Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАР БАШЫНА КАР ҖИТӘ...

Быел ирем Аяз Гыйләҗевнең тууына 85 ел тулды. Андый даталар үткәннәрне хәтердә
яңарта... Моңа тагын Татарстанның беренче Президенты, милләтебезнең иң күркәм
шәхесләреннән берсе М.Шәймиевнең әтисе Шәрип Шаһимөхәммәт улына багышлап
чыгарылган «Сагыну» китабын (төзүчесе һәм мөхәррире Н.Гыйматдинова) уку да сәбәпче
булгандыр. Милләтне милләт итеп башка халыкларга таныту юлында әйтеп бетергесез изге
эшләр башкарган Президентыбыз әтисенең, гомумән, бу нәселнең эшлекле гамәлләренә
ышандыра торган дәлилләр җыелмасы итеп кабул иттем мин ул китапны. Татарстан җиренә
бәрәкәт иңүгә илткән юл башында торган, ихтирамга, хөрмәткә лаеклы Шәрип ага турында
тасвирлап язып халыкка җиткерү бик кирәкле эш иде. Мин бу китапны мәгълүмат чыганагы
буларак та яратып укыдым. Шаһимөхәммәт улы Шәрипнең авыр туфрагы җиңел булсын,
урыны җәннәттә булсын! Амин! Ул илебезгә, җиребезгә ихлас хезмәт итәргә сәләтле нәсел
башы атасы була алган!
Хәзерге Президентыбыз Остазы сабакларын камилләштерә барып, ахыргы нәтиҗәсе
әйбәт була баруы белән куандыра тора! Россия җирендә генә түгел, бөтен дөнья халыклары
янәшәсенә куелып макталырлык дәрәҗәгә күтәрелә барабыз, дип куанып яшим мин.
Президентларыбыз үтемле фикерләрен кистереп әйтеп, халкыбызны дөньяга таныталар
икән, бу бит аларның оештыра белү осталыгы нәтиҗәсе! Акыллы ата — Шәрип ага никадәр
ихлас, эшчән, акыллы башлар тәрбияләп калдырган булса, инде килеп Нургали ага да кимен
куймаган ич! Илебез, Татарстаныбыз аларга таянып горур күтәрелештә булып,
Республикабыз халкына куанычлар китереп яши, уңышларга ирешә. Бусы һәммәбезнең күз
алдында. Күркәм эшләребез дәвамлы булсын! Аталар — илебезгә, җиребезгә, милләтебезгә
бәрәкәтле хезмәткә балаларын әзерләүче шәхесләр булып ишәйсеннәр. Әниләр үрнәк
гаиләләрнең тоткасы булсыннар. Амин! Сүз башымның җебе, эшнең башы һәм нәтиҗәлелеге,
беренче чиратта, шәп оештыручыдан тора, дип әйтәсем килүгә кайтып кала.
Минем ирем — Аяз Гыйләҗев тумышы белән Язучы иде. Кемнәрдер, әдәбиятны
кечкенәдән яратып укып, тырышлыгы белән язучы булып күтәрелә. Ә Аяз туганда ук язучы
гына булып туган икәнлеген үзенең язмаларында да гел ачыклап килгән. Кайберәүләр
комплимент итеп: »Син булмасаң, Аязың Язучы булып күтәрелә алыр идеме икән?» — диләр.
Җавабымда «Мин Аяздан Язучы ясаучы түгел», дим. Дөрестән дә шулай. Аллаһы Тәгалә аны
Язучы итеп яраткан. Аның күзәтүләре, дөньяны аңлавы, аннан үзенчәлекле мәгънә чыгара
алуы, алдан күрүчәнлеге белән тирә-яктагы кешеләрдән аерылып торды. Без бер гаилә булып
кырык биш ел бергә яшәдек. Гаилә булганчы дус мөнәсәбәтләрдә дүрт ел дәвамында
йөрүләребез мине шундый нәтиҗә ясый алырлык иткәндер.
Аяз бервакытта да җитәкче эшләрдә эшләүне күз алдында тотып яшәмәде. Хәтта эш
урынына барып утырып эшләүне дә кабул итә алмады. Ул бөтен дөнья әдәбиятыннан
хәбәрдар булды, сәясәткә кагылышлы мәгълүматларны нык күзәтеп торды, милләт
мәсьәләләренә аек күз белән карарга тырышты, милләтара ызгыш- талашларның
кабынуыннан нык курыкты. Балаларының эш яратып үсүен теләде. «Алар нинди һөнәр
сайласалар да мин каршы булмаячакмын, тик алар гадел, эшлекле, белемле булсыннар», диде.
Мин аның таләпләренә яраклашырга тырышып яшәвемне генә белдем. Ярашмый кара, ай-яй-
яй! Безнең гаиләнең законнары коры иде!..
