Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУЛГАН АЙ


Мәктәптән кайтып җитәргә өлгермәдем, артымнан бастырып кышкы эңгер
куып җитте. Җәй көннәрендә бу вакытта офык итәге әллә кайда, Агыйдел
аръягында шәйләнсә, хәзер күгелҗем офык чиге Үмер урманына ук
төртелеп тора. Үмер урманы безнең Өмәкәйдән өч-дүрт чакрым булса булыр.
Кышкы салкынча көн, күксел тынлыкны оетып кына кар бөртекләре төшкәли. Юл
ак җәймә ябынып өлгергән. Ак канатлы кар бөртекләре шул кадәр җиңел: аяк
җиленә дә сизгерләр, атлаган уңайга, калын олтанлы киезитек астында калырга
теләмичә дәррәү читкә сибеләләр, үртәп шаярырга теләгәндәй киезитеккә килеп
сырышалар, итек йөзенә өелеп барган булалар да янә кышкы сукмакка
сикерешәләр. Җиңел, рәхәт көннең тәэсиреме, җанда күңелле җилкенү тоям.
Өйдә мине ниндидер сер көткән сыман. Күңел алгысынуына бирешеп, адымнарны
кызулый төшәм, җәһәт кенә җилкапканы ачып, ишегалдына керәм.
Өч яшькә олырак Камил абыем инде кайтып җитешкән икән, мәктәп киемен
алыштырып та тормыйча, ишегалды түреннән урам капкасына табан агач көрәк
белән кар көри. Кыска пәлтәсенең төймәләре ычкынган, ул селтәнгән җайга кып-
кызыл галстугының ике очы җилпенеп-талпынып торалар. Ашкынып кайтуым
шуның өчен икән, эш көтеп тора мине монда.
Мине күреп алуга, көтеп торган сыман, Камил абый көрәген бер читкә ташлап,
кул изәп, үз янына чакырды. Хәзер йөгереп барам ди! Миңа карны көрәп
бетерергә куша да, үзе каядыр чыгып олагырга чамалый инде. Төлкенең дә иң
хәйләкәре, ди аны әнкәй кайчак, кисәк гаип булу маһирлыгына шаккатып. Башта
киемнәрне алыштырыйм, капкалап алырга кирәк, эшкә өлгерермен әле. Шуңа
күрә, Камил абыйның кул изәвен күрмәмешкә салышып, тизрәк өйгә атладым.
— Фирүз, дим, Фирүз! Кил әле, бер нәрсә күрсәтәм.
һе, күрсәтерсен инде, беләм, минем кулга көрәк тоттырып, үзеңнең урамга
чыгып шылу кайгысы синдә. Шулай да нидер бар кебек. Башка вакытта булса:
«Кил, бер нәрсә бирәм», — дип юмалый торган иде. Бүген икенчерәк такылдый,
нидер күрсәтмәкче әнә. Кызыксыну җиңде, ишеккә үрелгән кулны кире алып,
Камил абыйга табан ике-өч адым атладым.
— Нәрсә күрсәтәсең? Кай арада кайтып җиттең, дәресләр тәмамланганга
кайчан гына.
— Озын тәнәфестән соң безне кәнсәгә утын кисәргә җибәрделәр. Равил
белән. Эһ иткәнче ярты ат йөге әрдәнә кисеп ташладык. Хафизә апа ташып
өлгерә алмый изаланды. Бусы пүчтәк аның, кил әле, бер нәрсә күрсәтәм...
