Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШ КИСКЕН


Һәркем шулай аңлый микән?
Мин - банкрот! Соңгы алты айда

Ике шигырь бары язганмын.
Ничек түзә алдым икән болай

Матурлыгын күрми язларның?

Җәйне көткәнмендер. Ансы тагын

Узып бара миңа кагылмый.
Кеше күңелләрен кузгатырлык

Йөрәгемдә очкын кабынмый.

Түл җыяммы? Әйтер сүз беткәнме?

Уйлыйсы бар әле яхшылап.
...Чиле-пешле шигырь сырлаганчы,

Язмый тору - күпкә яхшырак!


Сискәнеп куям
Ак күбәләк кунды тәрәзәмә,

Нәрсә тели икән әйтергә?

«Туганнарның җаны шулай кайта», -

Дигән сүзләр төшә хәтергә.
Болай да бит җанны актаралар

Бер-бер артлы кереп төшләргә.

Сәлам алып килсә ярый да бит,

Чакырырга булса... нишләргә?
Бергәләп уйлыйк
Ир һам хатын.Капма-каршы холык...

Уйлый башлау белән буталам.
Ничә еллар инде бер сорауга

Җавап таба алмый тукталам.

Бу бүленеш кайчан башлана соң?

Тән һәм җанның тәңгәл килеше:

Әллә безнең матди гәүдә төсле

Җаннар дамы ике җенесле?!

Калыкмаска батты
Якын дусны күмдем... тере килеш...

Үзе исән, уйда җирләдем.
Гаебе зур, белгәч хыянәтен

Бизгәк тоткан кебек чирләдем.

Бер сыздыргач дуслык кагыйдәсен

Ул бит мине тагын сатачак.
...Күнел төпкеленә төшеп ятты

Мәңге өскә чыкмас саркофаг...

Көнче зат уфтануы
(шаяру)

Гармун уйный белсәң икән лә ул

Киерелеп тартып күреген.
Урап алсын иде чибәр кызлар

Абзагызның күреп кемлеген.

Җырлый белсәң иде икән лә ул

Илһам Шакировны уздырып.

Тургай-сандугачлар хәйран калып

Карап торсын иде кызыгып.
Бии белсәң иде икән лә ул

Нуриевтан биек талпынып.

Түшәмнәргә кайчак баш тисә дә

Тормас идем һич тә тартынып.

Гел сәләтсез түгел мин дә ансы,

Гомер итәм ярсып, көрәшеп.
Уйный, җырлый,бии белгәннәрдән

Ничек үч алырга дип, көнләшеп.


Шигырьгә тапшырдым
Миндә синең күпме серең яши

Хисең нечкәргәндә сөйләнгән.

Онытырга инде кирәк тә бит

Син кияүдә, ә мин өйләнгән.

Кайнар боҗра булып төйнәлгәннәр,

Хәтер көйрәп җанны пешерә.
Истәлекләр - утлы күбәләкләр -

Бергә чакны искә төшерә.
Үз күңелең, белмим, тыныч микән?

Хәбәрең юк, нәрсә дияргә.
Шигырь саклар инде серләреңне,

Мин өйләндем,ә син — кияүдә...


Таләпчән гадәт
Дусларымны кат-кат сынап яшим,

Энә күзе аша үткәрәм.
Шул тишеккә бар бит сыючылар,

Еллар, димәк, ярлы үтмәгән.

Авыр чакта барып егылганда

Алар куйды кире күтәреп.
Уйлый китсәң, күргән яхшылыклар

Күп җыелган, исең китәрлек.
Үпкәләрләр төсле, кичермәсләр

Берсен хурлап, берсен мактасам.

Исән калганнарын санар вакыт,

Ә мин һаман, сынап маташам...


Үзем дә шул халәттә
Кай арада сакауланган,

Зарлана, ярсый күке.

Нигә аңа кагылганнар,

Ул, имеш, җәйләр күрке.
Мыгыр-мыгыр тамак кыра

Ямьсезләп бакча түрен.

Яшьлек кыска булуына

Без бит гаепле түгел...


Бер генә ысул
(шаяру)

Язгы кырау атап төшә,

Аның дошманы — төтен.

Төтен салсаң, күп чәчәкләр

Исән калырга мөмкин.

Безгә дә бит кырау тия,

Ярдәм итми тик төтен.
Еллар тиеп агарталар

Чәчләрең булса бөтен.

Күзне алдап яшәп була

Карага чәчне мансаң.

...Кырау тимәс, чәчләреңне

Иртәрәк коя алсаң...


Әйтеп бетерсен
«Эсэнмэсэз», - дисә түрә

Татар гөҗли, алкышлый.

Икенче сүз ник әйтелми?

Шуны йөрим аңышмый.

Кемнәр соң без? Иптәшләрме,

Вассаллармы, коллармы?
Әйтелмәгән мәгънә өчен

Чәбәкликме кулларны.

Ничек дәвам итәчәген

Көтеп торам әсәреп.
...Эчтән көйлим Габдулланың

«Без китмибез!» әсәрен...


Әрәмгә калган хисләр
Кемне кемнәр үстергәндер,

Безне урам үстерде.
Үз иткәннәр кәнфит бирде,
Кемдер көчек өстерде.
Кемне кемнәр яраткандыр,
Без - чеби чак - ояда.
Күпме хисләр харап була
Калкып чыкмый дөньяга...
Безнең аермалык
Яшәү өчен көрәш кискен:

Маймычны чуртан йота.

Чебиләрне тилгән ала,

Күсене мәче тота.
Бар тереклек җан асрауга

Юнәлтә бөтен көчен.
...Кеше генә килә җиргә

Кемдер яратсын өчен...