КОРЫМАС ГӨЛ
Яшәлгән гомеремдә язмыш төрле кешеләр белән очраштырды. Аяк чалырга маташучы
көнчел, пычрак күңеллеләр белән дә юллар кисешкәләде. Шөкер, андыйлар сирәгрәк, миңа
күбрәк сокланырлык яхшылары очрады. Шундыйлары арасында Сафиуллина Флера Садрый
кызы иң якыны, иң ярдәмчеле, иң игелеклесе иде. Аны югалту бик авыр булды. Соңгы юлга
озатырга килгәндә күңелемдә туган шигъри юлларны да хушлашу мәрасимендә укый
алмадым. Милләт өчен, телебезнең үсеше хакына тау- тау
хезмәтләр язган кешегә Аллаһы Тәгалә әҗер-
савапларын бирер дип, дога кылам, чөнки Флера Садрый кызы бик күп саваплы эшләр
башкарды, аларны гыйбадәт итеп кабул итәргә мөмкиндер. Намаз уку, ураза тоту кебек
мөселманнар өчен фарыз гыйбадәтләрне үтәмәсә дә, аның кешеләргә, милләтебезгә кылган
яхшылыкларының исәбе-саны юк. Ул дин тотучыларга да ихтирамлы, игьтибарлы булды.
Остазымнан күп нәрсәгә өйрәндем, аның күркәм сыйфатларын үземдә дә булдырырга
тырыштым.
Ул күркәм сыйфатларның иң беренчесе — кешелеклелек, кемнең кем булуына карамастан
ихтирам итү. Кафедрага килеп кергән бер генә кешене дә, эше бихисап күп булса да,
тыңламыйча, ярдәм күрсәтмичә чыгарып җибәрмәде. Ә ул елларда ярдәм сорап килүчеләр
байтак иде. Шулай ук килеп кергән кешеләргә кунакчыл рәвештә чәй тәкъдим ителде. Менә
шул елларда остазымның студентлар, аспирантлар белән мөгамәләсен сокланып күзәттем.
Искиткеч җылы мөнәсәбәт, һәр сүзендә ярату, ихтирам сизелде. Вакытында зачет, имтихан
тапшырмаган студентны да тиргәп чыгармый, аналарча шелтәләп, үгет- нәсыйхәтен бирә иде.
Шәхсән үземә дә искиткеч ихтирамлы, игьтибарлы булды. Аны диссертациям генә түгел,
бөтен тормышым, уй-фикерләрем дә кызыксындырды. Телефон аша сөйләшәсе булганда,
тавышымны ярты сүздән танып, »Рәзинә хәлләрең ничек?» дип, үз баласыдай якын итеп
сөйләшә иде. Казаннан киткәндә еш кына »кайтырга акчаң бармы, акча биримме?» дип тә
әйткәч, күзләремә яшъләр тыгыла иде, чөнки мин тугыз балалы гаиләдә үсеп, кечкенәдән
үземне-үзем кайгыртып яшәргә күнеккән, студент вакытта да «китәргә акчаң бармы?» дип
сораучы булмады.
Флера Садрый кызы мине байтак Казан галимнәре, язучылары белән дә таныштырды.
Бөтенесенә мактап, дәрәҗәмне арттырырга тырышты. Ул мине шагыйрә буларак та бик
хөрмәтләде. Остазым кебек үзенең аспиранткасын өенә чакырып, иң кадерле кешесен
сыйлаган кебек кунак итә торган башка фәнни җитәкче бармы икән?! Юктыр, чөнки бу
күренеш киресенчә булырга тиеш. Мәктәптә укый торган ике балама Флера Садрый кызы
«дәү әни»гә дә әйләнде, минем сумкага «дәү әни»ләреннән дип, күчтәнәч салып җибәрә иде. Иң яхшы сыйфатларыннан икенчесе — сабырлык. Дөнья булгач, төрле вакытлар, төрле
вакыйгалар була, төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килде остазыма. Ни генә
булса да, йөрәге янып, кайнап торса да, ул олпат ир-атлар кебек тыныч кала белә, кайчагында
киеренкелекне уен-көлке сүз белән дә йомшарта ала иде. Бу аның оста психолог булуыннан
килгәндер.
