Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯН СИН, ЙӨРӘК»

ӘНВӘР ДАВЫДОВ ИҖАТЫНДА ЗАМАНА СУРӘТЕ
Ә сез, бәлки, һәр кич-иртән Үткәрерсез Мине искә алып, Мине сагынып...
Ә мин — хәйләкәр — Бер дә кайтмам инде... Чөнки шундук Мине искә алудан
Туктар идегез, кайтсам мин әгәр.
Ә.Давыдов. «Мин диңгезче түгел...»
Замана таләпләрен тоеп, үзен хөрмәт итеп яшәгән кеше кебек үк, шигърият тә эчтәлеген, тышкы бизәлешен, «киемен» яңартып тормаса, укучысын да, җәмгыятьтәге абруен да югалтырга мөмкин. Шуңа күрә һәр тарихи чорның сүз сәнгате үз арасыннан шундый ихтыяҗны сиземләгән, фәнчәрәк әйтсәк, реформаторларын үстерә, алга чыгара тора. Әйтик, XX йөз башында татар поэзиясенең халык тормышына, рухи эзләнүләренә якынаю, дөнья әдәбияты казанышларына күтәрелү сәгате җиткәнне аңлаган даһи Тукай күтәрелә, шул ук яңарыш юлына Дәрдемәнд, С.Рәмиев кебек каләм осталары чыга. 1917 ел борылышыннан соң татар шигыренең мәгънәви һәм шәкли ачышлары Такташ, Туфан исемнәре, иҗатлары белән билгеләнә. 1941-1945 еллар афәте М.Җәлил, Ф.Кәрим кебек шигъри йолдызларыбызны суырып алгач, татар поэзиясе урында таптанмаса да, Тукай әйтмешли, чупансыз (җитәкчесез, көтүчесез) кала. Фронт низагларының бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, исән калуларына шатланып бетә алмаган С.Хәким, Н.Арсланов, С.Баттал, Ш.Мөдәррис, Ә.Давыдов, З.Мансур, Г.Хуҗи, З.Нури, Ә.Маликов, М.Хөсәеннәр, табигый сәләтләре мөмкинлек биргән тәкъдирдә, үз «мин»нәрен сакларга тырышып, сүз сәнгатебезгә ихластан, намус белән хезмәт иттеләр.
Кызганыч ки, ике гасыр кисешкән чорда, төрле сәбәпләр аркасында, бигрәк тә «фронтовик шагыйрьләр»нең беришесенең әдәбиятта иң мөһиме тематика, замана рухы, ә сәнгатьчелек, профессионализм икенчел, вәзен белән кафия булса шул җиткән, диебрәк санаулары нәтиҗәсендә, бигрәк тә мираслары турында кайгыртучылары булмаганнарының исемнәре сирәк чыга торган әдәбият тарихы битләрендә генә телгә алынып, мәҗмугалары китап киштәләрендә күренми башлады (Тыныч тормышта озаграк яшәү бәхетенә ирешкән С.Хәким, Н.Арсланов, С.Батталлар, сугыш чоры шагыйрьләре иҗатына хас мондый берьяклылыкны җиңеп, татар поэзиясен үлмәс әсәрләре белән баета алдылар).
Шул гомуми вәзгыятьне истә тотканда, тынгысыз «фронтовик шагыйрьләр»нең берсе — Ә.Давыдовның «Безнең чорда» (Татар.кит.нәшр., 2011. 156 б.) исемле җыентыгы басылып чыгуы уңай күренеш итеп бәяләнергә тиеш. Берничә ел элек шагыйрьнең тәрҗемәләрен җәмәгатьчелеккә аерым китап итеп ирештергән якын туганнары — Альберт Нарбеков белән Алсу Абдульянова бу җыентыкны да, үсеш чорларын үзәккә алып, проза, драма, публицистикасыннан да үрнәкләр биреп («Түгәрәк бәхет» повестеннан мәгънәсезрәк өзекне керткәнче, шигъри романы белән ныграк таныштырсалар, «сайланма» ота төшәр иде), кыскартуларны эчтәлеккә зыян китермәслек итеп, китапны зәвык белән төзегәннәр.
