СЫНАУ...
алия Талибны армиягә озатып калганда әле тугызынчы сыйныфта гына укый иде. Авылда җиткән кызлар күп булса да, егет шушы кызга гашыйк булды да куйды. Кызнын сөйкемле сөяге булгандырмы, башка төрле сәбәбе булдымы, үзенен сабакташлары арасыннан да, өлкән сыйныф кызлары арасыннан да Талибны үзләренә каратырга теләп карадылар, әмма Талиб аларга борылып та карамады. Ул унбердә, Талия сигездә укый, алар әйтерсен лә абыйлы-сенелле, мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар. Кичләрен авыл клубына кинога да, биергә дә бергә йөрделәр. Әйтерсен лә бөтен дөньяда алар үзләре генә! Юк, алар онытылып исәрләнеп йөрмәделәр, кешелек кысаларыннан чыкмадылар, икесе дә мәктәптә яхшы укыйлар, җәмгыяви эшләрдә дә актив катнашалар. Авылда кайберәүләр аларны мактап туя алмасалар, икенче берәүләр чүбек урынына чәйнәделәр. Ә яшьләрнен халык теленә колак саласылары килмәде, аларнын торган саен бер-берсенә карата булган ихтирамнары, мәрхәмәтлелекләре артканнан-арта барып, ихлас мәхәббәткә әверелде.
Әти-әниләре дә кеше сүзенә карап яшьләрне бер-берсеннән биздерергә уйламадылар, чөнки егет белән кызнын азып-тузып йөргәннәре булмады. Аларга күрше-күләннәре төрле «кинәш» белән әйткән сүзләренә җаваплары:
— Вакыт күрсәтер әле, яшьлек юләрлеге белән йөрсәләр, үз вакыты җиткәч узып китәр, мәхәббәтләре чын булса, бергә булырлар, — дип кенә җавап бирә тордылар.
Көн арты көн уза торды, Талиб мәктәпне тәмамлап, көз көне армия сафларына китәргә чакыру кәгазе алды. Саубуллашу кичәсеннән сон егет кызны өенә озатып куйгач, болай диде:
— Талия, мәхәббәтем, бердәнберем, мине көтеп алачаксынмы, башкаларга алмаштырмассынмы?
— Талибым, алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, сине беркемгә дә алмаштырмаячакмын. Хәтта клубка да чыкмаячакмын, өй — мәктәп булачак йөргән юлларым.
Талибнын хатлары авылга көн саен булмаса да, атнасына ике хат килеп торды.
Чыннан да Талия сүзендә торды. Талиб хезмәтен тутырып кайтканчы кичләрен танца-манцаларга йөрмәде, егетләргә күз салмады. Өйдә әнисенә булышты, мәктәптә дә яхшы укыды.
Талиб авылга җитлеккән ир-егет булып, кырып ясаган кебек төз сынлы, чибәр ир-егеткә әверелеп кайтып та җитте. Аны зарыгып көткән Талиясе каршы алды. Талибнын исән-имин хезмәт итеп кайтуына әти- әнисе һәм туганнары гына түгел, Талиянен дә әнисе бик шатланды, чөнки ул кызынын егетен ничек зарыгып көткәнен белде, ә әтисе 130
Талия өченче сыйныфта укыганда ук юл һәлакәтенә очрап һәлак булган иде.
Талиб озын-озак ял итеп, киләп сарып йөрмәде. Талия мәктәпне укып чыккач та өйләнешергә сүз куешып, ул Чаллыга китеп эшкә урнашты.
Вәгъдәләшкән вакыт та озак көттермәде, алар 1991 елнын август аенда гөрләтеп туй ясадылар. Ике яшь йөрәкнен бер-берсен яратышып, кызнын егеткә биргән вәгъдәсенә тугры калып көтеп алулары авыл халкынын кин күнелле кешеләрендә горурлык хисләре уятты, кияү белән кәләшнен бер-берсенә шулчаклы пар килүләренә
Т
сокланып туя алмадылар. Көнчел бәндәләр төрле гайбәтләр сөйләп карасалар да, авыл халкы аларнын сүзләрен игътибарга алмады. Алар яшьләргә ихлас күнелдән бәхетле һәм шатлыклы озын гомер теләделәр.
Бу елларда Чаллыда эш табуы шактый кыенлашкан булса да, икесе дә КамАЗ заводына эшкә, Чаллы институтына читтән торып укырга да керделәр. Башта кеше фатирында тордылар, аннары Талиб белән Талияне шатландырып дөньяга Алия исемле кызлары тугач, заводтан бер бүлмә бирделәр.
