Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ

Мин ничек Казанга укырга бардым
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, кулга аттестат алгач, ничек кенә булса да авылдан
чыгып китәргә, кайда булса да укырга кирәк икәне каныбызга сеңгән иде. Тик институтка
керә алмасаң, оятыңнан нишләрсең? Әти-әни генә түгел, туганнарың да. «Яхшы укый,
тырыш бала, аннан кеше чыгачак», дип өметләнеп яшәгәндә өметләрен акламасаң,
күзләренә ничек карарсың, алай гына да түгел, бөтен авыл, Чалпы урта мәктәбе
укытучылары алдында оятка калуың бар. Шуңа күрә бөтен теләк Казанга барып, нинди
дә булса институтка керү. Минем өчен кайсы булса да барыбер, мин әле институтның,
шәһәрнең нәрсә икәнен белми идем. Әни кич белән юлга дип тәмле ризыклар әзерләде,
малае Казанга укырга бара бит! Габдулла абыйдан калган ботинка, Нурулла абыйдан
калган чалбар, күлмәк кенә үземнеке. Кияргә юньле кием дә юк, хәер, ул турыда
уйламадым да инде. Уналты яшьлек чандыр гына бер малай, сөенә-сөенә укырга керергә
бара. Авылдан чыгып Карамалыга җиткәндә бик көчле яңгыр ява башлады. Өс
киемнәребез манма су, аяк киемнәребезгә кап- кара балчык чабатадай ябыша, куптарып
алмалы түгел. Атлап булмый башлагач, Нәҗибәгә әйтәм: «Без болай баралмыйбыз, әйдә,
аяк киемнәребезне салып, берәр җиргә яшереп куябыз». Рангазар күперенә җиткәч, күпер
астына төштек тә, аяк киемнәребезне беркем дә күрмәслек итеп яшереп калдырдык,
кайтканда кире алырбыз янәсе. Хәзер атлавы шулкадәр җиңел, рәхәт булып китте, яланаяк
йөрергә шулкадәр өйрәнелгән, пычрак сизелми дә.
- Нәҗибә, әйдә, басу аркылы Сарманга барабыз, Рангазарга кереп тормыйбыз, югыйсә
Чаллыга бүген барып өлгермәбез.
Шулай итеп, ашлык басуы арасыннан бик озак җәфаланып баргач, көч-хәл белән
Сарман тавына килеп чыктык. Сарманнан самосвал машинасына утырып, кичкә Чаллыга
барып җиттек. Әйткәнемчә, аяклар тездән кара балчыкка ябышып каткан. Чаллы
пристаненда аякларны, битләрне юып, яланаяк пароходка утырабыз. Мин инде билет
алып тормаска булдым, халык белән буталып, әйткәнемчә, буем кечкенә, үзем чандыр,
ык-мык килдем дә, тиз генә пароходка кереп тә киттем. Бераз баргач билет тикшерә
башладылар. Мин тиз генә пароходның бер почмагына, кеше керә алмый торган мичкәләр
арасына сеңдем. Мине моннан бер кеше дә эзләмәс, таба алмас кебек тоелды. Чыннан да,
монда кеше бардыр дип, беркем дә уйламаячак. Караңгы төшкәч, Нәҗибәнең хәлен
белергә бардым. Ул бит минем билетсыз икәнемне белми, күз алдына да китерми. Ничек
инде, курыкмыйча, пароходка билетсыз керергә мөмкин. Мин үзем дә Нәҗибәне күргәч
айнып киткәндәй булдым, нәрсә эшләгәнемне аңлап, куркуымнан калтырана башладым.
Нәҗибә: «Син нәрсә, авырыйсыңмы әллә?» - дип сорады. - «Юк, мин әйтәм, аз гына
калтырата, яңгырда салкын тигән ахры», - дим. Төнлә керфек тә какмыйча, үземне сүгеп
чыктым: «Дурак та дурак, син дә дурак!»
