Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯРУЛЛИННАР ЙОЛДЫЗЛЫГЫ

Бу елның декабрендә халык композиторы, «Тукай маршы» авторы Заһидулла Яруллинның тууына 125, киләсе елның гыйнварында (2014) «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел. Түгәрәк даталар. Әлеге уңайдан кайбер фикерләрне милләттәшләр белән уртаклашып, вакыйгаларны хәтердә яңартып китү урынлы булыр.
Заһидулла Яруллин 1888 елда Мамадыш өязенең Кече Сөн авы-лында туа. Малай биш яшеннән тома ятим кала, төрле гаиләләрдә тәрбияләнә. Үсә төшкәч, Чистай, Сембер, Уфа, Самара, Оренбург шәһәрләрен гизеп, 1908 елны Казан каласына аяк баса. Тукай белән «Болгар» номерларында еш очрашалар. Сәйдәш, Шиһап Әх- мәров, Фатих Әмирхан, Солтан Гәбәши кебек затлар белән аралашып яшәгән. Бу чорда ул күп кенә җырлар иҗат итә. Әлбәттә аңа дан китергән әсәрләрнең берсе — «Тукай маршы».
Халык рухының зурлыгын, бөеклеген әйтеп бирү өчен сәнгатьтә кайчак бер әсәр дә җитә. Тукай вафатыннан соң андый әсәрне Заһидуллан Яруллин иҗат итә. Ул халкыбыз күңелендә мәңгелеккә үз урынын алды.
...Дәрья сулары кайный, кояш-йолдызлары белән бөтен җиһан чайкала. һәрбер үлән, агач, яфрак елый. Кылган эшләрең дөньяның кайсы да булса җирен яктыртырмы? Адәм баласы — көньяшәр күбәләк түгел. Ул тәне белән дә, рухы белән дә көчле, үлем каршында тезләнүне белми. Үлем — яшәүнең халык күңеленә күчә баруның башы гына. Үзеңдәге зурлыкның намен югары тот, Кешем!
«Тукай маршы»ның моңнары әнә шулай дип иңри.
Кече улы Мирсәет Яруллин белән очрашуларның берсендә мин аңарга шундый сорау биргән идем: «Әтиегез Заһидулланы ничегрәк хәтерлисез?» Ул болай дип җавап бирде:
— Әтием вафат булганда миңа 26 яшь иде инде. Соңгы елларда гаиләсе белән шәһәрдә яшәде. Ләкин, май айлары җитүгә, әни белән авылга торырга кайтып китәләр иде. Ул 1964 елның көзендә туган авылы Кече Сөндә дөнья куйды. Хәле бик авыр иде, ара-тирә генә аңына килгәләде . Кызганыч, васыять-мазар әйтергә дә мөмкинлеге булмады... Ничегрәк хәтерлимме? Ул бар табигате белән йомшак күңелле кеше иде. Радиодан бер-бер матур музыка, моң ишетелә башласа, тәмам мөкиббән китә, сихерләнә, хәтта кайчакны күзләреннән яшь чыга . Үзе ясаган гармуннарда озын көйләрне, халык җырларын еш уйный иде. Яхшы сыйфатлы күн , җиз чыбык , почмак калайларын , гармун телләрен музпрокатта- гы дусларыннан алып кайта иде ... Безнең Мамадыш якларына артистлар килеп чыктымы, әти янына керми калмаслар иде. Гармунчы Туишев, композиторлардан
Заһидулла Яруллин кече улы Мирсәет белән. 1951 ел.
Сара Садыйкова, Фәтхерахман Әхмәдиев һәм тагын күпләр истә калган. Фольклорчы Хәмит ага Ярми килгәннән соң әтинең Тукай белән шәхсән очрашулары хакында сөйләгәннәре истә. Бик тә озаклап сөйләде, тик мин, балык кыздыру белән мәшгуль булганлыктан, күп өлешен ишетмичәрәк калдым (Искәрмә: әлеге магнитофон тасмасы Татарстан Фәннәр Академиясенең әдәбият-сәнгать бүлегендә сакланган булырга тиеш).
З.Яруллин — фаҗигаи язмышлы кеше. Аның улы Фәрит Яруллин үзенең «Шүрәле» балетын сәхнәләрдә күрмичә кала, аны тиз арада сугышка алалар. 1943 елның көзендә әтисенә «хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле кәгазь кисәге генә килә. Фәритнең каберен, күп эзләнүләр нәтиҗәсендә, 40 елдан соң гына (!) табу һәм ачыклау мөмкин булды. Мин боларны өйрәнеп һәм тәфсилләп ЖЗЛ сериясеннән «Ут һәм җир» романында яздым инде, кабатланасы килми (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2000 ел. Тиражы — 3 мең данә).