Көн арты көн уза торды, яшьләрнен тормышлары үзләренен тырышлыклары белән һаман да җайлаша, һаман да яхшыга таба алга бара. Инде Алияләре туып ике ел узуга әтисенен ярдәмчесе һәм нәсел дәвамчысы — малайлары да дөньяга аваз салды. Талибнын тырышлыгы һәм унганлыгы, Талиянен ирен эштән тәмле ашлар пешереп көтеп каршы алулары белән тормыш авырлыгы сизелмичә, вакыт һаман алга шуды, инде ике бүлмәле фатирлы да булдылар. Аларнын тормышларына сокланмаган кеше калмады. Җае чыккан саен авылларына кайтып ике як әти-әниләренә ярдәм итәргә дә онытмадылар. Талиб бигрәк тә Талиянен әнисе — әбисенә ярдәмне ныграк күрсәтергә тырышты, чөнки ялгыз хатынга тормыш алып баруы кыен икәнен яхшы анлый иде ул.
Балалары Алия белән Алмаз туп кебек тәгәрәшеп үсәләр. Аларга инде ун һәм сигез яшь тулды. Тормыш түм-түгәрәк иде...
Беркөнне көтмәгәндә аяз көнне яшен суккан кебек, Талия ире Талибка:
— Талиб, әйдә без аерылыйк әле, минем синен белән яшисем килми башлады, — диде.
Әлбәттә Талиб хатынынын бу сүзләрен бер шаярту итеп кенә кабул итте:
— Нәрсә, алтыным, әллә миннән яхшыракны таптынмы, ә?! — дип, килеп бит очыннан үбеп алды.
— Юк, Талиб, мин шаярмыйм... үзем дә анламыйм, нәрсә булды мина... синен белән яшисем килми... бер ир белән дә яшисем килми минем... зинһар мине кичер... мин балаларны алып авылга, әни янына кайтып китим. Синен...
— Тукта әле, Талия... матурым... сөеклем... син заводта театр түгәрәгенә язылмагансындыр бит? Нинди роль уйнарга бирделәр сина? Анлатып сөйлә әле!
— Юк, Талиб, беркем дә бернинди роль уйнарга бирмәде... мин инде заводтан увольняться итеп кайттым. Мин сина берни дә анлата алмыйм... әллә нәрсә булды мина.... син минем күземә сөйкемсез кеше булып күренә башладын. Беләм, синен гаебен юк, әни дә... сине үлеп ярата... «киявем», дип кенә тора.
Талиб, чыннан да яшен суккан кебек, катып калды, тамагына төер тыгылды... Үбеп озатып калучы һәм елмаеп каршы алучы Талиясе
сөйлиме сон бу сүзләрне? Аны сигезенче сыйныфта укыганнан алып үлеп яратучы,
хезмәтен тәмамлап кайтканын зарыгып көтеп алучы, ниһаять, үзләренен томрап
торган кызы белән улларынын әнисе сөйлиме бу сүзләрне?
— Талия, җаныем, әйдә врачка барып карыйк әле, бәлки врач берәр кинәш бирер,
ә? — диде ул гаҗизләнеп.
— Юк, Талиб, минем бер төшем дә авыртмый, врачка бит авырулар гына
йөриләр. Минем өчен... син борчылма, Талиб.. гафу итә күр... без балалар белән
авылга китик инде... син балалар янына һәрчак кайтып йөрерсен.
Гаиләсенен бер мизгелдә чәлпәрәмә киләсен башына да китереп караганы
булмады. Үзе эчеп-исереп йөрми, хатыны беркайчан чит ирләргә күз атмады. Нәрсә
булды сон Талиягә? Сәбәбе нәрсәдә? Бу сорауларга Талиб түгел, Талия үзе дә җавап
бирә алмый. Бәлкем Талибнын фикере дөрестер, кем дә булса бозым ясаган булса
кирәк.
Чынлыкта исә сонгы арада Талиб үзе дә Талияне элеккеге кебек ярата алмый иде.
Ул үзенен Талиягә суынуын тормыш мәшәкате басудан күрә иде.
Алар ике көн хәтта аерым, ачуланышмыйча гына, оршышмыйча гына икесе ике
бүлмәдә йокладылар. Талиб каяндыр өшкерүче белешеп, адресын табып, әби белән
дә сөйләшеп кайтты. Ул бергә килергә кушып җибәрде:
— Ярар, улым, иртәгә хатынын белән икәү килегез, өшкереп карарбыз, Аллаһы
насыйп итсә.
— Ярар, әби, иртәгә без хатын белән килербез, ярдәм ит инде, тормышыбыз
җимерелә бит, — дип, ялвара-ялвара әллә әбигә әйтте, әллә үз-үзе белән сөйләште.
Өйгә кайткач, балалар ишетмәсен өчен, хәләлен йокы бүлмәсенә чакырып алды
да:
— Талия, мин бер өшкерүче әбине таптым, иртәгә килергә кушты, иртән шунда
барырбыз, ярыймы?
— Талиб, мин врачлар янына да, өшкерүче әбиләр янына да барып йөрмим. Мине
балалар белән авылга кайтарып куй... Әнигә аерылу турында әйтми торырбыз... Сина
«развод» кәгазе кирәксә, үзен судка гариза бирерсен, мин кул куярмын... Минем
авылда... яшисем...килә...синен белән яшисем килми, нигә икәнен үзем дә белмим.
