Логотип Казан Утлары
Кыйсса

СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ

***
Эштә тагын Нөркәев турында сүз чыкты. Тарик үз бүлмәсенә чакыртып алган иде. Лена да шунда утыра. Аның алдында редактор Мәгарифнең эшеннән канәгать түгеллеген белгертә башлады. Ленага сабак биргән шикелле иде. Эшебездәге чатаклыклар фабрика җитәкчелегендә уңай бәя ала алмый, диде. Канәгать түгелләр... Ник кадрларыңны идея ягыннан өйрәтмисең дип мине шелтәлиләр. Ни өчен эштә политик сизгерлек җитешми? Болай үзең башлы егет, каләмең дә бар, ә? Үз кимчелегеңне белү ансат түгел, билгеле. Үзең аңлап җитмисең икән, менә безнең, иптәшләреңнең әйткәннәренә әз генә колак салыр идең ди...
— Сезнең сүздән чыкканым юк бит, нигә алай әйтәсез?— дип сүз кыстырды Мәгариф.
— Син тыңла, тыңла,— диде Тарик ничектер карулашасы килмичә генә.
Ул аның үзе кебек, үзен көчләп, кызыл авыз булуын тели иде. Андый кешеләр тормыштагы һәр начардан үзләрен физически читләтеп куялар. Кимчелекне бер дә күрмиләр, теләмиләр . Карьера өчен генә шулай эшлиләр. Кимчелекләргә битараф , калын тиреле һәм дәшми торган кешене генә өниләр, үз итәләр. Шундый булсаң гына алар төркеменә керә аласың. Үзләрен идеяле итеп саныйлар, югары даирәгә нисбәтән күреп, эреләнәләр. Бик мөһим, эшлекле чырай белән йөриләр, зурдан сөйләшәләр. Күрсәң! Тарик Фәррахович та шундый кешеләр даирәсенә үрмәли иде. Сөйләшүендә, эшендә югарыдарак торганнардан отып алган чалымнар еш күренә. Бу кыланышлар, кызыл сүзле булып сөйләнүләр, фикер йөртүләр аның демократик характерына һич кенә дә ябышмый һәм кычкырып торалар. Матур пальтога ямаулык ябыштырып куйган шикелле тоела. Тарик ипле холыклы, үзе теләп алган рольгә кереп, килештерергә тырыша. Әмма мондый роль аныкы түгел икәнлеге сүз саен диярлек беленеп тора. Тешкә тия. Тарикны белмәгән кешеләргә бу нәрсә сизелми дә торгандыр. Ләкин Мәгариф аның ничек көчәнгәнен, булдыра алмыйча җәфаланганын, рольгә егылуын һәм оялмыйча тагын торып китүен күреп әрни. Мондый кешеләрдән залим тәрбияләү берни тормый.
— Үзеңне үзгәртергә кирәк, Мәгариф,— диде Тарик бераз тынып
Ахыры. Башы узган санда. торганнан сон. Анын тавышы бик хәерхаһ һәм хәлгә керүчән, жәлләүчән сыман иде. Чынлап та, Мәгарифне чын күнелдән кайгыртып әйтә ул.
— Берне, ике, әзне күп дип әйтә алырлык булыргамы, Тарик Фәррахович?
— Тарихи максатыбыз хакына нигә әйтмәскә? Шулай кирәк диләр бит,— Тарик Ленага карап куйды. Ул да берәр сүз әйтсен дигән шикелле иде.
— Мәгариф абый, берне, ике, әзне күп дип әйтүнен ни авырлыгы бар сон? Бер кыенлыгы да юк,— диде Лена аны көйләгән, тәрбияләгән тавыш белән.
Мәгарифнен эчтән ачуы кузгала язды: шушы кәнтәй дә сине өйрәтеп утыра бит.
— Мин караны ак дип әйтә алмыйм шул! Караны кара дип, акны ак дип кенә күрә алам...
— Төсләрне аера белмәү синен шәхси кимчелеген, Мәгариф, аны иҗтимагый эшкә кушарга ярамый,— диде Тарик бик йомшак кына итеп. — Төшенәсенме?
— Юк, Тарик Фәррахович, барып җитми әле бу мина.
Тарикнын йөзе карангыланды, кашлары җыерылды, алсу тиреле каш, мангаенда сырлар күбәеп китте.
— Ярар, тормыш төшендерер,— дип ул өстәлдәге бер папканы алды да актара
Э
10
башлады. — Тәк, менә болай,— дип дәвам итеп:
— Нөркәевне тәнкыйтьләп мәкалә яз. Завком ялгышны төзәтүне таләп
итә ....
— Нөркәев дошман түгел!
— Ярар, сине редакциягә эшкә алып ялгышканмын икән,— диде Тарик үкенечле тавыш белән. — Лена, мәкаләне син язарсын. Бетте!
Ул учы белән өстәл өстенә ипләп кенә сугып куйды. Анын кулы ниндидер зур бер кызгылт кысланы хәтерләтә иде. Лена тиз-тиз атлап чыгып китте.
Тарик торды да стенага таба борылды. Телефоннан чылтырата башлады. Анын кыяфәте, таза муены ачулы һәм читләшү төсмерләре белән тулган иде.
Мәгарифнен эченә салкын йөгергәндәй булды, баш өстендә болытлар куерганын бик яхшы сизде һәм шуна урыныннан кузгала алмады. Бу килеш чыгып китсә җаны борчу белән телгәләнеп бетәр иде. Башын иеп, бик таушалган төстә һаман утыра бирде. Горурлыгы ана чыгып кит, син хаклы, ник үзенне ваклыйсын, ди, ә гамәл тота, утыр, башын и, үзенне түбәнәйт, дип тукый.
Редактор телефонда сөйләшеп бетерде дә, чыгарга җыена башлады. Мәгарифкә йомшак кына сүз катты:
— И, туган, җайга ое, үзен өчен бит,— дип куйды. — Жалкы, каләмен бар. Мина да бик авыр да сон, гамәл бездән көчле бит. Җаена ятмасан, таптый да китә... Ну, монысы үзара гына, яме...
Ул, шкафын ачып, киемен ала башлады.
— Рәхмәт, Тарик Фәррахович,— диде Мәгариф анын сонгы ихлас сүзләреннән күнеле булып.
Саубуллашты да, чыгып китте.
Ни өчен Тарик соныннан ачык күнеллеләнеп мине кайгырткан кебек итте, дигән уй килде Мәгарифкә. Ул эш бүлмәсенә кайтты, өстәл артына утырды, эшенә тотынган булды. Әмма уйлары һаман бая гына булып алган сөйләшүгә әйләнеп кайтты... Башта Тарик әйтте: сине эшкә алып ялгышканмын, диде. Аннары минем якта да хаклык барлыгын чамаладымы, әллә әчелешле буласы килмәдеме, «монысы үзара гына, барышка җайлы бул, туган» дип
ихлас сүзләр әйтеп ташлады. Тукта, нәрсәсе ихлас моның? Барышка каршы кеше түгел бит мин? Мин тормышның барча положениеләре белән риза, алар белән килешеп яшим. Тышкы яктан гына түгел, үземнең тиремне саклау өчен генә түгел, чын күңелдән шулай кирәктер дигән фикердә торам. Ләкин эшкә зыян китерә торган нәрсәләрне күрмичә, гаделсезлеккә каршы тормыйча булдыра алмыйм. Ул минем канымда. Безнең тормыш кагыйдәләре буенча да гаделсезлеккә каршы һәркем көрәшергә тиешле. Карасана, үзен тормышның төп таянычы итеп карый. Беренче сортлы кеше, ә мин барышка оемаучы безнең яклы түгел, янәсе. Менә Тарик ничек китереп чыгара. Ул югары затлы, ә мин түбән. Ул кимчелекләргә күз йомучы, гаделсезлекне юри күрмәүче, чиктән тыш җайлашучы тормышның ышанычлысы, терәге булсын, имеш. Мин гаделсезлекне күтәрә алмаучы, шуны әйтергә тырышучы — түбән дәрәҗәдә саналам. Һәрхәлдә, Тарик мине шулай хисаплый. Ул яраклаша алган өчен генә әйбәт, тормыш түрендә, ә шул сыйфат булмаганга күрә генә мин начар... Уйласаң, шулай килеп чыга. Тарикның тел төбе шул мәгънәдә бит... Мин аңлыйм, яраклашырга кирәк, шунсыз гомер итеп булмый. Ләкин моның бер чиге бар бит. Рядовойлар өстәгеләргә йөз процент яраклашса, ул өстәгеләр үзләреннән өстәгеләргә ни боерасың дип күзенә карап кына торса, үзе янындагы кимчелекләрне күрмәсә, бер-берсеннән яшерсә — кая барып чыгар бу галәмәт?
Нөркәев эш процессын тизләтү өчен, димәк, производствоны арттыру өчен тырыша, чын күңелдән дип уйларга кирәк. Әмма шул кешене хәзер юк нәрсә өчен тәнкыйтьләргә кушалар. Димәк, җитәкчеләр эш интересы өчен, булсынга тырышмыйлар, ә политик нечкәртүгә бирелгән булып маташалар. Һәм бу нәрсә конкрет эштән, эшләп чыгарудан, ягъни байлыкны арттырудан мөһимрәк! Имеш,
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
11
Нөркәев карашы белән безгә үзери түгел. Моннан да абсурдрак нәрсә булуы мөмкинме? Эш өчен тир түгә, булсын дип йөри, шул кешенең карашы хилаф булсын, ди. Сызыкка сызык туры да килмидер, бәлки. Әмма нигә шуны гаеп санарга? Кеше машина түгел бит. Үзеңә кирәк якка бордың да куйдың...
***
Мәгариф тирене беренче эшкәртү цехында агитатор иде. Занятие уздырырга килсә, кеше бик аз калган. Гадәттә болай ук аз булмый торган иде. Ни сәбәп? Аның сөйләвен яратмыйлармы? Узганында дин турында әңгәмә уздырган иде. Бик җанлы гына булган иде шикелле. Күпләр кызыксынган сорауларын курыкмыйча әйттеләр. Ул ышандырырга тырышып, диннең ничек барлыкка килгәнен үзе аңлавынча бәян итте. Аны халык барлыкка китергән, иҗат иткән дип әйтергә була. Чөнки табигать каршында адәм баласы бик көчсез, яклаучысыз. Ә табигать кешеләргә һаман афәт, зыян китереп торган. Яшен сугулар, су басулар, янгыннар чыгарган, тауларны ишкән. Чәчкән игеннәрне боз сугу белән бетереп ташлаган. Кыскасы, табигать адәмнәрне дер калтыратып куркытып, җаннарын алып торган. Әнә шул куркудан, ниндидер бер гайре табигый көчле бар дип күрә башлаганнар. Шулай Алла җисеме барлыкка килгән. Алланың холык-фигыленә буйсыну, аңа табынып тору кирәклеге алга килеп баса. Чөнки табигатьтә, ягъни Алланың кануннарына буйсынмасаң, ул җиргә афәтләр, казалар китерәчәк. Ул бәла-каза китермәсен дисәң, табигать-Алланың җаена торырга, аңа табынырга кирәк, дип фикер йөрткәннәр. Тормыш иткәндә тәртип-низам зарури. Аллага ялварып тәртип-низам кагыйдәләре төзегәннәр. Шул кагыйдәләр буенча адәмнәрне Алла җәза бирер дип куркытып торганнар. Куркуны тәрбия чарасы итеп, кагыйдә нигезенә салганнар...
Мәгариф үзенең белем сайлыгын чамалап, дин турында тагын берничә занятие уздырырга һәм тагын да ныграк хәзерләнергә дигән нәтиҗәгә килде... Шунын өчен ул Ленин китапханәсенә барып язылды һәм шул теманы яктырта торган берничә китап та алып кайтты. Бу эш анын педагогия институтында читтән торып укуына да ярдәм итә.
Бүген кеше әз, шуна күрә Мәгариф кыска гына политинформация ясап алды да, ничектер хәл-әхвәл турында сөйләшүгә кереп китте. Ике-өч кешенен күз төбендә «фонарь» бар иде. Мәгариф шулар белән кызыксынды. Башта ык-мык итеп, тартынып-тартынып тордылар... Кичә ипигә чират бик хәтәр булган, шунда яшь әтәчләр шикелле чукышып алганнар икән... Кайчан бетәр бу чират дигән нәрсә, дип зарланырга тотындылар. Өченче көн берәүнен кулын сындырганнар, ди.
Мәгариф үзе дә, очын-очка чак ялгап яшәсә дә, аларнын зарлануларын бик тиз басты: җитәр, мондый сүзләр өчен беләсенме ни, диде ныклы гына итеп. Чират ул вакытлы күренеш, тиздән Яна бистәдә зур гына ипи кибете ачылырга тора диде. Ул кибет кечкенә булса да аны зур дип әйтергә мәҗбүр булды. Чөнки обстановка өчен шулай кирәк иде...
Занятиедән чыккач та, бу хакта башында уйлар бөтерелде. Ни өчен һаман һәр нәрсәгә чират: сугыш беткәч тормыш әйбәт булыр дип өметләнгәннәр иде. Анысы өмет акланыр ул, шик юк. Немец-фашист бик нык бетереп, аяктан егып китте шул. Яраларны төзәтү бик авыр. Чиратка гына түзәрсен. Чират белән булса да икмәк алып була. Шунысы әһәмиятле. Хәзер бер кеше дә ач түгел. Анлаган кеше өчен бу бик зур казаныш. Шулай да кечкенәне зур, әзне күп дип әйтергә, ялганларга туры килә. «Положение обязывает» дигән нәрсә шулмы икән инде?
Тукай урамы чатында Кирәкмәсов очрады. Мин сине эзләп йөри идем ди. Мәгариф бераз аптырап китте. Нөркәев мәсьәләсе турында әйтергәме, юкмы дигән уй килде ана. Редакция серен сакларга кирәк иде. Ул дәшмәде. Кирәкмәсов бераз гына кызмача иде шикелле. Дәриягә кызыгып калганы турында сайрый да сайрый. Нәрсә сон бу ди, аптыраган төстә. Шул кыз күз алдыма килә дә баса, килә дә баса. Нидән шулай икән, ә, дип Мәгарифтән җавап көтеп күзенә карый... Дәрия синен күнеленә
ХИСАМ КАМАЛОВ
12
ошаган, менә шул, дип анлата Мәгариф. Юк, ди, егет, минем бит аны күнелемә кертергә теләгем дә булмады. Мин берни уйламадым да... Менә хикмәт, ә? Кирәкмәсов уйнап сөйләми иде, йөзендә үзенен бу халәтенә шаккату һәм җавап таба алмау иде... Матур, затлы кызлар теләмәсән дә күнелгә кереп кала, дип шәрекли Мәгариф. Ихтыярынны сындырып җанына оя коралар. Шунын өчен матур кыз диләр... Үзен тагын барып күрмәденме?
— Кичә барган идем, качып кайтып китте дип шыпырт кына колакка пышылдадылар. Матур булу өстенә батыр да икән...— диде Кирәкмәсов, сокланып сөйләүдән анын битенә нур төшкән, борын яфракларына чаклы елмаю яктысы белән тулы иде.
— Сон бит аны хәзер утыртачаклар, их, җилбаш кыз! — дип Мәгарифнен чырае кинәт карангыланды.
— Неужели шундый кояш кебек кызны хөкем итәрләр, ә? Юк, ышанмыйм,— диде Кирәкмәсов, һаман да үзенен хисләре тәэсирендә. Хисләр чынбарлыкка ышанып җитми, хисләр тормыш кырыслыгын кабул итеп бетерми. Шуна еш адашалар.
— Үзен харап иткән, әй, юләр баш, юләр баш!— дип кайгырды Мәгариф чын күнелдән. Себергә китсәм харап булам дип бик курыккан иде, шул куркудан башсыз эш эшләп ташлаган. Тегеләй дә начар, болай да әйбәт түгел, дип уйлагандыр. Ә бит утыртачакларын яхшы анлый иде. Районда берәр җай табарына ышанды микән инде? Бәлки анда таянырдай кешеләре бардыр?
— Юк, Дәрия югалмас,— диде Кирәкмәсов.
Мәгариф бер сүз дә әйтмәде. Аны Дәрия турында уйлар биләп алган иде. Менә бит, Дәриягә берәр нәрсә булса, тагын анын өстенә гаеп төшә инде. Хәлләр чылбырынын тәртибе башта бер бозылса, әллә ни вакыттан сон аны онытып бетергәннән сон да барыбер, бер хилафлыгы килеп тез астына сукмый калмый. Су баштан бер болганмасын инде, аннары буйдан-буйга пычрак китә... Дәрия тормышны мәктәп дәреслекләрендә язылганча итебрәк күз алдына китерә. Юк, дәреслекләрдә бер төрле, ә тормышта исә бөтенләй башкача! Нигә шулай кызыл төстә буяп язып яшьләрне адаштырырга? Әллә махсус рәвештә шулай эшләнәме бу? Мин күпме шул туры килмәү аркасында газапландым һәм һаман да җәфа чигәм. Кемдер әйткән, кеше яшәүдән бизмәсен өчен, тормыш җитәрлек кадәр кырыс һәм шәфкатьсез булырга тиеш, дигән. Уйлана торгач, үзеннен чаманны белгәч, бу кагыйдә белән тулысынча килешәсен, шайтан алгыры!
***
Мәгарифнен күн пинжәге бар иде. Шуны манный ярмасына алыштырып, бераз тернәкләнеп килделәр. Үлчәүле нәрсә бик тиз бетте. Нишләргә? Бала елавыннан да йөрәкне телә торганрак берәр нәрсә бармы? Артур үкси башласа, Мәгариф берәр сәбәп табып, урамга чыгып китә. Ләкин анда котылып булмый. Жәлләү хисе күнелен уеп-уеп ала башлый да, тизрәк өйгә атылып килеп керә.
Нөркәев белән фикерләре туры килә торган кешеләр булып бераз якынаеп киткәннәр иде. Дөресрәге, Мәгариф үзе ни өчендер ана тартыла. Теге яки бу мәсьәләдә уйлар тәнгәл килеп тору бик зур нәрсә икән. Шундый кеше сина бер сәбәпсез якын булып тоела. Нөркәевнен тышкы мөлаемлыгы өстенә конкрет булуы, эшне булсынга гына эшләве, ничек тә яхшы булсын дигән нияттә йөрүе кешеләрчә үзенә тарта иде. Мәгариф моны байтактан анлаган иде. Шуна аны мактап мәкалә дә язды. Әйтелгәнчә, ул мәкалә кайбер җитәкчеләргә ошап җитмәде. Менә хәзер Мәгариф мәкаләсен бетереп ташлый торган әйбер әзерләнә. Ул моны Нөркәевкә әйтмәскә тиеш иде. Шулай да бер күнел ихласланып ачылган моментта тиште. Үзен генә бел, диде.
Нөркәев икенче көнне иртәнге энгердә ана өч кило чамасы ак төенчек кертеп бирде. Манный ярмасы. Хак алудан баш тартты. Монысы покага гына, диде. Нәм өйгә дә узып тормыйча, китеп барды. Мин аны якын иткәнне бәяләгән, үзе дә мина хәерхаһ
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
13
булып киткән, дип сөенде Мәгариф.
Тагын бер кичне сон гына Нөркәев ниндидер иптәше белән килде. Иптәшенен кулында чемодан иде. Бу чемоданлы Мәгарифкә таныш кеше булып чыкты. Таныш кына түгел, бу Сөнтиев дигән егет турында ул «Яшь сталинчы» газетасында фельетон бастырып чыгарган иде. Сөнтиев жулик кеше иде. Чи тиреләрне сортлау цехында эшләде. Мастерны хәйләләп, өченче сортларны беренче итеп җибәргән. Тагын шунын ише махинацияләр эшләп бетергән. Анын өстеннән материал күп иде. Үзе белән янәшә эшли торганнарны да күз ачып йомганчы хәйләли икән. Ут кебек елгыр, ди. Чынлап та анын күзләре хәзер дә йолт-йолт килеп тора... Мәгариф язган фельетон буенча аны эштән кудылар. Шул фельетон чыкмыйча эшеннән куа алмый йөдәгәннәр. Начальникларны үзара талаштырып бетергән. Көч-хәл белән Сөнтиевне фаш итәләр. Менә шул кеше тәкәллефле генә анын каршында басып тора. Мәгариф анын үзе белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәне булды. Хәтта сыраханәгә кереп утырдылар. Мәгариф тыштан берни белгертмичә анын холык-фигылен белергә теләде. Сөнтиевтән һәркайда диярлек зарланалар иде. Башта үзебезнен газетада аны пешерергә кирәк таптылар. Мәгариф шунын өчен анын үзен якыннан белергә теләде. Фельетон язу исәбендә дә юк иде. Сөнтиев эчендәген яшерә белми торган зат икән. Бер утыруда яхшы ук ачылгандай булды. Ул үз янындагыларны, эше төшкән начальникларны каралтып сөйли иде...
Нөркәев чемоданны урындыкка куеп ачты, анда сөттәй ак капчыкта бер пот манный ярмасы икән.
— Менә Сөнтиев синен өчен тырышты, иптәш Сайкин,— диде Нөркәев. — Бары синен хакка гына...
Мәгариф нәрсә әйтергә белми аптырап тора. Эчтән ниндидер тавыш: син бу жуликтан берни алырга тиеш түгел, ди. Ә алмыйча ни хәл итәрсен? Ач баланын елавыннан йөрәккә кан сава бит! Валлаһи, бу хәлгә үзе төшкән кеше генә анлар моны... Икенче яктан, мин Сөнтиевне һәм анын ишеләрне дошманым кебек итеп күрәм. Менә шул дошман мина игелекле кулын суза. Минем бәлагә таруымны көтеп, сагалап торганмы? Юк, Сөнтиевтә анысы булмас. Ул Нөркәевнен әшнәсе шикелле. Шулай ишеткән иде. Белмим, нинди дәрәжәдәдер... Бу эшне Нөркәев үз инициативасы белән эшләгәне көн кебек ачык.
— Юк, мин куркам монардан,— дип Мәгариф башын як-якка чайкады. Әмма Сөнтиев йөзенә берни дә чыгармады, ул һаман елмаеп.
— Син монда берәр этлек бардыр дип шикләнәсен,— дип Нөркәев иптәшенә карап алды. — Юк, син Сөнтиевне белмәден, күрмәден. Шулай бит?
— Мин сина ачу тотмыйм, иптәш Сайкин,— диде Сөнтиев тыныч кына. — Ул әйбер мина файдага гына булды дияргә ярый. Әйбәтрәк эшкә урнаштым...
— Мина да әйткәне бар: булган беткән, бер үчем юк дип...
Нөркәев ике араны ждйламакчы, ышаныч тудырмакчы була иде. Мәгарифнен эчендә шик бетми, ул тиз генә чынга ала алмый иде. Киеренкелекне йомшатырга теләгәндәй һәм сүзләре каты бәрелмәсен өчен, ул елмаерга мәжбүр булды.
— Сөнтиев әнә барыр да әйтер...
— Юк инде, иптәш Сайкин, син нәрсә?— диде Нөркәев кыдырып.
Анын шар күзләре тагын да зураеп киткән иде.
— Сөнтиев андый малай түгел. Кеше әллә ниләр сөйләр ул, гайбәткә ышансан...
— Ә теге кадрлар начальнигы Хөрмәтуллин белән булган хәл?
— Кая инде, сина бөтенләй ялгыш информация биргәннәр,— дип сүзгә кушылды Сөнтиев. Тавышы ничектер ышандырырлык иде. — Ул үзе Сталин турында начар сүз әйттен дип, мина политика «текмәкче» булды. Карьера өчен. Шунын аркасында күпме йөрттеләр, күпме газапладылар. Сина киресенчә җиткергәннәр икән...
— Сөнтиев хәзер төзәлде инде, иптәш Сайкин,— диде Нөркәев иптәшен чын күнелдән яклыйсы килеп. — Адәм баласы бер көе генә тормый, һаман үзгәрә...
Мәгариф чынлап та икеләнеп калды. Бер яктан Сөнтиев тә дөрес әйтә кебек,
ХИСАМ КАМАЛОВ
14
икенчедән, Хөрмәтуллин турында элек ишеткән хәлләр дә ышандырырлык иде. Сөнтиевнен эшләрен һәм үзен бераз белгәнгә күрә, ул сүзләр Мәгарифкә чын булып тоелганнар иде.
— Мин сина таш белән, ә син мина аш белән,— диде Мәгариф дәшми торудан унайсызлана башлагач.
— Күптән булган, кар астында калган,— дип Сөнтиев иптәшенә карады. Әйдә, үзен хәл ит инде дигән төсле...
Тагын бераз карашып торгач, Мәгариф күчтәнәчне алу ягына борылды.
***
Надия эшли торган госпиталь Горняк каршындагы иске бакча эчендә өч катлы зур бинада иде. Элек заманда анда кызлар гимназиясе булган.
Комлев урамына караган капкадан госпитальгә урта буйлы, какчарак гәүдәле бер хәрби килеп керде (Кулында посылка зурлыгындагы тартма иде). Погонында дүрт кечкенә йолдыз. Ул керү белән замполитны сорады. Анын кабинетына узды.
Алар бик тиз анлаштылар. Керүче кечкенә кызыл книжкасын чыгарып замполитка сузды. Теге алып карады, укыды да: «Әһә, әһә, анлашылды»,— диде. Ни боерасын, дигән кебек ана түбәнчелек белән карап торды, күн диваннан урын тәкъдим итте. Капитан утырды, ә замполит һаман баскан килеш анын сүзен көтте. Капитан ни өчен килгәнен кыска гына итеп анлатты. Мин биредә командировкада дип сестра Шамкина белән фронтта бергә эшләүләре турында сөйләп алды. Шәхси мәсьәлә буенча гына аны күрергә тели икән. Бүтәннәргә сиздермичә генә чакырыгыз, минем монда булуымны беркем дә шәйләргә, белергә тиеш түгел ди...
— Анлашыла, — диде замполит каударланып һәм ишеккә атлады.
Берничә минуттан ишектә ак халатлы Надия күренде. Хәрби торып басты һәм ана таба омтылды. Надия үзенен күзләренә ышанмыйча шаккатып калган иде.
— Надя, әллә танымыйсынмы?
— Паша!— дип кычкырып җибәрә язды Надия. Ул бер учы белән йөрәк турын тотып, икенче учын мангаена куйган килеш тигезсез атлап диванга килеп таянды. Аннары утырды.
Павел, эчке елмаю белән нурланып, Надияне җентекләп күзли иде. Надия бик нык үзгәргән, күкрәкләре шингән, битләре эчкә баткан, күз чокырлары тирәнәйгән һәм йөзен ямьләп торган борыны ябыгып озынаеп калган.
Берничә кило үлчәвен югалткан, дип уйлады Павел. Теге ире рәтле кеше булып чыкмадымы икәнни?
— Бик үзгәргәнсен, Надя,— дип бәрхет тавыш белән әйтергә мәҗбүр булды Павел. Йөрәгендә аны жәлләү кылы тибрәнеп куйды.
— Зато син әнә ничек чәчәк аткансын, ә?— диде Надия, ниһаять, һушы китү хәленнән көчкә чыгып. Ул елмайды да Павелнын күз карашын тоеп, халат чабулары белән тезләрен япкалады. Үз-үзенә эчтән кыюлык өстәде. — Сина бит кырау төшкәне юк!
— Әйе, сезгә авыр туры килде,— диде Павел.
Ул сорау арты сорау яудырды: Надиянен хәле, эше, тормышы белән кызыксынды. Арага тулган, катлам-катлам өелгән читләшү тойгысын азайтырга тырышты. Читләшү, үзен анардан аерып кую бигрәк тә Надиядә нык сизелә иде. Шулай булмый хәле юк, ул ир хатыны, иргә ярарга, анын төсле булып бетәргә кирәк. Ә Павелнын әле һаман тормышын кора алганы юк. Баштагы хатыны белән тормышы барып чыкмады, Надя белән дә җимерелеп төште. Ул кыйпылчыклар белән ничек яна тормыш кормак кирәк? Павел шул хакта әйткәч, Надиянен кызыксынуы арткан төсле булды. Әллә һаман миндә өмете яшәгәнме, дигән уй килде Павелга.
— Өйләнмәвенә ни сәбәп?— диде Надия һәм ике кулын кушырып тез өстенә куйды.
— Сәбәпләр күп инде, сине дә онытып булмый...
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
15
— Анысын арттырма, кайнар канлы хатын булса, ата - ананны оныттырыр.
— Әмма Артурны беркем дә оныттыра алмас, Надя! Юк!
— Аны да онытырсын, һи-и!— диде Надия, тавышы бик кинаяле иде.
— Гомергә дә! Мин Артурны яслегә барып күрдем,— диде Павел басынкы, юаш тавыш белән. Әмма тавышы тигезсезләнде, калтыранып киткән кебек булды. — Шундый жәлләдем үзен. Минем җаным, минем валчыгым...
Ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, башы күкрәгенә салынып төште, күзләреннән ике тамчы яшь чыгып, тере шарчыклар кебек итек кунычына тәгәрәде. Надиянен дә күзләре яшьләнде, тизрәк кулъяулыгын алып күз төпләрен сөрткәләргә тотынды. Павел авыр көрсенде, күзләрен угалады.
— Мине ничек таптын?— диде Надия сүзне икенчегә борып.
— Кайда эшләгәнемне беләсен бит, Надя!— Кирәкле информация безгә көне-сәгате белән бирелә,— дип кул селтәде Павел. Шунда ук бик җитди тонга күчте.
— Без икебез дә ялгыштык, Надя. Мин шундый фикергә килдем. Без ул ялгышны төзәтергә тиеш. Хет Артур хакына, ә?
— Ни сөйлисен, Паша!— дип Надия анын йөзенә сынап, өйрәнеп карап торды. Тыштан берни сизелми. Эчтән танымаслык булып үзгәргән икән, дип уйлады ул. Кара, нинди сүзләр сөйли? Бу хәл бик яна һәм бик сәер тоела. Бу шул элеккеге Павелмы сон, әллә бүтән кешеме? Уртак хисләр, авыртулар, кайгылар, уйлар беткән, алар урынына ялгыз җан сызлаулары гына калган. Алары да янып юкка чыккан, көлгә әйләнгән. Хәзер Павелнын кичерешләре ана барып жцтми, анлашылмый. Читләшү тәмам ныгыган. Аларны бер-берсеннән бик нык ераклаштырган.
— Йөрәгем әрнегәнгә әйтәм,— дип куйды Павел. Анын йөзе күкселләнеп киткән иде.
Надиянен эчендә кинәт ачу нервысы кузгалды.
— Тагын ватарга, тагын җимерергә?— диде ул кырысланып.
— Мин дә кеше бит, Надя, йөрәгем таш түгел!
— Теге чакта нигә сон ул йөрәген ташка әйләнде?!
— Ул вакытта тәҗрибәсез идем, ялгышканмын, Надя! Чын менә...
— Ялгышларын өчен бүтәннәрне җәзалыйсын, ә үзенне хөкем итәргә кулыннан килми.
— Теләсә ничек тиргә, Надя. Анын белән хәл җинеләйми бит...
— Үзенә килеп бәрелгәч кенә кеше икәнен исенә төшкән, ә мин? Мин дә кеше идем бит син миннән баш тартканда. Күпме кан-яшь түктем?
— Мин баш тартмадым, Надя, юк! Кызымны үлеп ярата идем, аны бик күрәсем килде. Азагын уйлап җитмәгәнмен...
—Мин барысы да синен арканда булды дип әйтергә теләмим. Ир-ат җаваплылыкны үз өстенә алыр дигән ышаныч белән яшәгәнмен, шул адаштырган...
— Үз өстемә алырга дип килдем, Надя...
— Хәзер сон инде, Павел! Ничек син шулай әйтә аласын? Аптырыйм. Үзен хаклык хөкемчесе.
— Сайкинга шулай нык беректенмени сон?!
— Ул мине түбәнлектән коткарды, син аткан пычрак чокырдан тартып чыгарды, беләсен ич, хәзер шул кешене адәм хуры итәргәме? Ул баланы үзенеке дип белә... Уйлап кара, ничек шуларны чәлпәрәмә китерергә? Беләсен, минем йөрәк сәламәт түгел, андый нагрузкага чыдый алмас... Павел, син бүтән кешеләр хакында бөтенләй уйлый белмисен.
— Мин малайны, сине жәллим, Надя, анла! Тормышын да әйбәт түгел. Бу шартларда бала да нормаль булып үсмәс. Менә хикмәт нәрсәдә... Син хәзер мин белгән Надя түгел — бөтенләй икенче, — диде Павел бераз уйланып торгач.
— Син дә үзгәргәнсен, элек шактый кырыс иден. Бер якны гына тынлый иден кебек. Хәзер икенче якны да исәпкә ала башлагансын. Күнелен йомшарган димме?
Павелнын маңгаенда сырлар күбәйгән, битен сызгалап нечкә генә җыерчыклар
ХИСАМ КАМАЛОВ
16
сузылган. Яшәү ана да җинел генә бирелмәгән.
— Ирен ничек сон?— диде Павел Надияне ихласлыкка этәрерлек йомшак тавыш белән. Анын тавышында кайгырту, хәстәр бар иде.
— Бик әйбәт дисәм мактау булыр, начар дисәм — ялганлау,— дип елмайды Надия. Анын ялган горурлык саклап маташасы килмәде. Павел аны үтәли күрә кебек иде. — Син аны беләсен бит инде?
— Малай турында берәр нәрсә сизенмиме?— Бу Павелны ин нык кызыксындырган сорау иде. Йөзенә дә шундый төсмерләр чыкты.
— Юк шикелле,— диде Надия ничектер, икеләнебрәк. — Малайны үлеп ярата. Чөнки ул синеке түгел, анын малае...
— Ни сөйлисен, Надя, акылындамы син?— Павелнын сулышы кысылды. Муен төере нервланып әле аска, әле өскә бәргәләнде.
Надиянен исә бары үзе генә белгән нәрсәләрне бигүк белгертәсе килми. Теге вакытта врачлар, тикшереп-карап тормыйча гына, аны жәлләп, кәгазьләр язып бирделәр. Надия, бәлки, үзе ялгышкандыр? Хәзер ул баланын кемнән икәнен үзе дә төгәл генә өзеп әйтә алмый. Бала исә әзрәк Каймакчига, әзрәк Мәгарифкә дә охшаган сыман тоела...
