнын, әтиемнен, энеләремнен бармаклары, тырнаклары—бабамныкы. Мин әби ягына тартканмын. Миндә әбием тешләре, әбием тырнаклары.
Бабам бераз гына «төшергәли» торган була. Мин анысын хәтерләмим. Әби сөйләве буенча гына. Бабам сабыр холыклы иде. Ул яшьрәк чакта толып киеп, җигүле атка чыгып утырганда мактаныбрак гелән:
— Мин бояр Батуллин нәселеннән! — дип әйтә торган булган, диләр.
Имеш, Батуллиннарнын бер тармагы бояр булып киткән дә, урыслашкан, икенче тармагында урта хәлле Батуллиннар, ягъни без торып калганбыз.
Бабакаемнын ике күзе дә тома сукыр иде. Анын әнисе Хәбибҗамал да сукыр булган. Юк, нәселдән булмаган бабамнын сукырлыгы. Анын бер күзе элеккеге Ярман сугышында, ядрә тиеп сукырайган. Икенчесе тимерлектә кайнар кыйпылчык тиеп, күрмәс булган. Әбием Мәгъсүмә карчык мин- сабыйга гел башкача сөйли иде. Имеш, бабай урман кырында Кояшта кызынып ятучы җыланга сыек тал чыбыгы белән суккан да, җылан һавага сикергән, һавадагы җылан бабайнын күзенә сигән: бабай шуннан сукыр булып калган. Йоклап ята торган җыланга. да, шуышып бара торганына да, сугарга ярамый икән шул.
Сукыр булса да, бабай көн саен үзенә эш таба. Капшана-капшана итеккә олтан сала, утын яра, пычкы теши. Мин анын пычкы тешәгәнен карап утыргалыйм. Пычкы үткерләргә өйрәнүдән битәр, эш азагында бабамнын пычкыдан көй чыгарганын тынлыйсым килә. Пычкынын бер сабы ике тезе арасында, икенче сабы сул кулында: сул кул пычкыны ия-бөгә, пычкы: уй-юуй- юуй, диеп тавыш чыгара, ун кулындагы игәү белән бабай пычкыга, тиеп-тиеп ала — гаҗәеп матур көй чыга. Электронный музыкан бер кырда торсын!
— Бабан балтада да уйный белә әле ул, — диде әбием.
Мин ышанмадым.
— Ничек уйныйсын инде ул балтада? — дидем.
Бабай мина келәттәге бөтен балталарны да алып керергә кушты. Дүрт балта алып кердем. Бабай балталарны чиертеп-чиертеп тынлап карады да икесен әбигә, икесен мина тоттырды. Аннан сон игәү белән балталарга җинелчә генә суккалый башлады. Зен-чен, зен-чен, чә-ча-чә, чә-чә, ча-чә ча-чә ча-чә-чә...
— Әпипә көе бит бу! — дип кычкырдым.
Шуннан сон әби тустаганнар тезеп, бераз су салып чыкты, кайсысына күбрәк, кайсына азрак салды да, балкашык белән сугып тагын «Әпипә» көен уйный башлады.
Әби җәмкинен бер ботына җеп тагып аса, икенче ботын авызына кабып, җәмки арасына чыра пычагы белән сугып көй чыгара иде.
Бабай тешәлгән пычкыны, балталарны келәткә чыгарып куярга кушты. Эше беткәч, бабай алачыкка, Югарочтагы тимерче агайлар янына бара. Агайларның сукыр тимерче Кәлимулла белән озаклап сөйләшергә вакыты юк, алар сука ясый, урак теши, дага яки арба күчәре ясый, амбар ишегенә күгән коя. Бабай сүзсез генә чүкеч тавышларын тыңлый.
Озак кына шулай утырганнан соң ул:
— Һәйдәле, улым,— ди. — Түбәноч алачыгыннан да бер әйләник.
Таякның бер башын бабайга биреп, үзем икенче башыннан тотам, чакрым ярым араны шулай таяк җитәге белән узабыз.
Мин ялан тәпи. Аяк йөзләре чебиләгән. Яңа гына юл уртасына сыер җылы, йомшак «күзикмәк» салып киткән, чебиле аяклар җылы тизәктә рәхәтләнә, мин тизәк ярып барам. Бабай кычкыра:
— Улы—ым, карап бар әле, тизәккә батырдың бит, — ди.
Түбәноч алачыгында да без икәү чүкеч чаңкылдаганын тыңлап утырабыз. Баш тимерче керәшен Кузнецов бәләкәй чүкеч белән кызган тимернең кай төшенә сугасын күрсәтә — чең, Чикачи зур чүкеч белән шул урынга суга — чаң. Оста тоткан бәләкәй
БАТУЛЛА
64
чүкеч, «чең-чең» диеп суга. Сугыштан аяксыз кайткан Чикачи Миннәхмәте ут кызган тимерне таптый: чаң-чең, чаң-чең...
Бабай монда да сүзсез генә «чаң-чең» тыңлый, күрек өрдергән кайнар тимернең салкын суга тигәч, җылан кебек чыжылдаганы, олы чүкеч белән бәләкәй чүкечнең сандалга тиюе бабайның яшь-куәтле чакларын хәтерләтәдер.
— Һәйдә, улым, өйгә кайтыйк булмаса, — ди бабай.
Дүрт яшьлек сабый-мин алдан, сукырлыктан бөкрәя төшкән озын буйлы бабам арттарак, уртада—таяк — без өйгә кайтып барабыз.
Капкадан керүгә үк болдырга басып безне әби каршы ала.
— Кайда йөрисез? Мунча шартлап өлгерде, — ди.
Бабай белән мунчаның беренче эссесенә китәбез. Мунча оялдында чишенәбез. Бабай кушучлап үзенең «шәҗәрәсен» каплый.
— Алъяпкычны бир, улым! — ди бабай.
Мин почмактагы агач чөйдә эленгән бабай алъяпкычын кулына тоттырам.
— Син дә алъяпкыч бәйлә, — ди бабай.
Мин дә чүпрәк белән «шәҗәрә»мне каплыйм.
— Бабай, нигә алай итәбез ул? — дим.
— Кешеләр оят җирләрен бер-берсенә күрсәтергә тиеш түгел, олан! Һәр кешенең үзенең сере бардыр.
— Бабай, син күрмисең бит, нигә миңа бәйләтәсең? — дим.
— Мин күрмәсәм, мунча иясе күрер, — ди бабай.
Ул ах-вах килеп, чабына. Мунча эссе, аягүрә бассаң колак пешә. Кат- кат эссе салып, бабай озак чабына, үзе һаман ләззәтләнеп: «ә-әх, әттә-т -тәтә» дип кычкыра. Аннан соң мине ләүкәгә сузып сала да ике себерке белән алны-артны чабарга тотына. Берничә кат чабынгач, без чайканып, киеп килгән керле киемнәребезне киеп өйгә кайтабыз.
— Рәхмәт мунча хөрмәтенә! — дибез өйдәгеләргә.
Бездән соң әби, әни, Әнисә апа мунчага китә. Бөтенесе дә юынып чыккач, бабай белән без янә мунчага керәбез. Бу юлы чабыну юк, юынабыз гына. Мин бабайның аркасын ышкыйм.
— Зур үскән минем улым, ярдәме тия башлады! — дип бабай мине мактый-мактый сыртын ышкыта.
Аннан соң чиста киемнәребезне киеп, янә өйгә кайтабыз.
— Рәхмәт мунча хөрмәтенә! — дибез.
Кабак-чәй эчәбез. Тәмсез булса да, бабай чәйне мактый-мактый, шопыра-шопыра тәмләп эчә. Кабак-чәйдән соң бабай кулына гармун ала. Әби такмаклый-такмаклый бии.
Кыштыр-кыштыр туныңный,
Кыштырдатып киярсең.
Бәхетеңә туры килгәч, Күрмәсә дә сөярсең.
Бабай җавап әйтә:
Киндер ыштан билдә тормый,
Былафкый кадамасаң,
Шул ыштанны бүләк итәм, Ятларга карамасаң.
Гармуннан сон бабай чүкеч, кадак, юка такталар алып, ишегалдына чыга. Бисмилла әйтеп, бабай нидер ясарга тотына, мин ана кирәк-ярак биреп торам.
— Бабакай, син ни ясыйсын ул?— дип сорыйм.
— Очкыч ясыймын, олан, яраплан,— ди бабам.
— Ул очкыч нигә ул, бабай, ә?
— Атанны эзләргә! Ничә ел бит инде, хәбәре юк, атаннын...
— Әтине эзләшергә мине да аласынмы сон, бабай?
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
65
— Алмыйчан! Синнән башка мин ни күрәм? Икәү очарбыз, Алла теләсә...
Әти сугышка китеп, хәбәрсез югалган шул. Шушы такта очкычка, утырып, бабай белән әтине эзләп табып, ишегалдына кайтып төшкәннәремне мин әллә ничә тапкыр төшемдә күрдем. Ләкин өн башка, төн башка булган икән шул, очкычыбыз очмады. Бабай яз көнне, 1945 елда май аенда үлеп китте. Очкыч дигән нәмәрсәгә, ягъни зур гына фанер тартмага әбием бабайнын мич башындагы иске бүрегендәге сап-сары чебиләрне чыгарып салды.
Күп тә узмастан, чебиләр әтәч булып кычкырырга хыялланганда Сукыр Кәлимулланын олы углы Мөхлисулла, ягъни минем әтием исән-сау кайтып төште.
Бабай гына күрә алмады улынын әсирлектән исән кайтканын. Мин әтине бабамнын каберенә алып бардым.
Сукыр бабам ясаган «очкыч» еллар буена чеби-бәпкә оясы булып хезмәт итте.
Бераз ашыктым бугай, алгарак китеп сөйли башладым. Әле әти кайтмаган, бабам үлмәгән чаклар турында сөйлисе калган бит әле.
Бабамны мин үлеп яратам. Җәйге каникулларда мин гел Шыкмайда, бабам янында, йоклаганда да анын җонлы куенында булам.
Бабамны мин карурман аша алып чыгып, Зичәбашка китереп җиткездем. Әни аны тәмле дурычмак белән сыйлады. Ничә көн кунак булгандыр сукыр бабам, анысын хәтерләмим, мин аны тагын карурман аша Шыкмайга илтеп куйдым да, тагын берүзем генә төлкеле, куянлы, җыланлы, пошыйлы сукмаклар буйлап Зичәбашка йөгердем.
Урманда йөрергә ярата идем мин. Урман кырында, юл буена Кояшта кызынырга чыгып бөгәрләнеп яткан кара җыланнарга озаклап карап торам. Җыланнын кабыгын салган вакытын да качып, күзәтеп торганым бар. Җылан ике тар агач арасына кереп кысыла да, әкрен генә кыймылдый, шуыша башлый, шулай итеп, ул иске кабыгыннан чыга, кабык ике агач арасында кала. Шундый җылан кабыгын таяк башына элеп өйгә дә алып кайткалаганым булды. Әби алып кайтырга куша иде ул җылан кабыкларын. Ул алардан ниндидер дару ясый иде шикелле.
Шәйхетдин углы Кәлимулла Батуллин сарыдан 1945 елда дөньядан китте. Урыны оҗмахта булсын!

Әби
(1889 - 1959)
Кеше күрми дип, ямьсез кыланма, барыбер сине кем дә булса күреп тора: кош-корт, киек-жәнлек, Аллан!
Мәгъсүмә карчык сүзе.
1953 елда мин сигезенче сыйныфта укый идем. Сталиннын үлгән көнендә бик күп укытучылар җылады. Хәтерлим әле Агъмал Камалы Шыкмай югары очтан түбән очка хәтле акырып, илаулап җылап төшә:
— Атабыз Иосиф Виссарионович Сталин үлгән, нишләрбез инде Сталиннан башка—а...
Шулай илаулап безнен турдан узып барганда әбием Мәгъсүмә:
— Катты тагын бер кяфер! — диде. — Гүре җәһәннәм булгыры!
Шыкмай халкынын сөргенгә, сугышка, шахтага киткән чагында җырлый торган җырлары. Әбием Мәгъсүмә карчыктан ишеткәннәр:
Сабый чагымда әбиемнен әйткәннәре хәзер дә колагымда:
— Без — Асыл Хуҗа балалары, — ди торган иде, мәрхүмә.
Нинди Асыл Хуҗа ул? Кайчан яшәгән? Ул чагында сораштырырга башка килмәгән. Әбиемнен атасы Ашыт авылынын Шәйхетдин исемле кешесе, алар тармагында да Асыл Хуҗа исеме очрамый. Бабай ягындагы шәҗәрәдә дә Асыл Хуҗа юк. Кемне күз алдында тотып әйтте икән әби ул исемне? Белгән юк. Гомумән, безнен әби гаҗәеп серле карчык иде ул. Дин, тел, әдәбият, риваять, тарих, музыка мәсьәләләрендә ул кайбер галимнәреннән күп белгән, дигән нәтиҗәгә килдем мин еллар узгач. Шуна күрә, мин Батулла нәселенен шәҗәрәсен әнә шул серле Асыл Хуҗадан башларга уйладым.
Әбием Мәгъсүмә килен булып Ашыттан төшкән. Ашытнын бөтен талантын, матур гадәтләрен Шыкмайга бирнә итеп алып килгәндер ул. Әбинен бер үзендә әллә никадәр сәләт бар иде. Анын зифа буе, яшь кызлар көнләшерлек төз иде. Өчәр-бишәр сырлы бәбәй итәкле күлмәк кияр, толымнарына таллир тәнкәләр асар, матур читекләр кияр, күз явын алырлык итеп чигелгән алъяпкыч бәйләр, көянтә-чиләк асып, тау чишмәсеннән саф су алып кайтып килер. Бик эшчән, җитез, пөхтә. Елмайса, күк йөзе яктыра: утыз ике теше дә исән, энҗе кебек тигез, хәтта алгы ике көрәк теше дә анын башкалары белән тигез иде: энҗе дими, ни диярсен. Анын беркайчан да бер генә теше дә сызламады, төшмәде, ул энҗе тешләрен үзе белән каберенә алып китте. Үлеменә кадәр ул урман чикләвеген үз тешләре белән ватып ашый иде.
Сикереп Айга менә диләр Арысланның азганы, Ормыйк башны, түкмик яшьне, Күрик Хода язганын.
Без китәрбез, ахрысы, Бөгелмәләр аркылы, Өстемдәге ак күлмәгем Кәфен булыр, ахыры.
Шыкмай таулары биектер, Менә алмабыз инде, Бәлки рәхәт көннәр булыр, Күрә алмабыз инде.
Колыманың кырларында Зәңгәр чәчәк үсмәгән,
Исән булсак, бер кайтырбыз, Монда туып-үсмәгән.
Урак урган җирләрем лә, Печән чапкан җирләрем, Күк чәчәктәй күкрәп калды Туып-үскән җирләрем.
Безнең илләр кай якта дип Кыр казыннан сорадым, Кыр казлары очып узгач, Бер утырып җыладым.
Мендем тауга, бастым ташка, Ташның киртләчләренә;
Бер кычкырам, бер сызгырам, Калдым иптәшләремнән.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
67
Минем тешләрне әбиемнекенә охшаталар.
Мәгъсүмә әби әкият остасы, курайчы, бәет әйтүче, кубызчы, биюче иде. Кич утырганнарда, мәҗлесләрдә ул игътибар уртасында. Әкият-җырдан тыш, ул изгеләр, пәйгамбәрләр турында сөйли башлый. Ул гыйлем кеше, китап укый торган әби иде. «Йосыф—Зөләйха», «Сак-Сок», Сөембикә бәетләре, үзе чыгарган бәетләр дә анын репертуарында байтак иде.
Соңра мин шушы риваятьләр, бәетләр нигезендә «Сөембикә»(1989) һәм «Сак белән Сок» (2003) әсәрләрен яздым. «Сөембикә» дүрт тапкыр кабатлап басылды. Сак-Сокның ике пьесасы, бер кыйссасы дөнья күрде. Кыйсса «Ялкын» журналында һәм әкиятләр томында, ә «Сак-Сок» (2003) Татар яшьләр театрында, «Ана каргышы» Чаллы драма театрында куелды (2004).
Иртә картайган кеше очратсагыз, белегез: ул әкият сөйми торган адәм булыр. Өлкән булса да, күңеле белән япь-яшь, җор телле. дәртле, шаян кеше очратсагыз, белегез: ул — әкиятче!
Әбием Мәгъсүмә карчык сүзе:
Бервакыт мин Исхак агамнын йөз данәлек папирус тартмасыннан җидесен алдым. Тәмәке тартырга өйрәнеп йөргән чак. Мина җиде яшь. Сизгән бит әбием минем бу эшемне.
— Чыгарып сал әле тәмәкеләренне!— диде әби.
Алты папирусны өстәлгә куйдым.
— Берсен тарттынмыни? — диде әби, мин дәшмим.— Ярар тартсан. Менә калган бу алтысын да тартып бетер. Ләкин шуннан сон тәмәкегә йогынасы булма.
Әби папиросларны кире бирде. Чыннан да, мин бу папиросларны иптәшләремә таратып, берсен үзем тартып бетердем. Ләкин шуннан сон гомерем буе мин тәмәке тартмадым.
Тавыклар кытаклаудан туктауга әби мине лапаска яна салынган йомыркаларны алып төшәргә менгезеп җибәрә. Маймыл җитезлеге белән сәндерәгә менәм, җып-җылы йомыркаларны алам, өч йомырка булса берсен эчәм, эчәм дә җинаятем тотылмасын дип, салам түбәне тишеп, шул тишектән йомырка кабыгын абзар арына ташлыйм. Биш йомырка булса икесен эчәм. Йомыраларны әбигә тапшырганда, ул һәрвакыт ризасызлык илә:
— Һе, кая сала икән бу конгырт тавык йомыркасын! Монда өч йомырка булырга тиеш иде. Саескан аламы, сасы көзәнме ияләнгән лапаска? — дип сукрана.
Җәй урталары узып бара торган чакта әбием мине чакырып:
— Улым, бар абзар артында котырып үскән кычытканнарны, әпертиләрне5 чап! — диде.
Мин чалгы белән кычытканнарны, әрекмәннәрне чаба башладым, әбием читтәрәк карап тора:
— Әйбәт чабасын улым, машалла! — ди.
Берзаман минем чалгы әвен кебек өелгән күкәй кабыкларын ачып ташламасынмы!
Әбемнен ике күзе шар булды:
— Әһә, менә кем икән ул саескан! Син чөмереп ташлагансын бу күкәйләрне!
Шуннан сон мина Саескан кушаматы тагылып калды, ярый әле әбием мине Сасы Көзән димәгән!
Мин гомерем буе чи йомырка эчү гадәтемне ташламадым. Хәзер дә эчәм.
Мәгъсүмә карчыкны сихерли белә, дип сөйлиләр иде. Дөрестерме ул сүз, юкмы,
5 әперти — әрекмән, тигәнәк. «Әпертмән» дә диләр.
БАТУЛЛА
68
белмим. Урманда йөргән чакларда ул ниндидер үләннәр эзли иде, таба иде дә киптереп сандыгына сала иде. Бервакыт ул мина энҗе чәчәгенә (ландышка) охшаган, әмма зуррак үсемлекне күрсәтеп:
— Менә, улым, бу олы авыру үләне булыр, ул «Сөләйманның йөзек кашы» дип атала, — диде.
Бәлки ул бу үләнне ничек, кайсы төшен дәвага кулланырга икәнен дә әйткәндер. Хәзер дә шул үләнне очраткан чакларда әби сүзе искә төшә. Анын сандыгында артыш таяклары, сөйдергеч бөтиләре, ачуташлар, тагын әллә нинди сәер әйберләр була торган иде. Шулар янында мин тагын патша шешәсендә зәнгәрсу, озынча канатлы кипкән конгызларны күрә идем. Өч йөз грамм сыешлык шул патша шешәсе шыгрым тулы иде ул матур конгызлар белән.
Ир уртасы булып җиткәч, энциклопедия актарып утырганда «Жуки» бүлегендә мин әбиемнен патша шешәсенә тутырган конгызын танып алдым. «Шпанская мушка» дип атала икән ул конгыз. Аны яз көне сирин чәчәк атканда җыеп киптерәләр икән. Ул конгызнын канатында, гәүдәсендә алколоидлар була икән. Ниндидер микъдарда шуны чәйгә, ризыкка салсан, ир кешенен гайрәте арта икән.
Шуннан сон мин авыл кешеләре арасында таралган сүзнен «Сихерче Мәгъсүмә» бөтенләе белән үк нигезсез түгеллеген анладым.
Әтине өзлексез төбәк мәркәзенә чакыртып, изалап кайтарганнан сон Мәгъсүмә әби әйткән сүз:
— Илен булса, Иблисен табыла!
