Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

РИСАЛӘ (гарәп) — юллама, хат, трактат) Урта гасыр гарәп, фарсы, төрки әдәбиятлары жанры. Мөстәкыйль жанр булып гарәпләрдә 8 гасырда сәяси яки фәлсәфи эчтәлекле кыска юллама, трактат буларак формалаша. Төрки-татар әдәбия-тында да Р. жанрында әсәрләр языла (Ялчыголның «Рисаләи Газизә» һ.б.). 19 — 20 йөз башында татар әдәбиятында «Р» атамасы б-н теләсә нинди аз күләмле чәчмә әдәби, фәнни-популяр, публицистик әсәрне атаганнар. Хәзерге заманда сирәк кулланыла.
Әдәб.: Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.
РОБАГЫЙ (гарәп. — дүртләтелгән), Шәрекъ халыклары шигъриятендә лирик жанр; ааба, аерым очракларда аааа рәве-шендә рифмалаша торган, тәмамланган дүртьюллык. Аерым очракларда рәдиф урын ала. Лирик кичерешләрне, фәлсәфи уйлануларны белдерү өчен кулланыла. Та-рихы фарсы фольклорына барып тоташа. Язма рәвештә 9-10 гасырлардан бирле билгеле. Борынгы төрки язма әдәбиятында Р. остасы булып фарсы шагыйре һәм галиме Гомәр Хәйям санала. Татар әдәбиятында Р. жанрына Сәйф Сараи, Акмулла, Г.Тукай, М.Гафури, Дәрдемәнд, Ш.Бабич, Х.Туфан, Ә.Исхак, НАрсланов, З.Мансур, Р.Гатауллин һ.б. мөрәҗәгать итә.
Әдәб.: Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.
РОМАН (франц. roman), аерым кеше-нең язмышын, аның тирәлек б-н каршы-лыкларын һәм шул вакыттагы эчке ки-черешләрен, характеры һәм үзаңы үсүен, шәхси тормышның иҗтимагый мәгънәсен күрсәтеп хикәяләү, әдәби жанр, зур күләмле эпик әсәр. Жанр авторга геройлар рухи дөньясының үсеш-үзгәрешен озак вакыт дәвамында күзәтергә, аларның характер-лары формалашу һәм үсү шартларын ана-лизларга мөмкинлек бирә. Мөстәкыйль хикәяләү жанры буларак Р. татар әдәбия-тында 19 йөзнең 2 нче яртысында пәйда була. Башта мәгърифәтчел әдәбиятка хас булганча, үгет-нәсихәт бирүгә, сюжет тө-зелешен билгеле бер тезисны раслау яки кире кагуга, персонажлар системасына автор идеяләрен йөрткән геройларны кер-түгә корылган Р.нар языла (М.Акъегетнең «Хисаметдин менла», З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кәбаир» әсәрләре). Р.ның жанр буларак барлыкка килүе татар әдәбиятының Көнбатышка йөз тотуы нәтиҗәсе генә түгел, ә бәлки авторларның уку-укыту системасын яңар-тырга һәм камилләштерергә омтылуына да бәйле. Жанрның төрләре татар җәмгыяте тормышын сәнгати яктан тулаем күрсә-тергә мөмкинлек бирә. Әйтик, Г.Исхакый иҗтимагый-психологик «Теләнче кызы» Р.ында татар хатын-кызының милләт киләчәге өчен көрәш юлына басуын күрсәтә; социаль тигезлек мәсьәләсен күтәрә; «Тормышмы бу?» психологик Р.ында яшь буынны тәрбияләү мөһимлеген һәм укытуда искергән дини кануннар һәм ышануларга сукырларча иярүнең фаҗигасен ача; иҗтимагый-тарихи «Мулла бабай» Р.ында татар җәмгыятендә ислам традицияләренең ролен яктырта. Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» Р.ны б-н бергә татар әдәбиятында мөстәкыйль сәнгати юнәлеш булып романтизм фор-малаша. Ф.Әмирханның «Урталыкта» Р.ны 20 йөз башы татар зыялыларының рухи эзләнүләрен бәяләве ягыннан үзенчәлекле.