— Акыллым... Талиям... син бит мине үтмәс пычак белән суясын... балалар
турында уйла... аларны тере әтиләре була торып та ятим, бәхетсез итикме? Әйдә инде
өшкерүче әби янына барып карыйк... тормышыбызны, гөрләп торган гаиләбезне
саклап калыйк инде... минем бит... Талиям...сине югалтасым килмии..и..и..., — дип,
көч-хәл белән сүзләрен әйтеп бетерде дә, ир булганнан алып беренче тапкыр
күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп төштеләр.
— Талиб, син мине шушында бәреп үтерсән дә, беркая да барып йөрисем килми.
Кайтар... зинһар, безне...авылга. Балаларнын җәйге каникуллары... балалар белән
авылга ял итәргә кайткан шикелле генә итеп кайтар инде... зинһар...
Талиб аларны авылга, әбиләренә кайтарды.
***
Аерылуларына ике ел үтте. Ул балаларын күрергә, әти-әнисенә ярдәм итәргә
кайтып йөрде. Көннәрдән бер көнне анын юлында бер кыз кул күтәреп тора иде.
Монарчы юлда очраучыларны утыртканы булмаса да, «бераз уйлар таралыр» дип,
туктап кызны утыртты.
— Красавица, вам куда? Айда, садись, довезу.
— Абый, мин Чаллыга бара идем, аласызмы? — дип татарча эндәште сылукай.
— Үзебезнен татар кызы икән әле, әйдә утыр, сенелем.
Кызый, Чаллы институтын тәмамлаган егерме биш яшьлек Эльвира, бик ачык
йөзле, матур итеп татарча сөйләшә, Талибларнын күрше авылында туып-үскән булып
чыкты. Сүз арты сүз китеп, шактый якыннан таныштылар. Талиб Эльвираны өенә
чаклы илтеп куйды.
— Талиб абый, сезгә бик зур рәхмәт яусын, мин монда фатир снимать итеп торам,
әгәр дә ашыкмасагыз, чәй эчереп җибәрәм, ашыксагыз, менә телефон номерым... —
дип, Талибка визиткасын сузды. Ул карап тормыйча гына, визитканы түш кесәсенә
шудырды.
— Сенелем, мин, чәй эчәсе килгәч, сина шылтыратырмын әле, ярыймы? Хәзергә
сау булып тор.
— Пока-пока, Талиб абый, исән-имин йөрегез! — дип, сәер генә елмаеп кул
болгап калды.
Талиб ике көн буе уйланып йөрде. Талия белән балалары хакында да, Эльвира
хакында да. Каян килеп чыкты бу кызый. Ни өчендер аны күрәсе килеп күнел
ашкына. Мин бит инде ике бала атасы. Бу — кыз кеше, аралар да тугыз яшь.
— Туктале, нәрсә хыялланып утырам сон?! — дип уйларыннан арынырга уйлады
ул.
Икенче көнне тагын шул Эльвира исенә килеп төште. Костюм кесәсеннән алып,
визиткасын карады: «Валиуллина Эльвира Карамовна, менеджер по маркетингу,
магазин «Эдельвейс». Тел. 8-917- ...................................... ».
Талиб хәтер йомгагын сүтә башлады: «Тукта әле, күрше авылнын Вәлиуллин
Фәтих исемле кешесе элек районда райпо мөдире булып эшли иде. Анын бер малае
Кәрам исемле иде түгелме? Шулай бугай. Димәк Эльвира Фәтих абзыйнын малае —
Кәрамнын кызы булып чыга...» — дип, бик озак уйланып торды. Ул сәгатенә карады,
эш сәгате тәмамланмаган, бигрәк тә кибет сонга чаклы эшли, шалтыратып тормыйча
гына кызны кибеттә очратырга уйлады.
Ни хикмәт, Талиб кибеткә килеп керүгә, Эльвираны очратып катып калды. Ә
тегесе авызын ерып:
— Нихәл, Талиб абый, әллә мине эштән каршы алырга килденме? - диде.
— Нихәл, Эльвира сенелем, әллә син монда эшлисен?
— Шаяртма инде, Талиб абый, мин сина визиткамны биреп калдырдым бит.
— Шулай иде шул, кая тыктым икән мин аны? Әле бит визитка карарга вакыт та
булмады.
— Костюмыннын тышкы түш кесәсенә тыккан иден...
— Кара. Чыннан да монда икән, менә хәтер диген инде, — дип, Талиб визитканы
беренче караган кебек кыланып алды. - Тәк, Валиуллина Эльвира Карамовна,
менедж... Кара әле, Эльвира, синен бабан...
— Әйе, минем бабай Фәтих, элеккеге райпо мөдире.
— Син, сылукай, минем нәрсә сорыйсымны да белеп торасын икән...
— Әйе... мин әле синен бүген киләсенне төшемдә дә күрдем.
— Кызык, ә нәрсә алырга килгәнне дә әйтеп бирмәссенме?
— Бер әйбер дә алырга килмәден, мине күрергә дип килден.