Төрле уңай белән Ә.Давыдов иҗатына, шәхесенә мөнәсәбәтләрен белдергән С.Хәким, Х.Камалов, К.Миңлебаев, Ш.Маннанов, Г.Рәхим, Н.Юзиев, якташы 114
Р.Мингалимнәр әдипне Такташ белән Туфанның 20-нче еллар тәҗрибәләрен, ачышларын, фольклор кыйммәтләрен, бигрәк тә аның шартлы алымнарын, символларын, мәкаль-әйтем фәлсәфәсен маяк итеп алып, шуларга таянып, мәгәр бер очракта да әзерне кабатлаучы пишкадәм дәрәҗәсенә төшмичә, үзфикерле, образларны, ритмик рәсемне,
композицияне үзенә коручы сүз остасы булып үсеп китүенә игътибар итәләр. Остазлар турында сүз чыкканда, шул хакыйкатьне искәртү дә мөһим: башка каләмдәшләренең казанышларына таянса да аның өчен иң югары һәм буй җитмәслек абруй булып Тукай һәм аның мирасы тора.
Яшь язучыларга юллаган «Ярдәмең берлә синең» (1966) исемле мәкаләсендә ул бу хакта сеңдереп әйтә: «Бүгенге татар поэзиясе күпкырлы булып үсә. Үзләренең шигъри алымнары, стильләре белән аерылып торган төрле-төрле талантлар килә... Шигъри юлларын бик җентекләп, тәртип белән төзүче чын «кануни» шагыйрьме яки рифма, ритм, үлчәм дигән нәрсәләрне «иң мөмкин булмаган» төстә кулланучы «новатор»мы — туган телнең шигъри мөмкинлекләрен гаҗәеп куәткә туплап оештырып калдырган Тукайдан башка алар берсе дә булмас иде». Җыентыкка исем биргән иң соңгы шигырьләренең берсен ул Тукайның фикерләү рәвешенә охшатырга тырышып, үзе сорау куеп, үзе үк җавабын эзләп («Ни бар? Ни юк? Бармы чын «Бар», Бармы чын «Юк» дөньяда?»), антитеза алымы аша нәтиҗәгә килеп, бердәнбер шигырен 15-15 ле иҗек белән яза.
Үз чиратында аңардан соңрак килгән Ә.Баянов, М.Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов, Р.Мингалим һәм яшь шагыйрәләрдән Й.Миңнуллина, Э.Надиеваларның ритмиканы төрләндерү, юлларны бүлгәләү, риторик эндәш, сорау алымнарын шигъри тукымада «эретүдә» Ә. Давыдов тәҗрибәләре мәгълүм йогынты ясады һәм ясый дип уйлыйм.
Таләпчән каләмдәшләре Ә.Давыдовның үсеш авырлыкларына, өслүбенең четерекле якларына игътибар итеп, шигыренең камилләшүенә «булышып» торалар. Күренекле тәнкыйтьче Н.Юзиев Ә.Давыдов «...шигырьләренең беренче карашка кытыршы булып» күренүләренә игътибар итә («Нурлы поэзия»). С.Хәким таләпләрне арттыра төшә: «...Давыдов шигырьләре шома түгел, тигез түгел. Ул моны яхшы белә. Шигырь юллары кайчакта публицистика белән аралаша, кайчакта шагыйрь прозаизмнардан да качмый. Кайчакта иҗекләр юллардан артык чыга». Поэзиясенең бу үзенчәлеген Әнвәр ага, күңелемдәге хисләремне әйтеп калырга ашыгам, «Шуңа күрә... Тигез төшми юллар шигырьдә», — дип аңлата («Никтер бу көз сагышлы...»).
Чыннан да аның шигыре «җырлап», көйгә салуны сорап тормый, чөнки ул, хисси башлангычны кире какмыйча (шуннан башка шигырь була алмый), татар сүз сәнгатенең акыл, зиһен эшчәнлегенә, фикергә өстенлек биргән канатына якын шагыйрь.