1920 еллар уртасыннан Р. жанры үсеш кичерә. Авторлар иске тормыш тәртип-ләренең җимерелүен, яңалары тууын, аларның кеше аңына һәм язмышына ясаган фаҗигале тәэсирен эстетик яктан аңлатырга омтылалар . Бу чорның күренекле әсәре булып Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» Р.ны (эчтәлеге б-н иҗтима- гый-революцион, формасы б-н детектив) тора. Бу тенденция Ш.Камалның «Таң атканда» һәм «Матур туганда» героик- революцион, М.Галәүнең «Кабулсай» Р.нарында дәвам иттерелә. Милли традицияләрне гәүдәләндерү һәм саклап калуга
Дәвамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып килә.
омтылу М.Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр», Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» Р.ры язылуга сәбәп була. Берникадәр тукталып торганнан соң, 1950 елларда Р. яңарыш чорын кичерә һәм әдәбиятны яңа типтагы әсәрләр б-н баета: Г.Әпсәләмовның героик-романтик «Алтын йолдыз»ы, К.Нәҗминең героик- революцион «Язгы җилләр»е, Ф.Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», Г.Әпсәләмовның биографик «Газинур»ы, И.Газиның «Оны-тылмас еллар»ы, Ә.Фәйзинең «Тукай»ы, Г.Бәшировның иҗтимагый-психологик «Намус»ы, М.Әмирнең «Саф күңел»е шундыйлардан. Р. жанры, дөреслеккә хилафлык китермичә, тарихи үзгәрешләр чоры вакыйгаларын бөтен нечкәлекләре б-н кабатлап тасвирларга, кешенең эчке дөньясындагы тирбәлешләрне күзәтергә мөмкинлек бирде. Бөек Ватан сугышы те-масы Г.Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Ш.Маннурның «Муса» документаль Р.рында дәвам иттерелде. Аларда сугыш натуралистик пландагы кансыз күренешләр һәм совет идеологиясе патетикасы бердәмлегендә тасвирлана. Авторлар авыр сугыш шартларында һәм әсирлеккә юлык-кан кешеләрнең психологиясен сурәтләүгә игътибар бирә башлый: Ш.Рәкыйповның «Йолдызлы төннәр», Х.Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» Р.ры.
Г.Ахуновның «Хәзинә», Г.Әпсәлә- мовның «Сүнмәс утлар», И.Газинең «Гади кешеләр» һ.б. производство романнарында төп герой бәхетен хезмәттә таба , хезмәт шәхесне, аның аңын, фикерен, карашларын камилләштерү чарасы кебек бәяләнә. 1960-70 нче елларда тарихи һәм иҗтимагый - психологик яссылыкларны тоташтырган романнар языла. Тарихи җирлек Граж-даннар сугышы елларында татар җәмгыя-тендә барган үзгәрешләрне (С.Батталның «Чирмешән якларында» шигъри Р.ны), В.И.Ленинның революцион эшчәнлеген (Г.Әпсәләмовның «Күк күкрәр» Р.ны) колачлый , шәхескә мөнәсәбәт иҗтимагый- психологик планда совет идеологиясе по-зициясеннән чыгып аңлатыла. Ләкин 1960 елларның 2нче яртысыннан башлап татар әдәбиятында героик тенденциягә тискәре мөнәсәбәт урнаша һәм беренче планга әхлакый бурыч, сайлау мәсьәләсе килеп баса. Җәмгыятьтәге әхлакый тупаслану, акрынлап милли тамырларны югалта бару язучыларны бу күренешләрнең сәбәпләре турында уйланырга, аларны «эчтән», кеше психологиясеннән эзләргә этәрә. Тәүбә-истигъфар проза, беренче чиратта Р. материалында, рухи торгынлыктан чыгу юлларын барлый, бер үк вакытта совет җәмгыяте нигезләрен, кешенең әхлакый түбән тәгәрәвен тәнкыйди бәяләү башлана (Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е, А.Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын»ы, А.Расихның «Ике буйдак»ы, «Сынау»ы). Авторлар көнкүрештәге кимче-лекләрне бөтен нечкәлекләре б-н, «эчтән», бюрократик каршылыкларга, яхшылык һәм хакыйкать төшенчәләренең бозып аңланылуына, әхлакый нигезләрнең җи-мерелүенә тап булган кешеләр күзлегеннән тасвирларга омтыла.
