Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕЗ БИТ БӘХЕТСЕЗ ЗАМАН ҖИМЕШЕ»

Менә мин «Йәгез, бер дога!» дигән әсәремне төгәлләдем. Анда сүз кырык ел элек булган
вакыйгалар турында бара. Әсәрдә телгә алынган һәр кеше — чын, һәр вакыйга үз башымнан
үткән! Үткәнемә һәм тарихка хилафлык кылмыйча, үзем кабул иткән дөреслекне сурәтләргә
омтылдым. Чөнки кеше зурмы- кечкенәме, аның тарихка үз мөнәсәбәте, үз аршыны бар. Миңа
бу хатирәләрдән котылырга кирәк иде, чөнки хәтеремнең иң якты еллары (22 яшьтән 28гә
кадәр) Сталин зоналарында, төрмәләрдә үтте. Ул темага бик күп авторлар, үзләренең караш-
фикерләреннән чыгып, бәя бирделәр, төрле жанрларда язып чыктылар. Мин инде язмам
дигән идем. Ләкин уйлый-уйлый, яши-яши, укый- укый шундый нәтиҗәгә килдем: мин булган
лагерьлар турында әле беркем дә язмаган. Чөнки андый типтагылар 1948 елда гына төзелде.
Без соңгы дулкынга эләктек. Шушы лагерьларда үткән көннәремне, кеше булырга ярдәм
иткән, күземне ачкан бик күп олпат ирләрне әгәр мин язып ачыкламасам, бу дөнья турындагы
фикерләремне укучыга чыгармасам, әсәрләремнең төбенә төшү кыен булыр иде. Бу роман
минем киләчәгемне түгел, ә үткәннәремне билгели. Сент- Экзюпери әйтә: «Мине
язганнарымнан эзләгез». Гади, һәркем башына килә торган фикер. Ләкин менә тарихи шәхес
әйткәч, ул ышанычлырак... Без бит үз фикерләребезне дә кемнәндер оялыбрак әйтәбез. Чөнки
безнең беребезне дә татар халкының да, дөнья халкының да әле укытучы-остаз итеп, акыл
иясе итеп таныганы юк. Безнең татар әдипләренең гомер юлларын әсәрләренә карап фикер
йөртү кыен. Затлы кешеләребез хакында истәлекләр басылып чыга, ләкин алар искиткеч
ярлы, фәкыйрь. Чорыбызның иң зур, фаҗигале язмышын кичергән Салих Сәйдәшев
турындагы истәлекләрне генә карыйк. Ул китап әллә кайчаннан бирле кибет киштәләрендә
тузан җыеп ята. Әгәр без шушы бөек шәхесне ача торган нәни генә дәлилләр белән беркетеп,
кеше җанына, аңына үтеп керерлек искәрмәләр белән чыгарган булсак, бу китап тормыш
дәреслеге булып хезмәт итәргә тиеш иде бит. Чөнки ХХ гасырда Сәйдәш кебек талантлы, аның
кебек бай рухлы һәм татар җанын аркылыга-буйга, түбәннән югарыга аңлаган шәхес тагын
бармы? Ул — безнең милли каһарманыбыз! Бу бөек сүзне без Тукайга карата гына әйткән
идек. Халыкка маяк, күңел серләренә юлдаш булырлык, телне-моңны, бөтенлекне аңлаган ике
милли каһарман бер гасырга җитә дип аңларга кирәк.
Тукай каршылыклы шәхес булмаган дип кем әйтә ала?! Әлегә без аны гел уңайга гына
сыпырып тордык. Туры Тукай, дибез. Аның хаталары булмаганмени?! Үз замандашларына
карата мөнәсәбәтләрдә «балаларча суллык авыруы» белән авырмаганмени? Тукай, миңа
калса, үзенең каршылыклы булуы белән дә бөек. Аның ясаган хаталары, кылган гамәлләре —
уңаймы алар, тискәреме — безнең өчен гыйбрәт, сабак. Ә Сәйдәш... Аны изеп таптаган, иҗатын
буып торган кара ташлар аз булганмени?!
Радиодан чыгышларының берсендә Мөхәммәт Мәһдиев «революциядән соң татар
әдәбиятында бер генә күренекле әсәр дә юк», дип раслап чыкты. Бу нилектән туа? Талантлы
язучылар булган кебек, халыкның талантлы укучылары да булырга тиеш... Телисеңме -
теләмисеңме, әдәбиятның югарылыгын, аның базар бәясен, әгәр шулай әйтергә яраса, укучы
билгели. Дөрес, татар әдәбиятының туксан биш проценты бүген авылга хезмәт итә. Татарның
зыялы, әзерлекле укучысы аз. Әдәби телнең нечкәлекләрен белеп язган Әмирхан Еники,
Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов кебек язучыларның тел байлыгыннан күпме процент татар
156
файдалана? Безнең әдәбиятның зур ялгышы — ул халыкка ярарга тырыша, аның алдында тез
чүгә, үрмәли, вагая. Ә бит язучылар төрле зурлыкта булган кебек, укучының кабул итү
дәрәҗәсе дә бердәй түгел. Миргазиян Юныс татар әдәбияты турында хөкем чыгарганда
моннан мең ел элек башланган Европа әдәбиятлары белән чагыштырып карый. Ә бер уйлап
карасаң, безнең проза бик яшь әле, аңа йөз ел гына тулып килә. Әдәбиятны караңгыга
кысрыклап кертү җиңел ул. Дөнья әдәбияты классиклары, без хаклы рәвештә ярата торган
шәхесләр белән чагыштырганда, әдәбиятыбыз түбәндә түгел... Бары тик яшь булып кала. Бер
генә әдип тә, бер генә әдәбият та үз халкының дәрәҗәсеннән югары сикерә алмый...