Аяз гомер-гомергә иҗатка яшь буынны тартырга тырышып, аларны төрле юллар белән
үстерергә тырышты. Ул бер генә яшь язучыны да читкә тибәрмәде, булдыра алган кадәр
дәртләндерергә, өметләндерергә тырышып, милләткә, хезмәткә рухландыру җаен эзләде. Ул
үзе күп еллар дәвамында Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясендә рәис вазыйфасын
башкарды. Баштагы елларда Сибгат абый Хәким рәис булып, ә Аяз аның урынбасары булды.
Ул аны үзе башкарырга тиешле «мәҗбүри гамәл» итеп кабул иткәндер. Сибгат абыйга бер
заман партия өлкә комитетыннан шелтә белдереп, Аязны ул Вазыйфасыннан «алып ату»ны
таләп итәләр. Сибгат абый: «Аны алсагыз, мин үзем дә китәм», — дигән төгәл җавабын бирә.
Аяз Язучылар берлегендә бердәмлек, дуслык, татулык, талантлы әсәрләр тудыра
алырлык мохит булуына ирешергә омтылды. Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Хисам Камалов,
Гариф Ахунов, Әмирхан ага Еники, Мөхәммәт Мәһдиев яшәгән еллар Язучылар берлегендәге
мохит белән хәзерге көн Язучылар берлеге мохите арасында җир белән күк аермасы кебек
аерымлык хасил булды кебек. Әллә миңа гына шулай тоеламы?! Шулай булсачы! Мин татар
телендә чыга торган дәүләт матбугатына язылып барам. «Мин дә язылмагач, кем матбугат
6* 153
чыганакларының бөтенлеген саклауга өлеш кертсен соң?» дип тә язылам. Кайберләрен укып
та бетерә алмыйм. Бу гадәт Аяздан безнең гаиләгә сеңдерелеп калдырылган. Язучылар белән
сирәк кенә аралашканда да аларның татар матбугатыннан хәбәрдар түгел икәнлекләрен тоям
да, үзен язучы санаучы бу кешенең әдиплек һөнәренә тугры хезмәтче булуына шигем арта.
«Нишләп укымыйсың син ул газетаны?» дип сорап та куйганым бар. «Аларда рәтле
материаллар күргәнем юк минем, алар минем темага кагылышлы кызыксынырлык әйберләр
бирмиләр» кебек җаваплар ишетәм. «Син яз кызыклысын, шул вакытта тагын да кызыклы
булып китәр ул газета яисә журнал», дип тә әрепләшкәнем бар. Ни гаҗәп, мин шулай дип
уйлап, әрләшеп йөрүдән генә үзгәреш булмый икән. Шунысына ышандым: язучыларга да
оештыра белү осталары кирәк икән. Аяз гомере буе татар әдәбиятында лидер булмавына
ачынып яшәде. Шул эзләнүләре чорында Мостай Кәримгә татар әдәбиятындагы лидерлыкны
тапшырырга теләп тәкъдим ясап йөргәннәре дә хәтердә. «Мостай ага, син бит татар, ник безгә
лидер түгел син?» дигән иде ул ачынып. Мостай ага башкортларга насыйп булган икән шул.
Әле Әмирхан ага Еники чорында татар язучылары аның әкрен генә сайланып чыккан
фикерләренә колак салалар иде. Юк, Әмирхан ага бервакытта да Язучыларның югары
тәхетенә менәргә омтылмады, ул турыда әйтергә теләмим, аның кистереп бер-ике абруйлы
сүз әйтүе җитә иде. Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатовларның милли йөзле язучылар булуына
көнләшеп яшәде Аяз. Яшьләрдән берәүне тартып күтәрәсе килде аның, шул юлда күзе
мәңгелеккә йомылганчы эзләнде. Табигать бушлыкны яратмый, булмый калмый әле ул,
булачак, дип, өметләнеп яшәде.
Кулыма соңгы елларда чыккан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары җыентыгын
алдым. Анда барлыгы 321 кеше исәпкә алынган икән. Никадәрле талант ияләре ба р анда,
никадәрле ихлас татар милләтенә хезмәт итүчеләребез тупланган. Саный, исәпли китсәң,
бихисап икән безнең талант ияләребез, тик лидерлыкка дәгъва кылучыларыбыз юк
дәрәҗәсендә икән. Аязлар чоры язучылары бер йодрык булып яшәделәр кебек, ләкин алар
арасында да лидер булып ярылып торган Язучы булмады кебек. Аяз лидер түгел дә түгел иде
инде, аның холкы лидерлыкны тартмый иде. Ә Язучылар арасында Аязның сүзе «үтемле сүз»
булып исәпләнгәнен беләм. Аның кисәтүләре, тирән мәгънәле чыгышлары һәрвакыт
игътибар үзәгендә булды. Баштагы елларда аны билгеле оешмалар тарафыннан күзәтү
астында тоттылар, тора-бара ул олыгая төште, гомер кыска бит ул...