Сугышка чаклы катлаулы тормыш юлы үткән булачак шагыйрь, әүвәл гади укчы, аннан сержант дәрәҗәсендә фронт низагларының башыннан алып җиңү көненә кадәр үз җилкәсендә татыса да, кайбер каләмдәшләреннән аермалы буларак, җир өсте җәһәннәмендә күргәннәре турында күп язмый, онытырга тырыша. Әмма сугышчан дуслары — шагыйрьләрнең тормыштан иртә китүләренә ул битараф кала алмый, кемнеңдер бәхете, билгесез идеаллар өчен атакага күтәрелгән чорлары исенә төшеп, күңеле сыкрана, рәнҗи («Шәрәф Мөдәррис», «Зыя Мансурга»). «Кинәт телде йөрәкне Шомлы хәбәр: «Үлгән...» Бар чыңлаулар өстендә җан өзгече: «Шәрәф». Мәгәр үзенең дә гомере озын булмый, күп өлеше сәнгати кыйммәтен югалтмаган мирас калдырып, фани дөньяны кырык тугыз яшендә ташлап китә.
Ә.Давыдов иҗатка иртә килә, сугышка чаклы ук Камышлыда төбәк газетасында беренче шигырьләре күренә башлый, рус, татар, үзбәк телендә чыга торган вакытлы матбугатта журналист вазифаларын башкара. Сугыштан соңгы ике унъеллыкта фикерләү киңлеге, тасвир чараларының төрлелеге, мәүзуг киңлеге белән аерылып торган Ә.Давыдов каләменнән дистәләгән поэмалар, йөзләгән шигырьләр, проза, драма әсәрләре төшә. Бу чорда аның шигъриятендә өч тематик һәм мәгънәви юнәлеш ачык төсмерләнә. Кырыгынчы еллар ахырында, алдагы унъеллыкта, гомуми агымга иярепме (ул чорда бөтен жанрда авыл, колхоз мәүзугы өстенлек итә), әллә сугыш калдырган яраларын, авыр хатирәләрен тизрәк оныту турында хыялланыпмы, күмәк хуҗалыклар тормышына, хезмәткәрләренә багышланган вакыйгалы сюжетлы, эшне мәхәббәт маҗаралары, табигать яме белән бизәгән бер бәйләм поэма иҗат итә. «Яңгырлы таң» (1948) (беренче басмасы «Коммунизм таңы колхозында») «Алтын көз» (1949), «Ферма кызы» (1952), «Тыныч мәхәббәт» (1954), «Ташу» (1955), шигъри новелла дип аталган «Су юлы» (1960) кебек эпик оеткылы, яшәгән җирне, аның кешеләрен ярату хисләре белән сугарылган күләмле әсәрләрендә шагыйрь халыкны иркенрәк яшәтү өчен үзләрен кызганмыйча, көне- төне эшләгән замандашының эчке матурлыгын, рухи дөньясын ачуга омтыла. Бу
поэмаларында шигырь төнәмәгән прозаизмнар, тәфсилле сөйләмнәр, эзлекле сурәтләүләр, конфликтны җиңел, шомартып чишү, тормышны бизәбрәк сурәтләү, аларның эстетик яңгырашын чикләсә дә, ил белән бергә татар халкы узган тормыш баскычларын күрсәтү яссылыгыннан килеп бәяләгәндә, Ә.Давыдов поэмалары танып-белү әһәмиятләрен югалтмыйлар.
Үзәккә алынган теманың нечкә якларын тотып алып, вакыйга-хәлләргә үзенчә бәя бирә белү сәләте Ә.Давыдовның 60-нчы елларда шәһәр тормышына, төзелешләргә, фән-техника өлкәсендәге ачышларга багышланган урбанистик поэма-шигырьләрендә дә саклана. «Чорлар чатында», «Дәверләр диалогы», «Себер трактында квартал» кебек замана яңалыкларына багышланган әсәрләрендә текә ритмнар (-Тук-тук! — Даң, доң-доң!), кинодагы шикелле тиз алышынып торган күренешләр аша бу үзгәрешләрнең шәхес тормышына, язмышына, рухи дөньясына тәэсирен ачарга ниятли.