Хакыйкать эзләп, язучылар халыкның үткәненә мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә тарихи Р.да татар әдәбиятының идея-эс-тетик юнәлеше алмашына (Н.Фәттахның «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», М.Хәбибуллинның «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», Р.Батулланың «Сөембикә», Ф.Латыйфинең «Хыянәт» Р.ры).
1920-30нчы, 1930-50нчы еллар вакый-галарының асылын аңларга омтылып, язучылар аерым бер кеше язмышына карата рәхимсез чорны каршылыклы вакыт буларак тергезәләр. Г.Ахуновның «Идел кызы», Г.Бәшировның «Гыйбрәт» Р.рында әдипләр үзләре шаһит булган фаҗигале вакыйгалар турында бәян итә, әхлакый кыйммәтләрнең алмашынуы, рухи югалтулар тарихы сурәтләнә. Кырыс иҗтимагый сынауларга каршы торырлык бердәнбер көч итеп кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр күрсәтелә, туганлык, бердәмлек, туган илгә мәхәббәт кебек кыйммәтләрнең мөһимлеге раслана. Кайбер Р.да табигать кешедәге рухи ярлылыкка каршы куела, әхлакый тамырларга кире кайтырга өндәү яңгырый (Г.Бәшировның «Җидегән чишмә»се). Шигъри Р.ның яңадан торгызылуы традицияләрне яңарту кебек кабул ителә (Ә. Давыдовның «Йокысыз төннән соң», Р.Харисның «Исемсезләр» әсәрләре).
1980-90нчы елларда Р.да фәлсәфи яктан чишелеш тапкан төп темаларның берсе — тоталитар шартларда зыялыларның фаҗигасе, шул китереп чыгарган коточкыч әхлакый нәтиҗәләр булды (А.Гыйләҗевнең «Балта кем кулында?», Ф.Сафинның «Саташып аткан таң»). Бу әсәрләрдә заман конкрет-тарихи (совет идеологиясе) һәм символик (шәхеснең тапталуы) яктан чагылдырыла. «Лагерь прозасында» (Г.Тавлинның «Афәт», Р.Мөхәммәдиевнең «Сират күпере», А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!») геройларның әхлакый потенциалын авторлар аларның яшәү һәм
үлемгә мөнәсәбәтеннән чыгып билгели. Шәхес культы чоры — газаплар юлы, тормыш хакыйкатенә төшенү, революция елларында туган өметләрнең чәлпәрәмә килүе буларак тасвирлана.
