Логотип Казан Утлары
Комедия

МИНЕМ ДУСТЫМ ЧЫҢГЫЗХАН


САТИРИК КОМЕДИЯ
Катнашалар
Чыңгызхан — соңыннан хәзрәт була.
Таймас — тормышта үз урынын эзли, ләкин тәбәнәк.
Гөлназ — кияүгә чыгарга тели, ләкин яратып.
Мөслимә — Гөлназның әнисе, яңа диндар.
Илүсә — бизнесвумен.
И л г и з ә — аның шоферы. Ирдәүкә.
Илдар — уңышсыз шымчы.
Ике санитар — өнсезләр.
Сәркәтип кыз — тавышы гына ишетелә.
кушак белән буган, аща кәкре пычак
Чыңгызхан. Тор, егетләр солтаны! Иртә уянган юлдан уңар, иртә өйләнгән улдан уңар.
Таймас лунатик сыман килеп Чыщгызхан алдында йөгенә.
Таймас . Бу чыннан да синме, бөек Җиһангир?! Күзем ялгыш күрмиме?
аскан. Аягында читек.
Чыңгызхан. Мин! Мин килдем. Йортыгыз имин булсын! Малыгыз саф сулы елга буйларында, яшел келәмле болында йөрсен. Алдыгыздан ит вә сөт өзелмәсен.
Таймас (чәрелдәп җибәрә). Яшәсен Чыңгызхан! Азат-лык! Азатлык! (Кулын өскә чөя.)
Чыңгызхан. И егетләр солта-
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА (1962) - шагыйрь, прозаик, драматург; «Ил», «Мәгарә», «Ташка ордым башны» Һ.б. китаплар авторы. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
Ркаил
З ә йдулла
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Фатир бүлмәсе. Сулда икенче бүлмәгә ишек. Унда фатир ишеге. Бүлмәдә өч карават, җиһазлар гадәти. Китап киштәсе дә бар. Таймас йоклап ята.
Таймас төш күрә. Гүяки ул Чьщгызхан белән очраша. Чьщгыз хан татарча сакаллы, кәгеле ярты мащгаен каплаган, баш түбәсендәге учма чәче толымлап үрелгән. Өстендә җилән, билен көмеш тәщкәләр белән бизәлгән
ны! Син арыган чакларымда рухымны күтәрүче, сагышлы чакларымда юата алучы аякчым булырсын.
Таймас . Йа, Тәнрем! Йа, Зәнгәрдән дә Зәнгәр Күгем! Йа, дөньяны учында биеткән ерак бабам — бөек Чынгызхан! Нигә мине сайладыгыз?
Чынгызхан . Синдә күк түрекләрнен, бөек магулларнын каны тибә. Без бөек халык идек! Ә хәзер без кем? Сина Тәнре үзе карап тора! (Тантаналы төстә.) Син коткарырга тиеш татарны!
Таймас. Ничек? Мин бит гап- гади бер малай гына.
Чынгызхан. Малай чагында мин дә малай идем.
Таймас. Коткарырга, дисен инде. Татарны, дисен инде. Кемнән? Нәрсәдән?
Чынгызхан. Мескенлектән!
Таймас. Ул мескен түгел. Кайчагында ана әле дә бөек диләр.
Чынгызхан. Эһе-һе... Кайсы телдә?
Таймас. Ну, без бераз бирештек, канишны. Үзгәрдек довольно- таки.
Чынгызхан. Сине бөек эшләр көтә!
Таймас. Башта үземнен эшләрне җайларга иде бит, Чынгызхан абый. Өйләнәсе бар, фатир аласы. Машина да юк. Машина бит инде ул сезненчә ат дигән сүз. Синен заманда атсыз татар булмагандыр да.
Чынгызхан. Ир-егетнен ин зур бәхете — ат һәм хатын-кыз өстендә...
Таймас. Әйтәм ич инде: атлар - ны хәзер ипподромда гына күреп була.
Чынгызхан. Ахмак! Ат власть дигән сүз ул!
Таймас. Кичер, бөек җиһангирем! Син — дөньянын йөзек кашы! Син — татар данын буыннан буынга югары тотарга Тәнре тарафыннан җибәрелгән олуг зат. Йа, Тәнре! Йа, Зәнгәрдән дә Зәнгәр Күгем! Бөек Чынгызханнын ышанычын акларга ярдәм ит мина!
Сул як ишектән Илгизә керә. Ул эчке күлмәктән генә, яна йокыдан торган булса кирәк.
Илгизә. Тор! Саташа-саташа йоклый, вәт бичара...
Таймас сикереп тора.
Таймас. Ә?
Илгизә. Эшкә сонга калабыз. Җыен тизрәк.
Таймас. Шулай кинәт уятма - сан... Илгиз тәре! Әх, шундый чакта бүлден. Шәп төш иде! Беләсенме, кемне күрдем?!
Илгизә. Гөлназныдыр инде. Ирененне бик тәмләп чәпелдәтә иден. (Киерелә.) Трусик-майка- ларынны чайкап элгән идем. Алмаштыр.
Таймас. Юк шул менә. Өр-яна төш керде.
Илгизә. Тагын Наполеонны күрмәгәнсендер бит?
Таймас . Наполеон... Наполе- он маймыч бит ул монын янында. Чынгыз хан үзе төшемә керде!
Илгизә . Кем? Авылдашын мәллә?
Таймас. Чынгызхан! Син нәрсә, Чынгызханны белмисенме?
Илгизә. Синен кебек универда тарих укып ятмадым, Аллага шөкер. Башым сау-сәламәт.
Ишек шакыйлар.
Таймас. Кем ул? Кем йөри инде тан тишегеннән...
Тавыш. Хуҗа әйткәндер бит... Урнашырга килдем.
Таймас (Илгизәгә). Бу бүлмәгә тагын бер кешене урнаштырам, диде шул. Карун! Буржуй! Бар, ач инде (чалбарын кия башлый.)
Илгизә (ишекне ачып). Әнекәй генәм! (Чигенә.)
Бүлмәдә Таймаснын төшенә кергән Чынгызхан пәйда була. Киемнәре таушалган, җиңе ертык, бер күз төбе кара янган. Уң кулында зур иске чемодан.
Чынгызхан. Исәнмесез (Таптана.) Менә... Ни... Урнашырга дигәннәрне.
Таймас (шаккатып). Сез? Сез бу кыяфәттә?!
Чынгызхан. Ә-ә, синмени бу? Нигә исен китте, дөнья бу, энекәш. Үзен дә ерак китмәгәнсен...
Таймас (үзен-үзе кулга алып). Узыгыз. (Кулы белән күрше караватка ымлый.)
Менә ятагыгыз. Урнашыгыз.
И л г и з ә. Бу нинди карачкы, ә?
Таймас. Бу — Чынгызхан!
Чынгызхан (Илгизәгә). Исәнмесез... (Чемоданын аска шудырып, үзе караватка утыра.) Менә...
Таймас (уенга кереп, Чыңгыз- ханга). Ул сине танымый, бөек Җиһангир! Кичерә күр аны, мәрхәмәтеннән ташлама.
Илгизә. Таймас! Нәрсә кәмит уйныйсын! Бу хуҗа әйткән кешеме? Кертмибез! Күренеп тора — бу бит шизик! Билендә пычак та бар. Төнлә суеп чыкса? Син теләсән нишлә, мин бу бомж белән күрше булмыйм. Әнә күз төбен кара! Чүплектән чыккан бит бу сәләмә...
Таймас. Әлбәттә, Чынгызхан — ин бөек бомж! Әйт сүзенне, Җиһангир! Сина мескенлек килешми.
Чынгызхан (сикереп тора, рольгә кереп). Тик тор, хатын-кыз! Сина сүз бирүче юк. Югыйсә!
И л г и з ә . Ах, хәчтерүш! Синнән сүз сорап торалар ди монда... (Чыңгызханга очып кунып, биленнән пычагын алмакчы була, тартышканда агач пычак сынып чыга.)
Чынгызхан. Туктагыз, туктагыз... Бу бит... бу бит... (Караватка утыра. Таймаска.) Менә, энекәш, гел кагалар мине. (Йөзен каплап сулкылдый.) Бәхетсез мин.
И л г и з ә (кулындагы пычак сыныгын әйләндергәләп). Артист...
Таймас (Чыңгыз ханның иңеннән катып). Чү, абый, чү... Илгиз шундый инде ул. Тиз кызып китә. Алай усал түгел үзе. Шулай бит, Илгизә? (Илгизәгә.) Бар, су китер әле.
Илгизә. Ни, ике җүләр. Сезнен белән булашып торырга... Эшкә сонга калам (чыга).
Таймас . Менә, Чынгызхан хәзрәтләре, бездә хәлләр шундый.
Чынгызхан. Тәмам беткәнбез икән.
Таймас. Сез мине танымыйсыздыр?
Чынгызхан. Таныдым. Бик сәләтле студент иден. Фән юлыннан китсән... Тьфү! Кая китәр иден инде...
Таймас. Ничек болай булды сон?
Чынгызхан. Теге вакытта, туксанынчы елларда, бөтен халык кубып мәйданга чыкканда, мин өйдә утырдым. Хәзер халык өйдә утырганда мин мәйданда йөрим.
Таймас. Чынгызхан булып... Туристлар белән фотога төшеп. Акмаса да тама диген.
Чынгызхан (кулын селтәп). Ә-әй.
(Илгизә су алып керә. Ул киенгән: өстендә «RUSSIA» дип язылган футболка, джинсыдан.)
Илгизә. Мәгез, абзый (су бирә.) Кыйнаганнар да, ахры, үзегезне, күз төбегез янган.
Чынгызхан. Сталин сукты. (Йотлыгып су эчә.)
Илгизә. Нәрсә-ә?
Таймас. Ул Азатлык мәйданында эшли. Ну, күргәнен юкмыни: анда Лениннар, Сталиннар йөри. Туристлар белән фотога төшәләр. Менә ул Чынгызхан булып эшли.
Илгизә. И бичара... (Чыңгыз- ханга.) Чынгызхан булганчы кем иден, абзый?
Таймас. Универда безгә татар тарихын укытты. Анарчы партия тарихын укыткан.
Чынгызхан. Менә хәзер тәмам кыскарттылар. Пенсиягә китәргә аз гына калган, мин кая барыйм?
И л г и з ә. Нигә Сталин гына бул-мадыгыз сон? Аны халык ярата.
Чынгызхан. Конкуренция. Бездә болай да өч Сталин, ике Ленин. Үзара кан талашалар. Нәрбер- сенен үз фракциясе.
И л г и з ә. Сезгә дә җинел түгел икән.
Чынгызхан. Азатлык мәйданы кисәкләп бүленгән. Нәркемнен үз урыны. Шуна да мине кысып маташалар. Туристларнын күбесе гел минем янда. Сталиннар, Лениннар Мәскәүдә дә күп. Казанга килүчеләргә Чынгызхан кирәк. Менә болар көнләшә. Үтерәбез дип яныйлар.
Ил гиз ә . Бигрәк куркыныч бизнес икән.
Чынгызхан. Ну ничего. Хуҗа рәнҗетмәс.
Таймас. Сезнен дә хуҗа бармыни?
Чынгызхан. Ны... Крыша. Ансыз адым да атлый алмыйсын. Полковник! Монда ничек урнаштым дип уйлыйсыз? Минем
хуҗа сезнекенә чылтыраткан — и мин сезнен белән. (Таймаска.) Бу әйбәт ханым синен хатынмы?
И л г и з ә. Аллам сакласын!
Таймас. Илгиз... Илгизә дисән дә ярый, безнен фирмада шофер булып эшли. Әби патшаны йөртә. Без өйдәшләр — ул күрше бүлмәдә яши.
