Логотип Казан Утлары
Хикәя

УТЛЫ КАМЧЫ

Була күрмә башка һичкемнеке.
«Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан.
укча эчендә телефон өзгәләнепме-өзгәләнә. Азга гына тынып ала да янә чырылдарга тотына, март мәчеләрең бер якта торсын!
Дамирәнең генә исе китми. Йомшак кәнәфидә йокымсыраулы ләззәткә талган. Ара-тирә иренеп кенә вак-вак йотым белән сыра эчеп куйгалый, озын бармаклары арасына эленгән сигаретыннан төтен алкалары очыртып ала.
Телефонның да бирешергә исәбе юк. Барыбер үзенекен итте. Кыз, ниһаять, шәмәхә тырнаклы нәфис ак кулын букча авызына шудырды.
Экранда дусты Рәхимә иде. Авызы турсайган, йөзе үпкәле.
— Ә-ә, син икәнсең әле, кызый, сәлам, мин бит Хәниф мүкләк дип торам, — дип акланды Дамирә, — тәмам җилегемә төште.
— Син инде бигрәк, берәү армияга китә...
— Бу хакта сөйләшмибез, бер аягың анда, бер аягың монда, оч минем янга, кәеф корып утырырбыз.
— Мин эштә ич.
— Эшләп кем баеган, берәр калын кесәне йөгәнләргә вакыт.
— Шуның өчен түземсезләнеп шылтыратам да инде, подруга, бер бай абзый тагылды бит әле монда. «Аҗаганда» очрашыйк, таныштырырмын.
— Беләсең ич инде, мин төнге клубларны өнәмим.
— Алайса кафеда. Безнең «Чулман су»ыбыз да бар бит әле. Син яраткан милли төплекәй, син яраткан милли музыка...
— Сөйләштек!
Тутый кошларына җим сипкәндә Дамирәнең күзләре тәрәзәгә төште. Ьәм шунда ук читкә тайпылды: ишек алдындагы балалар мәйданчыгында сакчы гаскәридәй Хәниф арлы-бирле йөренә иде. Еш-еш сәгатенә текәлеп ала, вакыты тар иде булса кирәк.
— Мүкләк, — дип пышылдады кызның иреннәре, — Альбертка җитәме соң?
Хәниф дөрестән дә ашыга иде, нәүмизләнеп янә бер тәрәзәгә карап алды да йөгерә-атлый китеп барды.
Марат ӘМИРХАНОВ (1933) — прозаик; «Таш һәйкәл», «Тәкъдир», «И кылган догам минем», «Дөя муены» һ.б. китаплар авторы. Журнал укучыларына ул тарихи темага язылган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг» романнары белән таныш. Казанда яши.
Алар авылда таныштылар. Дамирә җәйге каникулны әнисенен туган авылында үткәрә иде. Әбисенә булыша, каз бәпкәләренә күз-колак була, бәрәнге бакчасындагы
Б
Марат Әмирханов
чүп үләннәрен утый, су ташый. Эшсез тормый.
Узган ел дустына ияреп Хәниф тә Күзкәйгә кайтты. Бик тиз аралашып киттеләр. Икесенен дә кулында аттестат, икесе дә институтка гариза биргән. Баллары, шөкер, югары. ЕГЭ дигән сират күперен хәвеф-хәтәрсез генә үттеләр.
Кызлар, кагыйдә буларак озын буйлы, пумала чәчле, күперек мускуллы егетләрне үз итә. Мондый егет кәмәшенен сүз кушуы, игътибар салуы үзе бер дәрәҗә. Хәниф нәкъ менә шундый иде. Өстәвенә, күзләре зәнгәр. Бусы да зур плюс.
Дамирә бер сирпелүдә яна танышына унай бәя бирде. Әлбәттә, егет имидән аерылмаган бозау урынына тагылачак. Монысы да көн кебек ачык. Чөнки ана һәммәсе кармак салып карый, Хәниф кенә башка камырдан изелмәгәндер, шәт.
Дамирә үзенен әһле тылсым көчен бик яхшы белә иде. Чибәрлеге егылып китәрдәй түгел, анысы хак. Әмма искиткеч мөлаем: каен яфрагыдай озынча-түгәрәк күзләре мөлаем, бөрлегәндәй мәмрәп торган алсу иреннәре мөлаем, ияк уртасындагы мәхәббәт уемы мөлаем, нур тулы йөзе мөлаем. Әсир төшкәненне сизми дә каласын.
Көтмәгәндә Хәниф кызны хафага салды. Әйе, әйе. Ник дисән, кая гыйшык-мыйшык, таянмаганга сөйкәлмә булып, читләтеп кенә йөри.
Исәнмесез, хушыгыз — шунын белән шул. Озату, очрашу турында ләм- мим. Мүкләкнен мүкләге.
Бу гаделсезлеккә ничек түзмәк кирәк?
Көннәрдән бер көнне егет чырылдаган телефон тавышына уянып китте.
— Вакытсыз борчуыма гафу ит, бер үтенечем бар иде...
— Кем сөйли, нинди үтенеч? — дип бүлде шылтыратучыны Хәниф.
— Дамирә иде бу, ярый инде, кирәкми, башка ярдәмче эзләргә кала...
— Дамирә?!
Хәниф ятагыннан очып кына төште.
— Нинди үтенеч, Дамирә?
— Әбиемнен басымы күтәрелде, дарулары беткән икән. Аптека район үзәгендә, велигын белән шунда алып барып кайтмассынмы дигән идем.
— Көт, хәзер килеп җитәм.
Дүрт чакрым ара нәрсә ул. Выҗылдап кына бер тында барып та җиттеләр. Аптека әле ачылмаган да иде, 10-15 минут чамасы көтеп торырга туры килде.
— Олы җанлы, миһербанлы кеше икәнсен, Хәниф, рәхмәт, — дип, кайткач Дамирә капка төбендә егетнен бит очыннан әп итеп алды.
— Син инде бигрәк, — диде Хәниф, — нәрсәсе бар инде анын.
Ул куштәгәрмәченә атланмак иткән иде дә Дамирәнен ишарәсен күреп тукталып калды.
— Әллә тагын берәр йомышын бармы, Дамирә?
— Хәерчегә якты чырай күрсәтсән, ямаулык сорый, ди, — кыз керфекләрен җиргә чәнчеп кенә, — булгач булсын инде, бәлки, Ак тирәк атавына су коенырга да алып барырсын? Үзен дә Ньютон биномнарыннан беразга арынып торыр иден. Сине математикага мөкиббән диләр...
— Бик рәхәтләнеп, математикага коену комачауламый, ул һәрвакыт үзем белән.
— Иртәгә әбәттән сон, ярыймы?
— Сөйләштек.
Иртәнге якта шаулап-гөрләп явып алган шифалы янгырдан сон дөнья ничектер кинәеп киткән иде. Аръяктагы имәнлек тә, әнә, йөзен ачты. Агачларнын карасу-көрән кәүсәләренә кадәр аермачык күренә, кулынны сузсан капшап та булыр иде, шәт.
Дамирә куышта киемен алыштырган арада Хәниф шушы манзараны күзәтеп торды.
— Син күлмәкчән генә кызынмакчымы әллә? — дип тавыш бирде кыз,
— борчылма, кеше ашый торган гадәтем юк, чишен.
Хәниф әле һаман табигать хозурында иде.
— Ак тирәк атавы диден, кая сон тирәге?
— Анысын бабайлардан сора инде.
Дамирәнен буй-сыны мәшһүр Микеланджело кулыннан төшкән грек шаһинәсенен мәрмәр сынын хәтерләтә иде. Егет бер сирпеп карауда шундый нәтиҗә чыгарды. Ләкин бу оялтырлык караш иде, шундук күзләрен читкә борды.
Чибәркәй дә сизде анын хәл-халәтен. Шуна күрә ашыкмыйча гына, сол белән генә купальнигын рәтләгәндәй итенде.
