ХАЛЫККА ХЕЗМӘТТӘ ЯМЬ ДӘ, ТӘМ ДӘ БАР...
ШӘҺИД ӘХМӘДИЕВНЕҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ
ХХ йөз башында татар халкының иҗтимагый-рухи яңарышында, әдәби-мәдәни
күтәрелешендә язучы, журналист, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәһид
Әхмәдиев мәгълүм роль уйный. Бу вакытта Казан татар милләтенең рухи- мәдәни мәркәзе
булып торса да, Оренбург, Уфа, Җаек, Әстерхан шәһәрләрендә дә милли тормыш
күренерлек төстә җанлану кичерә. Шул чорның әдәбият-сәнгать хәятенә, иҗтимагый
хәрәкәтенә киңрәк күз ташласаң, һәр төбәкнең рухи юлбашчы ролен уйнаган әдәби-мәдәни
даирәсе булуы ачыклана. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә үзәген Г.Ибраһимов тәшкил иткән
даирә барлыкка килә. Бу киңкырлы шәхес янында әдәби-эстетик омтылышлары, теләк-
максатлары бер-берсенә якын булган Х.Искәндәрев, Х Кәримов, Ф.Сәйфи-Казанлы,
Г.Баттал туплана. Дөрес, бу даирәгә башка тәбәкләрдән дә тартылганнар. Мәсәлән, алар
белән Казаннан фәлсәфи эчтәлекле парчалары белән аерым урын тоткан язучы
М.Кайбышевның хезмәттәшлек итүе мәгълүм. Бу зыялыларны шәхси дуслык кына
берләштермәгән, алар бер- берсенең иҗади планнары белән уртаклашып торганнар, кирәк
вакытта ярдәм куллары сузганнар, татар матбугатында бер-берсенең иҗатларын
пропагандалап, милли сүз сәнгатендә тиешле урын алуларына юл ачканнар.
Рухи көч-егәрлекләрен, сәләтләрен милләткә хезмәткә багышлаган шушы зыялы
затлар арасында Шәһид Әхмәдиев тә бар. Ул 1888 елның 29 нчы декабрендә Чистай өязе
(хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы) Татар Ялтаны авылында туа.
Башлангыч белемне шул авыл мәдрәсәсендә ала. Әти-әнисе вафат булып, бик иртә ятим
кала. 11 яшьлек малай, туган авылыннан Оренбургка китеп, Вәли хәзрәт мәдрәсәсенә
укырга керә һәм үз көнен үзе күрә башлый. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә белем алганда
Г.Ибраһимов белән таныша. Шушы көннән башлап, Ш.Әхмәдиев белән Г.Ибраһимов
арасында дустанә, иждди дуслык урнаша. Аларның биографиясенә күз салсак, уртак яклар
шактый. Бер үк мәдрәсәләр, гасыр башында күтәрелгән шәкертләр хәрәкәтенә кушылып
китүләре, мәдрәсә белән араны өзүләре, университетка укырга керү омтылышлары... Икесе
дә социалист-революционерлар партиясенең идеяләрен яклый һәм соңыннан социал-
демократлар, большевиклар фиркасенә кушылып китә. Октябрь борылышларыннан соң
марксистик-ленинчыл идеяләргә чын күңелдән инанган Ш.Әхмәдиев тә, инкыйлаби
үзгәртеп корулар белән рухланып, үзенең бөтен көчен һәм сәләтен Казан губернасында
гына түгел, Урта Азиядә дә Совет властен урнаштыруга, халык мәгарифе эшләрен җайга
салуга багышлый. 1930 елның августында каты авырудан соң 42 яшьлек Ш.Әхмәдиев
Казанда вафат була.
Г.Ибраһимов Кара диңгез буенда урнашкан Гульрипши курортыннан Ш.Әхмәдиевкә
язган хатында яшь чакларын болай искә ала: «...Беләсең, Шәһит, без синең белән унике
яшьтән, Оренбургта яланаяк чабучы малай чактан башлап, хәзергәчә күп план кордык.
Моның байтагы тормышта гамәлгә куелды инде. Ләкин бөтенесен тәмамлау безгә насыйп
булмас. Алдагы буын, бәлки, безнең балалар үзебез уйлап та ирешә алмаганнарны
тормышта чынлап күрерләр» (Гульрипши, 1926 ел, 29 ноябрь).