Чынгызхан. Әби патша?
Таймас. Безнен хуҗа — хатын- кыз. Кушаматы Әби патша. Мин шунда менеджер.
Чынгызхан. Нинди фирма сон ул? Нишлисез?
Таймас. Бик шәп ширкәт. Тиздән дөнья мәйданына чыгабыз.
Илгизә (Чыңгызханга). Әйтсәм әйтим инде, абзый, прафисыр башын белән фатир да алалмадынмы?
Чынгызхан. Киттем. Хатын игосына түзеп булмады. Чынгызхан булып йөрүемнән гарьләнде.
Таймас . Хатын - кызгамы Чынгызханны анларга!
Чынгызхан. Дөресен әйткәндә, мин үземне хәзер генә шәхес итеп сизә башладым.
Таймас. Нәм дөрес! Үз юлынны тапкансын.
Илгизә. Үз исемен ничек сон, абзый!
Чынгызхан. Нигә ул? Анын өч тиенлек тә файдасы юк.
Илгизә. Шулаймыни? Ярый, алайса, Чынгызхан абзый. (Таймаска.) Син эшкә җыенасынмы, юкмы?
Таймас (күлмәген киеп). Мин әзер. (Чыңгызханга.) Әби патша ко-мандировкада, шуна бераз сонарсак та ярый.
Илгизә. Киттек. Үз өендәге кебек бул, Чынгызхан абзый. Менә сина ачкыч. (Ачкыч бирә.)
Чынгызхан. Барыгыз, бар. Минем эш сонрак башлана.
Таймас белән Илгизә чыгалар. Чыңгызхан караватка сузылып ята.
Чынгызхан. Ордым эшегезне! Ул үлгәч тә өч көнлек кала.
Икенче күренеш
Шул ук бүлмәдә Чыңгызхан тирләп-пешеп чәй эчеп утыра. Ул шул ук кыяфәттә. Таймас кайтып керә.
Таймас. Сәлам!
Чынгызхан. Әйбәт кенә иде әле.
Таймас. Син нишләп киеменне алмаштырмадын? Цивильный киен, дидем бит. Толымынны алып ташла . Сакалынны да... Хәзер килеп җитә бит!
Чынгызхан (толымын тотып). Ничек алыйм... Ул бит чын.
Таймас. Чын? (Толымны тартып карый.)
Чынгызхан. Алла! Авырта!
Таймас. Чыннан да чын. Мин бит аны ябыштырып кына куйгансың дип торам.
Чыңгызхан. Аңа хатын да, бәйләнеп, теңкәне корытты. Шуның аркасында аерылыштык та.
Таймас (кайчы алып). Бир әле, кисеп ташлыйм.
Чыңгызхан. Тимә! (Таймастан кача.) Синең өйләнәсе килә дип газиз толымымны корбан итимме? Ул бит минем эш коралы!
Таймас. Гөлназ алдында шушындый чүчмәк булып утырмассың ич. Ул шундук чыгып качар. Тү-тү аннан өйләнү. Мин бит аңа әйттем: әтинең энесе килде Бүздәктән, дип. Ул, мәйтәм, анда җәмигъ мәчетнең имам-хатибы. Гөлназның әнисе бә- әк диндар карчык икән. Мөслимә әби...
Чыңгызхан. Исеме җисеменә туры килгән.
Таймас. Чын исеме Лена аның. Ленычка да булган, Лена Шафиков- на да.
Чыңгызхан. Ну-у, андыйлар пәйгамбәрнең үзеннән дә динлерәк була.
Таймас. Давай кыркып ташлыйбыз. Бу килеш сине кем мулла дип белсен ? Чып - чын мәҗүси! Язычник!
Чыңгызхан. Нишләп мәҗүси? Без Тәңре динендә идек.
Таймас. Сез?
Чыңгызхан. Ул әле яңадан кайта, Алла боерса. Пәйгамбәрләре дә бар инде
берничәү. Иярүчеләр дә табылыр.
Таймас. Озын сүз бозау имезә. (Утыра.) Ну, болай булмый бит инде. Син бит аларга кода булып барырга тиешле. Ну йортлары, малай! Бабай салып калдырган. Бик крута бизнесмен булган икән, атып үтергәннәр хәтта! Ну йорты шәп, ул бакчасын әйтәсеңме...
Чыңгызхан. Син ул кызны яратасыңмы?
Таймас. Гөлназнымы? Аны яратмаска мөмкин түгел!
Чыңгызхан. Әлбәттә, шундый йорты булгач...
Таймас. Йорт ул мәхәббәткә мишәйт итми. Үзең дә бирнәгә бик шәп кеш тиресе алгансың бит әле. Синең заманда ул дөнья бәһасе торган.
Чыңгызхан. Кем?
Таймас . Ә-әй, ул теге чын Чыңгыз хан бит әле. Әйдә, әйдә, киемеңне алмаштыр, сакалыңны... (Якын килмәкче.) Сакалың да чынмы?
Чыңгызхан (чигенеп). Чын, чын. Син мине Америкадан дип әйтәсең калган. Чию-чию кабиләсенең юлбашчысы дисәң, һе-ей. Дәрәҗәң дә күпкә үсәр иде, мин дә, шул килеш барып, түрдә утырыр идем.
Таймас. Ярамай. Чаманы белергә кирәк.
Чыңгызхан (тирә-ягына карап). Син соң аны нигә монда чакырдың?
Таймас. Үзе бит... Ну, мин монда вакытлыча гына торам ласа! Салмачыда коттеджым өлгергәнче генә. Мин бит аның өчен зур фирма башлыгы. Крута бизнесмен (тәкәллефсез булырга тырышып). Һым... Бөек җиһангирем, син миңа бераз әҗәткә биреп тор. Кәләшне берәр затлы кафега алып керергә кирәк бит инде.
Чыңгызхан (кесәсеннән акча чыгарып). Син болай да муеннан бурычта. Ничек түләп бетерерсең?..
Таймас (тиз генә акчаны алып, кесәсенә шудыра). Булыр, булыр! Бүген көне буе интернетта утырдым. Австралиядә зур корпорация белән килешү төзергә сөйләштек. Алдыңда булачак миллионер басып тора!
Чыңгызхан. Нинди килешү... Ташла ул буш хыялларыңны. Әнә төрекләргә төзүче булып бар.
Таймас. Артта калган икән син. Безнең бизнесның киләчәге һу-һу! (Киемен алмаштыра башлый.)
Чыңгызхан. Нинди бизнес инде ул?
Таймас. Һава сатабыз. Татар һавасын. Саф һавага кытлык хәзер. Инде урамнарга саф һава сулый торган кабиналар куя башладык. Пакетларга да тутырып сатабыз. Буыла башласаң, ач та сула, пажалысты.
Чыңгызхан. Алалармы?
Таймас. Көндәшләр күбәйде. Ну, без миллилек белән бәреп егабыз. «Изге Болгар җилләре» дигәне бигрәк тә шәп сатыла. Соңгы вакытта «Алтын Урда сулышы»н егылып алалар. «Казан язы» да өмет уята. Тиздән бөтен татар дөньясы милли һавага тиенәчәк.
Чыңгызхан. Ул милли һава дигәнне кайдан гына табып бетерәсездер.
Таймас . Кайдан, кайдан... Исемнәре үк әйтеп тора бит.
Чыңгызхан. «Казан язы», һы... Сулап буламы?
Таймас. Әле генә Финляндиягә бер эшелон җибәрдек. Читтә Казан һавасы да тансык (күлмәк кигәч). Йә, килешәме?
Чыңгызхан. Шәп инде, шәп. Алтын Урданың нәрсәсе дидең әле?
Таймас. Сулышы.
Чыңгызхан. Анысы кайдан?
Таймас. Ни, барысын да белер иде бугай. Фирма секреты! (Ботинкасын киеп.) Йә, ничек? Каблугын биш сантиметрга озынайттырдым!
Чыңгызхан. Егылып төшә күрмә.
Таймас. Кызлар озын буйлы егетләрне ярата, чурт.
Чыңгызхан. Кыз кем дидең әле, эшлиме, укыймы?
Таймас. Укый. Татар журналисты булмакчы.
Чыңгызхан. Вәт бахыр!
Таймас. Киемеңне алмаштыр! Терәлгән дә тора.
Чыңгызхан. Мин болай да шәп!
Ишек кынгыравынын тавышы.
Таймас. Чукынды (Чынтызхан- ны Илгизә бүлмәсенә этеп кертә.) Ки-енмәдең, хәзер анда утыр инде. Тының да
чыкмасын (шул вакытта кесә телефоны чылтырый). Алло! Әйе, Илүсә Робертовна. Соң, эш вакыты бетте бит инде. Әйе... Әйе... Әйе... Илүсә Робер-товна! Минем бит һич кичектерүсез очрашуым бар иде, пажалысты. Ә? Ә? Ә? Машина җибәрдегез? Киләм, киләм хәзер... Сау булыгыз. (Ишекне ача. Илгизә керә.)
Илгизә. Ә, җыенгансың икән. Чылтыраттымы? Командировкадан кайтуга сине таптыра башлады. Са- гынга-ан...
Таймас. Буржуй ул! Эксплуататор! Эш вакыты беткәнгә ике сәгать. Нинди сүз булырга мөмкин?!
Илгизә. Анда хәлләр! Кайтуга буран куптарды. «Алтын Урда сулышы»на әрем исе кушарга оныткансыз.
Таймас . Ул минем эшме? Минем эш әзер продукцияне олактыру!
Илгизә. Аны беләсең бит...
Ишек кынгыравы тавышы.
Таймас. Хәзер нишлим инде мин? (Ишекне ача, анда Гөлназ.) Гөлназ! Бәгырем, килеп тә җиттеңме? Әйдә, әйдә, үт.
Илгизә. Бәгырем, йөрәк маем, җан кисәгем... Ай-яй-яй... (Гөлназ тирәсендә әйләнеп.) Шушымыни инде синең краля?
Гөлназ (аптырап). Исәнме - сез...
Таймас Гөлназны түргәрәк алып килеп урындыкка утырта.
Таймас. Гөлназ! Бу минем шофер. Илгиз...
Илгизә. Илгизә!
Таймас. Әйе... Гөлназ, бәгырем. Гафу ит мине, зинһар. Тиз генә офиска барып киләсе бар. Әле генә Япониядән делегация килеп төшкән. Көтмәгәндә. Алар иртәгә генә килергә тиеш иде әле. Ышан син менә япошкаларга. Контракт янарга мөмкин. Мин иң күп дигәндә бер сәгатьтән бушыйм. Көтеп тор монда гына, ә? (Киштәдән китап ала.) Менә Ленинның китабын укый тор. Автограф язып бүләк иткән.
Гөлназ (аптырап). Ленинмы?
Таймас. Әйе, Чынгызханга... (Аңга килеп.) Ә-әй,хе-хе, шаяртам инде. Киттем.Хәзер кайтып җитәм.
Гөлназ. Мин дә барыйм. (Тирә- ягына карана.) Шунда гына көтәрмен.
Таймас. Ярамый. Анда чит кешегә ярамый... (Ашыгып.) Мин хәзер кайтам, бәгырем. Әле сина дигән бүләгем дә бар. Сюрприз!
И л г и з ә. Сафсата сатма сана!
Таймас. Бер аягым монда кала!
(Илгизә белән чыгып китәләр.)
Гөлназ (үзалдына). Бигрәк сәер шофер... (Бүлмәне карап әйләнеп чыга.) Сәер...
Илгизә бүлмәсеннән Чыңгызхан чыга.
Гөлназ (кулындагы китабы төшеп китә). Абау!
Чынгызхан (китапны иелеп ала). Курыкма, сенелем. Мин кеше ашамыйм.
Гөлназ. Сез кем?
