Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?


Хәтерләсәгез, узган санда бәйге игълан иткән идек. Аны кабат исегезгә
төшерәбез. Шушы башламнарның, күцел теләгәнен дәвам итеп хикәя языгыз
әле. Күләме бер журнал битеннән артмасын.
Җиңүче автор — журналның «Сүнмәс утлар балкышы» дигән уникаль
китабы белән, тагын ике автор «Яңа базар» дигән сатирик хикәяләр җыентыгы
белән бүләкләнәчәк.
Хикәяләр 20 декабрьгә кадәр кабул ителә.
***
«Көз - кызлар күңеле төсле,
Бер елмая, бер - төксе», — дип язып куйды да Камил, тәрәзәдән урамга күз
салды. Алтын тәңкәләрдәй коелышкан каен яфракларына хозурланып, серле генә
елмаеп, урамда Рәсимә басып тора иде...
***
Волонтёр кыз, юл уртасына ук чыгып, кабалана-кабалана такси туктатты.
Ян тәрәзәне төшерүгә, кабина эченә учлап чәйнәлгән сагыз исе бөркелде.
— Миңа «Кояш»лыга. Срочно!
— Универсиаданың беткәненә ике атна бит инде, кая шулай ашыгасың?
һәм таксист, бәя турында да килешеп тормыйча, алгы ишекне ачты.
***
Кызның күзе егетнең беләгендәге татуировкага төште. Анда тигез хәрефләр
белән «Гөлия» дип язылган иде.
***
— Исәнмесе-е-е-ез! Хуҗалар өйдәме-е-е? — дип сөрән салды Хәсән, зур
урыс капканы ачып ишегалдына аяк басуга.
— Исәнме, абый, сиңа кем кирәк?..
Хәсән «дерт» итеп китте. Аның каршында тач үзенә охшаган, зур башлы, зур
колаклы җиде-сигез яшьләр тирәсендәге бер малай басып тора иде...
***
Тавышын калынайтып, йөрешләрен никадәр генә үзгәртергә теләсә дә, Кыш
бабай булып улын котларга керүченең яшьлек дусты Фирдүс булуын тиз
чамалады Әминә.
***
Бу кызны ул троллейбус тәрәзәсеннән күрде. Күрде дә, гашыйк булды! Төшеп
калып, бик озак эзләде ул аны. Таба алмады. Кайтып подъезддан керсә... шул
кыз... аларның ишеген... ачкыч белән ачып маташа иде!
***
Күке, туктамыйча, санады да санады. Аларга рәхәт иде...