Ш.Әхмәдиев кыска гомер юлында шактый катлаулы, авыр һәм үз заманы өчен олы,
иҗтимагый идеалга буйсындырылган, мәгънәле тормыш юлы үтә. Ул иҗатка дөньяви
мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем алган яисә укуларын дәвам иттергән татар
халкының күренекле зыялылары Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим, Г.Кәрам, Н.Хәлфин, Җ.Вәлиди,
Ш.Мөхәммәдъяровлар буыны белән, үзләренә татар дөньясында лаек урын дәгъва итеп,
шаулап килеп керә.
Ш.Әхмәдиевнең иҗат гомере озын түгел, үз эченә 1912-1917 еллар аралыгын ала. Әдип
кече проза жанрында яратып эшли: хикәя, нәсер, парча, очерк, хат, әдәби яктан
эшкәртелгән әкиятләр, балалар өчен язылган әсәрләр һ.б. Ш.Әхмәдиев татар әдәбияты
идея-эстетик эзләнүләр, яңа сыйфат үзгәрешләре кичергән чорда яза башлый. Әдәби
мирасында ул үз чорының актуаль мәсьәләләрен күтәрә. Аның иҗаты, бер яктан, Г.Тукай,
Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Г.Ибраһимов һәм башкаларның әдәби-эстетик
карашлары белән уртак. Икенче яктан, милли прозага 10 нчы елларда килгән Г.Сөнгати,
М.Гали, М.Хәнәфи, Г.Рәфикый, З.Бәшири, Г.Рәхим, Г.Газиз, С.Җәләл, С.Рахманколый һ.б
яшь буын әдипләре белән берлектә Ш.Әхмәдиев татар әдәбиятына яңалык та алып килә.
Шуңа күрә әдип иҗатында үзенә кадәрге әдәби традицияләрне, ХХ йөз башы Яңарыш
чорының үзенчәлекләрен, Рус-Европа әдәбиятларының да йогынтысын күрергә мөмкин.
Аның әдәби эшчәнлеге жанр байлыгы белән генә түгел, идея-тематик киңлеге, иҗат
принциплары, сурәтләү алымнары, чараларының төрлелеге белән дә аерылып тора. Милли
әдәбиятта бай традицияле хатын-кыз темасын гәүдәләндергән «Суга баткан килен» (1912)
хикәясе белән ул әдәбиятка килеп керә. Әсәрдә мәгърифәтчелек әдәбиятына хас аң-белем,
тәрбия-әхлак, шәхес иреге, хатын-кыз мәсьәләләренә басым ясала. Татар тормышында
хатын-кызның хокуксызлыгы, Кәлимәнең комсыз, рәхимсез атаның корбаны булып биш
йөз сумга сатып җибәрелүе, аның фаҗигале язмышын тасвирлау бу әсәрне Я.Вәлинең
«Ачлык кушты», М.Гафуриның «Ачлык ел яки сатлык кыз», А.Таһировның «Сатылган
кыз» әсәрләренә аваздаш итә. Милли чынбарлыкта хатын-кыз хокукларын яклаган һәм
шуның белән публицистик, тәнкыйди мәкаләләре белән керешеп киткән «Татар кызына»
нәсере дә шушы темага багышлана. Романтик эстетика атрибутларыннан хатын-кыз,
мәхәббәт культына бәйле геройларның күңел дөньясын «Сүз истигъмал итмәдем»
(«Ышанычын акламау») хикәясе тасвирлый. «Шагыйрь моңая» нәсерендә исә яшәүдән
гайрәте чиккән, өметсезлеккә бирелгән ялгыз геройның күңелсез хис-кичерешләре модерн
әдәбиятына хас алымнар, сурәтләр ярдәмендә күрсәтелә.