Бервакыт ишегалдында уйнап йөрибез, коймага сөялгән көянтә авып китте, мин йөгереп барган унайга көянтәне сикереп уздым. Әби:
— Ай, Ходаем, нишлисен син, җүнсез бала!— дип кычкырды.— Көянтәне атлап чыгарга ярамый! Аягастында яткан бер әйберне дә атлап чыгарга ярамый.
— Нигә?
— Ботына кыярак чыгар! Алып куй көянтәне, коймага элеп куй.
— Нәрсә сон ул кыярак? — дим.
— Шеш, кутыр, чуан! — диде әбием.
Шуннан сон беркайчан да минем әйберләр аша атлап чыкканым булмады. Аяк астына көянтә, тырма, балта ташлаган кеше бер гаепле булса, шуны алып куймыйча, атлап йөргән кеше ун гаепле, ана җәзасы да катырак була: ана кыйрак чыга икән, кыз бала булса, кысыр кала икән.
Безнен авыл олы юл буенда утырганга, кайчакларда безгә юлаучылар керә иде. Бервакыт урыслар керде. Атларын тугарып, бер урыс каралты-кураны караштырып йөри, әби ул-буны чәлмәсеннәр дипме, болай, хуҗабикә булып күренергә теләпме, ике кулын күкрәгендә кушырып, болдырга басып, урыснын нишләгәнен карап тора. Әбинен торышы патшабикәләрнекеннән бер дә ким түгел иде. Урыс мунчаны карап чыкты:
— О—о, у вас и баня белая,— ди.
Әби дәшми, горур гына басып тора. Урыс лапаска кереп чыкты:
— Хороший хлев, и корова у вас есть,— ди.
Урыс карлыган бакчасындагы җиде умартага карап:
— У-у, у вас и пчелы!?— дигәч, әби кушырган кулларын кыймылдатып куйды да:
— Чава тибә минә думал! Бух дал!— диде.
Бу аның: син безне кем дип белдең, без—татарлар шулай яшибез, дип мактануы иде.
Беркөнне иртән әбием мине уята:
— Тор, улым, ана казны ата казга итәргә кирәк!
Мин иренеп кенә торам, аяклары мунчала белән бәйләнгән ана казны сул култык астына кыстырам. Әби сул кулыма бер тәпән катык тоттыра.
— Бар, улым, аталандырганы өчен Тәкә Барыйларына шушы катыкны бир.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
69
Катыкны җиңгән шундук бушатып, тәпәнне юып бирсен.
Киттем. Тәпәнне җиңгигә тоттырдым.
— Тәкә Барый абый! — дип кычкырдым капкадан керешли.
Өялды ишегеннән атылып Тәкә Барый абыйның хатыны — җиңги йөгереп чыкты.
— Ул нинди Тәкә Барый? — дип кычкырды җиңги. — Барый абый диген.
Мин Тәкәнең кушамат икәнен, фермада мал филшере булып эшләгән чагында Барый абыйның сарык белән мәтәшкәнен дә белмим.
Барый абый үзе лапас авызында күренде.
— Ни булды? — диде Барый абый сабыр гына.
— Әнә, каз алып килгән! — диде җиңги.
Барый абый ана казның аякларын чишеп, ата каз янына җибәрде.
— Карап тор! —диде Барый абый. — Теге елны да әбиең: ата казың ана казыбызны басмаган, казыбыз кысыр калды, дип авыл буйлап сөйләп йөрде...
Мин Барый абыйның ата казы ана казыбызны берничә тапкыр басканын карап утырдым да, басылган казны култык астына кыстырып, катыктан бушаган тәпәнне тотып, кайтып киттем. Бу юлы казыбыз кысыр калмады, шөкер, бер тәпән катыгыбыз да әрәмгә китмәде. Казыбыз унбер бәпкә чыгарды. Бәпкәләрне тилгән алмасын дип, мин көннәр буе ышнада бәпкә сакладым. Ләкин бәпкәләрнең сигезе генә каз булып үсте. Бер бәпкә чирләп үлде, аны тиреслеккә күмдек. Икенче бәпкәне тилгән алды. Өченчесен, каз булып өлгереп килгәнен мин уен белән мавыкканда төлке алды. Сигез казны өмә белән йолкып, чистартып, какларга элеп куеп, эч-баш-аяк бәлеше ашап, мамыклары сыдырылган каурыйларны сукмак буйлап инешкә хәтле сибеп чыктык. Шулай итсәң, икенче елны да каз мул булачак.
Авыл балалары секс белән сабый чактан ук таныша. Әтәч ике-өч минут саен бер тавыкны басканын, ата каз ана казны аталандырганын, бияне дилбегәгә бәйләп, айгыр йөгерткәннәрен без — малайлар көннәр буе карап йөрибез. Без балаларны коедан алмаганнарын да, кәбестә арасыннан тапмаганнарын да, торналар ташлап китмәгәнен дә белеп үстек. Аңа карап сексуаль бозыклыклар кылучы булмадык. Без — малайлар кош- кортны, сарык, бозау, җылкы суйганнарын карап үстек, соңра үзебез дә мал чалырга өйрәнеп киттек, бер дә пычак тотып, кеше суеп йөрмәдек. Малларның аталануын күрмәгәннәр сексуаль садист, маньяк була, мал суеп карамаганнар сәбәпсезгә кеше суя түгелме?
Күктән өч алма иңәр, дигән. Аның берсе — әкият чыгаручыга, икенчесе — әкият сөйләүчегә, өченчесе — әкият тыңлаучыга.
Әкиятче Мәгъсүмә карчык сүзе.
Мәүлет айларында, абыстай кайтып киткәч, сәке-сәхнәгә Мәгъсүмә карчык хуҗабикә булып ала. Янында курай, кубыз. Аның бәет әйтүе, әкият сөйләве музыкаль тамашага, бер кешелек театрга әверелә торган иде. Ул бигрәк тә Сак белән Сок бәетен уйнап, җырлап, сөйләп, без сабыйларны гына түгел, олыларны да җылата торган иде.
Сөембикә сабыен кочаклап, манарадан сикереп һәлак була. Сак белән Сок күрешә алмыйча мәңгегә тилмерә. Нык тәэсирле иде ул әкиятләр. Мин гомерем буе шул язмышлар турында уйландым. Каләмгә тотынгач, мин Сөембикәнең манарадан егылмагынын, әсирлеккә озатылганын белдем.
Казан халкы Сөембикәнең әсирлеккә озатылуын үз күзләре белән күреп торган, ни өчен соң халык аның манарадан ташлануы турында кызганыч бәет чыгарган?
Халык үз хыялын язган. Аның шулай һәлак булуын теләгән. Гүзәл ханбикәнең Иван колиһәсе булуын теләмәгән. Нәм үз фаразын ижат иткән.
Тарихи чынбарлыкка караганда әдәби хакыйкать куәтлерәк килеп чыккан. Димәк, иҗатчының тарихи фактлардан читкә китәргә дә хакы бар?
Иң нык тәэсирлесе — «Сак-Сок» фаҗигасе. Композитор-галим Шамил Шәрифуллин Сак-Сокның егермедән артык көен туплаган шәхес. Нинди байлык. Әбием уйнаган көй дә аның мирасында бар. Шамил аны минем уйнаудан язып алган
БАТУЛЛА
70
иде.
Татар халкының иң борынгы әдәби әсәре кайсысы? дигән сорауга мин: «Сак белән Сок» дим.
Аңа иң кимендә ике мең яшь, эзләнә китсәң, бәлки, өч-дүрт мең ел да бардыр.
Бәетнең Исламга кадәр үк халык арасында таралган булуына дәлилләр әсәрнең үз эчендә ята. Ислам дине пәйда булганга мең дүрт йөз егерме, Идел буендагы бабаларыбызның Исламны рәсми кабул иткәненә мең өч йөз җитмеш җиде ел гына. Әгәр дә «Сак-Сок» моннан сигез йөз яки мең ел элек кенә иҗат ителгән булса, без анда «бисмилла, Алла, Коръән» сүзләрен очраткан булыр идек. Ислам кергәч, бер генә әсәр дә бисмилласыз башланмаган. Әсәрдә Исламның тәэсире сизелми. «Мәдрәсәләрдә пыяла ишек» сүзе бер караганда: әсәр Ислам кабул ителгәннән соң язылган, дип уйларга да форсат бирә кебек. Ләкин әсәрнең сюжеты, темасы, чишелеше: «мәдрәсә, мәчет» сүзләренең соңгы нөсхәләрендә генә куллана башлаган, дип уйларга җирлек бирә. Мәгълүмдер ки, көе борынгы булып та, сәяси мохит үзгәргәннән соң, җырларның сүзләре үзгәрә килгән, яңа сәясәткә кулай текст барлыкка килгән. Сүз өчен җавап бирәсе була, музыкада сәясәт төртеп тормый.
Коръәнгә кадәр татар халкының конституциясе, яшәү кануннары, әхлагы, тәрбия кагыйдәләре шушы бәеттә — «Сак белән Сок»та тупланган булган. Ихтимал, «Сак-Сок» ниндидер бер олы, озын, кануни әсәрнең бер өлеше генәдер. Шушы өлешендә генә дә без яшәү рәвешенең нинди кагыйдәләргә буйсынганын чамалыйбыз.
Ике туган талашмаска, бер-берсен рәнҗетмәскә тиеш!
Бала ана сүзеннән чыгарга тиеш түгел!
Ана—ул изге зат — бала аны борчырга, ана каршы килергә, ананы рәнҗетергә тиеш түгел!
Ана баласын каргый икән, үз башына булыр! Димәк, ул заманнардагы әхлак буенча: каргану ярамаган эш саналган.
Кызып китеп, ана кеше газиз балаларын каргап ташлый да, балалары ике кошка әверелеп, урманга очып киткәч, сонра кара кайгыга сабыша, үкенә. Ягъни, кылган языгынын җәзасын шундук татый.
Балалар да бер тимер ук өчен сугышып, аналарына хәсрәт китергәннәре өчен үкенәләр. Ләкин ананын ялварулары да, балаларнын теләкләре дә кабул булмый. Алар шулай мәнгегә аерылалар. Кайтарып ала алмаслык үкенеч, аяныч. Кара тәкъдирле балалар, кара тәкъдирле ана белән ата. Атанын роле әсәрдә күренми дә, атанын гаиләдәге хокукы юк дәрәҗәсендә. Ата өйгә кайтып керүгә балаларынын каргалган килеш, Сак белән Сок кошларына әверелеп, тәрәзәдән очып чыгып киткәннәре турында ишетә. Ләкин берни кыла алмый. Хәтта хатынын битәрли дә алмый.
Бу—Сак-Сок вакыйгасы—Анабаш (Ана кануны, матриархат) чорында булганга ишарә түгелме? Ананын гаиләдәге хокукы зур икәнлеге ярылып ята, ул каргый, ул ачулана, ул тәртип урнаштырырга тырыша, ялгыша. Ата пассив бер зат кебек күренә.
Әсәрнен чыннан да, бик борынгы заманнарда язылганына тагын бер ишарә бар. Ике ир туган бер тимер ук өчен талашалар. Аларнын башка уклары булмаганмы? Таш башаклы ук, сөяк башаклы ук, җиз башаклы ук. Бүгенге күзлектән караганда, чүпкә дә тормаган тимер ук башы өчен алар кыр талашып, ана тикле ананын каргышына дучар булалар. «Таш гасыр», аннан сон «Бакыр гасыр», аннан сон «Тимер гасыр» килгәнен без яхшы беләбез. Бакыр кораллар кешелек дөньясын «Таш гасыр»дан алып чыккан, тимер табылгач, кешелек дөньясы «Тимер гасыр»га кергән. Ягъни, бакыр укка караганда тимер ук затлырак, кыйммәтлерәк һәм сирәк булган. Димәк, Сак-Сок вакыйгасы Бакыр гасырдан Тимер гасырга күчкән елларда, чама белән дүрт мен еллар әүвәл булган, дип фаразларга мөмкин. Әйтик, тимернен яна гына кулланыла
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
71
башлаган чорында бер тимер ук ат бәясе торгандыр. Ике ир угланнын чүп өчен түгел, шактый кыйммәт нәрсә өчен талашуы кечкенә нәрсә түгел.
Бәлки, әсәр тар гаилә гаугасын түгел, ике кардәш халыкнын кечкенә бер нәрсә өчен кан дошман булып талашып, аерылышуына кинаядер. «Сок» исемле елга бар Самара өлкәсендә. Шунын белән кушыла алмыйча ага торган Сак елгасы да булгандыр бәлки. Исеме генә үзгәргәндер. «Сак» исемле борынгы бабаларыбыз да булган, далаларыбызда саклаблар яшәгән. Бүгенге көндәге төрки якутлар үзләрен «Саха халкы» дип тә йөретә. Кайчандыр Сок буендагы мишәрләр—татарлар Саха халкы белән бертуган булган, ләкин аерылган, телебез нык үзгәргән, динебез дә уртак түгел. Сак—Сок бәете бәлки бу ыруглар, нәселләр арасындагы котылгысыз гаугаларны, фаҗигага китергән дошманлашуны да күз унында тотадыр?
Инде ин мөһим бер мәсьәләгә тукталмыйча мөмкин түгел. Гаеплеләр өстеннән каргышнын алынмавы. Тылсым көче дә, сихер дә, Алла да бу эшкә катнашмый. Ана-кеше: балаларымны коткар, дип бер затка да ялвармый. Күрәсен, Ана каргышына бер затнын да кодрәте җитми. Әсәр шушы фаҗигасе белән озын гомерле булып туган. Сонгы сиксән елларда язылган балалар әдәбияты әсәрләрендәге кебек, бу әкият яхшы тәмамланмый, каһарманнар кушылмый, ахырда сөенмиләр, соныннан: кабат алай эшләмәбез, дип тә әйтмиләр әкият каһарманнары. «Сак-Сок» әсәре фаҗигале азагы белән куәтле дә, шунын аркасында ул мен елларны узып та, тузмаган. Матур тәмамланган әсәрләр озын гомерле булмый, күрәсең.
Хөрмәтле кардәшем! Фаҗигасе тетрәндерә әсәрнең һәм син шушы фаҗигане гомерең буена онытмаячаксың. Бу әсәрне укыгач, бу әсәрне тыңлагач, син инде гамьсез генә яши алмаячаксың. Бичара ана, бичара балалар турында уйлап, син аларга теләктәш булачаксың. Син өч мәсьәләгә җавапны шушыннан табачаксың:
Туганнар белән бозылышмаска. Тату яшәргә.
Анага борчу салмаска. Ана—Изге зат.
Никадәр генә кыен булса да, Ана үз баласын каргарга тиеш түгел. Каргый калса, ул үзенә, бөтен нәселенә җәза чакырган булыр. Нәр каргыш кешенең үз башына була икән.
«Сак-Сок» бәетенең көйләре бик күп. Композитор, галим Шамил Шәрифуллин җыйган. Шуларның иң борынгысы, иң матуры, минемчә, безнең Зәй якларында җырлана торганы. «Сак-Сок» бәете тагын бер фаразга этәрә. Бу әсәр музыкалы, җырлы, уенлы тамаша. Безгә аның аерым өлешләре генә килеп җиткәндер, ихтимал. Ләкин бу мең еллар әүвәл думбра, кубыз, курай кебек уен кораллары катнашкан оркестр ярдәме белән башкарыла торган халык тамашасы, музыкаль театры булгандыр.
Мәрхүмә әбием—Мәгъсүмә карчык «Сак-Сок»ны бая санаган уен коралларында уйный-уйный сөйли, җырлый, аңлата торган иде. Аның «Сак-Сок»ны башкаруы бер кешелек театр иде.
Ислам дине татар халкының йолаларына балта чапмаган. Нәрхәлдә, татар халкы мөселман булгач та, Исламгача булган йолаларын ташламаган. Халыкның Исламга кадәр булган изге йолалары: Сабантуе, ияләргә ышану, йөзенче кыл йоласы, хатының белән мунча керү, чишмәләргә хәер салу һәм менә «Сак-Сок» могҗизасы бүгенгә кадәр килеп җиткән. Халык талантлары көйле, җырлы уеннарын, бәетләрен йола буларак башкарган, алар халык театрының башында торган, дип әйтергә тулы нигез бар. Моңа мисаллар күп: «Хан кызы», «Йосыф—Зөләйха», «Таһир—Зөһрә» исемле музыкаль әсәрләр Хан сарайларында, мәйданнарда, халык алдында көннәр буена башкарыла торган музыкаль тамаша һәйкәлләре.
Уналтынчы йөздә Казан хакиме Мөхәммәд Әмин ханның сараенда кыллы, бәрәбанлы, быргылы оркестр, биючеләр, җыручылар булганы мәгълүм. Аларның җитәкчесе җыр чыгаручы һәм шул җыруларны үзе башкаручы шагыйрь Голәм Шаади булган.
Ихтимал, бу сарай театрының репертуарында халкыбызның үлмәс музыкаль әсәре
БАТУЛЛА
72
«Сак белән Сок» тамашасы да булгандыр. Нинди гүзәл әсәр дөньяга чыкмый ята. Юкса, «Сак-Сок» төкәнмәс мәүзугъ булып, татарның һәр төр сәнгатендә лаек урынын алырга тиеш иде. Симфония, опера, балет, драма, кыйсса, телевизион-радио тамашалар иҗат ителергә тиеш иде сыман. Сәнгатьчеләрнең күңел күзе шушы үлмәс әсәрне күрмәде. Нәм, ниһаять, Татар яшьләре театрының баш редиссеры Ринат Әюповның махсус кушуына күрә, мин «Сак-Сок» исемле пьеса яздым. Бу тамаша 2003 елда дөнья күрде. Әйтергә кирәк, «Сак-Сок»ның тарихта ике нөсхәсе сакланган, киң таралганы — бәет, икенчесе — кульязма сыйфатында чыкканы — дастан. Төп мәүзугъ (тыңлаусыз балалар, ана каргышы һәм ул каргышны кайтару мөмкинлеге булмавы) уртак. Ләкин аермасы да кечкенә түгел, дастанда бәеттә булмаган әкияти каһарманнар: Алпамша, Албасты, Шүрәле дә хәрәкәт итә. Яшь тамашачылар театрындагы тамашага дастан нөсхәсе нигез итеп алынды. Бәет нөсхәсен файдаланып язылган «Ана каргышы» исемле икенче пьеса Чаллы драма театрында куелды.
Бәлки әле алга таба симфония дә, балет та, балалар өчен опера да пәйда булыр! Бирсен Ходай!
Мин әбием сөйләгән риваятьләрне иҗатымда иркенләп файдаландым.
Әбием Мәгъсүмә 1959 елда вафат булды.
Урыны җәннәттә булсын! Амин!
Җылан мөгезе
1946 елнын җиденче ноябренә каршы танда минем энем туды. Язга чыккач, әбием мина:
— Улым, урманга бар, кара җыланны үтереп, башын кисеп алып кайт!— диде.
— Нигә кирәк ул җылан башы? —дидем.
— Әнисә апан сабый чагында анын башлыгына җылан мөгезе такмады атан белән анан. Әнисә апана күз тиде. Ул гарип калды. Әнәс абыеннын башлыгына да мин җибәргән җылан мөгезен такмадылар, Әнәс абыен да чирләп үлде. Синен башлыгына мин үзем җылан мөгезе теккән идем, син менә, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Синен мангаена таккан ул җылан мөгезен югалттылар. Янасын алып кайтырга кирәк, — диде әби.
— Әби, җылан мөгезен таккач, ни өчен күз тими?— дим.
— Безнен борынгы бабаларыбыз җыланнарны җингән халык, җыланнар бала башлыгында җылан баш сөяген күрсәләр: әһә, бу бала безнен нәселне җингән халыкныкы, ана кагылырга ярамый, дип баланы чакмый. Җыланнар Ахырзаманга таба кеше эченә керә барырлар, дигән. Ни өчен кешеләр хәзер гаугалы? Барысынын эчендә җылан ята. Эчендә җылан булган кеше башлыгында җылан мөгезе булган балага бакса, сихере дә, күзе дә тия алмый. Җыланнын башын кискәч, гәүдәсен кырмыска оясына ташла. Үзен сәрдә җый, букчан тулгач, кырмыска оясыннан җылан кабыгын алып кайтырсын.
— Әби, җылан кабыгы нигә ул?
— Кирәк! — кенә диде әби.
Мин әби өйрәткәнчә, урманга менеп, җизни бүләк иткән сөяк саплы пәкем белән чикләвек куагыннан ике җәпле таяк-сәнәк ясадым. Безнен урманда җыланнар күп, мин җыланнан курыкмыйм. Җылан күрсәм: камчы- камчы, дим, җыланнар мина тими.