Чынгызхан (ни әйтергә белмичә). Мин... ни... Таймаска кунакка килгән идем.
Гөлназ. Таймас Бүздәктән абый килә, дигән иде. Сезмени ул?
Чынгызхан. Мин инде ул.
Гөлназ. Мулламы? Анда муллалар шундыймыни?
Чынгызхан. Мулла ул Бүз- дәктә дә мулла. Мин әле анда тарих җәмгыятен дә җитәклим. Менә Казанда күргәзмә оештырабыз.
Гөлназ. Ә-ә... Мин тагын әллә нәрсә уйлаган идем. Сез күргәзмәгә дип шулай киендегезмени...
Чынгызхан. Әйе, мин Чынгыз хан... Үз тарихыбыз белән кызыксыну көчәйде бит хәзер.
Гөлназ. Ә-ә, Лениннан автограф алучы сезмени ул?
Чынгызхан. Сонгы вакытта ошамый башлады әле ул мина.
Гөлназ. Таймас монда кайчан күчте сон?
Чынгызхан. Анысын әйтә алмыйм, сенелем. Сез, яшьләр, өлкәннәргә хисап тотмыйсыз бит хәзер.
Гө лназ. Теге кыз... шофер... Ул да монда торамы?
Чынгызхан. Әйе, теге бүлмәдә. Ишеген бикләп ята ул.
Гөлназ. Әле генә сез чыккан бүлмәдәме?
Чынгызхан. Мин анда... ялгыш кергән идем. Килгән кеше бит... белештермим. Ишекләрне буташтырдым... Мин анда бәдрәф дип торам.
Гөлназ. Бәдрәф бу якта.
Чынгызхан. Әйе... Инде хәзер кирәкми.
Гөлназ. Алай икән... Берегездән берегез сәер.
(Ни әйтергә белми тынып калалар. Чыңгызхан кулындагы китабын Гөлназга суза.)
Чынгызхан. Укырга җыенган идегез, ахрысы.
Гөлназ (китапны өстәлгә куя). Көтим микән инде... Әллә китим микән?
Чынгызхан. Хәзер кайтып җитәм, диде бит.
Гөлназ. Сез ишетеп тордыгызмыни? Ишекләрне буташтырып...
Чынгызхан. Монда бит стеналар юка. Таймаснын тавышы әче. Кайчакта Бүздәккә кадәр ишетелә.
Гөлназ. Анда сездән башка туганнары да калмаган бугай.
Чынгызхан. Әйе, тома ятим ул.
Гөлназ. Ярый абые бар әле. Туганнарсыз кыен бит.
Чынгызхан. Мине әйтәсезме? Әйе, мин ана зур таяныч.
Гөлназ. Юк, Мәскәүцәге бертуган абыйсын әйтәм. Генерал абыйсын.
Чынгызхан. Генаралны? Ә... Әйе шул, генерал. Ул инде ин якын туган. Генерал...
Гөлназ. Аралары якынмы сон?.. Туганнар арасында да төрле хәлләр була. Таймас бит ул артык турыдан яра. Уенда ни булса, телендә шул. Бигрәк хәйләсез.
Чынгызхан. Шундый ул... Яратасызмы?
Гөлназ. Таймаснымы? И, абый, әллә нинди сораулар бирәсез.
Чыңгызхан. Бик гади сорау. Бик гади нәрсә: йә яратасың, йә юк.
Гөлназ. Ошый ул миңа. Неор-динарный.
Чыңгызхан. Ул шундый...
Пауза.
Гөлназ. Танышып китүебез дә сәер булды. Театрдан чыккач, машина тота идем. Бүтән транспорт йөрми. Безнең өй бит шәһәр читендә. Шуннан бер шәп машина килеп туктады. Таймас өенә кайтып бара икән. Ул чагында шоферы бүтән иде. Нормальный мужик. Таймас шул көнне генә Франциядән кайтып төшкән икән. Алҗыган. Алай да, сүз иярә сүз чыгып, таныштык. Өйгә кадәр озатып куйды.
Чыңгызхан. Акча алмагандыр бит. Шоферын әйтәм...
Гөлназ. Сез бигрәк. Дөрес, мин бирергә тырыштым. Таймас ул бик кызык кеше. Кесәсендә акча йөртми. Вак акчаның рәтен дә белми. Гел зур суммалар белән эш йөрткәч... (Көлеп.) Вак-төяккә гел миннән алып тора.
Чыңгызхан. Ул шундый... Таркаулыгы да бар — бурычын гел бирергә оныта.
Гөлназ. Аның бит башында мең проблема. Шундый зур фирманы жцтәкләү жиңел түгел.
Чыңгызхан. Әниең белән танышмы соң ул?
Гөлназ. Ярты еллар элек, беренче тапкыр Америкага барганда, кереп әни белән күрешеп чыкты.
Чыңгызхан. Әниең нәрсә ди?
Гөлназ. Ошатты, ахрысы. Таш яра торган үткен кешегә охшаган, ди. Абый, мине ярәшергә килгәндә болай... Чыңгыз хан булып килмәсә- гез иде. Әни бик динле хәзер. Мулла булып килсәгез, эш уңар...
Чыңгызхан . Борчылма, сеңлем.
Ишек кыңгыравы тавышы.
Әллә кайтты да, ул шундый... (Ишекне ача.)
Илгизә керә.
Таймас юкмыни?
Илгизә. Кайтмадымы?
Гөлназ. Аны сез алып кайтырга тиештер бит?
Илгизә. Нишләп мин?
Гөлназ. Сез аның шоферыдыр бит?
Илгизә. Ә... Ул соңрак кайтам диде. Банкет анда.
Чыңгызхан. Банкет?
Илгизә . Борчылма, тиздән кайтып керер.
Гөлназ. Сез аны барып алмый- сызмыни?
Илгизә. Ә... Ул мине кайтарып җибәрде. Такси белән кайтам, ә син кайт, ял ит, диде.
Чыңгызхан. Ул шундый. Шоферына бик игътибарлы.
Гөлназ (күңеле төшеп). Мин китим инде. Болай да соңардым.
Илгизә. Нишлисең, кызый, бизнес. Син зерә Таймаска кызыгасың. Таймас Харисовичка димен. Эшкуар ул, гаилә кешесе түгел. Берәр бюджетникны каптыр, гел яныңда гына утырыр.
Гөлназ. Сез... Сез... (Ашыгып китәргә җыена.)
Чыңгызхан. Чү, Илгизә, ипләп сөйләш. Гөлназ Таймасны исәп-хисапсыз ярата.Чын күңелдән. Каккан казыгы булмаса да, аны сайлар иде ул, шулай бит, Гөлназ?
Гөлназ күз яшенә буылып чыгып китәм дигәндә ишектән Таймас килеп керә. Кулында чәчәк.
Таймас . Кичер, бәгырем. Тиз генә котылып булмады. Очып кайттым, очып... (Чәчәк бәйләмен бирә.)
Илгизә читкә китеп баса.
Гөлназ (чәчәкне алып). Рәхмәт.
Таймас. Киттек, әйдә! Бүген безнен көн! (Чыңгызханга ымлап.) Минем абый бераз сәер кеше. Сөйләштегезме, килештегезме?
Чынгызхан. Килештек, килештек. Иртәгә мин — мулла!
Таймас (Гөлназның биленнән кочаклап). Менә бит, майлаган кебек бара. Киттек, бәгырем! (Икәү чыгып китәләр.)
И л г и з ә (үчекләгән тавыш белән). Киттек, бәгырем. Кыланмышын гына кара хәчтерүшнен. (Йөзен каплап елап җибәрә. Чыңгызханга.) Абзый! Мин яратам бит шул шамакайны! Ярата идем...
Чынгызхан (юатып). Чү, сенелем, чү, бетеренмә алай. Син әле... Син әле... Егет солтанын пар итәрсен...
Ишек кыңгыравы чылтырый.
Кем йөрер бу вакытта... Кире кайттылармы әллә? Хәзер, хәзер, чичас, чичас (ишекне ача.)
Бусагада Илдар. Ул базык, яшь булса да чәче сирәк — пеләшләнә башлаган.
Илдар (Чыңгызханга карап). Ьо-о! Бамбардия! Татарча беләсен- ме?
Чынгызхан. Мин татарча гына сөйләшәм дә.
Илдар (Илгизәгә). Сәлам, братан! Нишләп борынын кызарды?
И л г и з ә . Нәрсә кирәк? Хәзер күп сөйләшеп торсан... ипи шүрлегенә менеп төшәрмен.
И лд ар. Син нәрсә, братан?! Ки-лешми. Кайсыгыз монда староста? Менә кәгазь... Мин бу бүлмәгә өченче кеше булып урнашам. Шушымы минем карават? (Сумкасын өченче ятак өстенә куя.) Мин — Илдар! (Чыңгызханга кул бирә.)
Чынгызхан. Чынгыз Ясука- евич.
Илдар (Илгизәгә кул бирә). Илдар!
Илгизә аның кулын бәреп, үз бүлмәсенә кереп китә.
Чынгызхан. Илгизә исемле ул.
Илдар. Илгизә? Мин бит аны пацан дип торам. Ха-ха-ха. Менә сина мә! Илгизә, дисен, ә! Шайтан алгыры! Экология начар шул хәзер.
Чынгызхан. Кем дип белик үзенне? Кайда эшлисен?
Илдар. Әлегә эшсез. Профес-сиональный эшсез. (Торып йөренә.) Биржада торам әлегә. Табылыр эше дә, саулык булсын (утыра.)
Чынгызхан. Тукта, тукта... Тор әле, тор. (Илдарның йөзен бер яннан, бер
алдан карый, читкә китә.) Охшаган, охшаган. Суйган да каплаган инде. Йөрешенне генә үзгәртәсе бар. Менә болай... (Йөреп күрсәтә.) Ике якка авышыбрак атла. Ун кулын селкенмәсен. Телевизор караганын юкмы әллә?
Илдар. Абзый, син әллә болайракмы (баш тирәсендә бармагын уйната.)
Чынгызхан. Син үзен жүләр. Шундый охшашлык белән... (Путин- ча атлап күрсәтә.) Йәле, кабатла әле. Президент адымы бу!
Илдар ул кушканча атлый.
Менә, менә... Хәзер елмай! Тик күзен елмаймасын. Авызынны гына ер. Яхшы кеше дип уйласыннар. Без синен белән, энекәш, бөтен Азатлык мәйданын яулап алабыз.
Илдар. Ә, анладым! Син бит Чынгызхан!
Чынгызхан. Анладынмы ? Менә шәп.
Илдар. Син күрсәткән кеше булып кылансам, беләсенме, мине нишлиләр. Сина жинел ул, син моннан мен ел элек яшәгән.
Чынгызхан. Куркасынмы?
Илдар. Белмим, сезнен профессия ничек аталадыр. Тик минем өчен түгел ул.
Чынгызхан. Бер эшнен дә ояты юк. Кеше өлешенә кермибез.
Син сон нинди һөнәр беләсен? Гомер буе эшсез йөрмәссен бит.
Илдар. Мин гомеремне милләтемә багышлыйм! Үземә берни дә кирәкми. Халкым бәхетле булсын!
Чынгызхан. Милләтче булып эшләргә уйлыйсын инде, алайса. Ул да һөнәр.
Илдар. Һөнәр түгел ул, язмыш!
Чынгызхан. Белмим, минемчә, һөнәрчеләр генә калды хәзер. Һөнәрчеләр заманы. Милләтчеләр бар, милләт үзе юк.
Бүлмәсеннән Илгизә чыга. Ул матур күлмәк кигән, бизәнгән, чибәр кыз кыяфәтенә кергән.
Илгизә. Юкны бушка аударып утырмагыз, зинһар. (Илдарны култыклап ала.) Исемен ничек әле?