Менә Казанга да килеп җиттек. Сөенечемнән үземне кая куярга белмим. «Ну, малай,
Чаллыдан Казанга бушка килдең бит!» Траптан төшкәндә зур гына гәүдәле, сары чәчле
бер урыс егете билетлар тикшерә башлады. «Готовьте билеты!» Мин
147
нишләргә дә белмичә катып калдым, чиратымда аптырап торам, менә килеп каптым.
Мине халык төрткәли-төрткәли алга таба этә башлады. «Ну что ты стоишь? Глухой что
ли?» - диешәләр. Бер заман билетларны тикшерүче урыс янына китереп бастырдылар. Ул
миннән билет сорый: «Где ваш билет?» Мин авызымны ачып бер сүз дә әйтә алмыйм,
аякларым да атламый. Гомеремдә беренче мәртәбә урамга чыккан сарык бәрәне кебек
аптырап карап торам. Шуннан сон бу кеше мине күтәреп алды да, арт ягыма шундый итеп
китереп типте, очып киткәндәй булдым. Карасам, җирдә аунап ятам, фанер чемоданым
ачылып киткән, әйберләрем таралганнар, әни биргән йомыркалар төрлесе төрле якта
тәгәрәшеп ята. Ярый әле китап битенә төргәнгә, барысы да ватылмаган, исәннәре дә бар
иде. Шул вакыт Нәҗибә: «Нәрсә булды, бик озак тордын?» - ди. Мин әйтәм: «Билетымны
югалтканмын, шуны эзләп азапландым», - дим.
Әле ин кызыгын сөйләргә онытканмын икән. Нәҗибә: «Әйдә инде, тиз бул! Нәрсә
мыштырдыйсын? Әнә, трамвай кузгала!» - ди. Кая, без утырганчы трамвай кузгалып та
китте. Артыннан чабабыз да чабабыз. Үзебез: «Туктагыз, туктагыз инде», - дип
кычкырабыз. Тамаклар бетте. Кая туктау, трамвай бара да бара. Белмим, әллә тукталышка
килеп җиттек, әллә кешеләр зур сандыклар күтәргән яланаяк авыл балаларын жәлләп
микән, трамвайны туктаттылар. Монда да билет саталар икән, русча: «Берите билет», -
дип бер апа ике мәртәбә янымнан узып китте. Мин кая барсам шунда килә, ул яныма
килгән саен, мин икенче урынга күчәм. Шуннан, кыяфәтемә карап торды да: «Что
спросишь, чаплашка», - диде дә, кулын селтәп, җирәнгән кыяфәттә урынына барып
утырды. Менә хәзер минем хәлне күз алдына китереп карагыз инде. Шушы баланы язмыш
театр дөньясына алып кереп китә.
Боз өстендә
Минем белән кызык хәлләр еш була дип язган идем инде. Шундый бер вакыйганы
искә төшерәсем килә. 1972 елнын февраль башында әтидән хат килеп төште. «Улым,
вакытын булса, бер әйләнеп кил әле, бәләкәй баланы да алып кайт, бик күрәсем килә,
хәлем әйбәт түгел!» Казаннан безнен авылга кайту җинел түгел, бигрәк тә кыш көне,
җитмәсә бала белән. Бервакыт театрда авылдашым Әсләхне очраттым, ул Азнакайда
балалар больницасында баш врач булып эшли иде. Отчет белән Казанга килгәннәр: район
больницасынын баш врачы, райисполком кешесе - өчесенә ике машина. Берсе ГАЗ-69,
икенчесе «Волга».
- Әйдә, Азнакайга кайтабыз», - дип шаярта. - Үзем алып кайтам, - ди.
- Сез кайчан кайтасыз?
- Иртәгә, төштән сон.
- Ярар, уйлармын.
Спектакль беткәч, барысын да хәл иттек.
- Мин иртәгә улым Рөстәм белән, ана әле биш кенә яшь, сине үзебезнен урамда, йорт
каршында көтеп торам, - дип, сүз куештык Әсләх белән.
Саҗидәгә кирәк әйберләрне әзерләргә куштым:
- Иртәгә авылга китәм, - дидем.