Ә хәзер Фәрит Яруллин тормышында һәм иҗатында кайбер хәлләрне күздән кичерик.
***
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Шүрәле» балеты бара... Күгелҗем-яшькелт декорация. Рампа утлары. Кордебалет. Оркестр ярсый, елый, ыңгыраша. Музыка давылы эчендә әле скрипкалар ансамбле өстенлек итә, әле барабан һәм кларнетлар авазы ашыга-ашыга өскә күтәрелә дә кисәтүле оран булып дөньяга чаң кага. Сәхнәдә музыка һәм биючеләр патшалык итә . Биючеләрнең кул-аяк, гәүдә хәрәкәтеннән тирә-якка әллә ничаклы сер, мәгънә, ашкыну дулкыннары түгелә. Шул тиклем дә сыгылмалы бу хәрәкәтләр ни аңлата? Тән һәм рух берлеге ничек шулай сәнгати гүзәллек тудыра ала? Әсәрне тамаша кылу гына түгел, ихтыярсыз рәвештә күңелдән әнә шундый сорауларга да җавап эзлим... Без яшибез. Бездәге дәрт һәм яшьлек — матурлыкның бер өлеше генә . Тормышның, яшәүнең, матурлыкның гомерен озайтырга , кадерен белергә бер-беребездән өйрәник без. Җирдә әле яманлык дигән нәрсә дә бар. Ул тормышны караңгылый, күңелләрне рәнҗетә. Аңа каршы бергәләп көрәшик. Матурлык кешегә алга бару, биеккәрәк күтәрелү өчен кирәк. Ул һәркемнең йөрәге аша узарга тиеш. Матурлыкның яшәр урыны — Ватан, кешеләр, табигать...
Биючеләрнең ни әйтергә теләгәнен мин әнә шулайрак аңладым. Шушы мәгънәләрне музыка тагын да көчәйтә, тирәнәйтә , күңел кылларын киеренке- гамьле халәттә тота. Ак һәм кара. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Менә шуларның үзара тартышы, кискен бәхәсе тылсымлы музыкага әверелгән дә матурлыкның дөньяны коткарырга тиешлеген раслап бәргәләнә, өнди, алга чакыра. Андый чакта күңелнең тормыш-яшәеш ваклыкларыннан биеккәрәк күтәрелүе гаҗәпмени! Көн һәм төн, ай һәм ел дигән төшенчәләр кинәт юкка чыга. Гомернең һәм кыска, һәм мәңгелек икәнлеген тоясың. Шуны аңлаудан күңелдә бер хис мөлдерәп тула: үзеңә бирелгән шушы гомердә тормышны мөмкин кадәр матурлап, бизәп китә алсаң икән!
Сәхнәнең бәрхет пәрдәләре ябыла. Зал гөмбәзендәге бәллүр люстра, көчле алкышлардан сискәнеп, камелия чәчәгедәй салмак кына ачыла, яктыра башлый. Театрның имән ишекләрен ачып урамга чыгасың. Дөньяда никадәрле үзгәреш! Күкләр тагын да биегәйгән, шәһәрнең йортлары, урамнары, кешеләре, җилләре һәм чәчәкләре өр-яңа мәгънә белән каршыңа агылып килә. Ә мәгънәсе бик гади: сөй, шатлан, яшә, ләкин җиргә күңел матурлыгы бүләк итәргә тиешлегеңне онытма, кешем!
Фәрит Яруллин. 1940 ел.
Композитор иҗат иткән музыка минем тын гына агып яткан тормышымны, уй-фикерләү рәвешемне әнә шулай төптән үзгәртеп ташлый, табигать биргән чын асылыма кайтара.
Балетнын төп геройлары — гаделлек сөйгән тәвәккәл егет Былтыр, Шаян һәм шул ук вакытта хәйләкәр Шүрәле, саф мәхәббәт өчен яратылган гүзәл зат Сөембикә. Бер-берсенә охшамаган бу затларга композитор психологик характеристика бирү, аларнын күнел халәтен тулырак ачу өчен музыка һәм оркестр чараларынын барлык арсеналыннан унышлы файдаланган.