Беркатлыланып бу хәлләрне Каймакчига ычкындырса, Надия аны алдаган булып күренер иде. Юк, беркатлыланырга һич ярамый. Бары хатын-кыз гына белә торган серләрне читкә чәчү абруйны төшерә. Шул ук вакытта, эчке сиземе әйтә: горурлык өчен генә Каймакчины бу четерекле хәлдән азат итеп ахмакланма; материаль хәлен авыр, алда ни буласын белгән юк, ди. Шунын өчен кырт кисеп ташлама, Каймакчига өметләнергә урын калдыр. Күперләрне яндырма... Әнә ул һаман сине онытмаган, ярата ул. Үзенне бер яратса, малай өчен исә ике яратыр. Ул югары баскычка күтәрелгән кеше, җитеш тормыш белән гомер итәчәк. Ә синен сәламәтлеген дә шәптән түгел. Шайтан ни белән шаяртмас, Каймакчи, бәлки, тормышын синен белән бәйләргә тәвәккәлләр? Син бит аны йөрәген белән яраттын, ниндидер ярсу, үч белән сөйгән иден. Сугыш вакытында ир-атнын түбәнсетүләреннән үч кайтару зәһәре аша аны йөрәгенә алган иден. Каймакчи ташлап киткәч, тагын алдандым дип паникага төштен. Шул ук җанны кая куярга белмәгәнгә, Мәгариф кочагына керден, шунда гына азрак тынычлану таптын. Элеккеге халәтенә — аек акыл кималына кайттын. Акланып, горурлык җәрәхәтен дәваладын: Каймакчи бөтенләй башка склад кешесе, диден.
Тынлык озакка сузыла башлагач, Надия Каймакчига күз чылгыен төшереп алды һәм бөтенләй ул көтмәгәнчә сөйләп китте:
— Сайкин бик әйбәт кеше, теге чагында аны бәладән коткаруына һаман рәхмәт укый...
— Бала аныкы диден, үзе берни сизмиме?
— Ни әйтим, чынын мин үзем дә белмим,— диде Надия һәм бит очларына каушау кызыллыгы типте.
— Ничек белмисен?— Каймакчинын гаҗәпләнүдән күзләре мангаена менде, кашлары җыерылып бергә тоташты. — Шулай буламыни?
— Була икән шул...
— Менә табышмак — әкәмәт димәсән...
— Ышанмасан — мәйлен.
— Безнен эштә бер-ике шундый «дело» булды. Мин анда үзләренә файдалы булганга шулай сөйлиләр дип уйлый идем. Чынын исбат итү авыр инде. Мөмкин дә түгел... Нәркем үз интересын гына кайгырта...
— Мине ташлап киткәндә син дә үз интересынны гына кайгырттын бит, Павел?— Надия каушавын җинде, шуна тавышы да каты чыкты.
— Анда минем дә өмет акланмады...
— Хатынын икенче кешегә чыккан булганмыни?
— Әйтеп тормыйм,— дип Каймакчи кулын селтәде. Ул хакта телгә аласы
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
17
килмәгән шикелле. — Малайнын мина охшаган җирен күрдем мин...
Ул погонлы кителенен бер җинен салды да эчке күлмәген өскә сыерып менгерде. Беләгенен терсәктән түбән эчке ягында йөзек зурлыгында көрән мине бар икән... Малайнын беләгендә дә шушы тамга...
— Сайкин беләгенен дә нәкъ шул җирендә нәкъ шундый тамга,— диде Надия Каймакчига туры карап. Надиянен керфекләре дә селкенмәде. Ышансан ышан, ышанмасан юк...
Каймакчи җинен киеп кителен рәтләде. Ул Надия сүзләренә ышанмады, ләкин аны белгертмәде, торды да куен кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып Надия алдына салды...
— Теләсә ничек уйла, Надия, мин сине хөрмәт итәм һәм гомердә дә онытмам! — Ул үзенен купшы сүзләреннән унайсызлангандай тиз генә фуражкасын киде дә ишеккә таба ыргылды... Коридорда замполит тавышы ишетелеп алды. Надия акчаларны тиз-тиз күкрәк уемына яшерде.
Надия эштән кайтканда өйдә карт ягында күрше кызы елап утыра иде. Таныш күренеш. Күрше бер аяксыз инвалид, эчеп кайта да өйдәгеләрне куып чыгара. Табак-савытларны ватып бетерә. Надия врачлар белән сөйләшеп, культясы авырта дигән булып, аны госпитальгә салып карады. Эчүеннән бераз бизмәсме дип өметләнгән иде. Гаиләсе дә бераз хәл алсын дигән иде. Өч айлап яткызды ул аны. Әле госпитальдән чыкканына бары 15 көн булып, үзенен элекке гадәтен куарга тотынган. Нигә эчә бу адәм баласы? Нәрсәсе тарта шул ачы сунын? Ул тылсымлы бер эчемлек кебек. Кеше шуна бер бәйләнсә, ычкына алмый һәм тәмам харап була. Ярый әле Мәгариф андый түгел. Нишләр иден, юләр. Чынлап та ул аракынын әллә бер-бер тылсымы бармы икән? Дингездә һәлак булганнарга караганда стаканга батып үлүләр күбрәк бит.
Кыз тырыш бала иде, үзенен дәрес әсбапларын онытмаган. Надия аны мич артындагы кечкенә якка алып кереп өстәл янына утыртты. Дәресләрен карарга кушты. Кыз үзе атлыгып тора иде. Шунда ук белмәгән, анламаган нәрсәләрен сорарга тотынды. Унайсызланып тормады. Анын сорауларына Надия бик теләп җавап бирә. Чөнки ана хәзер Павел белән очрашу калдырган халәттән тизрәк арынырга, шуны оныттыра торган нәрсәдер эшләргә кирәк. Менә бу кызнын керүе кулай гына булды. Мәгариф кайтып күренгәндә дә Надия ана булышып утырачак. Йөзендәге үзгәрешләр шул шөгыльгә күмелеп, сизелмәячәк. Кәефе күтәренкелеген инвалиднын эчүе өчен борчылу төсмерләре белән күмәчәк. Аннары бүген Мәгариф янына ятмаска сәбәп бар. Кыз үзе генә йокларга курка иде. Надия анын белән шушы якта гына калачак. Баланын рәшәткәле караваты да шушында... Павелдан йогып калган тузан бөртеге дә булмаска тиеш. Бәхеткә каршы, бала һаман Надиягә охшыйрак бара төсле. Павел чалымнары бер дә беленми. Әллә күрергә теләмимме? Яхшыга гына була күрсен инде. Мәгарифне генә яратам дип Павелнын өметен өзсәм ни булган иде?! Ахмакны чәчеп үстермиләр шул. Чынын әйтәм, имеш, ялганламыйм. Үзен ялганга батып беткәнсен! Чын белән яшәп буламыни? Мәгариф бит әйбәт кеше! Юк, ул ясалма әйбәт була алмый, табигатьтән яхшы башлангыч белән туган. Мин шул кешене алдаладым. Ник? Ник башта ук барысын булганча ана әйтмәдем? Чит кешеләр, әти-әни каршында әхлаклы, инсафлы булып күренер өчен генә шулай эшләдем. Тышкы тәүфыйклылык яуладым, ә эчтән алдау оятсызлыгына баттым. Каман батуымны дәвам итәргә кирәк. Менә бит яши-яши күп нәрсәләр белә барасын. Элек белмәгән, җитешмәгән нәрсәләр. Күпләрнен яшәү юлы беркем аяк басмаган сукмактан, тормыш чирәмен ача-ача бара. Минем өчен Мәгариф тә ачылмаган чирәм әле. Мин дә анын өчен шулайдыр дип беләм. Мәгарифне мин аным белән яраттым, хисләрем белән түгел. Ан белән ярату көчлерәк һәм тотрыклы, ныклы, ышанычлырак. Хис белән ярату тигез генә була алмый, ул көн кебек гел алмашынып тора. Бүген бар андый ярату, иртәгә бетә дә китә. Кранда су беткән кебек. Ул ышанычлы түгел. Кайберәүләр әнә шул ышанычсыз, таянычсыз хискә бирелеп, алданалар. Үз-үзләрен алдалап, әллә нинди ялгышлар ясап ташлыйлар. Хис белән яраткан кешеләр бер-берсенә тигез- тыныч була алмый.
ХИСАМ КАМАЛОВ
18
Аларда бер-берсенә карата көнләшү туа. Шул көнчелек кимерә башлый аларны. Ә ан белән яратканда андый буталчыклар булмый. Парлар бер-берсенә тигез-тыныч мөнәсәбәттә була. Йолдызларга очу да, түбән чонгылга тәгәрәү дә булмый. Нервлар саклана, организм үзенен көчен тигез тота, озакка җиткерә...
Мәгариф, әйбәт кеше син. Синен әйбәтлеген минем начарлыгымны бетерә, юкка чыгара. Бер кешенен яхшылыгы әллә ничә адәмнен начарлыгын капларга җитә икән. Син әйбәт булмасан, минем начарлыгым беленер, фаш ителер иде. Шунын өчен генә дә мин сине мен тапкыр хөрмәт итәм, яратам. Яратуым-хөрмәтем торган саен тирәнәя генә бара...
Менә ул Артурны күтәреп кайтып керде. Ишек тупсасында Надия баланы үз кочагына алды. Үз ягына алып чыгып чишендерде. Рәшәткәле караватына утыртты. Теге кыз тизрәк анын янына килде, иркәли-сөя, уйната башлады. Улынын тавышын ишетеп, үз киемнәрен кияргә өлгергән Мәгариф бүлмәгә кереп чыкты. Анын кәефе кырылып кайтканын Надия шунда ук сизде, ләкин үземнен серем беленә күрмәсен, үземне сатмагаем дип сагайды, күзен түбән төшеребрәк йөрде. Балага манный боткасы пешерү белән мәшгуль булды, шул эшне озаккарак сузарга тырышты. Мәгариф әтисе ягына чыгып киткәч ул иркен сулап куйды...
Иртән иртүк Надия кызны ашатып-эчертеп мәктәпкә озатты. Ул китүгә Мәгариф чыкты. Ул күнелсез, канәгатьсез иде.
— Нәрсә булды тагын?— диде Надия йомшак тавыш белән һәм чәй ясап анын алдына куйды.
— Әти белән чәкәләшеп алдык,— дип Мәгариф кул гына селтәде. Пычак алып зур кисәк патоканы бүлгәли башлады. Шикәр урынына шул бәрәнге балын саталар иде.
— Син бабайны чукып кына торасын, җитәр инде,— диде Надия. Ул картны «әти» дип әйтергә кыймады, син иреннен әтисен әти дияргә тиеш дисәләр дә, үзен җинә алмады. Ул кечкенәдән рус мәктәбендә укыган, шулар белән аралашып үскән, татарнын гореф-гадәтләренә өйрәнмәгән. Әти-әнисе дә иске йолаларны тота торган кешеләр түгел иде.
— Паман шул динен ташлый алмый бит,— дип акланды Мәгариф. Бер кисәк патка кабып чәен уртлады.
— Анын мулла булып йөрүе синен хезмәт дәрәҗәнә зыян итә дип юкка уйлыйсын, Мәгариф. Юкка!— дип Надия ире алдына өлеш тәлинкәсе белән бәрәнге боламыгы куйды.
— Гел төртеп күрсәтәләр, синен әтиен мулла икән, диләр. Ни әйтергә, оятымнан кая керергә белмим. Шул булдымы эш? Үз баласына бәла китереп торсын әле ата кеше! Үзе үк анларга тиеш. Юк, һаман элеккегене куа...
Мәгарифнен бик каты ачуы купкан иде, ул хәтта ризыгын ашый алмады, бер якка этәрде дә чәй генә эчте.
— Атасы өчен улы җавап бирми дип әйтәләр бит.
— Сүздә ул шулай, ә гамәлдә башкача... Атасы кем? Мулла! Андый кешегә кем ышансын, кем аны җаваплы урынга куйсын? Беркемнен дә башы ике түгел. Пәркем як-ягына каранып кына эш итә.
— Анын муллалыгы хезмәт карьерасына суга микәнни сон? Кем белсен?— дип куйды Надия ире ягына авыша башлап.
— Мин карьерага омтылмыйм бит. Мина ышанмыйчарак карыйлар, менә нәрсә бик авыр! Аннан авыр нәрсә бармы икән?!
— Ышанмасалар, җанга бик авыр шул.
— Сина ышаналардыр анысы?
— Бер яралыга инфильтрация булды, энә стерилизацияләнмәгән, диделәр. Хәзер шул яралы укол ясаттырмый — мина ышанмый,— диде Надия гаеп үзендә икәнен яшермичә.
— Андый аерым кешеләр була ул, ә менә җитәкчелек ышанмыйча караса, бик
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
19
яман. Җанны бик нык изә. Бу бит сине кеше буларак инкарь итү. Менә нәрсәгә түзеп булмый...
***
Тире юу цехына барган иде Мәгариф, шунда теге Дәриянен туган тиешле апасы аны туктатты. Дәрия турында бик начар хәбәр әйтте. Үзе белгертмәскә кушкан булса да, барыбер беленер диде, андый хәлне яшереп калып буламыни: Дәрияне төрмәгә утыртканнар... Әй, бала, бала, хараплар гына булган инде... Апасынын ике бите буйлап күз яшьләре эз салып төште. Мәгариф шаккатты да калды, теле тотлыкты. Мондый хәлне уена да китерә алмаган иде. Анын бу хәлгә ышанасы да килмәде хәтта. Апа да, шуны чамалап алып, тәфсилләргә кереште: шәһәрдән 60 чакрымдагы Кабаны дигән бер авылда икән. Башларым бетте инде, апа җаным, дип елый-елый язган. Сон япь-яшь кыз нишли алсын, шул күз яше түгәргә генә кала инде...
Мәгариф, кайтып, мәкалә язарга утыргач та, Дәрия турында уйлаудан туктый алмады. Язмышы нинди борылыш ясаган? Ай-һай! Ул бит мона үзе генә гаепле. Торфка җибәрсәләр, ни була иде? Ичмаса, ФЗӨдә һөнәргә өйрәнер иде. Ахыры ни яман булса да, төрмә түгел иде инде. Ни өчен вербовкадан качып авылына кайтып киткән, югыйсә кулга алуларын яхшы белә, анлый иде бит. Нәрсәдән килеп чыккан бу хәл? Әйе, колхознын завхозы, хәлле кеше, авылда авторитетлы кеше. Районнан килгән нәчәлникләр аларга гына төшә. Алар өчен өенә кушып салынган аерым ике бүлмә тота... Бәлки Дәрия һәм әти-әнисе шуларга исәп тоткан булганнардыр. Дәрияне чакырып кайтарганнардыр. Әмма тормыш һәм кешеләр бик тиз үзгәрә — бүген болай булса, иртәгә тегеләй. Эшне баштарак йөртмәгәннәр күрәсен. Район нәчәлникләре йолып кала алырлар иде. Әллә ни зур эш түгел бит. Эш шәһәр кулына килеп кергәч, авырая шул. Биредә хәзер район берни майтара алмый инде. Әй, бичара, бичара!
***
Мәгариф өчен янә урак өсте башлана — вузларда сессия якынлаша. Укыйсы материал тау кадәр. Ул укыган бер әйберсе хакында конспект язып бара. Кайберләрен Надиягә дә сөйли... Менә Ломоносов, нинди бөек кеше, энциклопедист булган. Докторлык диссертациясен шигырь белән язган. Патшаларга ода язудан да кыенсынмаган. Павел I гә бик шәп мактау одасы иҗат иткән. Аны үтергәч, Екатерина II гә зур ода язып җибәргән. Оданы алгач, Екатерина II әйткән: Михаил Васильевич әле яна гына Павелга ода язган иде, инде озак та үтми, мине мактап шигырь чыгарган. Моны ничек анларга?..
Тарихчылар шәрехлиләр: Ломоносов моны монархларга ярау өчен дә эшләгән, диләр. Әнә нинди даһи кешеләр дә барышка җайлашу өчен тырышканнар. Ә без гади гүр ияләренә ни кала?
Надия йөрәк авыруын Мәгарифтән яшереп килә иде. Дөресрәге, үз- үзенә дә бу хакта танырга базмый иде. Бер-ике мәртәбә йөрәк тотуыннан сон аны машина белән өйгә китереп куйдылар. Больничный да алгалады. Ләкин йөрәк әллә ни рәтләнмәде. Гидувка да салдылар. Госпитальгә аннан берничә врач килеп эшләп йөри иде. Танышлар. Шулар хәлен анладылар һәм ярдәм иттеләр. Юкса, хәзерге вакытта, гидувка эләгү ансат түгел.