- Син нәрсә, кыш көне, сезнен авылга кереп булмый, анда юл юк.
- Мин кайткач булыр. Әти кайтырга кушкан, үзем генә түгел, Рөстәмне дә алып
кайтам.
- Ты что, одурел что ли? Зимой 400 км с ребенком, я не разрешаю!
- Мине тынламасан әтине тынла, баланы бик күрәсем килә, дигән. - Төне буе
талашып чыктык. Нишләсен, риза булды.
- Бер-бер хәл булса, үзен җавап бирәсен, мин сине кисәттем, - диде Саҗидә.
Финляндиядән алып кайткан зур сары сумканы шул кадәр тутырган, күтәреп булмый.
- Син нәрсә тутырдын анда?
- Әтигә җылы спортивный трико, әбигә күлмәклек (минем үги әнине без әби дип
йөртә идек). Рөстәмнен җылы алмаш киемнәре, сина костюм, күлмәк, поло- тенце.
Подарки - чай индийский, сухофрукты, шоколадные конфеты, разное печенье.
Минем хатын яртылаш русча, яртылаш татарча сөйләшә, татарчага үзем өйрәттем.
ӘЗҺӘР ШАКИР
148
Ачуы килгәндә гел русча сөйләшә. Менә хәзер дә:
- Две бутылки коньяка, лимон, икра. Смотри, сам не пей!
Ул Казан ресторан трестында бухгалтер булып эшли иде. Шуна күрә нәрсә кирәк,
шуны ала, ул заманда бар нәрсә дә дефицит иде. Хәзер генә ул ни телисен, шул бар, акчан
гына булсын. Костюм кесәсенә паспорт белән, бераз җыйган «заначка» бар иде, шуны
салдым. Тагы нәрсәләрдер сөйләгән иде Саҗидә, оныттым инде. Шундый зур бүләкләр,
күчтәнәчләр белән әти янына кайтырга чыктык. Зур сумканы «Волга» машинасынын
багажнигына көчкә сыйдырдык. Шунда Саҗидә әйтә: «Рөстәм улым, әллә бармыйсынмы,
әнә кара, буран чыгарга тора, авыл бит ерак». Кая, Рөстәм машинадан чыгарга уйламый
да. Мине тагын бер-ике мәртәбә кисәтте: «Зинһар, юлда кешеләр белән эчә күрмә, үзен
генә түгел, бала бар. Помни, что я тебя предупредила! Повторять не буду!»
Казаннан ике машина белән чыгып киттек. «Волга» машинасында улым белән икәү
барабыз. Тегеләр «вездеход»та өчәү күнел ачып, баян белән җырлап, рәхәтләнеп
кайталар. Әсләх баянда искиткеч уйный, җырлый да. Саескан тавына җиткәч, мина
әйтәләр: «Без Кама уртасында туктап, боз өстендә утырып, бер яртыны эчәбез, ул безнен
гадәткә кергән - «обычай», - диләр. Мин анладым, болар миннән бер ярты өмет итәләр.
Шунда шофер белән теге сумканы чыгарып боз өстенә куйдык. Мин бер ярты коньяк, бер
лимонны кисеп алларына куйдым. «Сезгә бик зур рәхмәт инде, мине зурлап туган ягыма
алып кайтасыз. Сез беләсезме кемне алып кайтканыгызны? Әйдәгез, шунын өчен берне
күтәреп куйыйк». Коньяк белән лимон капкач, күнел тагы да күтәрелеп китте. «Без кем
белән кайтканыбызны бик яхшы беләбез», - дип, тегеләр шешәнен төбенә төштеләр. Мин
тагы нәрсәдер әйтмәкче идем, райисполком кешесе, ярар, әйдә кузгалыйк, дип, мине
үзләре янына вездеходка утыртты. «Минем анда бала борчыла, сезнен белән озак бара
алмыйм», - дип, әйтеп карадым. Әсләх баянын сузып җибәргәч, күнел әллә нишләде.
