АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Имәнкискә
Имәнкискә авылы Лаеш районында, район үзәге Лаеш эшчелар бистәсеннән 16 чакрымда,
140
җирле үзидарә советы үзәге Чырпы авылыннан — 2, Казаннан 56 чакрым ераклыкта
урнашкан,
Авыл атамасы борынгы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш искә
алына.
Имәнкискә авылы Казан ханлыгы чорында да булган, аның янында борынгы һәм соңгы
болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәсе, борынгы болгар заманына караган бизәнү
әйберләре һәм соңгы болгар чоры белән байләнешле каберлек табылган.
С.М.Шпилевский Имәнкискә авылы янында элек шәһәр, курган һәм курган янында
борынгы каберлек булуын билгели. Имәнкискә авылы халкы хәтерендә сакланып калган
риваятьләргә караганда, курганда хәзинә күмелгән дип уйлаучылар да булган. Аны казып
эзләүчеләр дә табылган, ләкин аларның барысы да эчәк һәм башка авырулар белән авырый
башлаганга, исән чакта бу урыннан китү ягын караганнар.
Д.А.Корсаков җыентыгында Имәнкискә авылы теркәлгән. Анда ясак түли торган 48 татар
яшәве күрсәтелә.
Авыл зиратында XVII гасырның 80 елларында яшәгән шагыйрь һәм дин эшлеклесе Хаҗи
Хафиз күмелгән.
1901 елда В.П.Семенов мөхәррирлегендә басылып чыккан географик хезмәттә Имәнкискә
тарихи, тирә-юнендә өекләр (валлар) һәм курганнар булган авыл буларак искә алына.
Элек Имәнкискә авылы урнашкан урында калын урман үскән. Бирегә килеп утырган
халык урманны төпләп чәчү җирләре ясаган. Авыл халкы телендә әлегә кадәр сакланып
калган Аръяк ышна басуы — шул вакытларның истәлеге.
Имәнкискә авылы Кама ярына, табигатьнең бик матур урынына утырган. Авыл тирәсендә
күлләр күп. Олы күл, Урта күл һәм Кече күлләр үзара тоташканнар. Ул ермак кебек озынрак су
хасил итә һәм бу су Иделгә коя. Моннан тыш Камыш күле, Мунчала, Брыс, Киндер, Хуҗагол
биле, Карамалы, Балыклы, Шуран, Озын, Әби, Заваднуй күлләре һ.б. бар.
Авыл тирәсендә Шурана һәм Сыерчык таулары калкып тора. Басу-кыр тирәләрендә Иске
йорт урыны, Янган атау арасы, Билчәнлек астыры, Сурачи кырачы, Грән буе түбә. Ташбилге
урыны кебек берәмлекләр бар.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Имәнлебаш
Татарстандагы меңләгән авыллар арасында һәрберсе үз матурлыгы, үз яме, үз
традицияләре белән аерылып тора. Шундыйларның берсе — Имәнлебаш. Ул халык телендә
Имәнле яки Инеш дип атала торган кечкенә генә су буена утырган. Авыл Зәй районында,
район үзәге Зәйдән — 15, җирле үзидарә советы Югары Шепкә авылыннан 3 чакрым
ераклыкта урнашкан. Анда татарлар яши.
Имәнлебаш авылы 1870 ел чыганагында болай искә алына: Имәнле суы ярына утырган
Имәнлебаш авылының 75 хуҗалыгында 232 ир-ат һәм 225 хатын-кыз көн иткән. Анда мәчет,
су тегермәне булган, халык балта эше, умартачылык белән шөгыльләнгән.