Китап укып ята-ята күзләр арыгач, Надия уйларга бирелә. Үләрмен микәнни дигән уй анын башына да килми. Тик нәрсәдәндер һаман малае хакында борчыла. Малае исенә төшә, күз алдына килә дә йөрәген лезвие белән сызып җибәргән кебек итеп китә. Ул тизрәк учы белән күкрәгенә ябыша. Авырту озак бармый, ләкин хәлен алып өлгерә. Бала бәгырьдән өзелеп төшкән шул, дип уйлый ул. Ә ник әле мин шөбһәләнәм? Әллә аннан тыш кына йөрәгем ни дә булса сизенәме? Сонгы вакытларда нәрсәдер эчем поша һәм Артур гел күз алдымда басып тора. Әллә үзен сагындыммы? Алай дисән, әле кичә генә Мәгариф белән килеп киттеләр. Малай кинәт кенә үскән
ХИСАМ КАМАЛОВ
20
кебек булып, тереләнгән, сизелерлек әйбәтләнгән. Тагын да сөясе килеп тора үзен. Мәгариф тырыша, шул бала өчен үлә инде... Әмма монын соны ничек булыр? Артурнын Павелга охшаган чалымнары таныш. Тора- бара ул нык сизелеп торса? Мәгариф Павелны бик шәп хәтерли, анын һәр төсмере, йөзендәге һәр сызыгы миенә уелып калгандыр. Алдавым ачылса, нишләрмен? Мәгариф мине ташлап китәрме? Ничектер ышандырмый. Юк, ул горур, гарьләнүчән кеше. Бу ялганны күтәреп яши алмас. Димәк, китә. Аннары нәрсә? Павел белән нишләргә? Ул хәзер өйләнгәндер, үз гаиләсе бардыр. Гаилә камытын кигәч, ир-ат үзгәрә, бөтенләй икенче кешегә әйләнә, вакчыллана, тиеннәр саный башлый. Чөнки хатыны кысанлыкка өйрәтә. Хатын-кыз гуҗ, ана берни дә җитми, ул төпсез тоба. Мин — Надия дә шулаймы икән? Юк, Мәгариф үзе бик сакчыл, экономный кеше. Гаилә тәртәсенә җигелгәч Павел да үзгәргәндер. Малайны онытмыйм, книжкага салып барам, диде дә, кая инде. Сүзләре гамәлгә туры килсә, һәркем патша булыр иде. Павелнын хатыны гаилә кучерында утыра, кулында чыбыркы. Читтәге әллә нинди малаенны түгел, туган ананны онытырсын. Теләмәсән, чыбыркылап оныттырыр.
Мин дөреслектән, ялгызлык газабыннан курыктым. Без электән үк чын дөресен әйтергә, ачарга ярамый дигән кагыйдәне ишетеп үсәбез. Дөреслекне әйткәнгә җәза бирелә. Бала чактан ук шулай. Җәзадан куркып, чынны яшерәбез, ялган артына посабыз. Менә ни өчен балалар күп ялганлый. Дөресен әйтергә ярамау һавага сенгән. Җәзага эләкмәү өчен адәм баласы әллә ниләргә бара. Әллә нинди ялганнар уйлап чыгара. Башта ялганласан, аннары гел шуны дәвам итәргә туры килә. Юкка тотылуын һәм бар корган нәрсән җимерелеп төшүе мөмкин. Дөреслекне ачарга шүрләп ялганга тирәнрәк бата барасын. Бервакыт карыйсын, ялганнан инде чыгып булырлык түгел. Ялган капкынына бик каты эләккәнсен. Менә мин хәзер шул капкында. Нишләргә, ничек котылырга?
Ул Павел йөри тагын. Безнен материаль яктан җиткелекле яшәмәвебезне белеп килгән инде ул. Ник ана минем яннан эзенне суыт, бүтән күренеп йөрмә дип әйтмәдем.Ул акыллы кеше, үзе дә анларга тиеш иде. Сер ачылса корбан булуы ихтимал. Мәгарифкә ишетелүе бар. Ул биреп киткән әйберләрне мин гомерен саклап алып калган өчен бер полковник бүләк итеп китерде дип әйттем. Андый бүләкләр булгалый. Билгеле, комсоставлардан. Ялганларга, тормыш фактын файдаландым. Юк, Павел белән бернинди бәйләнеш булырга тиеш түгел. Өзелгән, беткән. Бүтән ялганмый инде ул. Мин көч-хәл белән корган тормышны бетерергә йөрмәсен! Кабат күренсә, минем хакта бөтенләй оныт, исенә дә төшермә дип анлатырга кирәк. Малайны да бар дип белмәсен, хәтеренә дә алмасын. Андый ир-атлар күп бит. Ирләр элеккегеләрне онытырга ярата. Павелга якты йөз күрсәтеп начар эшләдем. Горурлыгым бөтенләй юк икән. Мин горурлыгымны саклар өчен дөреслекне яшердем бит. Якын кешеләр алдында әйбәт, итагатьле булып күренү өчен.
Ничек башланды бу хикмәт? Павелдан ышанычым алдангач, ниндидер үчегү, үҗәтләнү белән үзем дә яхшы-яманны шәйләп тормадым. Рас мине алдаганнар икән, нигә мин барын да үз өстемә алып торырга тиеш? Әллә мин корбанмы? Юк, минем корбан буласым килмәде. Мине төп башына утыртканнар икән, нигә мина кәнфитләнеп торырга дигән кайнар үчле фикер юл ярды. Шул үчем белән мин Мәгарифкә барып ябыштым. Аны кулдан ычкындырмас өчен шул ялганнан тайпылмадым. Баламны законлы аталы итү минем өчен ин мөһим максат булды. Күпме яралынын гомерен саклап калдым мин. Күпме алар мина рәхмәт укыдылар һәм укыйлар! Мин хурлыкка лаек түгел идем. Үземне хөрмәткә хаклы санадым. Бу нәрсә мина көч бирде. Дәрәҗәмне төшерергә теләмәдем. Үч кайтарырга үземне хокуклы итеп сиздем. Сина ташланалар икән, яки кеше буларак түбән төшерәләр икән, син үзенне яклый белергә тиешсен. Саклану өчен эшләнгән әмәл судта да аклана...
Үч дәртенә бирелеп мин Мәгарифне яратып киттем. Әйе, аны яратуыма үч тә булышты. Рәнҗетелгән хисләрем әле терелеп җитмәгән иде, мин ан белән, акыл белән яраттым. Хисләр белән ярату озак чыдамый, ныксыз, ә акыл белән кешегә нык
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
21
берегәсен. Моны тегенди-мондый чит җилләр какшата да, бора да алмый...
***
Надия, күптән больничныйдан чыгып, эшкә йөри башлады. Бер кичне сменага барырга әзерләнеп йөргәндә, абыйсынын хатыны марҗа җингәсе килеп керде дә өстәлгә башын куеп үксергә тотынды. Надия ни булды, ни, дип янына килеп басты. Теге һаман үкси, йөзен учлары белән каплаган. Анын берәр нәрсә булса, әйтми-нитми, үксеп интектерә торган гадәте бар иде. Шуна Надия анын янында бары әдәплелек өчен генә торды. Елап, эчен бушатып бетергәнен көтте. Берәр юк-бар өчендер әле. Шулай күз яше чыгарган булып, абыйнын тенкәсенә тиеп, нервысын бетерде инде. Абый үзе бик иркәләп хатынын бозды, узындырды. Үзе, райкомда күренекле урын били торган кеше.
— Абыенны эштән чыгарганнар,— диде чибәр йөзле килен, анын битләре коры иде. Күзләре әз генә кызарган сыман.
— Ни өчен? Булмаганны!— диде Надия киленнен сүзләренә ышанып җитмәде, шулай да эчке уйлары кан тамырларында ут кебек йөгерешә башлады.
— Шул акчаларын аркасында,— диде килен кинәт нормаль төскә кереп. — Мина әйтмичә, астан эшләдегез. Нәм менә җәзасы! Минем кинәштән башка берәр нәрсә кылса, көт тә тор, берәр бәлагә юлыкмый калмый. Хәзер үзе дә анлаган, ләкин терсәк ерак...
Киленнен сүзләре Надиянен башына китереп суккандай итте. Ул сул күкрәгенә учын куйган килеш өстәлнен икенче ягына килеп утырды. Бик зур бәхетсезлек булганлыгы миенә зарбы ясады. Шуларданмы йөрәге тагын энә белән чәнчегән кебек булып авыртып китте. Ул шкафтан үрелеп кенә дару алды, ин элек киленгә бер микструра алып бирде, аннан үзе эчеп куйды. Каһәр суккан акчалар! Павел ана 12 мен сум биреп киткән иде. Наман яшереп тотты. Акча алышынуы турында ишеткәч, абыйсынын эшенә йөгереп барды. Кассага салган акчаларнын бәясе төшми икән, дип ана кемдер килеп пышылдаган иде. Ә болай 10 сум бер сумга кала иде. Аерма бик зур. Надиянең коты чыкты һәм абыйсына ярдәмгә чапты. Күрәчәгең булса, күзең күрмәс була, диләр. Надия белән дә нәкъ шулай килеп чыкты. Җитмәсә, иртәгә алышына дигән көн. Райком кешесенең үтенечен үтәгәннәр. Акчалар кассага алынган... Надия акчалар сакланды дип күңеленнән сөенеп йөргән иде. Менә бервакытта да иртә сөенмә! Иртә сөенү көенүгә генә була.
Марҗа килен бигрәк тә үзен читләтеп үткән өчен үртәлә иде шикелле. Ирен райкомнан чыгарганга түгел. Абый аның сүзе белән генә йөри иде. Сугыштан кайтуга аны райкомга алганнар иде. Килен бу хәлне, мин тиешле җиргә барып әйттем дә, шул җаваплы эшкә куйдылар, дип сөйләнде. Моны үз хезмәте итеп куйды. Абый нәрсә генә эшләсә дә, минем киңәш белән эшләде ул аны, ди. Нәр ирешкәнне үзенеке итеп күрсәтеп өлгерә. Бер дә уңайсызланып тормый. Абый тир түгә, борчыла, төн йокламый, ә марҗа килен исә, миннән башка Надим бер адым да атлый алмый, дип барысын үзенә кайтарып калдыра. Шул чакта абыйның бик күңеле була. Килен дә үзен бик акыллы хатын, аннан башка тормыш бара алмый кебек төстә тоя. Бик куана, канатлана. Абый аны сөендерер, очындырыр өчен шулай үзенең эшен аныкы итеп күрсәтеп киләме? Юк, абый үз хатынына ялагайлана иде шикелле. Әллә бу үзенчә хөрмәт, ярату булды микән? Нәрхәлдә, абый бар хезмәтен хатыныныкы итеп күрсәтүчән булып китте. Менә апагыз нинди эшләр башкарып йөри әле, дип хатыны белән горурлана иде. Аны үзенә патша итеп куйды. Апагыз, шулай дип әйтте, болай дип әйтте дип, хатыны сүзен зур итеп санау аның гадәтенә керде. Апагыздан башка безнең тормыш бармас иде дип тәкърарлаганда Надиянең ачуы куба иде. Ләкин ул хисен абыйсына белгертмәде. Чөнки килен күңеле белән әйбәт кеше, абыйсына бик бирелгән, тугрылыклы. Сансызланмый, әмма холкын күрсәтеп алгалый.
Берничә көннән соң Надия абыйсы янына сөйләшергә барды. Шул акчалар аркасында фаҗига килеп чыктымы, әллә алар гөнаһ савытын тутыручы соңгы
ХИСАМ КАМАЛОВ
22
тамчылар гына булдымы? Гаепләү исемлегенә керсәң, әмәлләр табыла инде ул. Ләкин абыйлары тапсыз, югары бәяләнә торган кадр иде. Артын-алдын карап эшләүче, тотнаклы, аңардан бер артык сүз дә ала алмыйсың. Көн-төн үз өстендә эшли. Ике еллык партия мәктәбен тәмамлады... Неужели шул тикле җәза бирерләр икән? Килен бик күпертергә ярата...
Ишекне һәрвакыттагыча килен ачты. Чәчләрендә бигуди көпшәләре, карбыз чаклы биек күкрәкләре чуар халатыннан яртылаш күренеп тора. Надияне күргәч, аның күзләре зур булып ачылды, борын тишекләре киерелде, өске тешләре алгарак чыкты, ул ачудан муенын кабартып корбанына ташланырга әзер җәнлек кебек. Уңга таба тайпылып, үрелеп нидер алды да, Надия алдына томырды.
— Мә, акчаларыңны!— дип ысылдады һәм борын төбендә ишекне шап итеп ябып куйды.
Надия төргәкне сумкасына салды һәм баскычтан төшәргә борылды.
Надия ачулана алмады. Килен гадел эшләде. Аның урынында һәркем шулай итәр иде. Ирен бәлагә төшерүгә сәбәпче булган кешегә бүтәнчә нинди мөнәсәбәт булуы мөмкин. Надия абыйсын зур дәрәҗәдән төшерүен бик авыр кичергән иде. Бу көннәрдә үзен-үзе эчтән җәзалап яшәде. Үзен генә гаепләде. Нишләргә, кая керергә белмәде. Бу кайгысын Мәгариф белән дә бүлешә алмый иде. Шунда тагын үзен-үзе каргады. Менә бит абыйны да бәхетсез иттем. Бу акча дигән нәрсәдә иблис утыра, ахрысы, шул иблис котыртты мине. Акча белән бергә иблис йөри дигәнне ишеткәне бар иде. Бакча аша узасың да, акча аша уза алмыйсың икән. Акчага кызыкмый да булмый шул, бар нәрсә акчага бит.
Марҗа килен хәзер абыйның җилеген суыра инде. Менә синең туганнарын нинди, дип күзен дә ачырмый торгандыр. Мин сина әйтә килдем, син колагына элмәден. Тагын әллә ниләр. Ул телгә оста, чәт-чәт килеп тора.
Тукта, бу хәл Мәгарифкә ишетелсә, нишләрмен? Килен аны җиткерми калмас. Ул хәзер авызлыгын тешләп чапкан дуамал ат кебек. Әнине әзерләп куярга кирәк: минем заемга откан акчам иде, дисен. Надия хараплар итте дип мине тиргәсен. Барысы да мине тиргәсеннәр, мина шулай җинелрәк булыр. Чөнки ниндидер дәрәҗәдә мине каргап ачулары кайта, гаебем дә түләнеп, бераз гына йолынган кебек тоелыр. Өстемә алган каргыш түләвем булып чыга. Гаепкә җәза табигый нәрсә. Артык авыр булмый.
Ул акчаны мин балам өчен булыр дип саклый идем. Анын өлешенә тигән көмешенен ун мәртәбә төшүе белән күнел ничектер килешмәде. Наман да шул нәфсе. Кеше картаер, нәфсе картаймас, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Балама яхшылык эшлим дип, күпме кешене бәхетсез итеп ташладым. Нич ярамый иде. Бигрәк тә марҗа килен алдында оят. Элек тә безнен турыда фикере шәптән түгел иде. Менә шул фикерләренә зур дәлил табылды. Болай да абыйны үзенен үкчәсе астында тота иде. Хәзер нишләрләр инде. Юк, ул акыллы, башлы хатын. Барыш пружинасын яхшы белә. Фикер йөртергә батырлыгы да бар. Абыйны бу көе калдырмас...
Шушы җанга йөк булып төшә торган хәлләрдән сон Надиягә тагын больницага керергә туры килде. Аны Домрачев шифаханәсенә салдылар. Биредә нигездә язвинниклар иде, әмма йөрәк белән авыручыларнын да бер палатасы бар икән. Язваларга операция ясыйлар, ә йөрәкне төрле уколлар, дарулар белән дәвалыйлар.
Нәр кич саен диярлек күрше ишегалдыннан музыка ишетелә. Яшьләр бер агач ботагына лампочка сузганнар, шунда урындыкка радиола чыгарып куйганнар. Пар-пар булып танцада әйләнәләр. «Сирень куагы», «Арыган кояш» дигән гаҗәп монлы танголар. Бу көйләр Надиянен уйларын әллә кайларга, үткәннәргә алып китәләр... Госпиталь урнашкан зур казармалар янында тәрәзәләре түшәм янына ук куелган тагын бер җыйнак кына бина бар иде. Немецларнын казиносы булган ул. Шунда танца залын күреп алганнар. Движоктан мона ут уздырып, октябрь бәйрәмен билгеләү өчен шәп урын әзерләгәннәр. Рәсми бүлекне тиз тоттылар. Беренче вальсны Надия үзенен бүлмәдәш кызы белән биеде. Әй, рәхәт! Җанга канат чыккан диярсен. Икенче вальска пластинка алыштырдылар. Шулчак анын каршына калын кашлы, кин
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
23
мангайлы, көрәнсуырак йөзле гаҗәп сөйкемле бер лейтенант килеп басты. Кызлар урындыкларда тезелеп утыралар иде. Ә ул килде дә ничәмә-ничә кыз арасыннан бер Надиягә кулын сузды. Гаҗәп иде бу. Надия як-ягына каранды. Әллә берәр шаяртумы? Надиянен тез буыннары бушап калган кебек булды. Сер бирмәде, җитез генә егетнен кулларына тотынып, музыка ритмына кереп китте. Бераз биегәннән сон, егет үзенен исемен Павел, диде. Надия дә әйтте. Ул егетнен йомшак куллары аша үзенә ниндидер дулкын сыман нәрсә агылганын сизгәндәй булды. Нәрсә икән бу, дип эчтән генә аны гаҗәпләнде. Җавап таба алмады. Егетнен күзләре дә очкынлы, ничектер төнлә күбәләкләрне үзенә тарта торган ут кебек иде. Күбәләкләр утка киләләр дә янып һәлак булалар. Утны бары яктылык итеп кенә беләләр, анын яндыруын исәпләмиләр... Мин дә шул күбәләк кебек булдым инде... Бер мин генәме? Кызлар барысы да күбәләкләр...