Ярый, сезнен хөрмәткә ике җыр башкарам да, бала янына барам. Кая ул ике җыр, бер
башлагач шактый җырладык. Чистайга җитәбез дигәч, тегеләр, әйдә, Чистайга кереп ашап
чыгабыз, диләр. Мин бала янына төшеп утырдым, ул рәхәтләнеп йоклый иде. Да, болар
минем калган коньякка да өмет итәләр ахрысы дип уйлавым булды, Чистайга да килеп
җиттек. Машина ашханә янына килеп туктады. Рөстәмне алып ашханәгә кердем. Минем
дуслар көтеп утыралар.
- Ярый инде, булгач булсын, тагы бер коньягым бар. Әйдәгез, шуны бераз эчәбез,
монда юкка кердек, кайтырга иде тизрәк, карангы төшә, бала белән унайсыз. Әйтегез
шоферыгызга, минем сумканы алып керсен.
Бер заман шофер килеп кергән:
- Анда бит сумка юк!
- Ничек юк? Шундый зур сумка кая китсен!
Тиз генә машина янына чыгып киттем, багажникны ачып карыйм, сумка юк! Хуҗалар
янына кердем дә:
- Минем әйберләр юк бит, нишлибез?
Миннән сорыйлар:
- Ә син сумканны багажникка куйдынмы сон?
- Нишләп аны мин куярга тиеш, анын өчен шофер бар бит! Син нишләп минем
әйберләрне багажникка куймадын, шундый зур сумканы күрмәденмени?
- Мин сумка ташып йөри торган малай түгел, игътибар да итмәдем, утырдык та
киттек, - ди шофер.
Райисполком кешесе машинаны кире Камага җибәрде.
- Бар, алып кайт артист Шакировнын сумкасын!
Хәзер нишләргә? Бер ярты аракы чыгардылар, ашарга алдылар. Кая миндә ашау-эчү
кайгысы, әйберләремне тапса иде дип, бер Ходайдан ялварам. Ходай шундый чакта гына
искә төшә бит ул. Хуҗаларым ашадылар, эчтеләр, машина да кире кайтты. Юл уртасында,
боз өстендә калган сумканы ничек табасын? Кешеләр дурак түгел, алганнар да киткәннәр.
Инде хәзер нишләргә? Кире Казанга кайтыргамы? Бернинди күчтәнәчсез әти янына
кайтып булмый бит инде, Саҗидә алдында оят. Аек килеш әйберләрен боз өстендә
калдырып киткән. Сөйләсән, кеше ышанмас. Тот та, әйберләренне Кама елгасы уртасында
боз өстендә калдыр инде. Бу бит акылга сыймаслык эш. Исерек булсан бер хәер, аек
АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ
149
килеш! Иптәшләремә аптырап карап торам.
Берсе әйтә:
- Әйдә, Азнакайга кайтыйк, күчтәнәчләрне анда алырсын, паспорт югалганын да
әйтербез.
- Минем хәзер күчтәнәч алырлык акчам да юк. Булган акчам паспорт эчендә иде.
Барысы да айнып киткәндәй булды.
- Син нинди шофер, хуҗаларынны йөрткәч, аларнын әйберен кем күтәрсен, кем
урнаштырсын, аны син эшләргә тиеш! Син! Мин сезне чын күнелдән хөрмәт итәм, ә сез!?
Барысына да бик нык үпкәләдем. Ачуымнан нәрсә әйткәнмендер, хәзер инде
хәтерләмим. Казанга кайтасы килми, авылга да барасы килми, үз-үземне кая куярга
белмим. Әй, дурак, сезнен белән нигә чыгып киттем! Көчкә тынычландырып, Азнакайга
кайтарып җиткерделәр. Төнге сәгать унбердә бала белән кайтып төшкәч, апа белән җизни
бик нык аптырадылар.
- Нишләп кайттын, кем китерде, әйберләрен кайда? - бер-бер артлы сорау артыннан
сорау бирә башладылар. - Саҗидә баланы ничек җибәрде?