«Өч аршын җир» әсәре чыккач купкан гауга күз алдыма килә дә имәнеп китәм. Татарлык-
тарлыкның чын үрнәген күрсәтте шул чор җәмәгатьчелеге. Менә милләт характеры,
нишләтәсең аны?! Бернишләтеп булмый! Татар дөньясында Аязны унсигез ел буе шул әсәре
өчен «ботарладылар». Ә Мәскәү тәнкыйтьчеләре аны чын әдәби әсәр язганы өчен ихластан
мактады! Казанда да әсәрне мактаучылар булды, ләкин аларның Аяз белән янәшә тагарак
боткасын ашыйсылары килмәде. Аяз ялгыз иде! Аяз беркемгә дә үпкәләмәде. Нәшриятта
китапны чыгарыргамы-чыгармаскамы дигән фикер тугач, рецензиягә Нурихан Фәттахка һәм
Хәсән Хәйригә бирәләр. Алар икесе дә, совет чынбарлыгына яла ягып язылган әсәр икәнлеген
нык дәлилләр белән раслап, эчке рецензияләр язалар. Аяз шул көннәрдә берникадәр
Нуриханны әрләп алганын томанлы гына хәтерлим, ләкин ул бу каршылыкны бик тиз
«йотты», ник бер вакыт Нурихан хакында тискәре фикер әйтсен. Ул Нуриханны әсәрне үзенчә
аңлаган кеше дип кенә кабул итте һәм үпкәсен онытты. Архивтагы чыганакларда Аяз
Нуриханны бары тик зур галим, үзенчәлекле милли Язучыбыз итеп кенә телгә ала. Хәзер
уйлап куям: «Әгәр шул елларда ук Аязны күккә күтәреп мактый башлаган булсалар, Аяз
күтәрелә алмыйча «горурлык боткасында» батып яткан булыр иде. Әле ярый андый
каршылыклар килеп чыккан, ул бит ачуланганнарына үч итеп көне-төне язды. Алдагы
җыелышның нинди формада үтәсен чамалап, Переделкинога юллама алып чыгып кача иде.
Шунда язып ята иде. Һөҗүмнәргә шулай итеп каршы тора алды. Ходай аңа шундый холык
биргән, ярый әле мактап бозмаганнар, дип нәтиҗә чыгарам. Соңгы көннәрдә архивын барлап,
компьютер хәтеренә кертеп утырам, нәтиҗәне шул чыганакларны барлаганда ясап куйдым.
Аязга 1983 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирделәр. Тәкъдим ителүен ишетү
белән чыгып качты. Минем аша гына Казан хәбәрләрен ишетеп яшәде. Кемнәр сүгәр, кемнәр
мактар бит әле?! Аларның матбугатта басылуларына игътибарын юнәлтеп вакытын әрәм
итәсе килмәгән. Бирелмәве дә бар бит әле?! Премия бирелү билгеле булган көннәрдә Казанга
кайтты. Тантанага мин бара алмадым, кунаклар кабул итәргә, өйдә калдырылган идем. Безнең
гаилә өчен иң зур тантана булды ул! Татар дөньясында гел сүгелгән Аяз Гыйләҗев Г .Тукай
исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булсын инде! Хикмәтле хәл! Гариф Ахунов иде ул вакытта
154
Язучылар берлеге рәисе, ул җаны-тәне белән Аязга премия бирелүне теләде. Рәхмәт яусын,
урыны җәннәттә булсын!
Тантанада Аяз мөнбәрдән Г.Тукайның «Бер татар шагыйренең сүзләре» дигән шигырен
яттан сөйләгән. Әхсән Баян хатыны Дания Баһаветдинова икенче көнне исе-акылы китеп
Аязның нинди шәп оратор икәнлегенә таң калганлыгын белдергән иде: «Кара инде син аны,
Г.Тукайның нинди шигырен эзләп табып, үзенә туры китереп, халыкка тәкъдим итте бит...
...Курыкмаслыкта күңелем мисле «әс-әр» минем, Күңелем дүзәк,
аузымнан ут чәчрәр минем. Дошман бозмый фикрем, уем җәмгыятен,
Аңар каршы керпекләрем гаскәр кеби минем.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә
аударам; Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, Мәгълүмдер ки,
курку берлән өркү харам....
Шигырьне Аяз тулысынча сөйләде. Даниягә аның «тибәм дә аударам»ы нык тәэсир иткән
иде...