Менә ишегалдында пластинканы алыштырдылар. Татар тангосын куйдылар. Бу көйне бар җирдә җырлыйлар хәзер.
Кайтырсың дип мин өмет итәм, Мин сине көтәм, көтәм, көтәм....
Аналар, хатын-кызлар һаман кемне дә булса көтәләр. Бу елларда әсирлектә булганнарны күпләп кайтара башладылар. Аларны Германияне азат иткәннән сон туры Себергә озаткан булганнар икән. Күбесенен әле дә язмышы билгесез, хәбәрсез югалганнар дип әйтәләр...
Кызлар, егетләр бәхетле, чыр-чу килеп бииләр. Тагын нинди кызлар- күбәләкләрнен кемнәр утында янасы бар икән? Кызлар-күбәләкләр һаман утка таба омтыла. Утка, утка! Бары утка гына! Бүтән әмәл юк. Янсан янып калырга, көйсән, көеп калырга! Утка! Утка! Ул да шундый утка ташланып янды...
***
Мәгариф әтисен дәһри итәргә ныклап кереште. Мона ныклы сәбәпләр бар иде. Тарик Фәррахович Татиздатка эшкә күчте. Үз урынына Лена Идалованы калдырды. Мәгариф шуна үлеп гарьләнде. Тарик озак кына эштә күренмәде, аннары гына күчкәне турында әйттеләр. Күзгә-күз очрашудан, ихлас сөйләшүдән качыбрак йөрүеннән Мәгариф нидер сизенгән иде. Бу ник болай итә икән дип уйлаган иде ул чакта. Менә хәзер ник икәне анлашылды... Шулай булмый ни, мине үз урынына калдырам дип әйткәне бар иде. Ул аны онытмаган бит. Үз урынына лаек икәнемне дә эчтән танымый хәле юк. Газетада языла торган барча яна материалны мин эшләгәнне дә яхшы белә. Әмма кинәт кенә һава үзгәреп киткән, җилләр мина каршы искән. Тарик аз гына җаваплылыкны да үз өстенә ала торганнардан түгел. Агымга кушылып сайлаучы. Очрашса, эчендәге шул уйлары беленер дип тә шүрләгәндер. Үзенен сүзендә тора алмавына да унайсызлангандыр. Мин аны гына анларлык — биредә Тарикнын гаебе юк. Әмма күпме дус булып йөреп, берни әйтмичә китүе шиккә төшерә. Мине редактор итү-итмәү хакында сүз булгандыр, Тарик шунда якламагандыр. Бер-ике төпле, кире какмаслык сүз әйтсә, партком ана каршы килмәс иде. Тарикнын анда сүзе үтә. Юк, ул хәлиткеч сүзләрне әйтмәгән. Алар белән бозылышасы килмәгән. Анын ин яраткан тактикасы — өстәгеләр белән берничек тә каршылыкка кермәү. Бер үк вакытта начальникларга һәм үз кул астындагыларга ярау мөмкин түгел ул. Билгеле, һәркем диярлек начальникларга баш июне сайлый, шулай файдалы. Бу инде язылмаган закон...
Минем нинди хилаф ягым бар икән сон? Хикмәт минем биографиядә, әтинен мулла булуында...
Әмма әтисе һаман үзенекен тукыды, диненнән китәргә теләмәде. Бик каты торды.
— Ничек инде мин имансыз калыйм?— диде. — Адәм баласына бер иман кирәк ул!
— Безнен тәгълимат та иман бит, яна иман!— дип каршы төште Мәгариф. —Алласы да бар — Ленин! Ул Алла, реаль! Ә син әллә нинди әкият аллаларына ышанып алданып йөрисен. Барысы да уйлап чыгарылган, Ленин — чын. Уйлап
ХИСАМ КАМАЛОВ
24
чыгарылмаган. Син үз акылында ләбаса, төрле юк- бар нәрсәләргә ышанасын. Ленинга ойыйсын килми...
— Ленин пәйгамбәр кебек, дисен, ә алайса могҗизасы кайда?— диде карт улын төп башына утыртырга теләгәндәй.
— Менә ирекле, яна тормыш төзеде, шул могҗиза түгелме?— дип Мәгариф кызып китте. — Бу тормыш өчен коллар мен еллар буе көрәшеп килгәннәр. Спартакны укыганын бар бит. Шушы азатлык өчен канын койган. Анын кебек тагын миллионнар...
— Мин Ленинны яратам анысы, чын күнелдән. Ләкин анын үзен пәйгамбәр, тәгълиматын дин кебек итеп күнелемә сендерә алмыйм.
— Теләсән, сендерә аласын, сөйләмә!
— Менә син чит тел өйрәнә аласынмы хәзер? — Юк. Дин дә шунын кебек, кечкенәдән иман итеп кеше күнеленә салына. Олыгайгач, икенче дингә күчеп булмый.
— Дөрес әйтәсен, әти...— Мәгариф әтисен хуплаган булып, үз ягына аудармакчы итә иде. Әмма картнын үз кырыгы кырык. Катырак бәрелсән, отыры карыша. Шунын өчен йон унаена сыпырырга кирәк.
Алар хәзер һәр көн бәхәсләшәләр. Баланы әбигә тапшыргач, вакыт күп кала. Эштәге әбәд чорында Надия янына кереп чыга. Ара ерак түгел.
Кич белән сүз көрәштерә-көрәштерә әтисен тәмам аркасы белән сала ул. Карт анын дәлилләре белән килешә. Дөньяны, анын чыгырларын анлаган кебек була. Башлы ул үзе, искелеккә черәшеп катмаган. Чөнки тормыш аны нык кына каккан-суккан, үзенен сабагына өйрәткән. Тормыш бит ул акыллы укытучы кебек дип әйтергә ярата ул. Зиһене эшли әле. Гомер буе аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган. Эшләмичә бер көн дә яшәмәгән. Хәзер дә тик тормый. Парфюмерия кибетендә төнге каравылда. Ишекләрне яхшылап бикли дә йоклап ала. Җылы, әйбәт. Көндезләрен өйгә өстәп тагын бер бүлмә эшләргә тотына. Артурга булыр, укый башласа, үз почмагы кирәгер ди...
Мәгариф кич белән (бүген картнын сменасы түгел иде) әтисен үгетләде дә үгетләде. Башта гозерләнеп карады, аннан каты-каты сүзләр әйтеп ташлады. Тәмам нервысы чыкты. Ике күзеннән яшь агарга тотынды. Карт шуннна сон гына йомшады, сынды.
Шушы момент күптән көтелгән иде. Мәгарифнен барысы да әзер. Ул алдан хәстәрен күрде. «Белем» җәмгыятендә Әхмәтов Тәлгат дигән кеше мөселманнарны дин сөременнән коткара, баш тарттыру буенча эшли икән. Үзе Коръәнне бик яхшы белә, анлата, исбатлый. Кәр сүрәне шәрехләп тәрҗемә итә. Диненнән ваз кичүчеләргә кыска гына текст язып бирә. Ваз кичүче шуны йә гәзиттә бастырып чыгара, йә радиодан укый.
Карт үзенен тәүбәсен эфир аша белгертсә әйбәтрәк булыр дип уйланылды. Әхмәтов динне фаш итеп сала торган лекция белән чыгачак икән. Менә шунын артыннан ул сөйләгәннәргә дәлил рәвешендә картка сүз бирелер.
Яналифчә син бит яхшы укыйсын, диде Мәгариф бер битле текстны ана сузып. Әтисе ятып тора иде. Теге «сынган», риза булган көннән сон кәефем юк дип еш әйтә башлады. Эндәшмәскә әйләнде. Ул кәгазь битен бармаклары арасына кысты, әмма кулы калтырарга тотынды. Ун кулын сулы белән эләктереп торырга мәҗбүр булды. Текстны эчтән генә укыды. Кайбер тәгъбирләрне анлап җитмәде. Шуна тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкты. Бер кулын баш астына куеп уйга чумды. Күзләре йомылды. Анын чырае нигә мине газаплыйлар, минем динле булуым кемгә комачау итә, кемгә шунын зарары тия сон, дигән төстә иде.
Иртән торып бер сүз сөйләшми генә чәй эчтеләр, бер сүз алышмый гына киенделәр.
Бина эченә кереп, тар гына тимер баскычтан өске катка менделәр. Анда шулай ук
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
25
тар гына биек түшәмле коридор иде. Тар биек ишекләр тезелеп киткән. Урындыкларга утырдылар. Кайсыдыр ишектән чыгып, алар алдына озын гына берәү килеп басты. Кулына кәгазь битләре тоткан. Ул Әхмәтовны белә иде, үз кешеләр кебек сөйләшеп киттеләр. Тапшыру турында кыска анлашып, тәгаенләп алдылар. Аннары теге картка таба борылып, ана инструктаж бирде, кат-кат анлатты. Микрофон алдында тамак кырырга ярамый, дип тукыды. Берние юк, каушама гына, үзенне нык тот, диде ул.
Шулчак каршыдагы биек ишектән карасу озынча йөзле, мөлаем бер хатын-кыз чыкта да: «Сез әзерме, башлыйбыз!,— дип теге озынга дәште. Тавышы гаҗәп ягымлы иде. «Без әзер!»— диде озын. «Әйдәгез!»— дип хатын Әхмәтов белән картка карады. Ул инде барысын да белә иде. Әхмәтов, торып, картнын беләгеннән тотты. Хатын бүлмә ишеген ачкан иде. Әхмәтов картны шунда алып кереп китте. Зур гына ярым карангы бүлмә иде, өстәл янына килеп утырдылар. Әхмәтов үзе укыйсы кәгазь битләрен алдына куйды, карт алдына да бер бит чыгарып салды. Һәм ым белән шушыны укырсын дип искәртте. Бүлмәнен кай төшендәдер микрофон шытырдавы һәм теге озыннын: «Башла»,— дигән тавышы ишетелде. Хатын Әхмәтовка ым какты. Һәм Әхмәтов өстәл өстендә яткан бер битне кулына тотып укый башлады. Анын бу эштә бик шомарганлыгы сизелеп тора. Бик анлаешлы, көчле мәкам белән сиптерә генә. Ул диннен уйлап чыгарылган булуын, өстен сыйныфларнын гади халыкны изү өчен кулланыла торган өскорма әмәл икәнен күп мисаллар китереп исбатларга тотынды. Дәлилләре бик көчле, ышандырырлык иде. Ул сүзен: хәзер сезнен алда дин сөременнән үзен арындырган, күп еллар мулла булып йөргән Сайкин иптәш чыгыш ясый, дип тәмамлады.
Каршыда утыручы хатын картка ым белән «башла» дигәнне белгертте. Карт әз генә каушап калды, кәгазь битен тоткан кулы калтырый иде. Ул укырга тотынды, тавышы да калтыраулы. Икенче җөмләсендә төртелде. Ыкы-мыкы килеп торды, аннан укып китте. Тавыш калтыравы бетмәде. Азагына чаклы шундый тавыш булды. Борын очыннан тир бөртекләре тамды.
Укып бетергәч, бүлмәдә тагын бер лампочка кабынды. Ишек ачылды. Әхмәтов каушап, хәлсезләнебрәк киткән картны култыгыннан тотып ишеккә алып барды. Мәгариф әтисен күзәтте — бераз төсе киткән, әмма үз көчендә кебек. Бит очларына әз генә алсулык йөгергән.
— Бүген кичке сигездә эфирга чыгарабыз,— диде хатын аларны озатканда.
Әхмәтов, картнын беләгеннән тоткан килеш, ана авыша төшебрәк һаман сөйләде. Үзе гел елмаеп кына тора иде. Коръәннән бер дога әйтә дә, шуны татарчалаштыра. Һәр сүзне тәрҗемә итә, төрле мәгънәләрен төрле тәгъбирләрдә китерә. Мөхәммәд пәйгамбәрнен шәхси тормышында булган хәлләрне сөйли.
Ул аларны Ленин бакчасына хәтле озата төште. Бер сөйләшеп утырырга килермен әле, диде елмая-елмая.
Өйгә кайтып чәй эчәргә утырдылар. «Ну, әти, ничек», —диде Мәгариф чынаякларга бүлә-бүлә. Сорау мәгънәсезрәк килеп чыкты. «Менә котынны алып торган диненнән ваз кичтен, күнелендә берәр төрле үзгәреш бармы?»
Карт ачуланып кулын селтәде дә үз ягына кереп китте. Мәгарифнен сүзне зурга җибәрәсе, үзенекен исбат итәсе килмәде. Бүген болай да карт өчен бик киеренке көн булды. Әйдә, ул аны ныграк ачулансын, эчендәге бар ачуын минем өскә түксен дигән уйда торды.
Радио кухняда иде. Кичке чәй вакытында Әхмәтов белән әтисенен сөйләгәннәрен тынладылар. Карт йөзен чытып утырды. Эчен нидер кимерә иде анын. Мәгариф эндәшмәде, картнын баягы кебек кабынып китүеннән шүрләде. Ярасына кагылмаска кирәк.
Эштә аны теге кырыс партком күреп алды. Бик җылы елмаеп кул бирде. Эшләр барамы, дип хәл-әхвәл белеште. Теге радиодан сөйләгән Сайкин синен әтиен мәллә, дип сорап куйды. Анын Мәгарифнен әтисе икәнен белгәнлеге сизелеп тора иде.
ХИСАМ КАМАЛОВ
26
Сынау өчен телен тартып карыйсы килгәндер, мөгаен. Мәгариф баш кагып кына җавап бирде. Партком картны мактады: нинди зиһенле, акыллы, диде, ничек, үзе шундый фикергә килдеме, синен дә йогынтын булдымы?
— Үзе, үзе,— диде Мәгариф горурланып.
— Молодец, карт, ә?— дип, тагын бер-ике хуплау сүзе әйтте дә, газета турында сораша башлады. — Карале, бу Идалова редактор булгач, газета бераз сүрәнләнә төште шикелле әле бит?! Син ничек уйлыйсын?
— Белмим шул, алай микәнни?— дигән булды Мәгариф туры фикерен әйтергә теләмичә. Идалова турында кире сүз әйтүдән тыелды. Дөрес анламаулары мөмкин. Үзен белән бергә эшләп, бер бүлмәдә утыра торган кешенен артында сөйләү әхлаксызлык ич.
...Ә бит артымда мине сөйлиләр, гел яманлап кына — мулла малае диләр, ана иске караш йоккан булырга тиеш дип тел озайталар. Нигә сон әле мина да үз нәүбәтемдә бүтәннәрне сөйләмәскә? Юкса мин юләр булып калам бит... Башкалар ни эшләсә, син дә шуны эшләргә тиеш. Моннан сон ушлырак булырга кирәк.
...Әнә әтинен радиодан сөйләве парткомга ошаган. Фикере унайга борыла башлаган күренә, бөтенләй икенче төрле карый. Мине күтәрергә чамалый түгелме? Ничектер өметләндергеч итеп сөйләште...
Эш арасында Надия янына барып килде. Анын хәлендә әллә ни алга китеш сизелми иде. Мәгариф партком белән сөйләшүдән туган шатлыгын белгертмәскә тырышты. Әтисенен радиодан сөйләве хакында да әйтмәде. Ярый әле, Надия берни дә ишетмәгән. Хәле чит нәрсәләр белән кызыксынырлык түгел шул. Менә яна дару биргәннәр, шул бераз арулатып җибәрде ди. Надия һаман Артур хакында гына сорашты. Зиһенендә бары шул гына, ахрысы, шуны гына уйлап ята булыр. Бүтән берни белән дә кызыксынуын белгертми. Артурга ни булсын, ул чаба да чаба, анда-монда эше юк.
Өйгә кайткач, Мәгариф эчендәге сөенечен әтисенә сөйләмәкче булды. Тик әтисе башын мендәргә күмеп, ике беләге белән кочаклап яткан. Башым бик авырта, утны яндырма, диде. Ул ынгырашып-ынгырашып куйды. Мәгариф «тройчатка» дигән дару алып килеп эчерде. Картнын төсе әйбәт түгел иде. Мангай тамырлары юанаеп киткән шикелле тоелды. Ярар, үтәр, анын болай да вакыт-вакыт авыртуы янарып тора... Үтә торган иде әле...
Мәгариф эштән туры фабрикага китте. Кешеләрне күреп материал аласы бар иде.
Цехта Дәриянен апасы очрады. Мәгарифне бер почмаккарак алып китте дә, еларга тотынды. Дәрияне жәлләп елый. Алар яныннан бер хатын- кыз срогын тутырып кайткан һәм ана килеп Дәриянен хәлен сөйләгән. Кызыбыз беткән, кызыбыз беткән, дия-дия яшен тыя алмады апасы. Бик әшәке бандитлар кулына эләккән. Йә малын, йә җанын дип пычак кына күрсәтәләр дә, теләсә нишләтәләр икән. Нинди генә каргышларга юлыгып бәхетсез булды бу бала? Чибәр булганга шулай бәла ябырылды ана, матурлар бәхетсез булалар диләр иде аны... Инде ни хәлләр итәргә? Әти-әнисе анын кайгысыннан үләр чиккә җиткән. Моны ишетсәләр, бөтенләй ычкынырлар... Ичмаса син, Мәгариф, бер-бер әмәл эшли алмыйсынмы?