Илдар. Илдар.
Илгизә. Илдар! Киттек әйдә.
Илдар. Кая?
Илгизә. Ресторанга.
Илдар. Минем бит...
Илгизә. Борчылма, үзем сыйлыйм. Киттек! (Аптыраган Илдарны алып чыгып китә.)
Өченче күренеш
Илүсә Робертовнанын кабинеты. Илүсә зур өстәл янында утыра. Сәркә- тип кыз тавышы: «Илүсә Робертовна! Сезнен янга бер апа кермәкче була. Мөслимә апа. Сезнен туганыгыз, ди».
Илүсә. Керсен.
Мөслимә керә.
Мөслимә. Әссәламәгаләйкүм, Илүсә. Исән-сау гына яшисенме? (Ике кулын сузып күрешергә килә.)
Илүсә. Ба, Лена Шафиковна! (Урыныннан торып күрешә.) Җин- ги... Сине күрмәгәнгә инде... Йөз ел бардыр.
Мөслимә. Ильясым үлгәннән бирле күрешкәнебез юк. Килеп тә чыкмыйсын.
Илүсә. Әй, әйтмә дә инде, Лена Шафиковна. Тормыш бит шундый. Мәшәкать өстенә мәшәкать.
Мөслимә. Ташладыгыз җингә- гезне. Аннары, Илүсә, әйтмә мина Лена Шафиковна дип. Мин Мөслимә хәзер, Аллага шөкер.
Илүсә. Ишеттем, ишеттем, дин юлына баскансын икән.
Мөслимә. Әлхәмделиллаһи... (Карана.) Кабинетын бик затлы. Эшен унышлы бара, ахрысы. Сөбханалла, шулай булсын.
Илүсә. Җинги! Вакытым бик тыгыз. Йомышын булса, боргаламый гына әйт.
Мөслимә. Шулай инде... (Пауза.) Ахирәттә рәхәтләнеп сөйләшербез, Алла боерса. Ярый инде, мин җинги генә... Җиде ят. Гөлназнын да хәлен белгәнен юк. Ул бит бертуган абыеннын кызы!
Илүсә. Ни булган Гөлназга... Әйбәт
кенә укып йөридер бит...
Мөслимә. Аллага шөкер. Күз тимәсен. Тик менә... Кияүгә китәргә җыена. Зур эш бит... Синен белән кинәш-табыш итим мәллә дидем.
Илүсә. Кияүгә... Гөлназ да кияүгә чыга диген. Менә бит, гомер ничек тиз уза... Бәхетле булсын. Туйлары кайчан?
Мөслимә. Иртәгә ярәшергә киләләр. Син дә шунда килеп кияүгә бәя бирсән, әйбәт булыр иде.
Илүсә. Иртәгә... һым... (Календарен карый.) Иртәгә мин бушый алмамдыр. Ну туйга киләм!
Мөслимә. Син бит, Илүсә, бер күрүдә кешене таныйсын. Иртәгә килсән, әйбәт булыр иде.
Илүсә. Син дә хаклы. Кемне сайлады сон Гөлназ?
Мөслимә. Яшь кенә булса да зур бизнесмен. Персональный машинада йөри. Туйга коттедж да өлгертеп маташа икән. Таш астыннан чыккан инде, сөбханалла, күз тимәсен.
Илүсә. Гөлназ акыллы кыз шул. Әтисенә охшаган! Тапкан бит менә әйбәт егет. Андыйларны хәзер көндез чыра яндырып эзлисе.
Мөслимә. Шулай да син дә күреп бәя бирсән, мишәйт итмәс иде. Абыеннын кызы бит, җиянен. Уйлап карасан, анардан да якын туганын да юк бит.
Илүсә. Ярар, ярар, булды. Тиз генә килеп китәрмен. Тәк... Башта Гөлназнын үзе белән сөйләшеп алырга кирәк. Чылтыратып әйт әле, хәзер үк монда килсен.
Мөслимә (телефоннан чыл-тыратып). Гөлназ... Саумы, кызым? Мин әле Илүсә апаннын кабинетында утырам. Хәзер үк монда кил әле. Әйе, хәзер үк! Адресымы?
Илүсә. Мөштәри урамы, ундүртенче йорт.
Мөслимә. Мөштәри урамы, йорт нумеры 14. Тоткарланма.
Илүсә (урыныннан торып). Ярар, сау бул, җинги...
Мөслимә. Кызым белән бергә кайтып китәрбез дигәнием.
Илүсә. Юк, безгә икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк. Җиткән кызнын әнисеннән дә яшерен серләре була.
Мөслимә. Миннән яшерен сере юк анын! Ул әтисеннән биш яшьтә калды. Үзен кеше иткән әнисеннән нинди сере булсын ди?! Мина охшаган ул!
Илүсә. Дөнья бу, җинги. (Мөслимәне җитәкләп, ишеккә алып бара.) Иртәгә сездә сөйләшеп бетерербез. Егет син сөйләгәнчә булса, озак уйлап торасы түгел. Әйтәм бит, андыйлар аяк астында аунап ятмый. Хәзер бит, үзен беләсен, чын ир-егетләр аз. Әнә бездә бер мәми авыз эшли. Теле белән тегермән тарта, кулыннан бер эш килми. Коточкыч ялганчы. Менә бүген дә эштә юк. Сонгы тапкыр сөйләшәм дә, кумыйча булмас эштән (ишекне ача, сәркәтип кызга.) Теге балаболка килмәдеме әле?
Сәркәтип кыз тавышы: «Чылты-ратты, биш минуттан килеп җитәм, ди. Өйләнеп йөри икән ул, Илүсә Робертовна.»
Илүсә. Менә, ишеттенме, җин- ги, шул эшлексез дә өйләнә, ә?! Кулыннан бер эш килми, ә өйләнә. Нинди бәхетсез кызны эләктергәндер. Шалапай. Күрсәтәм әле мин ана туй, килсен генә. Ярый Гөлназ шундый әтрәк-әләмне сайламаган. (Сәркәтип кызга.) Ләйсән! Тиздән минем сенелем килергә тиеш, туры мина керсен.
Мөслимә. Алла сакласын, Алла сакласын.
Илүсә. Сау бул, җинги.
Мөслимә . Рәхмәт, җаным. Туганнар кирәк шул, кирәк. Ике бармак арасына ит үсми (китә.)
Илүсә (үз-үзенә). Туганнар искә төшкән.
Сәркәтип кыз тавышы: «Илүсә Робертовна, Таймас килде.»
Илүсә. Керсен!
Таймас керә.
Таймас. Исәнмесез! Чакырган икәнсез, Илүсә ханым.
Илүсә. Син нигә эштә юк? Кайда йөрисен син?
Таймас. Илүсә ханым! Әйтсәм ышанмассыз да, гаҗәп бер эш килеп
чыкты бит әле. Болай булса...
Илүсә. Әйтмә дә, ышанмыйм да... (Торып йөренә.) Син мина турысын әйт: син чыннан да бераз җинелрәкме, әллә кыланасын гынамы?
Таймас. Авырлыгым җитмеш сигез килограмм!
Илүсә . Башыңны җүләргә салма. Менә нинди саяк-сандырак яшьләр килде, акылыннан шашар- сын, билләһи. Ахырзаман! Болардан нинди ир чыга? Иртән мыш-мыш килеп носкиларын эзләүче, бәдрәфкә керсә, унитазга туры китерә алмаучы мәхлуклар басты дөньяны. Вакытында эшкә килмисен, килсән, интернетны чүплисен, телефоннан төшмисен. Кемнәр белән генә сөйләшәсен син? (Өстәлдән кәгазь алып селки.) Менә күпме түләргә килгән! Эш хакыннан тотып калам.
Таймас. Сөйләшмичә генә клиентлар табып булмый.
Илүсә. Кайда сон ул синен клиентлар?
Таймас. Австралиядән Садри әфәнде килгән. Әле шунын белән сөйләшеп кайттым. Бик зур партия заказать итте. Контракт төзисе генә калды.
Илүсә. Сөйләмә! Туйдым мин синен ялганнарынннан. Гарык! Син! Эшлексез бер бәндә. Нишләтергә инде сине, ә! Куып чыгарсам, кая барасын инде син? Хәер сорарга туры килә бит. Телен телгә йокмый, бәлки әйбәт хәерче чыгар иде синнән?
Таймас. Илнен яртысы хәер теләнә. Кем урамда кулын сузып, кем түрәләргә хатлар язып, проектлар тәкъдим итеп.
Илүсә. Әле өйләнергә йөрисен икән. Кемнен генә газиз баласын бәхетсез итәсен, ә?
Таймас. Ул минем белән бәхетле булачак! Туйда сез түрдә утырырсыз инде, Илүсә ханым. Сез бит минем әни урынына калган кеше.
Гөлназ ачык ишектә пәйда була. Илүсә белән Таймас аны күрми.
Илүсә. Җитте! Сонгы тапкыр кисәтәм! Теленне чарлама да, мин сине үтәли күрәм.
Таймас. Илүсә ханым...
Илүсә. Бүлдермә! Йә син тәр- тибенне үзгәртәсен, йә — әнә ишек. Мин синен әниен урынына калмаган. Әрәмтамак асрап ятмам. Син бит эшкә килгәннән бирле трай тибәсен.
Таймас. Илүсә ханым. Зинһар, тынлагыз...
Илүсә. Тик тор! Мин әйтәсен әйттем. Кинәшем шул: өйләнмә! Кемнендер баласын бәхетсез итмә.
Гөлназ йөзен каплап чыгып йөгерә.
Таймас. Ничек өйләнмисен, Илүсә ханым. Сон инде хәзер. Балага узды.
Илүсә. Нәрсә-ә?
Таймас. Ә сез мине булдыксыз дисез.
Илүсә. Оятсыз! Җир бит! Бар, кайтып кит. Бар! Күземә күренмә.
Таймас. Китәм, китәм.
Таймас чыгып китә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Дүртенче күренеш
Фатир бүлмәсе. Таймас компьютер каршында утыра. Интернетта skype аша төрекчә сөйләшә: «Әвәт. Чук гүзәл һавадыр». «Изге Болгар рузгәрләре». Болгар герекли диил? «Күк түрк динлекмеси» вар. Тәшәккүр идәрем.»
Ишек кыңгыравы тавышы. Таймас ишек ача. Гөлназ керә.
Таймас. Гөлназ! Кер, әйдә. Гомерен озын булыр. Сине генә уйлап тора идем.
Гөлназ (төксе). Алай үзенне тинтерәтмә.
Таймас (кочакламакчы). Нинди черки тешләде кәләшемне? (Җитдиләнеп.) Берәр нәрсә булмагандыр бит? Мөслимә апанын хәле әйбәтме? Кәефе яхшымы? Тиздән бит ул әби булачак. Минем әби!
Гөлназ. Бездә кияүләр хатын-
нарынын әнисенә әни диләр.
Таймас. Ана гына калса... Үз әнием бит вафат. Мөслимә апага рәхәтләнеп әни диярмен. Әйдә, уз әле. Утыр. (Урындыкка утырта.) Ничек болай көтмәгәндә?.. Юк, мин сине һәрвакыт көтәм. Азга гына аерылышканда да син һәрвакыт күңелемдә.
Гөлназ. Мин дә шулай...
Таймас (кочакларга теләп). Гөлназ, җаным. Мин сине шундый яратам. Яратам! Яратам! (Үпмәкче була.)
Гөлназ (читкә этеп). Таймас! Килешкән идек бит. Сузылма миңа. Сабырсызланма, озак калмады.
Таймас (читкә китеп). Менә шундый булган өчен тагын да ныграк яратам да инде сине, Гөлназ. Шикләнеп тә куям: бер елга якын йөрибез — җүнләп үбешкәнебез дә юк.