Авылда татар мәгърифәтчесе, язучы, шагыйрь һәм табиб Таҗетдин Ялчыгол (1768 —
1838) кабере бар. Таҗетдин Ялчыголның туган җире мәгълүм түгел. Төркиядә һәм
Дагыстанда укыганлыгы билгеле. 1785 елдан Таҗетдин Ялчыгол Зирекле, Кызыл Чапчак һәм
Мәлем авылларындагы мәдрәсәләрдә мөгаллимлек иткән. Ул 1838 елда Имәнлебаш
авылында вафат булган. Т.Ялчыголның педагогика һәм халык медицинасы буенча язган
хезмәтләре, шулай ук танылган төрки шагыйре Суфи Аллаһиярның «Сәбәтелгаҗизин»
әсәренә анлатмалары мәгълүм.
Имәнле суының башланган җиренә нигезләнгәнгә күрә, авыл Имәнлебаш дип исемләнгән.
Имәнлебашның тирә-юне элек калын урман белән капланган булып, урман, нигездә, мәһабәт
имән агачларыннан торган. Шуның өчен елга һәм авыл да имән агачларына мөнәсәбәтле
атама йөртә.
Заманасында Имәнлебаш авылы хәзерге урынында булмаган. Элегрәк ул Чапчак ягында
оешкан, соңыннанрак хәзерге урынга утырган.
Бу тирәләргә шомырт җыярга килгән хатын-кызлар әлеге урынның урман- суларга,
141
чишмәләргә бай, урманнарда җиләк-җимешләрнең күп булуы турында кайтып сөйлиләр һәм,
озаклап киңәшкәннән соң, сигез гаилә шушы урындагы зур урманның ямьле аланына килеп
утыра. Тора-бара авыл зурая башлый һәм бу урын Имәнлебаш халкының төп нигезенә
әверелә.
Вакытлар үтә-үтә Имәнлебаш кешеләре күрше авыллар белән аралаша башлый, үзара
йөрешеп бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр. Айгыр исемле җыен бәйрәме оештыралар. Бу җыен
тирә-юньдә чиратлап үткәрелә торган башка җыеннарга караганда иң алдан бәйрәм ителгән.
Тырышып эшләгән авыл халкының бәйрәм үткәрү өчен матур урыннары күп булган.
Табигать ярлылануга карамастан, авыл мохите әле да искиткеч матур. Миңа тирә- юньне
күрсәтеп йөргән Зөһрә кечкенә сәяхәтебезне Салкын чишмәдән башлады. Элегрәк кызлар
белән егетләр шушы чишмә янында кичке уеннар үткәргәннәр. Чишмәнең күченә торган
гадәте, ягъни бу урынны вакытлыча калдырып тору үзенчәлеге бар икән. Бу авылда мин
экспедициядә булганда аның чыкмаган вакыты иде. Ләкин ул киләчәктә барыбер килеп
чыгачак, дип көтә иде авыл халкы.
Ирмәш
Ирмәш авылы Актаныш районында, район үзәге Актаныш эшчеләр бистәсеннән 2
чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Актанышбаш авылыннан — 2, Нефтекамск
шәһәреннан — 37, Әҗәкүл пристаненнән 3 чакрым ераклыкта урнашкан.
1870 ел мәгълүматлары тупланган Уфа губернасы авыл атамалары исемлегендә Ирмәш
авылы болай сурәтләнә: Ирмәш авылының 35 хуҗалыгында ислам динендәге 95 ир-ат һәм 97
хатын-кыз яшәгән.
Олы буын кешеләре сөйләвенә караганда, авылның оешуы болай булган. Агалы- энеле
Ирмәш һәм Шәриф исемле ике туган килеп төпләнер өчен урын эзләп йөргәннәр, һәм
көннәрдән бер көнне бик матур бер җиргә килеп чыкканнар. Якында гына Агыйдел елгасы
аккан. Бер ягында тау, икенче ягында күл җәелеп яткан. Ирмәш дигәненә бу урын бик ошаган
һәм ул шушында төпләнеп калган. Шуннан бирле авыл аның исемен йөртә. Ә Шәриф исемлесе
Шәриф авылын нигезләгән.
