КҮРЕНЕКЛЕ ТЕЛ ГАЛИМЕ
Г.АЛПАРОВНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ
Телебезнең үсеше, аның казанышлары шул өлкәдә эшләгән галимнәр хезмәтендә ачык
күренә. Озак еллар буе армый-талмый тел күренешләрен җентекләп өйрәнеп, үзеннән соң
шактый зур хезмәтләр калдырган галимнәребез арасында Гыйбадулла Хәбибулла улы
Алпаров аерым урын алып тора.
ХХ йөз башы, билгеле булганча, тарихи вакыйгаларга бик бай чор. Нәкъ менә шул
еллардагы иҗтимагый хәрәкәт халкыбызның йөзек кашы булырдай вәкилләрен бөтен
дөньяга танытты. Ул вакытта яшәгән башка бик күп чордашлары кебек үк Гыйбад Алпаров
та башы-аягы белән мәгариф, журналистика һәм фән дөньясына чума, моңа, әлбәттә, аның
аң-белемгә омтылуы, уку-язу, иҗат һәм оештыру эшләре белән кызыксынуы, тынгысыз
актив тормыш белән яшәве булышлык итми калмагандыр.
Архивларда сакланган мәгълүматларга караганда, Гыйбадулла Хәбибулла улы
Алпаров 1888 елның 11 нче ноябрендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязенә караган
Корманай авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Белем алу өчен, әтисе аны Уфадагы
«Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Гыйбадулланы, беренче чиратта, дөньяви фәннәр
кызыксындыра, шуңа да ул укуын дәвам итү өчен, Казанга килә һәм Татар укытучылар
мәктәбендә белем ала.
Октябрь инкыйлабы һәм аннан соңгы чорда Г.Алпаров төрле китапханәләрдә эшли,
шул елларда татарча нәшир ителгән «Кызыл яу», «Кызыл армия», «Көрәш» һәм башка күп
кенә газеталарда актив языша. Әлеге эшләр белән бергә ул укытучылар һәм
кызылармеецлар өчен оештырылган курсларда дәресләр алып бара, Уфа эшче-крестьян
университетында да укыта. Шушындый актив, тынгысыз һәм киң кырлы эшчәнлек
Г.Алпаровның сәламәтлегенә зыян китерми калмый һәм ул Урта Азия якларына чыгып
китәргә мәҗбүр була. Аның төп максаты, дәваланып, сәламәтлеген ныгыту булса да, нәкъ
менә шул чорда аның галимлек эшчәнлеге башлана.
Баштарак, ягъни 1921-24 елларда, Г.Алпаров Ташкент шәһәрендә чыга торган «Ак юл»
(«Ак жол») газетасында һәм «Чулпан» («Чолпан») басмаларында журналистлык хезмәтен
дәвам итә, аннары Төркестан Халык мәгарифе комиссариатында фәнни хезмәткәр булып
эшли. Урта Азия халыкларының дәреслекләрен, орфографик нормаларын төзүдә актив
катнаша, хәтта «Төрекмән теленең грамматикасы»н төзегән галимнәр төркеменә
җитәкчелек итә, шунда эшләү аңа формаль нигезгә корылган беренче хезмәтне бастырырга
ярдәм итә.
Аннан соң (1924-1926 елларда) Г.Алпаров Башкортстан Халык мәгарифе
комиссариатында һәм Татарстан Халык мәгарифе комиссариатының Академик үзәгендә
эшли. Ул Беренче тюркология съездында делегат булып бара, гарәп графикасына
нигезләнгән татар орфографиясе мәсьәләләренә караган чыгышлар ясый. Чыганаклардан
күренгәнчә, Г.Алпаров бу елларда мәгариф һәм фән өлкәсенә караган вакыйгаларда бик
актив катнаша. Югары белем алу теләге аны 1926 елда Ленинград Көнчыгыш институтына
алып килә, шунда ук аспирантура да уза.