Әгәр якын елларда татар бетмәсә... Чын татарлар туу өчен тагын ике-өч буын үтү кирәк.
Бүген безнең исламиятнең бөеклеген аңлатып бирер галимнәребез юк. Диннең өстә яткан
кануннарын аңлатудан башка тирәнгә керә алган шәхесләр күренми. Дин әһелләре чыгыш
ясаганда үз сүзләренең кемгә, нинди катлау кешеләренә юнәлдерелгәнен ачыклап
бетермиләр. Әлбәттә, динсез булмый. Дин — милләтнең, халыкның бөтенлеге сагында зур
көч. Милләт өчен уртак дин алган халыклар гына дәүләтчелеккә ирешкәннәр. Динле,
дәүләтле булу — тарихның бөтен юлларында бәхет саналган... Безнең милләтебезнең эчке
ресурслары хәзер юкарган чак...
Без җиде миллионлы халык, дибез. Кайберәүләр аны егерме миллионга да җиткерә. Бу бит
— миф. Катнаш гаиләләр күбәя барган чорда нинди миллионнар булырга мөмкин! Алдырма
син сан белән! Бер генә мисал: безнең Вил Мирзаянов дигән егетебез дөнья каршында үзенең
көрәше, максатының ачыклыгы белән дан казанды. Бүгенге көнгә кадәр бу шәхеснең иманын,
ул иманның ныклы нигезләрен ачып бирә алганыбыз бармы? Гомумән, без милләткә хезмәт
итә торган шәхесләргә бәя биреп үтмибез, ныгытмыйбыз. Уртак каһарманнарыбызны күтәрә
белмибез. Башкортларны гына алыйк, Салават Юлаев белән алар күпме еллар яшиләр.
Шундый зур, якты шәхесләр милләтне җылытып торалар. Алар милли тамырларга һәрвакыт
көч бирә торган дым... Югыйсә, бездә ул чорның Бәхтияр Канкаевлары, Батыршалары юкмы?
Тарих алга барсын өчен шәхесләрдән калыккан баганаларга гына күпер салып була. Безнең
уртак милли батырларыбыз бармы бүген?
Муса Җәлил? Ул ачылып беткән шәхес түгел... Мин Җәлил һәм аның иптәшләре хакында
шик-шөбһә уятырга теләмим. Яшьләрне тәрбияләүдә үз вакытында аларның роле югары
булды. Ләкин... Милли геройлармы алар? Татарның киләчәге өчен һәлак булдылармы? Уртак
ватан өчен һәлак булулары белән тарихта калырлар, әлбәттә, әгәр килер заман яңа дәлилләр
табып, аларның батырлыгын батырлык дип таныса...
Авылларның рәвеше үзгәрә. Мәчетләр салына. Ләкин бу изге эшкә күп җирдә ашыгып,
алдан уйлап бетермичә тотыну сизелә. Мәчетләрнең чын архитектура үрнәге булып,
гасырларга калачак, дип төзелергә тиешлеген онытмасак иде.
Тәкъдир язган һәр мизгелдә минем язмышым агышы: үтәлергә тырышып караган
эшләрем үтәлгән, эшләнәсе эшләнгән. Һәрчак хак юлдан гына барганмындыр дип әйтмим. Без
бит бәхетсез заман җимешләре. Шулай булдык, тегеләй булдык дип никадәр генә күкрәк
какмыйк, гасырга хас хаталар бөтенебездә дә бар. Берәүләр бүген ашыгып-ашыгып үзгәрергә
маташа, икенчеләр кабат ялган юлга баса... Без яшәгән ил шундый булды ул, ак киемнән
корымлы казан янында йөреп, тапсыз калу мөмкин түгел иде.
Кичергән мизгелләргә бәя дә үзгәрә икән шул. Менә ни өчен үткәннәргә кайтып
кабатланасы килми.
