Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Әминә Бикчәнтәева (1913-1986) - узган гасырның икенче яртысында
иҗат иткән күренекле балалар язучысы, чәчмә әсәрләрдән берничә повесте,
мәзәк хикәяләре басылып чыкса да, ул нигездә балалар шагыйрәсе. Иҗатын
билгеләгән төп китаплары - «Сайланма әсәрләр» (1963), «Минем
танышларым» (1983).
Быел Әминә Бикчәнтәеваның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан аның
балалар өчен язылган берничә шигырен тәкъдим итәбез. 

Дәү әнием

Әниемнең әнисе Әбием
була минем. Әби генә
түгел әле, Ул минем дәү
әнием,
Ак ефәктәй чәчләрен Ул
тарап куя үреп,
Чисталыкка өйрәнәм
Мин дә аңардан күреп.
Күзлексез күрмәсә дә,
Таяксыз йөрмәсә дә,
Җитмеш яше тулса да,
Бик картайган булса да,
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә;
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.
Мин бакчага киткәндә,
Озатып кала мине, Кайтканда
каршы ала, Бигрәк тә әйбәт
инде!
Кызыклы әкиятләр Сөйли
кичләрен безгә,
— Бәбкәм, — диеп иркәләп,
Эндәшә үзебезгә.
Җылы оек, бияләй Бәйли
безгә көз җиткәч; Мин дә
аңар бүләкләр Алырмын үсеп
җиткәч.
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
— Син бик кадерле безгә,
Озак яшә, — диябез. 

«Әйтмим» диеп әйтмәс идем

Капка төбендә утыра
Кечкенә кыз Кәбирә,
— Кич булган ич, Кәбирә,— дим,—
Нигә кермисең өйгә?
Ә ул әйтә: «Әйтмим», ди.
Ни исемле соң курчагың,
Әйтче миңа, нәнием?
Исемең ничек, матур кызый,
Кем соң синең әниең?
Ә ул әйтә: «Әйтмим», ди.

Курчагыңның исеме ничек?
Аны яратасыңмы?
Әлли-бәлли итеп аны, Җырлап йоклатасыңмы? Ә ул әйтә:
«Әйтмим», ди.
Әниемнең әнисе Әбием
була минем. Әби генә
түгел әле, Ул минем дәү
әнием,
Ак ефәктәй чәчләрен Ул
тарап куя үреп,
Чисталыкка өйрәнәм
Мин дә аңардан күреп.
Күзлексез күрмәсә дә,
Таяксыз йөрмәсә дә,
Җитмеш яше тулса да,
Бик картайган булса да,
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә;
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.
Мин бакчага киткәндә,
Озатып кала мине, Кайтканда
каршы ала, Бигрәк тә әйбәт
инде!
Кызыклы әкиятләр Сөйли
кичләрен безгә,
— Бәбкәм, — диеп иркәләп,
Эндәшә үзебезгә.
Җылы оек, бияләй Бәйли
безгә көз җиткәч; Мин дә
аңар бүләкләр Алырмын үсеп
җиткәч.
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
— Син бик кадерле безгә,
Озак яшә, — диябез.
Иртәгесен мин бу кызның

Янына да килмәдем.
Башыннан да сыйпамадым,

«Әйт әле» дә димәдем.
Әй, күңелсез Кәбирәгә,
Беркем килми янына,
— «Әйтмим» диеп әйтмәс идем,

Сорагыз,—дип ялына.
«Әйт әле» дип әйтегез,— ди,—

Хәзер барысын әйтәм,— ди,—
Кире булмам инде бер дә

«Әйтмим» диеп әйтмәм,— ди.
— Кичә кире булганыма

Бүген бик үкенәм,— ди,—

Белгәнемне әйтмәгәнгә,

Мин гафу үтенәм,— ди.