— Сөн монда бөтенләй үзгә икән, күр, ничек каракучкыллы, — дип, Хәниф сүзне баштагы эзенә кертеп җибәрде.
— Заманында бу урында унике ташлы тегермән булган, — диде Дамирә.
— Син аяклы тарих икән, авылны бөтен нечкәлекләренә кадәр беләсен,
— диде Хәниф гаҗәпле кыяфәттә, — Ак тирәк атавы, тегермән...
— Мин бит шушы авылда тудым, ә ул тегермәндә әниемнен бабасы идарәче вазифасын башкарган, — диде кыз.
— Унике ташы ни-нәрсәне анлата инде?
— Бу хактагы лекцияне калдырып торыйк, хөрмәтле математик, әйдә, минем арттан калма!
Дамирә кулларын алга сузып суга сикерде. Тыны озын икән, башы елга уртасында гына калкып чыкты.
Хәниф тә төшеп калганнардан түгел, сылукайны ике катлы сальто- мортале мәтәлчеге белән шаккатырды.
— Шәп! — дип кычкырды Дамирә.
Иске тегермән чонгылларынын чишмәләре иртәнге чык сыман салкынча иде. Үзенне су өстендәге каз мамыгыдай тоясын. Хәниф бертуктамый ярдан-ярга Сөнне ике-өч әйләнде.
— О-о, баттерфляй! — дип сокланды кыз.
— Ә син брасс остасы икән, — диде егет, — аякларын искиткеч синхрон!
— Мин берара йөзү секциясенә йөреп алган идем бит, тик музыка мәктәбе барыбер җинде. Һәм үкенмим.
Алар елга кочагында үрдәк бәбкәләредәй кичкә кадәр чупылдаштылар.
— Бу искиткеч көн өчен сина зу-у-р рәхмәт, — диде Хәниф, — мин аны кайтара алмамдыр, мөгаен, шуна күрә алдан ук гафу үтенеп куям.
Дамирәнен уенда бөтенләй башка мәсләк иде.
— Синен сөяркән кем исемле? — дип, әнгәмәне астан өскә әйләндереп ташлады.
Егет бу көтелмәгән сораудан югалып калды.
— Сө-яр-кән?!
— Сөйгән кызын инде алайса...
— Ә-ә.., юк... мин кызлардан оялам...
— Анысын үзем дә күреп торам, — диде кыз иреннәрен кыйшайтып,
— минем белән өч метрдан торып сөйләшәсен ич әнә.
— Синнән отыры оялам, син үтә матур.
Дамирә серле генә елмаеп куйды.
— Мин җавап көтәм, Хәниф.
— Институтка кереп, ике-өч курс тәмамламый гыйшык-мыйшык уеннары белән шөгыльләнмәскә карар иттем мин, — диде егет кыюсыз гына, — дөресрәге, әниемнен кинәшен тотам. Ул минем чын акыл иясе.
— Ә-ә, мамкин сынок!
Дамирә егетне хуплавын белдергәндәй йөгенү ясап, чүгеп куйды. Аннан әйтте: «Мамкин сынок, әйдә, куышка, кереп ял итеп алыйк, — диде, — зинһар өчен, катып торма инде, судан чыгарга булыш, курыкма, йогышлы чирем юк».
Хәниф кызны күтәреп алды, шундук муенына ефәк тасмадай нәфис куллар уралды. Бөтен тәнен җилкендереп, барча күзәнәкләренә кадәр ләззәтле дулкын таралды. Тамак төбендә монарчы татып карамаган ниндидер искиткеч татлы тәм...
— Рәхмәт, — диде Дамирә куыш авызына җиткәч, — булдырдын.
Ул үзе белән ширбәт тә алган икән, кабымлыклар да. Кара-каршы утырып сыйландылар.
— Минем бурычларым геометрик прогрессиядә арта бара, — диде Хәниф батыраеп, — ничек бәхилләтергә булыр.
— Белмим инде...
Дамирә сүз уртасында ничектер янтаеп китте дә суы Хәнифнен өстенә чәчрәде.
— Гафу ит, зинһар!
Кыз гөрелди-гөрелди Хәнифнен юешен корытырга тотынды.
— Аполлон, мускулларын әнә ничек бүртенгән, мина шундый тыгыз балтырлы егетләр ошый...
Өттергеч йомшак куллар җайлап кына плавки эченә шуып керде.
— Аһ!
Тестостерон тулышкан яшь тәннәр бер-берсенә беректе. Дөньялар онытылды.
Зилзиләдән сон ин беренче Дамирә телгә килде.
— Кичер, мамкин сынок, әниеннен кинәшен боздырдым, — диде.
— Мин сина өйләнергә тиеш, — диде Хәниф җитди кыяфәттә, — борчылма, минем өчен намус беренче урында. Монысы да әниемнен сабагы.
— Тиле, — диде Дамирә, — күзләренне ач, егерме беренче гасыр бу, ирекле секс заманы, түгел карагруһ «Печән базары» чоры. Син генә ул адашкан ак чәүкә, мамкин сынок...
***
Моннан җитмеш бер ел элек тә июль аенын җиденче көне шушындый ук кояшлы, шушындый ук хозур вә галибәнә якты иде. Әрәмәләрдә кошлар сайраша, болыннар аллы-гөлле чәчәккә төренгән. Кая карама, купшылык, гүзәллек. Әйтерсен лә җиһанны салават күперенә индереп алганнар, балкыпмы-балкый.
Әфкан Шәмсиянен чишмә суына китеп барганын шәйләп алган иде. Атларын җир башына чыгарып, кызнын урап кайтканын куак ышыгында сагалап торды.
Күренүгә каршысына йөгереп чыкты да такмакларга кереште:
Мәүри кыз хитрый,
Җилкәсендә кош йөри.
Оегына сырлан сарган,
Сыргасы төшеп калган...
Кыз кәҗә бәтиедәй читкә тайпылды.
— Абау, нәмә кеше куркытып җөрисен монда, котымны алдын, - диде, — суымны түктереп бетерә яздын бит.
— Сез шул яшелчә бакчасында чишмә суы эчеп кенә ятасыгыз ахры, ярты җәй үтте, сынар кыяр да күрсәткәнегез юк.
— Үзегезне бел, Хөрәсән ялкаулары, стена гәҗитенә бригадыгыз белән ташбакага атландырып төшергәннәр бит, ыстырам.
Егет хатасын төзәтергә ашыкты, анын нияте бөтенләй башка иде ләбаса. Кызны ошатып йөри ул. Ошатмаслыкмы сон, авылда бер ич. Озын чәч толымнарын ак алъяпкычы өстеннән калку күкрәгенә салып җибәрсә, тыннар кысыла, валлаһи. Ул атлаулары. Сөннән су ташыганын күзәтеп тору үзе бер тамаша. Күл камышыдай нәфис сыны, аккошныкы сыман озын төз муены гүя бер җепкә тартылган, көянтәгә эленгән мөлдерәмә тулы чиләкләрдән ник бер тамчы су өзелеп төшсен.
— Күрегез, берәү эшкә дә базар оегы гына киеп йөри, — диде Әфкан.
— Абау, тәүфыйксыз, аякка бакма, — диде кыз, — мине көтәләр анда, кит җулымнан.
— Шулай инде, безнен ише чабаталы сабанчыга тел әрәм итеп тора димени тәти кыз?! — Егет үпкәләгәндәй итте.
Шәмсиянен йөзенә кояш кунды.
— Әллә минем чабата сина эрҗинкә булып күренәме?
Ак матур - чак матур, Кара матур - бик матур.
Егетнен бу тезмәсе дә нәкъ урынына ятты. Чибәркәй кетер-кетер көлә- көлә куак арасына кереп югалды. Артыннан: «Мина әрмисләр ошай» дигән җөмләсе генә ишетелеп калды.