— Җылан мөгезе таккан башлык киеп үскән баланы җылан чакмый,— ди иде әбием.
Гомумән, җылан өстенә басмасан, аны йокысыннан уятмасан, тора салып җылан кешене чакмый, кешегә ташланмый, алар бик куркак була. Кеше күрсә, җылан качу ягын карый.
— Урман кырында бөгәрләнеп, Кояшта кызынып ятучы җыланга чыбык белән
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
73
сугарга ярамый. Җылан һавага сикерә дә, өстән үзен кыерсытучы кешенен күзенә агуын сиптерә, кеше сукырая, — ди әби.
Әбием, һәр нәрсәне риваять, әкият рәвешенә китереп, сабыйны ярамаган эшләрдән тыйган булган икән. Шуна күрә, мин җыланнарны борчымаска тырышам, кара җыланнын арыш арасында ничек итеп тычкан йотканын карап торганым бар. Тычкан йотып, йоклап яткан җыланны да күргәнем бар.
Ләкин бу юлы әбиемнен олы йөкләмәсе бар. Мин кара җыланнын башын кисеп алып кайтырга тиеш. Ике җәпле таяк белән миннән качып бара торган җыланны башы белән гәүдәсе тоташкан урыныннан (муеныннан) җиргә «беркеттем» дә пәкем белән башын кисеп алдым. Аны әрекмән яфрагына, төрдем. Җыланнын гәүдәсе боргалана—боргалана куаклар арасында ята иде, ике җәпле таягым белән алып, мин җылан гәүдәсен кырмыска, оясына ташладым. Гәүдәне шундук кырмыскалар сырып алды. Үзем букчама сәрдә җыярга. аланга киттем. Букчам тулгач, кырмыска, оясы янына килдем. Жыланнын бушаган кабыгын күрдем. Жыланнын итен кырмыскалар ваклап-ваклап ташып бетергәннәр иде. Жылан кабыгын алып кайтып әбиемә тапшырдым. Әби бераз вакытлар узгач, мина тагын урманнан жылан кабыгы алып кайтырга кушты. Үтереп түгел, ике агач арасында жылан кабыгы еш очрый. Жыланнар язда бии. Тәннәре кычыта, башлагач, алар иске кабыкларыннан котылыр өчен, ике агач арасына кереп кысылалар да, ышкына-ышкына, боргалана-боргалана үз кабыкларыннан чыгалар. Иске кабык ике агач арасына кысылып кала. Әбием шулай бушаган кабыкны алып кайтып бирергә кушкан иде. Мин ул кушканны эшләдем, берне түгел, ике кабык алып кайттым. Анысын да мин ни өчен икәнен анламадым.
Кисеп алынган җылан башын әби багана башына Кояшка куйды. Кошлар алып китмәсен өчен, иске себерке белән каплады. Бер-ике көн шулай эссе кояшта тотканнан сон, әби җыланнын баш сөяген багана башыннан алды. Жыланнын баш тиресе кибеп, чатнап-чатнап ярылган иде. Урман чикләвегенен төше чаклы ап-ак матур баш сөяге генә әбинен учында калды.
— Менә шушы була инде ул җылан мөгезе!— диде әби.
Бу җылан мөгезе ике энекәшемнен дә башлыгында булды. Ике энем дә сау-сәламәт үстеләр, аларга күз тимәде, шөкер. Әбинен серле сандыгы Зәкия түтинен өендә иде, янгын чыгып, шул, мин алып кайткан җылан башы янып юкка чыкты. Минем балаларымнын башлыгына тегәргә җылан мөгезе калмаган иде. Бәлки шунадыр да, марҗа хатыннан туган улым Илдар сәламәтлеккә туймады. Инде Нурбәк белән Байбулатка, нишләптер, җылан мөгезе алып кайта алмадым. Ләкин мин әбием әйткәнчә, җылан баш сөяге булмаса да, бу балаларымнын башлыкларына артыш таягы тегеп үстердем.
Тора-бара татарлар җылан баш сөяге урынына сабыйлар башлыгына җылан баш сөягенә охшаган дингез кабырчыгы тегеп куя башлыйлар.
Әбинен сандыгында да, ишек өстендә дә, тәрәзә башында да әбинен артышлары була иде.
— Артыш ул могҗизалы агач!— ди әби.— Артышлы йортка җен ияләшмәс. Артыш такканга күз тимәс. Артыш җимешен кайнатып эчкән кешенен бөере авыртмас. Мәет янында артыш яндырсан, эссе көндә дә мәет кабармас. Артыш яман исләрне куар...
Киемнәр арасында, сандыкта ни өчен артыш таяклары булганын мин сонрак белдем: артыш киемнәрне көядән саклый икән.
Ашаганда кыбырсып утырсан:
— Аяк болгап утырма! Тамагын туймас!— ди әби.
— Нигә?— дим.
— Синен аяк болгаганынны күреп, шайтан килер дә, син ашыйсы ризыкны йотар, синен тамагын туймас,— ди әби.
Тырнак кисү дәресе болайрак була иде:
БАТУЛЛА
74
— Улым, тырнагынны бер урынга җыеп бар.
Мин ул кушканны үтим. Әби киселгән тырнакларны саный:
— Берсе кайда? Монда тугыз гына тырнак, — дип, әби югалган тырнакны таптыра.— Югалган тырнакны шайтан алып, синен ашына салыр. Чирен артыр!
Авызынны ачып, кычкырып искәсән6, әби әйтер:
— Улым, искәгәндә, авызынны ачканда учын белән, җә, кул сыртын белән капла!
— Нигә? —дим.
— Син авызыңны киереп искәсән, бисмилласыз ачык авызга шайтан кереп китәр. Эчендә шайтан утырган кеше бәхетле булмас!
Үзем бабай булгач та мин әбинең шушы дәресләрен искә төшерәм. Әдәп, чисталык тәрбияләү әнә нинди тәэсирле әкиятләр аша барган искеләрдә, дип куям.
Әбием мин Мәскәүдә укыган чакта, 1959 елда вафат булды. Шәйхетдин кызы Мәгъсүмә карчыкның урыны җәннәттә булсын!
Әти
(1910 - 1981)
Әтием Мөхлисулла 1910 елда Шәйхетдин углы Кәлимулла Батуллин курасында дөньяга килә. Бабам Кәлимулла белән әбием Мәгъсүмәнең унике баласы була. Шуларның өченчесе минем атам Мөхлисулла. Мин исән калганнарын гына беләм. Алар бишәү иде. Атам уналты ел укытучы булып эшли. Миңа бер яшь тулганда аны әзерлек армиясенә алалар, өйгә кайтам дигәндә генә сугыш чыга. Сугышның беренче көннәреннән үк Мөхлисулла хәбәрсез югала. Дүрт елга якын хәбәрсез торганнан соң, сугыш бетәр алдыннан гына аның исән хәбәре килде. Озак та узмый, әтиемнән авылга, Шыкмайга ике посылка килеп төшә. Анда миңа кыска балаклы (шорты) чалбар, яхшы күлмәкләр, шаккаткыч матур чигелгән ятак җәймәләре бар иде. Хәтерлим әле, бабам әйберләрне сыпыра-сыпыра сукыр күзләре белән җылады:
— И Мөхлисулламны да күрер көннәрем бар икә-ән!
Карт ул вакытта үлем түшәгенә егылган иде инде. Шуннан соң озак та узмастан бабам дөнья куйды. Аның кабере янында мин бик озак басып тордым, каберчеләр, мулла абзый кайтып киткәч тә кузгалмадым. Караңгы төшкәч кенә мине әбием чакырып алды.
Җиңү көнен мин Зичәбашта каршыладым. Озакламый сугыштан дәдәйләр кайта башлады. Беркөнне безгә Шыкмайдагы күрше кызы Гөлсинә апа килеп:
— Мөкәррәмә апа, сөенче, Мөхлисулла абый кайтты!— диде.
Әнинең, Әнисә апаның җыенганын көтеп торырга вакыт тар иде, мин аякларым җиргә тияр-тимәс, Шыкмайга чаптым. Өйгә кайтып җиттем, атылып өйгә кердем. Кара өйнең өч сәкесендә дә сугыш киеме кигән, орден-медальләр таккан абзыйлар утыра, мин:
— Әти,— дип түр сәкедәге иң күп медальле абыйга таба атладым. Шулай булмыйча, минем әтидә генә иң күп медаль булырга тиеш бит инде. Күп медальле абзый ягымлы гына елмаеп:
— Үскәнем, әнә, синең атаң, — дип мине ишек катында утыручы, түшендә бер медале дә булмаган бер ир кешегә таба борып җибәрде.
Әти күзләре белән генә елмаеп, мине күтәреп алды да, тезенә утыртты.
Шулай итеп, медальле булмаса да, мин дә әтиле булдым.
Әтиле булдым, шөкер. Әти Зичәбашта укыта башлады. Икенче сыйныфны мин атам—Мөхлисуллада укыдым. Шунысы истә калган, әти мине якламый, билгеләрне арттырып куймый иде. Хәтта ул башка балалар белән чагыштырганда, миңа, үз баласына кырысрак та иде. Бу бәлки шулай тоелган гынадыр, әмма мин әтидән ташламалар ясавын өмет тә итми идем. Хәтерлим әле, бер тапкыр мин үземнән күпкә
6 искәү - йокы килгәндә авыз ачып сулыш алу; иснәү - ризыкны, хушбуйны иснәп карау.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
75
олы бер малай белән сугыштым. Ул дүртенчедә укый, мин—икенчедә, минем бер ел алдан кергәнне дә хисапласак, ул малай миннән байтакка зур булган. Мин мәктәпкә кишер алып килгән идем, шуны башкалар алдында кимереп йөрим.
— Бер генә тешләт әле, — дип малайлар кишерне байтак кына, киметтеләр, алардан сон әлеге олы малай да сорады, ач булгандыр инде, бичара, ләкин мин ана кишер бирмәдем, дөресен генә әйткәндә, мин саран идем. Шуннан теге малай, исемен хәтерләмим инде, яшен тизлеге белән минем кулдан кишерне тартып алды да, алагаем зур итеп тешләде. Мина яшькелт төбен генә тоттырды. Башкалар шырык-шырык көлә, җүнсез малай шытыр- шытыр кишер чәйни, мин кулымдагы яшькелт кишер төбе белән тегенен оятсыз чыраена тондырдым. Кишер төбе анын борынына барып тиде, малай ике кулы белән битен каплады, анын борыны каный иде. Әти нәкъ шушы мизгелне күреп алган. Ул мине бөтен малайлар алдында тотып янаклады. Әтинен кулы каты иде. Сукканда чамалап сукмый. Каты эләктерә.
Шуннан сон әти мине ике тапкыр кыйнады. Алары Шыкмайга кайткач булды. Алары да хәтердә.
Без, ямьле табигатьле Зичәбаш, кин күнелле керәшен халкы белән саубуллашып, үз Шыкмаебызга, төп нигезебезгә кайтып киттек.
Ие, Олыҗы авылыда туган булсам да, мин үземне Шыкмай кешесе дип саныймын. Чөнки минем ата-бабамнын төп нигезе шушында, Шыкмайда. Ләкин авыл малайлары, күршедәге яшьтәшләр алай уйламаган, күрәсен. Мин алар өчен килмешәк идем. Олыҗыда яшәп караган, керәшеннәр янында Зичәбашта торган, чәндер бер ят малай. Шуна күрәдер, башта мине күрше малайлары үз араларына алмадылар. Сабыйлар ясый торган аулагөйләргә мине кертмиләр. Ә минем керәсем килә. Чөнки анда кызык. Мина уйнарга иптәш кирәк. Башкалар белән чагыштырганда без мул тормышлы идек. Бездә аз-маз шикәре дә, җимеше дә, балы да була. Умартабыз бар. Малайларга мин җә шикәрләтә, җә йөземләтә ришвәт бирә башладым. Шуннан сон гына мине алар үз араларына алдылар. Хисаплы ул шикәрне мин әти-әнидән урлап ала идем.
Шыкмайга кайткач, тормышыбыз рәтләнде. Әби, әти, әни бар дигәндәй. Ризык кытлыгы юк иде безнен өйдә. Сыер, бозау, кош-корт, умарта, дигәндәй, бөтен кеше кычыткан, алабута ашаганда да безнен табыннан ипи, бәрәнге, бал-май өзелмәде. Өс-баш мәсьәләсендә дә әти безне һәрвакыт яхшы киендерә иде. Кайткан елны гына ул мина карамадан бик матур чабата ясап биргән иде. Мин анын беренче һәм сонгы тапкыр чабата ясаганын күрдем. Минем аякта кышын киез итек, язын күнитек булды.
Булдыклы кеше иде минем әти. Нигә тотынса да, шуны оста башкарып чыга. Тире или, олтан сала, бура бурый, умартачы, балыкчы.
Әти җор телле, шаян кеше булса да, өйдә кырыс иде. Аеруча мина кырыс иде ул. Ни өчендер, сәбәбен әйтә алмыйм, анын мина «улым» дип эндәшкәне булмады. Өс-башымны яхшы карады, яхшы ашатты, ни кирәк, шуны алып бирә иде, ул мине сәпитле, соныннан матайлы итте, гармун алып бирде. Ләкин безнен арада ниндидер салкынлык ята иде. Ул мине бер яшьлек чагымны хәтерли, мин аннан башка алты ел үскән, ул да мина ят бер абый кебек, мин дә ана ят бала кебек идем. Мин ут өертеп сәпиттә чапканда, дуылдап матайда йөргәндә әти башкалар алдында:
— Малай булдыра! — дип мактана иде.
Кырыс булса да, ул миһербанлы, ярдәмчел кеше иде. Әни бәбигә узгач, әти хатын-кыз эшен үз өстенә алды. Су ташый, әнинен күлмәген киеп, сыерны үзе сава. Юкса, ирләр киеме кигән кешегә сыер саудырмый. Мина шунысы кызык була торган иде, әни күлмәген киеп, әнинен алъяпкычын бәйләп, әти сыер савып йөри, мин әтигә күрсәтмәскә тырышып кына кыты- кыты көләм. Авыл абзыйлары әтинен судан кайтып килгәнен күреп:
— Мөхлисулла абзый, күкәен өзелеп төшеп калмасмы соң? — дип шаярта торганнар иде.
Ләкин атам андыйларга игътибар итми яки:
БАТУЛЛА
76
— Төшмәс, иншалла, нык ябыштырылган ул! — дип шаян җавап кайтара.
Ул 1932 елда иң беренче булып сәпит алган кеше. Шушы сәпите белән ул Сарман төбәгенең Яңа Имән авылы кешесе, Даут картның Мөкәрәмә исемле төпчек кызын утыртып алып кайткан кеше. Ул сәпиттә әле мин дә йөрдем. Сәпитне миңа тапшыргач, иң беренче булып матай алган кеше ул—Мөхлисулла. Матаен миңа биргәч, иң беренче булып машина алган кеше ул—минем әти. Кунак җыя иде, бал аерткан көнне күрше-күләнне бал белән сыйлый иде. Аш-суга оста иде. Ит ашларын аның кебек тәмле әзерләүче юк иде авылда. Камыр ашларының остасы әни булса, ит ризыкларының остасы—әти иде.
Кулына гармун алса, саратскиймы ул, тальянмы, хромкамы, келтерәтеп кенә тотып уйнар иде, мәрхүм. Җыр башласа, аңа чыккан кеше юк иде. Бәлки бу миңа гына шулай тоелгандыр, әмма мин сөйләгәннәрнең барысы да дөрес, ул эшле-ашлы иде.
Җылкы сую ул вакытта теләсә кемгә тәтеми иде, әти җаен таба иде, ат сатып ала иде дә, шуны уҗымда симертеп, Яңа ел алдыннан чала иде дә, казы эшли, бастырма ясый иде.
Алты почмаклы өйдә фикус, инҗир, кына, яран гөлләре чәчәк ата. Бәйрәмнәрдә өйдә радио яки патефон уйный, әбинең кубызы, курае яңгырап тора. Бәйрәм саен әти кунак җыя, абзар тулы мал-туар, сәпит, матай. Бакчада җиде баш умарта. Әти кайтканнан бирле табыннан бал-май өзелми. Барыбызның да өс-баш каралган. Әлбәттә, сугыштан соңгы авыр елларда Плинний Мөхлиснең башкалар белән чагыштырганда байларча тормыш корып җибәрүе күпләрнең эчен пошыргандыр. Бер генә мәҗлестән дә калмаган бер абзый — Мутай — әтинең ни сөйләгәнен НКВДга җиткереп торган. Ул абзый үзе дә укытучы иде. Гадәттә, андый астан чагучылар фәкыйрь тормышта була. Мал-туары юк, кайгысы да юк. Булса ашый, булмаса, кеше саен туенып йөри. Кәлимулла Мөхлисенең бар ягы да җитеш булуына әнә шундыйларның ачуы килә иде. Бал аерткан саен, җылкы- мал суйган саен Мөхлисулла мул табын әзерли. Мутайны да чакырырга онытмый. Табындагы һәр ризыкны мактый-мактый ашый, әтинең салпы ягына салам кыстыра. Табын янында әти хуҗа, ул кунак сыйлый, үзе кызык мәзәкләр сөйли, гармун уйнап җырлап та җибәрә. Мутай кебекләр икенче көнне каядыр, кемгәдер барысын да әләкли. Әтинең һәр уңышыннан көнләшеп, әтинең һәр кайгысына сөенеп яши андыйлар.
Атам көяз-пөхтә кеше иде, күнитеген ялтыратмыйча, чалбарын үтүкләмичә, күн түбәле каракүл бүреген «чөшкенләмичә», урамга чыкмас.
Бер елны безнең абзарда ике сыер, өч бозау булды. Сөйләсәң, кеше ышанмас, әмма шулай булды. Күп кешенең бер сыеры да, бер бозавы да булмаганда, бер капкадан өч бозау чыгып, өч бозау кайтып керсен әле. Үгез бозауны мин атланырга өйрәттем дә, ике тана бозауны шуның белән куып- көтеп йөрим. Уенга мавыгып, бозауларны күз уңыннан ычкындырганмын, өч бозауны да пүләвәй Нури тотып япты. Өч бозау өчен дөнья акча түләргә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, бозаулар уҗымга кермәгәннәр иде әле, Нури аларны уҗым кырыеннан куып алып китте, ул белә—бу Плинний Мөхлис Батуллин бозаулары. Нури үзе фәкыйрь, малы юк, Мөхлисулла ике сыер тота, өч бозавы бар, җылкы симертә. Бу хәл Кәлчүрин Нуриныкын гына түгел, күпләрнең эчен пошыра иде. Әсирлектән кайтып, Мөхлисулла мул тормыш корып җибәрде. Анын бозауларын уҗымга кермәсә дә ябып була. Аны яклаучы булмас!
Бу вакыйгаларны мин «Юл буенда зәнгәр чәчәк» кыйссасына керттем.
Әтинен хәлкәйләрен мин байтак вакытлар узгач кына, үзем ата булгач кына анладым. Әсирлектән кайтып төшкәч, аны НКВД атна саен чакыртып сорау ала, кыйный торган була, янәсе, ул нимес ышпиуны. Томанлы гына хәтерлим әле, әти НКВДга киткәч, өйне кара кайгы баса иде, әти кайтырмы, юкмы, дип кан калтырап көтә идек. Берничә көн узгач, әти кайтып төшә, ачулы, кырынмаган, ябык, йончылган. Өйдә шомлы тынлык. Әти сөйләми. Без сорашмыйбыз. НКВД кыйнагач, калхуз
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
77
җитәкчеләре кыйный да кыйный инде. Әтине генә түгел, әтинен апасы Зәкияне дә кыерсыталар. Чабатасына иярә кайткан арыш бөртекләрен күреп, Зәкия тутамны төрмәгә утырттылар. Анын теле бик әче иде, ни уйласа, шуны кычкырыр иде, мәрхүмә. Ире фронтта үлгән, балалары юк, шыр ятимәнен бөтен милкен алып, үзен төрмәгә утырттылар председательләр. Йөге белән үз амбарына калхуз икмәген ташыган председатель иректә калды, бер уч арыш өчен Зәкия түти ун елга кереп утырды. «Зингер» аяк машинасы, идәннән түшәмне терәтеп торучы, кысасы кызыл агачтан эшләнгән затлы көзге, патефон, грамофоннарны, чешский урындыкларны селки-селки саттылар. Зәкия тутамнын буаз сыерын әби үзенә яздырып, көчкә алып калды. Шулай итеп, безнен ишегалдында ике сыер пәйда булды.
Менә шул, бозаулар тотылган көнне әти мине таяк белән ярды. Ьнч үпкәм юк атама. Мин аны анлыймын. Бүген-иртәгә төрмәгә алып китәрләр дип яшәгәндә, бакчанны кискәндә, укытучылыктан куганда, шул кайгылар өстенә тагын өч бозауны Нурига биреп җибәргән баланы ничек иркәлисен? Аларга сугасын ул мина сукты. Аларга суксан—төрмә, үз балана суксан, суд юк.