Иҗатының югары үрләренең берсе — «Чорлар чатында» (1959) поэмасы шәхес культы фаш ителгәч, җәмгыять әхлакый кыйммәтләр, киләчәк, һәр кешенең тормыштагы урыны турында җитди уйлана башлаган вакытта языла.
Ирекле агышлы композициянең үзәгендә «Беләсеңме, бәхет ул нәрсә?» кебек фәлсәфи-этик сораулар һәм аларга бергәләшеп җавап эзләү ята. Шагыйрь мондый соальләрнең берәүне дә битараф калдыра алмасын белеп, аңлап сүзне алып бара һәм җавабы белән дә ашыкмый. Көндәлек һәм мәңгелек мәшәкатьләре белән мәшгуль олы дөньяны лирик каһарман образы аркылы кабул итәбез һәм аңлыйбыз. Бәхет яңа туачак ал таңнардан, бер-берсенең кадерен белеп яшәгән олы мәхәббәттән башка була алмый, дигән беренче нәтиҗәсенә килә шагыйрь.
Бу минутта безнең бакчаларда Күпме сөю чәчәк атадыр. Кайдадыр бер кушылган пар Сөенә-сөенә өенә кайтадыр.
Тулаем алганда, «катырак» күңелле булып күренергә тырышкан, балавыз сыгуны өнәмәгән, мәгърур ритмнар шагыйре, гашыйкларның мәңгелек юлдашы, традицион образ — ай белән очрашкач, бар «эрелеген» онытып, «боламык» Мәҗнүнгә әйләнә дә куя.
Күпме еллар, Күпме чорлар Моң сипте, ай. Синең нурлар. Егет башын Кайгы басса, Хәсрәттән качса, Җырлый иде Сиңа карап, Тик юк иде Синнән җавап.
Алдагы юлларда лирик герой белән ай арасында «ышанычлы» әңгәмә булып ала, символның экспрессив мәгънәсе киңәя төшә. Ул чорда кабул ителгәнчә, айның «сагыш-моңын» кире кагып, «чакыру нуры н алгы нәүбәткә чыгара.
Күләме белән җыйнак поэманың архитектоникасы, фикер агышы, хис катламы шактый катлаулы. Шагыйрь табигать матурлыгын интеллект, зиһен казанышы белән янәшә куеп, чорны иңләргә, сугыш, «Җир хурлыгы коллык!» кебек олы вакыйгаларга игътибарны юнәлтә. Шуңа күрә поэмада сурәтлелек чарасы, кинаяле тасвир алымы буларак метафора зур әһәмияткә ия.
Урманда — чык. Далада рәшә.
Иярченнәр күктә серләшә.
Елга белән елга берләшә.
Поэманың соңында автор гомере буена эзләгән «Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? — дигән соаленә тулырак җавап бирә.
Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? —
Юлда битеңә талгын җил бәрсә!
Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? —
Кеше сиңа рәхмәтен әйтсә!
Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? —
Эзең калсын, үлсәң дә гәрчә!
Бу фаразлар искерде, кыйммәтен югалтты, дип әйтергә кемнең теле әйләнер икән.