20-21нче гасырлар чиге атмосферасы Р. жанрының юнәлешен кабат алмаштырды: ул социаль гаделсезлеккә каршы тору формасына әйләнде, тормышка фәлсәфи һәм әхлакый карашны тамырдан үзгәртергә мәжбүр итте. Ф.Садриевның «Таң жцле», Ф.Латыйфинең «Ишелеп төшкән бәхет» Р.рында ялганга нигезләнгән совет чынбарлыгының ирекне бууы тасвирлана, әхлакый традицияләрне, милли үзенчәлекне югалту, милли үзбилгеләнү зарурлыгы ачыклана. Җәмгыятьнең генә түгел, бәлки яшәеш кануннарының камил түгеллеге язучы борчылуына сәбәп була. Ф.Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» Р.- трилогиясендә совет идеология системасы шәхесне — массага әйләндерүче буларак карала, автор үзгәртеп кору чорын элекке режимның дәвамы итеп күзаллый. Т.Галиуллинның «Сәет Сакманов» Р.- трилогиясендә үзгәртеп корулар чоры соң чиккә жцткән кансызлык, җинаятьчеләр һәм җинаятьләр дәвере буларак тасвирлана. Уңай геройларның булмавы рухи торгынлык чорында гомумкешелек кыйммәтләренең югала бару күрсәткеченә әверелә. Ф.Бәйрәмованың тоталитар режим шартларында татар милләте язмышы темасын дәвам иткән «Караболак» Р.да (Чиләбе өлкәсендәге шул исемдәге татар авылының радиацион катастрофа кичерү вакыйгалары сурәтләнә) үз халкыңа каршы юнәлтелгән идеологияне явызлык дип бәяләүче тәнкыйди башлангыч б-н документаль башлангыч берләштерелә. З.Хәкимнең «Гөнаһ» Р.да «гөнаһ» — «җәза» — «чистарыну» төшенчәләренең үзара бәйләнеше ачыклана. Җәмгыять, аерым алган һәр кеше сыман, тәүбәгә ки-лергә тиеш дигән фикер әсәрнең идеясен тәшкил итә. З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас» социаль антиутопиясендә сатирик төстә бүгенге авыл, анда яшәүчеләр тас-вирлана. Мондый әсәрләрдә совет чорын һәм үзгәртеп корулар вакытын сатирик бәяләү алга чыга. Маҗаралы әсәр итеп уйланылган Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» Р.ны 19 йөзнең ахырыннан башлап Николай II хакимлек иткән чорга кадәр милли тарихны киң масштаблы па-родия рәвешендә тергезә. Төп геройның 20 гасырның танылган сәясәтчеләре б-н егерме бер тапкыр очрашуы — авторның ил тарихын идеологик мифлардан арындыру омтылышы турында сөйли.
Татар әдәбиятында Р.ны сюжетка ко-рылган дискуссияләр, карашлар төрлелеге кисешкән модель, төрле дәверләр идеоло-гияләре пәрәвезе, кеше психикасындагы аң һәм аң төпкеленә мөрәҗәгать итү кебек файдалану бу жанрда интеллектуаль башлангычның көчәюенә китерә. Разил Вәлиевнең «Мирас» Р.да 20 йөзнең төрле чорларына хас көнкүреш һәм сәяси билгеләрнең бер текст эчендә очрашуы күпкатламлы шәрехләүгә мөмкинлек бирә. Г.Гыйльмановның «Албастылар» Р.да мифка йөз тоту кешене яшәү мәгънәсен эзләүче зат буларак тәкъдим итә. Автор күптөрле параллель дөньяларны тасвирлый һәм бу фонда яшәү мәгънәсе үз «мин»ен, асылын танып белү аша раслана. Р.Сибатның «Ялгызак» Р.да әхлак мәсьәләләре хакыйкатьне фәлсәфи эзләү б-н тоташа; кеше концепциясе «йомык» дөнья кебек күзаллана. Милли характер мәсьәләсен хәл итүне ул шәхсилекне раслауда күрә.
20-21 гасырлар киселешендә, яңа иҗтимагый-идеологик шартларда, татар әдәбиятында ислам кануннары һәм гореф-гадәтләре б-н таныштыручы, диннең мөһимлеген исбатлаучы, эчтәлеге б-н дидактик-мәгърифәтчел, шулай ук иҗтимагый фикернең әхлакый-фәлсәфи эзләнүләрен бер төенгә укмаштырган Р.нар языла. Үзенең «Соңгы дога» Р.да Ф.Бәйрәмова иманга китергән юлны тас-вирлый, аны бердәнбер яшәеш хакыйкате дип билгели.
Әдәб.: Рымарь Н.Т. Поэтика романа. Куйбышев, 1990; Эсалнек А.Я. Типология романа (Теоретические и историко-лите-ратурные аспекты). М., 1991; Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и восточная классика. К., 1993; Эпик жанрлар. К., 1973; Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. К., 2002; Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К., 2006.
Дәвамы киләсе саннарда.