— Мин шалтыратмыйча гына килмәс идем инде, сенелем, — нәрсә дә булса
алырга кирәклеген уйлап торды да, болай дип өстәде: — Мин менә бер дустымнын
туган көненә фотоаппарат бүләк итәргә исәпләгән идем, шуны карарга килдем,
ошаганы булса — алырга исәп.
— Әйдә, фотоаппаратлар сата торган бүлеккә алып барам үзеңне, алайса...
Аннары алар кафега керделәр.
— Кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы соң әле, сеңелем? — дип сорап куйды Талиб,
үзе дә ни өчен сораганын аңламыйча.
— Мин җыену беләнмени, Талиб абый, син бит миңа «предложение» ясамадың
әле...
— Мин бит ике бала атасы, хатын аерган кеше, сеңелем. Сиңа «предложение»
ясасам, кимсетү булыр иде. Аннары синнән күпкә олы да... Мин синең йөргән,
вәгъдәләшкән егетең бармы соң дип кенә сорамакчы идем...
— Тугыз яшь аерма зур түгел инде, әнә, минем белән бергә институтта укыган
иптәш кызым үзеннән ун яшькә олы иргә чыкты әле, әйбәт кенә яшәп яталар. Хәзер
егетләрнең күбесе дегет кебек инде, кайсысы борынын югары чөйгән була, кайсысы
— айныр-айнымас.
— Эльвира сеңелем, миңа синең тәкъдим ясавың түгелме бу?
— Юк, Талиб абы-ы-ый, үзеңне иртә картайтып куйма, дип әйтүем генә.
— Миңа кияүгә чык әле, дисәм, чыгарсыңмы?
— «Дисәм»е булмаса... чыгар идем.
— Син бит мине бөтенләй белмисең дә...
— Бөтенләй белмим дип әйтмәс идем, синең турыда күп ишеткәнем, сезнең туй
фотогызны да күргәнем бар хәтта...
— Туктале, сеңелем, безнең туй фотосы күзеңә ничек чалынды?
— Сабакташың Әлфира апа безгә туган тиешле кеше, ул күрсәткән иде, әле ул
сине үзенә каратырга да уйлаган булган... шулаймы?
— Әлфира исемле сабакташым бар иде шул. Мине кемнәр үзләренә каратырга
тырышканнарын барысын да хәтерләмим инде. Мин бит Талияне нык яраттым,
беркемгә дә күз салганым булмады.
— Талия үзе синнән киткән бит. Ә мин синнән үзем китмәячәкмен!
Авылда бермәл гел сезнең турыда сөйләделәр: «Таһир белән Зөһрә кебек
яратышып өйләнешкән иделәр, тоттылар да аерылыштылар»... — диләр.
— Кызык... бик кызык...
— Нәрсәсе кызык инде, кешеләр теленә бер эләксәң, чәйнәп аталар инде.
— Ә син үзең дә кешеләр теленә эләгүдән курыкмыйсыңмы?
— «Эт өрә тора, бүре йөри тора», диме әле халык мәкале, кеше сүзеннән
курыксаң, туасы да, яшисе дә түгел инде.
— Яшьләрнең халык мәкале белән сөйләшкәннәрен ишеткәнем юк иде әле..
— Талиб абый, мин бит авылда үскән бала!
— Эльвира сеңелем, син миңа чыннан да ошыйсың, әмма өйләнәм икән,
колагыңа киртләп куй, балаларымны ташламаячакмын, аларга алиментны түләп,
кайтып хәлләрен белеп, туган көннәренә бүләкләр алып торачакмын, шулай булгач
мин синең өчен «койрыклы» ир булачакмын, уйлап бетер.
— Чын ата шундый булырга тиеш тә инде... Та-лии-бб аб-бый. Балалар бит
гаепле түгелләр.
Алар шушы чәй эчүдән соң ике ай гына очрашкалап алдылар да, өйләнешеп тә
куйдылар. Никахны да авылга кайтып тормыйча, Чаллының бер мәчетендә
укыттылар. Авылга кайтып гайбәткә «азык» әзерләп йөрмәскә булдылар.Никахтан
соң Эльвира инде Талибның фатирына тулы хокуклы хуҗабикә булып кайтты. Зөфаф
кичендә Эльвираның сафлыгын җуймаган булуы Талибны тагы гаҗәпкә калдырды.
Ул инде «Эльвира бик кыю һәм чая, ирләрне күп күргәндер, менә хәзер кияүгә
чыгарга да вакыт җиткәнлектән хатын аерган иргә чыгарга да атлыгып торгандыр»,
дип уйлаган иде. Туйны зурдан кубып ясамадылар, кыз да иптәшләрен генә чакырып
ресторанда утыруны хуп күрде.
Никахтан сон тугыз ай узуга дөньяга тагын бер малай аваз салды. Аны мәчеткә
алып барып Таһир дип исем куштырдылар.
Талиб, яна гаилә корып җибәргәч, Талияне сирәк исенә төшерергә тырышты,
шулай да балалары янына еш кайтып йөрде. Ул балалары өчен җаваплылыкны
ныгытып үзенә бурыч итеп йөкләп куйды. Алия белән Алмаз да һәрвакыт әтиләрен
көтеп алып кочаклап каршы алдылар. Талия Талибны күргән вакытта да: «Нихәл,
Талиб?» —дип әйтүдән ары узмый иде. Талиянен әнисе генә Талибны күргәч:
— Әй, балалар, нәрсә генә булды сезгә? Гөрләп торган тормышыгызны
җимердегез бит... — дия иде.
— Әй әби, үзем дә анламыйм, ничек болай килеп чыкканын, без Талия белән бер-
беребезне нык яратышып өйләнешкән идек, мин бит ничә тапкырлар кайтып Талия
белән сөйләшеп карадым, үзен күреп тордын бит, әби... Өшкертеп карарга да теләдем,
һәрвакыт катгый каршы килде, беркая барырга да ризалык бирмәде.
— Шулай, Талиб балам, шулай... Сине ачуланмыйм, әле хәзер дә ярдәменнән
ташламыйсын, Аллаһынын рәхмәте булсын. Әнә күр, бакчи, Талия балакай
суырылып төште, әз сөйләшә, үзе: «бер төшем дә авыртмый», ди балакай, — дип,
елап та җибәргәли Гөлҗинан апа.
Яшь хатын Таһирны тапкач, Талибнын балалары янына кайтуы сирәгәйде, юк, ул
бер генә минутка да аларны исеннән чыгармады. Ул балаларына компьютер да алып
бирде, икесенә дә кесә телефоны бүләк итте. Хәзер алар телефон аша да сөйләшкәләп
торалар. Әтиләре озаграк кайтмый торса, исенә төшереп торалар, әмма артыгын
борчымыйлар, әбиләре һәм әниләре янында инсафлы, олыларга мәрхәмәтле булып,
тәрбияле үсәләр.
Талиб, эштән кайтып керүгә үк башта улы Таһирны кулына алып сөяргә, аннары
гына ашарга утырырга гадәтләнеп китте. Инде сабый тәпи йөри башлагач бигрәк тә,
ишектә ачкыч тавышы чыгуга, малай әтисен каршы алырга ишек каршына килеп
басарга өйрәнде. Шулай әтисенен тезендә иркәләнеп ике яшен тутыргач, Таһирны
балалар бакчасына бирделәр. Ул анда төрле һөнәрләргә өйрәнеп кайтып әти-әнисен
көлдерә вә сөендерә башлады.
Беркөнне Талиб эштә чакта ана кызы Алия елый-елый кайгылы хәбәр әйтте —
әниләре Талия үлгән.
Ирнен күкрәгеннән нәрсәдер өзелеп төшкән кебек булды, тын алуы авырлашты,
һава җитми башлады. Ул галстугын салып ташлады, кесәсендәге машина ачкычларын
барлады. Телефоннан Эльвирага шалтыратып, Талиянен үлгәнен, авылга китәчәген
хәбәр итте дә, хатынынын җавабын да көтеп тормыйча, телефонын кесәсенә салып,
машинасына йөгерде...
Талияне үзе ләхеткә төшереште. Аны җирләгәч балалары Алия һәм Алмаз белән
Гөлҗинан апа янына кайттылар. Бүлмәдә тынлык. Тынлыкны бозып, карчык
мышкылдап елап җибәрде:
— Бу... бу балаларны... хәзер кем карый... кем кеше итәр... Талиб, улым... минем
дә исәнлегем юк... синен хәзер яна гаилән бар...
— Әби, бер дә борчылма, мин балаларны үзем карап, үзем аларны укытып кеше
итәрмен.
— Әй улым,.. шулай дисен дә бит... синен бит әле хатынын бар, ул синен бу
балаларыңны кабул итәрме икән? Хәзерге яшьләр бит ирнен балаларын кабул итәргә
ашкынып тормыйлар.
— Әби, Эльвира кабул итәчәк, ул яхшы хатын. Мин Алия белән Алмазны
сентябрьдә укырга Чаллыга алып китәрмен. Башта Чаллыдагы кайсы мәктәп яхшырак
буласын белешеп, сөйләшермен дә, киләсе атнада тагы кайтып китәрмен.
Талиб Эльвираны Гөлҗинан апага ашыгыбрак мактаган булып чыкты. Кайткач та
хатынына балаларын үзләренә алып кайтачагы хакында әйткән иде, әйтерсен лә
Эльвираны җен алыштырды:
— Нәрсә??? Нәрсә дисен,.. Талиб? Син үз акылындамы? Син башта минем белән
сөйләштеңме? Мин... мин...Талиянен балаларын карарга тиешме? Ә?
Талиб һич кенә дә хатыныннан мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде.
Бервакытта да каршы сүз дәшкәне юк иде ана Эльвирасы. Ул үзен кулга алып,
мөмкин кадәр тыныч, сабыр тавыш белән болай диде:
— Эльвира, беренчедән, балалар минекеләр, ә Талия инде вафат, анын турында
начар сүз әйтергә хакыбыз юк. Икенчедән, хәтерләсән, сина чәй эчәргә кергәч, мин
үземнен ике бала атасы, балаларны ташламаячагымны әйткән идем. Син оныттынмы
ничек җавап биргәненне? Ә син: «Миннән сорадынмы?» — дисен. Исән әтиләре була
торып, аларны хәзер балалар йортына бирер дип уйлыйсынмы?
— Аларнын әбисе бар... карасын!
— Гөлҗинан апа үзе дә чирли, без, матурым, әйдә бозылышмыйк, балалар минем
өстә, мин алар өчен җаваплы. Нәм без синен белән аларны карап кеше итәргә
бурычлыбыз...
— Җитте! Башка балаларын турында ишетәсем дә килми. Талия балаларын
күземә күрсәтмә! Әллә Таһир синеке түгелме?! Үзем исән чакта бусагадан да
атлатмыйм мин аларны! Ишетәсенме?! Моннан ары балаларынны күзем дә күрмәсен,
колагым да ишетмәсен...
Талиб, мондый ук сүзләр ишеткәч, катып калды. Юк, ул балаларын ташламаячак!
Ләкин ничек итеп килеп туган четерекле мәсьәләне хәл итәргә? Менә сина яхшы
хатын, әби, сизенеп, чамалап дөрес әйткән булып чыга. Аерылсан, тагы кемгә
өйләнәсен дә, нинди хатын туры килә? Балаларны балигъ иткәнче барыбер үзем
карарга тиешмен. Аларга аерым фатир сатып алыргамы?!
— Эльвира, бу сүзләрне мин ишетмәдем, син әйтмәден, әгәр риза булмасан, безгә
аерылырга туры киләчәк.
— Юк, мин әйттем! Син дә бик яхшы ишеттен! Кабатлап әйтәм, балаларынны
күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Син минем белән аерыла алмыйсын. Мин сина Талия
балалары карар өчен кияүгә чыкмадым. Яптык бу теманы, ишетәсенме, үзем исән
чакта шушы бусагадан да атлап кермәячәкләр.
— Ярый, дөнья үзе күрсәтер, Эльвира, мин сине анладым. Башка сүзем юк, мин
эшкә киттем, — дип киенеп чыгып китте ир.
Талиб эшкә бармады, ул татар телле мәктәпләр һәм фатир бәяләре белешеп йөрде.
Фатир бәяләрен белешкәч: «Әгәр дә эштән бер биш йөз мен сум белән ярдәм итсәләр,
ике бүлмәле фатир алырга була икән», — дигән нәтиҗә ясады. Ул бер атна буе эштән
сон өенә кайтканчы белдерүләр буенча фатирлар карап йөрде. Бер фатир ана бик
ошады, ул сайлаган мәктәп тә ерак түгел, балаларга җәяү дә йөрешле. Уйларын
Эльвирага сөйләп тормады. Шулай янә бер-ике көн үтте, балаларына шалтыратып бу
атнада кайтып булмасын әйтте.
Бер көнне эшендә акча белән ярдәм итәчәкләрен ишеткәч, шатланып өенә кайткан
иде, ишек аша улы Таһирнын кычкырып елаганын ишетте. Ул тиз генә ишекне ачып
керсә, хатыны идәндә хәрәкәтсез ята иде. Иелеп җилкәсеннән селеккәч, хатын
ынгырашып куйды. Талиб тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты...
Врачлар Эльвираны җентекләп тикшерделәр. Аны көчле инсульт бәргән. Талибка
әйттеләр:
— Хатынын әле өч-дүрт ел яшәячәк, әмма күзләре күрмәячәк, колагы начар
ишетәчәк. Без башка төрле ярдәм күрсәтә алмыйбыз, ана тынычлык, яхшы тәрбия
кирәк, без хәлебездән килгәнне эшләдек.
— Карагыз әле, анын күзенә операция ясап та булмыймы?
— Гаеп күздә түгел, баш миендәге күрү өчен җаваплы күзәнәкләр үлгән, бүгенге
медицинанын көче җитми, анлагыз, Талиб Хабибрахманович, без кулыбыздан
килгәннен барысын да эшләдек. Гафу итегез, ана өйдә яхшы тәрбия кирәк, үз хаҗәтен
стенага тотынып барып үти алачак, башта ярдәм кирәгер, тора-бара үзе дә өйрәнер.
«Менә тагын бер мәсьәлә килеп туды, Талиб, түз генә», — дип уйлап куйды. Ул
аны хастаханәдән җитәкләп алып чыгып машинасына утыртты да кайтып китте.
Хатынын урын җәеп яткыргач, телефоннан кызы Алиягә шалтыратып хәлне анлатты.
Кыз әтисенә:
— Әти, борчылма, без сина ярдәм итәчәкбез, безне алырга кайт, без җыена
торабыз, — диде.
— Ярар, кызым, бер сәгатьтән кайтып җитәрмен.
— Әти, ашыгып йөрмә, юлларны карап йөри күр, без сине яратабыз.