Әллә мине, Саҗидәне ташлап, баланы аларга карарга алып кайткан, дип уйладылар
ахыры. Чөнки аларнын балалары юк иде, алар өчен мин бала булдым, бигрәк тә әни үлгәч.
Нәрсә булган, барысын да сөйләдем.
Икенче көнне иртүк апа белән кибеткә кереп, әтиләргә күчтәнәчләр, Рөстәмгә
киемнәр, үземә күлмәк, свитер алдык. Минем бәхеткә, апа гомер буе кибеттә сатучы
булып эшләде. Шуна күрә кирәк әйберләрне ала алдык. Хуҗалар да җыелып күчтәнәчләр
алганнар, райисполком машина бирде. Буралы авылында безне Беларусь тракторы көтә
иде. Алдан Беларусь бара, артыннан без, шулай авылга килеп кердек. Әти белән әби
сөенеп каршы алдылар, бигрәк тә әти. Рөстәмне күргәч күнеле тулды. «Әй, бәләкәй малай,
сине күрми үләм икән, дип уйладым». Әтинен хәле чыннан да әйбәт түгел иде. Ике көн
кунгач кире Казанга кайтып киттек. Әгәр бу бәладән исән-сау котылсам, эчмәм дип сүз
биргән идем. Бер айдан барысы да онытылды. Саҗидәгә, әйберләребез «Волга»
машинасынын багажнигы ачылып, сикерткәндә төшеп калган, дип анлаттык. «Чыгып
киткәндә үк мина сезнен багажник ябылмады кебек тоелды. Ярый инде, әйберләр
табылыр, баланы исән-сау алып кайттын - менә монысы очень важно, - диде ул.
Үзем язам, үзем аптырыйм, нишләп мондый хәлләр гел минем белән генә булды икән?
Мин ничек беренче мәртәбә опера тыңладым
Мина, яшьлек елларымда татар театрын, анын артистларын күрергә насыйп булмады.
Авылыбызда тынлыйм дисән хәтта радио да юк иде. Үз гомеремдә беренче мәртәбә
театрны Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укыганда күрдем, анысы да
рус театры иде.
Беркөнне безнен укытучыбыз Лидия Ивановна Дейкун: «Мин сезгә Большой театрга
билетлар алырга куштым. Анда Глинканын «Иван Сусанин» операсын карарга барырсыз,
акчаларыгызны әзерләгез», - диде. Мин әйтәм: «Мин Большой театрга бармыйм, минем
анда җырлыйсым юк. Мин драма артисты булам». - «Шакиров, нәкъ менә сина анда
барырга кирәк тә, чөнки синен әле операны тынлаганын юк. Большой театр белән
танышып кайтырсын». Укытучы кушкач нишлисен, тынламый хәлен юк. Әлбәттә, минем
өчен акча кызганыч иде. Без бүтән театрларга бушка, студент билеты белән керәбез,
монда түләргә кирәк. Билет бәясе 70 тиен, нәкъ безнен бер көнлек ризык. Безнен
стипендия аена 21 сум. Шуна күрә хәтерләмим, күпме кеше барганбыздыр, артык күп
булмас.
Зур театрнын эченә кергәч, мондагы матурлыкны күреп, шаккаттым, булса да булыр
икән мондый искиткеч матурлык, барсы да алтыннан. Безнен утыра торган урыннарыбыз
бик биектә булып чыкты, 4 нче яруста. Менә «Иван Сусанин» операсы башланып китте,
музыка уйныйлар, җырлый башладылар. Мин аптырап як-ягыма карыйм. Минем янымда
утырган өлкән яшьтәге апалар бик бирелеп музыка тынлый- лар, сәхнәне карыйлар. Бераз
утыргач түзмәдем: «Нигә алар гади генә сөйләшмиләр, гел җырлыйлар, мин аларнын
нәрсә җырлаганнарын анламыйм, зинһар анлатыгыз, нәрсә турында җырлыйлар сон
ӘЗҺӘР ШАКИР
150
алар?» - дип бер өлкән яшьтәге ападан сорадым. - «Молодой человек, не мешайте слушать
оперу, сидите тихо, внимательно слушайте, потом поймете».
Утырам, утырам, бер дә кызык түгел, урыслар бик каты көчәнеп, акырып кычкыралар,
җырлыйлар, сүзләрен анлый алмыйм, никадәр кычкырмасыннар, күне- лемә, җаныма
тәэсир итми, бу мина ят нәрсә. Эчтән генә уйлап куйдым, болар бит дөрес уйнамыйлар,
ягъни сәхнәдә дөрес яшәмиләр. (Мин бит әле опера сәнгатенен үз законнары барын белми,
анламый идем, аны анлар өчен үзе бер гомер кирәк.) Декорацияләре әйбәт, киемнәре
искиткеч, сәхнә тулы йөзләгән халык. Көчле утлар, карлар ява. Әмма күнел тартмый,
икенче пәрдәдә чыгып китәм дип утырганда, сәхнәгә ике ат килеп чыккач, бөтенләй
аптырап телсез калдым, куанычымнан күземә яшьләр килде, авылны күргәндәй булдым.
«Карагыз, кара! Нинди матур атлар!» дип сикереп тордым. Янымдагы тамашачыларга
төртә-төртә күрсәтәм: «Сез нәрсә, күрмисезме әллә, шундый матур атларны! Мондый
атлар дөньяда юк!» Тамашачылар миннән көлә башладылар. Кайберләре
тынычландырырга кереште, күршедәге теге апа: «Молодой человек, ради бога,
успокойтесь, прошу Вас, дайте мне послушать оперу!» - дип, мина кисәтү ясады. Мин
әйтәм: «Сез бит белмисез, их, безнен авылда булса иде мондый атлар! Юк шул, мондый
атлар авылда буламыни?» Күнел әллә нишләде. Полякларнын Иван Сусанинны җәзалап
үтерүләре дә ул кадәр тәэсир итмәде, чөнки мин ышанмадым. Ә менә ике атнын сәхнәгә
чыгуы гомерлек истәлек булып калды. «Әйе, мин әйтәм, менә сина опера», - дим. Бер
студенттан сорыйлар икән: опера белән опереттанын аермасы нәрсәдә? Студент: «Опера
- мужчина, оперетта - женщина», - дип җавап биргән. Мина операны шул студент хәтле
анлау өчен генә дә, бик күп мәртәбә опералар тынларга кирәк иде.
Мин ничек Совет паспорты алдым
1956 елда ун классны тәмамлагач, кайда булса да укырга кирәк ич инде дип, үзебезне
Казанга институтка керергә әзерлибез. Өч ел буе 20 чакрымга көз дими, кыш дими, кар
дими, буран дими, бер кисәк икмәк күтәреп, Чаллы урта мәктәбенә җәяү йөреп укып кара
әле! Нәҗибә белән икебезнен уку яхшы иде. Югыйсә, ул заманда кем сине көчләп
укытсын, үзебез чын күнелдән теләп укыдык.
Институтка керер өчен колхоздан справка алырга кирәк, колхоз укырга җибәрергә
рөхсәт бирә, дип. Әгәр колхоздан справка ала алмасан, институтка керә алмыйсын,
паспорт та бирмиләр. Бер сүз белән әйткәндә, син авыл кешесе, мәнге авылда калырга
тиеш. Синен киләчәген мангаена язылган, кол булып тугансын, кол булып үләсен! Шуна
күрә, Канәгать абый Газизуллин артыннан басуда, сөргән кара җирдә: «Канәгать абый!
Канәгать абый! Зинһар, справка бир инде!» - дип елый- елый, Нәҗибә белән артыннан
чапканым әле дә хәтеремдә. Ул, ат өстеннән генә: «Әгәр сезне колхоздан җибәрсәк, монда
кем эшләр, сез нәрсә, колхозны җимерергә уйлыйсызмы?» дип котыбызны алган иде.
Шунда безнен күз яшьләрен күргәч, бик ялынгач, түзмәде, справка алырга рөхсәт бирде.