Укуын тәмамлагач, Г.Алпаров Казанга кайта һәм бөтен гомерен укытуга һәм фәнни
эшкә багышлый: педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире
булып эшли, башта доцент, аннары профессор дәрәҗәсе ала.
Галимнең фәнни хезмәтләре арасында татар алфавиты, орфографиясе мәсьәләләрен
яктыртканнары шактый. Татар язуын латин графикасына күчерү белән килешмичә,
Г.Алпаров вакытлы матбугатта үз фикерләрен бик дәлилләп язган күп кенә мәкаләләр
белән дә чыгышлар ясый.
ХХ гасырның 20 нче елларыннан ук галим татар тел белеменә караган фәнни эзләнүләр
алып бара башлый. Аның бу эшчәнлегендә философия фәненең йогынтысы, Н. Я.Марр
фикерләре белән теләктәш булуы бик ачык күренә.
Г.Алпаров хезмәтләреннән «Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе,
халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр» (1926), «Шәкли нигездә татар
грамматикасы» (1926), «Татар теленең имла сүзлеге» (1927), «10 ел эчендә татар теле»
(1927) һ.б. телебез үсешендә аерым урын алып тора. Алар арасында «Шәкли нигездә татар
грамматикасы» татар теленең фәнни грамматикасына багышланган беренче җитди хезмәт
дип саналырга хаклы. Анда галим татар телендәге сүз төркемнәренә, җөмлә төзелешенә
һәм андагы кушымчаларга карата үзенең кыю фикерләрен әйтә. Тел берәмлекләрен
тасвирлаганда, автор аларга башкача — формаль яктан чыгып, телебезнең эчке
үзенчәлекләрен истә тотып якын килә. Шуңа да бүгенге көн укучысында әлеге хезмәт
каршылыклы фикерләр дә уятырга мөмкин. Тик шуны онытмаска кирәк: бу хезмәт — 100
ел чамасы элек язылып дөнья күргән грамматика — татар теленең эчке үзенчәлекләрен
алгы планга куя, галим тарафыннан әйтелгән татар теле белеменең төп нигезен тәшкил
итәрлек фикерләрне киләчәк буыннарга җиткерә.
Киң кырлы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, фән, мәгариф һәм журналистика
өлкәсендә үз сүзен әйткән шәхес — Гыйбад Алпаровның хезмәтләре татар телен фәнни
яктан өйрәнүгә, аның үсешенә зур өлеш кертә; алар бүген дә үзләренең актуальлеген
саклый һәм киләчәк буыннарга данлы еллар авазы булып килеп ирешә.
Бер булганнан бар да була, ди халык. Галимнең дәвамчысы — улы Үзбәк Гыйбад улы
Алпаров исеме төзелеш һәм архитектура өлкәсендә эшләүчеләргә яхшы таныш. Ул —
РСФСРның һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Казандагы проект оешмаларында
җитәкче урыннарда эшли, 20 елга якын Татгражданпроект институты директоры була.
Хезмәттәшләре аны сәләтле оештыручы һәм үз эшен камил дәрәҗәдә белгән җитәкче
буларак хәтерлиләр. Ү.Г.Алпаров җитәкчелегендә эшләнгән проектлар буенча Казанда
Болак елгасы буйлары, Кремль яны яңартыла, Үзәк стадион, Үзәк универмаг, Казан циркы,
Яшьләр үзәге һәм башка күп кенә корылмалар төзелә. Ул башкалабыз үзәгендәге Болак
елгасы ярларын - татар әдәбиятының күренекле вәкилләре Муса Җәлил һәм Таҗи Гыйззәт
исемнәре белән аталган урамнарны - тоташтырган күпер проектын эшләүчеләрнең дә
берсе була.
Тел белеме өлкәсендә зур хезмәтләре белән билгеле булган галимнәребез арасында
Г.Алпаровның үз урыны бар. Аның эшчәнлеге милли азатлык хәрәкәте башланган елларда
үз юнәлешен таба. Аннан соңгы буыннар да галимнең хезмәтләрен онытмыйлар, аларны
өйрәнәләр, үз эшләрендә аларга таяналар.