Зәкия тутамнын ул сыеры күбенеп үлде. Көтүче Сантый сыернын лүтсирнага кереп калганын күргән, куып чыгармаган, авылга кайтып, безнекеләргә әйтмәгән. Бәлки әйтмәскә кушылгандыр. Янчык Сәләхи бабайлар шул сыернын түшкәсен тураклап, кар базына салдылар да, кыш буе ашап чыктылар. Бозауларнын да бәрәкәте булмады, ике бозауны да председатель куштаннары җитәкләп алып чыгып китте. Бозаулар калхузда мантымады, бичаралар, кыш көне ач хайваннар фермада катып үлде. Шул елны халыктан талап алынган кырыклап бозау үлде, оятсыз коммунистлар җавап бирмәде. Бер уч арыш алган Зәкия түти төрмәдә чери калды.
Әбием кешегә ишеттерми генә:
— Илен булса, Иблисе табыла!.. Камунислар алар тәмуг кисәүләре. Алдакчылар, әхлаксызлар. Ленины да, Сталины да кяфер, бер җәзасын алырлар әле, Аллаһ боерса,— дип үзалдына гына сукрангалаганын еш ишетә идем.
Шуннан сон мин китаптагы Ленин белән Сталин рәсемен базга алып төшеп яндырдым. Бик шомлы эш майтардым мин ул вакытта. Капканы, ишекләрне бикләдем. Рәсемнәрне, шырпы кабын базга, баз эчендәге чокырга алып төшеп, курку катыш ләззәт белән ике кяферне дә яндырдым. Әти өстендә сәяси болытлар куера барган вакыт булганын мин соныннан гына анладым. Мин дүртенчедә укыйм. Әти белән әни башлангычларны укыта. Укытучыбыз Могинә апа. Могинә апа безнен авылга килеп, Аюкин Әхнәф абыйга кияүгә чыккан иде. Лениннын туган көне турында сөйли Могинә апа. Мин шунда кул күтәрәм:
— Ырабит үскәнем, синен нинди соравын бар? — ди Могинә апа.
— Минем әби әйтә, Ленин ул кяфер, ди, шул дөресме?— дидем.
Могинә апа бер агарды, бер күгәрде дә:
— Балалар, дәрес тәмам, — дип чыгып йөгерде, ул әти янына киткән дә:— Малаен шулай-шулай дип әйтте, дигән.
Өйгә кайтсам, әти әнине бозау мунчагы белән кыйный, мине дә тотып алып, мунчак белән рәхәтләнеп ярды:
— Мин болай да кыл өстендә яшим, синен малаен «Ленин кяфер» дип класста кычкырып утыра икән, — дип әнине ачулана.
Мин көчкә әти кулыннан ычкынып, абзарга чыгып йөгердем, бичара сабый, абзарга качып котылып буламыни, оекчан, яз көне аяк асты сулы кар, тирес. Әти абзарда да мина шактый каты төшерде. Мин ул көнне өйгә керергә куркып, күрше Әхмәтдин абзыйларнын җылы мунчасында төн чыктым.
— Әйе, Ленин кяфер, ул мөселман түгел, кяфер ул мөселман булмаганнарга әйтелә торган сүз, балалар! — дип анлатырга Могыйнә апанын да, әтинен дә белеме җитмәгән.
Әти кайтты сугыштан, әти белән бергә өйгә шом белән гаугалар да кайтты. Җиде
БАТУЛЛА
78
яшемә кадәр мин кыен күрмичә тыныч яшәгән сабый, әти кайтканнан сон боегып калдым. Өйгә кайтасы килми, кайтсам, тизрәк чыгып китәсе килә.
— Әтиен сугыштан бик холыксыз булып кайтты, — диде әби.
Әтинен нинди шартларда әсир төшүе турында мин бик сон гына ишеттем, анысы да әтине җирләгәч, әни авызыннан.
Мөхлисулла Батуллин Суслонгерда була. Сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Суслонгер дигән шомлы, серле җир турында бүгенгә чаклы юньле- башлы дөрес мәгълүмат юк. Саботажмы, корткычлыкмы ул, әллә теге якка сатылганнар идарә иткәнме Суслонгерда, шайтан белсен. Әмма андагы командирларнын рәхимсезлеге, караклыгы турында ишеткәләгән бар. Фронтта солдатлар кан коя, Суслонгерда командирлар солдат өлешен ашап симереп ята. Солдатларны кыйныйлар, юк кына гаебе өчен дә атып үтерәләр. Солдатка кортлы ит, сасыган ризык ашаталар, үзләре көне-төне бәйрәм итәләр, типтерәләр.
— Табактан төшкән тере кортлар аш өстәленен ярыкларына кереп кача иде, шул кортларны әбрәкәй себерә торган каты себерке белән себереп төшерәләр иде, — дип сөйләгән әти.
Әти төнге каравылдан кайтып килгәндә Зуев исемле исерек командир бәйләнә башлый мона:
— Сержант, нигә син сонга калып сәлам бирден?— ди.
— Бездә шундый әйтем бар, — ди Мөхлис.— Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма! Хәтта ул синен командирын булса да!
— Малча-ать! Смирна-а! — дип акыра Зуев, күп солдатларны кыйнап имгәткән командирнын үзенә янаулы атлаганын күреп, Мөхлисулла пистолет түтәсе белән Зуевнын янак сөягенә суга.
Әтигә трибунал. Атарга. Ләкин хәрби прокурор үлем җәзасын штрафбатка алмаштыра. Ул вакыттагы штрафбат — үлем, дигән сүз була. Әтине җәһәннәмнен үзенә, иттурагычка куялар. Аннан исән чыккан кеше булмый. Сугышка беренче керүгә үк штрафбат камалышта кала, яртысын ярманнар кырып сала, артка чиккәннәрнен барысын да заградотрядтагы үзебезнекеләр кырып ташлый, берничә кеше белән әти яраланып, әсир төшә.
Еллар узгач, Матбугат йорты коридорында фронтовик язучылар белән Суслонгер турында сөйләшеп торганда язучы Гариф Гали болай диде:
— Һай, кабахәт урын иде ул Суслонгер. Зуев исемле бер командир бар иде. Канэчкеч, рәхимсез кеше иде, күп солдатнын башына җитте ул кабахәт. Ну, бер татар анын янагын сугып сындырды, пистолетының түтәсе белән янак сөяген чәрдәкләде. Шәп итте! Аны атарга хөкем иттеләр. Най батыр адәм иде ул солдат. Кайларда икән анын кабере?
— Минем әти ул — Мөхлисулла Батуллин! — дигәч, Сибгат абый да, Гариф абый да беравыздан:
— Китаннан!— диде.— Кайда, ничек анын язмышы?
Әтинен күргәннәрен, сугыштан сон ватанына кайтып, тагын ике ир бала атасы булганын сөйләп бирдем. Туган авылы зиратына җирләнгәнен әйттем.
Шунда Сибгат абый сабыр гына әйтеп куйды:
— Син атана охшагансын икән!— диде.
Бервакыт төнлә уянып киттем, әти белән әни пышы-пышы сөйләшеп ята. Әти әйтә:
— Зәки мина: син плинний башыннан сөйләшеп торган булма, диде... Мөкәр, әллә язгы ташу вакытында үтереп суга ташлыйммы шуны?
— И Мөхлис, кулынны пычратма, үзе дә чукыныр әле бер, — ди әни.
НКВДга чакырмый башласалар, әти күзгә күренеп үзгәрә, ешрак елмая, шаян сүзләр сөйли, җае чыккан саен мәҗлес җыя. Кичләрен ул каравыл өенә китә. Мин дә ана ияреп барам. Барысы да сугышта күргәннәрен сөйли, барысы да батыр, кайсы медальне ни өчен биргәннәре турында сөйләп мактанышалар. Минем әтинен бер
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
79
медале дә юк. Ул әсирлектә күргәннәре турында сөйли. Әти сөйли башласа, кешеләр авызларын ачып тынлый, кемдер маҗарасы өчен әти хикәясен тынлый, кемдер яшерен җасус буларак әтине тынлаган. Әтинен сөйләгәнен органнарга:
— Батуллин Мөхлис фашистларны мактап сүли, — дип җиткезә торган.
Чыннан да, әти бик саксыз кыланган икән шул шомлы заманда да. Әти герман техникасына, германнар тормышына гашыйк кеше иде.
— Кәй,— дип башлый сүз остасы Мөхлисулла.— Нимес бит ул бәрәнгене дә пычак белән әрчеми.
Әти шушы урында юри туктап тора. Кешеләрнен кызыксынуы артсын, янәсе. Берсе түзми:
— Бәрәнгене пычактан башка пычагым белән әрчеп буламыни тагын?— дип ышанмаганлыгын сиздереп куя.
— Машина белән әрчи нимес бәрәнгене! — ди Мөхлисулла.
Тынлаучыларнын күбесе «машина» дигәч тә катлаулы зур комбайн буларак күз алдына китерә.
— Булмас,— ди кемдер.
Әти ышандырырлык итеп, төзәтмә кертә:
— Ит тарткыч хәтле генә нәмәрсә инде ул, шул электрга тоташтырылган.
Электр күрмәгән авыл кешесенә бу могҗиза кебек тоела иде.
— Нимеснен балалары мәктәпкә җәяү йөрми, һәрбер балада сәпит. Өйдә ничә кеше бар, бөтенесенен дә сәпите бар! — дип дәвам итә нотыкчы Мөхлисулла.
Районында ике-өч сәпит булган чакта мондый хәбәр могҗиза булмый, ни булсын?
— Мәктәп ишегалдына киләләр сәпиттә, сәпит терәтеп куя торган җайланмалары бар. Кәр бала үзенен җайланмасына сәпитен кыстырып куя да укырга кереп китә, дәресләр беткәч, һәркем үз сәпитенә атланып кайта.
Кемдер сызгырып куя, янәсе, Мөхлисулла шыттыра.
— Урлап алып китмиләрмени?— дип сорый кемдер.
— Ниместә караклык юк, — ди әти.— Урамда алмагачлар үсеп утыра, шырт алма гына, ник бер бала алмага кагылсын.
Бу хикәягә дә кемдер ышана, кемдер Мөхлисулланын чираттагы ялганы, дип уйлый.
— Нимес бит ул тамагы кипкәндә безнен сыман су эчми. Суны алар хайванга гына эчерә.
Мөхлис хикәясен юри өзә, ул сорау көтә, сорау озак көттерми, кемдер:
— Ни эчә сон алар?— дип сорый.
— Җимеш суты эчә нимес. Баласы да урамнан уйнап, кибегеп керсә, графинадагы салкын җимеш сутын эчә... Нимес икешәр йөз литр җимеш суты ясап куя. Йөземнән, алмадан... Нимес кибеттән аракы сатып алып эчми ул, икешәр-өчәр йөз литр вино ясап, базына төшереп куя да, үз виносын эчә... Нимес карчыгы базарга сәпиткә атланып бара... Кәрҗинен багажнигына куя да, кирәкле җимешләрен, ризыгын төйи дә сәпитенә атланып кайтып китә...
«Нимес карчыгы» дигәч, без Бәдыйгелҗамал әби кебек карчыкны күзаллыйбыз һәм татар карчыгы Бәдыйгелҗамалнын сәпиткә атланып, Бишавыл базарына барганын күзаллап, ду килеп көләбез. Мөхлисулла эстрада концертын дәвам итә:
— Нимес ул сәпит әйләндерергә дә иренә. Анын сәпите үзе йөри,— дигәч, барысы да тел шартлата, могҗиза көтә:— Ничек үзе йөри сон ул?— дигән сораулар ява:— Үзе йөри, каз йомыркасы кадәр матур куйган да, пытыр— пытыр килеп, шул матур нимесне тартып бара...
— Мөхлисулла абзый, әйт әле, нимес белән безнен кешеләр арасында аерма бармы? — дип кычкыра тиктормас Сәлмән.
Мөхлисулла сорауга тәфсилләп җавап бирә:
— Алар да ике куллы, ике аяклы, ләкин аларнын башы да бар, җәмәгать! Аерма бар, әлбәттә; нимес иртән иртүк уянгач та, түшәгеннән тормастан уйланып ята: бүген
БАТУЛЛА
80
кемгә нинди яхшылык эшлим икән, ди. Ә Шыкмайда кайберәүләр иртән: кемне сатыйм, кемгә нинди этлек эшләп була бүген? дип уяна.
— Мөхлисулла абый! — ди Сәлмән. — Син плиндә нимес өтермәнендә утыргач, каян беләсен боларны?
— Өтермәндә утырмаган ул! — ди Пумпа Әхәте. — Рәхәтләнеп иректә йөргән.
— Дөрес! — ди әти. — Мин өч ел буе бер фраунын бакчасын, дунгызларын карап тордым. Анын ире сугышнын беренче көнендә үк һәлак булган.
Әхмәт абзый Мохтаров кеткелдәп көлә:
— Мөхлис бит ул, фраунын дунгызларын гына карамаган анда, фраунын үзен дә караган! — ди.
Каравыл өе дәррәү көлүдән сискәнеп куя.
— Нигә, — ди Сәлмән. — Мөхлисулла абыйга утыз бер яшь кенә булган. Самый җегет чагы.
Көлү кабатлана.
Чыннан да, бу шаяртуларда дөреслек бар шикелле.
1996 елда мин йөрәгемә гамәлият ясатырга Керманиягә, Камбург каласына барган идем. Бер ай ятканнан сон, иртәгә кайтып китәсе кичне минем бүлмәгә бер авыру нимес кешесен керттеләр. Ул нәкъ мина охшаган иде. Шул ук сакал шәкеле, күзлек, кап-кара кашлар, көлгәндә тешләре энҗе кебек тезелешеп балкый. Буе да бер. Ул 1943 елгы булып чыкты. Әти 1945 елга чаклы фрауда хезмәттә тора. Бу минем энекәшем булып чыга түгелме сон? Тимун исемле иде ул, йокларга ятар алдыннан ул мина хатыны белән төшкән фотосурәте чыккан журнал битен бирде. Фотодагы нимес нәкъ мин, хатыны да минем Рузиямә охшап тора. Ул рәсемне мин Казанга да алып кайттым.
Бу кеше тан алдыннан хырылдый башлады, аппаратлар кызыл утларын яндырып, тревога сигналы кычкырта, башлады, аны ашыгыч рәвештә каядыр алып киттеләр. Бәлки ул үлгәндер, икенче көнне мине аэропортка илтеп куйдылар.
Әти эстрада артистларыннан да, тел бистәләреннән дә шома сөйли, кызык итеп сөйли торган иде әсирлектә күргәннәрен. Анын хикәяләрендә энә очы хәтле дә арттыру да, ялган да булмаган. Без мокытларга гына ул кеше ышанмаслык арттыру булып тоелган.
— Сез, — ди әти беркөнне өйдә кунак җыйгач. — Татарстанда чыккан аракыны эчмәгез, Татарстанда чыккан теш парашугын кулланмагыз!
— Нигә? Ни өчен? — дип гаҗәпләнәбез.
— Татарстанда аракыга ирләрне көчсезләндерә торган дару кушалар! —диде әти.
— Ни өчен?
— Татарлар үрчемәсен өчен!
— Татарстанда татарлар гына яшәми, Татарстан аракысын татарлар гына эчми, урысы, чуашы...
— Йөз илле миллион урыснын Татарстандагы өч миллионы бетүдән урыс кимеми! Ә татар бетә! — диде әти.
— Ә теш парашугынын ни катнашы бар?
— Теш парашугына да тешләрне черетә торган нәстә салына! Теш черегәч, кешенен ашказаны бозыла, халык чирли башлый. Милләт какшый.
Шушы сөйләүләрдән сон әтине атналар буе Зәйдә яткыралар иде. Ул аннан тагын да ябыгып, кыйналып кайта. Атна буе шомланып әтинен кайтуын көтәбез. Өйдә кечкенә генә бер ярамаган эш булса, вакытында ашарга пешмәсә, әти кыза, НКВДга, коммунистларга булган бөтен ачуын бездән ала иде.
Озакламый уналтышар ел балалар укыткан әти белән әнине укытучылыктан сөрделәр: фашистларда әсир булган кеше совет балаларын тәрбияләргә хакы юк. Әти мәктәпнен ат караучысы булып, әни гап-гади колхозчы булып эшли башлады.
Бәла артыннан бәла килә торды, Зәкия апа байтак еллар утыргач иреккә чыгып, хуҗалыгын торгызып, кайбер ирләрнекенә караганда да яхшы каралты-кура
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
81
җиткезеп, сыерлы, маллы булып яши башлаган иде, аны икмәк урлауда гаепләп, тагын төрмәгә утырттылар. Бу юлы да инрәеп казанган малларын конфисковать иттеләр.
Күп тә узмастан, әтине дә төрмәгә яптылар. Ул Бөгелмә төрмәсендә утырып чыкты.
Бервакыт төрмәдән кайтач, каравыл өендә Мөхлисулла белән Сафин Зәки телгә киләләр. Гауга вакытында Зәки ни әйтергә сүз табалмагач, әтигә:
— Нәй, син плинний, төрмә кошы белән сөйләшеп торган мин җүләр! — дип ычкындыра.
Әтинен шулкадәр ачуы чыга Зәкигә, ул саклык чараларын онытып:
— Мин җүләр, анысы бәхәссез, ә менә мин дүрт ел гына ниместә, бер ел гына монда утырган кеше, сез гомерегез буе плиндә, гомерегез буе төрмәдә утырасыз! — дип кайтып китә.
Мутаймы, әллә Зәкиме бу сүзләрне тиешле җиргә җиткезәләр. Әтине тагын утлы табага чакырталар.
— Син ни әйтергә теләден ул сүзләрен белән? — дип өстәл төяләр.
Мөхлисулла дәшми, тагын ничә ел бирәселәрен чутлап утыра.
— Гражданин Батуллин! — дип кычкыра тикшерүче. — Җавап көтәбез! Сез советлар илендәге барлык кешеләр дә төрмәдә утыра! дип әйттегезме?
— Юк, мин алай әйтмәдем, гражданин следователь! — ди Пленний Батуллин.— Мутай белән Зәки Сафин кебекләр хорафатларга инану әсирлегендә яши, дип әйтергә теләдем. Они в плену суеверий, дидем. Коммунист кешегә хорафатларга ышану ярый торган эш түгел, дидем.
— Ә нинди хорафатларга ышана алар?
— Зәки: зират өстендә убыр күрдем дип, бөтен авылны куркытып бетерде.
Бу юлы кыйнамыйча гына әтине чыгарып җибәрәләр.
Аллага шөкер, әтинен тапкырлыгы аны зинданнан коткарып кала.
Колхоз җитәкчеләре ничекләр итеп мыскыл итми иде безнен гаиләне. Әтине генә кыерсытканнары җитмәгән, бригадирына чаклы әнигә бәйләнә, янәсе Мөкәррәмә Батуллина урак урганда нормасын арттырмый. Батулланын малае чалгы белән, ярамаган җирдән печән чабып алып кайткан. Берсендә бригадир Карун Габделхак чалгымны кулымнан тартып алып, тау башыннан упкынга ыргытты, сынган чалгымны күтәреп, җылап кайтып киттем. Бакчаны кисеп, Мәрәс күле буеннан казып булмый торган, бәрәнге утыртырга сазлы җир биреп, мыскылладылар. Мал асрарга кечкенә мөмкинлекне дә кысып бетерделәр. Шуннан сон әти комбайнерлыкка укып чыкты. Ләкин монда да күнелсезлекләр сагалап тора иде әтине. МТСнын ин иске комбайнын ана бирделәр, әтинен эшләре бармый, комбайн тиз ватыла, запчәсләрне башкаларга, плиндә булмаганнарга, телсез-тешсезләргә бирәләр. НКВДдан ук: «Мөхлисулла Батуллинга ватык комбайн бирегез», дип әйткәннәрдер, дип уйламыйм. Әмма «егылганны түбәлә» ысулы өстән кушмасалар да яхшы эшли торган иде ул чакта.
Түзмәде әти, 1959 елда йортын-җирен, мал-туарын сатып, читкә чыгып китте. Һәм гомере буе Пермьдә балта остасы булып эшләп, дистәләгән йортлар җиткезеп, мул тормышта яшәде. Әти үз көче белән Пермьдә ике катлы йорт салып керде, җылкы асрады, абзары тулы мал булды, машина алды, өенә телефон кертте. Мул яшәде ул. Әти авылдан Пермьгә күчкән елны ук тазара башлады. Ашау мул, йокысы шәп, чөнки аны астан чагучылар авылда калды. Гөнаһысына кермим, чагучылар алар авылында ике-өч булгандыр. Гадәттә, алар куштаннар арасында була. Гомумән, авыл халкы әтине бик хөрмәт итә иде.