Гөлназ. Әйттем бит инде: андый кыз кирәк булса, минем янда йөрмә.
Таймас. Шулай! Дөрес! Их-х... ну без яшәрбез, Гөлназ. Шундый итеп яшәрбез, име, шундый итеп яшәрбез...
Гөлназ (ирония белән). Коттеджың туйга өлгерәме соң?
Таймас. Өлгерергә тиеш. Әз генә калды. Проблема юк. Туйга өлгермәсә дә без бәхетле. Нәрсә диләр әле? Гашыйкларга шалашта да шәп, диләрме? Дөресен әйткәндә, Гөлназ...
Гөлназ. Дөресен әйткәндә, Таймас, озак кына уйладым-уйла- дым да... Бәлки безгә туйны кичектерергәдер?
Таймас. И, акыллы да инде син, Гөлназ. Кичектерик соң, нигә кичектермәскә?
Гөлназ. Бер-беребезне яхшырак белергә кирәк безгә.
Таймас . Кеше бер - берсен беркайчан да төбенә кадәр белеп бетерми. Ир белән хатын булгач та бер-беребезне озак өйрәнербез әле. (Җанланып.) Чыннан да, кышка табарак үткәрсәк туйны, ә? Кыңгыраулар таккан атлар җигеп, кар бу-раннары туздырып...
Гөлназ. Хыялый син.
Таймас. Юкса машиналарда урамны кем дә әйләнә. Кырык, илле, җитмеш машина. Ничаклы күп, туй шулкадәр шәп, янәсе. Бу бит ахмаклык!
Гөлназ. Дөрес, нигә ул машиналар...
Таймас. Иң мөһиме, никах. Менә, Алла боерса, Мөслимә апаның... әнинең фатихасы белән никахлашырбыз да... Әйе, туйны кайчан үткәрсәк тә ярый.
Гөлназ. Никахны да кичекте - рергә кирәк...
Таймас (тавышы үзгәрә). Гөлназ! Нәрсә булды?
Гөлназ. Булмады. Киңәш-табыш итәм бит.
Таймас. Киңәшле эш таркалмас дисеңме? И акыллы да инде син, Гөлназым. Юк, никахны кичектермибез. Ул бит бездән генә тормый.
Гөлназ. Кемнән тора тагын?
Таймас. Никах күкләрдә укыла диләр. Анда инде фәрештәләр укырга әзерләнгән, тәһарәт алганнар. Ә без тотабыз да — бац! — кире уйлыйбыз. Аларга бу ошамас.
Гөлназ (көлеп җибәрә). Җүләр син.
Таймас (Гөлназны кочаклап күтәрә дә бер урында әйләнә). Әйе, җүләр! Җүләр! Көл, көл, бәгырем, турсаеп утыру сиңа килешми. Гөлназ, мин бит сиңа бик нык ышанам. Безнең арада бер сер дә булырга тиеш түгел, шулай бит? Без бер-беребезгә тырнак очы кадәр дә ялганларга тиеш түгел, шулай бит? Менә мин дә... әйтәм, теләсәң нишләрсең...
Ишек кыңгыравы тавышы.
Әйе! Кем йөри инде (ишекне ачарга китә.) Кем ул?
Чыңгызхан тавышы: «Мин.» Таймас ишекне ача, Чыңгызхан керә. Ишектән керүгә ыңгырашып идәнгә ава.
Таймас. Менә сиңа туй бүләге. (Чыңгызханны күтәреп, караватка илтеп яткыра.) Тар-мар иткәннәр.
Чыңгызхан (ыңгырашып). Изделәр.
Таймас . Сталинмы? Барып иманын укытам, ант әгәр.
Гөлназ. Кем дисен?
Таймас. Сталин! Бандит.
Чынгызхан. Яра-амый.
Таймас . Дөрес әйтәсен, ментларга
хәбәр итәргә кирәк.
Гөлназ. Чынгызхан абый, хәзер су алып керәм. (Аш бүлмәсенә чыга.)
Чынгызхан. Сталин белән без хәзер дус. Лениннар белән дә сүз килә.
Таймас. Сон, кем кыйнады, алайса?
Чынгызхан. Ике ыспай егет килде дә... Алар йөзгә сукмый, бавырга бәрәләр... Бәгырьгә...
Таймас. Ни өчен? Бер дә юкка кыйнап киттеләрме?
Чынгызхан. Яныйлар. Тагын монда йөрсән, үтерәбез, татарская морда, диләр.
Таймас. Ярар, шыпырт.
Гөлназ керә.
Гөлназ. Мә, Чынгызхан абый, су эч (су бирә.) Җинел булып китәр.
Чынгызхан (эчә). Рәхмәт. Рәхмәт, сенлем. Сезгә караган саен күз куана. Бигрәк пар килгәнсез.
Гөл наз. И инде...
Чынгызхан. Әйе, әйе. Иртәгә ярәшергә барам, Алла боерса. Баш кода булам. Чистарынып, госел коенып... Изге эш, бик изге эш...
Таймас (Гөлназга). Менә күр- денме?
Гөлназ. Белмим инде. Бөтенләй башым катты.
Ч ы нгы зхан. Бәхетле булыгыз, балалар. Миннән фатиха. Иннә лиләйһи вә иннә иләйһи рәҗигун.
Таймас (Гөлназга). Менә күр- денме?
Гөлназ. Ярар, кайтыйм мин, әни анда көтә-көтә көтек булгандыр. Ул инде бүген үк табын әзерли башлады.
Таймас. Менә әйбәт. Машина белән озаттырыр идем дә... Төркия- дән бер дус килгән, шуна биргән идем.
Гөлназ. Борчылма, мин машина белән.
Таймас. Машина белән?
Гөлназ. Әйе, машина алдык кичәгенәк.
Таймас. Менә шәп булган! Нинди марка?
Гөлназ. Әллә тагын... Чит илнеке инде.
Таймас. Әйдә әле, әйдә, чыгып карыйм әле.
Кыңгырау чылтырый. Таймас ишек ача.
Илгизә керә.
И л г и з ә . Салют, Чынгызхан абый. Авырыйсынмы әллә? Бик иртә кайтып яткансын... (Таймас белән Гөлназны күрмәмешкә салынып үз бүлмәсенә үтә башлый.)
Гөлназ. Исәнме, Илгизә.
Илгизә. Исәнлегемнән зарланмыйм.
Таймас . Нәрсә турсайдын, Илгиз?
Илгизә. Ничә тапкыр әйттем, мин сина Илгиз түгел! Илгизә мин, анладынмы, Илгизә!
Таймас. Анладым, анладым (Гөлназга.) Әйдә, Гөлназ, әйдә, ма-шинаны карыйк (Гөлназны өстерәп диярлек алып чыгып китә.)
Илгизә (кычкырып кала). Йөгер, йөгер! Бай кызлары шулай йөгертә.
Чынгызхан . Алай итмә, сенлем. Сина килешми.
Илгизә. Син дә сару кайнатма әле... Иш ишен тапкан. Ике аферист.
Чынгызхан (торып утыра). Нинди аферист булыйк инде без? Без — җәмгыять корбаннары.
Илгизә. Эшләмичә ашарга өй-рәнгәннәр. Гел сүз, гел сүз. Ә кулдан бер эш килми.
Ч ы нгы зхан. Сүз ин зур эш инде ул. Әле анламыйсын син. Барысы да сүздән башлана.
Илгизә. Ә төгәлләргә безгә каламы? Ярар, юк белән минем дә башны катырма әле. Илдар күрендеме?
Чынгызхан. Күренми нигәдер. Эш эзләп йөридер.
И л г и з ә. Менә ана чын эш кирәк. Ул сезнен кебек сүздән бозау имезми.
Таймас керә.
Таймас. Илгиз-ә! Син нигә алай тырт-пырт? Гөлназ алдында авторитетны төшерәсен.
И л г и з ә. И хәчтерүш! Авторитет дигән була бит әле. Без капчыкта ятмый. Ялганын ачылгач, нишләр- сен? Артына тибеп чыгарырлар бит. Ай-яй-яй, кара инде син аны (атлап күрсәтә.) Нәчәлник
булып уйный. Бизнесмен! Ыштансыз килеш.
Таймас. Менә күрерсен...
И л г и з ә. Нәрсә күрәм? Алдакчыны күрәм. Хатын-кыз дисәләр, күзе- башы тона. Юк, ана бай кызы кирәк. Үзенен борын астын белми... Алдакчы! Алдакчы! Яшь гомерем әрәм булды.
Таймас (гаҗәпләнеп). Синен?
Ил гизә. Әйе, әйе. Ташларга булгач, нигә өметләндерәсен?
Таймас. Мин?
И л г и з ә. Әле бер атна элек кенә «күзен зәнгәр икән», — дип авыз суын корыттын. Оныттынмыни?
Таймас. Күзен зәнгәр булгач...
Ил гиз ә . Зәнгәр шул. Күзгә карамаган кеше анын төсен кайдан белсен?
Таймас. Илгизә, без бит дуслар.
Илгизә. Дусларнын күз төсен тикшереп утырмыйлар. Анын өчен күзгә күз карашып торырга кирәк. Күнеле йомшак дигәч тә... (Еламсырый.) Кыз баланы рәнҗетеп... Гөнаһын кая куярсын, шулай бит, Чынгызхан хәзрәт?
Чынгызхан. Кызларнын күне- лен күрергә кирәк, дигән китап.
Илгизә. Дөрес! Ә син, өч ел күрше яшәп, ресторанга алып бардынмы мине? Театрга? Чәчәк бир- денме? Юк та юк инде. Күнел өчен бер тапкыр ишегемне дә шакып карамадын...
Таймас. Илгиз... ә! Тукта әле...
Илгизә. Менә Илдар — егет дисән дә егет. Кичә үземне ресторанга алып барды. Сыйлады. Янымнан баруларын күрсән... Җентельмен! Ниләр генә юк иде өстәлдә. Ул кайберәүләр кебек саран түгел шул.
Таймас. Кем инде ул саран?
Илгизә. Нишләп мин теләсә нинди гауна белән тел әрәм итеп торам сон? Илдарым кайткан төшкә чәй куйыйм әле (аш бүлмәсенә чыга.)
Таймас. Менә сина мә...
Чынгызхан. Хатын-кызлыкны чалбар төбенә яшереп булмый шул...
Таймас. Сон... мин аны... (Сүзен бүлеп кесә телефоны чылтырый.) Гөлназ?! Алло, алло! Ә? Кем бу? Нәрсә? Авариягә эләкте?
Илгизә керә.
(Югалып кала.) Ничек бәрелде? Кайда? Гарифьянов урамы? РКБ- га? Хәзер килеп җитәм... (Ишеккә ташлана.) Гөлназ бәрелгән...
Илгизә. Тукта! Икәү барабыз.
Икәү чыгып китәләр. Чынгызхан торып аксый-туксый тәрәзәгә бара.
Чынгызхан. Идрит-кудрит! (Йодрыгын селки.)
Бишенче күренеш
Шул ук бүлмә. Илгизә киенгән-ясанган, ниндидер җыр көйләп, бүлмәдә йөри. Илдар караваты янындагы тумбочка өстенә чәчәк бәйләме куя.
Илгизә. Менә шулай. Хуш ис кенә бөркелеп торсын әле үзенә. (Көйли.) Илдарым, Илдарым, мән- гелек син ярым. Нигә сон монарчы белмәдем син барын... (Үз бүлмәсенә кереп китә.)
Ишекне үз ачкычы белән ачып, Илдар кайтып керә. Ул кучер киемендә. Керүгә ялт-йолт карана да Чынгызханнын карават астыннан чемоданын тартып чыгара. Ачып тенти башлый.