Мәгариф үзенен көчсезлеген таныгандай күзләрен аска төбәде. Йөзендәге кайгы төсмерләре битләрен сорыландырып, ияк, борынын зәнгәрсуландырып җибәргән иде. Нишли генә алсын инде ул? Нәчәлникләр тирәсендәрәк чуалганга әйтә торгандыр, мөгаен. Апа, ул эштә беркем беркемгә ярдәм итә алмый, диде Мәгариф кайгылы төстә. Менә авыл советыннан ходатайство алып, әти-әнисе йөреп караса гына берәр эш чыгаруы мөмкин. Ә болай юк... Апа шул кинәшкә дә бик сөенде. Үзләре дә шул исәп белән Казанга килгәннәр икән, әйтим әле алайса, нәтиҗәсе булмый калмас диде...
Апа миннән әллә ни өмет итмәгән шикелле дип үзен юата-юата атлады Мәгариф. Ул ярдәм итәргә бик теләсә дә, берни чыгара алмас иде. Һәркем үз тиресе, өне-көне өчен калтырап тора бит. Мин дә үз тиремне кайгыртам, ник яшереп маташырга?
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
27
Һәркемнең үзенеке үзенә җиткән. Без һаман китапча үлчәүләр белән уй йөртәбез. Өметләр дә китапча канатлана. Тормыш ул канатларны сындыра, имгәтә... Бәлки бу процесс шулай кирәктер. Кешеләр рәхәтлеккә өйрәнеп, сөрсеп бозылмасыннар өчен. Адәм баласы үзен-үзе белештерми, ак белән караны аермый, бик тиз бозыла, юкка чыга. Дөресрәге, үзен-үзе юкка чыгара ул. Әйе, үзен-үзе! Бер иблис тә кешегә аның үзеннән күбрәк зарар китерми. Билгеле, кешене чолгап алган тормыш шартларының да роле зур. Кай очракта, бәлки, хәлиткеч рольдер. Тормышта шундый шартлар булмаган булса, Дәрия һич тә андый бәлагә төшмәс иде. Әйе, тормыш факторлары бик көчле, саллы — теләсә нинди характерны да үз ихтыярына бөгә. Кемнәрне генә бетереп салмаганнар да кемнәрне генә тәгәрмәч булып таптап үтмәгәннәр!.
Ял көне иде. Иртүк торып Надиягә илтергә һәм төнге дежурдан кайтачак әтисенә йомыркалар пешерде. Үзе, тиз-тиз капкалап алды да, Надиягә әйберләр төйнәде. Ниләр кирәген ул өченче көн язып чыгарган иде. Әле больницага иртәрәк булыр, әти кайтканны көтәргә кирәк, дип уйлады Мәгариф. Олы якка чыгып өстәленә барып утырды. Контроль эшләр буенча чит ил әдәбияты дәреслеген укырга тотынды.
Шулчак ишек шакыдылар. Мәгариф тәрәзәдән капка төбендә торган парфюмер магазины атын күреп алды. Әти тагын ватык әрҗәләр төяп алып кайтты микәнни, ди-ди ишеккә атылды. Чыкса, олаучы башын иеп капкага таба китеп бара. Мәгариф тә шунда атлады. Арбада әрҗәләр юк иде. Ул капкадан тышкы якка атлауга, олаучы брезентны ачып җибәрде. Анда ни күрсен: әтисенең гәүдәсе ята. Үлгән дигән уй башына килми әле, авырган икән дип уйлап өлгерде. Тик якынрак килеп, аның кара янган йөзенә карагач һәм олаучының кыяфәтен күргәч кенә миенә нәрсәдер китереп органдай тоелды. Буыннарының кинәт көче бетеп, ул тизрәк арба үрәчәсенә тотынып калды.
Аннары, брезентка төргән килеш, картны кертеп, караватына салдылар. Менә шул мәлдә генә Мәгариф әтисенең үлгәненә ышана башлады.
Ни кылырга, нишләргә белми торганда, комбинаттан кешеләр килеп җитте. Олаучы конторага кереп әйткәнме, үзләре белгәннәрме. Нөркәев, Кирәкмәсов һәм тагын берничә таныш егет килгән иде. Алар, эшләрне бүлешеп, һәрберсе ни дә булса башкарырга киттеләр.
Кич белән, күз бәйләнгәч, шәһәрнең указлы мулласы, мәетләрне җеназа укып озатучы мулла, һәм тагын бер карт килде. Шөкер, алар әле Фатыйх картны һаман да намуслы кеше дип таныган килеш иде. Фатыйх картны белүчеләр бик күп анысы, әмма радио аша Алланы юк дип диннән ваз кичүен тыңлаганнан соң, бик каты ачулары купканга, аңардан йөз чөергәннәр, иманын саткан кяфер дип бик нык каргаганнар, ди.
— Нишлисең,— диде мулла сакалын күкрәгенә терәгән килеш аскарак карап. — Язмышы шулай кушкандыр инде. Улым, әтиеңне ничек озатасың? Җеназа укып, кәфенгә төрепме, әллә яңачамы?
Мулла Мәгарифкә таба башын бормыйча, күзен төбәмичә генә шулай сорады.
— Иманын сатты бит, ничек аңа җеназа укымак кирәк, мулла абзый?— дип каты гына әйтеп куйды бер карт.
Аның сакал баскан озынча йөзе, кәкре борыны бик каты дәһшәт белән тулган иде.
— Алай димә, кем, җаныңа гөнаһ алма,— диде мулла бик ышанычлы төпле рәвештә. — Алла үзе аны иманнан мәхрүм иткән. Әйе, язмышын җиңеләйтү өчен! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте иксез-чиксез, бәлки, син карт үзен дә бу сәгатьтә имансыз калып утырасындыр. Алла иманнан мәхрүм итсә, ниләр кылмак кирәк. Тәүбә, Тәүбә!
— Тәүбә, тәүбә, хәзрәткәем, — диде карт каушап. — Инша алла, иманым бар шикелле әле! Тәүбә, тәүбә!
— Иманнан мәхрүм кылырмын, әмма адәм баласы моны үзе белмәс дигән Аллаһы Тәгалә! Шунын өчен вафат булган кеше хакында иманын саткан дип аваз салырга ярамый. Анын язмышына шулай язылгандыр, нишләтәсен бит... Адәм балалары ниләр генә кичерми,—диде мулла һәм гәүдәсе белән Мәгарифкә табарак
ХИСАМ КАМАЛОВ
28
борылды.
— Йә, улым, ничек?
— Без аны янача озатырбыз инде,— диде Мәгариф.
— Ярый, ярый, хуҗа эше, хуҗа эше,— дип мулла урыныннан кузгалды. Анын артыннан куркынган, күзләре түгәрәкләнгән теге карт та иярде.
Заман мулласы, ахрысы. Тиешле җиргә алып барып үзен өшкергәннәр булса кирәк. Югыйсә, ул Мәгарифнен әтисен аклап маташмас иде. Теге картнын да ничек телен тешләтте. Бу Алла дигән зат бигрәк унайлы нәрсә инде. Ни генә булса да шуна сылтыйлар да куялар. Бәхет ишелеп төшсә дә Алла кушты гына дисен дә котыласын. Бәхетсезлеккә төшкән кеше өчен дә тынычландыра торган сәбәп. — Ходайнын ихтыяры шулай булган. Бер гаепле кеше юк. Гаеплене эзләп җәфаланасы, көч түгәсе түгел.
Врачлар картнын миенә кан йөгергән дигән диагноз язып бирделәр... Әмма гаилә эчендәге хәлләрне күзәтеп, исәпләп торучылар бар.
— Син карьеран өчен, әтиенне харап иттен,— диделәр ана, ниндидер явыз тантана белән. — Син аны диннән ваз кичәргә мәҗбүр итмәсән, шундый зур мулла кыек адымга бара алмас иде?
Юк, ул моны үз ихтыяры белән эшләде дип акланса да «карьеран өчен әтиенне үтерден», дигән сүзләре утлы энә булып Мәгарифнен йөрәгенә барып кадалды. Ул күкрәгенә учын куеп, тынып утырды, сулышы тукталгандай булды. Тамагына ачы төер тыгылды. Менә ул көч-хәл белән әлеге төерне йотты да, әтисенен бу көфер эшне үз иреге белән эшләгәнен кабат-кабат исбатларга, дәлилләргә кереште.
Шунысы күнеленә тынычлык бирә: әтисе ана бервакытта да рәнҗемәде. Ул барышны анлый иде. Кайчак ихлас ачыласы, күнелен бушатасы килгән чакларда әйтә иде: тормышнын тегермән ташыннан бер зат та читкә тайпыла алмый. Ул таш һәр затны он итеп тарта һәм хәзерге тормышка яраклы хәлгә китерә. Бу яшәеш өчен зарури! Кешеләрне җәмгыять итеп оештырып эшләтү һәм нормаль яшәтү өчен бүтән бернинди дә чара юк.
Надиянен авыруы әтисен юксынуны тиз оныттырды. Больницадан чыкканда ук кыяфәте шик тудырырлык иде. Бик нык үзгәргән ул. Күзләре тирәли күксел кыршау яткан, борыны очлаеп, мангае алга чыгыбрак киткән шикелле. Үзе кай төше авыртканын да әйтми, тик хәле юклыгыннан гына зарлана. Малайны бик нык сагынган, кочагыннан бер дә чыгармый. Гаепле елмайган килеш анын белән сөйләшә дә сөйләшә. Малай, ниһаять, арыды, алдында йоклап китте.
Баланы үз ягына кертеп яткыргач Надия ире янына килеп ятты. Аны муеныннан ике куллап кысып үзенә таба китерде.
— Чит хатыннар янына бардынмы, ә?— диде шаярткан кебегрәк итеп, үзе һаман яратып кысты да кысты.
— Нәрсә сөйлисен, Надия, әллә...— дип үпкәли башлады Мәгариф хатынын шулай ук биленнән кочып.
— Ә син бар, Мәгариф, югалып калма,— диде Надия кулларын бушайта төшеп. — Гөнаһ кыл, тик мина ишетелмәсен.
— Йә инде. Надия, мине сынама...
— Мин чынлап әйтәм, Мәгариф. Чөнки бүгеннән сон мин сине кочагыма ала алмыйм. Хәлем юк, кәефем начар — күреп торасын. Син гөнаһ кыл, әмма күнелен нык булсын, күнелен белән мина хыянәт итмә. Болай тыштан гына кыл гөнаһны. Ир-атка кирәк ул...
— Нәрсә син, Надия, валлаһи...
— Ант итмә. Тыштан гына булса, берни юк. Ләкин хатыннардан үзенне бетертмә. Кешегә нәселдән төп энергия салынган, шуны чыгарып бетерсә кеше бик тиз шәлперәя. Ә син үзенне сакла! Хатын-кыз белән тиешеннән артык булма. Чамасын белеп кенә. Йөрәгенне бирмә хатын-кызга, йөрәгенне сакла.
Надия сөйләгәндә Мәгариф көлде дә көлде, барысын да шаяруга борырга теләде.
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
29
Әмма Надиянен җитдилеге ихластан иде. Нигә кирәк әле ана мондый сүзләр?
— Нигә син тузга ялмаганны сөйлисен?! — диде Мәгариф.
— Мин кирәген сөйлим, сине яратканга күрә...
—Син тыныч бул, Надия...
— Ант итмә, дидем. Ул мәсьәләдә сүзендә тора алмый кеше, нигә эчтән кыйналып яшәргә? Искитәрлек берни юк, ир-ат белән хатын-кыз арасында барысы да булуы мөмкин. Нигә яшерергә, нигә шуннан фаҗига ясарга? Янәсе, хыянәт...
— Юк, Надия, син авыруыннан чыгып уй йөртәсен, ахрысы,—диде Мәгариф яратып. —Чирен шул чаклы ныкмыни?
— Ир хыянәт итте, хатын тугры түгел, дип аерылышучылар бар бит... Исен киткән, бер көн ире ниндидер хатын белән йоклап чыккан икән! Харап, ну, шуннан ни була?
— Юк, минем хатыным берәрсенен кочагында ята калса, мин бүтән анын янына бара алмыйм, анын тәненә кагыла алмыйм,— диде Мәгариф.
— Яратсан дамы?
— Чит ир кочагында булсын да, ничек мин аны тагын яратыйм, ди.
— Димәк, синен әле яратканын юк...
— Мәзәк тә син, Надия, ә сине?
— Мине бары анын белән генә яраткансын, ахрысы?..
— Ни сөйлисен, Надия, валлаһи... Ан белән дә, хис белән дә! Юк, син әллә ничек булып кайткансын әле.
— Хис белән яратсан, анын вак-төяк гөнаһларына әһәмият итмисен.
— Ничек инде, хатынын сина мөгез куеп йөрсен, син шуна битараф кына кал, имеш! Булмый торган хәл, ниндидер идиотизм.
— Ирләр хатыннарына гел мөгез куеп йөриләр, монысы ничек? Ике баласы бар, ничек ул мондый ирен ташлый алсын, ә? Ирләрнеке чутка алынмый, ә хатын әз генә күзен ялтыратса да, ире тавыш кубара. Электән килә, ирләр хатыннарына хосусый милек итеп карый...
— Мин... әйе, мин... хосусый милек кебек күрәм алайса, чөнки хисләрем саф һәм көчле... Яшермим, гаеп итсән, итәрсен...
— Ничек гаеп итә алыйм? Юк! Уф! Арыдым инде мин...— дип Надия ирен үз яныннан читкәрәк этәрә башлады. Мәгариф хатынынын хәлен анлады, торды да аны яхшылап яткырды, юрганына төрде. — Хәлемне анлавын өчен рәхмәт сина, Мәгариф!— диде Надия йөрәге белән.
Мәгариф диванга чыгып яткач та, озак йокыга китә алмады. Надия белән сөйләшү ана тәэсир итте һәм башына төрле уйлар китерде. Нигә шулай күнелен әйләндереп салырга ашыга ул. Аларнын мона охшаш сөйләшүләре элек бер дә булганы юк иде. Күрәсен, больницада бик нык уйланып яткандыр, күрше хатын-кызлары да күп сөйләшә торганнары туры килгәндер. Тукта, Надия сүзләрендә ниндидер монарчы сизелмәгән төсмер
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
2. «К. У.» № 2 30
дә чагыла шикелле. Нәрсәгә дип әллә нинди китапча сүзләр сөйли? Хисен белән яратмагансын, имеш. Ярату хакында сүз сөйләп буламыни? Кеше ярату турында сөйли икән, димәк, ул нәрсә юк дигән сүз. Шуна сөйли ул аны. Надиянен мина карата хисләре бетте микәнни? Яратуы балага күчкән, ахрысы. Шулай булырга тиештер инде.
Авыруы бик җитди шикелле. Надия нәрсәнедер әйтеп бетерми. Нүжәли терелергә бер өмет юк? Надия сизенә, ләкин белгертәсе килмиме?
Бу сизенүләр дөрескә чыкса, дигән уйдан Мәгариф эсселе-суыклы булып китте. Бу хакта башка китерү белән җанын коточкыч куркыныч биләп алды. Мондый гаделсезлек аны читләтеп үтә күрсен. Юкса, нишләр ул? Кара, ничек ул барча тамырлары белән Надиягә берегеп киткән икән. Тамырлар өзелсә, беттен дигән сүз. Ярату-яратмау хакында сөйләнгән булалар. Ир белән хатыннын бер-берсенә берегүендә ярату бик кечкенә нәрсә ул. Бер күнегелгән гадәт кебек. Ул гадәтне үтәмәсән дә яшәп була, дус булып та. Арада бар хисләрдән, гадәтләрдән өстене бала бар. Менә нәрсә ир белән хатынны бер-берсенә беркетә.
Ул баланы мин бар нәрсәдән өстен саныйм. Аны бар нәрсәдән ныграк яратам. Мин анын өчен үләргә әзермен сыман. Сүзләр генәме бу? Сөяксез тел ни сөйләмәс? Әгәр шундый ситуация килеп чыкса, мин баламны саклар өчен үлемне сайлармын шикелле. Андый хәлнен булмаслыгын белеп, шулай кыю уйлыйммы? Юк, барыбер ул җан валчыгым өчен үземне корбан итәрмен... Баланы шулай яратасын икән. Адәм заты өчен бу ин көчле һәм риясыз рәхәт тойгы. Кеше теләсә нинди очракта рияланса да, бала мәсьәләсендә икейөзләнә алмыйдыр, мөгаен. Монардан да эчкерсезрәк тойгы юк.
Надия баланы аеруча нык ярата. Бер мәлне Мәгариф анын Артур белән сөйләнгәнен шыпырт кына тынлап торды. Надия Мәгарифне өйдә юк дип белә иде бугай.
— И, бәхетсез балам, үскәч, син мине ачуланмассын, яме? Әнине ачуланырга ярамый, гөнаһ була, улым.
— Әни, нәрсә ул гөнаһ?— дип сорап куя Артур. Анын бик матур итеп сөйләшә башлаган чагы. Сүзләрне белергә тырышуында зиһенле булуы сизелә. Нәр сүз белән кызыксына, колак артыннан уздырып җибәрми.