1981 елда җан бирер алдыннан әти әйткән:
— Мине Шыкмайга алып кайтам, дип мәшәкатьләнмәссез, расхуты күп булыр, шушында гына, татар зиратына җирләрсез,— дигән.
Әтине чит җирдә калдырмадык, алып кайтып, Шыкмай зиратына җирләдек.
БАТУЛЛА
82
Мөхлисулла борынгы туганы Батут, атасы Кәлимулла, анасы Мәгъсүмә, абыйсы Әхмәтдин, кызы Әнисә белән бер каберстанда ята, шөкер. Урынын җәннәттән әйләсен!
Бик сагына иде ул туган ягын. Ел саен машинасына утырып кайта иде. Беренче булып сәпит алам, диде—алды, матайны да ул беренче алды, машинасын да беренче булып алды. Беркемнән үч алмыйча, беркемне гаепләмичә, мул акча белән кайтып, барысын да сыйлап, күнел ачып, тагын Пермьгә китәр иде, мәрхүм.
Аны җирләшүдә авылнын бөтен ирләре (50 дән артык ир-егет) катнашты. Мәрхүмгә, әтигә күпме җәфалар күрсәткән элеккеге колхоз председателе дә зиратка килгән иде. Кайнар Гыйлаҗи малае Мөнип:
— Синен Мөхлисулла абый кабере янында басып торырга хакын юк! — диде.
Беркем бер сүз әйтмәде. Сәгыйрь тын гына читкә китеп басты. Мин
БАТУЛЛА
картны кызганып куйдым, хәтта Мөнипкә бераз гына ачуым да килгән иде. Бөкшәеп беткән картка бик читен булгандыр. Ләкин Сәгыйрь кайтып китмәде. Зиратта калды. Кабер өстендә балчык тавы хасил булганчыга чаклы ул бераз читтәрәк торды да, садака өләшә башлагач, якын килде. Без — әтинен өч улы — мул итеп гүр садакасы тараттык. Сәгыйрьне дә читтә калдырмадык. Зәкия түтинен әйткәне искә төште:
— Анын белән пычранма! Алла бирсен җәзасын!
Шулай итеп, әти фашист тоткынлыгын да, совет төрмәсен дә күреп, авылыннан тибәрелеп тә, барыбер туган авылынын зиратына, борынгы бабалары яткан туфракка җирләнде.
Авыр туфрагын җинел булсын, әти!
Әни
(1914)
Әнинен әнисе Орантамак авылыннан Сарман төбәгенен Яна Имән авылына килен булып төшкән. Әнинен әтисе Даутнын балалары бик күп була, шуларнын сигезе исән үсә. Әнием Мөкәррәмә төпчек кыз. Даут бабай үлеп китә, әби дә вафат була. Олы балалары кайсы өйләнеп, кайсы кияүгә чыгып, тарала, кайсылары, ачлыктан качып, Урта Азия якларына чыгып китәләр. Әнием—сабый сигез яшендә ятим кала.
Бабай белән әби бәхетле була, алар «калхузлашу» дигән талауны күрмичә фани дөньядан китеп котыла. Алар үлүгә Даут йортын талау башлана. Ятим калган балаларнын авызыннан ризыклар тартып алына, маллар сәвиткә китә. Әниемнен ятимлек чоры башлана. Ул кайда бала карап, кайда асрау булып үз тамагын үзе туйдыра башлый.
Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алып, үсмер кыз булып җиткәч, Мәкәррәмә тракторчылар әзерли торган курсларга китә. Курсларны унышлы тәмамлап, Мәкәррәмә «кызыл яулыкчы» кызлар белән беренче тракторларны Сарман МТСына алып кайтучыларнын ин алда йөрүчесе була.
Кызыл яулык бәйлә дустым,
Кызыл яулык килешә,
Кызыл яулык бәйләгән кыз
Теләгенә ирешә.
Икенче тракторда анын ахирәте Бистебашы кызы Мөшәрәфә Исламова була. Аларны олы тантана белән Юлтимер авылында каршылыйлар. Аннан сон «Татарстан» совхозына эшкә юллыйлар.
Өстәлләргә кызыл җәеп,
Туйлар ясарбыз әле.
Ул вакытта халыкны, зәвыкны кызыллаштыру сәясәте тармак җәя. Чыннан да кызыл яулык бәйләү, балаларнын муенына кызыл галстук тагу, өстәлгә кызыл җәеп, табынга аракы куеп, мулласыз, никахсыз комсомол туе узгару, өстәлгә кызыл җәеп, җыелышлар узгару дисенме, сәхнәләргә кызыл пәрдәләр элү дисенме, кызыллашты дөнья һәм мөселман-татарнын төскә булган мөнәсәбәте дә үзгәрде, яшел, зәнгәр, ак төсләр урынына киемнәрдә, өйләрдә кызыл, кара, конгырт төсләр күбәйде.
Шулай итеп, әнием кызыл яулык бәйләп, корыч айгырны авызлыклап, Күперле авылына алып кайта. Тамак хакына кызлар җир сөрә, ашлык суктыра. Ачлык, юксыллык аркасында «кызыл яулыкчы»лар таралып бетә, бер-ике ятимә кыз белән әнием генә тракторлар янында кала. Аларнын 90
БАТУЛЛА
84
барыр җире булмый. Шул елда башлангыч мәктәп укытучылары хәзерләү курслары ачыла, әнине бик теләп шунда алалар. Курсларны тәмамлап, әни мөгаллимә булып эшли башлый. Шунда, Алабуга шәһәрендә белем күтәрү күрсларында әнием белән әтием таныша һәм гомерлеккә кушыла да. Ут белән су кушылган кебек була бу никах. Мөхлисулла хәрәкәтчән, кызыш, мактанчыграк холыклы, оста мәзәкче, гармунчы, ни тотса шуны башкара торган кунакчыл кеше, Мәкәррәмә салмак, ятимлек боеклыгы йоккан, аз сүзле, карышмый торган, сабыр хатын, тормыш корып җибәрәләр. Әнинен сабырлыгы гаиләдә чыккан хәтәр гаугаларны зурга җибәрмәгәндер, дим. Әти тузынган чакта әнинен тавышы чыкмый. Әти хаклы булмаса да, әни дәшми, ире сабырлангач, тавыш тынгач, җае чыккач кына әни сабыр гына әтигә эшнен асылын төшендерә башлый. Әти тузынып арган, әнине дәшмичә генә тынлый. Еш кына әти дәшмичә генә гаебен таный иде, шикелле.
Мөкәррәмә хатирәсе:
— Сарман төбәгенен Яна Имән авылында Зәки исемле байлар бар иде. Ул мина ага кеше иде. Мин атасыз-анасыз, кара ятим калгач, алар мине төрле эшкә кушалар иде. Каз көтәргә, ашлык көшелен сакларга, үзләре берәр җиргә чыгып китсә, өйне эчтән бикләп, йорт сакларга кушалар иде. Алар янында минем өс-башым җитеш була иде. Күлмәкләр, өс киемнәре, тула оеклар тегеп бирәләр иде. Зәки агам Яна Имәндә ташчылардан шәп амбар салдырды. Ул таш амбар хәзер дә исән әле. Сәүит чыккач, байларны туздыра башладылар, Зәки абый Зәй төбәгенен Бура-Киртә авылына качты. Мин Чаллыда укытучылар курсларында укып йөргәндә Зәки абыйларга — Бура Киртәгә кайтып йөри идем, Мөхлис шунда минем янга килеп киткәли иде. Сәпитенә утыртып, ул мине Шыкмайга Бура-Киртәдән алып кайтты.
Әнинен балаларына кул күтәреп сукканын мин хәтерләмим. Анын ачулануы да:
— Чукынмыш бала!— дип бер кычкырудан ары китми иде.
Шулай да мин арада ин олысы да, ин чытлыгы да, аны чыгырыннан чыгаргач, әни түзмәде, мич авызына кибәргә куйган олтанлы итекне алып, күтемә берне сукты. Авыртмады. Ләкин әнинен бердәнбер сугуы уелып истә калган. Мин бу турыда көлеп-шаярып әнигә сөйләгәнем бар. Хатирәмне ишеткән саен әни:
— Бигрәкләр җәрәхәт булып калган икән, мин аны хәтерләмим дә!— дип үкенгәндәй әйтеп куя.
Юк, рәнҗемим мин ул олтанлы итеккә. Истәлек буларак кына сөйлим. Әтинен каты-каты сукканнарынын күбесе онытылган, ә менә әнинен шушы олтанлы итек белән «иркәләве» онытылмаган. Чөнки әнинен балага кизәнүе — ул гадәттән тыш хәл. Авыртмаса да, истә калган.
Әниебез бәхетле ана. Авырулары сәбәпле иртә вафат булган ике баласыннан башка, өч углы да исән, өчесе дә югары белем алды. Өчебез дә беркайчан да әнигә кайгы ташымадык. Беребезгә җитмеш дүрт, икенчебезгә алтмыш алты, төпчегебезгә илле алты яшь, барыбыз да аек, шөкер. Әниебез туксан сигезне тутырды. Әниебез Миләш пүчинкәсендә үз йорты белән тора. Мунчасы, бакчасы бар, газ кергән, телефон кергән авыл йортында яши. Уртанчыбыз Чаллыда яшәгәнлектән, аны карап тора, азык-төлек, он-шикәр-барчасын да Сәйрүс энекәш кирәгенчә китереп тора. Әниебез мохтаҗлык кичерми. Барыбызнын да тормышыбыз көйләнгән, Аллага шөкер. Сәйрүс—инженер, Рәсим-төпчек—инженер гаиләсе белән елга ике- өч тапкыр Пермь шәһәреннән кайтып, әнинен хәлен белешеп тора. Алар кайтканда без дә бөтен гаиләбез белән әни йортына җыелабыз. Мин инде җае чыккан саен, йомыш белән Зәйгә, Сарманга баргалаган чакларда да әни янына кермичә китмим. Әни үзе дә еш кына Казанга килә. Әнинен картлыгы—бәхетле картлык, Аллага шөкер! Аллаһ Тәгалә әнигә сәламәтлек, озын гомер биргән, ул балаларының, киленнәренең, оныкларының игелеген күрә.
Без дә әнинең бәхетенә куанып яшибез.
Бу китапны әзерләгәндә (2010) әнигә 98 тулып килә иде, ул әле һаман сәламәт,
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
85
күзе яхшы күрә, ул көне буе китап укый, йокысы яхшы, ашавы әйбәт.
Мәхәббәт бөреләре.
Аннук
Мин гашыйк булган беренче кыз Зичәбаштагы Аудиттинең Аннук исемле кызы булды. Аннукка җиде, миңа алты яшь булгандыр ул чакта. Аннукның куфайкасына, яулыгына чаклы ярата идем мин. Кышларын өйдә суык, әни Зәйгә китеп соң кайтасы көннәрдә безгә Санук апасы белән Аннук кунарга килә иде. Без куфайкалар кигән килеш йоклый идек. Мин кыр талашып Аннук янына ята идем. Аның исе, аерым бер тәмле ис иде, ул Аннук исе генә. Андый ис башка берәүдә дә юк. Мин Аннукны эзләп, Аудитти өенә дә барып керәм, Аннук өйдә булмаса, аны эзләп чыгып китәм. Аны күрүгә каршы йөгерәм, кочаклыйм, үбәм. Ие, менә шундый булды ул минем беренче тапкыр гашыйк булуым. Зичәбаштан киткәч тә мин Аннукның тәмле-матур яңакларын, аның куфайкасының йомшаклыгын, яулыгының назларын оныта алмыйча яшәдем. Бишавылында укыганда, миңа унбиш яшьләр булгандыр, Зичәбаштан килеп укый торган җегетләр әйтте:
— Аннук Югароч Түлегә кияүгә чыкты! — диделәр.
Түленең әнисе караучысыз калган иде бугай, Түлегә дә ул вакытта унҗиде тулар-тулмас булгандыр. Икесе дә үсмер иде инде.
Бу мәхәббәттә минем беренче югалтуым иде.
Шуннан соң минем мәхәббәт тарихым гел югалтулардан гына торыр. Ләкин ул югалтулар фаҗига төсен алмады, шөкер. Шулай кирәк булган.
Аннук Түлесеннән күп балалар тапты, бер кызы итальянга кияүгә чыгып, Италия ватандашы булып яши, диләр. Түле алтмышны узып, авылда, Зичәбашта вафат булды. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Могинә апа
Икенче тапкыр мин өченче сыйныфта Шыкмайда (1948) укыганда укытучым Могинә апага гашыйк булдым. Могинә апа үзе бу турыда беркайчан да белмәде. Могинә апа каяндыр читтән килгән мөгаллимә иде. Чәндер, озын буйлы. Ак чырайлы иде ул. Бик матур иде укытучыбыз. Ул явыз түгел. Ләкин без—ташбашлар әллә нинди сабырларны да чыгырыннан чыгара алабыз. Әнә, Исмәгыйль Гарифуллин без диктант язганда сыер булып мөгрәп утыра. Эше юк. Диктант язарга аның ни каләме, ни карасы юк. Эшсезлектән нишләсен, сыер булып мөгри, сарык булып мәэлди. Оста мөгри, оста мәэлди. Безгә кызык, диктант язу өзелә. Могинә апа:
— Җитте, Исмәгыйль, туктыйсыңмы син, юкмы?— ди.
Исмәгыйль туктый, ләкин бераздан соң тагын, мөгри башлый. Могинә апаның ачуы чыга. Ачуы чыкса, Могинә апаның ак йөзе алсулана. Алсу яңалары белән Могинә апа тагын да матурая. Мин аның алсу яңакларыннан үбәргә хыялланып утырам. Исмәгыйль мөгрәми. Мин аның мөгрәгәнен көтеп утырам. Хәйрулла да эшсез, аның да язу карасы юк. Аның артындагы партада утыручы кызлар аңа кара бирми. Хәйрулла бер җай табып, тиз генә кызларның кара савытын ала да эчеп тә бетерә. Хәйрулланың авызы шәмәхәгә буялган. Кызлар җылый, диктант язарга кара калмаган. Хәзер Исмәгыйль генә түгел, Хәйрулла да, Фәридә белән Бибинур да эшсез кала. Без чыдый алмый көләбез. Могинә апа тагын кызара. Йөгереп килеп Хәйрулланың янбашына төртә, Хәйрулла каеры тун кигән, Могинә апаның төртүе аңа сизелми дә. Мин һаман Могинә апаның алсу яңакларын үбәргә хыялланып утырам. Исмәгыйль дә, Хәйрулла да тәртип бозмаганда Могинә апа ак чырайлы була. Ярты матур. Их, тагын берәрсе берәр нәрсә эшләсен иде дә, Могинә апаның яңаклары тагын алсуланыр иде, дип көтәм. Юк, берсе дә мөгрәми дә, язу карасын да чөмерми. Алдан әйтеп куям: Хәйрулла үскәч, шул Фәридәгә өйләнде, алар озын гомер кичерә, бик күп
БАТУЛЛА
86
балалары булды. Хәзер өйләре тулы оныклар. Хәйрулла авылның иң алдынгы тракторчысы. Исмәгыйль читкә китте. Марҗага өйләнде. Авылга сирәк кайта. Кайтса да ялгызы гына кайта. Авылда ямь тапмыйча, китеп тә бара.
Исмәгыйль мөгрәми, эт булып өрми. Могинә апа ак чырайлы ярты матур. Аның алсу яңакларын күрергә теләвем шулкадәр куәтле иде ки, мин Исмәгыйльнең аркасына шап итеп суктым. Куфайкадан тузан болыты күтәрелде. Бу эшемне күреп, Могинә апа кызарды, йөгереп килеп, такыр башыма, урта бармагының сөяге белән чүкеде, мин болай да кысталып утыра идем, боелыгым тотмыйча, астым юешьләнде. Гыйшык ул бик тә яман нәрсә.
Дүртенчедә укыганда булды бу хәл. 1949 елда.
— Балалар! — диде Могинә апа. — Иртәгә диктант язабыз, диктантыгызны РОНО дан килгән вәкил тикшерәчәк, әзерләнеп килегез.
Язу карасына кытлык чак. Галимҗан чүлти шешәсе тутырык кара кара алып килгән. Галимҗан юмарт кеше, карасы булмаган мескеннәренең буш савытына кара салып чыкты.
— Каян алдың бу караны? — дигәннәргә Галимҗан горур гына җавап бирә: — Пирмедән Галәлетдин абый җибәрде, — ди.
Могинә апа да, без дә бик сөендек. Диктант язмаган кеше калмады. Могинә апа матур, куе кара белән язылган диктант язылган дәфтәрләрне җыеп алды. Галимҗан көн каһарманы иде. Аны мактыйбыз, кемдер аңа үз ипиеннән кыерчык сындырып бирә, кемдер аркасыннан сөя. Галимҗан юксылларга ярдәм итә алганыннан бик канәгать, бәхеле иде.
Икенче көнне мәктәпкә килсәк, Могинә апа белән РОНО кешесе безне көтеп тора икән. Могинә апа каушаган, вәкил ишекле-түрле йөри.
— Безобразие! — кебек сүзләр ишетелә.
Могинә апа дәфтәрләрне алып селки-селки:
— Бу нинди хулиганство? — дип безне сүгә.
Диктант язылган дәфтәр битләре ап-ак иде. Ярты классның диктанты юкка чыккан. Галимҗан да аптыраган.
— Мин ул караны мич юллыгындагы корымнан ясаган идем, — диде Галимҗан еламсырап. — Күп итеп шешәгә тутырдым да, су белән болгаттым.
Төн буена корым кипкән дә коелып та беткән, дәфтәрне ачкан саен вәкил алдына шыбырдап корым коела башлаган. Үз каралары белән язган кызлар «бишле» алды, Галимҗан карасы белән язганнарга «берле» куйдылар.
Могинә апа безнең авылның Аюкин Әхнәф абзыйга кияүгә чыгып, Шыкмай килене булып калды. Аларның ике углы туды. Әхнәф абый күптән вафат инде. Могинә апа хәзер Чаллыды тора. Ике углы да Чаллыда яши.
Ул да 90ны узып, 2009 елда Чаллыда гүр иясе булды. Тәки Могинә апа минем аңа гашыйк булганымны белми китте. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун!
Әлфирә
Өченче тапкыр мин Ижаудан Маһинур түтиләргә кайтып йөри торган Әлфирә исемле кунак кызына, гашыйк булдым. Шәһәр кызы, киеме дә, сөйләшүе дә, елмаюы да әллә ничек, ягымлы, матур иде шул Әлфирәнең. Мин анын рәсемен ясап, диварга кадаклыйм. Ана ошарга тырышып, чәчемне дә каз маена буяп, елтыратам. Су коенганда ана охшарга тырышып, су астында озаклап торам, ничек тә булса, Әлфирәнең игътибарын үземә тартырга, кызны үземә каратырга исәп. Юк, Әлфирә миннән көлә генә. Үсмер чактан җегет кисәгенә әверелдек. Кызга, гашыйклар бер мин генә түгел идем: Эшмит Сафиуллин белән Рәсүл Сәгыйдуллин Әлфирәне аулыйлар. Мин арткы планга күчтем, кызга өмет итүчеләр икәү калды: Эшмит белән Рәсүл. Рәсүл гадәтенчә сугышып, кыз игътибарын яуламак була. Ләкин Шмит мин түгел, таза беләкле. Аннан сон ул гармунчы. Рәсүл белән без конкурстан узмадык. Әлфирә Эшмит белән йөри башлады. Алар бик яратышып, озак йөрделәр. Мин инде
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
87
җинелүем белән килештем. Әмма Рәсүл:
— Әлфирә барыбер минеке булачак, — дип ант итте.
Эшмит авылда юкта Рәсүл бер-ике тапкыр Әлфирәне кичке уеннан озата да кайтып карады. Әлфирә агалары белән кайтып китә иде. Рәсүлне Әлфирәгә янына җибәрмәделәр. Эшләр шуна кадәр барып җитте: Эшмит белән Әлфирә өйләнешергә уйлый башлады. Ләкин язмыш үзенчә хәл итте. Әлфирә беркемгә дә булмады. Әлфирә безнен авыл җегете Аюкин Рәйханга кияүгә чыкты.
Рәсүл, китап укый торган, әдәби зәүкы булган бер кеше иде. Ләкин тормышы барып чыкмады. Милициядә эшләгәндә шайтан суы белән дуслашып, эшсез, гаиләсез калды. Күптән вафат инде. Чир аны бик иртә алып китте. Авыр туфрагы җинел булсын!