Илдар (үзалдына). Берни дә юк. Хәйләкәр! (Чемодан кесәсеннән визит-калар тартып чыгара.) Орхан Памук... Төрек. Харуки Мураками. Япон. Менә бит! Чит ил шпионы бу тучны. Бәхәссез. Мин сон тикмәгә шикләнәммени инде . (Визиткаларны кесәсенә шудыра.) Чынгызхан булып кыланып, мәйданда информация җыя, сволочь. Казаннын йөрәгендә! Әле ул бәлки революция ясарга задание алгандыр?!
Илгизә чыга.
И л г и з ә. Нишлисен син?
Илдар (югалып кала). Мин? Нишлим?
Илгизә. Әйе, син! Нишлисен?
Илдар (тынычланып). Күрмисенмени, Чынгызханнын чемоданын карыйм.
Илгизә. Күрәм. Син шундыймыни? Ә-әх (кулын селти.)
Илдар. Тукта әле, кызма. Карак түгел
мин. Чынгызхан миннән бер китап алып торган иде. Өстәлдә юк, киштәдә юк. Чемоданына салмаган микән дип караган идем. Син инде бигрәк. Чынгызханнын урлардай нинди әйбере булсын?
Илгизә (бераз икеләнеп). Чыннан да... Мин әллә ни уйлап бетердем. Шулай да кеше чемоданын актарырга ярамый инде.
Илдар. Юкка бәйләнмә! Берни юк анда. (Чемоданны ябып, карават астына шудыра.)
Илгизә (тәмам тынычланып). Ә син бүлмәдә берәр үзгәреш сизә- сенме?
Илдар (як-ягына каранып). Бернинди үзгәреш юк. Чынгызхан- нын аяк исе дә таралып бетмәгән.
Илгизә. Син яхшырак кара.
Илдар (ниһаять, чәчәк бәйләмен күреп). Ә-ә, чәчәк. Син куй- дынмыни?
Илгизә. Кем булсын тагын?
Илдар (Илгизәгә текәлеп). Кара әле, нигә син болай киенден?
Илгизә . Матурмы? (Итәген тотып әйләнә.) Ошыймы сина?
Илдар. Ошамый.
Илгизә. Ошамый? Ә син үзен? (Илдарның киеменә ымлый.) Нигә болай клоун кебек киенден?
Илдар. Эшкә урнаштым мин
Илгизә. Болай киенеп кайда эшлиләр инде?
Илдар. Кучер. Үзәктә шәп фаэтон җиккән пар атны күргәнен бармы? Кузласында хәзер мин утырам!
Илгизә. Кучер? (Көлеп җибәрә.) Алайса, без икебез дә кучер. Мин машинада, син атта.
Илдар. Фаэтонга утыру ул, братан... Машина гына түгел. Белә- сенме, минем пассажирлар кем? Чит ил туристлары! Ә байлар хәзер фаэтонсыз туй да үткәрми. Модасы шундый. Шуннан чамала инде.
Илгизә. Ничек эләктерден сон андый төшемле урынны?
Илдар. Биржада тәкъдим иттеләр.
Ил гизә. Ай-яй...
Илдар. Теләсә кемне алмыйлар, әлбәттә. Академия бетерергә кирәк.
Илгизә. Академия?!
Илдар. Әйе, ветеринарный... Кара син (Калын олтанлы ботинкасы белән нык басып атлап китә.) Шәп бит! Кара эшләпәне! Кучер түгел, маршал! Ә син кызларча киенмә. Килешми.
Илгизә. Нигә килешмәсен? Бик шәп күлмәк. Беләсенме, күпме тора? Француз кибетеннән алдым... Әни күрсә, әй сөенер иде. Юкса минем малайлар кебек йөрүемә гел хурланды. Гел бәйләнде. Шуна чыгып киттем дә мин өйдән.Үз көнемне үзем күрәм, дидем. Нәрсә,без,кызлар, сездән ким мәллә? (Пауза.) Кайтып күренергә кирәк әле әнигә. Шушы күлмәкне киеп. Шаккатсын бер. Әйдә, бергә кайтабыз!
Илдар. Кая?
Илгизә. Чаллыга. Булганын бармы? Без «Түбәтәй» янында гына торабыз. Бергә кайтсак, әнинен күңеле булыр иде. Минем бит беркайчан да егетләр белән йөргәнем булмады.
Илдар. Кит әле! Син кызмыни? Чып-чыны?
Ил гизә (итәген тотып әйләнә). Әйт инде дөресен. Күлмәгем матурмы?
Илдар. Болай һәр кыз киенә ала. Син миңа элеккечә ошыйсың. Бар, элеккечә киен.
Ил гизә (ялварулы). Илдар...
Илдар. Бар, бар, чалбарыңны ки, футболкаңны... Чәчеңне яткырып тара... Шулай син оригинальный.
Илгизә теләр-теләмәс бүлмәсенә кереп китә.
Илдар (кесәсеннән чыгарып Чынгызханнын визиткаларын карый). Их-ма, ай да Илдар, ай да сукин сын! Шпион тоту ул уен-муен түгел. Котларга кирәк үземне моның өчен. (Илгизә бүлмәсенә кереп китә.)
Чынгызхан кайтып керә. Ул кызмача. Өстәлгә коньяк куя, азык- төлек тезә.
Чыңгызхан. Котларга кирәк үземне! (Коньякны ачып йомрыга коя. Эчә.) Их! (ике кулын өскә күтәрә.) Йа Тәңре! Йа Зәңгәрдән дә Зәңгәр Күк! Ярлыка мине! Гаярьлек камчысын сабырлык сандыгына салып куйдым.
Чалбарын рәтләп, күрше бүлмәдән Илдар чыга.
Илдар. А, Чыңгызхан хәзрәтләре! Кайтып безне бәхетле иттең. (Өстәлне күреп.) О-о, нинди хөрмәткә бу?
Чыңгызхан. Булды хәлләр. Без, энекәш, андый-мондый гына түгел. Без тарихны... Тарихны бар иткән кешеләр.
Илдар. Аңа беркем шикләнми. Йә, ни булды?
Чыңгызхан. Кил өстәл янына. (Коньяк суза.) Мә, дөңке!
Илдар. Яшәсен Чыңгызхан! (Эчеп куя.)
Чыңгызхан. Әйбәтме?
Илдар. Инде.
Чыңгызхан. Сине танырлык та түгел.
Илдар. Эшкә урнаштым. Пар ат җиккән фаэтон күргәнең бардыр. Дилбегәсе минем кулда.
Чыңгызхан. Күчер һәрвакыт алда утыра.
Илдар. Чумара әйбәт төшә. Тик... безнең байлар саран. Тьфү. Ә менә чит ил туристлары! Чәйлексез калдырмыйлар.
Чыңгызхан. Котлы булсын. Әйдә, тагын берне. Син ашап эч.
Эчәләр.
Илдар . Безнекеләр саран... Юкса бит тиктомалдан баедылар.
Чыңгызхан. Әйдә, манчы!
Илдар. Тукта! Синең нинди бәйрәм?
Чыңгызхан (кыстый). Әйдә әле, әйдә әле. Җиппәр.
Эчеп куялар.
Илдар (исерә төшеп). Әйбәт утырабыз, име? Әйбәт. Гел туйга чакы-ралар. (Блокнотын чыгара.) Монда ике ай элек язып куелган. Туйда әйбәт тама. Салгач, безнең татар да юмартлана.
Чыңгызхан. Диңгез тубыктан.
Илдар. Йә, әйт, ни булды?
Илгизә чыга. Джинсы кигән, өстендә футболка.
(Илгизәгә.) Менә бит! Нинди шәп син. Кил монда!
Чыңгызхан. Әйе, Илгизә, кил, ризыгыбызны бүлеш.
Илгизә. Син бит хәзер пачти мулла. Килешми, килешми, Чыңгыз- хан абзый.
Илгизә алар янына утыра. Утыр-ганчы Илдар аның күтен чәбәкләп ала.
Илдар. Их! Шәп бит!
И л г и з ә. Нишлисен син?
Илдар. Әйбәт! Коньяк та шәп. Чынгызхан Ясукаевич! Син кин күнелле, юмарт кеше икән...
Чынгызхан. Теге ике ыспай егет тагын килделәр бит.
Илдар. Кит аннан!
Чынгызхан. Күренүләре булды, без тезелеп бастык. Мин, ике Ленин, өч Сталин. Шаярма-а безнен белән.
Илдар (бармакларын бөгеп саный). Ике Ленин, өч Сталин... Кыйнадылармы алтыгызны да?
И л г и з ә. Кыйналган кеше куанычтан коньяк күтәреп кайтамы?
Чынгызхан. Борылдылар да киттеләр. Көлә-көлә...
Илдар. Мин сине яратам бит, Чынгызхан Ясукаевич! Мин сина яхшылык кына телим. Үзен өчен әйтәм: кит син мәйданнан!
И л г и з ә. Нигә китсен ул? Ыбыр- чыбырдан куркып.
Илдар. Син тыгылма! Эч!
Ил гизә. Илдар...
Илдар (Чыңгызханга). Яхшы чакта ташла бу эшенне, әйе. Кайтканда башына кирпеч төшәргә мөмкин. Йә машина астына эләгерсен... Алар тагын сары йортка ябарга ярата. Ә? Чыннан да син шуннан качмадынмы? Чынгызхан! Ә мин Наполеон. Ха-ха-ха...
Ил гизә. Ял итеп ал, Илдар...
Илдар. Тыгылма, дим! (Чыңгызханга.) Мин дә бит татар. Анлыйм сезне. Ну инде шпионаж... Бу инде... бу инде. Йә, күпме түлиләр сина чит илдәге хуҗалар?
Чынгызхан (Илгизәгә). Ни сөйли ул?
Ил гиз ә. Илдар, ятып тормыйсынмы?
Илдар. Бар әле, кер үз бүлмәнә! Ә болар нәрсә? (Кесәсеннән визиткалар чыгара.) Резидентлармы?
Чынгызхан. Ахмак!
Илдар. Син! Сатлыкҗан! Без немец фашистларына каршы кан койганда, син кайда иден, ә? (Исерек.) Төркия шпионы!
(Калкына.) Мин, беләсенме, кем? (Кесәсеннән таныклык чыгара.) Күрденме? Кара, кара, яхшылап... Контора йокламый! Нәр адымыгыз...
Илгизә тора да Илдарның ияк астына тондыра. Илдар идәнгә ава.
Илгизә. Җитте сина, бук!
Чыңгызхан Илдарның таныклыгын алып карый.
Чынгызхан. Әһә-һәй... менә ул кем икән! Тегеннән... (Илгизәгә.) Кагылмаска иде, буялуын бар.
Илгизә. Буялдым инде. Әйтәм синен чемоданда актарына иде ул.
Чынгызхан. Хәзер нәрсә инде?
Илгизә. Йөрсен аяк астында буталып. Алардан барыбер котыла алмыйсын...
Чынгызхан. Син аны яратасын түгелме сон?
Илгизә. Ярата дип... Таймаска үч итеп яратып карадым да... Кешечә түгел бит ул. Гел егетләр киемендә йөрергә куша. Маньяк.
Чынгызхан. Булыр, булыр. Ни ди? Мине шпион диме? Җинел генә шпион итүләре дә бар. (Уйланып тора.) Юк, Чынгызхан заманы түгел бу! Вакытында китәргә кирәк.
Илгизә (битараф). Кая китә- сен...
Кыңгырау тавышы. Илгизә ишек ача. Таймас керә.
Таймас (Илдарны күреп). Ни булды? Нигә бу идәндә ята?
Илгизә. Аяк сөртергә җәйдек.
Чынгызхан. Менә хатын-кыз, ә?! Файдалана белә.
