«Рухи тормышыбыз энциклопедиясе»
«Казан утлары»ның меңенче саны чыгу уңаеннан «Сүнмәс
утлар балкышы» дигән китабыбыз нәшер ителүгә (2006 ел,
декабрь) жиде ел тулды. Бу вакыт эчендә китап Татарстан һәм
Россиянең барлык төбәкләренә дә диярлек барып иреште, Төркия,
Англия, Америка, Австралия, Кытай кебек илләргә дә юл тапты.
Аның турында матбугатта бик матур фикерләр әйтелде. Менә
аларның кайберләре.
Айдар Хәлим,
язучы:
—Үткән Һәм килгән еллар чигендә төрки-татар халкы тарихында, юк, бөтен дөньяның
мәдәни харитәсендәдер, чын-чынлап кабатланмас, гаҗәеп вакыйга булды: бик шәп проза,
новеллистика, поэзия, публицистика, фотоиллюстрацияләрнең Һәм иҗади фикер
документларының яраткан журналыбыз «Казан утлары»ның меңенче саны чыгу уңаеннан
бер түбә астында берләштерелгән бик зур, 90 табаклы томы дөнья күрде... Бу уникаль
басма турында тагын ни әйтим? Аны күрергә кирәк. Аны тоярга кирәк. Ьәм сезнең алда
соңгы йөзьеллыкның бөтен әдәби-рухи тарихы ачылачак.
Звезда Поволжья. 2007, 7 март.
Хатыйп Миңнегулов,
филология фәннәре докторы,
профессор:
—Китапларның төрлесен күргән, «Казан утлары»ын да бик күптәннән укып барган
кеше буларак, бу басманы мин, йә, ни майтардылар икән дигәндәй, скептик рәвештәрәк
кулга алдым Һәм... исләрем-акылларым китте. Чын мәгънәсендә бер хәзинә бу...
Журналның гына түгел, ә гомумән татар рухи тормышының, милли яшәешенең бер
белешмәсе, чыганагы, энциклопедиясе, хрестоматиясе кебек тә ул.
Мәдәни җомга. 2007, 2 март.
Рәис Даутов,
тәрҗемәче, әдәбият белгече:
—Үткәндәге мәдәни-иҗтимагый тормышыбызның куанычлы Һәм аянычлы этапларын
язма әдәби материаллар мисалында объектив рәвештә яктырткан уникаль китап-
антология... Тарихи әһәмияткә ия зур бер яңалык, казаныш.
Балачак әдипләре. Дүртенче китап. 2008, 230 6.
Мәхмүт Әхмәтҗанов,
публицист , тәнкыйтьче:
—Җыентык, һичшиксез, халкыбызның үзаңын үстерүгә өлеш кертәчәк!.. Бу
җыентыкта берничә докторлык диссертациясе өчен «азык» бар.
Мәгърифәт. 2007, 14 апрель.
Ркаил Зәйдулла,
язучы:
—Укучылар кулына инде «Татар энциклопедиясе», «Татар тарихы» дигән олуг
хезмәтләрнең кайбер томнары килеп иреште. Һичшиксез, «Сүнмәс утлар балкышы» дип
аталган китап та киштәбездә шулар янәшәсендә урын алырлык.
Идел. 2007, № 4.
Рафаэль Мостафин,
әдәбият белгече, тәнкыйтьче:
—Татар әдәбиятының бу үзенчәлекле антологиясен укыганда тулы бер дәверне яшәп
чыккан кебек буласын, еш кына катлаулы һәм авыр, кайчакта исә фаҗигале дә булган
вакыт сулышын тоясың.
Звезда Поволжья. 2007, 31 май.
Адлер Тимергалин,
язучы:
—Уртакул американ төрмә бинасына тартым «хрущоба»ның кысан фатир-
мәгарәсендә, һава җитмәгәндә тәрәзә ачкалап утырам. Теземдә кызыл мәрмәрдәй саллы
том—үзе бер китапханәгә бәрабәр «Сүнмәс утлар балкышы». Мин бу утларның саллы
җылысын тезләрем белән дә, күңелем белән дә тоям...
Әгәр дә мәгәр бер мәлне мине адәм заты яшәми торган утрауга озатасы булып, үзем
белән ун китап алырга рөхсәт итсәләр, шуларның берсе һичшиксез «Сүнмәс утлар
балкышы» булыр иде. Алай-болай ерак йолдызара сәяхәткә чыгып китсәм дә үзем белән
алыр идем мин аны...
Казан утлары. 2008, № 1.
Рәфыйк Шәрәфиев,
язучы , тәнкыйтьче:
—Язучыларның гына түгел, үзен зыялы санаган, күңелендә милләт язмышы хакында
аз-маз уй-фикер, милли хис йөрткән һәр татарның өендә бу китап булырга тиеш ләбаса.
Чөнки әлеге җыентык чын мәгънәсендә уникаль, кабатланмас басма, татар халкының
хәзерге буыны андыйны бүтән күрә алмаячак...
Мәдәни җомга. 2007, 13 апрель.
Булат Солтанбәков,
тарихчы:
—Дәвер тарихы—бу уникаль басманы шулай дип атыйсы килә... Аның гомере озын
буласына һич шикләнмим. Татар мәдәниятенең үзенчәлекле бер энциклопедиясе булган
ошбу китап бөтен уку йортларыбызда һәм китапханәләребездә булырга тиеш.
Республика Татарстан. 2007, 29 май.
Лирон Хәмидуллин,
язучы, тәнкыйтьче:
— Миләтебез байрагына тиң басма.
Гасырлар авазы. 2012, № 1-2.