— Әнине ачулану, яратмау гөнаһ була, улым, анлыйсынмы? Әйе, син мина үпкәләмә, рәнҗемә. Сина бик авыр хәлләргә калырга туры килер. Тик син чәүчәләнмә, сабыр гына чыда, сабыр гына көт. Барысы да бер үтә ул. Начар да, яхшы да үтә. Бик бәхетсез чакларында мине каһәрләмә. Язмыш шулай булгандыр инде диген. Минем тормышым четерекле булды. Мона мин үзем генә гаепле. Тик мин бер дә бәхетсез булмадым. Мина гел җай килеп кенә торды. Мөшкел хәлләрдә инде беттем, дип уйлаган чакларымда һич көтмәгән җирдән җай чыга иде дә, котылып кала идем. Сугышта да шулай булды. Безнен госпитальне берничә мәртәбә бомбага тоттылар. Врачлар, сестралар һәлак булды, мин ничектер, исән калдым. Гомер буе мине Ходай саклады.
— Ә-ә, йоклап киттенме, балам, йокла, йокла... Йокы ул йөрәккә файдалы... Син, улым, мине онытма. Мин үлгәч, минем каберемә кил, яме. Килми калма. Мин сине гел сагынып көтеп ятармын. Син кил дә, әкрен генә: «Әни!» дип дәш, мин шунда ук ишетермен, сине танырмын. Менә тәүфыйклы бала, әнисен онытмаган диярмен. Мина бик-бик рәхәт булып китәр. Нинди генә авыр булса да син мине ташлама, улым. Мин сине юксынырмын. Бу бала нишләп килми икән дип борчылырмын. Син килсән, минем рухым шатланыр, салкын җир астында ятуы мина җинелрәк булыр... Минем сөякләрем дә синен өчен кайгырып ятар. Балама яшәү авыр микән, бәхете бармы икән, дип кайгырыр. Минем синнән дә кадерлерәк беркемем дә булмады. Мин сине бу кырыс, шәфкатьне белми торган дөньяга китереп ялгышмадыммы икән? Их, беләсе иде шуны? Мин белмичә генә китәм. Шул белмәү мине газаплар. Шулай да син бирешмә, улым, әрсез бул. Әрсезлек ярты бәхет дип юкка гына әйтмиләр. Дөньяда
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
2.* 31
яхшы кешеләр күп, шуңа күрә тормыш яхшырганнан-яхшыра барыр. Кешеләр дөреслекне әйтергә дер калтырап тормаслар. Дөреслек булса, гаделлек тә булыр. Беркем дә бер гаепсезгә кимсетелмәс. Сезнең буын әйбәт, кешеләрчә булган тормышны күрер. Тормышны кешеләрчә күрү өчен күп көч түгәргә, тир түгәргә туры килер әле.
... Берничә көннән Надия әниләренә күчте, шунда үзенең элеккеге кечкенә бүлмәсенә урнашты. Күбрәк караватында ятып кына тора башлады. Әнисе шулай кушты. Чөнки үзе аптекада эшли. Дефицит даруларны алып кайта ала иде.
Мәгариф аның янына көн дә бара. Электәгечә зарплатасын Надиягә бирә иде. Әби кеше киявенең өтәләнеп йөрүен ошатмый, һаман төрттереп кенә тора. Надиянең йөрәге эштән чыгуын аңардан гына күрә ул. Бу хакта кызы аңа Мәгариф алдында аңлатып-аңлатып карады: аның бер гаебе дә юк, әни, ник син шул элементарь нәрсәне аңламыйсың, ди-ди өзгәләнде. Бала чактан ук булган миндә йөрәк авыруы, балалык, яшьлек белән беленмәгән, менә хәзер килеп чыкты... Медик булып үзең дә чамаламагансың, әни.
Әнисе ишетәсе дә килми, башын гына селки һәм Мәгарифкә кырын күз белән карый, тизрәк чыгып китүен тели ахрысы.
Мәгарифнең русчасы бик үк әйбәт булмавын чыгарыр өчен русча гына сөйләшә. Кызына да русча гына эндәшә. Ә Надия белән Мәгариф шыпырт кына татарча сөйләшәләр. Надиянең сүзләрендә терелергә өмет юк икәне бик нык беленә иде.
— Бала өчен кайгырма, әни үзем тәрбияләрмен ди, — дип куйды Надия пышылдап.
— Ни сөйлисең?— Мәгариф аның кулларына ябышты, каты итеп кысканын сизми калды. — Ничек итеп мин үз баламны аңа бирим? Надия, тукта, бу хакта ачык сөйләшик. Әниеңне чакыр. Аңлашылмау калмасын!..
— Өйләнмичә тормассың бит?
— Нигә җиргә китәргә ашыгасың?
— Мин ашыкмыйм. Ул хакта кирәкмәс. Өйләнгәч, Артурның чит кулда калуын теләмим. Син каршы килмә. Хәзерге хисләрең үзгәрер, реаль аң килер. Әллә белмимме, кеше ничек үзгәргәнен. Йөз сиксәнгә генә түгел, өч йөз алтмыш градуска үзгәрерсең.
— Юк, син мине белмисең икән, Надия! Әй егетләр! Артур хакында мин үзгәрмәячәкмен. Шуны бел, әниеңә дә аңлат! Конкрет итеп!
Шулчак Надиянең әнисе кереп, Мәгарифнең китүен үтенде. Яхшы гына, итагатьле итеп, син үзең дә аның хәлен аңлыйсың, диде. Чынлап та, Надиянең хәле беткән иде. Аның үтә күренмәле булып калганын ак куллары яшел юрганы өстендә тәмам көчсезләнеп, ниндидер җәнлек ботарлаган кошның кызганыч канатларын хәтерләтеп ята иде.
Мәгарифнең йөрәге сулкылдый-сулкылдый авырта, ул ни уйларга, ни кылырга белми. Тимер читлектәге җәнлек шикелле өендә әрле-бирле килеп йөренә. Авыр уйларын башыннан, күңеленнән куып җибәрә алмый. Ул чәнечкеле уйлар аны ерткыч кебек жәлләүсез кимерә, җанын каната. Мондый хәл килеп туасы исенә дә килеп караганы булмады. Надия авырсын, имеш, һәм Мәгарифне ялгыз калдырып китсен, имеш... Нәрсә генә булды икән соң? Надия нинди таза, тутырган туп кебек тыгыз тәнле иде. Бүтәннәр үпкә чиреннән шулай тиз шиңәләр. Монын бар җире таза, бары йөрәк начарлыктан кеше шулай тиз бетәшә микәнни?
Шушы көннәрдә Надияләрнен бертуган тиешлесе Ашхабадтан кайтып төште. Аны Мәгарифләр квартирына куйдылар. Абзый сугыш башында ук ун кулынын ике бармагын өздергән булган. Бүтән алмаганнар. Ашхабаднын бер поселогында үз йорты белән яшәгән. Мәктәп завхозы булып эшләгән. Гаиләсе булган: хатыны, ике баласы. Бу бәрәкәтсез эштән туеп, яна салынып ята торган Газлы шәһәренә эш белешергә барган. Сварщиклар курсында укып йөри икән, кинәт бер көнне Ашхабадта җир тетрәве хакында сөйли башлаганнар. Газлыны да әзрәк селкетеп
ХИСАМ КАМАЛОВ
32
алган ул. Күп зыяны тимәгән, көче әз булган. Ашхабадта бик көчле булган, диләр. Рәсми игълан юк, халык шулай сөйли. Абзый бик пошынгач торган җиренә кайтып китә. Кайтса, ни күрсен, шәһәр тәмам җимерелеп беткән, көлгә әйләнгән. Алар яшәгән поселок бөтенләй әллә кая киткән, җир йоткан, ул төштә күл барлыкка килгән. Гаилә, хатын, балалар шул упкынга киткән дә беткән.... Менә ничек була икән... Берәүләрне сугыш афәте кыеп ташлады, безне менә тыныч вакыт хәвефе бетерде. Ни әйтә аласын, ни кыла аласын?
Абзыйны Мәгариф эшкә урнаштырып йөрде. Ул аз сүзле, боек иде. Йөрәгенә чыдый алмаганнан гына сөйли иде кебек... Анда бит җир тетрәү бик күп баллы булган, тугыз-ун диме. Ә бит дүрт-биш балл дип кенә яздылар. Әгәр тугыз-ун балл дисәләр, коткарышырга халыкара оешмалар киләсе икән. Аларны илгә кертергә ярыймы сон? Тоташ шпионнар җибәрәләр бит алар ярдәм итүчеләр ролендә (!). Шуна күрә кертмиләр. Халык та нык кына кырылган. Анысын да йомачаклар. Нигә безгә шулай яшеренеп, качып-посып яшәргә сон, һич анламыйм. Барча нәрсәне сер итү бик кирәк микәнни? Кирәктер шул, диде Мәгариф, кирәкмәсә эшләмәсләр иде. Капиталистлар бит безне бетерергә генә тора. Бүген үк юк итәрләр иде. Барлык ниятләре шул. Мондый кискен шартларда безгә үзебезне саклап калырга кирәк. Шунын өчен секрет чаралары кулланмыйча булмыйдыр.
Абзый кызыклы хәлне исенә төшерде. Бер таҗик шәһәрдән ерак авылга ишәк сатып алырга киткән. Җир тетрәү алдыннан гына. Ишәкне алган, мөгәрич эчкәннәр. Мөгәрич пары белән ишәккә атланып өенә кайткан бу. Ни күрсен, өенен эзе дә калмаган. Чокыр якасындагы өе төпкә упкан да, чокырнын ике як ярлары бергә килеп тоташкан. Хатыны, апасы җир астында калганнар. Шуннан аягына нидер килеп сарылганга иелсә, мәчеләре икән. Менә тамаша! Нинди гаҗәп бу? Сонрак белгән, мәче җир тетрәвен бер көн алдан сизеп, балаларын таучык башына ташып куйган икән. Менә сина ахмак мәче! Мәчеләр, җәнлекләр сизә дип ишеткән бар иде, әмма менә үзем шаһит булдым. Бер-ике көн алдан кешеләр юлларда еланнар күреп, шиккә төшкән булганнар. Ләкин әллә ни әһәмият итмәгәннәр. Еланнарнын юкка кузгалмаганын кайберәүләр шәйләгәндер, саклану чарасына да керешкәннәрдер. Ләкин беркем дә шундый көчле афәт булыр дип һич көтмәгән... Ул төштән кешеләр кача хәзер. Безнен яктан барып урнашканнар бигрәк тә. Исән калганнары бик тиз тәртәләрен борды. Китәргә рөхсәт юк, беркемне дә җибәрмиләр. Минем Газлыда булуым ярдәм итте...
Абзый ике учына башын салып утыра да дога укыган кебек: ничекләр генә монда яшәрмен, ничекләр генә. Бигрәк авыр икән монда. Ул якта тормыш җинел, көн итү ансат. Биредәге кебек кысанлык юк. Халыгы да мәрхәмәтле, ярдәмчел, дини. Диннән курка, шуна күрә кешегә начарлык эшләргә шүрли. Олыны олы, кечене кече дип белә. Ата хакын, ана хакын, туган хакын хаклый. Анда бөтенләй башка тормыш. Кыш булмый. Ел тәүлеге җимештән өзелмисен... Юк, юк, ул якка бүтән аяк атлый алмыйм инде. Нишләргә сон, нишләргә дип сөйләнә дә сөйләнә...
***
...Менә ничә көн инде Мәгариф ангы-минге исенә килә алмый йөри. Әйтерсен лә зиһенен жуярлык итеп башына китереп суктылар. Башта уйлар чуалган, бер төенгә, һич тә җыярлык түгел. Җитмәсә, мангайга кыршау кигергән сыман, бик нык басып авырта. Күзләрне кан сарган, яктылык томанлы булып тоела. Бар нәрсә ничектер куе томанга төренгән сыман. Әйберләрнен, кеше йөзләренен төсе сорыланды. Ак чырайлы кешеләр соры йөзле булып күренә. Бу Ашхабад зилзиләсеннән исән калган Фидай абзыйнын кыяфәте дә үзгәргән кебек. Ул ничектер бөкшәебрәк калган. Мәгариф үзенен дә кечерәеп, бушап киткәнен сизә. Эчемлек эчеп карый, һич алмый, башына китеп тә карамый. Абзый көн дә эчемлек алып кайта, Мәгарифнен кайгысын уртаклашмакчы була. Эчемлек кабул итсән, кайгын җинеләя, имеш. Ул үзенен ачы кайгысын шушы әче су белән юа, шунардан җинеллек таба. Бер стаканны салып
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
2.* 33
куйгач, ул йомшый, язмышка булган ачуы кими төшә. Әйбәтләнә, бар нәрсәне яхшы яктан гына күрә башлый. Кешеләр барысы да яхшы, яхшылык эшләп кенә торалар. Һәм ул үзе дә әүлиягә әйләнә. Мәгарифне мактарга тотына: син, энем, әйбәт кеше. Шуна күрә бар нәрсәне йөрәген белән кичерәсен, йөрәген аша уздырасын. Син йөрәк кешесе. Син бер хәлдә дә начарлык кыла, алмыйсын. Чөнки син намус тозагында. Син хатынына бер тапкыр да хыянәт итеп карамагансындыр. Юк. Ә минем андый гөнаһым әз-мәз булды. Ул як минем тегеләй. Мин аны Аллага япсардым, Алла үзе кушкандыр, үзе хәерле кылсын, дидем. Гаиләмнен бу фаҗигасен дә Аллага япсардым, Алла шулай теләгәндер дидем. Шунардан бераз күнел тынычлык тапты. Аннары менә бу шайтан суыннан йөрәккә әз-мәз ял алгалыйм. Ә синен сыенырга бер Аллан да юк, ичмаса! Эчемлек тә тәэсир итми, ахрысы. Эчемлек эчкәч, тагын да агарып, зәнгәрләнеп китәсен. Нинди дә булса бер Алла кирәк ул, энем, сыенырга, сылтау итәргә, гаепне ана аударырга. Мин бар гаепләрне Аллага аударып яшим. Шулай җинелрәк яшәргә. Юкса, барысын да кеше йөрәге ничек күтәрсен? Кеше башы барысын да ничек уйлап бетерсен? Ничек очына чыксын? Бу дөньянын очы-кырые юк. Ә кеше дөньяда бик аз яши, ул мосафир гына бу дөнья дип атала торган йортта. Кешенен бар нәрсәсе дә чикле, бар нәрсәсе дә нечкә кыл өстендә. Ана бу катлаулы дөньяда көн итүе бик авыр. Барысы да үз өстендә, үз башында. Ничек чыдамак кирәк?
Минем абый авылда укытучы иде, малаена Урал дип исем кушкан өчен теге елны алдылар, шунда һәлак булды. Моны ничек анламак кирәк, ничек җанга кабул итмәк кирәк? Ни гаебе булсын анын? Әгәр тормышта мен сорауга җавап табылмый икән, монда Алласыз мөмкин түгел инде. Ә хәзер бик күп сорауларга җавап табып булмый әле... Әйдә, тагын әз генә салып кара, җинел булып китмәсме, ә, Мәгариф?
Мәгариф уянып киткән кебек башын күтәрде, болганчык күзләре белән абзыйга карады. Абзый стаканын чәкешергә сузган. Мәгариф анышып бетми тора. Шул анламаган көе ул стаканын кулына тотты, белешми генә чәкәште һәм эчеп җибәрде. Ачы су бик җирәнгеч булып тоелды, ничек эчәләр моны дигән уй килде башына. Абзый тагын сөйләнергә тотынды:
— Хатыннын үлүе ул кадәр үк түгел, менә балалар бәгырь ите, аларнын үлеме синен дә ярты үлемен. Мин балаларым өчен ярты үлгән кеше. Ә син хатынын үлгәнгә шул чаклы интегәсен! Балан бар бит, менә сина юаныч, менә сина таяныч! Минем әнә ничек булды, барыбер яшим, ярым үлгән көе яшим. Йөрәгем телгәләнеп беткән. Син алай үлмисен, малаен өчен яшисен. Артык хафаланма. Хатын үлеме авыр булса да, йөрәкне яраламый, менә бала үлеме йөрәккә мәнге яра калдыра. Ул гомер буе төзәлми. Кеше нишләргә тиеш? Менә тагын шуна Алланын кирәклеге килеп чыга. Хатын
табыла, ә бала табылмый, юк. Бала ул үзен кебек үк, үз тәнен кебек үк! Тәнне әз генә кис, авырта, бала белән дә шулай, үз әгъзан шул, үз җанын... Син артык туры күнелле кеше. Мин дә башта шулай идем. Минем абый да шундый иде. Тугрылыгы өчен харап булды. Абый язмышы мине күп нәрсәгә өйрәтте. Тугры булу ярап бетми икән дидем мин һәм бүтән кешеләр шикелле икейөзләнә башладым. Битлек кию кайбер бәлаләрдән коткарып кала. Теләмәсән дә йөзгә битлек бәйләмичә булмый. Шыр дурак булып калмас өчен. Ә синен дурак булып калган чакларын күп булгандыр. Синен битлеген дә юк, Аллан да юк. Сина бик авыр. Ничек чыдый торгансындыр. Адәмгә бер ышык, посу урыны кирәк. Юкса, озак тереклек итә алмавын мөмкин. Мин хәзер хәйләкәр, язмышка җайлаштым инде. Сина да җайлашырга кинәш итәм. Үзенә дә, синен янындагы кешеләргә дә әйбәт булып китәр. Җайлашмыйча барыбер булмый... Намус та хәзер казнаныкы.