Эшмит Алабуга кызы Асия ханым белән бик матур гаилә корып, бик яратышып яшиләр. Асия ханым балалар табибәсе, Эшмит гомере буе музыка укытучысы булып эшли. Эшмит булдыклы гаилә башлыгы булды. Тормышы мул, шөкер.
Алтмышка җитеп килгәндә Әлфирәне бер-ике тапкыр авылда очраттым. Ул элеккеге кебек матур елмая, бит очында чокырчыклар хасил була. Яшьлек хисләре матур булып узган гомердә калган. Ул да тулышкан, мин дә аксакаллы булганмын.
Икенче Әлфирә
Ул Алабугада китапханәчеләр техникумында укый иде. Үзебезнен авыл кызы Әлфирә Хәбибуллина. Мин аны иплелеге, тыйнаклыгы, матур биегәне өчен яраттым. Мин — гармунчы сыныгы егетләрне, кызларны клубта биетәм. Әлфирә биегәндә тагын да дәртлерәк уйнарга тырышам. Бу бию көен мин башка кызларга, уйнамыйм. Бары тик Әлфирәгә генә уйныйм. Ул Алабугада чакта бию көе ял итә. Әлфирә кайткач, аны берәрсе биергә чакыргач, анын өчен генә саклаган бию көе янгырый. Уен таралгач, мин Әлфирәне озата кайтам. Аларнын капка төбенә килеп туктыйбыз да сүзсез калабыз. Ни телчән булсам да, мин Әлфирә янында сүзсез калам. Кочакларга маташыр иден, кулда гармун. Гармун комачаулый Әлфирәне кочакларга. Әлфирә дә: мә, мине кочакла, дип тормый, әкрен-әкрен генә миннән ераклаша, капкадан кереп китәргә чамалый. Икенче көнне мин гармунны Галимҗанга биреп, Әлфирәне гармунсыз гына озата барам. Ләкин Әлфирә кочаклатмый, кочаклатмый да сөйләшми дә. Ул кереп китә, мин кайтып китәм.
«Әлфирәгә мин ошамыйм, ул мине яратмый икән» дигән нәтиҗәгә килеп, мин кабат аны озатмас булдым. Бу мәхәббәт шулай бөреләнмичә генә сүрелде, сүнде.
Мин кечкенәдән мактанчык идем, бер кешедә дә сәпит юк, миндә бар, мин шул сәпиткә атланып, урамнарны кырыкмаса-кырык әйләнәм, кешеләрнең ачуы килә. Күн итек белән каракүл якалы пәлтә берәүдә дә юк, миндә бар. Патефон берәүдә дә юк, мин тәрәзне шар ачып, патефонны тәрәзә төбенә куеп, урам якка каратып, патефон уйнатам. Матай берәүдә дә юк, мин көн туса, йомышлы-йомышсыз матайга атланып, пытыр-пытыр чабам, капка төбендә утыручы эшсез картларның моңа эче поша, яшьләр көнләшәләр.
Миңа калса, Әлфирә минем әнә шул кумпыклыгымны7 өнәп бетерми иде.
Шәфкать туташы
Бу юлы мин алдагыларына караганда җитдирәк гашыйк булдым, ахры. Унынчыны бетергәч, мин бер уку елы Кадер авылында укытучы булып эшләдем. Шул елны көзен Бишавылы хастаханәсенә Алабугадан фельшер-акушерлыкка укый торган берничә кыз практикага кайткан иде. Мин шуларның берсенә гашыйк булдым. Аның исемен хәтерләмим, шуңа күрә, без аны Табибә дип кенә атыйк. Ул кыз миннән ике-
7 кумпык - мактанчык, кыланчык.
БАТУЛЛА
88
өч яшькә олы иде. Мин хәзер картлыгым белән уйлап куям: ул нинди дәрт булды икән. Ярый, дәресләрдән соң көн саен мин сигез чакрым араны узып, Табибә белән күрешергә барам. Ул да мине көтеп ала. Без төне буе кочаклашып, хәлдән тайганчы үбешеп чыгабыз. Таң алдыннан мин тагын сигез чакрымны тырт-тырт атлап кайтам да, дәрескә кереп китәм. Монысы да ярый. Яз җитте, ташу вакыты, юллар өзек. Кадер белән Ашыт арасында ике җирдә котчыккыч ташу, бозлы салкын су. Мин шул ташу аша чыга идем, кулымда колга. Ерып чыксам, кием чылана. Аргы якта коры утраучык бар. Чишенеп, ялангач калып, киемнәрне колга белән шул коры җиргә атып, үзем бозлы суны ерып чыктым да, коры киемнәрне киеп, Бишавылына, мәгъшукам янына киттем. Мин килеп кергәч, Табибәм артына утырды. Бу юлны кошлар гына уза ала иде. Иртән Кадер авылына кайтканда су кимегән була, аягасты коры була.
Ташың кызса, ташуны йөзеп чыгу берни дә тормый икән.
Бер кичне хастаханәгә мәгъшукам янына килсәм, ул әйтә:
— Синең әниеңне китерделәр, ул бүген сиңа эне алып кайтты! — дип ушымны алды. — Бар, анаңның хәлен белеш!
Мин — дивана әнинең хәлен белешергә кермәдем. Хәзер дә үкенәм. Имеш, әни 44 яшендә бәбәй алып кайткан, тузга язмаганны. Ул вакытта әни миңа бик олы яшьтәге хатын булып күренгәндер, ахрысы. Ләкин соңыннан мин шул энемне үлеп яраттым, аңа исемне дә үзем сайладым — Рәсим! Шундый матур, чын татар исеме куйдырганга Рәсим миңа гомер буе рәхмәт укыды.
Безнең бу «мәхәббәт» алга таба ни булып бетәр иде икән, белмим. Мин Мәскәүгә укырга киттем. Бер-ике хат алыштык та бу гыйшык шуның белән бетте. Шуннан соң Табибәне очратканым булмады.
Мөзәянә
Алтынчы тапкыр мин җегет булып килгәндә кунак кызына гашыйк булдым.
Безнең авылга калхуз председателе итеп Карман авылы кешесе Шәйхулла абый Шәяхмәтне китереп куйдылар. Шәйхулла абыйны халык ярата иде. Усал иде ул. Кырыс иде. Ләкин халык аны һаман хөрмәтләп искә ала. Беләсезме, ул башка председательләр кебек карак түгел иде, калхуз малын урламый иде. Председательлектән алып, аны Кадер мәктәбенең директоры итеп куйдылар. Ул анда да гаделлеге белән хөрмәт казанды. Бәлки аны шул гаделлеге харап иткәндер дә, өстеннән җыен юк-бар язып, аны тагын урыныннан алдылар. Барысына да төкереп, ул балта остасы булып китте. Шәйхулла абый күптән мәрхүм инде. Йорт җиткезгәндә башына бүрәнә төшеп, ул һәлак булды. Урыны җәннәттә булсын!
Шәйхулла абыйның Мөзәянә исемле сеңлесе безнең авылга кунакка килә иде. Авылда шундый гадәт бар: кунак кызын кем тота? дип кыз бүлешәбез. Рәсүлнең дә күзе төшкән бит Мөзәянәгә. Рәсүл әйтә:
— Кыз минеке! — ди.
Минәйтәм:
— Мөзәянә белән без инде сөйләшеп тә куйган идек! — дим.
Рәсүл әйтә:
— Алайса, сугышабыз! — ди.
Сугышырга китсә, Рәсүл мине җиңә. Авыл җегетләренең күпчелеге минем якта, эшне сугышка җибәрмәскә тырышалар. Рәсүлне минем янга да, кыз янына да җибәрмиләр. Бик озак тарткалаша торгач, Кайнар Гыйлаҗи Мөнибе әйтә:
— Җегетләр, тотыйк та Мөзәянәнең үзеннән сорыйк: ул кем белән йөрергә тели?
Шулай иттеләр дә. Мөзәянә шундук минем якка күчте. Шулай итеп, Мөзәянә минем йөри торган кызым булып китте. Ул күп мәртәбәләр безнең авылга тагын кунакка килде. Миңа бу кызның иплелеге, кычкырып көлми, елмаеп кына, салмак кына көлүе дә, аксыл чәчле, зәңгәр күзле булуы да, йөрешенең, аяк басуының килешле булуы да бик ошый иде.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
89
Председатель сеңлесе буларак, мин Мөзәянәне трантас җигелгән айгыр белән Карман авылына илтә баргаладым. Беренче тапкырында бик кыен булды. Безне председатель айгыры кыен хәлгә куйды.
Трантаста парлап утырабыз, Мөзәянә патша кызы кебек матур күренә. Дилбегәне бушатуга айгыр Карман ягына оча, айгырны тыя төшәм, юл уртасында айгырым «шырт-шырт» тавышлары чыгара башлады. Мин оялдым, Мөзәянәгә кыен, икебез дә ни әйтергә белмибез. Шул гына җитмәгән, айгыр туктап койрыгын күтәреп, деренен коя башлады, аннан соң шарлама тавышы ишетелде, ат бушана иде. Мөзәянәм басу-кырларга бага, офыкка карый, мин: бу оятсыз хайван кайчан эшен бетерер икән, дип көтәм. Шучак мин нишләргә белмәгәнлектән, чыпчык котырса ябалакка ташлана, дигәндәй:
— Аһ, оятсыз! — дип айгырга кычкырдым. — Ничек оялмыйсың син, арбаңда кунак кызы Мөзәянә утыра!
Мөзәянәм рәхәтләнеп көлә башлады, икебезгә дә җиңел булып китте.
Бу сүз кызны чыгырыннан чыгарды, юл буе көлешеп бардык. Яшьләр шундый очракларда бик оялалар. Аларны алдан ук тәрбия итәргә кирәк. Ул эшләрнең табигый икәнен, оят түгеллеген ата-ана, мәктәп өйрәтергә тиеш. Шуннан соң Мөзәянә белән безнең ара тагын да якынайды. Мөзәянәне мин тагын ат белән озата бардым. Айгыр ни генә кылса да, безгә кыен түгел иде инде.
Мөзәянәнең абыйсы да, җиңгәсе дә, минем әти-әни дә—бөтен авыл безнең йөргәнне, бер-беребезне көтеп алганыбызны белә иде. Мин аның туган авылына Карманга да барып йөрим. Гармунымны сыртыма асам да, атайның матаена атланам да, Карманга китәм. Шунысы кызык, башка авылларда кыз артыннан килгән җегетне кыйнап, куып кайтаралар.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
Карманда мина мөнәсәбәт гел башкача булды. Мин клубка килеп керсәм, шахматлы уйнап утыручы җегетләр, аягүрә басып:
— Уйныйсынмы?— дип сорый.
Мөзәянә белән фәлән көнне Карманда күрешергә дип хат алыштык, ул Алабугада китапханә техникумында укый иде. Атайнын матаена атланып, дустым Нурзаһитне дә утыртып, ун чакрымлык Карманга чыгып киттек. Карманга җиткәндә бензин бетте. Карангы төн. Мөзәянә дә кайтмаган булып чыкты. Авыл йоклый. Мин тоттым да бер йортнын тәрәзәсен шакыдым, эчтә тавыш ишетелгәч, хәлне сөйләп бирдем. Бер җегет тәмле йокысыннан торып, бензин табып, автол кушып, бакны тутырып, кайтарып җибәрде. Кичке уенга Карманга килеп, гармун уйнап китә торган идем. Мине монда булачак кияү кебек хөрмәтләп каршы алалар, кунакка чакыралар иде.
Унынчыны бетергәч тә мин Алабугадагы ике еллык Милиция мәктәбенә имтихан тоттым. Монда керергә теләвемнен сәбәбе матди як иде. Әтинен эшләре авылда яхшы бармый иде. Тормышыбыз начар булмаса да, акча мәсьәләсе бик кысан иде. Милиция мәктәбендә ашау, кием, торак бушлай, шулар өстенә аена дүрт йөз сум акча бирәләр. Кердем мин Милиция мәктәбенә. Унҗиде яшьлек малай идем әле мин ул чакта. Кыскасы, мин олы яшьтәге агайлар янына барып эләктем. Хатын-кызлар, мәхәббәт, гаилә, хыянәт кебек төшенчәләр турындагы беренче сабакларымны, ягъни, сексуаль тәрбия турында теортик дәресләрне мин шунда милиционерлар арасында алдым. Казармада егермеләп кеше йоклыйбыз. Нәр кич йокларга яткач, ирләр хатын-кызлар турында сөйлиләр. Нәркем үзенен марҗалары, маҗаралары турында сөйләп мактана. Монда берничә ел милиционер булып эшләгән сержантлар, старшиналар, лейтенантлар кереп тулган. Хәтерлим әле, кыска гына буйлы татар кешесе, участковый булып эшләгәндә үзенен ничек итеп бер кызны бүлегенә алып кереп, куркытып, үзе белән йокларга мәҗбүр иткәнен сөйләде. Бер сержант ничек итеп, бер хатынга кызыгып йөреп тә, җаен табалмагач, хатыннын ирен вакытлыча төрмәгә ябып, хатын куенына кергәнен сөйләде. Минем тумбочка өстендә Мөзәянәнен рәсеме тора иде, шуна карыйлар да:
— Нәй, җегет, син монда казармада ятканда Мөзәянән...— дип ачыктан- ачык оятсыз сүзләр белән хакәрәт кылалар иде.
Шуннан сон мин төннәр буе йоклый алмый идем. Бәлки җылаганмындыр да, һәрхәлдә, минем ут йотып, пошырынганымны сизеп, күрше ятактагы өлкән сержант Фоат абый сабыр гына мине юата башлады:
— Син, энем, аларнын сөйләгәненә игътибар итмә, алар булганын да, булмаганын да сөйли, баксан, әле лейтенант гомерендә бер хатын да кочып карамагандыр. Алар тормышка ашмас хыялларын гына сөйли, —диде.
Фоат абыйнын тумбочкасында хатынынын, ике кечкенә кызынын рәсеме тора иде. Фоат абый Уфада тимер юлда милиционер булып эшләгән. Офицер дәрәҗәсе алыр өчен монда укырга килгән.
Гомерем буе шушы кешенен якты сурәте күз алдымнан китмәде. Ие, теге абзыйларнын да күбесе кабәхәт булмагандыр. Тәк сибә, шаукымга бирелеп кенә кабахәт мәзәкләр сөйләгәннәрдер, ихтимал. Әмма үсмернен зәгыйфь рухында хатын-кызга ышанычны ныгытыр өчен бер Фоат абзый җиткән икән. Кайда икән ул яхшы кеше? Анын язмышы ничек булып бетте микән? Ничек кенә булмасын, тормыш нәҗескә каршы саф әхлакны да китереп куя, шөкер.
Ие, барысы да булды бу гомер эчендә. Әхлаксыз хатыннарга да гашыйк булган чаклар булды. Аларнын хыянәтен дә күрдек Мәскәүдә яшәгәндә. Ләкин тормышнын ямен, хатын-кызга булган соклану вә ихтирамны алар гына таптый алмый.
4. «К. У.» № 2
Рәхмәт сида, өлкән сержант Фоат абый!
Мин Милиция мәктәбендә озак укый алмадым, китәргә мәҗбүр идем, сәбәбен дә әйтә алам. Корал складында эшләгәндә мин бер пистолет, бер тартма капсуль-детонатор, бер мылтык хәнҗәре, бер компас яшереп алып калган идем. Шул фаш ителде дә:
97
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
4* 91
— Бу үсмер әле милиционерлыкка өлгереп җитмәгән,— дип мине мәктәптән чыгардылар.
Шуннан сон мин авылга кайттым. Бер ел укытучы булып эшләгәннән сон мин Мәскәүгә укырга киттем. Мөзәянә укуын бетереп, Ашытка вакытлыча эшкә кайтты. Арада хатлар йөри башлады. Хатлар сирәгәя торды, сонгы хатта Мөзәянәнен Ашыт җегете, гармунчы Әбүзәргә кияүгә чыкканы мәгълүм булды. Ул кызны урлап алып кайткан икән. Мин җәйге каникулны зарыгып көттем. Авылга кайттым да, әтинен матае белән барып, Мөзәянәне урлап кайтырга булдым. Мөзәянәне Ашыттан Тәкмәккә күчергәннәр икән. Матайга атланып Тәкмәккә чыгып киттем, кыз, дөресрәге, кеше хатынын урларга. Ярты юлда матайнын арткы тәгәрмәче җибәреп, кире борылдым. Тәгәрмәчне ямарга әсбаплар юк. Яннан тәгәрәтеп, этеп, көчкә кайтып җиттем.
Кеше хатыны урланмый калды. Мин Мәскәүгә киттем. Озакламый Әбүзәр кинәт дөнья куйды. Авыру булган икән, бичара. Мөзәянә тол калды. Ул да ире үлгәч, Мәскәүгә укырга килде. Без анда бер тапкыр күрештек. Ул да салкынайган булыпмы, мин дә инде аннан бизгән идемме, белмим, Мөзәянә казакъмы, кыргыз җегетенәме кияүгә чыгып, Урта Азиягә китте. Тормышы көйләнгән, дип ишетелгәне бар. Бирсен Ходай.
Сәхилә
Хәзер уйлыйм: әгәр дә бу кызларнын берәрсе мина кияүгә чыккан булса, бәхетле булырлар идеме икән? Мин алар белән бәхетле гаилә кора алган булыр идемме икән? Шикле фараз. Бу кызларнын барысы да миннән берике яшькә олы иде. Мин әле өлгереп җитмәгән үсмер. Алар инде өлгергән хатын. Минем гаилә корырлык тәҗрибәм дә, малым да, йортым да юк. Һичшиксез, гаилә таркалачак иде. Мина чыкмаулары аларнын бәхете. Минем дә бәхетем. Шуна күрә, мин аларнын барысына да, мина кияүгә чыкмаганнары өчен, рәхмәт укыйм, аларны шунын өчен хөрмәт итәм.
Биш ел буена Мәскәүдә минем җитди мавыгуым булмады. Мәскәүдә акчасыз, яхшы киемсез син мәгъшукалы булам, димә. Миндәйләргә бигрәк тә рәт юк. Мәскәү марҗалары минем ишегә борылып та карамый. Ни буй, ни кием, ни акча, ни нәрсә... Аннан сон, сексуаль интуициясе булган хатын-кызнын игътибарын минем кебекләр җәлеп итә алмый. Хатын-кыз бәлки акылы белән ул турыда уйламыйдыр да, әмма аларнын сексуаль интуициясе яхшы лазерлар, шәп ультратавышлар белән коралланган. Алар үзләренә нинди ир кирәген узып киткәндә җенси локаторлары белән сизә. Шуна күрә, миндәйләрдә андыйларнын карашы тоткарланмый. Шуна күрә, мине иргә санап, минем белән гыйшкый мөнәсәбәткә кергән хатыннарга мин һәрвакыт рәхмәтле булдым.
Ие, Мәскәүдә укыганда мин шугалакта тәтке шуып йөргәндә бер татар кызы белән танышкан идем. Без анда Дунай белән икәү идек. Миндә нинди гадәттер инде ул. Бер-ике тапкыр очрашуга ук мин кызга күнегәм, ярата башлыйм кебек. Бу юлы да шулай булды. Яшь күнел мәхәббәт тели, булмаган мәхәббәтне уйлап чыгарып, шул уйдырмага ышанасы килүме ул, белмим. Сәхилә исемле бер кыз иде ул. Ул өенә алып кайтып, әтисе-әнисе белән дә таныштырды, минем әни Мәскәүгә килгәч, кунакка алдырдылар. Эшләр өйләнешүгә таба бара иде. Рас өйләнешәсе булгач, мин четерекле мәсьәләдә аны ашыктырмыйм. Ягъни, безнен арада Әфләтун мәхәббәте иде. Әнигә бүләкләр алып озаттылар.
Бәхетем бар икән! Эш никахка барып җитмәде, шөкер.
Ниндидер бер бәйрәмдә, Яна Ел булса кирәк, йөргән кызларыбызны чакырып, мәҗлес оештырырга булдык. Ни өчендер, бер генә җегетнен дә кызы килмәде. Минем Сәхиләм килде. Арабыздан Дамир исемле бер җегет мине аеруча кыстый-кыстый, шәп сыйлады. Мин уянып киткәндә, Сәхилә юк. Кайтып киткән. Өйләренә киттем. Анлашкан булдык. Очрашкалыйбыз. Көннәрдән бер көнне дусларымнын берсе әйтә:
— Синен Сәхилән Дамир белән очрашып йөри, сине төп башына утыртырга аларнын исәбе, — диде.— Мин аларнын телефоннан сөйләшкәнен ишеттем. Алар
БАТУЛЛА
92
синнән качып очраша.
Мин мона ышанмадым, әмма күнелем шикләнергә боерды. Теге дустым мине алар яшерен очрашачак урынга алып барып, читтән генә күрсәтте. Ие, метродан Сәхилә чыкты, Дамир янына килде, алар үбеште дә кочаклашып, каядыр китеп барды. Дамир тулай торакка тан алдыннан гына кайтты.
Шулай итеп, мәсьәлә хәл ителде. Ләкин мин Дамирнын үзенә берни әйтмичә, Сәхиләнен өенә барып, сабыр гына барысын да сөйләдем дә чыгып киттем. Без шуннан сон кабат очрашмадык. Ни гаҗәп, Дамир белән дә аларнын арасы өзелде. Шулай итеп, мин беренче тапкыр хатын- кыз хыянәтенен ни икәнен татыдым. Никах булмый калды. Башта авыр булды. Ләкин:
— Ярый әле, өйләнешкәч булмады бу хәл,— дип үземне юаттым.
Без училищене бетереп Казанга кайтып киттек. Озак еллар узды. 1965 елда мин Югары режиссерлар курсларына укырга янәдән Мәскәүгә киттем. Мәскәүдәге иске танышларым мине кунакка чакырды. Мин циркта эшләүче һава гимнасткасы белән чакырылган җиргә киттем. Мина егерме сигез яшь иде ул чагында. Нәм шул мәҗлестә Сәхилә карчыкны очраттым. Чыннан да карчык кыяфәтле иде ул, таушалган, чыраен җыерчык баскан. Күз төпләрендә күп йөргән, күп эчкән, күп тарткан хатыннарга гына хас түгәрәкләр. Ул унайсыз хәлдә иде. Сәхилә елмаймады, берни сорашмады, мин дә битараф калдым. Кешеләр безнен таныш икәнебезне дә абайламадылар.
Ул ялгыз һәм бәхетсез иде.
Шуннан сон мин Сәхилә белән кавыштырмаганы өчен Аллаһы Тәгаләгә өзлексез рәхмәтләр укыдым.
Ялгышу
Училищене тәмамларга ярты ел калгач булса кирәк, мин бер кыз белән таныштым. Безнен очрашулар бик куе, дәртле иде, кайтып китәр алдыннан шул марҗаны ташлый алмыйча, өйләнешеп, Казанга кайтып киттем. Беренче олы ялгышуым икәнен мин бер ел торганчы ук анладым, ләкин сон иде инде, Казанга кайткач, ул татарча өйрәнер, мине анлар, дип ялгыша идем. Юк, ул начар хатын түгел иде, әмма милли мәсьәләне анлавы ана кыен иде, милли мәсьәләне анлаунын ул хатынга кирәге дә юк иде. Чөнки мохит аларныкы. Шулар өстенә матди кысанлык, фатир булмау безнен болай да катлаулы тормышыбызны тагын да катлауландыра бара иде. Әйе, икесе дә татар булганнар да сыеша алмый. Аларнын да ачуланышырга туксан тугыз сәбәбе бар. Әмма ике милләт вәкиле өйләнешсә, шул туксан тугыз сәбәпкә йөзенчесе, ин хәтәр сәбәп — милли мәсьәлә килеп өстәлә. Монысы инде тегеләреннән дә җитдирәк һәм чишелә алмый торган мәсьәлә. Вакытлыча гына торырмын да хатамны төзәтермен, дип яши торгач, унҗиде ел узган- киткән, берничә тапкыр мин аннан китеп карадым, торырга урын булмагач, гаепле мәче сыман, кире кайттым. Кире кайткан ирне башта яхшы каршы алсалар да, тора-бара ана ихтирам бетә. Ул ике яшькә миннән кече булса да, тормыш алып баруда анда олы хатыннар психологиясе иде. Ул йортны алып барырга тырыша, мин вакытлыча, яшим, дип йортка игътибар бирмим, үз эшем белән мәшгуль. Ике бала үсеп килсә дә, фатир җае чыгуга ук без аерылыштык. Аерылышуга гаризаны ул язды. Мин сүзсез риза булдым. Мин аларга Союз биргән ике бүлмәле фатирымны биреп, үзем театрнын тулай торагы хисапланган унай шартлары булмаган бүлмәдә калдым. Балалар ата югалту хисе кичермәде. Аналары мәгънәле булып кала белде, аларны мина каршы котыртмады, балалар гел мина килеп йөрде, һаман да килгәлиләр. Хатыным Рузия дә акыллы була белә, балалар килгәч, карангы чырай күрсәтми, алар дустанә мөнәсәбәттә. Чит илгә чыккач та, кулга акча төшкәләгәндә дә Рузия аларны бүләктән калдырмый. Мин онытсам да, ул искә төшерә:
— Карале, әтисе, Илдар белән Иркәгә менә боларны алсак, ничек булыр икән? — дип хатыным үзвакытында кинәш итеп өлгерә.
Мондый кин күнеллелек, ир психологиясен анлап эш итү бик сирәк хатыннарда гына була торгандыр ул. Һәм хатыным Рузиянен шушы кин күнеллеге мине ана тагын
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
4* 93
да ныграк бәйли, мин Рузияне тагын да ныграк яратам, хөрмәт итәм. Әгәрен ки, Рузия ул балаларга кырыс яки битараф булса, күнелдә юшкын калыр иде, мин Рузиядән әкренләп суына башлаган булыр идем. Ихтимал.
Аяз Гыйләҗ әйтмешли:
— Батулла хәзер, кәләпүш киеп, кулына тәсбих асып, татар хатынын култыклап, мулла песие булып йөргән була, унҗиде ел марҗа ... кочып ятмаган, диярсен, валлаһи.
Дөрес, шулай. Әмма мин боларны башкаларга сабак булсын, минем хатамны кабатламасыннар дип сөйлим. Без мәсьәләне уртага салып, килешенеп аерылыштык. Хатабызны сон булса да төзәтергә тырыштык.
Иртәрәк аерылышкан булсак, яхшырак булыр иде дә, әмма бу аерылу икебез өчен дә бик кулай булды. Бу аерылышу үз гомеремдә минем дөрес атлаган адымымнын беренчесе шулдыр. Икенче дөрес адымым—Рузиягә өйләнү булды. Әмма Рузиягә хәтле килеп җитәргә сигез елнын узып китәсе бар әле.
Бая әйткәнемчә, чыннан да, егерме җиде-егерме сигезләргә кадәр, хатын-кызларнын карашы мина тукталмый, шуып кына уза торган иде. Егерме сигезне узгач, күрәсен, мина җегет кыяфәте керде, хатын-кызлар кытлыгы миннән китте. Юк, мина вакытлыча гына мәгъшукалар түгел, хатын булырдай зат кирәк иде. Мин андый затны бик тиз табармын, дип тагын ялгыштым, хатын эзләп җиде-сигез ел үтте-китте. Хатын-кыз белән танышканда ук мин:
— Бу әнигә килен, мина яхшы хатын булырлыкмы? — дип максат тота идем.
Кырык яшьтә мин буйдак-тол калдым. Бервакыт Мәскәүдә, 1979 ел булса кирәк, Гөргөри, Рөстәм (Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим)—өчәү сөйләшеп утырабыз. Гөргөри дә, Рөстәм дә аерылган, мин дә буйдак.
— Җегетләр, мин, һичшиксез, өйләнәм!— дидем.— Татар кызына өйләнәм. Алла боерса, һичшиксез, ике балабыз булачак.
Чыннан да, мин сүземдә тордым. Миннән сон Рөстәм, аннан сон Гөргөри өйләнде. Гөргөридә ике угыл, Рөстәмдә — бер кыз. Миндә ике олан. Ләкин Рөстәмнен бер кызы безнен дүрт угылны да орып бирергә охшап тора. Алсу—бик сәләтле рәссам.
— Батулла, синен ничә хатынын булды?— дип сораганнарга җавап:
— Бер!.. Никахлы, ЗАГСлы бердәнбер хатыным — Рузия генә. Калганнарынын никахы булса, ЗАГСы, ЗАГСы булса, никахы юк иде.
Ярты сүздән анлый торган, синен өчен яна-көя торган, мин эзләгән зат менә шушы—Рузия булган икән. Менә без никах белән, ЗАГС белән ундүрт ел торабыз. (Хәзер 26 ел инде.) Безнен олыдан кубып бер генә тапкыр да ачуланышканыбыз юк. Минем кызыш холкым белән дә безнен өйдә тавыш чыкканы юк. Кеше ышанмас. Ләкин бу шулай.
Элек гашыйк булганнарыма мин бүген елмаеп багам. Яшьлек мавыгуы булган. Мәхәббәт түгел, мавыгу, вакытлыча гашыйк булу.
Менә без «Мәхәббәт» дигән бүлекнен азагына килеп җиттек: сонгы мәхәббәт ул— чын һәм беренче мәхәббәт.
Разил Вәли әйтмешли:
— Бер мәхәббәт табар өчен бу гомерем җитәрме?
— Җитәр! Сонгысы булыр ул чын мәхәббәт!
Хатын җенесенен—ирләргә, ирләрнен хатыннарга тыйлыккысыз тартылуы кешенен, хайваннарнын, бөҗәкләрнен канына салынган. Кемдер үзенен җенси гайрәтен, җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен көн- төн хатыннар артыннан чаба. Ана хисләр дә, мәхәббәт тә кирәк түгел, ана ошыймы ул хатын, ошамыймы, матурмы ул, ямьсезме—ул кешегә шәһвәти дәрт таләбен үтәргә кирәк. Ул әхлак дими, канун дими, җенси ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Хатынны ризалатыпмы, көчләпме—ана барыбер. Үзенә ләззәт биргән хатыннарны андый кеше эше беткәч үк оныта.
Бар романтика, хиссият, мәхәббәт эзләүчеләр. Бар табигать, Алла тарафыннан бирелгән үрчү теләге аша өйләнүчеләр һәм ипле, матур гаилә коручылар. Алар кино-китап мәхәббәте турында уйламый да, өйләнергә кирәк булганга өйләнә, үрчергә
БАТУЛЛА
94
кирәк булганга, үрчи, хатынын, балаларын ким-хур итми, каралты-курасын, малларын булдыра. Сау-сәламәт гаиләгә баш була.
Чыннан да, әгәр бары тик мәхәббәт белән генә өйләнергә кирәк икән, кешелек бетәргә мәхкум булыр иде. Безнен төп максатыбыз — үрчү. Мәхәббәт эзлим дип гомер узып китәр иде, син буш, кысыр бер кирәксез затка әверелер иден. Бер мәхәббәт таба алмасына шикләнә башлагач, тотарга да өйләнергә, шул хатынны хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бәлки тора-бара, балалар тугач, мәхәббәт үзе килер. Мин андый бәхетле гаиләләрне бик күп беләм.
Тулы бәхетле булсын өчен кешегә өч нәрсә кирәк. Яраткан эше, яраткан яры белән яшәү һәм ватанынын ирекле булуы. Минем яраткан эшем бар, шөкер. Минем өемдә нур вә җылылык. Ләкин халкымнын азат булуына ерак әле. Мин бәхетсез түгел. Әмма тулы бәхет өчен өченче шарт юк. Әнә шул өченче шарт өчен мин иҗатымны, гамәлләремне багышладым. Анысы да үзенә күрә бәхет.
Өемдәге вакыт-тәртип минем иҗатыма ярашлык итеп корылган.
Кешелек:
— Нәрсә сон ул мәхәббәт? — дип сораудан туктамый.
Аны һәркем үзенчә анлатып карый.
Мәхәббәтнен формуласын мин дә төзеп карадым.
Бер-береңә ошау.
Бер-береңә ияләнү.
Бер-береңне ярата башлау.
Бер-береңне сөя башлау.
Бер-береңә ярашып яшәү —
М Ә Х Ә Б Б Ә Т.
Сөю яратудан өстенрәк.
Яраклашып яшәү түгел, ярашып яшәү була мәхәббәт. Яраклашу яратмаганда була. Ир-хатынын яки хатын ирен сөйми, әмма балалар хакына сөймәгән кеше үзенен сөймәгәнен күрсәтми, тормышны алып бара, ата һәм ир вазифаларын төгәл башкара. Ягъни, алар яраклашып яши. Мин андыйларны бик хөрмәт итәм. Иремне сөймим, хатынымны яратмыйм, дип алма кебек матур балаларны ятим итү олы хата. Яраклашу
— приспособление, ярашу — ярату, ансамбль.
Ярашып яшәү ул башка. Бер-беренә ярап, ярашып, яратышып яшәү
— мәгънәләрен үз эченә ала «ярашу» сүзе.
«Мәхәббәт» сүзенә шуларнын барысы да сыя. Яки шулардан: ошау, ияләнү, ярата башлау, сөя башлау, ярашудан Мәхәббәт хасил була.
Мәхәббәт ул тәкәрлек тавышыдай монлы-сагышлы. Мәхәббәт ул тургай кебек җилкенә, җилкендерә. Мәхәббәт ул сандугачтай өзелә, өзелдерә. Мәхәббәт ул ерак йолдыз кебек серле, салкын, буй җитмәс шәй. Мәхәббәт ул дингез кебек шомлы, гайрәтле. Мәхәббәт ул әҗәл кебек, барыбер бер килә, килә дә алып та китә.
Һөнәрле як
Кадер авылы борын-борыннан чыбылдык сугу белән дан тотты. Ашыт палас-келәм туку белән атаклы, Шыкмай тимер чүкү белән көн күргән. Урам саен алачык, алачык саен өчәр-дүртәр тимерче иде безнен авылда. Иртән иртүк торсан — шаккатарсын! Тимерче агайлар сандалга салып тимер таптыйлар, чалгы чүкиләр, урак тешиләр, сабан төрәне ясыйлар. Исен- акылын китәрлек гаҗәеп бер музыка инде ул тавышны тынлый белсән: чан да чан, чен да чен! Бистебашы кап сугу остасы иде. Шыкмайда Шәмси түтинекеләр талчыбыктан кәрҗин үрү эшенә маһир.
Ашыт авылы барысын да уздыра иде. Башка авыллар керәчин якканда, керәчине булмаганнар сукыр лампа яндырганда, сукыр лампасы булмаганнар чыра яндырганда Ашытлар электр якты. Бар иде Ашытта шундый бер булдыклы председатель Закир абый Сәлимов. Шыкмайлар бәрәнге кушкан ипи ашаганда, Бишавылы алабута
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
95
кушкан кара ипи ашаганда Ашытлар бодай күмәче, калач ашый иде. Зичә суын буып, өч чакрым арага баганалар утыртып, ул Ашытка электр кертте. Сугыш еллары, сугыштан сонгы еллар бит ул! «Коммунизм ул социализм плюс электрофикация всей страны» дигәнне искә алсак, Ашыт коммунизмга килеп җиткән иде инде. Закир абыйнын тагын бер олы эшен искә төшерми булмый, дусларым. Ләлә Таҗетдинова атаклы галимебез Таҗетдин Ялчыгол нәселеннән, Ашытка килен булып төшкәч, сугыш вакытында ат җигеп колхоз эшенә йөри икән. Ирләр җитмәү сәбәпле Ләләгә ике ат тапшыралар, арбаларга сугылган арыш төяп, икенче атнын тезгенен беренче арбага бәйләп, олау итеп икмәк ташыганда арттагы ат алдагы арбадагы арышны күп итеп ашый да күбенеп үлә. Эш зурга китсә, Ләләгә кимендә ун-унбиш ел төрмә булачак. Закир абзый мал духтыры Тиканга йөгерә, Тикан атны ярып карый да «чир таба», имеш, ат арыш ашап күбенмәгән, анын йөрәге хәлсез булган, дип справка бирә. Шулай итеп, Закир абзый Ләләне төрмәдән коткарып кала. Ашытлар барысына маһир халык.
Ашыт кешесе, профессор Гамир Мөбарәкҗан сөйли:
— Закир бабай ул аналитик акыллы, кырыс, әмма миһербанлы, гадел җитәкче иде... 1942-45 елларда күрше авылларда атлар кырыла башлады, бездә дә күтәрмәгә калган атлар күбәя башлагач, Закир бабай атларны картларга таратты, ягъни ул кечкенә НЭП ясап алды, хуҗалыкта атка ни дә булса эләгә, колхозный ашатыр курмысы юк. Шулай итеп, Закир бабай атларны саклап калды. Бу законга сыймый торган эш иде, колхоз атларын шәхси хуҗалыкка бирү ул — җинаять санала иде. Закир бабай тәвәккәлләде дә атларны саклады. Башка авыллар чана тартып, симәнәгә ташыды, Ашытлар ат җигә иде. Закир бабай СССР Югары Советы депутаты булды. Анын улы Габделхак Зәйгә электростанция салып бирде, анын улы Махиян да бик булдыклы ир кеше, анын оныгы Альберт ике аягы булмаса да чана, кашовкы ясый, Закир бабайнын балалары, оныклары үзенә охшаган, унганнар, нәсел нык, таза. Закир абый сугыш вакытында карабодай үстереп, шунын янына умарталар куеп, күп бал җыйдырта иде, халыкка бал тарата иде, карабодай өләшә иде, халыкны ач калдырмады ул. Үзенен каралты- курасы гап-гади, ул урлашмады, урлатмады. Ашарына булмаса гына халык урлый ул. Закир ага ул чын шәхес, олы йөркле адәм була белде.
Шыкмай да Ашыттан калышмый иде, безнен авыл осталары ясаган чиләкләр! Чиләктәге бизәкләр! Ул көянтәләр! Көянтәләрдәге чәчәкләр! Чәчәкле көянтәне ингә салып, бизәкле чиләкләрне көянтә башындагы җиз ыргакка элеп, яшь киленчәкләр чишмәгә су алырга төшәләр. Башларындагы ука белән чиккән энҗе-калфак, калфак өстеннән шәлъяулык. Киленнәрнен өсләрендә уникешәр кат бәбәйтәкле озын күлмәкләр. Күлмәк өстеннән бөрмә билле бәрхет камзул. Аякларында атлаган саен шыгырдап торган читекләр. Билдән узган чем-кара толымнарда чулпылар чылтырый. Көянтәне назлап кочкан беләкләрдә йөз кашлы, мен бизәкле беләзекләр. Чиләк бавын сыйпап баручы бармакларда алтын балдаклар, асыл ташлы йөзекләр елкылдый. Түм-түгәрәк, матур колак очларында асылмалы затлы алкалар, «менә-менә өзелеп төшәбез», дигәндәй, атынып баралар.
Бура-Киртә гомер-гомергә чана ясады. Төшемле һөнәр. Җылкы сую һәркемгә дә тәтеми, Бура-Киртә кешеләре ун чанага бер җылкы сатып алалар да симертеп суялар. Машалла!
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс! дигән мәкальне безнен авыл кешеләре чыгарган, дип сөйлиләр. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!» дигән мәкальне дә безнен авыл картлары әйткән, имеш. Чыннан да, нәрсәгә генә тотынсалар да безнекеләрнен кулы ут уйната торган иде.
Сугыш елларында, кием-салымга кысан чакларда да, безнен авылда чабата кимәделәр... Киюен киделәр инде анысы. Тик нинди чабата бит! Урман каешыннан, ягъни карамадан үрелгән, сүс киндерәле, табанына киез олтан салып, имән күтәртмә белән биек үкчәле иттереп ясаган чабаталар иде алар. Ул чабаталарнын шыгырдаганын бер чакрымнан ишетеп, «әнә, Шыкмайлар килә!» ди торганнар иде.
БАТУЛЛА
96
Уен уйнау, күнел ачу ягына килгәндә дә һөнәрлеләрне узган кеше булмас. Башка авыллар гармунчыга аптырый, туй булса, концерт-фәлән куя башласалар, Һөнәрлегә килеп егылалар. Ә бездә гармун уйный белмәгән бер генә кеше дә юк! Ышанмасагыз, әйдә югары очтан өй борынча санап төшик... Миннәхмәт — уйный. Гандилләр өй эчләре белән атаклы гармунчылар иде. Чокыр эче Нурзаһит гармун тарта. Әхмәтҗан балалары, Усманныкылар Дәүләтша абыйлар саратский, казанский, тальянкалардан алып, баянга хәтле сыздыралар. Гармун күрегеннән түбәтәе күренми, һөнәрле баласы ду китереп «Әпипә»гә биетә. Нишләтәсен инде аны?! Уйнагач уйный! Түбәноч сукыр Кәлимулла Мөхлисулласынын малаена чаклы әргән шыелдата. Ничек кенә шыелдата әле! Кадер авылына кунакка барып, сигез телле бозык гармуннарын уйнап, бөтен авыл халкын шаккатырып кайткан.
