Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕККӘ КИЛЕП ТОТАШАМ

Хөрмәтле Шамил ядкяре
Кабанкүлдә ак болытлар йөзә,

Театрга баккан Кабанкүл.

Казан, Казан! Гел яшәргә бара...

Әмма тарихыбыз төпкелендә

Кайнар туфрак катыш һаман көл.
Табу, югалтулар...
Югалттык без
Театрның олуг Атасын.
Шушы мәлдә язмыш көзгеләрен

Йодрык белән килә ватасы!
Син халыкка әверелдең бугай —

Ярты Казан елап озатты.
Тукай заманнары килде гүя,

(Хәтеребез түгел йозаклы).
Күңелең диңгез иде, ә Син үзең —

Мәрхәмәт һәм шәфкать өлгесе.
Бер шәхестә шулай чагылыр икән

Татарлыкның асыл көзгесе!
Инкыйразга каршы күкрәк куеп,

Ярты дөнья белән дуслаштың.

Нигә, нигә шушы дөньяң белән

Бигрәкләр дә иртә хушлаштың?
Туган телне сөеп саклар өчен

Йөгәнләребез көмеш Пегасны.

Энҗеләрдәй саклый белсәк икән

Син калдырган изге мирасны...

Минем җырым
(триптих)
«Как гений чистой красоты».
А. С. Пушкин

I
Мин яшенгә гашыйк идем элек,

Коеп-коеп яңгыр яуганда.
Ничәмә кат, сөю ташын эзләп,

Сәфәр чыктым алсу таңнарда.
Күңел тырышлыгын багышладым

Гел кояшлы көннәр ягына.
Хыялларым, янар учак булып,

Җирдә-күктә канат кагына!
Яшьлегемнең ап-ак битләренә
Язмыш-каләм ниләр язачак?
Айның аргы якларыннан хәтта
Күңелем сине эзләп табачак.
Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтен

Кабатларга телим мин, имеш...

Күрәсеңме, әйтер сүзем булып,

Калтырана кызыл гөлҗимеш.
II
Эчем-тышым яна... Барган шәпкә
Сикерәмен гүя ут аша.
Синең сурәт, синең нурың белән

Мәңгелеккә килеп тоташам.
Җиләк сыман посып тора әнә

Әйтеләсе сүзләр — ир(е)немдә.
Дәрман җитә: күкнең катламнарын
Мин күтәреп торам иңемдә.
Бәхетемне килми куркытасым,
Син — язмышым минем, син ярам.
Зинһар, тәкъдир! Биргән бәхетеңнән

Мәхрүм итә күрмә — ялварам...
Хыялымда сиңа, толым итеп,

Йолдызлардан гөлләр үрәмен.

Вулканнарга кереп баттым бугай, —

Мең терелеп, мең кат үләмен.
III
Ярый әле син бар янәшәмдә,
Безнең уйлар, күңел — янәшә.
«Яшәү - бәхет, тәмен белегез», — дип

Күкләр безгә хәтта эндәшә.
Мәхәббәтне танып-белер өчен

Янып яшәү кирәк иң элек.
Таулар тикле таулар җимерелә,

Сөю генә җирдә — мәңгелек.
Күзләреңнән, керфек очларыңнан

Түгелә сыман гөлләр яңгыры...

Безне зурлап, зәңгәр офыкларда

Яшәү музыкасы яңгырый!
Кайсы йолдызлыктан төштең Җиргә,

Шуның серен миңа әйт әле.
Сихерләнеп багам: син бит, сеңел, —

Матурлыкның тере һәйкәле...


Мин китәм...
Үз-үземнән качып барган чакта

Карурманның аргы ягына,

Ботакларын бәреп маңгаема

Яшь чыршылар миңа ялына:

«Китмә, абый, зинһар китә күрмә,

Яшик әле, яшик көч барда...»

Маңгаема канатларын куеп

Ялваралар хәтта кошлар да.
Кая китеп барам әле шулай,

Мәшрикъкамы, әллә котыпка?

