КҮҢЕЛЕМӘ ЯТТЫ МОҢЛЫ КӨЙ
Яңа ел!
Җем-җем карлар яткан урамнардан
Сузылып киткән килер таңга юл.
Күңелләргә өмет, шатлык сала
Якынлашып килгән Яңа ел!
Күбәләкләр булып очкан карлар
Иреннәргә куна иркәләп.
Яңа елга илтер юлга чыктык,
Соңламыйк дип, бераз иртәрәк.
Болытлардан ачылып торган чакта
Зәңгәр күктә йолдыз яктыра.
Серле айдан сихри нурлар иңеп,
Сөю хисен җанда арттыра.
Үпкә-ялгышларны ташлап китик
Яңа елның ишек төбендә.
Бары кайнар кояш балкып торсын
Һәммәбезнең күңел күгендә.
Килеп җитте зарыгып көткән минут -
Хәбәр бирә әнә курантлар.
Кадерен белеп яшик һәрбер елның -
Без бу җирдә бары кунаклар.
Яңа елда сөенечләр генә
Җилкендерсен безнең йөрәкне.
Бәхет керсен ишек-капкалардан -
Чын хакыйкать итсен теләкне!
Йөрәгем тулы яра
Бар нәрсәнең рәте китте -
Бу дөнья кая бара?
Җиргә иңгән затсызлыктан
Йөрәгем тулы яра.
Якын дус, кайчак туганның
Хөсеттән йөзе кара.
Иманның, деннең китүе
Йөрәккә сыза яра.
Миллионлаган үксез бала
Хак юлдан чыгып бара.
Аларның язмышы сала
Йөрәккә тирән яра.
Үз милләтен санга сукмый,
Халкым читләшеп бара.
Шуңа җаным сыкравыннан
Йөрәгем тулы яра.
Тормышны җайлап барырга,
Милләтне саклап калырга,
Үксезне юлга салырга,
Мең ярадан арынырга
Кем ярдәм итә ала?
Сораулар җавапсыз кала -
Бу дөнья кая бара?
Әдәп күперләре яна -
Йөрәгем тулы яра.
Тик миңа төбәлгән карашың
«Һәр көнне керәсең төшемә», -
Дип җырлыйсың миңа, җанашым.
Ялварып төбәлгән, тик миңа төбәлгән
Сагнулы, әрнүле карашың.
«Өзелеп яраттым, — дисең син, -
Сөюем бирмәде сулырга.
Күкләрдә Ходаем язмаган күрәсең
Гомерлек сөйгән яр булырга.
Язмышым чикләде өметне -
Сүзләрем калды тик уемда.
Җанымда бер теләк: назыңа төренеп
Янарга ялкынлы куйныңда».
Нигез
«Татар дип танымыйлар бит,
Шуңа киселә тамыр...»
(сөйләшүләрдән)
Милләт рухы бүген шактый таркау -
Кешесе аз иман тергезгән.
Бик күбесе тел һәм ил югалтты, Тамырларын өзеп нигездән.
Үзәгенә балта чабу белән,
Сеңде алар башка халыкка.
Үз милләтен хәтта түбәнсетеп,
Яраклашты чит бер калыпка.
Танымыйлар, диеп, куркасы юк -
Горур булып калсак, танырлар.
Нигез тамырыңа үтеп кара -
Бик тирәндә безнең тамырлар.
Шул тамырлар чиксез киңлекләргә
Үрләгәндә меңгә уралып,
Тарихларда шаһит булып калган
Идел, Чулман, Ука1, Уралы...
Бар да алар безнең төп нигездә -
Белмәгәннәр белеп торсыннар!
Катлам-катлам яткан шул җирләргә
Милли җаннар нигез корсыннар.
Җир ташланып, нигез җимерелсә,
Алар белән тел дә китәчәк.
Җире, теле беткән һәр милләтне
Җире булганнар кол итәчәк.
Баба җирен мирас итеп алып,
Колы булыйк тик бер Алланың.
Теләсә кемгә кушылып, рәнҗеттермик
Тамырдагы төркиләр канын.
Ныгытмасак борынгыдан килгән,
Бәгырьләргә тоташ тамырны,
Нигез корытып, телен «өзеп» аткан
Маңкорт халык яшәп калырмы?
һич югалмас бөек татар халкы,
Дәрәҗәсен белеп яшьнәсә,
Нигезенә бәйләп тамырларын,
Җир хуҗасы булып яшәсә!
Туфан2
Ике Туфан күңелемдә яши:
Берсе аның — шагыйрь якташым,
Икенчесе исә — гомере буе
Милләт өчен янган ут ташы.
Яшь чакларын аның хәтерләмим -
Шактый кече идем мин аннан.
Шунысын беләм: тирән акылы белән
Туфанлыгы йөрде гел алдан.
Ә бит аның шушы сыйфатлары
Соң минутынача сакланды.
Акыл-дәрте гел бербөтен булып,
Бар гамәле илдә якланды.
Заманында Гаяз Исхакыйлар
Кайгырткан күк үзенең милләтен,
Гел көрәштә булды: саклыйк, диеп,
Халкыбызның телен, кыйммәтен.
Күпме бала укый үз телендә
Ул салдырткан күпме мәктәптә.
Йөрмәсә ул,
Татар мәктәпләре инде күптән
Беткән булыр иде әлбәттә.
Чакматашның утлы очкыннарын
Йөрәгендә җыеп йөрткәнгә,
Наданнарның кара йөзен борды
Киләчәккә, шанлы үткәнгә.
«Үткәненә борылып карамаса,
Киләчәге юк бит халыкның», -
Дия-дия, милли дулкыннарда
Алып батыр булып калыкты.
Һәрбер сүзе аның үткен чакма -
Кадалды ул һәрчак ук булып,
Кайберәүнең хәтта туң йөрәген
Ялмап алды ялкын-ут булып.
Бармы бездә хәзер мондый шәхес -
Кем күтәрә милли
1 Ука — хәзерге Ока елгасының элекке исеме.
2 өермә, зилзилә, давыл
әдәпне, Кем кайгырта милли горурлыкны,
Чын хакыйкый милли сәнгатьне?
Туфан булып үтте бар гомере,
Туфан булды һәрбер чорында.
Өермәләр тузгып калды хәтта
Мәңгелеккә киткән юлында.
Бетеп бара татар авылы
Туган авылыма кереп киләм -
Күңелемә ятты моңлы көй.
Тик моңнарым күчте әрнүләргә -
Авыл тулы нурсыз ялгыз өй.
Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең
Гөлләре юк тәрәз төбендә.
Йолдызлар да хәтта җемелдәми
Моңсыз калган авыл төнендә.
Җимерелеп яткан һәр нигезне
Тузан итә язмыш давылы.
Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар -
Бетеп бара татар авылы.
Бетеп бара авыл, бетеп бара,
Исеме калыр, бәлки, телләрдә...
Дистәләгән бала урынына
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә.