Логотип Казан Утлары
Парча

ТАБИГАТЬ ТУРЫНДА ПАРЧАЛАР


Эт белән мәче төсле...
Наполеон кушаматлы песиебез бар безнең. Ярты гомерен диванда, ярты
гомерен түбә кыегында үткәрә. Карап торырга бик интеллигент кыяфәтле. Үз
кадерен үзе белеп, аяк очларына гына басып йөри. Чисталыкны бик ярата. Өсте
һәрчак ялык-йолык килеп тора. Битен көненә өч тапкыр юа. Мыеклары да галәмәт
аның. Аларны гел сыпырып, майлап, кадерләп кенә тота. Үз-үзенә сокланып һәм
тәмам мөкиббән китеп көзге каршында сәгатьләр буе утырырга ярата торган песи
бу. Драма театры артисты диярсең, валлаһи! Инде эрелеккә, тәкәбберлеккә
килсәк, аңа тиңнәрне бүтән табарсыңмы әле! Үзенә тиңнәр белән дә тик ике метр
ярым биеклектәге койма башыннан торып аралаша. Түбәнрәк төшсә, авторитеты
төшүдән курка, күрәсең. Кыскасы, үзен тота белә, кыланчык нәрсә.
Безнең әле Сарбай исемле бик акыллы маэмаебыз да бар. Дөньяда бер
тырыш, намуслы җан иясе инде. Көнен генә түгел, кышкы озын төннәрне дә
керфек тә какмыйча саклый ул безнең йорт-җирне, мал-мөлкәтебезне. Күрше
тавыгы түгел, алмагачка ят чыпчыклар килеп кунса да, шундук тавыш куптара. Янә
өстәп әйтим әле: һәрчак шат күңелле, юктан да үрле-кырлы сикереп сөенүчән
безнең Сарбай, һәр елны мин аның туган көненә яңа муенчак бүләк итәм. Бу
көннәрне сөенеченнән Сарбайның түбәсе күккә тия.
Менә әлеге Наполеон белән тырыш җан Сарбай бер-берсен, кем әйтмешли,
йөзгә-йөз танып беләләр. Белмәскә соң, икесе дә бер оешмада хезмәт итәләр,
ягъни безнең мал-мөлкәт сагында торалар. Әмма шушы ике җанның бер-берсенә
бер генә мыскал да ихтирам хисе юк. Сөймиләр берсен-берсе. Югыйсә
конкурентлар, көндәшләр дә түгел.
Кайчакны шулай Наполеон, диванда аунаудан туеп, яки эшсезлектән
интегепме, лапас түбәсенә чыгып ята. Анда һәрчак ышык, һәрчак кояш кыздыра.
Сарбайның оясы да каршыда гына.
Наполеон түбә башында тын гына кызынып ятса бер хәл, анда чыгу белән
Сарбайны ирештерә башлый:
— Әй, картлач, синең тормышны да әйтер идем инде, чын эт көнендә яшисең
бит. Ничә карама муеныңда чылбыр-галстук. Нүжәли бер дә туймыйсың? Салып
ташла да шуны, минем янга мен. Дөнья дигәнең ул бит әнә ничек киң, әнә ничек
чиксез.
— Кит моннан, оятсыз җан, ата ялкау! Минем муенымда нинди галстук булуда
синең ни эшең бар?! Мин хуҗама намуслы хезмәт итәм. Шуның белән үземне
бәхетле саныйм, — дип, ярсып-ярсып Сарбай аны орышырга керешә. — Синең
урыныңда булсам, оялыр идем мин мондый сүзләр сөйләргә. Өй кыегында төне
буе мәхәббәт уены уйныйсың. Көне буе йоклыйсың. Гомер эчендә бер идән
астына төшеп караганың юк. Анда тычканнар, тәмам котырынышып, сабан туе
ясап яталар. Әрәмтамак! Белмим, аңламыйм хуҗабызны. Син әрәмтамакны ни
дип кенә асрый торгандыр? Әй, таптым тагын кем белән нервыларымны
бозарга,— дип, оясына ук кереп китә.
Менә шулай яши бу ике җан иясе, нәкъ эт белән мәче кебек. Әмма күптән түгел
искитмәле бер хәл булып куйды. Печәнгә төшәргә атна-ун көннәр кала урманчы
Сәлимҗан килеп чыкты. Атын капка баганасына бәйләде. Арбасында бозау тикле
йонлач маэмай ята. Хуҗасы кая атласа, монысы шунда сикерергә күнеккән.
Сәлимҗан артыннан маэмае да ишегалдына килеп керде.
— Кая, кая керәсең? Кем дәште әле сине монда? һау, һау! — дип, Сарбай бу
йонлачны бик коры каршылады. — Тәртәләреңне кире бор. Юкса мин күп сорап
тормам, һау, һау!
Әмма урманчының маэмае да хуҗасы кебек әрсез җан икән, кире чигенергә
җыенмады. Болар шул арада, бер-берләренә ташланып, аяк астыбызда бөтерелә
дә башладылар, һич аерыр хәл юк үзләрен. Наполеоны да шушында ук казык
башына чыгып кунаклаган. Андый чакны мәзәк карарга аңа бир инде. Күрше
әтәчләренең сугышканын, күрше малайларының чәкәләшкәннәрен дә ул, тәм
табып, казык башында күзәтеп утырырга ярата.
Ике маэмай, бер түгәрәк йомгак булып, ишегалды буйлап тәгәриләр.
Кычкырып та, таяк белән дә кизәнеп карадык. Колакларына да элмиләр. Әй,
чәнчелеп китсеннәр лә шунда! Безнең үз мәшәкатьләребез дә муеннан. Печәнгә
төшәбез дип кенә торганда яңгырлар китте. Кояшлы көннәр тиз генә кайтмаса,
белмим, ничек кенә чабып алырбыз быел ул билдән печәнне.
Ике маэмай җан-фәрманга кызып сугыша. Әмма Сәлимҗанның йонлачы
хәйләкәррәк, әмәл белән сугыша. Бер араны оста әмәл кулланып, безнең
Сарбайны сыртына салды. Сарбай — аста, йонлач -- өстә. Урманчы этенә хәзер
Сарбайны ничек җәзаласа да була. Әлеге көтелмәгән хәл менә шушы мизгелдә
булып куймасынмы, валлаһи! Әлеге ызгышны күзәтеп торган Наполеон нечкә
тавыш белән ямьсез мыраулап җибәрмәсенме?!
— Җәмәгать, нәрсә карап торасыз! Безнекеләрне тукмыйлар бит! -- диде,
ахрысы, һәм әлеге казык башыннан таш булып урманчы эте өстенә атылды. Дүрт
тәпие белән берьюлы тегенең йонлач башыннан каптырды.
Урманчы эте шундук чинап җибәрде. Кемнең, каян һөҗүм итүен дә аңламыйча
урамга йөгерде. Ә Наполеон мыекларын төзәтеп алды да янәдән җәһәт кенә
багана башына үрмәләде.
Сарбай да торып басты. Чак кына кан саркыган иренен ялап алды.
«Безнең маэмайлар арасында андый гына конфликтлар булып ала инде ул.
Катышмасаң да була иде. Мин ул нахалны үзем дә акылга утырта идем, һау!» —
дип куйды.
Әмма Наполеонның ярдәме бик вакытлы булды. Сарбай да бу «һау-һау!»ны
чын күңеленнән рәхмәтен белдереп әйтте төсле.
— Безнең дә кем икәнне белеп торсыннар. Җыен килмешәктән берберебезне
кыерсыттыра башласак, нәрсә була ул, мияу?! — дип куйды Наполеон үзе утырган
багана башыннан.
Менә шулай яшиләр инде алар. Эт белән мәче төсле. Бер-берләренә мыскал
да симпатияләре юк...


Акыл иясе
Иртә таңнан аякта булып, кортларыбызны баш күтәрми карап, тәмам арып-
алҗып, авызларыбыз кибеп, алан уртасындагы учак янына җыйналыштык.
Битлекләребезне салып, җиргә сузылыштык. Учакта кайнаган чәйне генә әйт син!
Мондый тәмле, мондый шифалы чәйне тик биредә генә татырга мөмкин! Чөнки
чәйнек эчендә нинди генә хуш исле, нинди генә шифалы үләннәр юк!
Шулчак якында гына чырт-чырт итеп коры куак чыбыклары сынган тавыш
ишетелде. Кем булыр икән бу уттай кызу эш өстендә?
— Кем булсын? Гөмбәче-мазардыр. Адашып килеп чыккандыр, — дип куйды
арабыздан берсе. - Әйдә, килсен. Кунакларга бездә һәрчак якты йөз. Менә тәмле
чәй белән сыйларбыз үзен.
Кем, дисезме?! Шулчак аланга, артына ут капкандай атылып, Озын Колак-
Кылый Күз Куян хәзрәтләре килеп чыкмасынмы?! Килбәтсез озын сыйраклы үр
куяны. Чыбыкларны шатыр-шытыр сындырып куаклыктан ул чапкан икән. Күзләре
шар. Йөрәгенең ярылырдай булып дөп-дөп типкәне безгә дә ишетелә. Әллә соң
бу бичара акылыннан язганмы? Акта-карада эше юк моның, әллә безне дә күрми
инде? Ракета тизлеге белән аланны әйләнеп чыкты да, инде нишли бу дип торсак,
кыл уртабызга керде дә ятты. Колакларын шиңдереп, үләнгә үк сеңде. Аптырап
карап торабыз. Мондый хәлне күрү түгел, ишеткән дә юк. Берни аңламыйбыз. Әйе,
керде дә ятты уртабызга, җиргә сеңде. Күлмәк сәдәфедәй зәңгәрсу, нәни, кылый
күзләрен безгә төбәгән. Нидер ялвара, сорый төсле. Зинһар, коткара күрегез, дия
сыман. Ләкин, телен белмәгәч, нәрсә эшлик, ничек ярдәм итик? Аптырашып тора
бирәбез.
— Нәрсә, Кылый Күз, әллә бал татып карыйсың килдеме? Юк бит әле. Бал
төшкәнне үзебез дә көтәбез генә. Ә менә тәмле чәйдән авыз ит. Шикәрне сиңа
ничә кашык салырга?
Нәкъ шул чакны аланга, туптан аткандай атылып, икенче бер кунак, төлке-
хәйләкәр килеп чыкмасынмы! Акны-караны күрми, күзләрен тәмам кан баскан.
Әлсерәгән. Телен асылындырган, гыж-гыж сулый.
Атылып килеп чыкты да бер мәлгә аптырап калды. Янәсе, кая, кемнәр янына
килеп чыктым мин?! Безнең арада җиргә сеңеп яткан куянны шушы комсыз куып
килгән булырга тиеш. Тәмле куян ите татып карыйсы килгәндер инде.
Кем утырып, кем ятып торган җиребездән сикерешеп торып, төлкегә таба
йөгерештек. Хәйләкәр җан — Озын Койрык бик тиз зиһененә килде. Кырт кире
борылып, куе куаклык эченә сикерде. Койрыгын гына күреп калдык. Алай да
сызгырып, артыннан шаян сүзләр кычкырып, бармак янап озаттык үзен.
Инде кире борылып, янәдән алан уртасына, учагыбыз янына килсәк, Озын
Колак-Кылый Күздән дә җилләр искән. Менә син, ә?!
Куркак җан куянга безнең уртага кереп яту өчен никадәр тәвәккәллек, никадәр
батырлык, акыл һәм зиһен кирәк булгандыр. Ул бит кыргый җәнлек. Әмма шушы
авыр чакта, менә куып җитәм, менә тотып ботарлыйм, дип артыннан мәрхәмәтсез
ерткыч куганда, бик дөрес карар кабул иткән ул. Юкса, мәкерле җан төлке аны
һичшиксез куып җиткән, тотып ботарлаган булыр иде. Җитмәсә, без аның буаз
куян икәнен, менә-менә бәбәйләргә торуын күрдек. Бу килештән ул ерак китә
алмаган булыр иде. Үлем куркынычы янаганда куян әнә нинди зирәк карарга
килгән, башка чакны үзе дә коты алынып курыккан кешеләр янына чыккан, безгә
сыенган.
Без, гадәттә, куянны иң куркак җанга саныйбыз. Ләкин ул әле зирәк акыл иясе
дә икән. Бу табигатьнең серләрен белеп кенә бетерешлеме соң?!