Авылга якын гына урында Иске Идел бар. Башта бу елга Агыйделгә тоташкан була. Дамба
төзелгәннән соң Иске Идел Агыйделдән аерылган. Элек Иске Иделдә
пароходлар йөргән, ул тирән һәм киң булган. Дамба төзелгәч су киткән һәм Идел дә тарайган,
саеккан. Су киткән урында урман үскән. Янында болын бар, аны Әргәнеш дип йөртәләр. Авыл
халкы бу болынга Идел аша көймәләргә утырып чыгып, печән хәзерләргә бара. Авылдан ерак
түгел генә ике күл бар. Берсен Озын күл, икенчесен Үлек күле дип йөртәләр. Элегрәк бу күлдә
үлгән кешеләрнең киемнәрен чайкаганнар. Яз көне ел саен кар сулары эрегәч, зур гына бер
күл барлыкка килә. Аны авыл халкы Бака күле дип йөртә. Бер-ике айдан ул кибеп бетә.
Авыл кечкенә булу сәбәпле, хәтта башлангыч мәктәп тә юк. Ирмәш авылы Актанышка бик
якын булганга, бала-чага шунда барып укый.
Исәк
Исәк авылы Буа районында, район үзәге Буа шәһәреннән 30 чакрымда, Тәтеш
пристаненнән 72 чакрым ераклыкта урнашкан.
Исәк атамасы күп кенә тарихи белешмәләрдә теркәлгән.
Д.А.Корсаков жыеп бастырып чыгарган белешмәдә (XVIII гасыр) күрсәтелгәнчә, Олы Бола
ярына утырган Исәк авылында 151 йомышлы, ясак түли торган 5 татар кешесе һәм 1 керәшен
татары яшәгән. 1859 елдагы мәгълүматларны эченә алган А.Артемьев белешмәсеннән
билгеле булганча, Олы Бола суы ярына урнашкан Исәк авылындагы 121 хуҗалыкта 399 ир-ат
һәм 391 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. 1898 елда басылып чыккан тарихи
белешмәдә Исәк авылында татарлар көн күргәнлеге искәртелә. К.П.Берстель
мәгълүматларына караганда, Исәк авылында 1090 татар кешесе яшәгән.
Олылар хәтерендә сакланып калган риваять буенча, Исәк һәм Багыш исемле ике
бертуганның Багыш исемлесе Багыш авылын, Исәк атлысы Исәк авылын нигезләгән.
Исәктә өч төрле нәсел яшәгән. Беренчесе — Болгардан күчеп килгән халык, икенчесе —
Монталай нәселе, өченчесе — чуашлар булган.
Болгар нәселе күбрәк сәүдә белән шөгыльләнгән, үзләрен эре тотканнар, чая, җитез,
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
142
уңган, акыллы булганнар. Авылны иң матур, уңдырышлы туфраклы җиргә салганнар.
Исәкнең иң зур байлыгы — Бола елгасы. Ул авыл яныннан боргалана-боргалана ага. Елга
авылга гасырлар буе яшәү чыганагы булып торган, туендырган, чистарткан, мал-туарны
сугарган.
Авыл хуҗалыгында төп урынны игенчелек алып торган. Халыкның хезмәт кораллары
булып урак, сабан һәм чалгы исәпләнгән.
Исәк акрынлап үсә һәм зурая барган. Авылга читтән башка кешеләр дә күчеп килгән һәм
алар төпләнеп калганнар. Эшкәртелгән җирләр күбәйгән.
Авыл халкы югары һәм түбән катлауга аерыла барган. Авыл байларының зур йортлары,
тегермәннәре һәм җир биләмәләре булган. Мал-туарлары күп булганга күрә алар хезмәтчеләр
дә тоталар. Авылда үз һөнәрләре белән танылган кешеләр дә яшәгән. Читекче Сәйфетдин,
сарык тиресеннан тун тегүче Изахетдиннәр тирә- юньдә дан тоткан.
Дәвамы киләсе саннарда.