Рәхмәт инде, андый кешене ничек онытасын.
Паспорт алуым да хәтеремә бик уелып калган. Безнен авылдан район үзәге Ты-
мытыкка кадәр 40 чакрымнар булыр. Иртән иртүк Нәҗибә белән чыгып киттек, бер
чабабыз, бер йөгерәбез, ниһаять көндезге әбәткә барып җиттек. Район үзәге бит, мина бик
матур күренде. Милиция, паспорт бүлеге дигән язуны күргәч, әллә нишләп куркып
киттем. Керергәме, кермәскәме, дип икеләнеп торганда, Нәҗибә алып кереп китте. Эчтә
карангы, ниндидер тимер рәшәткәләр бар. Нәҗибәне фотога бик тиз төшерделәр. Шуннан
мине чакырдылар. Паспорт бирә торган апа мина гаҗәпләнеп карап торды да: «Юк, энем,
сина паспорт биреп булмас, кыяфәтен паспортка төшәрлек түгел. Кара инде бу
күлмәгенне, кара инде бу чалбарынны, аягында бер нәрсә дә юк. Яланаяк паспорт алырга
килмиләр. Совет паспортын синен кебек хәерчеләргә бирмиләр. Ул - Совет
гражданинынын горурлыгы! Син нәрсә, безне мыскыл итеп юри шулай киенеп килденме?
Бар, авылына кайтып кәчтүн, ак күлмәк, аягында ботинкан булсын, киенеп кил», - диде.
Мин нишләргә белмичә, ап-ак булып каттым да калдым, көләргә дә, җыларга да белмим,
куркуымнан, оятымнан җир тишегенә кереп китәр идем. Түзмәдем: «Апа, безнен авыл
моннан 40 чакрымнар бит, мин ничек кайтып килим. Аннан сон, минем авылда паспортлы
АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ
6. «К. У.» № 2 151
кешене күргәнем дә булмады. Мина ничек киенергә кирәк икәнен әйтүче дә булмады.
Минем бит кияргә кәчтүм-чалбарым да юк. Ничек инде мин авылга оялмыйча кайтыйм?»
- дип елап җибәрә яздым. «Бар, бар, авылына кайт, киенеп кил, күземә күренмә!» Шунда
фотога төшерүче абый мине жәлләп: «Ярый, бик борчылма, аягын белән чалбарын
күренми анда. Күлмәген бераз искерәк икән анысы. Ярый, анысын табармын, менә шушы
костюмны киярсен», - дип стенада эленеп торган кәчтүмне бирде. Фотога ничек
төшкәнемне хәтерләмим. Ярый әле Нәҗибә бу хәлләрне күрмәде, мине көтеп тышта
утыра иде, күрсә, белмим, оятымнан нишләр идем. Шул көнне үк 40 чакрымны тагын
җәяүләп кайтырга чыктык. Юл буе: «И, Ходаем, бу турыда беркем дә белмәсен иде», -
дип, теләк теләп кайттым. Ничек инде, сина Совет паспортын бирмәсеннәр, дөньяда
моннан зур кайгы, хәсрәтнен булуы мөмкин түгел, оятыннан асылынып үләрсен, хурлыгы
ни тора. Сина Совет паспортын бирмиләр! Кияргә киемен юк! 16 яшьлек егетнен хәлен
күз алдына китерәсезме? Минем өчен моннан да зур гаделсезлек юк. Әгәр фотограф абый
булмаса? Мин бит ана рәхмәт тә әйтә алмадым. Гарьлегемнән ауный-ауный елыйсым
килде. Хәзер инде ул паспортны кайчан алганымны хәтерләмим. Әллә шул көнне алдык,
әллә янадан килеп. Паспортны карагач, үземне танымадым, ниндидер бер бәхетсез бала
рәсемнән карап тора иде. Ә менә Чуар-Абдул авылынын яшелчә бакчасыннан кишер
урлап, туйганчы ашадык, югыйсә, авылга кайтып җитеп булмас иде.