Ә. Давыдов иҗатының өченче һәм, әйтергә кирәк, төп юнәлешен күңел лирикасы тәшкил итә. Галәмнәргә, ерак гасырларга хатлар язган әдип, «аңына» килеп, гөнаһлы җиргә төшә һәм бәйнәлмиләл битлеген-маскасын салып, табигать фасыллары, рухи дөнья матурлыгы, мәхәббәт, сөю-сәгадәт сагышы турында ихласи шигырьләрен яза, укучысына иң саф йөрәк серләрен ышанып тапшыра, һәр мизгелнең кыйммәтен белеп яшәгән ихласи шәхес булып. «Шатлык өчен күп кирәкме кешегә?», «Җәен төннәр аяз чагында», «Уздылар байтак гомерләр», «Язгы төшләр» кебек кеше тормышының мәгънәсе, тарихи барыш, яшәү белән үлем турында уйланган, лирик затның эчке кичерешләрен үзәккә алган медитав шигырьләрен укыганда, кая китте теге барабан кагулар, дәртле гимннар, күк җисемнәренә кизәнүләр дип гаҗәпләнеп, аптырап, ахыр сөенеп утырасың. Иң мөһиме канәгатьсезлек хисе, эчке сызланулары, гаҗизлеге белән сурәткә шагыйрь үзе килеп керә.
Бер язам да бер сызамын,
көн үтә, укып карап.
Уйланам, эчтән сызланам бар эшем, дим, юккарак —
(«Бер язам да...»)
«Никтер бу көз бик сагышлы миңа...», «Шәһәрдә болытлы ямьсез көн...», «Язлар миңа хәстәрләмәс инде...», «Бөтен язган җырларымны...», «Үләр өчен кеше урын...» кебек заманында төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелә, дип битәрләнгән шигырьләре эчкерсез өзгәләнүләре белән җаны бар кешене битараф калдыра алмыйлар.
Никтер бу көз бик сагышлы миңа,
Ахры, үзенекен итә чир.
Бөдрә чәчем белән шаярмый да,
Күкрәккә моң салып китә җил.
Төннәрендә башка әллә нинди,
Тәнкыйтьчеләр рөхсәт итмәгән
Уйлар килә: «Вакыты җиткәч үлем
Беркемне дә жәлләп үтмәгән».
(«Никтер бу көз бик сагышлы миңа...»)
Бу төр шигырьләрендә яшь, башы иҗади хыяллар белән тулы кешене урында сыкранып ятарга мәҗбүр иткән сугыш яралары, аннан соңгы авыр еллар, ачлык, хәерчелек, киләчәк өчен яшибез дигән тормышка ашмас вәгъдәләр кебек күренешләргә тәнкыйди караш, юл араларында яшертен оппозиция сизелә.
Үләр өчен кеше урын
Сайлый алмый алдан ук.
Тормыш биргән вәгъдәләргә
Йөри әле ул алданып.
(«Үләр өчен кеше...»).
Ә.Давыдов иҗатында иҗтимагый лирика өстенлек итсә дә, рухи дөньясының байлыгы мәхәббәт мизгелләренең төрле чагылышларын үзәккә алган шигырьләрендә тулырак ачыла. Сөю-сөелү, ләззәтләнү, сыкрану, уйлану, сызлану кебек хисләр турында язганда, шагыйрь натурализм ярларына төшмичә, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын саклык белән сурәтләргә тырыша. Күңеленә иңгән матурлык нурын ачуда аның юлдашлары — ай, кояш, җил, чәчәк, болыт, тал кебек традицион сурәтләр.
Нишлим икән, ниләр генә итим?
Күңелем һаман сине сагына.
Таң алдыннан чыгам су буена,
Тик анда да ялгыз тал гына.
(«Тал»)
Табигать күрке тал лирик затның ялгызлыгын, хәсрәтен «бүлешә» сыман. Аңа мәхәббәтнең яшен уты кебек ялтырап алган һәр мизгеле кадерле һәм газиз.
Бәлки, артык сине мин очратмам.
Бер күрдем дә, күздән югалдың.
Елмайдың да миңа бик ерактан
Көнге мәшәкатькә чолгандың.
(«Бәлки, артык сине...»)
Ә.Давыдовның лирик каһарманы җенси азгынлыкны, кемгәдер бәйләнеп, кадерсезләнеп йөрүне күз алдына да китерә алмый. Яхшы мәгънәсендәге аскетизм сагынырлык, сокланырлык. Шашып сөеп, йөрәгеннән кан тамганда да, ул үзен тыеп кала белә. «Ян син, йөрәк. Шул бит тормыш!», — дип тәмамланган шигырендә, ул мәхәббәтнең илаһи көчен күпертү алымы аша сурәтли.