Ә сүзгә килгәндә! Ай-һай-һай! Ул сүз осталарын, мәкаль-мәзәк әйтүче, әкият-бәет чыгаручыларны тынласагыз! Тапкыр сүзле, җор телле шул безнен авыл кешеләре. Бер Мирза Сәлимовнын теле генә дә ни тора! Борынгыдан килә, оланнар, ата-баба, әби-карчыклардан килә бу йола уеннары... Әкият дигәннән, безнен авыл әкиятчеләренә чыккан кеше юк. Шулар арасында ин остасы Мәгъсүмә әбиегез булыр. Ашытта анын сенлесе бар ие, Камәр түти, анысы курай белән кубыз уйнап, төбәк ярышында җинеп, авыл клубына баян алып бирде....
Безнен авылдан ничә профессиональ музыкант чыккан әле? Рәшит Таймасов — гобойчы, Эшмит Сафиуллин — баян укытучысы, эстрада музыканты, Фәрит Таймасов музыка укытучысы... Өч урамга өч профессиональ музыкант җиткән. Эш күплектәмени? Эш сыйфатта бит, җәмәгать. Ә оста гармунчылар халык арасында калды: Хөснулла, Өлфәт, Гандил Маликовлар, бертуган Хөҗҗәт, Зөфәр абыйлар, Хәниф Таймасов, Дәүләтша Усмановлар... Шыкмайнын горурлыгы!
Гармун
Безнен авыл гармунчылар авылы. Шыкмайда гармун уйный белмәгән кеше бик сирәк булгандыр, дидек.
Чос Дәүли. Безнен якта кулы эшкә ятышлы, төз атучы мәргәнне, балта остасын «Чос кеше» диләр. Дәүләтша Госманов (Усманов) анын тулы исеме. Бик тә чос кеше иде, мәрхүм. Шыкмай гармунчылар авылы, ләкин Дәүли абый гармунчыларнын да гармунчысы иде. Бөтен төрле гармуннарда, эскрпкәдә, мандолинада да оста уйнавы өстенә ул гармун ясаучы буларак дан тоткан кеше. Аларнын өенә барып керсән, сәке йөзлегендә нинди генә кораллар юк: кечкенә чүкеччекләр, боргычлар, шөрепләр, гармун телләре, җиз калай кисәкләре, еллар буе киптерелгән агач планкалар. Ясалып бетмәгән күрекләр... Агач диварлар тулы әллә ничә төрле сәгать, төзәтелгәннәре келт-келт итеп йөри, йөрми торганнары чиратта тора. Шәһәр остаханәләрендә «төзәтеп булмый» дип кире кайтарылган катлаулы сәгатьләрне Дәүли абый гына терелтә иде.
Клубта, җыеннарда мәйдан уртасында, концертларда өздереп гармун уйнаса да анын йөргән кызы булмады. Чөнки Дәүли абыйнын муенында тилчәсе бар иде. Шул тилчә кайчакларда шулкадәр азып китә ки, муендагы җәрәхәтләр эренли, кайчакларда җәрәхәтләре корый, кибә, шул чагында Дәүли абый кеше арасына чыга, уен уртасында гармун тарта.
Безнен авылда Сабантуе көнне көрәш беткәч, ат чабышлары тәмамлангач, бөтен халык урам буйлап аска, Кызылтау ягына күченә, урамны инләп-буйлап яшьләр җырлап Тау уртасына уенга төшә. Жырчы егетләр тезелгән рәтнен сул кырында гармунчы Дәүли абый, өздереп үзе ясаган гармунда уйный. Егетләр муен тамырларын кабартып, бар көченә акырып җырлый. Мин — ун яшәр сабый — Дәүли абыйнын уйнавына сокланып яннан барам.
Ул вакытта җәй уртасында сукыр черки күп була торган иде. Кыска, кечкенә черки тәнгә талпандай кадалып канынны эчә, астына сидерә валлаһи. Күрәм, Дәүли абыйнын муен җәрәхәтенә дә берничә сукыр черки ябышкан. Дәүли абый чыдый алмый муенын боргалый, алай итә, болай итә, черкиләр уйламый да, кан эчә. Сул кулы белән черкине куып җибәрер иде, сул кул гармун тарта, көй-җыр бозыла. Дәүли
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
97
абый чандыр-озын буйлы, черкиләрне куып җибәрергә минем буй җитәрлек түгел. Жаен таптым бит тәки, алгарак барып, капка төбенә куелган утыргычка менеп бастым да гармунчы килеп җиткәнне көтәм. Дәүли абый минем турга килеп җиткәч тә, бераз үрелә төшеп, кабахәт черкиләрне сыттым, икесе очып китте, икесе дөмекте, Дәүли абыйнын рәхмәтле карашын күреп, сөендем. Дәүли абый иркенләп, елмаеп уйный башлады. Сәрвәри ботагы сындырып, кечкенә себерке ясадым да уенлыкка чаклы мин гармунчынын җәрәхәтле муеныннан черкиләрне куып бардым.
Тау итәгендәге уенлыкка елга аша чыгасы, басма салынган, җырчылар рәтне бозып, җырлаудан туктап, бер-бер артлы басма аша чыга башладылар. Шулчак басма җимерелде, иллеләп кеше суга чумды, Дәүли абый да гармуны белән Зичә суына барып төште, яхшы-матур күлмәкле кызлар, яхшы чалбар кигән егетләр суда быкырдаша, батучы булмады, барысы да йөзеп чыкты, гармун гына су өстендә йөзә калды. Дәүли абый йөзә белми торган сабый кызларны коткарып йөри. Акырыш, кычкырыш, көлеш. Мин суга атылдым, гармунны куып җитеп яр кырына алып чыгып Дәүли абыйга тапшырдым.
— И-и, Дәүләтша, гармунын җебер инде, уйнамас, — диләр.
Дәүли абый елмая:
— Бу гармун җеби торганнардан түгел! — диде.
Чыннан да бераз кипшергәч, гармун тагын уйный башлады.
Басма аша чыга алмаганнар буадан әйләнеп Тау ягына чыктылар, уен шәп булды.
Басманын терәкләрен Мирза Сәлимов кичтән үк кисеп куйган икән дип сөйләделәр.
Дәүли абый боек кеше иде, әллә авыруы аны боеклаткан, ул Фирме якларына чыгып китте. Шәһәрдә дәвачылары яхшы булганмы, Дәүли абыйнын тилчәсе корыды, җөйләре генә калды. Шунда ул Гөлирә исемле бик матур бер татар кызына өйләнде. Үлем түшәгенә егылгач (Дәүли абыйга 70 яшь иде) мин анын янына Фирмегә бардым. Гармун ясатырга исәбем бар иде.
Дәүли абый урыныннан тора алмый иде инде: рак.
— И-и, Ырабит энем, — диде авыру. — Авылдаш... Әзер телләрем дә бар, ясаган булыр идем, бушка... бүләк итеп ясаган булыр идем... Мин... киткәч... Гөлирә җингән ин яраткан гармунымны сина бирер... Суга манчып алсан да, кыш көне урамда уйнасан да телләре бозылмый анын...
Мин китеп ике атна торгач, атаклы гармунчы, чос Дәүли абый гүр иясе булган. Урыны җәннәттә булсын!
Гөлирә җинги иренен васыятен тотты, Пермьдә яшәүче энем Рәсим ул гармунны алып килеп мина тапшырды.
Шулай итеп, 1948 елда Зичә суында йөзеп, үзем алып чыккан гармун, һәр теле, һәр бакасы Дәүли абыйнын үз куллары белән ясаган гармун мина калды.
Эчем пошканда мин шул гармунны кулыма алам. Теленә басуга, күреген тартуга ук күз алдымда Шыкмайнын Кулибины — Дәүләтша абый Усманов сурәте, анын монлы йөзе барлыкка килә.
Дәүли абый гармун ясый, хәтта баян да ясаганы булды анын. Дәүли абый фәкыйрь каралты-кура баласы иде, затлылык бу нәселдә булган, әмма атасыз калу, ятим булу аларны затсызлар рәтенә куя язган иде. Анын анасы Мәкәррәмә түти дә бик боек хатын иде. Дәүли абыйны боек итүче тагын бер нәрсә бар иде. Анын муенына тилчә чыккан, шул тилчә һич корымый аптыратты. Әти әйтә иде:
— Дәүлинен бабасыннан килә бу чир. Атасы сәламәт булды, бабасы тилчәле иде. Дәүлинен балаларында тилчә булмаячак, әмма оныкларында шушы авыру кабатланачак, — ди иде.
Дәүли абый кулында сандугачтай сайрый-сайрый дистәләгән туйлар узгарган атаклы гармун минеке булды.
Үсмер чакта минем ин олы хыялым гармунчы булу иде. Әбием, бабам, әтием, агам гармунчы булса да, мина җыр һәм гармун уйнау сәләте бирелмәгән иде. Әнинен җырга сәләте чамалы булгангадыр инде. Ихтимал, шуна күрәдер, минем колакка аю
БАТУЛЛА
98
гына түгел, фил баскан иде. Ни гаҗәп, ике энемнең дә җырга сәләте юк. Минем балаларымның да җырга, һәвәслеге чамалы.
Ул сәләт миндә дә чамалы иде. Әмма миндә ниндидер үҗәтлек бар иде. Өйдә патефон да тыңлыйм. Җырулар тыңлап, җыручыларга сокланам. Ялгыз калган чакларымда үзем дә җырлап карыйм. Әбинең курайларын интектерәм. Ләкин «Сарман»ны башлап, «Минзәлә», «Шөгер»ләр аша «Арча»га барып чыгам. Әти сугышта чакта гармуннарын сатып, онга алмаштырганнар. Унынчыда укыганда әтидән гармун сорыйм. Әти:
— Көй белмәгән башыңа гармун алыйммыни?—ди.
Авылга концерт килсә, анда яңа җыр башкарылса, клубтан таралганда Өлфәтләр, Нурзаһитләр, Гандилләр шул яңа көйне җырлап кайталар. Музыкантлар телендә бу «абсолютный слух» дип атала. Мин шакката идем. Нинди илаһи куә бирелгән бу кешеләргә. Ә мин кимсетелгән гарип кебек, әңгерәеп кайтып барам. Бер көйне күңелгә бикләр өчен миңа атналар, айлар кирәк була иде.
Унынчыда укыганда булды бу хәл. Бишавылында Микайла җизни белән Әрҗүдә тутам үз өйләре белән тора, мин исә чыгарылыш сыйныфында укыганыма күрә, өч чакрым йөрмәс өчен, шуларда торам. Җизни авыл кибетендә эшли. Кибеткә җиз телле, ике рәтле матур гармуннар кайтты. Бәясе, ул замандагы акча белән, биш йөз дә дүрт сум. Укытучының уртача бер айлык хезмәт хакы. Минем гармунлы булырга теләгәнемне сизенеп, ахрысы, җизнәм шул гармуннарның берсен өйгә алып кайтты. Аттестатка әзерләнәсем дә бар, әмма мин гармунга чат ябыштым. Кунакка килгән әбием Мәгъсүмә минем гармун интектергәнемне күреп-ишетеп, бик күңелсез утырды. Шулай байтак утырганнан соң, әби:
— Улым, син көйләрне катыштырып уйныйсың. Син гади генә бер җыру көе, бер бию көе уйнарга өйрән. Мәҗлестә бер җырлата, бер биетә алсаң, сиңа шул җиткән! — диде.
Чыннан да, әбинең шушы дәресеннән соң мин «Аламагачлары»ның, «Бишле бию» көенең киртәсенә керә башладым.
1954 елны бетереп, 1955 елга чыгасы Яңа Ел бәйрәмендә җизни кунаклар җыйды, әти белән әни дә кунакка килде. Әти гармунны күрде. Дәшмәде. Мәҗлеснең кызган чагында җизни миңа ым какты, мин «Алмагачлары»н тартып җибәрдем. Ирләр җырны күтәреп алды. Аннан биюләр башланды. Мәҗлес азагында әти:
— Гармун синеке!— диде.
Шунда әти җизнигә гармун бәясен түләде. Шулай итеп, мин гармунлы булдым. Җәй көне инде, ягъни биш айдан соң мин яшьләрне клубта биетә, армиягә китүчеләрне «Шахта» көе белән озата башладым. Хәтта мин гармунчы сыныгы булып, агитбригада сәхнәсенә дә мендем. Без агитбригадага берләшеп, Солтангәрәй җизниләр белән авылларда бер атна йөргән идек. Хәзер мин аңлыйм, минем гармунчылыгымны кешеләр гафу иткәннәр, ярар инде, шулай быкырдатса да ярар, дигәннәрдер кебек. Әмма минем колак гармун авазына, җыр тавышларына битараф булудан туктады, мин һәр музыканы тыңлыйм, аңларга тырышам, кайсыларын отып алам, ялгыз калгач көйлим, моңаям. Шулай итеп, үҗәтлегем аркасында мин үземне көй аңламау кимчелегеннән коткарып калдым. Йөрәгемә, күңелемә татар моңы кереп ятты.
Яши-яши, тора-бара эчемдәге шул моң калдыклары хис булып әсәрләремә төшә башлады. Беренче гаиләдән аерылгач, мин байтак кына ялгыз яшәдем. Дүрт ягым кыйбла, үз белдегем белән яши бирәм. Чаллыдан әни еш килә. Минем буйдак, ялгыз гомеремне бизәргә тели. Мин өс-башымны да карамыйм, ни эләксә шуны киеп чыгам. Әнигә бу бик авыр тоелган, ахрысы:
— Улым, синен кебек кешеләр озын, күн пәлтә киеп йөри, син дә алып ки, биш йөз сум гына тора бит ул, — диде.
Әни тынычланып китсен, дип мин биш йөз сум акча тотып, Бет Базарына (Талкучка) киттем. Күн пәлтәләр сатып торучылар янына килдем. Бик матур, үземә килешеп тора торган дүрт йөз сумлык пәлтәне кидем. Тирә- юньдәгеләр:
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
99
— Ал, Батулла абый, сина суйган да каплаган!— диләр.
Шулчак базарнын аргы башында кемдер тальян уйный башлады. Тәнем куырылып килде. Күнелем җирси, күнелем шул монга алгысый башлады. Кемдер авыл көен нәкъ Хәснулла абый кебек итеп уйный. Пәлтәне салып хуҗасына тоттырдым да, мин хәзер киләм, дип гармун тавышы ишетелгән якка киттем. Гармун тоткан биш-алты кеше арасында берсе «Вараксин» уйный иде. Оста уйный. Күнелем тулды.
— Шәп гармун!— дип пышылдашалар янымда.
— Ничә сум?
— Йөз илле!
Мин аны-моны уйлап торыр халәттә түгел идем, акчамны санап, гармун хуҗасына тоттырдым да:
— Гармун минеке!— дидем.
Гармунны алып, сөенечемнән җылап, пәлтә сата торган урынга киттем. Мин таманлап караган пәлтәдән җилләр искән, анын каравы өч йөз сумга тач күнгә охшаш пәлтә бар, таман гына. Ул тиз ертыла торган ясалма күн булып чыкты, әмма килешә иде үземә. Мин шул ясалма пәлтәне киеп, гармунымны тотып әни янына кайттым.
Әнием сөенеп Чаллыга кайтып китте. Ләкин ул пәлтә озын гомерле булмады, бер-ике тапкыр кигәч, әтәч тиресе кебеп юка, чыдамсыз «күн»е умырылып төште. Әрәмгә китмәде, мин аны бөгәрләп, машина утыргычына салдым.
Мин ике рәтле гармунда уйнарга шактый остарып беткән идем инде, әмма тальян тотканым булмады. Шул көнне үк мин гармунга ябыштым. Могҗизалы кич иде ул. Әнине озатып кайткач, мин тальян гармун колына әверелдем. Күнелдә, хәтердә онытылыр дәрәҗәдә посып яткан, авылымда сабый чакта ишетелгән көй сыныклары, мон калдыклары уяна, җанлана башлады. Пәм мин Хөснулла абыйнын серенә төшендем. Хөснулла абыйнын бармаклары гармун телләре буйлап җинелчә генә йөгерә торган иде. Өске телләргә менеп җиткәч, кирәкле тавышка тел калмый, шуна күрә, Хөснулла абый бер октавага аскы рәтләргә төшеп китә торган булган. Көй өзелми, бармаклар төртелми. Мин Хөснулла абый уйнаганга якын итеп уйнау мөмкинлеген таптым. Ялгыз чакларымда, үзем уйнап, үзем җылап утыргалый башладым. Бу бәхет иде. Мин илаһи моннын серенә төшенә алырдый кеше идем. Мин үземнен мон ишетеп җылардай хисле кеше икәнемне анладым. Иҗат кешесе өчен моннан да олы ачышнын, моннан да олы бәхетнен булуы мөмкинме!
Мин Сальерины тулысы белән анладым.
Аллаһ биргән зәгыйфь сәләт оеткысын камилләштерү, сәләтлеләр дәрәҗәсенә күтәрелү өчен үҗәтлек, тырышлык, каһарманлык кирәк икән.
Яши торгач, минем кулга тагын бик яхшы гармун килеп эләкте. Сөенеп туя алмыйм. Өздерә гармуным. Керәшен халык язучысы Гөргөри белән минем «Җигүле»гә утырып, Татарстан буйлый сәяхәткә чыктык. Әлмәт тарафына узып барышлый Шыкмайны да тау башыннан Гөргөригә күрсәтергә булдым. Без әле генә, тан алдыннан Чаллы Сабан туе мәхшәреннән чыккан идек.
— Гөргөри, Зәкия апа янына кермибез, Татарстанны әйләнеп чыккач кына без ана керербез, — дидем.
Шыкмай йоклый, Зәкия апа да йокыдадыр. Бу тау башыннан һәр Сабан туе кичендә гармун уйныйлар иде, мин дә уйнарга булдым. Онытылган гадәтне янадан кайтарырга иде исәп. Гармунымны киереп тартып мин сугышка озату көен уйнадым.
— Мин уйнаган көй кешеләрнен төшенә керсен, яшь чакларын сагынып, җирсеп искә алсыннар. Каян ишетелә икән бу тылсым, дисеннәр.
Байтак уйнаганнан сон гармун монын кешеләрнен төшендә калдырып, без Әлмәткә китеп бардык. Әлмәтне, Сарманны, Чаллысын, Минзәләсен әйләнеп, бер атнадан сон Шыкмайга, Зәкия апа йортына кайтып төштек. Зәкия апа үзенен «фирминний» ризыгын — каклаган казын чыгарып утыртты, табын мул. Мин һаман Зәкия апа авызыннан төшендә ишеткән тылсымлы гармун турындагы соклану сүзен көтәм. Шулай сөйләшеп утырганда Зәкия апа әйтеп куйды:
БАТУЛЛА
100
— Беркөнне бер тилесе төне буе тау башында гармун уйнады, халык арган, иртән эшкә чыгасы, ә ул ахмак гармун тартып, кешеләрнен йокысын өзә! Әле юньләп уйный белсә икән!
Керәшен халык шагыйре Гөргөри пошкырып көлеп җибәрде, авызындагы каклаган каз кисәге дә чыгып очты бугай. Минем ачу чыкты.
Ләкин мин Шыкмайга кайткач, Сабан туенда һәрвакыт гармун уйныйм. Халык тынлый. Гармунчы Хәниф Таймасов минем гармунга кызыгып карап тора, мин рәхәтләнеп ана гармунымны сузам. Хәниф абый өздерә минем гармунда!
— Тальян тавышы ишетелмәгән Сабан туе туй түгел ул! — ди Хәниф абый.
Һәр елны мин авылыма Сабан туена гармунымны алып кайтам.
Миннән оста уйнаучылар уйнасын! Бура-Киртәнен Харис Әхмәдиев, Шыкмайнын Хөснулла Маликов, Ашытнын Әнәс абый кебек тальянда монлы уйнаучыларны мин бик сирәк очраттым үз гомеремдә. Аларга гармун җәлке түгел, уйнасыннар!
Эшем бармаганда, эч пошканда яки куанычлы вакытларымда мин тальянымны алып, монаеп утырам. Моная-моная күнелем тула, авыл искә төшә, шушы көйне уйнап сугышка, үлемгә киткән абзыйларнын язмышы бәгырьне телгәли башлый, күздән яшь ага. Мин уйныйм да уйныйм. Шулай монланып утырганда бүлмәмә улым Байбулат килеп керде, битемнән аккан күз яшьләремне күргәч, ул аптырады, елмайды, аннан гаҗәпсенеп сорады:
— Әти, син ни өчен җылыйсын ул? — диде.
Мин гармуннын тарихы, сугышта үлгәннәрнен фаҗигасе, тылда калганнарнын әче язмышы турында сөйләдем, улым игътибар белән тынлады. Мин тагын озату көен уйнарга тотындым. Байбулатнын да күзе дымлы иде, ул тальян монын, татар монын, татар фаҗигасен анлады кебек. Хәзер инде ул тальян тавышына битараф калмас, дим.
Ахыры киләсе санда