Аяз Мәскәү нәшриятларына рәхмәтле булды. Аңа 1987 елның декабрендә Россия
дәүләтенең әдәбият өлкәсендәге иң зур бүләген — М. Горький исемендәге премияне
бирделәр. Ул тантанага Мәскәүгә мин дә барган идем. Аязны анда нык зурладылар, гаҗәп тә
олпатлы мактау сүзләре аның адресына яңгырады. Шушы мактаулар аны ничектер
«горурландырганнар» кебек. «Горурлану тәэсире» — авыр чир бит ул. Аны тирәнгә
җибәрмичә үткәрә дә белергә кирәк. Архивындагы материалларга карыйм да, алда әйтеп
үткән шикләнүләремнең дөреслегенә ышанып куям. 1989 елларга ул үзен аңлап, эшкә янәдән
яшьләрчә керешкән. Аллага шөкер! Әле аннан соң да никадәрле күркәм әсәрләрен иҗат итә
алды.
Аяз әдәбиятка чын рәссамнарча язылган әсәр килеп керсә, һушы китеп мактарга
ябыша торган иде. Кемнең кем булуына карамыйча, ул бары тик әсәрнең әсәр булуына гына
таянып, мактау сүзләренең иң купшыларын табып халыкка җиткерергә тырыша торган иде.
Менә нинди киң күңелле иде ул әдәбиятка килүчеләргә карата! Әдәбияты булмаган милләт
— милләт булмый, ул шуны нык аңлады. Милләт өчен җанып-көеп яшәгән шәхес буларак,
әдәбиятыбызның офыгын киңәйтергә тырышып, булдыра алган кадәр көч сарыф итте. И-и
татар әдәбиятын дөнья күләм аренага чыгарасы килде дә инде! Таралган татарның яшәү
рәвешен күрсәтерлек әсәрләрне теркәп калдырырга тырышты. Шул юнәлештә Ибраһим
Сәләховның Казакъстанда яшәп гомер итүче татарларга багышланган «Имәннәр тамыр
җәйгәндә» дип аталган әсәрен камилләштерергә бик нык ярдәм итте. Якуб ага Зәнкиевның
«Иртеш таңнары» романы Себер татарларына кагылышлы тарихи әсәр итеп кабул ителерлек
булуына кулыннан килгән тырышлыгын куйды. Болар һәммәсе дә төп нөсхәләрендә Аяз
архивында саклана.
2012 елның октябрь аенда Рөстәм Мингалимнең 75 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Танылган шагыйрьнең чордашлары бер-берсен кабатламыйча, һәркемнең үз стилендә иҗат
итүе, дус-тату булулары, үзара ярдәмләшеп яшәүләре турында сөйләделәр. Менә ничек тә
була икән бит татарлык! Аларның шундый бердәм булганнары өчен мин дә чын күңелемнән
сөендем.
Дәүләтебез җитәкчеләре еш кына: «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип кабатлый.
Аларның шундый чакыруларыннан соң, «Амин! Амин! Амин! Бәрәкалла! Бәрәкалла!
Бәрәкалла!» дип, Ходайга табынам. Бу сүзләрне бертуктаусыз язучылар әйтергә тиеш,
минемчә. Алар тәртип, әдәп, шәфкатьлелек чыганакларына таянып эш итүчеләр үрнәге
булырга тиеш ич. Һәркем үзенчә иҗат итсен, тик ул, чын, ихлас иҗат булып, милләт рухын
яктыртуга хезмәт итсен иде...
Сәясәт өлкәсендә горурланырлык лидерларыбыз булуы сөендерә. Әдипләребез арасында
әйдәп барырлык лидерны таба алмавыбызга өзгәләнеп борчылам! Әллә бу очраклы гына
күренешме? Мин генә аңламыйммы? Әллә бу очракка карата «Кар башына кар җитә!» дигән
шомлы фараз ятышлы буласымы?!
Аяз әдәби әсәр язарга алынган кешеләргә хәерле күтәрелеш теләп, киңәшләрен биреп
бертуктаусыз хатлар юллаган. Кайберләренә сак кына: «Әсәрләрегездән аңлавымча, сез
тормыш тәҗрибәсе туплаган, өлкәнәйгән кеше күренәсез, бәлки бу өлкәдә яңадан
эшләмәвегез кулайрактыр», — дип тә куйгалаган. Яшьләргә килгәндә, күп укуны таләп иткән.
155
Нәрсәләр укырга кирәген дә аңлаткан. Болар һәммәсе дә аның гомер юлында бертуктаусыз,
шул ук вакытта акча алмыйча башкарылган эшләр булган. Аязга бит гаиләсен дә асрарга
кирәк иде. Ул гаилә башы вазыйфасын да тиешле дәрәҗәдә үти алды, рәхмәт аңа! «Кадерле
картым, урының җәннәттә булсын, милләт тә сине онытмас әле, Алла боерса!» дип өметләнәм
мин. Амин! Шулай булсын.
Журнал укучыларга Аяз Гыйләҗевнең 1993 елны язылган бер мәкаләсен тәкъдим итәм.