Әфканнын кәефе кырылды. Чөнки армия анын төзәлмәс ярасы иде. Яшьтәшләренен солдат гимнастеркасы киюенә бер ел үтеп китте. Кәртечкәләре Уку йортында эленеп тора. Ә аны алмадылар, бракка чыгардылар. Имеш, аю табаны. Югыйсә, кеше йөргән җирдән йөри, кеше ашаганны ашый. Калхузда да исемле. Һаман атлы эштә. Берәр зары булса иде — юк алар. Былтыр әнә, авыл сабан туенда батыр калды, җилкәсенә тәкә асып җыен әйләнде.
Бер көенсән, бер тиенерсен ди, ай үтмәде, Әфканнын да чәчен кыркыдылар. Сугыш аю табаннардан да йөз чөермәде. Җыенырга нибары бер тәүлек вакыт бирделәр. Кичен ул тыкрык ышыгында Шәмсиянен эштән кайтуын сагалап торды.
— Менә Шәмсия, мин дә әрмис булдым, — диде авызын ерып, иртәгә парахут белән Сарапулга китәбез, аннан эшалонга төйиләр...
— Җарай ла, син барып җиткәләгәнче сугыш бетеп куймаса, — дип шаяртты кыз.
— Нимес качып-посып кына чикне үтеп кергән бит, — диде Әфкан белдекле рәвештә, — сугышнын бер-ике айга сузылуы да бик ихтимал.
Шәмсия фикерен җыр белән җиткерде:
Карлыгачлар ояда,
Оялары пыяла;
Кызыл гаскәр җиңалмаслык Бер дошман юк дөньяда.
— Бүген кич чык әле, Шәмсия, сүләшәсе сүзләр бар ие, — дип, егет әнгәмәне үз ягына борып җибәрде.
— Әткәй рөхсәт итмәс шул, — диде кыз, — аның кич чыгып җөрүләрне җаны сөймәй.
— Мин сезгә күршебез Сәмиганы җибәрермен, — диде Әфкан үз табышына үзе шатланып, — ул сине утырмага чакырыр. Берәр кул эшеңне аласың да...
— Диуана, — дип көлде кыз, — җәен ниндәй утырма, төн чыбыркы сабыннан да кыскарак бит.
Ә-ә...
Шулай да алар очраштылар. Ана йөрәге сизгер, ирен ул ризалаштырды.
— Җарар, сеңлесе Рабига белән җәт кенә урап кайтсыннар, — диде әти кеше.
Рабига апасының кулына талпан урынына ябышкан, бер генә минутка да җибәреп тормый. Егет, аяк астындагы балчык кантарларын типкәләгән атлы булып, сөйгәненә орынып-орынып алды алуын. Тик кызчык ошбу хәйләгә дә чик куйды.
— Тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә, тач кортлы кәҗә булдың, — дип, апасын үзенә таба тартты.
Күзгә күз төшәр,
Күзгә күңел төшәр.
Шөкер, күзләр иректә. Ә йөрәкнең сере — күзләрдә. Әфканның күзләре дә сөю-ярату хисләренә төренгән. Ул күзләрнең теле булса, һичшиксез, мин сиңа үлеп гашыйк, дип күңел төпкелендәге илаһи тойгысын ачып салыр иде. Хәер, кызның да күзләре мөлдерәмә, аның да йөзендә нур чаткылары кабынып-кабынып ала.
— Хатыма җавап язарсыңмы? — дип сорады Әфкан.
— Белмәем шул, — диде кыз оялчан гына, — җегетләргә хат язганым юк минем.
Янә киеренке тынлык урнашты, ком гарәбе булып араларына Рабига кергәнгәме, сүзләре һич тә ялганмый.
— Ярар, җитте, минем сыерны кичке көтүгә алып чыгасым бар, — дип кызчык очрашуга нокта да куйды.
— Исән йөреп, сау кайт, — диде Шәмсия, — бу соңгысы булмас әле, күрешербез...
Әфкан: «Мине көтәрсеңме?» дип сорамак иткән иде дә кыймады, нияте эчендә йотылып калды.
Алар авылдан өчәү иде. Зурлап озату да оештырмадылар. Чөнки уттай эш өсте, һәр минут исәптә. Аннан соң, бу сугышның нинди афәтләр, нинди кайгы-югалтулар китерәсе билгесез иде әле. Кызыл Армиянең тиз арада дошманны тар-мар итеп ташлавы берәүдә дә икеләнү уятмый иде. Әнә, Фин сугышын сизми дә калдылар ич. Нимеснең кабыргасын санау да авыр булмас.
***
Дамирә Хәнифтән бик тиз ялыкты. Бәйләнчеклеген ошатмады. Һаман мете-мете бер сүз: «хатаны төзәтик, хатаны төзәтик». Йөдәтте тәмам. Шуңа күрәме, гыйшкы дөрләп китә алмады, Сөн суында йотылып калды.
Шәһәрдә яңасы көтеп торган икән.
Урамда сары яфраклы көз иде. Кулчатырын да алмыйча җиңелдән генә кузгалган иде. Көтмәгәндә биек йортлар артыннан мескен бүрек кадәре генә болыт кисәге бүселеп чыкты да ишә башлады. Чиләкләп коя. Мизгел эчендә Дамирәнең модный прическасы таралды да төште.
Нишләргә белми торганда, янына ак төстәге джип килеп туктады.
— О-о, детка, тебя же как промакашку развезло, — диде машина иясе,
— поехали ко мне, обсушишься.
Дамирә итәкләрен тарткалый-тарткалый сузмак булып караган иде дә, бәбәй бәбәй инде ул, аны ничек озынайтмак кирәк.
Шул арада ул рульдәге кешене дә энә күзеннән үткәрергә өлгерде.
Конгырт чәчле, армут җимешенә тартым озынчарак йөзле азамат ир- егет. Тегәрҗеп калынлыгындагы тар мыегы да үзенә килешеп тора. Әйтерен бармы, фартавай.
— Рәхмәт, янгыр хәзер үтә ул, — диде Дамирә.
— Хочешь восполение заработать? Залезай быстрее, пока не передумал.
Дамирә ачык ишектән машина эченә шуды.
Альберт ике бүлмәле заманча җиһазланган фатирда үзе генә яши икән. Бар җирдә тәртип, һич тә буйдак ир куышына охшамаган. Җыештыручы тотадыр, дип уйлап куйды кыз. Ә юынып, киемен алыштырып чыккач, бу камил тәртипнен хуҗа кулы икәненә төшенде. Ник дисән, мондый югары зәвык белән әзерләнгән табынны кыйммәтле рестораннарда гына күрергә мөмкин ләбаса!
— Мин сезне әүвәл врач дип уйлаган идем, ялгышканмын, мөгаен, ресторан тотасыздыр, — диде.
Альберт көлеп җибәрде.
— Вот, не угадала, детка, я — программист. Притом очень успешный программист.
— Вау! Ә менә нигәдер русча гына сөйләшәсез, сез бит татар кешесе,
— дип төпченүендә булды Дамирә.
— Это болезнь современного технократного поколения, — диде Альберт,
— понимать понимаю, но говорить стесняюсь.
— Берәр чын татар кызына гашыйк булсагыз, ул сезне бик тиз өйрәтер,
— дип көлде Дамирә.
Егет янә башын чөйде.
— Пожалуйста, вам карты в руки...
Хәзер кочып алачак, дигән уй йөгереп узды кызнын башыннан, чөйне шул якка суга.
Ни гаҗәп, Альберт ана кагылмады. Кызыл шәраб тәкъдим итте, мәтрүшкәле чәй эчерде, әмма кулларын уйнатмады. Төпле кеше димәк ки.
— Мин риза, — диде Дамирә, — кайчан башлыйбыз.
— Хоть сейчас, чего ждать?
***
Берникадәр вакыттан сон аны Хәниф эзләп тапты.
— Шылтыратуыма җавап бирмисен, очрашулардан качасын, - диде үпкәсен белдереп, — ни уйларга да белмим.
— Монда уйлыйсы-нитәсе юк, — дип кырт кисте Дамирә, — мин башка кешене яратам. Моннан ары бимазалап, аяк астында чуалып йөрмә.
Әйтәсен әйтте дә, тырт-тырт басып китеп тә барды.
— Дамирә туктале, без сон... Дамирә...
— Ахмак!
Альберт телгә дә сәләтле булып чыкты. Әти-әнисе дә читләшкән туган телен ипилек-тозлык кына түгел, чын асылына төшеп өйрәнергә тырышты.
Алар инде бик якынайдылар. Дөрес, Альберт күнел капкасын ачып салырга бик ашыкмый, дистанция тота. Дамирә исә хатын-кызларга гына хас төпченүләрен шаярту биләвенә биләп, акрын-акрын мәсләгенә ирешә бара. Кичә дә Альбертның: «Мин синен бүгенгедәй һаман шулай яшь, чибәр булып калуыңны телим», — дигән комплиментын бик оста гына үз ягына әйләндереп куйды.
— Рәхмәт, әлбәттә, — диде керфекләрен җилпештереп кенә, — тик бу балта сораганда шөшле тоттыругарак охшый түгелме?
— Менә-менә, — дип элеп алды Альберт, — мин бу очракта «Күп белсән, тиз картаерсың» дигән мәкальне исемдә тоттым. Мөгаллимәсе нинди, шәкерте шундый, бигайбә.
— Төлке, — дип егетнең куенына сарылды кыз, — өйрәтүләремнең үз башыма төшәсен белсәмме?
— Нишләр идең?
— Фатир ачкычыңны барыбер кесәмдә генә йөртер идем.
***
Хәниф сөйгәненең сүзләрен чынга алмады. Ничек инде шундый илаһи якынлыктан соң башка кешене яратырга мөмкин? Чибәр кызлар вакыт- вакыт чыгымчылап ала ди бит. Шуңа күрә бернигә карамый тауга каршы таш тәгәрәткән Сизиф үҗәтлеге белән үз сиксәнен алга сөрде.
Ул әнисе тәрбиясендә, сыңар канатлы гаиләдә үсте. Матди хәлләре чамалы иде. Нәр нәрсәгә фәкать шәхси тырышлыгы белән генә иреште. Аның өчен иҗтиһад максатка ирешүнең бердәнбер юлы иде. Тик гыйшкый хис мәсьәләсендә әлеге теория көчсез булып чыкты. Дамирә ераклаша гына барды. Альберт белән сөйләшү дә файда бирмәде.
— Мәхәббәтне теләнеп алмыйлар, — дип, көндәше иреннәрен генә кыйшайтты.
Тора-бара әлеге тискәре үҗәтлек күңел ярасы, рухи төшенкелек, сагыш вә үкенеч тойгылары белән алышынды. Әнисе дә:
— Улым, төпченеп тормыйм, егет бул, җебеп төшмә, — дип кисәтте.
Хәниф айнып китте, хак, аның халәте шул «җебеп төшү»гә барып тоташа лабаса! Әйе, әйе. Әгәр Ак тирәк атавында җебеп төшмәгән булса, бу кимсетелүләргә юлыкмый иде ул.
Шулаен-шулай. Ә ләззәтле хыялларны, сөешү назларын кая куясың? Хак, гыйшык
белән газап — икесе бертуган. Французларның мәшһүр мәхәббәт романнарында бу ике полюслы бердәмлек бик оста тасвирлана. Кагыйдә буларак, аларда бәхеткә әһле хис газаплары сукмак сала. Берәүнең гыйшкы икенче затка гыйшык китерә. Хәнифнең гыйшкы исә шытым бирмәде, коры туфракка төшкән орлык кебек бөрешеп кипте. Инде өмет тә юк.
Аңгыра бәрәндәй кая барып сугылырга белмичә изаланып йөргәндә ул солдатларга тап булды. Шахмат тактасындагы сыннар кебек тигез сафка тезелешеп, урам уртасыннан баралар. Аяк атлаулары бер, кул селтәүләре бер, сулышлары бер, әйтерсең лә электрон адәмнәр.
— Дөп-дөп, дөп-дөп!
Хәнифнең башында нидер келт итте, гүя мәрт йокысыннан уянды.
Ошбу хәрби оешмасыз калада каян килеп пәйда булган иде колонна, анысы билгесез, бәлки хыялының кыйшаеп китүе генәдер, әмма ул аны җиргә кайтарды. Шул ук көнне Дамирәне эзләп тапты да, искәртмәстән генә каршысына килеп басты. Тегесе читкә тайпылмак иткән иде итүен, ирек бирмәде, кулларыннан тотып алды.
— Бер генә минутка, Дамирә!
— Җибәр!
— Борчылма, мине башка күрмәячәксең, — диде Хәниф кызның чәбәләнүенә игътибар итмичә, — армияга китәм!
***
— О-о, берьюлы ике хат, иптәш сержант, — диде почтальон авызын ерып, — икесе дә Татарстанга, без почти якташлар икән, ич, үзем Уфа каласыннан.
— Мин аларны хәтсездән язган идем инде, җибәрергә җае чыкмый торды. Барып кына җитсеннәр, югыйсә, элеккеләренә дә җавап алмадым, кулларына кермәде ахры.
— Боларынын да язмышы кыл өстендә, якташ, — диде почтальон, — ярый ла, камалыш боҗрасын өзә алсак...
Ул сүзен төгәлләгәнче әмер янгырады.
— Атакага әзерләнергә!
Ә дигәнче атлар авызлыкланды, куллар кыныларга ятты.
— Беренче отделение әзер! — дип җавап кайтарды сержант Әфкан Мортазин.
— Ватан өчен, Сталин өчен, алга!
Урман авызыннан 79нчы аерым кавалерия дивизиясе карамагындагы бу тәмам өтәләнеп беткән 233нче полкнын ничарадан-бичара зәгыйфь атакасын немецларнын ак тәреле танклары каршы алды.
Читтән караганда бу Дон Кихотнын сөнге белән җил тегермәннәренә ябырылуын хәтерләтә иде. Нишләмәк кирәк, чолганыштан чыгунын бердәнбер юлы шушы.
— Ур-р-а-а! Ур-р-а-а...
Комиссарнын карлыккан тавышы снаряд шавы эчендә йомылып калды. Үзе дә аты-ние белән йомычка урынына чәрдәкләнде.
Җир убыла, атлар кешни, яралылар ынгыраша. Мәхшәр.
Атака, башлануга тончыкты, тәртипсез рәвештә чигенү башланды. Исән калган кавалеристлар Дон елгасы куенына сырышты. Хәлбуки, аръяк та дошман кулында иде инде. Каршында тәмуг уты дөрләгәндә бу хакта уйлап торыргамы сон?
Әфкан да шулар арасында. Тик аты чыгымчылый, каһәр, куркып калды ахры.
— Йолдыз, киреләнмә, Йолдыз...
Ул арада яр кырыенда гына снаряд ярылды да, дулкыны аларны елгага эшереп төшерде. Вулкандай кайнап торган упкынлы дәрья икесен тин үзенә йотты. Бетүем шушы икән, дип сызланды Әфкан, нинди үкенечле үлем.
Йолдызнын балыкларга азык буласы килми иде, күрәсен, бар көченә өскә талпынды.
Агым бөтергәләпме-бөтергәли, төпкә суыра, рәхмәт, бахбай бирешми, ярга ыргыла. Шөкер, елганын яртысына җиттеләр бугай инде.
Хәерчегә җил каршы дигәндәй, шул вакыт баш өстендә ач козгын өередәй аэропланнар пәйда булды. Немец штурмовиклары шулай искәрмәстән җиргә ятып кына килеп чыгалар да әйләнә-тулгана үлем уты чәчәргә керешәләр. Күз уннарына электенме, котылырмын димә. Берсе, әнә, Әфканны да абайлап алды. Алар шулай берәмтекләп чукудан ямь таба, ди. Ау котырыгы, әйтерен бармы. Чылбырдан ычкынган үгез кебек мангайга-мангай килә, иблис. Тәүге пулялары колак төбеннән генә сызгырып үтте. Шөкер, тимәде. Немец моны үзе дә күреп торды, билгеле. Шуна күрә икенче ыргымга әзерләнде. Хәзер әйләнеп киләчәк тә...
Әфкан атынын муен астына керергә өлгереп калды, Йолдыз һөҗүмне үзенә алды.
— Бәхил бул, бахбай!
Төркемне икенче көнне көн уртасында эләктерделәр. Төркем дисән, хәтерен калыр, бу мәхшәрдән нибары тугыз кеше исән калган иде.
***
Дала кояшы мәрхәмәтсез. Кыздырыпмы -кыздыра. Болай да хәлдән тайган арык солдатларның кыл өзәрлек тә көче калмады. Иләмсез ябыктылар.
— Егетләр, колакка чишмә челтерәгән тавыш керде, — диде старшина,
— валлаһи, әйдәгез, калкулыкның аргы ягына чыгыйк әле.
— Саташасың гына, чүл бит бу, нинди чишмә? — диде Әфкан.
— Валлаһи...
Чыктылар. Ә анда немец патруле иде.
Әфканның өч елга сузылган әсирлек тормышы менә шулай башланды. Аларны исеме җисеменә туры килми торган ниндидер «Мария» атлы вакытлы лагерьга китереп яптылар. Әсир өстенә әсир. Әйтерсең лә бөтен Кызыл Армияне шушында куып керткәннәр.
Берәр таныш-белешне очратмаммы дип йөренгәндә Әфкан аяклары аннан-моннан гына иске салам белән каплаштырылган бер солдатка тап булды. Немецлар, гадәттә, чирлеләрне тотмыйлар, атып кына үтерәләр. Бу яңа этаптан булса кирәк, куллары җитмәгәнгә охшый.
Яралының баш очында кечкенә генә кесә китабы ята иде. Коръән!
— Әссәламегаләйкүм, кардәш, — дип сәлам бирде Әфкан.
— Су! — диде яралы саф татар телендә, — су!
Әфкан су эзләп китте. Кухняда эшләүче әсир хәленә керде, рәхмәт. Тик ул әйләнеп килгәндә татар кардәшенең күзләре керәчләнгән иде инде.
Коръән китабы аның кесәсенә күчте.
Икенче көнне әсирләрне сафка тезеп бастырдылар.
— Коммунистлар, еврейлар бер адым алга!
Плацта кабер тынлыгы урнашты, берәү дә үзен танытырга теләмәде. Немецлар үзләре эшкә кереште. Әфканны да сафтан сөйрәп чыгардылар.
— Еврей?
— Ман мөселман! — дип кычкырды ул.
— Ә нигә күзең зәңгәр, чәчең сары?
— Ман мөселман!
— Ни белән исбатлыйсың?
— Гер офицер, менә Коръәнем.
— Ду религиозен ман?
Әфкан кычкырып бала чакта әбисе өйрәткән догаларны укый башлады.
— Гуд, ферштейн, — дип кайтып төште офицер, — урыныңа бас.
Немецлар тәкъвә әсирләргә миһербанлырак карыйлар иде. Чөнки СССРда дин тыелган. Дин тота икән кеше — димәк, Советка каршы. Шуңа күрә легионнар оештырыла башлагач та исемлеккә Әфканны беренчеләрдән теркәп куйдылар.
Коръәнле әсирнең язмышы гына немецлар тәгаенләгән юлдан китмәде. Берлиндагы Тегель төрмәсендә ул Михаил Иконников дигән власовчы, полк комиссары белән танышкан иде. Көннәрдән бер көнне отбой алдыннан күлмәк итәге
астыннан гына бер төргәк сузды яңа танышы.
— Иртәгәгә кадәр мендәр астыңда тот әле, сине тентемиләр, — дип пышылдады, — выручай.
— Нәрсә бар соң аның эчендә? — дип төпченде Әфкан, — ул-бу булмасмы?
— Курыкма, бомба түгел.
— Ярар, калдыр.
Комиссар иртән төргәкне Әфканның үз алдында сүтте. Ә анда иске гәҗит кисәкләре генә иде.
Иконников бу хәлне шәрехләп тормады, «Мин сине Гайнан Курмашев дигән милләттәшен белән таныштырам, әзер бул», — дип китеп барды. Гайнан исә аны татар легионерларынын яшерен оешмасына тартты.
Лагерь җитәкчелегенен ышанычлы кешесе буларак, ана ин четерекле, ин җаваплы вазифа — листовкаларны саклау һәм тарату вазифасы йөкләнде. Ышанычны аклады, бер провал да ясамады.
Бервакыт кичке якта ниндидер йомыш белән Гайнан янына барып чыккан иде.
— Коръәнле легионерыбыз шушы инде, таныш бул, — дип тәкъдим итте аны дусты, янындагы кешегә, — исеме Әфкан.
— Ә мин Гумеров булам, — диде тегесе күз очлары белән генә көлемсерәп,
— танышуыма шатмын.
— Син сабантуйларда мәйдан тоткансын булыр, — диде Әфкан, — кулын каты, тоткан җирдән өзә торган, бәдәнен дә таза күренә, андыйлар бил бирмәй.
— Психолог икәнсен, - диде Гумеров көлемсерәве аша, — тик куенында Коръән йөрүне генә анламыйм, Совет кешесе ләбаса син.
— Туган ил белән Коръән — икесе бер тамырдан, якташ.
Гумеров нидер әйтмәкче булып кулларын анын җилкәсенә салган гына иде, отбой сиренасы янгырады. Лагерьда тәртип педант немецларнын үзләре кебек үк катгый. Су сипкәндәй шундук таралышып та беттеләр. Алай да Гайнан колагына пышылдарга өлгерде:
— Муса Җәлил шушы инде, — диде.
Кызганыч, шагыйрь белән башка очрашу насыйп булмады.
Татар-башкорт легионындагы дүрт батальоннын берсе дә үзебезнен гаскәрләргә каршы корал күтәрмәде. Әфканны исә сугыш өермәсе Франция таш-таулары арасына илтеп җиткерде. Шөкер, җәза операцияләрендә катнашырга туры килмәде. Юлда ук Тюрнус дигән станциягә җитәрәк деголльчылар эшелонга һөҗүм итте.
Бу форсатны кулдан ычкындырырга ярыймы сон? Атыштан файдаланып, легионерларнын булдыра алганнары бөҗәкләр кебек төрлесе төрле якка сибелде. Немецлар «хальт» та «хальт» кычкырыша.
Бераздан барысы да тынды. Эшелон да китеп барды.
Бу ирек иде.
— Ир-е-ек!
Иреген ирек, өстә бит немец формасы. Французлар өчен алар дошман. Янә төрмә, янә тикшерү.
— Яшермә, син бит монда махсус җибәрелгән немец шпионы, — диде зур өркәч борынлы, какча гәүдәле сорау алучы.
— Мин татар легионеры, әсир, яшерен оешма әгъзасы, — диде Әфкан немец телен вата-җимерә, — лагерьда листовкалар тарату белән шөгыльләндем.
— Безнен отрядта да легионер татар бар, хәзер барысын да ачыкларбыз,
— диде партизан, — листовкалар тараткансынмы, әллә шымчы булып кешеләр өстеннән торгансынмы?
— Коръән тотып ант итә алам.
— Әфкан кабалана-кабалана кесәсенә тыгылды. Коръән юк иде. Ыгы- зыгы вакытында төшеп калган, күрәсен. Ләкин немецлардан үзгә буларак, французга Коръән сүзе бөртек тә тәэсир итмәде.
Аларда дин түгел, сөю-сөешү кәсафәте алдан йөри икән.
— Шеф-сержантны чакырыгыз! — диде тикшерүче.