Хәзерге мәгълүматларга таянганда, Сталин чорында һәр өч кешенең икесе теге яки бу
күләмдә җәзалау органнары белән багланышта торган. Катлаулы, авыр чор! Мине төрмә
сукмакларына этәргән кешеләрне моннан ике ел элек кенә белдем. Бар — исәннәре, бар —
күздән югалганнары. Барчасы белән күрешеп- сөйләшеп йөрим. Аерым шәхесләргә караганда,
чорны ныграк гаеплим. Беләм, ул гаеплеләр шушы елларда тәүбәгә килде. Тәүбәгә килеп,
күңелеңне сафландыру — үзе дә бер батырлык ич. Тәүбәгә килү (покаяние) һәртөрле дини
өйрәтүләрдә күңел байлыгына ия булу түгелмени? «Казан утлары» ның 10 нчы санында
басыла башлаган «Йәгез, бер дога!»дигән роман-хатирәмдә мин хәзерге заманның катгый
сорауларына үткәндәге гыйбрәтләр белән җавап бирергә тырышам.
Кешеләргә гаеп ташлау, шик-шөбһә белдерү көнчелек галәмәте. Әгәр мин әдәбиятта
кайсыбер уңышларга ирешә алмаган булсам, минем өскә кара хәбәрләр ябырылыр идеме
икән? Юк, билгеле. Миңа таш атып, калкынырга тырышкан кемсәләрне эзәрлекләргә дә, үч
157
алырга да тырышырга җыенмыйм. Югарыда телгә алынган романым әнә шул кемсәләргә
җавабым да булыр . Язмышым турындагы хөкемемне, йомгаклау сүзләрен мин
замандашларыма шунда тапшырам.
«Балта кем кулында?» романын моннан ун-унбиш еллар элек язарга уйлаган идем.
Әлбәттә, сюжеты гадирәк иде, тынычрак агышлы иде. Ләкин әсәр үзе өлгерде һәм мине дә
өлгертте. «Балта кем кулында?» романы минем иң җитди әсәрләремнең берсе, дип уйлыйм.
Монда минем чорга, халкыма мөнәсәбәтем чагыла. Балта кем кулында? Балта ленинизм, совет
режимы кулында! Бу режим ике катлауны да имгәтте. Югары катлауны чамасыз-чиксез
байлыгы белән, бернинди җаваплылык тотмый торган иркенлеге белән, бөтен бозыклыкка
юл ачып, талауга, халыкны мыскыллауга йөз тотып имгәтте. Ярлы-ябагайны исә ач тотып,
салымнар белән сытып, кешелек хокукларын тартып алып имгәтте. Совет режимы аста да,
өстә дә гарипләрне генә тудырды. Мин соңгы әсәрләремнең бөтенесендә дә шушы режимның
татар халкын ничек изүе, талавы хакында фикер йөртәм. Милләтнең һәлакәте алда әле... Без
гел инкыйраздан куркабыз. Ә бит инкыйраз инде булып узды. Тагын нинди инкыйраз көтәргә
мөмкин! Татар кызларының кырык проценты чит милләт егетләренә кияүгә чыга. Татар
егетләренең кырык проценттан артыгы чит милләт кызларын алып үз йөзләрен югалта. Бер
Наҗар Нәҗми авылыннан гына да 26 татар кызы Үзбәкстанга кияүгә чыгып, соңгы берничә
ел эчендә үзбәк халкын күпмегә баетты! Без алга карый белгән милләт түгел. Бер кыйсса:
Ленинградның Товстоногов театры берничә ел элек Япониягә гастрольгә бара. Шуннан
кайткач, күренекле актер Олег Басилашвили шундый бер хикмәтне сөйләде. Токиодан 75
чакрымда бер югары мәктәп бар икән. Анда Япониянең булачак галимнәре, эшмәкәрләре,
министрлары, икътисад хуҗалары, кыскасы, сайлап алынган балалар укый икән. Шушы
мәктәпнең ректоры Ленинград театрын расходланып чакырта, ике спектакль куйдырта.
Шәкертләр бик матур каршы алалар. Басилашвили ректордан сорый: «Менә без сезгә ят
булган рус тормышыннан «Ат тарихы» һәм «Ваня агай» спектакльләрен күрсәттек. Сезнең
укучыларга моның ни файдасы бар?» Ректор: «Әгәр шушында укыган мең җиде йөз укучының,
дистә еллар үткәч тә, бу спектакль исенә төшеп, күңелендә мәрхәмәт очкыны кабынса, димәк,
безнең бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе булган», — ди. Менә япон ничек алга карый! Авылда
калып, дуңгыз, ат койрыгы борып кына алга китеп булмый. Шәһәр әлегә татар шәхесләрен
бирми. Канында, җанында милли рух юк икән, андыйларны мин «ямаулы татарлар» дип
атыйм. Ана карыныннан ук Сәйдәш моңнарын, «Ак бүре» әкиятләрен тыңлап үсмәгән татар
беркайчан да чын татар була алмый. Халкына мәхәббәт тәрбияләнмәгән кешедән ничек инде
милли каһарман чыксын! Ләкин... Татарның коесы корыган, чишмәсе агышын туктаткан дип
әйтергә җыенмыйм. Хәзерге көндә милләтне ныгытырга мөмкинлекләр бар. 

сентябрь, 1993 ел