— Юк, минем үземнеке!— дип өстәлдән башын күтәрде Мәгариф. Анын авызы кыегайган, чырае гарипләнгән кебек иде.
— «Тем хуже для вас» дияр иде рус булса, ярый, мин әйтмим инде,— диде Фидай абзый.
Кыш бик авырлык белән үтте. Мәгариф эшенә барды, эшеннән кайтты. Фидай
ХИСАМ КАМАЛОВ
34
абзый бүтәннәргә йөк булмыйча, җинеллек китерергә тырыша торган булып чыкты. Утын артыннан үзе йөрде. Усиягә әллә ничә мәртәбә барды. Ләкин яшәгән саен биредәге тормыш анын гайрәтен чигерә иде. Ул тагын үзе торган якка карый һәм тагын икеләнеп кала, нишләргә белми. Мәгарифкә әйдә икәү китик, дип әйткән чаклары да булды. Анда яшәүнен җинел булуын сөйләп кызыктыра иде. Ул якка абзыйны ниндидер тамыры тарта иде шикелле. Шулай да үз-үзе белән күп тартыша торгач, абзый Ашхабадка барып кайтырга теләде. Кичке сменада эшләп шактый гына отгуллар җыйды. Шул исәпкә китеп тә барды.
Ял көне иде. Мәгариф иртүк торып чәй кайнатып эчте дә, китапларына тотынды. Укуга бирелеп, ялгызлыктан качарга тели иде. Яхшы китап та яхшы дус кебек бит ул — кинәшкә ярый, ярдәме тия.
Кинәт тышкы ишекне шакыдылар. Надиянен абыйсы микән?— дип уйлады Мәгариф бикне ачканда. Тик каршында хәрби кеше басып тора иде. Майор погонлы, бик пөхтә киенгән. Итекләре көзге кебек елык-елык килә.
— Танымыйсынмы?— диде хәрби кыю һәм үзенә ышанган төстә.
— Күргән кебек булам булуын....— дип Мәгариф сүзен әйтеп бетермәде, келт итеп хәтеренә төште. — Ә-ә, сеэ теге трибуналдагы ни түгелме, Каймакчимы әллә?
— Тиз оныткансын, Сайкин,— дип ул властьлы төстә бусагадан атлады. Мәгарифнен эченә кинәт салкын йөгерде, йөзе агарып китте. Тәнендәге ниндидер эчке калтырау канын башына, миенә куды. Бар гаепләре һәм гаеп түгел нәрсәләре минут эчендә электрон машинасындагы кебек күз алдыннан уза башлады. Теге чагында эш ябылмый калды микәнни? Тагын нәрсә булды икән? Лейтенант бар гаепне үз өстенә алган иде, әллә чиген- чәкләндеме? Ул эш өчен хәзер хөкем итә алалармы? Дүрт еллап вакыт узган икән инде. Надия ана һаман әйтте: сине Павел гына коткарды дип. Шуны исбат итте. Хәтта Мәгарифне поезддан арестовать итеп алып калуларын, янадан тикшерү уздыруларын ышанычлы булсын өчен эшләнгән эш, диде. Чөнки Павел сине шунда котылдырып җибәрсә, соныннан берәр нәрсә чыгуы ихтимал булган. Шик уятырлык бер пункт калган икән. Ә болай эшне янадан тикшергәндә Павел катнашмагандыр. Эш ике инстанциядә каралгач, раслана һәм бүтән кузгатмаслык итеп ябыла. Павел бу тактик эшне якын танышлары, фикердәшләре кулы белән эшләгән булырга тиеш дип аңлатты Надия. Бу мәсьәләгә ул кабат-кабат кайта иде һәм Павелның хезмәтен зур итеп күрсәтергә ашыга иде... Тагын нәрсә булды икән, юкка йөрми торгандыр бу кеше...
— Казанга килгән идем, иске танышларга сугылыйм дидем. Ул сөйләнә- сөйләнә бүлмәгә узды. Мәгариф өстәлендә өелеп торган китапларны күрде дә, ымлап:
— Әллә галим булырга җыенасыңмы?— диде һәм баягы өстән каравы бетеп киткән кебек булды. Ул елмайды, ничектер әйбәтләнде, йомшады сыман. Сайкинның бүтәнчәрәк булуын көткән. Ә ул әнә нинди, ак күлмәктән, гастуктан, китапларга күмелеп утыра, белем гранитын кимерә...
Каймакчи ике пряжкәле зур портфелен ачып, өстәлгә бер коньяк һәм кызыл икра, олы күсәм осетр балыгы чыгарып куйды. Мәгариф китапларын янәшәдәге этажеркага күчерде. Коридорга чыгып керосинкага чәйнек утыртты. Өстәл тартмасыннан ипи алып телемләде. Рюмкалар чыгарды. Иртәнгедән калган кабыклы бәрәңгене китерде, ул әле суынып җитмәгән иде.
Каймакчи, шинелен салып, ишек катындагы элгечкә элде.
— Надяның үлеме бик нык аптырашта калдырды,— диде ул өстәл янына утырып. — Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем...
Ул Мәгарифкә сынаулы карашын юнәлтте һәм төбәлеп торды. Кәр нәрсәдән шик табарга өйрәнгән гадәте үзенекен итә иде кебек.
— Каян белдем дисеңме?— дип сүзен дәвам итте ул Мәгарифнең сораулы карашыннан аңлап. — Мин үзем Куйбышевта гына, биредәге иптәшләр белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Каман шул эштә... Ул кызга ни булды?
Каймакчи шешәне ачып, рюмкаларга бүлде. Мәгариф Надиянең авыруы турында
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
35
җентекләп сөйләде. Бәбәй тапканнан соң өзлегеп калган шикелле, диде. Шул вакыттан башлап йөрәгеннән зарланды. Больницаларга ятып дәваланып карады, алга китеш булмады...
Мәгарифнең тавышы калтыранды, кинәт өзелеп китте, ул, башын аска иеп, кулын өметсез селтәп алды.
Берничә рюмка эчкәч, арадагы читләшү һәм шик бетә төшкән кебек булды. Ачылыбрак китеп сөйләшә башладылар. Каймакчига ышанып булмый иде. Мәгариф аның тел төбеннән үзенә дәгъва юклыгын, теге эшнең койрыгы калмаганлыгын әзрәк чамалаган кебек булды. Әмма һаман сагайды, майорның дипломатлык сәләте булуын теге вакыттан исендә калган иде. Ул һаман Мәгарифне ныграк исертмәкче булган шикелле чалым сизелеп китте. Ул, билгеле, үзен өстен итеп саный иде. Бу хәлне Мәгариф тә дөрес аңлады һәм бик чишелеп китмәде. Алар үткәннәрне искә төшерделәр. Шундагы кайбер кешеләрнең соңгы язмышлары ничек булуы турында кызганып һәм кызыгып та сөйләнеп алдылар. Каймакчи нәрсәгәдер һаман сүзне Надяга бора, аның хакында, кайбер штрихлар әйтеп куя. Ләкин ничектер азагына чаклы ачып бетермәгән кебек тоела. Ихласланудан үзен тыйган да сыман була. Шулай да ул шактый кызмачаланды. Мәгарифнең тәнендә кан дулкыны үзенең хәрәкәтен тизләткән иде. Шешә төбен рюмкаларга бүлгәндә, Каймакчиның кул тамырлары бүртеп зәңгәрләнеп тора иде. Йөзе дә кирпеч кебек кызыл, шул фонда калын, аксылрак чәчләре жцтен сүсен хәтерләтеп алалар иде.
— Без Надя белән өч еллап гел янәшә булдык,— диде ул урындык артынарак турая төшеп. — Безнең кечкенә часть гел алар госпитале белән бергә урнаша иде. Безнең өчен әйбәт, бер төркем өчен ашханә, кер юу урыннары корып мәшәкатьләнәсе булмый. Бәйрәмнәрне билгеләп үткән чакларыбыз да бергә була иде. Госпиталь персоналында кызлар, хатын- кызлар шактый күп иде. Без ничектер беренче күрү белән бер-беребезгә тартылдык. Әллә нинди кодрәт безне бер-беребезгә кадаклады. Мин Надяга өйләнгән булуымны, кызым үсеп килүен әйттем. Ләкин бу факт безне суындырмады. Минем тәмам башым әйләнде. Үземнен шундый хәлгә төшәремне уема да китергәнем юк иде. Мин хисләрнен башына сугып, аларны тәмам үземдә корытып бетергән кеше. Эшем шулай таләп итә иде. Законнан һәм уставтан башка нәрсәне белми идем. Белергә дә теләми идем. Ә монда гайре табигый хәл килеп туды: мин Надяны күрми тора алмыйм, ул мине күрми тора алмый. Нишләргә белмим, мин каты бәгырьле кеше рәхәт томан эчендә йөзәм. Кызык бер хәл: карангы төн ничектер тонык кына якты булып тора. Ак төннәрне күргәнен бармы — шунын кебек. Бүлмәдә утны сүндереп ятам, күз алдым якты, якты. Йөрәгем рәхәт булып тибә, мина гомумән бик рәхәт. Анадан яна туган кебек, диләр бит әле, яисә яна гына мунчадан тазарынып кайтып яткандагы шикелле. Шундый рәхәттә йөзәм, барча эшләремне оныттым. Эшләремне механик рәвештә генә башкарам. Эчемдә ниндидер туеп булмый торган, үзенә йота торган рәхәтлек. Бу халәт миндә беренче һәм сонгы мәртәбә булды. Билгеле, ул чакта мин моны анларлык түгел идем. Анлау һәм бәяләү соныннан гына килде. Күрәм, Надя да башын җуйган кебек йөри. Мина килә дә:
— Нәрсә бу, нишләттен син мине, һич анламыйм, гомердә болай булганым юк иде,— ди. Зарлана, яшь агызган чаклары да була. Без икебез дә шушы пожар кебек безне чолгап алган хисләр тозагында идек... Хәер, нигә сөйләп торырга, иске яралар кутырын кубарырга?..
Каймакчи урыныннан торды да, идән буенча адымнарга тотынды. Мәгариф ана аптырап карый, анын башына киткән эчемлек пары юкка чыккан кебек булды.
— Нигә сез моны мина сөйлисез?— диде ул калкынып.
Каймакчинын йөзе киеренке, бар дикъкате ниндидер эчке фикеренә тартылган, шуна гына йотылган кебек иде.
— Белмим, белмим,— диде ул сәер гасабиланып. Аннан ниндидер карарга килгән төстә урынына килеп утырды һәм тыныч тонда сөйләп китте:
— Шулчак мине командировкага җибәрделәр. Айдан артык йөрелде. Надя мина
ХИСАМ КАМАЛОВ
36
записка язып калдырып киткән. Анда язылган: «Павел, я, кажется, понесла...» Мине бер-ике көннән кайтыр дип уйлагандыр. Мин озакладым, мин кайткач, ул сине үзенә якын итүен, безнен аранын өзелүен килеп әйтте. Чөнки минем аны ала алмавымны белә иде. Шуннан сон көн дә килеп, елап, минем сине ничек тә булса коткарырга кирәк дия башлады. Бик нык үтенде. Начальнигына барысын да әйтәм дип куркыта иде. Мин, билгеле, начальниклардан дер калтырап тора идем. Начальник безнен Надя белән чуалышканны белсә, шунда ук мина каты гына күнелсез эшләр эләгәчәк иде. Безнен полковник бик кырыс иде. Надя каршында үземнен гаебемне анлый идем. Анын сүзен аяк астына саласым килми. Гаебемне йолар өчен сине котылдыру чарасына керештем. Бик четерекле эш...
— Нәрсә, әллә бала синекеме?— диде Мәгариф уянып киткәндәй, бая әйткән фикернен мәгънәсе ана әле яна гына барып җиткән иде.
— Надянын язуына караганда, шулай,— диде Каймакчи бик гади нәрсә турында сүз барган төстә. Моны ул үзен үзе ышандырыр өчен эшләде. Күкрәк кесәсеннән дүрткә бөкләгән кәгазь бите алып Мәгарифкә сузды. Мәгариф карау белән Надиянен язуын таныды. Зәнгәр трофей карандаш белән язган. Андый карандашлар аларда хәзер дә бар.
— Юк, бу дөрес түгел, булуы мөмкин түгел!!!— диде Мәгариф сискәнеп. — Сез акылыгыздамы? Ай-һай ла!— Ул торып басканын сизми калды. Каймакчи анын капылт хәрәкәтеннән бераз сагаеп куйды. Ана икенче төрле уйлар ябырыла башлады. Бирегә килгәнче ул башкачарак фикер йөрткән иде. Ә күзгә-күз калгач — «очная ставкада» хәзер башына бөтенләй башкача фикерләр тулды. Ничектер зиһене таркауланып китте. Чынлап та, үз акылындамы ул? Шушындый ике бер-берсен яраткан йөрәкләр арасында гына була торган нәрсәне өченче кешегә әйтергә, чыгарырга ярыймы сон? Нәрсә уйлап, нәрсәгә исәпләп килдем мин бирегә. Ахмак, ахмак! Хәзер бу чонгылдан чыгу, арыну юлын табарга кирәк. Үзем өчен генә түгел, анын өчен дә чокырдан үрмәләп булса да котылу әмәлен табу бик зарури.
— Надя, мөгаен, ялгышкандыр,— диде Каймакчи акыллыланып.
— Юк, ул ялгышмаган, просто мондый хәлнен булуы мөмкин түгел! Юк! Юк! Надя өчен мине коткаруыгызга да ышанмыйм хәзер. Мона чаклы ышана идем...— диде Мәгариф бик нык дулкынланган төстә.
Каймакчи бер сүз әйтми тынып кына утырды. Тынлык урнашты һәм шактый дәвам итте. Бераздан Каймакчи тәрәзәгә һәм сәгатенә карап алды да урыныннан торды. Йөзендә, күзләрендә карангы уй иде. Әмма ул аны әйтергә җыенмый шикелле. Сайкинга хәзер ышанмау кирәген, шул ана файдалы булуын анлап алды. Нәм үзенен аны трибуналдан аралап газаплануларын исбат итеп торасы килмәде. Бала аныкы булган очракта да, аны үзенә ала алмаячак. Димәк, бала Сайкин белән үсәчәк. Анын бала үзенеке булуына әз генә, тамчы кадәр да шиге булырга тиеш түгел... Тамчы кадәр генә башка төрле уй баланын тормышын, киләчәген фаҗигале итәчәк. Моны Каймакчи һич теләми, юк, теләми! Баланын язмышын менә ничек итеп җимереп ташлаулары мөмкин икән. Нигә мина мондый фикерләр алданрак килмәде, бирегә килгәнчерәк? «Очная ставка» хәлне бөтенләй икенчегә бора да ташлый шул. Бу хакыйкатькә ул күп мәртәбә шаһит булды бит.
Каймакчи шинелен киде. Алар коры гына кул кысыштылар. Мәгариф тәмам югалып калган, ни әйтергә белмәгән төстә иде...
Җанга ничек кенә авыр булмасын, вакыт үтә, су кебек ага тора. Үткәнен сизми дә каласын. Ниндидер өмет белән ымсынып яшисен. Кинәт бер мәл ул өмет тустаганын кулыннан бәреп төшерәләр. Башларын әйләнеп китә, аягында көчкә басып каласын. Ләкин тормыш алай ук мәрхәмәтсез түгел, синен кулына тагын бер өмет тустаганы бирә. Шунын белән тагын бераз гомеренне сузасын. Аннан тагын ниндидер борылышта абайламый каласын, сине яшәткән өмет савыты кулыннан тагын очкан, челпәрәмә килгән. Син анын ватыкларын алдына җыясын, күз яшен белән һәм тозлы тирен белән кыйпылчыкларны бергә ябыштырасын. Менә тагын синдә өметнен тулы
тустаганы... Шулай бер өметтән икенче өметкә хәрәкәт итә гомер, бер дә туктап тормый.
Көз көне теге апа Дәриянен кайтканын әйтте. Мәгарифнен ни өчендер анын белән очрашасы килми иде. Теләмичә генә барды, чөнки күнелендә һаман яра барлыгын сизеп йөри ул. Шулай итагать өчен генә күрешергә кирәк дип уйлады.
Дәрия бик нык үзгәргән, танырлык та түгел. Элеккеге кояш кебек кыздан берни дә калмаган сыман иде. Нурлары беткән, сүнгән. Ул Мәгариф белән сөйләшергә теләмәде бугай. Чакырганга апасын ачуланып алды. Дәриянен эчендә, тышында кешеләргә рәнҗү, нәфрәт тулы. Мәгарифкә дошманын күреп үртәлгәндәй ачу белән бүре кебек карады. Сөйләшү берничек тә ябышмады. Апасы аларны ялгыз калдырып чыгып китеп карады, әмма сүзләр ялганмады. Дәрия кешеләрдән бизгән, ышанмыйча карый. Ышаныч тиз генә кайтмас әле ана дигән фикергә килде Мәгариф.