Мәхәббәтнең тәмуг газапларын
Кем күбрәк миннән татыган?
Йөрәгемнең ал кан тамчылары
Эземә тамып килде артымнан.
(«Мәхәббәтнең тәмуг...»)
Сөю хисе өермәдәй, җир тетрәведәй көчле булса да, ул упкынга ташланмый, аның бар курыкканы кадерлесенең үзен дөрес аңламавы.
Сиңа хисләремне күңелемдә
һаман кадерләбрәк тотамын.
Аңламас дип сүзем сөюемне, Торган саен күбрәк куркамын.
(«Моңсуланма, иркәм...»).
Ә. Давыдовның шигъри һәм публицистик мирасында туган халкының язмышы, теленең киләчәге турында уйланып, борчылып язылган әсәрләр аерым урын тота. «Халык» белән «татар» сүзләре аның өчен изге һәм газиз төшенчәләрнең билгеләре (ул чорда әле милләт сүзен авыз тутырып әйтү куркыныч иде). «Халкым минем яшерә алмыйм...» шигырендә ул халкы алдында кылган гамәлләре өчен хисап тота:
Кыен минем нәни эшләр белән
Үрелү синең бөек буеңа.
Икенче бер шигырендә мактауларга алданып, үсенеп киткән якын кешесенә хакыйкатьне, дөреслекне кайсы тарафлардан эзләү кирәклекне исенә төшерә: «дустым, ялган шөһрәттән» сакланып калуның ышанычлы юлы — «Халык дигән бөек төркем» фикеренә, бәясенә таяну, ди шагыйрь. («Саклан, дустым, ялган шөһрәттән»).
Милләтенең хокукларын, дөнья халыклары харитәсендәге лаеклы урынын, татарлыгын яклаганда, шагыйрьнең тавышы кырыслана, аңарда кан кардәшләрен рәнҗетергә, кимсетергә җөрьәт иткән теләсә кем белән бәйгегә чыгарга әзер, Волхов, Ленинград, Балтыйк буе канлы бәрелешләрендә чыныккан гаярь сугышчы рухы уяна. Бу җәһәттән аның «Тарихка карата» (1959) памфлеты белән «Рус теле» шигырендә, татар лөгатенә тибеп узган, шул чор совет поэзиясенең күренекле вәкиле Ярослав Смеляковка, үлеменә бер ел калгач, каты авыру хәлендә язган ачык хаты (1967) әдипнең тормыш позициясен, миллилеген аңлау өчен гаять әһәмиятле ядкарьләр.
Тикшермәдем, мин тарихчы түгел,
Минем ата-бабам йөреткән
Татар исем ялгыш исем, диләр.
Без — болгарлар, диләр, электән.
(Ә. Давыдов. «Тарихка карата»)
Шагыйрьне бу очракта үзебезнең арада яшәүче коткы таратучыларның, бер күзәнәкле сәясәтчеләрнең халыкның аңын бутап, татарның катлаулы үсешен болгарчылыкка гына кайтарып калдырулары кебек үк, рәсми тарихның монголлар кылган явызлыкларны хәзерге татар милләтенә сылап, үткәнне бозып аңлатуы ярсыта. СССРны саклап Днепрда һәлак булган атаның улы дәреслектән «явыз татар» дигән яланы ятлап утырырга мәҗбүр. «Купмый миндә татар дигән сүз», дип, халкының көченә, киләчәгенә тирән ышанычын белдерә:
Татар, татар, син бүген дә юлда,
Көчең әле тора бөркелеп.