Ш.Әхмәдиев иҗатында милли зыялылар тормышын сурәтләү кызыл җеп булып
сузыла. Бу тема яшәүнең әхлакый һәм фәлсәфи мәгънәсен эзләү мәсьәләсе белән кушылып
китә. Шушы юлда татар зыялыларының төрле типлары тудырыла. Яшәү мәгънәсен,
идеалын милләткә хезмәт итүдә тапкан, үз көч-энергияләрен, теләк-омтылышларын
балалар укытуга, ач, фәкыйрь авыл балаларына белем бирүгә багышлаган мөгаллимнәр,
мөгаллимәләр, халыкчы яшьләр тормышы, бу юлда аларны сагалаган авырлыклар,
кимсетелүләр «Мөгаллим», «Хат һәм җаваплар» әсәрләрендә сурәтләнә. Мәсәлән,
Ш.Әхмәдиев беренче хикәясендәге вакыйгаларны бәян итүчедән мондый сүзләр әйттерә:
«Милләтебезнең истикъбале (киләчәге) сезнең кебек эшлекле, каһарман мөгаллим вә
мөгаллимәләргә баглы икәнен хәтердән чыгармагыз; сезнең бөтен читенлеккә түзеп,
сызганып эшләвегез генә безгә өмет бирә. Сез милләтнең мәгънәви тамыры: сез нык
булсагыз, аның яфрагы яшел, чәчәге матур, җимеше татлы булыр. Яшәгез, татарга
файдалы затлар!» — дип аларның күңелләрен күтәрергә тырыштым». Әдип зыялы яшьләр
арасында милләт файдасына кулыннан бер тиенлек эш килмәгәннәре барлыгына да
ачынып, борчылып яза, аларны «сәрхушләр» дип атый.
Күренә ки, авторның әсәрләрендә милли идеал мәсьәләсе яктыртыла, аның фәлсәфи
һәм әхлакый нигезләре ачыклана. Тарихи темаларга мөрәҗәгать итеп «Хан кызы»,
«Сөенбикә» әсәрләрен иҗат итүе дә шушы мәсьәләнең башка яссылыкта чагылышы булып
тора. «Хан кызы» повестенда Кара Идел, Чулман, Вятка, Агыйдел сулары буенда
урнашкан, байлыгы, матурлыгы, халыкларының яхшы тормышы, укымышлылыгы белән
ерак илләргә, чит патшалыкларга даны таралган Болгар иле сурәтләнә. Аның сюжеты
нигезенә тарихи хезмәтләрдә теркәлеп калган фактлар салынган. Шулай ук әдип Болгар
дәүләтенең Ислам динен кабул итүен чагылдырган риваять һәм легендаларны да әдәби
материал буларак файдаланган.
Ш.Әхмәдиев мабугат битләрендә үз чорының актуаль иҗтимагый-социаль, милли
проблемаларга багышланган публицистик рухтагы язмалары һәм тәнкыйть мәкаләләре
белән дә чыгыш ясый. Аның «Габдулла Тукаевны искә төшерү»(1914) дигән мәкаләсе
шагыйрьнең вафатына бер ел тулу мөнәсәбәте белән языла. Иҗтимагый-фәлсәфи планда
язылган гуманистик яңгырашлы мәкаләнең башлам өлешендә автор тарафыннан Тукай
татар милләтенә мәдәният мәйданында урын алырга күп көч сарыф иткән, «мәдәни
милләтләрчә эш кыла башларга» юл ачкан шагыйрь буларак бәяләнә. Татарның кара
бәхете өчен борчылган Тукайны әдип «татарның яшь мәдәни тарихына беркетелгән»
«тарих әгъзасы» итеп саный.
Публицистик аһәң белән сугырылган «Шагыйребез Габдулла Тукаевның хатыннарга
карашы»(1914) мәкаләсендә авторның бәя-хөкемнәре, уйланулары алдагы язмасы белән
аваздаш. Ш.Әхмәдиев шагыйрьнең хатын-кыз мотивын, иҗтимагый-милли яссылыкта
күчереп, конкрет-тарихи шартларга куеп гәүдәләндергән шигырьләренә таянып,
Тукайның гамьнәре, күңел кичерешләре, гражданлык позициясе турында фикер йөртә.