Таймас . Ишек кырынарак җәяргә иде... (Илдарны, күтәреп, караватка сала.) Вәт исерек авыр, әй... (Ботинкасын салдырып, карават астына шудыра.)
Чыңгызхан өстәлне җыештыра башлый, Илгизә аңа булыша.
И л г и з ә. Чынгызхан абзый, син дә ял итеп ал...
Чынгызхан (Илдарга ымлый). Монарга да шулай дигән иден... (Ка-раватына барып утыра.)
Таймас. Мин кайтуга өстәл җыештыра башладыгыз.
Чынгызхан. Син бит эчмисен.
Таймас. Эчмәсәм, ашыйм.
Чынгызхан . Ашарга ипи белән сало гына. Син бит дунгыз ашамыйсын.
Таймас. Сина да килешми. Мулла буласын бар.
Чынгызхан. Бетте! Иртәгәдән башлыйм. Мин инде догалар өйрәнә башладым. «Колһуаллаһы әхәд, ал- лаһы самәд... ләм йәл иде...» иде, иде... Кич кенә дә отып булмый. Әхәт белән Саматны искә төшергәч кенә сенде монысы ..........................
Таймас. Кәгазьдән карап укыр- сын.
Чынгызхан. Безгә килешми... Бүздәкнен атаклы мулласы, шту син. (Пауза.) Синен хакка укымый да булмас шул.
Илгизә. Гөлназнын хәле ничек сон?
Таймас. Чыкты бүген хастаханәдән. (Чыңгызханга.) Иртәгә, хәзрәт, ярәшергә барырбыз.
Чынгызхан. Арагызны ачыкларга кирәк сина. Чын дөресен әйтеп... Гөлназ акыллы кыз, анламый калмас. Яратса, кичерер. Яратмаса инде, синен шәп бизнесмен булуына гына кызыгып йөрсә, кирәге дә юк.
Таймас. Ничә тапкыр әйтергә җыендым, җае гына чыкмый бит...
Илдар (төшләнеп). Ишетәсенме мине, иптәш майор?
Илгизә. Кы... Майорлар белән саташа.
Чынгызхан . Төшендә дә эшли.
Илгизә (Таймаска). Тегеннән икән ул...
Таймас. Тегеннән? Нинди тегеннән?
Илгизә (учын авызына куеп). Тегеннән.
Таймас. Ә-ә? Ничек белдегез?
Чынгызхан. Ана нигә шаккатасын? Өчәү җыелса, берсе әбәзә- телне тегеннән... (Чыңгызхан белән Таймас Илгизәгә текәлә.)
Илгизә. Нигә мина карыйсыз?
Таймас. Вирусы сина да күчкәндер...
Илдар (төшләнеп тантаналы сөйли).
Нет слов таких, чтоб ими передать Всю
преданность нашу на этом пути. Нет слов таких, чтоб ими рассказать, Как мы любим тебя, товарищ Путин!
Илгизә. Әллә кемнәр белән сөйләшә...
Чынгызхан. Ерак китәр бу...
Таймас. Уйлап карасан, мин Гөлназга ялганламадым бит. Әби патша эштән кумаса, йөз миллионга контракт булачак иде. Ну, ярар. Тиздән үз фирмам булачак. Каваны мин анардан башка да шәп сатам. Гөлназ анлар. Яратам икән мин аны! Мина анардан берни дә кирәкми. Йорт та, машина да (пауза.) Машинасы — коймак. Төзәтеп булырлык түгел.
Алар сөйләшеп утырганда ике ак халатлы ир-ат кереп — санитарлар, ахрысы — Илдарны күтәреп чыгалар. Бүлмәдәгеләр моны күрми.
Илгизә . Ай, онытканмын! Илүсә Робертовна эзли бит сине. Көне буе тинтерәтте. Телефонын җавап бирми.
Таймас. Бер киселгән икмәк кире ябышмый.
Илгизә. Алай димә. Начар кеше түгел Илүсә Робертовна. Тиз кызып китә анысы... Тиз сүрелә дә.
Таймас. Эт итеп сүккәч, анын сүрелүеннән ни файда? (Пауза.) Нигә эзли икән сон ул?
Илгизә. Белмим. Ләкин син ана бик кирәк, ахрысы.
Чынгызхан (Илдар караватының буш икәнен күреп ала). Ә бу кайда сон?
Таймас. Менә сина мә...
И л г и з ә . Чыгып киткәне дә сизелмәде.
Таймас. Бу, малай, чыннан да тегеннән. Күз алдында юкка чыкты. Навага әйләндеме әллә?
И л г и з ә. Татар һавасына!
Чын гызхан. Үзебез саташмыйбызмы? Бар идеме сон ул?
И л г и з ә. Булмыйча... Әнә бит ботинкасы! (Ишекне ачып карый.) Яланаяк киткәнме?
Таймас (ботинкаларны күтәрә). Авыр.
Чынгызхан. Бәласеннән башаяк, ташла...
Таймас ботинкаларны тәрәзәдән ыргыта. Анда кемнеңдер чинап куйганы ишетелә.
И л г и з ә (пышылдап). Нишлә- ден, җүләр?
Таймас. Ташла, диде бит.
Чынгызхан. Тәрәзәдән карамагыз. Без берни белмибез. Берни күрмәдек.
И л г и з ә. Нишлибез инде хәзер?
Таймас. Бернишләмибез. Без- нен ни гаебебез бар?
Чынгызхан. Теләсәләр, алар гаеп таба.
Ил гиз ә (Таймаска). Татар һавасын бөтен дөньяга таратып ятучы син түгелме сон? Ә Чынгызхан? Исеме үк куркыныч!
Таймас. Ә син?
Ил гиз ә . Мин шофер гына. Мина тимәсләр. Мине кыстырмагыз.
Таймас. Ә-һә! Үзе генә чиста калмакчы.
Ишек кыңгыравы тавышы.
Чынгызхан. Тсс... Утны сүндерегез!
Ишекне дөбердәтәләр.
И л г и з ә (пышылдап). Башыма җиттегез... (Утны сүндерә дә сак кына атлап үз бүлмәсенә кереп бикләнә.)
Таймас (пышылдап). Нишлибез?
Чынгызхан (пышылдап). Без өйдә юк... Без монда түгел...
Алтынчы күренеш
Гөлназлар өе. Йорт җиһазларының егерме еллар элек алынганы күренә.
Уртада ризыклар тулы өстәл. Мөслимә белән Гөлназ.
Мөслимә (табынга карап). Булды бугай инде. Күренмиләрме? (Сәгатькә карый.) Безнен татар үз вакытында килә белми инде ул.
Гөлназ. Килсәләр, керми калмаслар. Илгизә бушамыйдыр.
Мөслимә. Кем?
Гөлназ. Шоферлары.
Мөслимә. Хатын-кызмыни? Кем хатын-кызны шоферга ала инде? Анын
үзен көтәсе була бит. Шаяртасындыр?
Гөлназ. Шаяртам.
Мөслимә. Чәйне башта чыгарырбыз.
Гөл наз. Юк инде, әни. Наман үз ягына каерасын. Сезнен якта гына бит ул ин башта чәй эчәләр. Агып киткәнче...
Мөслимә. Ярар, ярар, сезненчә булсын. Шулай да чәй алдан килсә дөрес, аппетитны ача ул. Безнен халыкта гел шулай иткәннәр. Казаннар бит алар йоланы җуйган халык.
Гөлназ . Кемнен арбасына утырсан, шунын җырын җырлыйсын инде, әни.
Мөслимә . Тоз куйдынмы? Хәзрәт алдында тоз торырга тиеш.
Гөлназ . Куйдым, куйдым. Хәзрәт бик канәгать калыр.
Мөслимә. Исеме ничек диден әле хәзрәтнен?
Гөлназ. Чынгызетдин хәзрәт...
Мөслимә. Бәрәкалла... Чын мөселманча икән исеме дә. Юкса хәзер Альберт, Венер исемле муллалар да килеп чыкты.
Гөлназ. Бу инде хәзрәтнен хәзрәте.
Мөслимә. Нәселендә шундый могтәбәр зат булгач, Таймас та игелекле кеше булыр, иншалла. Син бульниста ятканда, яныннан китмәде дә бит, рәхмәт төшкере. Кырык эше кырык җирдә кырылып яткандыр. Миллионнар белән эш итәм, диде бит. Әтиен булсамы? Минем янда утырыр идеме? Эш дип җанын бирер иде. (Пауза.) Бирде дә... Ә нәрсә калды үзеннән? Менә шушы йорт калды бердәнбер. Миллионнары кая киткәндер, Алла белсен.
Гөлназ. Әни, һаман шул бер балык башын чәйнәмә инде.
Мөслимә. Үткән эшкә салават. Байлыгыбыз булмаса да, нәселебез затлы. Борынгылар әйтмешли, йортыбыз булса да читәннән, сортыбыз бүтәннән.
Гөлназ. Торасын да нәсел, дисен. Ул кадәр кем бар сон безнен нәселдә?
Мөслимә. Безнен тамырлар Юныс морзага барып тоташа. Сөембикә белән бер нәселдән без!
Гөлназ. Әни! Үзен әйтәсен бит: кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә, дип. Зинһар, кунаклар килгәч, нәсел тикшерә күрмә.
Мөслимә. Мактанырлыгым булгач, нигә мактанмыйм? Аллага шөкер, гидайлардан түгел.
Гөлназ. Хәзрәтне шаккатыра алмассын. Ул үзе Чынгыз хан булган кеше.
Мөслимә. Нәрсә?
Гөлназ (тәрәзә янына килеп). Әнә, килделәр!
Мөслимә (тәрәзәдән карап). Машинасын гына кара син! Ничек килеп туктады. Шуфиры ишекне ача... Хатын-кыз, диден мәле? Әстәгъфирулла... Хәзер хатын-кызны ир-аттан аермалы да түгел.
Гөлназ. Әни, килгән кеше керер. Ашка токмач салыйммы?
Мөслимә. Юк, юк, бераздан... Юкса куерыр. Шундый егет, ә! Япь- яшь башыннан зур нәчәлник. Буе гына бераз тәбәнәк. Хәер, нәчәлник булсан, килешеп тә тора ул. Әһә, хәзрәт тә төште...
Гөлназ. Тәрәзәгә капланма инде, яхшы түгел.
Мөслимә (тәрәзә яныннан китеп). Илүсә апан килерме икән?
Гөлназ. Килсә, кызык күрәбез инде.
Мөслимә. Нинди кызык? Кыз ярәшү ул изге йола. Бә-әк борынгыдан калган. Дөресен әйткәнгә ачуланма, елан ул Илүсә апан. Әтиен үлгәннән сон, бер тапкыр булса да хәлебезне белмәде. Башы-күзе тонган байлык дип...
Гөлназ. Алайса, нигә чакырдын сон?
Мөслимә. Йолабыз шундый. Авызын тулы кан булса да, ят кеше алдында төкермә, ди. Киттем, каршы алам. Син, бар, эчке бүлмәгә кер.
Гөлназ эчке бүлмәгә кереп китә.
Таймас белән түбәтәй кигән, җилән ябынган Чыңгызхан керә. Аның кулында ашъяулыкка төрелгән түгәрәк күмәч.
Таймас. Исәнмесез, Мөслимә апа! (Ике кул биреп күрешә.)
Чынгызхан. Әссәламәгаләй- күм! Рәхим итеп алыгыз. (Күмәчне бирә.)
Мөслимә. Вәгаләйкүм әссәлам! Хуш килдегез, кадерле кунаклар. Түргә үтегез. (Күмәчне, ашъяулыгын ачып, өстәлгә куя. Аның өстендә тоз да бар.)
Чынгызхан . Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Сау-сәламәт кенәме? Йортыгыз
бик иркен, бәрәкалла.