Тирә-юньдә - сорау билгеләре,

Аяк эзләремдә — күп нокта...
Мәгыйшәтнең ватык күчәренә

Берекмәгән ләса кендегем, —

Усаллардан һәм ялганнан туйдым,

Күк катына китәм мин бүген!
Утлар-сулар кичеп, үз-үземне

Инде эзләп таптым дигәндә, —

Үз-үземнән качып барам менә...

Маңгай тирем тама үләнгә.
Күләгәләр, күксел томаннар да

Каплый алмый күзем карасын.

Атлам-атлам ерып барам шулай

Секунд белән гасыр арасын!
Дәррәү күтәрелеп кошлар оча,

Яфрак җиле чәчем аралый.

Үз кояшым көтә мине алда —

Юк, туктарга һич тә ярамый!
Ак болытлар тарафына таба

Этә-төртә вакыт сөңгесе.
Бурлак сыман Җирне тартып барам,

Әйтерсең, мин - Планетаның соңгы кешесе...


Афәт
Россиядә туучыларга караганда үлүчеләр саны күбрәк.
(Газеталардан)

Рәсәй буйлап шәүлә йөри, —
Салкын үлем шәүләсе.
Туфрак белән тигезләнә
Адәмнәрнең гәүдәсе.
Илдә һаман эш күбәя
Кабер казучыларга.
Көрәк сабы һәм мускуллар —
Сез тиешсез чыдарга!
Чернобыльдә... уяттылар
Гигант дию пәриен.
Тып-тын гына шакып йөри
Моңсу илнең һәр өен.
Радиация явы
Килә мыштым үрмәләп.
Берни белми очып йөри
Көн яшәрдәй күбәләк.
Илдә үлем арта бара,
Кырылабыз шуңа без:
Җир-һавалар агулана,
Пычрана суларыбыз.
Мордар китү... Ирексездән
Бау астына керәләр, —
Гүя яшәешкә шулай
Протест белдерәләр.
Җан кыючы киллер-палач
Куаклыкка елыша...
Кеше гомерләрен жәлләп
Җир һәм күкләр елаша.
Үлем арта... Эш күбәя
Кабер казучыларга.
Тимер йөрәк кирәктер ул
Бу афәткә чыдарга...


Фаҗига
Хәлил абый — фронтовик,
Сугышлар кичкән кеше.
Дөньяның ачы-төчесен
Чүмечләп эчкән кеше.
Чем-кара эте бар иде,
Исеме — Дүрткүз аның:
Бакчасын, йорт-каралтысын
Саклар иде хуҗаның.
Көтмәгән-уйламаганда

Күрсәткән начар холкын, —

Шәһәрдән кайткан кунакның

Ботын тешләгән беркөн.
Хәлил абыйның карары

Кырыс һәм усал булган:

Дөньясы кителмәс әле

Дүрткүзне «югалту» дан.
Җилкәсендә — ау мылтыгы,

Тәкъдир шулай языла:

Малай-шалайны ияртеп,

Китте «Үләт базы»на.
Кырдагы яшь башакларның

Сөткә тулышкан чагы.
Гүя, капкын — этнең генә

Кысыла муенчагы.
Хәлил абый яшь каенга

Куйды этен арканлап.
Эре, кайнар кырмыскалар

Йөгерә күк аркамнан.
Дүрткүз шыңшый, сизенәдер —

Мөлдер-мөлдер күзләре.
Аптырагач җиргә чүгә

Ал аякка тезләнеп.
Кинәт мылтык көпшәсеннән

Утлар чыкты бөркелеп!
Якындагы куаклыктан

Кошлар купты өркенеп.
Хәлил абый, нигә безне

Чакырдың канлы туйга?

Иртәгә барасы идек

Югыйсә Сабантуйга.
Очты Сабантуй кайгысы,

Безнең күңел - яралы.
Дары исе тиз таралды,

Кояш кына... каралды.