Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮКСЫНУЛАР ҖАНГА СУЫК ӨСТИ

Тик син генә
Йөрәгемне телгәлиләр хисләр,

Якты уйлар кинәт сүрелде.

Хәтта сиңа, әни, ача алмыйм

Бикләнелгән олы серемне
Аңлыйсың да,беләм... Тик куркамын

Рәнҗетергә сине ялгышып.
Бушанганчы бер елыйсы иде,

Сабый сыман сиңа елышып.
Һәрбер сүзең җанга дәва минем.
Югалалар уйлар - кирәксез...

Ә мин үзем-бер рәхмәтсез бала,
Үпкәләтәм сине сәбәпсез.
Елмаюлы караш җитәр иде

Җан җылысын салган аңарга.

 Мең табышмак чишү кирәк, ахры

Күңелемне минем аңларга.
Сүзсез генә укып уйларымны,

Күңелемә дәва саласың.
Кайгыларны якын китермисең,

Саклагандай күзең карасын.
Тик син генә, әни, кичерәсең

Минем кылган барлык гамәлне.

Мөмкин булса, җыеп бирер идем

Бөтен яхшылыгын галәмнең.


Сагыш...
Иреннәргә елмаюым элеп,

Җан ачысын тышка чыгармам.

Кемнәр генә, әйтче,Җир йөзенә

сагыш хисен уйлап чыгарган?
Кемнәр генә,әйтче, кешеләргә

бүлеп-бүлеп бәхет тараткан?
Берәүләргә өеп биргән чакта,

Нигә алар мине оныткан?..
Кемнәр генә,әйтче, тормышларга

Шул кадәрле серләр яшергән?
Хисләремнән давыл кузгатырлык,

Гөлләр үстерерлек яшемнән.
Елмаюым йозак итеп элеп,

сагышымны тышка чыгармам.

Дәшмәвемне ишетергә өйрән —

башка синнән берни сорамам...


Тик үтеп барышым
Мин сине күрмәдем, сизмәдем карашың -

Минем бит яныңнан тик үтеп барышым.

Текәмә күзләрең, ялварып сорама.
Тимәче яңадан ачылган ярама.
Эзләмә җаваплар, нур сүнгән күзләрдә.
Ничәмә кар яткан, без салган эзләргә.
Язмачы хатларың - укымыйм аларны.
Кайтарма үткәнне. Мин бары яраттым...

Яратсам?! Бу сөю - язмышның каргышы....

Шуңадыр, яныңнан тик үтеп барышым...


Без булмаган яз
Юксынулар җанга суык өсти...
Без булмаган язны сагынам.
Кояш уйнап, күз камашыр иде

Тәрәздәге пәрдә агыннан.
Кара төшкән ак битләрне, уйнап,

Өстәлемә җилләр таратыр.
Сөймәсәң дә була мине,

бары тик үзеңне генә яраттыр.
Яңгыраган җырдан сине эзләү

Сагышланган җанны юатыр.
Үзем генә төнге юллар иңлим, Икебезгә, бәлки, таң атыр.
Йөрәгемдә сине саклап йөртәм
Язмышларның текә ярыннан.
Юксынулар җанга суык өсти...
Без булмаган язны сагынам.


Нәни йөрәк
Синең нәни генә йөрәгең минем өчен бик
кадерле.
А. Мансуров

Нәни генә йөрәк...
Күпме сыйган анда
Олылары тәүге хисләрнең.
Иң түренә
Бөртек-бөртек җыйган
Иң-иң матурларын төсләрнең
Нәни генә йөрәк...
Җиһан яктылыгын
Әйтерсең лә үзенә туплаган.
Меңәр кабат
Телгәләнгән дә ул,
Меңәр кабат янып туктаган.
Мәңге типсен,
Мәңге дөрләп янсын
Синең нәни генә йөрәгең.
Бар күңелең белән
Тоеп яшә
Шул йөрәкнең миңа кирәген.


Чәчәк булыр идем
Мин бер чәчәк булыр идем...
Никтер ап-ак төстә.
Бер гүзәл кыз
мине дәфтәр арасыннан
алган саен,
сөйгән ярын төшерер иде искә.
Миңа карап, якты хатирәләр

сафландырыр иде соры
күңелләрне.
Кояш кебек ихлас елмаюлар

бизәр иде гади көннәрне.
Мин бер чәчәк булыр идем...
Тик...
булып бик нәзберек,нәфис, я

выз куллар өзеп китсәләр?!
Һәм... ачылмыйча калган

таҗлар минем аерым-аерым җилдә
кипсәләр?!
Минем якты хисләр,уйлар

Җирдә кабат шыта алмаса?..
Сөенеп,елап искә алыр өчен
бер хатирә хәтта калмаса?.. Юк-юк!
Бу уйларым әле куеп торыйм. А

лар хәзер кирәк түгел һич тә!
Мин бер чәчәк булып шытыйм әле ошбу кичтә.
Нәкъ менә ак төстә...


***
Акрын гына җәй дә ахырына таба:
моңсурак кояш, ярымкөзге һава...
Минем юллар әле гел
җәйләргә илтә.

Йөрәгемдә
җылы, чыклы җәйге иртә...
Тик әлегә миңа көзләремә иртә.
Минем юллар әле
Яшьлек аша үтә.
...Сүлпәнрәк кояш, яртылаш
көз тышта. Ашыкмагыз!
Миңа җәйле тукталышка.


***
Күпме сүзләр әйтелмичә,

Күпме шигырь язылмыйча калды...
-Җиңелме?!
-Юк! Шундый авыр миңа.
Уйлар талды...
Эзләнүдән.
Күңелдән яшь тама.
Хисләр ачылмады.
Җавап табылмады.
Гомер ага...
Ә мин һаман
Сарган томан арасыннан
Сине эзлим.
Кыйпылчыктан яраланган
Йөрәк түзми...
Ватыклардан бәхет төзим.
Килеп чыкмый,туры килми!
Уйлар талды...
Күпме сүзләр әйтелмичә,
Күпме шигырь язылмыйча
калды...


***
Әрнеп-әрнеп куя сизгер йөрәк,

Күңел тулы мөлдерәмә хисләр белән.

Ә мин сине төнге урамнардан

Тын һаваны ерта-ерта эзләп киләм...
* * *
Мин бәхеттән сиңа таган ясап,

ай очына элеп куярмын...
Төннәреңне сагышлардан урлап,

Бәхет төсләренә буярмын.