(Ә. Давыдов. «Тарихка карата»)
Татар телен «он итү» хисабына рус телен «баетырга» алынган шагыйрьгә мөрәҗәгате телебезне «яңа дәрәҗәдә» кысу башланган безнең көннәрдә аеруча мөһим яңгырый. «Яшермим, дип яза Ә.Давыдов шигырегезне беренче кат укыганда, минем телемне мыскыл итүегез өчен генә күңелем рәнҗеде. Ә кат-кат укыгач — бөек рус теле өчен, сезнең шәхси поэтик телегез өчен дә күңелгә бик кыен булды. Нинди дә булса бер телне он итү хисабына гына баеган тел тарихта юк...» Үткәннән мәгълүматлары сыек рус шагыйренә хат авторы иренмичә аңлатмасын да бирә. «Истә тотыгыз: татар теле басып алучы монголлар теле түгел... Ул телне басып алучы монголлар да, Грозный басымы да он итә алмады. Ул тел һаман үсте, баеды, башка халыкларга да уңай йогынты ясады», — ди Ә.Давыдов публицист, көрәшче.
Милли идеологияне камилләштерү, заманага җайлаштыру турында кискен бәхәсләр барган XXI гасыр башында Ә. Давыдовның бер фикере аеруча игътибарга лаеклы. «Халык көчләүләргә дучар булган саен, үз теленә сакчыллык- кайгыртучанлык белән карый», — дигән җөмләсе милли сәясәтебезнең нигез баганасы булырга хаклы. Халкыбыз бик акыллы алып барылган астыртын көчләүне аңлап, пассионарлык куәтен уятсын, телен саклау өчен күтәрелә алсын иде!
Соңыннан ачыкланганча, җирдәге тормышының соң көннәрен Ә.Давыдов олы эпик әсәр — шигъри роман иҗат итүгә багышлый. «Каләмдәш дусның соңгы әсәре «Йокысыз төннән соң» дип атала. Бу шигырь белән язылган роман. Соңгы әсәр, — дип яза С.Хәким һәм аны оста корылган конфликтлы поэмаларының «синтезы» буларак бәяли. Архивында табылган «Йокысыз төннән соң» шигъри романы эпик сюжетны лиризм белән бизәп алып баруга, ил тормышын Гайни, Гөлзада, Наталья кебек шәхес язмышлары аша күрсәтүгә осталыгын, текә борылыш елларында үз урыныңны, кыйблаңны табу авырлыгын психологик күзәтүләр, тасвир чаралары гаммасы ярдәмендә ачу сәләте үсүенә дә дәлил булып тора. «Бер тәүлеккәчә тыгызланган бер гомер. Бер күңелгә тыгызланып тулган безнең чор» эпиграфы шагыйрьнең алдына куйган максатын аңлауга ачкыч булып тора.
С.Батталның «Чирмешән якларында» исемле шигъри романы кебек үк, Ә. Давыдовның бу олы эпик әсәре татар поэзиясенең офыгын киңәйтеп, телебезнең мөмкинлекләре чикләнмәгән булуны янә бер кат исбатлады. Шул традицияләр җирлегендә, яңа гасыр башында, Р.Харисның «Исемсезләр» шигырь романы пәйда булды.
Шул рәвешле, тормыш чынбарлыгын хыял көче белән үреп баруга ирешкән, кирәк чакта шаярта да белгән («Хуҗа Насретдин турында җырлар») Ә.Давыдов мирасы ул яшәгән һәм иҗат иткән чорның шигъри сынын тудырып калдыруы белән кадерле. Татар һәм башка әдәбиятларның казанышларын иҗади үзләштереп, Ә.Давыдов шигъриятебезне үзенчәлекле чигешле поэмалары, публицистикасы һәм самими, эчкерсез шигырьләре белән баетты. Чал тарихлы татар поэзиясенең сугышта да, иҗади бәйгедә дә үз «высотасын» бирмәгән, шул ук вакытта «даһилыкка» дәгъва итмичә, татар сүз сәнгатенә ихластан хезмәт иткән, гайрәтле Әнвәр Давыдовы бар! Аның мирасы, алдагы елда чыккан китабы, галим сүзе барлык «фронтовик шагыйрьләр»ебез рухына дога булып ирешсен!