Табигатьнен зирәклегеме, әллә саранлыгымы — кешегә гомер дигәнен бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, үзеннән билгеле бер өлеш — күнел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманнын нинди генә чонгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерәләр. Гаҗәп хәл: Тукайга монын өчен нибары егерме җиде ел вакыт җиткән. Фәрит Яруллин яхшылык һәм яманлык, тагын да төгәлрәк әйтсәк, гуманизм һәм фашизм дуэлендә үтерелде. Үлем аны асылда тән көрәшендә генә җинде. Ромен Ролланнын иҗат эше турында бик тә мәгънәле сүзләре бар: «Иҗат итү, димәк, үлемне үтерү». Әйе, Фәрит Яруллин үзенен иҗаты белән үлемнән өстенрәк калды. «Шүрәле» балеты моннары, илебезнен төрле почмакларына гына түгел, хәтта Азия, Европа, Аме-рика кыйтгаларына кадәр барып җитте. Анын бүгенге көндә дә сәхнәләрдән төшми уйналуы Фәрит Ярул- линнын һаман да безнен арада яшәве, музыкасынын озын гомерле булуы турында сөйли.
«Язган әйберләремнән эзләгез сез мине...» Антуан де Сент-Экзюпери әйтеп калдырган бу сүзләр теләсә кайсы иҗатчынын язмышын анлауда тылсымлы ачкыч булып тора. Ватан сугышы кырларында ятып калган Фәрит Яруллин бер генә әсәре белән дә метеор күк балкып, атылып узды. Метеор атыла да сүнә, ә менә талантлы композитор үзенен «Шүрәле»се белән кешеләрнен күнел күгендә мәнгелек эз калдырды. Йә, гаҗәп хәл түгелмени бу?!
Сугышта Яруллин ике ил, ике дөнья бәрелешкән утлы гарасат уртасына килеп эләкте. Композитор өчен гражданлык намусы һәм иҗади фаҗига әнә шулай ут эчендә төенләнә. Мондый көрәш кырында кешенен шәхесе, иҗтимагый кыйммәте тагын да зурая. Гомумән, гади бер кешеме, әллә даһимы — бу дөньянын һәр кешесендә ниндидер сер яшеренеп ята. Фәрит Яруллин үзенен иртә үлеме һәм яраткан «Шүрәле»сен үзе бөтенләй күрми китүе белән безнен арадан зур бер серне дә алып китте. Шул серне анларга тырышу теләге безне каядыр еракка чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә.
Фәрит Яруллиннын тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәндә без күп кенә сорауларга җавапны анын балачагыннан, ул яшәгән чордан, композиторнын шәхесеннән эзләргә тиеш булабыз. Ләкин болары инде бүтән тарих, кыска гына мәкаләдә барысын да сөйләп бетереп булмый.
Инде, ниһаять, йолдызлык дигәнбез икән, композитор, Татарстаннын һәм Россия Федерациясенен атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллин турында да беркадәр сүз әйтүне кирәк дип саныйм.
Утырганнар: Хәмит Ярми (сулда), Заһидулла Яруллин, басканнар: Мирсәет Яруллин (сулда), Әнвәр Бакиров. 1958 ел.
Тагын алда әйтелгән әңгәмәбезгә әйләнеп кайтыйк булмаса. Мин ул чакта Мирсәет абыйдан әтисе турында гына түгел, Фәрит абый турында да сораштым. Аның сөй-ләгәннәре булачак роман-хроника өчен бик кыйммәтле җим булды.
— Никадәр кызганыч, абыең сугышка китеп баргач, Сез аның белән очрашмый калгансыз икән. Язмышның аяусызлыгыдыр инде...
— Ә шулай да без аның белән бер тапкыр «очрашып» калганбыз. Ләкин бу — беренче һәм соңгы очрашу булган икән. Фәрит абый Мәскәү консерваториясендә укыган чакта, төгәлрәге 1938 елның җәендә, Кече Сөнгә әти янына кайтып төшә. Бишектә яткан нәни сабыйны әнә шул чакта күрә ул. Кем белә, бәлки тирбәтеп тә алгандыр әле (Мирсәет абый бу урында көлемсерәп куя).
Фәрит Яруллинга кагылышлы хатлар, хәрби кәгазьләрне, каберен ачыклауда ул зур тырышлык, сабырлык күрсәтте. Озак еллар Татарстан композиторлар берлеген җитәкләде, Казан дәүләт консерваториясендә декан булып эшләде. «Кеше» дигән ораториясе өчен ул республикабызның М. Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
1990 елда Кече Сөндә Яруллиннарга багышланган музей ачылды.