Сумканы баскыч төбенә ташлап, ирексездән Камил абый янына киттем. Күңел
сизенә, нидер бар, төрледән төрле хикмәт эшләргә аңа гына куш. Өле беркөнне
тарих дәреслегеннән дошман яуларына каршы таш аткыч җайланма
М
— ыстан турында укып алган да, әткәйнең йөк бауларын алып чыгып, тактадыр,
киртәдер юнәтеп, шул ыстанга охшаган бер нәмәрсә эшләп мәш килде. Кичкә
кадәр маташкач, таш аткыч җайланма әзер дә булды. Дүрт почмаклы зур гына
тартманы хәтерләтә иде ул. Инде аны сынап карарга кирәк. Кыш көне таш каян
табасың ди. Башка бер җаен чыгарырга кирәк. Камил абый ыстанны мунча ягына
каратып, калакка ошаш аткычны артка каерып, миңа шулай гына тотып торырга
кушты. Карап торуга гына җиңел сыман, нык тартыла бу, көч-хәл белән каерган
хәлдә тотып торам. Үзем алай бөтенләй хәлсез малай да түгел мин... Шуннан шул,
Камил абый утын өеме астыннан ярылмый калган юантык каен бүкәнен өстерәп
чыгарып, ыстан уртасында тырпаеп торган калак башына терәп үк тотты һәм,
тирән тын алганнан соң, кисәк кенә:
— Ычкындыр! — дип, фәрман бирде.
Кулымны җибәрүем булды, калак алга чөелде, Камил абый тотып торган бүкән
туп урынына атылып та китте. Баштагы мәлдә сызгырган тавыш кына ишетелеп
калды, бүкән мунча тәрәзәсен шалтыр иттереп, эчкә кереп юк булды. Аптырап,
һуш-акылны җыя алмый тора идем, Камил абый, канәгатьсез хәлдә, мунча
эченнән килеп тә чыкты. Кулында каен бүкәне.
— Ләүкә астыннан табып алдым. Тәрәзә пүчтәк, бүкән мич авызын җимергән,
— диде ул, шиңгән тавыш белән. — Әткәй кирәкне бирә инде. — Аннан бөтен
гаепне миңа аударгандай, өстәде. — Нишләп мунча тәрәзәсенә төзәдең тупны,
абзар ягына җибәрсәң, чуртым да булмый иде...
— Үзең бит.. Ни кыланганыңны белмисең. Әллә ниләр уйлап чыгарасың да,
кешене гаепле итәсең.
Камил абый бозлы бияләе белән минем бүрекнең кашына чәпәп алды.
— Үзең, үзең... Уйларга кирәк иде, син бит төзәүче — наводчик, мин бүкән
куеп торучы, ягъни мәсәлән тупны коручы — заряжающий булам. Тисә
— тиенгә, тимәсә — ботакка атмыйлар аны, энекәш!
Әткәй сугышта тупчы булган, җае чыга калса, безгә сугышта күргәннәрен
сөйләп, хәтерен яңартып ала иде, шуңа күрә артиллерия, туп дигәндә, бераз
чамасын белеп сөйләшәбез. Әмма Камил абыйның бөтен гаепне миңа аударырга
маташуы кәефне нык җибәрде ул көнне.
Әткәйнең эштән кайтканын шөбһәләнеп кенә көтеп алдык. Мунча тәрәзәсен
кырган, мичен ишкән өчен рәхмәт әйтмәде инде, билгеле. Алай гаеплеләрне
сораштырып вакыт та әрәм итмәде, өлешне икебезгә дә тигез чыгарды. Әле
шаукымы һаман да бетеп җитми. Шуңа күрә кызыксыну җиңсә дә, бүген Камил
абыйның ниндидер серлелек белән үз янына чакырып алуына артык ышаныч
багламадым...
— Ни хикмәт уйлап таптың тагын? — дидем, җәелеп китмичә. Бу сүзләрне
әткәй әйтергә ярата иде.
Камил абый, елмаюын яшерә алмый, мунча алды ишеген ачып җибәрде.
— Кил, әйбәтләп кара! — диде ул,пышылдый төшеп.
Түр почмакта нидер кыймылдаган кебек. Эчкә үткәч, егылып китә яздым:
каршыма туп кадәр генә сап-сары көчек йөгереп чыгып килә. Ничек өстенә
китереп басмаганмын диген. Йомшак йомгак шикелле җан иясе. Ул миңа, мин аңа
хәйран калып карашып торабыз. Менә ул мунча эчендәге караңгылыктан курыккан
сыман, кыска койрыгын болгап, еламсыраулы аваз чыгарды.
— Кем бирде? — дип, көчекне кулларыма алып, түшемә кыстым. — Туңып
беткән бит бу, дер-дер килә әнә.
— һе, аның туны җылы, әле мин аңа сөт бирдем, — диде Камил абый, минем
һуш җыя алмыйча торуыма куангандай. — Равил бирде. Кичә Карамалыга барган
икән, туганнары биреп җибәргән бу көчекне. Әткәсе Нуретдин абзый риза
булмаган, чыгарып ташларга куша икән. Үзебезгә алып кайттым менә.
Шундый да матур көчекне ничекләр яратмыйсың инде. Кара кучкыллы борыны
белән минем бияләйне исни, күкрәгемә төртеп ала, күзләрен челт- челт йомгалап
әле миңа, әле Камил абыйга күз ташлый, үзе шундый йомшак, җылысы кулга
бәрелеп тора. Шулай сөенеп бетә алмадым, күңел күге чүгеп куйды.
— Әткәй ни әйтер? Әнкәй беләме?
— Әнкәй күрде инде, элек аларның умарталыгында шундый эт тә булган әле.
Тулганай исемле иде, ди. Сөтне әнкәй үзе салып бирде. Әткәй белми әле. Мин
иске тәпәннән оя ясадым, мунча алдында тора. Әткәйгә әйтми торыйк, аннан күз
күрер. Кара әле син аңа, йомарланып ятуын әйтәм, чыннан да сап-сары тулган ай
диярсең! Әйдә исеме дә Тулганай булсын!
Камил абый сөйләргә оста инде ул. Әмма Тулганай дигәненә генә күнегеп
булыр микән? Безнең авылда этләр «Шарик» та «Тузик». Бөтенләй ят исем һәм
бу исемдә нәрсәдер бар да сыман...
— һай-һай, — дидем күңелсезләнеп, — әткәй эт асрарга ризалык бирер
микән? Моңарчы тотмаганны.
— Этсез булмый, — диде Камил абый кем беләндер бәхәскә кергәндәй. —
Күрәсеңме, янбакчада алмагачлар үсеп килә. Үткән яз чәчәк аттылар, берән-
сәрән алмалары да булды. Мондый тәмле алмалар тирә-якта юк, дип сөенеп
йөрде әткәй. Инде көч җыйдылар, киләсе җәйдә ботаклары сыгылып торачак, ди
әнә. Аны кем саклар дип беләсең? Бер төн эчендә ботарлап бетерәчәкләр
бакчаны. Быел ук кереп чыктылар инде.
II
... Иртән әткәйнең ачулы тавышына күзне ачтым:
— Кайсысы көчек кундырды мунча алдында?
Сорау әнкәйгә бирелгән иде, җавап көттермәде.
— Малайлар кичә бер көчек күтәреп йөриләрие. Әллә мунча алдында оя
тапканмы? — Әнкәй тавышы йомшак иде. — Бик матур көчек ие ул. Мин бәләкәй
чакта безнең дә нәкъ шундый этебез бар ие. Караклар умарталыкка төшкәндә
кистән белән харап иткәннәр. Берсен умырып алган, үлгәндә дә җибәрмәгән,
каптырдылар угрыларны.
Әнкәйнең ни әйтергә теләгәнен әткәй ярты сүздән аңлап алды бугай. Ачуы
сүрелә төште.
— Көчек чакта матур була ул эт җәнлеге. Үскәч, бөтен ишегалдын б...
батырачак. Чыгарып атсыннар!
— Кирәге булыр, мин әйтәм, атасы. Бакча киңәя бит. Үткән җәйдә яшьләр
ботарлап чыктылар бакчаны. Өч-дүрт алма кызарып утыра иде. Шуңа да
кызыкканнар, явызлар.
— Эт белән генә җиңәрсең ул мәлгуньнәрне! Мылтык кирәк аларга.
— һе, әнә Түбән оч һади мылтык атып карады инде. Ярый әле кешесе исән
калды, юкса төрмәдә башы черисе иде. Ел саен пешеп торасы алма өчен кеше
гомере әрәм итәләр ди. Кая акылың?
Әткәйнең бирешергә исәбе юк. Без Камил абый белән тын алырга да куркып
ятабыз. Бәхәстә кем өстен чыгар?..
— Юк, юк, карчык, бала-чага сүзен сүләп торма, эт асраган булып, эт оясын
чистартып, исен иснәп йөрисем юк? Чыгарып җибәрсеннәр!
Әнкәй сүз көрәштерүдән ялыкты, ахры. Ничектер, безне хәйләләгән сыман:
— Ярый, малайларга әйтермен. Бар, шул көчеккә җылы сөт эчереп кер әле.
Урамга чыгарып җибәргәч, безгә рәнҗеп йөрмәсен. Эт рәнҗеше бик нык төшә ди
бит ул. Әнә безнең этне сугып харап иткән угры Мәрдине Кәҗә авылы урыслары
кыйнап үтерделәр. Берсенең келәтенә төшкән булган.
Әткәй ризасызлык күрсәтеп, сөйләнә-сөйләнә чыгып китте. Без Камил абый
белән юрган астыннан идәнгә атылдык. Беравыздан әнкәйгә ялына башладык:
— Әнкәй, ныгытып әйт инде әткәйгә, үгетләп кара, көчекне бездә калдырсын.
Исемен дә куштык — Тулганай ул, — диде Камил абый.
Әнкәйнең күзе дымланды.
— Ишетеп яттыгыз бит инде, көчекне бер дә чыгартып җибәрәсем килми.
Әткәгез тагын ни әйтер, әлегә бик каршы тора, — диде әнкәй, һәм мич алдында
җырлап утырган самавырның капкачына кунган көлне «өф-фң» итеп өреп
төшерде дә, җиңелчә генә күтәреп, өстәлгә дык иттереп китереп куйды. Ни
беләндер риза булмаса шулай эшли ул. — Атаңа каршы килеп кара син, бер
кирегә сукалый башласа...
Әнкәй сүзен әйтеп бетермәде, ишек шартлап ачылды, әткәйнең ачулы йөзе
күренде.
— Явыз, ничек кылана бит! Эттән эт тумый нәрсә тусын!
— Нигә чәпчисең, шөпшә таладымы әллә? — диде әнкәй, эшнең кирегә
киткәнен аңлап. Инде әткәйне көйләп торуның файдасы юклыгы күренеп тора.
— Нәрсә булсын, эт талады! — дип әткәй, өскә чөелгән канлы баш бармагын
әнкәйнең йөз турысына китерде. — Савытына сөт салдым, чап-чап китереп эчә,
шунда, күңел йомшарып, башыннан сыйпыйсы иткән идем, сизми дә калдым:
«Ңәү-үң» килеп өргәндәй итте дә, баш бармагымны тешләп тә алды. Чыгарып
җибәрсеннәр, малайларга әйт. Хәерсез нәрсә булган бу. Эт — иясен симерсә генә
тешли диләр ие, ә бу тумас борын гадәтсезләнеп бара. Кая, чүпрәгең бармы,
бәйләп куй тизрәк. Эт тешләгән яра тиз генә төзәлми дә бит әле ул.
Камил абыйның да, минем дә ирексез күз яшьләре атылып чыкты. Әткәйнең
кан саркып торган баш бармагын бик кызгансак та, чынлыкта Тулганайны жәлләп
елый идек. Шул сары йомгактан калсак, дөньяның бер яме бетәр иде безгә. һи,
сантый көчек килешмәгәнне кыланып ташлаган шул. Инде әткәйне кире
чигендереп кара!
Әнкәй, безгә күз ташлап алгач, әткәйне тынычландырырга кереште:
— Йә инде, кыш көне ничек куып чыгармакчы буласың шул җан иясен?
Каргышы төшеп куяр, мин әйтәм, карт. — Бу «карт» сүзен ул бик сирәк әйтә. Моны
ишетсә, әткәйнең маңгае кызарган кебек тоела безгә. Шундый тылсымлы сүз иде
бу аның өчен. — Ике улыбыз тупырдап үсеп киләләр. Бала вакытта эт белән әвәрә
килә инде малайлар, борынгыдан калган. Әллә нигә үземә дә матур булып
күренде ул... Исемен дә тапканнар бит — Тулганай, ди.
— Әнкәй каяндыр ак чүпрәк табып, аны тасма итеп телеп алды да, яралы
бармакны шытырдатып бәйләп куйды.
Әткәй күтәрелеп бәрелмәде, йөзен чыта төшеп, тырпаеп калган бармагына
караш ташлап алгач:
— Калса калсын инде, — диде сүрән генә. — Үзенекен бирмәскә маташуы
әйбәт, тик беренче эш итеп хуҗасын тешләргә тотынуы яман.
Болай булгач, әнкәй җиңде! Үзен этнең хуҗасы дип танытмакта бит әткәй.
— Белмәгән бит ул, белми... бәләкәй шул әле... — диде Камил абый
ашыгудан сулышы кабып.
— Белмәс, эт бик сизгер була ул. Көчек дигәч тә, анда эт җаны. Өйдә кем хуҗа
икәнен әллә каян сизеп ала. Бу исә — усаллаша.
— Үзен өнәп бетермәвеңне сизгәндер, карт, — диде әнкәй, сүзен аяк астына
салып таптамавына күңеле булганын сиздереп.
Камил абый кай арада чыгып киткәндер, көчекне күкрәгенә кысып, әткәй
каршына килеп басты:
— Күр, кара, бел моннан соң, Тулганай, бу - әткәй, синең дә хуҗаң булыр.
Моннан соң ялгышып та тешли күрмә!
Тулганай гөнаһсыз күзләрен елтыратып әле түшәмдәге утка, әле безгә карап
ала. Авызын зур ачып, кызыл юка телен чыгарып, иреннәрен ялмап мәшәләнде.
Ул шактый тавышка китергән, үзенең язмышын кыл өстендә калдырган бармак
вакыйгасы хакында уйлап та карамый инде, оныткан да, ахры.
— һи, кыланмышы, — диде әнкәй, көчекнең муен тирәсеннән сыйпап.
Әткәй йөзен сытты.
— Төчеләнмә, эт — эт инде ул. — Аннан Камил абыйга каршы килмәслек итеп
кистереп әйтте. — Моннан соң өйгә алып керәсе булмагыз! Кышкы салкыннар
үткәнче мунча алдында торсын да, язга чыгуга келәт артына бәйләп куегыз. Бәйдә
тоткан эт кенә усал була. Бакча сакларга, дисез бит. Болай, эре сөякле нәселгә
охшаган...
Безнең башлар күккә тиде.
III
Март башларында Тулганайның муенына бау тагып, урамга алып чыга
башладык. Безнең арттан калышмый йөгерә, сикерә, уйный. Шактый үсте үзе,
әмма киноларда күрсәткәнчә бозау кадәрле үк булмаячак, ди әткәй. Таманча эт
буласы, ди.
— Бик бәләкәй булуы да әйбәт түгел, бәләкәй эт һаман көчек була ул, ашау
да уен гына булсын аңа. Бакча сакларга нәкъ шушындый эт кирәк, — ди ул, аягына
сырышып чәү-һаулап йөргән Тулганайга карап. — Исәя бу, көннән көн алга табан!
— Чын сак эте ул, — дип шаулашабыз Камил абый белән. — Без мәктәп
капкасыннан чыгуга, шуны белеп өрергә тотына. Күршеләрне дә, үзләрен
күргәнче үк, әллә каян танып ала. Аларга өреп тә карамый, чит кешегә ярты
чакрымнан сөрән сала, — дип, Тулганайны мактарга тотынабыз.
Каршы як күршебез Кәлимулла абзый сугыш вакытында этләр өйрәткән икән.
— Эткә мина бәйләп куя идек тә, нимеч танкысына каршы җибәрәбез, җиргә
сылашып бара-бара да, танк килеп җитәрәк кенә дәррәү күтәрелеп, аның астына
ташлана. Эт тә юк, танк та юк.., — диде, ул беркөнне үкенечле итеп. — Сугыштан
кайткач, эт асрамакчы булып карадым. Булмый, танк астына ташланган
мәхлуклар күз алдына килә дә баса. Күпме дошман танкын юк иткәннәрдер, күпме
безнең солдатларның гомерләрен саклап калгандыр алар, санап караучы бар
микән? Юктыр, сугышта үлгән кешеләрнең дә исәбенә чыга алмаганны. — Аннан
сүзне икенчегә борды. — Эттә кеше акылы бар анда. Сөйләшә генә белми. Аннан
файда күрәсегез килсә, кечкенәдән үк яхшы гадәткә өйрәтергә кирәк. Үскәч соң
була. Тулганайның нәкъ акыл җыя торган чагы менә.
— Ничек өйрәтик соң? — диде Камил абый, әңгәмә җебен эләктереп.
— Иң элек Тулганай сезнең гаиләдәге урынын белергә тиеш. Кемне хуҗасы
итеп тоя — шуңа карап башкалар белән хисаплаша. Ул Фирүзне хуҗа итеп
танысын, ул чакта калганнарыгызны санлый торган була. Зурракларны хуҗа итеп
таныса — Фирүзне тыңламый торганга әйләнә. Дөньяның шундый хикмәте бар
аның. Утырып торырга өйрәтегез. Сезне утырган хәлдә тыңларга өйрәнсен. —
Безгә күңелле булып китте, Тулганайның тыңлап утыруын күз алдына китереп,
авызлар колакка кадәр ерылды. Кәлимулла абзый моны чамалап, орышкандай
итте. — Көлмәгез, гел сезнең белән маташырга вакытым юк, иң элек үзегез
тәртипле булыгыз, тыңларга өйрәнегез. Тәртипсез кешене эт санлап та карамый
ул. Колагыгызга киртләп куегыз — һәр хәрәкәтегезне игътибар белән күзәтә
белсен, шуңа күнектерегез. Фәкать дус дип таныганнарга гына, исәнләшү билгесе
итеп, ал тәпиен бирергә өйрәнсен. Сез еракка ыргыткан әйберне эзләп табып,
кире китереп бирергә өйрәнсен. Күрерсез, көннән көн һөнәре арта аның.
Иренмәскә генә кирәк.
Иренмибез, билгеле. Кәлимулла абзый әйткәннәрдән дә артыгын өйрәтәсе
килә. Аның кыланмышларын күреп, башка малайларның һушлары китә. Бер көнне
Равил, кызыгып китеп, этне бездән алмакчы булып, сүз көрәштерә башлады әле.
Кызыкмаслыкмыни!
— Минем эт ул, бирегез кире! Мин аны Карамалыдан сигез чакрым күтәреп
алып кайттым, — дип, Тулганайга үрелгән иде, Камил абый ике уйлап тормады,
эткә «цап» дип фәрман бирде. Тулганай бәхәсне кызыксынып күзәткән җирдән,
ал тәпиләре белән гөрс итеп Равилнең күкрәгенә сикерде. Кисәк булган бу хәлдән
Равил исен җыя алмыйча, арт ягына мәтәлде. Тулганай исә, фәрманны шәп
үтәвенә сөенеп өрә-өрә Равилнең читкә тәгәрәп бүреген минем аяк астына
китереп салды. Малайлар Равилне үртәп көлә башладылар, ул исә гарьлегеннән
Тулганайга аягы белән селтәнеп алган иде. этнең янәдән үзенә ташланырга
маташуын күреп шым булды. Шулай итеп бәхәскә дә нокта куелды.
Кояшлы язгы көннәрнең берсендә Тулганайны урамга алып чыктым. Авыл
советында эшләүче Фәсхи агай эштән кайтып килә иде. Тулганайны күреп хәйран
калды. Моңарчы күрмәгән булгандыр, ахры. Барган җиреннән тукталып, мине
сөйләндерә башлады:
— Этең шәп икән, малай. — Кәефле чакларында урамдагы бала-чага белән
сөйләшеп алырга ярата ул. Кәефсез чакта янына якын килмә инде. Сөйләшкәндә
«малай» дип кенә җиппәрә безнең ишеләргә. — Этең бик терчән күренә, кырга
куян тотарга алып чыктыңмы әле?
— Куян тотмый әле ул, бәләкәйрәк...
— Бәләкәй эткә куян тотарга өйрәтү бигрәк тә уңайлы ул, — диде Фәсхи агай,
хәйләкәр елмаеп. — Суганыгыз бармы?
— Бардыр инде... — Әнкәйнең ашка суган салганын бер дә өнәмим. Ник сала
торгандыр шуны.
— Булса, зерә дә шәп! — диде Фәсхи агай кулын кулга сугып. — Яз көне суган
ачый ул, күздән яшьне коя гына. Эрерәк суганнарны җыеп, бәрәңге бакчагызга
карга төртеп чык. Хәзер куяннарның ач чагы, азык эзләп йөрешләре. Бүген кичкә
табан кар өстенә суган төртеп чыксаң, исен сизеп, иртән кояш чыгуга куяннар
сезнең бакчага килеп тулачак, мин әйткән иде диярсең. Куян суган ашый
башлауга, күзеннән яшь коела, елга булып ага башлый. Шул чагында йоклап
калмаска кирәк тә инде — этеңне өстереп җибәрәсең генә. Эһ иткәнче өч-дүрт
куянны эләктереп, алдыңа китереп салачак ул синең. Эт бер куян тотырга
өйрәнсә, ач итми хуҗасын.
Фәсхи агай, минем шаккатып тыңлап торуыма күңеле булып, кайту ягына
кузгалды. Мин өйгә атылдым. Шул каһәр суккан суганның бер файдасы бар икән
әле.
— Әнкәй, бездә суган бармы? — дип, сорау ыргыттым кергән шәпкә.
Әнкәй он или иде, иләген читкә куеп, аптырап миңа текәлде.
— Ник кирәк сиңа суган? Барлыкка бар инде ул. Саклап тоткач...
— Куян тотабыз Тулганай белән. Суган гына кирәк, — дип, Фәсхи агай
сөйләгәннәрне тезеп чыктым әнкәйгә.
Әнкәй тыела алмый көлә. Күзеннән яшь ага. Суган ашаган куяннан ким түгел.
— һи-и, Фәсхи абзыеңның «исәнме» дигән сүзе дә дөрес түгел бит аның, —
дип, әнкәй альяпкычы итәге белән күз тирәләрен сөртеп алды. — Сезнең ише
малай-шалайны сөйләндереп гомере үтә шунда.
Ике көн үтүгә Фәсхи агайга тагын тап булдым мин. Каникул вакыты булгач, мин
көне буе урамда, әлбәттә. Тулганайсыз бер адым атлау юк. Камил абый зуррак
малай булгач, әткәй белән ихатада нидер эшләп йөриләр. Мин беренчедә генә
әле. Шуңа да миңа иркенлек, хөрлек бирелә.
— Этең шәп, — диде нәкъ теге көндәгечә. Тик бүген Фәсхи агайның күзләре
елтырабрак тора. — Мондый этләр дөньяда сирәк. Әле авыл советына
бардыңмы? — Тавышы сорау биргәндә катырак чыкты кебек.
— Нигә? — дидем күзләрне зур ачып.
— Ничек инде нигә? — Фәсхи агай йөзенә янә җиди төс чыгарды. — Эткә туу
турында таныклык алырга кирәк. Атасы ниндирәк алабай, анасы нинди кәнтәй.
Таныклыксыз эт эт түгел ул.
Алдаша бу, егылып, тәгәрәпләр үлеп китим, алдаша. Этне мактавы дөрес,
калган сүзләре — шыр ялган.
— Син алдашасың, Фәсхи агай, — дидем, Тулганайны үземә тарта төшеп.
— Синең «исәнме» дип сүзеңә дә ышанасы түгел!
Фәсхи агайның балкып торган йөзе шундук җимерелде.
— Кем әйтте аны? — дип җикерде ул.
— Үзем беләм! — дидем, болай әйтергә кирәк икәнен чамалыйм инде.
Белмәс җиреңнән белерсең.
... Беркөнне Камил абый уеннан кайтып кергәч һич тынычлана алмый,
тыйгысызга әйләнеп шаяра шулай. Мине җәфалап бетерде. Әле маңгаема
китереп чиртә, әле этеп җибәрә, әнкәйне дә үртәп ала. Әткәй каш җыерып бер
әйтте, ике кабатлады — абый тынычланды гына, әмма тагын онытылып, мине
үрти башлады. Әткәй түзмәде, миңа төбәп:
— Бар әле улым, сыек чыбык алып кер, бу малай шашына, чыбык сорый,
— диде.
Сөендем инде. Тәмам тенкәгә тигән иде Камил абый. Ишек алдына ук булып
атылдым. Утынлык тирәсеннән шәп кенә чыбык сайлап алдым. Өйгә йөгереп
керсәм, Камил абый берни булмагандай мыштым гына дәрес әзерләп утыра.
Кулымдагы чыбыкка каш астыннан бер караш ташлады да, өстәлгә сеңде.
«Әһә, куркасыңмы?!» — дидем эчтән генә. Әткәй, көлемсери төшеп, чыбыкны
матчага кыстырып куйды.
— Кирәге чыгар... — диде. Әткәй күп сөйләшми безнең.
Тик эшнең болай тыныч кына үтеп китүенә күңел риза түгел. Камил абый
тенкәгә нык тигән иде. Үч аласы килә, инде мин аны үрти башладым, әле китабын
алып куям, әле төртеп китәм. Эндәшми, түзә бу. Чыбык куркыта. Ә чыбыкны алып
кергән кеше мин! Әткәй миңа ышана шул. Тагын ничек кенә Камил абыйның
тавышын чыгартасы инде, ә?.. Ачу белән, чәчен нык кына тартып куйдым.
— Кит инде... Дәрес әзерлим бит, күрмисеңме әллә?.. — Абыйның тавышы
зәгыйфь иде. Минем күңел исә канат кагына.
Әткәй кисәк кенә матчадан чыбыкны суырып алды да, чаж-ж, минем аркага
сыздырып та алды.
Көләргәме, еларгамы?.. Баштагы буталыш исәнгерәйткән иде, әткәй кулга
чыбыкны тоттырып та куйды.
— Бар, чыгарып ташла, син абыеңнан да уздырасың икән.
Шулкадәр күңел кителде. Өйгә керәсе килми. Керми чара юк, кышкы көндә
ялан өс озак торышлы түгел.
Керүемә, Камил абый авызын ерып алга килеп басты:
— Өлешеңне алдыңмы? Менә шулай була ул, сатлыкҗан булма бүтән.
Онытылмаслык дәрес булды бу миңа. Шуңа Фәсхи агайның «кем әйтте»,
— дип соравына, «әнкәй әйтте» дип җавап бирү уйга да килмәде. Дөньяда иң
начар нәрсә — кешегә начарлык теләү, кеше сату. Әйбәт төшендем.
Фәсхи агай кашын җыерып миңа нәрсәдер әйтергә маташа иде, Тулганай алга
ыргылып өрә башлады.
— Алып кит каршыдан этеңне, малай актыгы, — диде Фәсхи агай ачу белән,
— Урам сасыта.
— Начар кешегә генә шулай өрә ул, — дигәнне сизми дә калдым.
Фәсхи агайның бөтенләй ачуы чыкты. Кулларын болгап, мине ачулана
башлады:
— Тик тор, малакасус, күрсәтермен мин сиңа кемнең начар, кемнең әйбәт
икәнен. «Исәнмең» дә дөрес түгел дигән була бит... Дөресләрмен әле мин сезгә!
Кем икәнемне оныталар. Өйдә шулай сөйләшәләр, шул ияреп чыга урамга. Сәвит
диләр мине, сәвит!
Икенче көнне әнкәйне авыл советына чакырттылар. Балаларыңа дөрес тәрбия
бирмисең, сәвит җитәкчесенә каршы котыртасың дип каты шелтә белдергәннәр.
Ике көн эчендә налуг хисабына йөз күкәй тапшырып, кәпитәнсәсен сәвиткә кертеп
бирергә кушканнар. Әнкәй нигәдер мине ачуланмады, авыл советында ниләр
булганын әткәйгә сөйләгәннән соң, үзалдына елмаеп, чиләк күтәреп күрше-
күләннән күкәй җыярга чыгып китте.
Әткәй мине шелтәләп алды :
— Син инде, улым, олы кешеләр каршында озын телле булма. Телне теш
артында тотарга өйрән. Дөреслек күзне төртеп тишә ул. Элекке чак булса...
Әнкәңнең Нурулла хәзрәт кызы икәнен дә искә төшерерләр иде.
Боларны мин аңлап җиткермәдем.
Дәвамы киләсе санда