Шигырьләр
Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - балалар язучысы, шагыйрь. Озак еллар
балалар матбугатында эшләгән журналист. «Йолдызлар ничәү?», «Шук
бабай», «Иң гадел дус» һәм башка күпсанлы китаплар авторы. Әлеге
шигырьләре тууына 80 ел тулу уңаеннан бирелә.
Карамыйм
Сез ничектер, мин хәзер
Телевизор карамыйм.
Дәү әни дә: - Сүндер, - ди, -
Йөрәгемә ярамый.
Анда хәзер бары тик
Гел үтереш, гел суеш.
Җир йөзендә бервакыт
Бетәр микән бу сугыш?
Без яраткан кинолар,
Белмим, кая киттеләр?
Алыштырды аларны
Коточарлык мультиләр.
Чит илләрнең чүпләрен
Күккә чөеп мактыйлар.
Күзләрен дә йоммыйча,
Кап-караны ак, диләр.
Телевизор белән мин
Шуңа күрә хушлаштым.
Дәү әни дә сөенде:
Китап белән дуслаштым.
Сәгатьле Сәгыйть
Сәгате бар Сәгыйтьнең.
Әллә яңа булганга,
Бер дәрестә йөз тапкыр
Карап ала ул аңа.
Укытучы: - Биш бишең,
Яле, ничә була? - ди.
Сәгыйть торып басуга: -
Тиздән унбер тула, - ди...
Нинди шау-шу?!
Сәгате Йөри ласа келт-келт-келт,
Тик класска кушылып
Көлгән кебек кет-кет-кет...
Сәгать куеп каршына
Ашый Сәгыйть ашын да.
Хәзер аның сәгате
Кулда түгел — башында.
Әбүгалисина
Галигә мин бик еш кына
Карап торам шаккатып.
Укытучы сорау бирсә,
Җавап бирә чатнатып.
Нинди авыр теманы да
Шундый җиңел аңлата.
Сөйләгәндә барыбызны
Авызына карата.
Мәсьәләләр чишешә ул
Хәтта абыйсына да.
Шуңа аны охшатам мин
Әбүгалисинага.
Белем иле
Белем иле кайчак миңа
Никтер серле урман кебек.
Ә юллары кызыктырып,
Гел чакырып торган кебек.
Уңдагысы: «Укытучы
Булыйм дисәң әткәң кебек,
Энем, менә шушы юлдан
Кит син»,- диеп әйткән кебек.
Сулдагысы: «Иген ик син,
Игенче бул», - дигән кебек.
Өченчесе ни өчендер
Бүтән киңәш биргән кебек.
Сукмакларын әйткән дә юк:
Мең тармаклы имән кебек.
Тик нигәдер бу илдә мин
Һич адашып йөрмәм кебек.
Укытучы дәрес бирә,
Тормышка юл салган кебек.
Әллә шуңа дөнья миңа
Гел яктыра барган кебек.