Күп тә үтми, бүлмәгә озын буйлы, ыспай гәүдәле кеше килеп керде. Билендә кин каеш, башында зәнгәр беретка.
Йөзе таныш, атлаулары таныш, карашы таныш.
Артист! Артист ич бу! Гадәттәгечә кашлары җыерулы, күзлеген керфек очына гына элгән. Лагерьда оештырылган музыкаль капеллада җырчы да, биюче дә, декламатор да иде. Бераздан юкка чыкты. Башка җиргә күчергәннәр дип сөйләгәннәр иде. Ә ул качып киткән булган икән, француз партизаннарына кушылган.
Әфкан таныды. Ә менә Гарәф Фәхретдинов танырмы? Күренеп тора, Гарәф французларда үз кеше. Командир. Дөнья хәлен белеп булмый.
Таныды.
— Әфкан, якташ!
Коръәнен югалтып, Әфкан дустын тапты.
Сугыш инде төгәлләнү ягына борылган иде. Генерал де Голль регуляр армия оештыра башлады. Ә армиядә хезмәт итәр өчен француз гражданины булу зарур.
— Сөн буйларын, сөйгәнем Шәмсияне Франциягә алыштыра алмаем, — диде Әфкан, комиссарның гражданлык турындагы тәкъдимен кабул итмәде, —мин Ватаныма кайтам.
Ватан ул — сулаган һаван, эчкән суын, ашаган икмәген, яшәгән йортын, әтиен-әниен, сөйгән ярын, шатлыгын-куанычын, күз яшьләрен... Ватан барысыннан да газиз. Ватансыз кеше — бакчасыз сандугач.
Ватан үз баласы Әфканга үги иде — контрразведкасынын вак иләгеннән үтә алмады...
Немец төрмәсендә утырды, Француз төрмәсендә утырды, чират, ниһаять, Совет төрмәсенә җитте.
***
Ишек кынгыравы шылтырады. Дамирә өйдә үзе генә иде. Битараф кына:
— Кем бар анда, ни кирәк? — дип сорады.
— Почтальон.
— Безнен тартма бар, корреспонденцияләрне шунда сал, — диде кыз ризасызлыгын белдереп, — юкка бимазалама.
— Ач әле, ач, бу хатны кулдан-кулга бирү зарур.
Мүкләк, китәргә дә өлгермәде, инде заказной хатлары белән интектерә башлады, дип Дамирә эченнән генә Хәнифне сүгеп ташлады.
Почтальон кәгазь-язулары иске кердәй унып беткән өчпочмак рәвешендәге конвертсыз ике хат тапшырды, ниндидер белешмәгә имза салдырды.
Анлашыла, Хәнифнен бу сәер хатларга бернинди катнашы да юк. Мондый хатларны Дамирәнен музейда гына күргәне бар иде. Икенче бөтендөнья сугышы чоры хатлары. Әтисе сораткандыр мөгаен, җыен иске- москыга ул мөкиббән бит, тарих белән кызыксына, эзтабар.
Зиннур, чыннан да, хатларны күргәч бик дулкынланды, кызын күтәреп алып, бүлмә буенча бөтергәләп йөртте.
— Сөенче, нинди кадерле сөенче!
— Инде кешечә анлат, әтием, сүз нинди сөенеч турында бара? — дип сорады Дамирә атасынын кочагыннан арынгач.
— Нинди зур табыш, кызым, нинди зур табыш! Болар сон минем бабам, синен карт бабан сержант Әфкан Мортазиннын сугыштан язган хатлары. Тапшырылмаган хатлар. Җә, Ходай!
Зиннур әле бик озак тынычлана алмыйча хис-тойгыларын чәчте.
Ахыр чиктә шул мәгълүм булды: Киев Бөек Ватан сугышы музее үзләрендә саклаган солдат хатларын мирас ияләренә җибәрү кебек үтә дә игелекле эш башлап
җибәргән икән. Рәсәйгә кагылышлысы — 1186 хат. Шуларнын берсе Татарстанга адресланган. Төгәле: ТАССР, Актаныш районы, Күзкәй авылы: берсе Мифтахов Габдуллага, икенчесе Ибраһимова Шәмсиягә. Эчтәлекләре гап-гади. Хәлем яхшы, сезнен өчен генә кайгырам, дигән. Бәрәнгене тирән базга күмегез, черемәсен, сыерны сата күрмәгез, дигән. Шәмсиягә исә, әтән-инәнә тишә тор, кайтуга яучы җибәрәм, дигән. Теге вакыттагы шикелле исәрләнә күрмәсеннәр, үзен дә нык тор, дигән. Җинү турында ләм-мим.
— Датасын кара әле, кайчан язылган? — дип сорады Дамирә.
— 1942 елнын 17 июле. Татарстандагы БВС музей-мемориалы аша килгән. Директоры, эзтабар Черепановка рәхмәт, кемнен кем икәнен дә ачыклаган, адресын да тапкан.
— О-о, җитмеш ел, — дип сузды Дамирә, — кызганыч, мин карт бабамны да, карт әбиемне дә күреп белмим.
— Бабамны мин үзем дә әткәй сөйләгәннән генә беләм, — диде Зиннур,
— сугыш, төрмәләр анын сәламәтлеген бик нык какшаткан, иллесен дә тутырмый үлеп киткән. Шәмсия әбием җитмеш яшендә, син туган елны вафат булды.
— Карт бабам сугыштан кайчан кайткан, алар ничек өйләнешкән?
— Бу үзе бер мавыктыргыч тарих, кызым, — диде Зиннур, — Шәмсия әбием сөйләгәннәрне язып та алдым.
— Мин дә танышып чыгыйм әле, әтием.
— Нәкъ вакыты, кызым, мә, рәхим ит.
Немецлар искиткеч төгәл вә җаваплы халык. Нәр адымнарын теркәп барганнар. Катлаулы шартларда да документларны күз карасыдай саклаганнар. 1942 елнын 17 июлендә камалышта һәлак булган хәрби почтальоннын сумкасындагы хатларны да алып рәсмиләштергәннәр, әнә. Хәтта Гитлер почтасы хезмәткәренен исем-аты да теркәлгән — доктор Ольштегер.
Сугыштан сон ул хатларны Украина музеена тапшырганнар.
Менә бу почта, менә бу тәртип!
***
Дамирә бүлмәсенә кереп бикләнде дә әтисе биргән катыргы тышлы дәфтәрне кулына алып, уйга калды. Ул карт әбисенен буй-сынын, килеш- килбәтен күз алдына китерергә тырышып карады. Анын үзенә, мисал өчен, унтугыз яшь. Шәмсия кыз нинди булды икән бу яшьтә?
Мөгаен... хәер... истәлекләрендә әлеге сорауларга да җавап бардыр әле, бәлкем.
Истәлекләрдән битәр, бу чын мәгънәсендә интервью иде. Күр, әтисе нинди оста, журналистлардан ким түгел. Ә карт әбисе искиткеч һиммәтле зат булган, олы шәхес. Тәвәккәллегенә сокланырлык. Нәрвакыт бәхет белән ләхет чигендә йөргән. Шуларга өстәп, җор телле, тапкыр. Сүзе тамагына утырмый, үлчәп тә тормый, очыра гына.
Укучым, мин дә әлеге әнгәмәне дәфтәрдәгечә тәкъдим итәм.
— Карт инәй, атаенны бик коры, таякны тоткан җиреннән сындыра торган кеше булган, сине хатыны үлгән бер адәмгә кияүгә бирергә дә талпынып караган, дип сөйлиләр. Бу дөресме?