***
Талибнын балаларын авылдан алып килеп яши башладылар. Хәзер алар биш кеше
булдылар. Эшеннән ярдәм иткән акчаны да, үзенен җыйганын һәм ике бүлмәле
фатирын да сатып, яхшы, зур, дүрт бүлмәле заманча фатирга күчтеләр. Бер бүлмәдә
сукыр һәм ярым чукрак Эльвира ята, берсендә җиткән кыз — унбиш яшьлек Алия,
берсендә ике яшьлек Таһир белән унөч яшьлек Алмаз урнаштылар. Талиб үзенә
урынны залда җайлады. Таһир баштарак әнисенен бүлмәдә берүзе торганына
аптырап, «әни, әйдә бу бүлмәдән чыгабыз», — дип кулыннан тарткалап карады, тик
әнисенен каядыр төбәлгән күзләреннән яшь акканын гына күрде. Әнисе аны кочаклап
нәрсәдер әйтергә тели, тик әйткән сүзләре анлашылмый.
Эльвира апаларын Алия белән Алмаз яхшы карыйлар, тик Эльвира апалары
аларны күрүдән дә, ныгытып ишетүдән дә, сөйләшүдән дә мәхрүм. Ул кайбер
гозерләрен, сукыр булса да, кәгазьгә язып анлата. Талия балалары бусаганы атлап
керәләр, атлап чыгып китеп укырга баралар. «Бусагадан да кертмим» — дигән
хатынны Талия балалары ашаталар, туалетка йөртәләр, ваннада юындыралар. Нәкъ
Эльвира үзе теләгәнчә,күзләре аларны күрә алмый, колагы бик начар ишетә. Әйе, бу
чирне ул үзе сорап алды. Хәзер урын өстендә яткан хатын шулай икәнен анлады, әмма
берсен дә кире кайтарып булмый иде инде.
Дүрт бүлмәле өйнен өчесендә тормыш кайный. Алмаз Таһирны балалар
бакчасына йөртә — укырга барганда алып бара, кайту унаена алып кайта. Алия
ашарга пешерә, өйне җыештыра, әтисенен урын өстендә яткан хатынын карый,
укырга да өлгерә. Ә әтиләре тормыш алып барыр өчен мал таба, акча эшли.
Талибка кызы Талиянен мәктәп елларын хәтерләтә, көлүләре дә, шуклыгы да,
кыюлыгы да, йөзе белән дә әнисенә охшаган. Ул Талия белән йөри башлаганда нәкь
Алия кебек иде. Вакыт дигәнен сизелми дә бер җайга ага да ага. «Инде Раббым,
кызым Алиянен язмышын әнисенеке кебек бәхетсез итә күрмә! — дип, эченнән
уйлады ул. — Тукта, мин Раббымны искә алдым түгелме? Ә Раббым риза булырдай
нәрсәләр эшләдем сон әле?» — дип, Талиб үз-үзен сүзендә тотты да,үзен ачуланып
алды. Инде малаена исем куштырганнан бирле мәчет ишеген дә ачып кергәне юк
икәнен исенә төшерде...
— Хәзрәт, минем сезнен белән утырып сөйләшәсе дә бар, мәчеткә дип хәер дә
китергән идем, вафат булган хатыным рухына дога кылдырырга дип тә килгән идем,
вакытыгыз булмасмы? — дип, үзе яшьләрендәге имамга мөрәҗәгать итте ир, малаена
исем куштырган мәчеткә килгәч.
— Хатыныгыз вафат булдымы? Әле ике еллар чамасы гына малаегызга исем
кушкан идек түгелме? Хатыныгыз бик яшь иде, дип истә калган.
— Малайга исем куштырырга бергә килгән хатын, ул минем икенчесе инде.
Беренче хатын вафат булды, без анын белән аерылган идек инде, шулай да мин аны
ташламадым, ярдәм итеп тордым.
— Бик күркәм сыйфат, кем, Талиб туган. Күркәм, мөселманнарга хас сыйфат...
— Менә, хәзрәт, кайгы өстенә кайгы, дигәндәй, шул яшь хатынны да инсульт
сукты бит әле.
— Аллаһы Тәгаләнен сынавы инде бу, Талиб туган, сынавы. Төрле кешене
төрлечә сыный инде...
Талиб туган, менә минем сина кинәшем шушындый: үз күз алдында Аллаһы
Тәгалә хатынына җәза биргән. Инде киләчәктә тормышын яхшы, балаларын бәхетле
булсыннар дисән, мәчеткә ешрак йөрергә тырыш, хәер бирергә димим, намазга
басып, җомга намазларына йөрергә кирәк сина. Бүгенге гамәлне иртәгә калдырганны
яратмый Хак Тәгалә. Син әкертенләп өйрән намазны. Башта эшкә киткәнче иртәнге
намаз укып китәргә тырыш, аннары Раббыбыз Үзе ярдәмен бирәчәк. Менә сина
шушы кечкенә генә китапларны бүләк итеп бирәм, намазга бассан, күнеленә
тынычлык табарсын, иншаллаһ!