Автор бу язмаларда Г.Тукай иҗатының асыл хасиятләреннән икесен — татарлыкны һәм
миллилекне аерып куя. Икенче мәкаләдән беркадәр соңрак басылган «Хатыннар
хәле»(1914) дигән язмасында Ш.Әхмәдиев, Европа масштабыннан торып, милли
чынбарлыкта татар хатын- кызларының хокуксыз хәле, хатын-кыз азатлыгы, гаиләдәге
урыны хакында уйлана. Белем һәм һөнәр алу мөмкинлеге биреп, җирле шартларда бу
мәсьәләне уңай якка үзгәртү юллары турындагы фикерләре кызыклы тәэсир калдыра.
Ш.Әхмәдиевләр буыны татар халкының яңарышын милли рамкалар белән генә
чикләмичә, дөнья масштабында, Европа киңлекләрендә карый, татар әдәбиятының,
сәнгатенең Гареб мәдәниятендә урын алуы, аны баетуы юнәлешендә хәрәкәт итә. ХХ
гасыр башында матур әдәбият тизләтелгән үсеш юлына басып, дөнья орбитасына атыла.
Мәдәни казаныш буларак сәхнә-театр сәнгате, аның тәнкыйте барлыкка килә. Татарның
зыялы угыллары сәнгатьнең башка төрләрен дә үстерү юллары турында фикер йөртә
башлый. Моңа мисал итеп Әхмәтгәрәй Хәсәни мәхәррирлегендә нашир ителгән «Аң»
«әдәби, фәнни, сәяси вә иҗтимагый, рәсемле журнал»ының эшчәнлеген китерү дә җитә.
Ш Әхмәдиев тә бу юнәлештә актив хәрәкәт итә. Аның бер шәлкем язмалары сәнгатьнең
төрле тармакларына багышланган. »Яшә, Зөбәйдә, яшим мин»(1914), «Тигезсезләр»
пьесасы»(1915), «Г.Кариев бенефисы»(1915) — әнә шундыйлардан.
Тәнкыйтьче 1910 елларда сабый бала кебек кыюсыз гына тәүге адымнарын атлый
башлаган җыр-музыка, рәсем сәнгатьләрен һәм дә аларның тәнкыйтьләрен барлыкка
китерүгә, театр тәнкыйтен формалаштыруга үзеннән зур өлеш кертә. Фәлсәфи-эстетик
яссылыкта язылган «Бездә сәнәигы нәфисә»(1914) мәкаләсендә Ш.Әхмәдиев матурлык
эстетик категориясе, кешедә тән һәм җан берлеге, матди һәм рухи башлангычлар, кешелек
җәмгыятенең төрле баскычларында рухи кыйммәтләрнең үсеш-үзгәреше хакында бәя-
хөкемнәре белән уртаклаша. Аннан соң милли чынбарлыкта, татарларда нәфис сәнгать,
дин-шәригать кануннарының рәссамлык, сынлы сәнгать, җыр-музыкага мәнәсәбәте
хакында уйлануга күчә. Төрле чикләүләргә карамастан, җыр һәм театр сәнгатьләренең ХХ
гасыр башында җитди адымнар ясавы ныклы дәлилләр белән раслана. Мәсәлән, ул
җырчылардан милли-мәдәни тарихыбызда урын алган Камил Мотыйгый, Фәттах
Латыйпов, Солтан Рахманколый, актерлардан С.Гыйззәтуллина-Волжская, Г.Кариев,
Мохтар Мутин һ.б.ларны атый. «Һәрхәлдә, сизгер, нечкә хисле, моңлы татар эченнән
маһир композиторлар,чын рәссамнар, чын җырчылыр чыкмас диеп булмый» рәвешендә
татар дөньясында әлеге сәнгать төрләренең барлыкка килүенә өмет белдерелә.
Күзәтүләр Ш.Әхмәдиев рухи мирасының ХХ гасыр башы яңа татар әдәбиятын идея-
эстетик яктан баетуда, стиль ягыннан төрлеләндерүдә, жанр мөмкинлекләрен киңәйтүдә
билгеле бер роль уйнавын күрсәтә һәм автор стиленең үзенчәлеге, каләменең яңалыгы
аның татар әдәбиятында үз юлын табуы турында сөйли. Публицист, журналист,
тәнкыйтьче буларак та ул татар театр, музыка һәм рәсем сәнгатьләренең мөстәкыйль үсеш
мәйданына чыгуына зур көч куя.