Өченче яхшы сыйфаты — намуслылык. Үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда
укытучыларга матди яктан яшәү авыр булды. Авырлыкларга карамастан, нинди генә
ымсындыргыч тәкъдимнәр ясалса да, Флера Садрый кызы намусына хилафлык китермәде.
Аның фатирында торгынлык елларында ире исән чагында алынган өй җиһазлары. Ба р
байлыгы — күңел байлыгы һәм исәпсез-хисапсыз китаплары иде.
Дүртенче күркәм сыйфаты (бәлки, аны иң беренче дип тә атарга мөмкиндер) — эш
яратуы, тырышлыгы. Ул беркайчан да үзенә ташлама ясамады, ял да итмичә эшләде дә
эшләде. Бер мисал китерәм. Үзем кафедра мөдире булып эшләгән елларда Чаллы дәүләт
педагогика институты студентларына остазымны күрсәтәсе, аның лекцияләрен тыңлатасым
килеп, бик ялынып, бер генә уку елына китертә алдык. Берничә диплом эшенә җитәкче дә
булганлыктан, шул хезмәтләрне йокламыйча төн буе тикшереп утыра иде.
Бишенче сыйфаты — ярдәмчеллеге. 1992 елны күбесенчә яшьләрдән торган өр- яңа
«Телләргә өйрәтү» кафедрасы оештырылганда, кафедра мөдире Флера Садрый кызыннан
башка бер генә укытучының да гыйлъми дәрәҗәсе юк иде. Җитәкчеләрнең ярдәме белән
барлык кафедра әгьзасы да кандидатлык диссертациясен, ә беренче аспиранты Әлфия
Шәүкәт кызы Йосыпова докторлык диссертациясен яклады. Кафедрада шулхәтле җылылык
һәм шул ук вакытта эш атмосферасы хакимлек итә иде. Ул чорда бергәләп күпме программа,
дәреслек, уку кулланмалары әзерләп бастырдылар! Аспирантура елларын (1994-1998) мин
бик сагынып искә алам. Кафедрада берсеннән-берсе матур гөлләр үсә иде. Шуларның берсен
— чәчәк кебек кызыл яфраклысын мин әле дә кафедра, Флера Садрый кызы, Мөхәммәт
Мәһдиев истәлеге итеп үстерәм, ул гөлнең исемен дә белмим, «корымас гөл» дип атадым.
Гөлнең тарихы шундыйрак: бакыйлыкка күчәр алдыннан Мөхәммәт абыйның өенә Флера
Садрый кызы һәм кафедра укытучылары хәл белергә баргач, Мәһдиев истәлеккә шушы гөлне
биргән була. Бу гөлгә әле тарихын белгәнче үк игьтибар иткән идем, җайлап кына бер кечкенә
үсентесен алдым. Чаллыга кайтып җиткәнче гөлем бөтенләй шиңде, шулай да суга салып
куйдым. Берничә сәгать эчендә ул калкынды, матурланды, ә берничә көннән тамыр да
җибәрде. Аннан кечкенә гөлемне туфракка утырттым. Ул бик тиз үсә, суны нык
яратканлыктан, су җитмәсә, шиңә башлый, су сибү белән кабат терелә. Озак вакыт өйдә
тормаганлыктан, ничәмә-ничә гөл корыды, ә бу сулса да, ныклап корымый, яңадан
тернәкләнә, шуңа күрә мин аны «корымас гөл» дип атадым.
Флера Садрый кызы хезмәтләрен дә шушы корымас гөл белән чагыштырам. Милләтебез
яшәгәндә, кешеләр татар телендә сөйләшкәндә, ул халкыбыз күңелендә шиңмәс гөлдәй яшәр! Кеше китә - җыры, кала диләр,
Калды җыры, калды күңелдә. Искә
төшкән саен, сагыш булып,
Җаннан моңы, җыры түгелә.
Аның җырын беркем кабатламас,
Ул үзенчә Җирдә җырлады!
Туган телне күпме хезмәтендә
Күккә чөйде, сөйде, зурлады.
Телебезнең күркәмлеген кат- кат
Исбатлады һәрбер юлында.
Мәгърур таудай язган китаплары
Балкый хәзер кояш нурында.