— Дөрес тә, дөрес тә түгел, бәгырь. Элеккеге дәвердә бер җегеткә җәмсез кәләш туры килгән, дие. Кыз-хатын чытлыклана бит инде ул. Җәш киленебез дә сырпаланып кына: «Җөзем белән кемнәргә күренсәм җарай?» — диеп сораган, дие. Кияү әйткән: «Миннән башка кемгә күренсән дә җарай»,
— дигән. Без үскәндә әле мин сүләгән нәмә юк иде инде. Сәүит чорында буй җиткердек бит, әнәтрәк. Алай да җегет-кыркын белән ихахай-михахай килеп җөрү жук иде. Карт әтән белән дә мәхәббәт сүзләре әйтешмәдек, әнәтрәк. Сугыштан килгән бердәнбер хатындагы җыруыннан гына мина чын-чынлап өмет итүен төшендем.
Кызыл-кызыл бөрлегән
Күл читенә тезелгән.
Булмас инде минем күек Синең өчен өзелгән.
Үзем дә ризалыгыма ишарә белән җавап хатыма җыру сырладым.
Уйсу җирләр, уйсу җирләр,
Уйсу җирләрдә күлләр;
Электрдан җакты булыр Безнең киләчәк көннәр.
Укый гына алмаган бәгырь, бу вакытта инде ул плен төшкән булган.
Әткәй коры ие, хак, үземә тин түгел кияүгә дә бирергә тырышып карады. Ләкин дә революция җилләре анардан көчлерәк ие шул инде. Чебен никадәр генә дуламасын, тәрәзәне вата алмай бит, әнәтрәк.
— Кызларнын да, егетләрнен дә күзе ин элек матурга төшә. Карт әтәй сине кайсы ягы белән үзенә каратты?
— И, бәгырь, без дә җырлап үстек андый җыруларны.
Матур матурга карай,
Безгә матуры кирәкмәй, Әп итә белсә җарай.
Минем үземне чибәрләр рәтендә җөртәләр ие. Гәүдәм калку, чыраем күркәм, авылда ин озын чәч толымы да минеке ие. Тырт-тырт кына басып җөримен. Артымнан борылып карап калалар ие, әнәтрәк.
Әфканны «Минзәлә» дип түбәнсетәләр ие. Инәсен бик авыр хәлдә Минзәләгә алып киткәннәр. Баласын җарып алганнар, әнәтрәк. Каладан чәтерәннәп торган зәнгәр күзле, аксыл-сары чәчле малай алып кайткан. Алыштырганнар диеп тә гайбәт саталар ие. Монысы бәла тагу гына булгандыр диеп уйлаймын, нәселләрендә аксыл керфекле адәмнәр бер Әфкан гына түгел ие. Карга көтүендә чәүкә булып үсте Әфкан. Без җырудагы күек «Бер матурга бер җәмсез» булып кавыштык. Ходай шулай язган, күрәсен, Ходайдан узмыш җук бит.
— Ә тәвәккәллеген каян килгән?
— Анысы торфтан, бәгырь, торфтан. Мине торф кеше итте. Авылдан разнарядка белән җоммай түктереп чыгарып җибәргәннәр ие, җыл җарымнан җакалы куфайкалардан гына чын ясау булып кайтып төштем. Бөтен авыл шаккатты.
Марҗалар бригадасына туры килдем бит мин. Өстемнән торып елата- елата русчага өйрәттеләр. Соныннан үземә дә ошап китте, әнәтрәк. Су кебек эчә башладым, бозусыз-нисез сүләшәм мин ул телдә. Ә менә казанлылар татар телемнән көлә ие, хәтта ки «Нәмәкәй бичә» дигән кушамат та тагып куйдылар.
Балчык эше авыр бит ул, бәгырь. Шулай да авылда үскәчтен чырышлык бар, умырам гына. Бер айда да премиясез калмадым, шөкер.
Каширда торфчылар өчен татар телендә гәҗит басыла ие. Тәмле телле, исле сабын кабындагы сылукай сурәтеннән дә чибәррәк Мәрҗәм Дибаева дигән корреспондент мине берничә тапкыр мактап та язды.
Баштагы мәлне көнләштеләр анысы, яшереп булмай. Әрләштек тә. Нәмәгә дисән, әле көрәк сабын сындырып куялар, әле ломны җәшерәләр, әле хәрәмләшеп, ин сулы ал бирдерттерәләр.
Тукта, мәйтәм, болай җарамай, араны көйләргә кирәк. Аларны начарлык белән җинәм димә, чөнки дә ишлеләр. Аннан китереп, каланыкылар, заводтан җибәргәннәр. Грамотныйлар.
Әмәлен таптым тәки. Күз күремендә генә бер авыл бар ие. Барышып- килешеп җөри иек. Җал көнгә туры китереп, Серафима исемле солдаткадан мунча җактырдым да кызларны шунда алып киттем. Чыгуларына токмачлы аш әзерләдем, кабак бәлеше салдым. Көмешкә дә җүннәттем. Ансыз булмай ие.
Ис-акыллары китте бәгырькәйләремнен. Бөртекләп җыйган акчам бетсә бетте, әнәтрәк, әмма да кызлар белән анлаштык, чын дуслар булып җәшәдек. Алар мине күп нәмәгә үрәтте, кыюлыкка да, чослыкка да, хәйләгә дә. Ифрат та шомарган кызлар ие, әйе.
— Аннан Себергә кияү эзләп киттен инде...
— Әстәгъфирулла, алай турыдан бәрмә инде, бәгырь. Анысы бит анын сугыш беткәч булган хәл, әнәтрәк.
Сугыш бетте, авыл аксак-туксак солдат белән тулды. Бәгъзе берәве чыбылдык эченә дә кертмәк иткән ие. Үзем дә риза була язган ием, бәгырь. Барыбер күнел тартмады. Уйда һаман шул сары чәчле Әфкан утыра бит, каһәр, бармак җанай. Ә үзенен ни хаты, ни хәбәре дигәндәй. Кайтасы кеше кайтып бетте, ул җук та җук. Утырып та каласы килмәй бит, бәгырь.
Бердәнбер көнне авылда җаман хәбәр таралды. Имеш, Әфканны сөргенгә сөргәннәр, илен саткан, имеш, хыянәт иткән. Үзләренә дә барып белештем. Чыннан да, өстеннән язу килгән икән. Пособие түләүне туктату турында хәбәр иткәннәр, улыгыз хәрби антын бозды, дигәннәр.
Төн җокыларым качты, бәгырь. Бу бит үтә дә җаман җинаять. Чүп өстенә чүмәлә, авылда бер зәнгәр погонлы кгбшник та пәйда булды. Әфканнын әти-әнисен, туган-тумачасын, таныш-белешләрен чакырта башлады бу. Авыл умарта кортыдай гөҗләй. Мине дә басуда эшләгән җирдән җилтерәтеп алып кайттылар.
— Син сатлык җан Әфкан Мортазин белән хат алышкансын, - дип өстәлгә китереп сукты Погон, — тәрәзә пыялалары зынлап торды, бәгырь. Гомер булмаганны коелдым да төштем, телем анкауга җабышты, сүземне дә әйтә алмаем.
— Җә!
— Бер хаты килгән ие, иптәш...
— Алып кил! — дип акырды Погон, — тиз!
Ул көнне Әфкан җанашым да төшкә керде. Капка баганасы артыннан башын сузып, текәлеп карап тора, бәгырь. Йөзе ачулы. «Нигә минем хатны чит кешегә бирден?» — диеп бармак җанай. Йөрәгемә ачыташ кырып салдылармыни, шул кадәр хәсрәтләндем, чыдарлыгым чистый төкәнде.
Тиз-тиз генә җыендым да Норильски дигәннәренә юл тоттым.
Тәмуг газапларына тин михнәт-нужалар турында сүләп тормаем, бәгырь, китапка да сыймас авырлыклар кичердем. Әмма дә сүземне сүз иттем, ярты ел дигәндә эзләп таптым мин ул лагерьны. Торфка рәхмәт, анда алган сабаклар бик тә булышты, әнәтрәк.
Лагерь ашханәсенә табак-савыт юучы булып эшкә дә урнаштым. Кешеләре җитмәй икән, ике куллап алдылар.