Мөслимә. Әйдәгез, дога кылып алыйк.
Чынгызхан. Ә, әйе шул...
Утырып дога кылалар.
Гөлназ кызыбыз өйдә түгелме әллә?
Мөслимә. Өйдә, өйдә. Эчке бүлмәдә. Йола кушканча...
Чынгызхан. Булмаса, башлыйк. Киләсе кеше юктыр бит?
Мөслимә. Туганыбыз килергә тиеш иде. Каенсенелем. Бераз көтик инде.
Чынгызхан. Кызыгыз сәламәтләнгән икән. Зур бәладән исән калды, молодец!
Мөслимә. Аллага шөкер.
Чынгызхан. Чыксын монда. Анын язмышын сөйләшәбез, шәригать шулай куша.
Мөслимә . Шулай дисенме, хәзрәт? Гөлназ!
Гөлназ керә.
Гөлназ. Исәнмесез...
Чынгызхан. Аллага шөкер. Сенлем, утыр әле Таймас янына. Шәригать шулай куша.
Гөлназ утыра. Ни сөйләшергә белми тынып калалар.
Мөслимә. Таймас улым, теге атнада тагын Америкада булдым, диденме әле? Бик еш йөрисен анда да.
Таймас. Эшлекле визит белән барып кайтырга туры килде, Мөслимә апа.
Гөлназ. Чит илләрне төненә өч мәртәбә урап кайта ул.
Мөслимә. Бигрәк тынгысыз эш икән.
Чынгызхан. Америкада Ислам диненә күчүчеләр күп ди сонгы арада.
Гөлназ. Таймас бик еш барып йөргәнгә күрәдер инде...
Мөслимә. Америкада Татарстан турында беләләрме сон?
Таймас. Беләләр, бик беләләр, Мөслимә апа. Бик хөрмәт итәләр. Хезмәттәшлеккә өмет баглап торалар. Әле Хиллари Клинтоннын визитын әзерләп йөрибез.
Мөслимә. Бәрәкалла...
Таймас (тәмам кызып китә). Татарстаннын ин зур байлыгы — ке-шеләр, диде Клинтон. Бездәге кебек кешеләр дөньяда юк икән. Америка шаккатып карап тора.
Мөслимә. Машалла...
Таймас. Әйе. Мөселманнар белән керәшеннәр бик тату яши бит бездә. Шунын серен беләселәре килә. Менә шулай гаугасыз да яшәп була икән дип бик кызыгалар. Америкада бит анда гел гауга.
Гөлназ (ялварулы). Таймас!
Чынгызхан. Туганыгызга чыл-тыратып карагыз әле?
Мөслимә. Ье, ана тиз генә чыл- тыратырсын. Гел кыска гудоклар.
Таймас. Без башлый торыйк. Сонга калучыны сәгатьләр буе көтеп булмый инде.
Гөлназ. Ул сонга калмый, тоткарлана гына.
Таймас. Ә-ә? Алайса, тагын бераз көтик.
Мөслимә. Көтмибез! Гөлназ, бар, ашка токмач сал. Ә сез, кадерле кунаклар, табынга рәхим итегез.
Гөлназ чыга.
Чынгызхан. Мин инде монда, Мөслимә ханым, үзен беләсен, баш кода булып килдем. Шәригать кушканча...
Мөслимә. Әйе, әйе. Менә монда, матча астына утыр, хәзрәт. Йола шулай куша.
Чынгызхан. Әһә, мендәр дә куйгансыз.
Мөслимә. Йоласы шундый.
Чынгызхан (утырып). Бисмил- лаһи... Менә шул, Мөслимә, сезнен алтыныгыз, безнен көмешебез бар, шуларны бергә кушсак, бик яхшы булыр иде.
Мөслимә. Белмим шул, хәзрәт. Кыз бик яшь бит әле. Ашыкмыйк. Атасынын йортында туйганчы яшәсен иде әле бераз.
Таймас. Яшәсен, яшәсен! Минем коттедж өлгергәнче, бергә яшәрбез.
Чынгызхан. Бүлдермә. Мөслимә ханым! Заманы башка булса да, без инде йола буенча эш йөртик.
Мөслимә. Шулай итик, хәзрәт,
йоласыз кеше — юлсыз кеше.
Чыңгызхан. Безнең егет әйбәт. Шәп егет! Кулыннан килмәгән эш юк. Үз көче белән шундый дәрәҗәләргә иреште. Кызыгыз да безгә бик ошады. Пар килгәннәр. Икеләнеп торырга кирәкми, ризалык бирегез, Мөслимә ханым, кушылсыннар.
Мөслимә. Ни әйтергә дә белмим инде, хәзрәт. Туганыбыз белән киңәшергә кирәк. Ул ни әйтер? Бик зур урында эшли. Начарга әйтмәс.
Чыңгызхан. Анысы шулай. Ләкин бу эштә кеше киңәшенә караганда йөрәккә колак салырга кирәк. Кыз белән егетнең йөрәге бер-берсенә тартыла бит, күрмисеңмени, Мөслимә?
Мөслимә. Йөрәк кушканча гына йөреп булмый шул.
Чыңгызхан. Ятим үссә дә, Таймас энебез хәлле кеше, йоланы белә. Менә калымның бер өлешен алып килдек. (Кесәсеннән акча чыгарып күмәч өстенә куя.)
Гөлназ йөгереп керә.
Гөлназ. Килде!
Мөслимә (тәрәзә янына килеп). Килде... Ай эре дә соң... Машинадан төшүен кара... (Таймаска.) Машинасы да синекенә охшаган. Әйтәм бит, зур нәчәлник ул. Гөлназ, апаңны каршы ал!
Гөлназ чыга. Таймас тәрәзә янына килә. Йөзе агара. Йөгереп чыгып китә.
Чыңгызхан . Таймас! Син кая...
Мөслимә. Кунакны каршыларгадыр... Яшь булса да, бигрәк ипле инде. Тәртипне белә.
Чыңгызхан . Ул шундый... Туганыгызга ошарга тиеш ул. Исеме ничек әле?
Мөслимә. Илүсә. Илүсә Робертовна.
Илүсә белән Гөлназ керә.
Илүсә. Хәерле көн.
Мөслимә. Хуш киләсең, туганым. Кадерле кунак булгач, көттереп киләсең.
Илүсә. Мулла да чакыргансыз икән (Чыңгызханга.) Салям алей- кум.
Чыңгызхан. Вәгаләйкүм әс- сәлам. Утырышыгыз, дога кылып алыйк. Бисмиллаһи (авыз эченнән мыгырдана.)
Утыралар, учлары белән бит сы-пыралар.
Илүсә. Вакытым бик тар. Кияү буласы егет кайда соң?
Мөслимә. Гөлназ, ашны керт. (Илүсәгә.) Сине каршы алмадымыни ул?
Илүсә. Юк, күрмәдем. Җиңги, аш ашап тормам инде мин. Бер чынаяк чәй булса, шул җитәр.
Мөслимә. Нәселдә булмаганны... Гомергә бер килеп... Утыр әле бераз. Көне бит шундый.
Илүсә. Аңлыйм да соң...
Гөлназ аш кертә. Бүлә башлый.
Мөслимә (Илүсәгә). Эш ул беркайчан да бетми. Дөнья булгач, ялы да кирәк.
Илүсә . Кирәк, кирәк... Таянырлык кешесе юк бит, җиңги. Гел берүзем. (Чыңгызханга.) Хәзрәт, син кайсы мәчеттән? Кол Шәрифтәнме? Аның мулласын бик телгә беткән дип сөйләделәр.
Мөслимә. Бүздәктән килгән ул. Кияүнең агасы.
Илүсә. Кияү, дисең... (Күмәч өстендәге акчага ымлый.) Сез инде миннән башка да хәл иткәнсез түгелме соң?
Чыңгызхан. Юк, ярәшә генә башладык әле.
Илүсә . Гөлназ, кая югалды кияү?
Мөслимә. Сиңа каршы йөгереп чыкты лабаса. Ходаем, кайда соң ул? Гөлназ, бар әле эзләп кер.
Гөлназ. Качкандыр...
Мөслимә. Бу ни дигән сүз инде? Бар, бар, алып кер. (Илүсәгә.) Бик оялчан, бик тыйнак егет.
Гөлназ теләр-теләмәс кенә чыгып китә.
Илүсә. Үзе бизнесменмы?
Мөслимә. Әйе. Бик зур фирманы җитәкли.
Илүсә . Оялчан бизнесмен да була икән... Беренче тапкыр ишетүем.
Чынгызхан. Безнен Таймас шундый.
Илүсә. Таймас?
Мөслимә. Әйе, Таймас. Исеме шундый.
Илүсә. Фамилиясе ничек?
Гөлназ керә.
Гөлназ. Бәдрәфкә бикләнгән ул.
Илүсә. Таймас... Таймас... Кечкенә генә буйлымы?
Мөслимә (ошатмыйча). Кечкенә дип... Кешедән ким түгел инде.
Илүсә. Гөлназ! Алып кер еге- тенне! Күрим әле, нинди була икән оялчан бизнесмен!
Таймас керә.
Таймас . Исәнмесез, Илүсә Робертовна.
Мөслимә. Ни, сез танышлар икән бит! Иш ише белән йөри шул. Менә нинди шәп булды.
Гөлназ (ирония белән). Гаҗәп!
Илүсә. Таймас... (Көлә.) Мин бит сине бер атнадан бирле эзлим. Кая югалды дисәм... Югалырсын син! Минем сенелкәш янына оялаган! Ай, җилкуык... (Гөлназга игътибар белән карый.) Сез бит инде бездән башка хәл иткәнсез. (Бармак селкеп.) Вәт юньсезләр! Бигрәк өлгер инде хәзерге яшьләр. Артык сизелми әле сизелүен...
Мөслимә. Нигә алай әйтәсен, Илүсә? Нишләп безнен кияү җил- куык булсын?
Илүсә. Ул үзе белә.
Гөлназ. Сүз әйтмәгез ана! (Таймас янына килеп баса.) Мин аны шул килеш тә яратам.
Илүсә. Ай-яй-яй (башын чайкый.) Хәзер инде яратмыйча ярамый да. Ай Таймас!
Мөслимә. Туктагыз әле, анла- тыгыз мина! Хәзрәт, кода, ник эндәшмисен?
Чынгызхан (җилкәсен җыера). Ни әйтим? Кыз үзе яратам дип торганда, безнен сүз нәрсәгә?
Гөлназ (Таймаска). Җаныем! Үзенне әлләкем күрсәтеп, шыттырып йөрмәсән дә, яратам бит. (Кочаклап елап җибәрә.) Синен хыялый икәненне беләм ич мин.
Таймас. Беләсен? Белеп тә сиздермәденме?
Илүсә. Җитте! Шундый көнне елап торырга... Утырышыгыз әле. Хәзрәт! Эшне бетерик тә, Таймасны мин алып китәм.
Гөлназ. Кая?
Илүсә. Әйтәм бит, мин аны бер атна эзлим инде. Австралиядән килгән эшкуар таптыра. Җелегемә үтте. Контрактка Таймастан башка кул куймыйм, ди. Күп миллионлы контракт. Таймас! Кияү! Котлыйм сине (килеп Гөлназ белән икесен кочаклый). Икегезне дә котлыйм. Әйдәгез, утырышыйк. Бәйрәм бүген!
Мөслимә (Чыңгызханга). Кода, син берәр нәрсә анлыйсынмы?
Чынгызхан. Башынны ватма, Мөслимә! Әйбәт бит! Табын түгәрәк, тиздән туй булачак. Җырларбыз, биербез. Рәхәтләнеп күнел ачарбыз. Күп кирәкмени безнен халыкка...
Тәмам.