Талиб мәчеттән чыккач үзен җилкәсеннән тау төшкән кебек хис итте. «Әйе, хәзрәт
хаклы, дөнья куабыз дип, Аллаһыны онытабыз, намазга басарга кирәк, һичшиксез
басарга, әнә бит хәзрәт минем яшьләр чамасында гына булса да, нинди дөрес кинәш
бирде», — дип юл буе уйланып кайтты.
***
Эльвиранын урын өстенә ятканына өч ел булды, Алия инде унберенче сыйныфта
укый, тиздән унсигез яшь тулачак, Алмазга уналты яшь, ә Таһирга биш, өч бала атасы
Талибка — кырык яшь. Бу яшь ир-атнын көч һәм акыл туплап тормыш итәр өчен ин
куәтле һәм дәртле чагы. Әмма Талибнын намазга баскач күнеленә күпмедер
тынычлык инсә дә, яшь хатыннын урын өстендә ятуы, үзенен ни өйләнә алмавы, ни
тулы гаилә булып яшәр өчен утырып сөйләшергә хатыны булмавы эчтән тырнап,
эчтән сызып, өч бала хакына дип кенә эшкә йөрүе аны алҗыта иде. Күпме генә
уйланса да, ни өчен Талиянен кинәт кенә анардан читләшүенә җавап таба алмады.
Эльвиранын да кинәт кенә юлда очрап, үзе теләп хатыны булырга ризалык бирүендә
дә ниндидер анлашылмаган сорау ятканын тоемлый ул.
— Әти, бүген Эльвира апанын хәле начарланды, ашыгыч ярдәм чакырган идек,
ярдәм итә алмыйбыз, гомере озак калмаган диделәр, — дип, Алия әтисен эштән
каршы алды. — Бүген ризык та капмады, чәйне дә ярты йомры гына эчте.
— Кызым, ни язган булса шул инде, сезгә рәхмәт, яхшы карадыгыз, тәрбия
кылдыгыз, мине дә аңладыгыз, сез булмасагыз мин нәрсә эшләгән булыр идем? —
дип, Талибның күзләре яшьләнде.
— Әти, син үзең нык борчылма инде, син бит дөньяда иң-иң яхшы кеше. Әни
белән аерылуыгызда синең гаебең юк, Гөлҗинан әби шулай дип үстерде безне. Хәзер
дә кайткан саен: «Әтиегезне хөрмәт итегез!» — дип әйтми калмый.
— Әбиегез дә бик яхшы кеше, әниегез дә бик яхшы хатын һәм әни булды, ни өчен
кинәт миңа күңеле сүрелгәненә генә җавап таба алмадым, кызым, урыны җәннәттә
булса иде.
Беркөнне Алия мәктәптән кайткач Эльвира апасының хәлен белергә керде,
башын, аякларын тотып карады, аяклары суык иде. Хатын кырыенда кеше барлыгын
аңлап, күрмәгән күзләрен ачты да, кулы белән ишарәләп кәгазь белән ручка сорады.
Алия тәрәзә төбендә генә хәзерләп куелган махсус җайланмага кыстырылган кәгазь
белән ручканы алып бирде, шулвакыт Алмаз белән Таһир да кайтып керделәр. Алар
да чирле хатын бүлмәсенә уздылар. Барысы да тын калып, Эльвираның язганын
көттеләр. Калтыраган куллары белән бик озак язды да, ручкасы кулыннан төшеп
китте. Алия белән Алмаз кәгазьдәге язуга күз салдылар, анда: «Сезгә рәхмәт, балалар,
мине карадыгыз.... Әтиегез белән әниегезне чуаш карчыгыннан бозым ясаттырып
аерттырдым. Үзем кияүгә чыктым... сөйдергеч ясаттым... Хушыгыз, кичере....»,
— дип язылган иде. Көч-хәл белән аркылы-торкылы булган хәрефләрне кушып укып
чыгып хатынга карасалар, аның инде йөзе саргайган, аңа мәет төсе кергән иде...
— Алмаз, бу язуны әти күрергә тиеш түгел, аңладыңмы? — диде Алия, елый-
елый.
— Юк, аңламадым... Ни өчен? — Алмазның да күзләре яшькә тыгылган.
— Әгәр бу язуны...әгәр бу язуны әти... әти күрсә, без әтисез дә калабыз,
— диде апасы үксүен баса алмыйча. Бераз тынычлана төшкәч:
— Ул болай да әнинең үлгәненә үзен гаепләп йөри. Әгәр бу язуны әти укыса,
хатынын үтерүче дошманына өйләнгәнен кичерә алмыйча йөрәге шартлавы бар.
Аңладыңмы хәзер?
— Хәзер аңладым, без әтине сакларга тиешбез.
— Димәк язуның эчтәлеген син һәм мин генә беләбез, өченче кеше белергә тиеш
түгел, өченче кеше белсә, әтигә дә ишетеләчәк, — дип, язуны ваклап чүп чиләгенә
салды да Алия әтисенә шалтыратты:
— Әти... Эльвира апа... үлде... кайт...