Лагерьда халык мыж. Ата улны, ана кызны белерлек түгел. Танышынны табу кибәннән энә эзләү белән бер. Шулай да җаен таптым бит, бәгырь. Директордан агач аударучыларга әбәт ташу төркеменә күчерүен үтендем. Каршы килмәде.
Күңелем белеп сизенгән икән, ай ярымнан Әфкан белән дә очраштык.
Лагерь тормышы бик катлаулы ул, бәгырь. Анда законнар бөтенләй башка. «Вортухайлар» лагерьның эчке эшенә, яшәешенә тыгылмай. Тоткыннар белән Пахан идарә итә. Ул нәрсә әйтсә, шул була. Үтер ди икән, үтерәләр, чишендер дия икән, чишендерәләр. Килгән посылкаларны да беренче булып ул ача. Берәү дә каршы килә алмай.
Кичен Әфкан белән Пахан катына киттек. Кабак башлы, төптән жуан адәм икән. Каш астыннан чекерәеп, ярдәмчеләре аша гына сүләшә.
— Белешегез, мужикмы, сукамы?
— Мужик.
Ачыклап китәем әле, 58 нче статья белән хөкүм ителгән сәяси тоткыннарны «Мужик» диеп җөртәләр ие, калганнар — «Сука». Мужикларны барысы да хөрмәт итә ие.
— Сора, ни җомыш?
— Кәләшем белән никах укытып, лагерьда яшәп каласы ие, — диде Әфкан, — кәләшем вольнонаемная.
— Рөхсәт!
Бер чичен мулласы никах укыды, баракның аулак почмагында урын әтмәлләдек. Шунда ир хатыны булдым. Ике ел Әфкан белән сөрген тормышын бүлештем, бәгырь. Властька Хрущев килгәч, әүвәл поселениегә чыгардылар, аннан бөтенләй җарлыкадылар Әфканны.
***
Әңгәмә шушы урында өзелә. Дамирә аннан соңгы хәлләрдән хәбәрдар иде инде. Әфкан гаиләсе белән Себер якларында төпләнеп кала. Улы Мирзаян да шунда туа. КамАЗ төзелә башлагач кына Чаллыга кайта. Зиннур дөньяга Татарстанда аваз сала. Дамирә Әфканлыларның автоградтагы икенче буыны.
Шәмсия ире вафатыннан соң тол килеш егерме дүрт ел буе ярканат булып яши. Балалары ничек кенә кыстамасын, туган ягына әйләнеп кайтмый.
— Мин аны ташлап калдыру өчен эзләп тапмадым, — дип кырт кисә.
— Йосыф-Зөләйхалар мисалында туган «Ерактагы якын мәхәббәт» гыйбарәсе чын дөреслекне чагылдыра дигән сүз бит бу, кызым, — диде Зиннур гадәттән тыш илһамлану белән, — аны Шәмсия сылу кебек асыл ярлар яшәтә. Әнә, Зөләйха Йосыфка төшендә күреп гашыйк була. Мәхәббәтен көтә-көтә карт әбигә әверелә, сукырая.
Ошбу риваятьнең нигезе булганмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм, әтием, ләкин дә романтик мәхәббәт заманнары үтте инде. Без интернет, менеджмент, прагматизм чорында яшибез. Барысын да кирәклек, зарурилык, ихтыяҗ билгели.
— Ә мәхәббәт, хис-тойгы?
— Мәхәббәт тә музей экспонаты хәзер, әтием. Син бу хат-хатирәләрне музейга тапшыр. Аларның урыны шунда.
***
Телевизордан концерт тапшыралар. Ашкынулы җиңел көйләр ритмында Дамирә көзге каршында бөтерелә. Башта миллиметрга-миллиметр тән- сынын тикшереп чыкты. Муенын ошатмады, ул аңа кыскарак сыман тоелды. Ияк асты да салыныбрак тора кебек. Чәбәкләп-сыпыргалап та алды, ләкин аңа карап, май бизләре кечерәймәде. Ахыр чиктә бу файдасыз гамәлдән ваз кичеп, игътибарын бил-янбашы-аяк тирәләренә юнәлтте. Ошбу тарафта тәртип иде. Күңеле күтәрелеп китте. Чөнки белә, ир-егетләрнең күзе иң элек шунда төшә.
Вәйт!
Дамирә көзгедәге сурәтенә телен чыгарып күрсәтте.
— Карагыз, ләззәтләнегез!
Шул күтәренкелек белән Дамирә коену костюмнарына күчте. Алар бихисап. Һәрберсен киеп карады. Яртысыннан артыгын читкә бәрде. Чөнки аны кисәттеләр, Канарда игътибар үзәгендә буласын килсә, тәненне ача да бел, уйната да бел, диделәр.
Ә кайсы чибәркәйнен күз өстендә каш буласы килми?
Альбертка рәхмәт, чын ир-егет.
— Сине сюрприз көтә, әзер бул, — диде беркөнне.
Дамирә сюрпризны туй балдагына юрады. Үзе дә вакыт җитте дип саный иде. Рәхимәләр, әнә, эшне кызу тоттылар, инде бәби көтәләр.
Альбертнын сюрпризы исә Канарга ял сәяхәте булып чыкты. Дамирә шатланды гына. Чөнки экзотик төбәктә ясалган тәкъдим күпкә тылсымлырак лабаса. Анын шулай булачагына ул бөртек тә шикләнми иде.
Телевизордан җирле хәбәрләр тапшыра башладылар. Студиядә Солдат аналары
комитеты рәисе пәйда булды. Шәһәрдә аны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бик булдыклы ханым. Чыгышларын көтеп алалар.
Дамирәнен дә колаклары сагайды.
— Шәһәребезгә тагын бер хәвефле хәбәр килеп иреште, — диде рәис ханым, — Норильскида урнашкан хәрби частьларнын берсендә язгы чакырылышта үз теләге белән армияга киткән студент якташыбыз Шәйхетдинов Хәниф дедовщина афәтенә юлыккан. Шовинистлар ерткычларча кыйнап имгәткәннәр. Без бу коточкыч хәлне ишетүгә, республикабыз президентына мөрәҗәгать иттек, Мәскәүгә, оборона министрына хат юлладык. Башка чаралар да күрелә.
Хәниф?! И, мескен. Иртә унмаган кич унмас, кич унмаган һич унмас, ди.
Дамирәнен күз алдында Сөн буйлары, Ак тирәк атавы, куыш мизгелләре биешеп алды. Тик болар мәгънә егәрен югалткан буш хатирәләр генә иде инде. Шуна күрә ул алардан тизрәк арыну ягын карады, кабаланып пульт төймәләренә баскаларга тотынды. Сайлана торгач, табигать турындагы тапшыруда туктады. Ләкин анда да кадрлар алмашынып кына торды, күп тә үтми экранны Себер кышы күренешләре биләп алды.
Себер! Норильски дигәннәре шул Себер ич инде.
Дамирә телевизорнын шнурын йолкып сүндерде.
Бу халәттән аны телефон шылтыравы коткарды.
— Альбертым минем, җанашым, Альбертым...
— Ни булды сина, бик дулкынлангансын? - дип сүз кыстырды егет, ниһаять.
— Сагындым, кил!
— Нинди килү, без бүген төнлә Канарга очабыз бит, әллә онытып җибәрденме? Мәшәкать муеннан.
— Алайса үземне көт!
Дамирә сумкасын җилкәсенә элде дә фатирдан чыгып йөгерде. Машинасы гына ни сәбәпледер Альберт яшәгән йорт яныннан выжылдап кына үтеп китте. Тормозларга ул Солдат аналары комитеты урнашкан админстратив бина каршында басты. Анда рәис белән очрашты.
Дамирә кояш баеганда поездда иде инде. Кузгалып китүгә, Альбертка SMS-хәбәр җибәрде: «Мин Хәниф янына киттем. Барысы өчен дә рәхмәт. Хуш!»
Васильево иҗат йорты.
01.07.2013.