Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН, ИСЕМЕҢ МАТУР...

Казан атамасы турында күп фаразлар бар. Шуларның берсе —«алтын казан»
турындагы легенда. Имеш, хан кызы су алганда алтын казанын елгага төшереп җибәргән.
Шуңа шәһәрне Казан дип атаганнар. Бу легенда күптән түгел сәхнәдә куелган музыкаль
әсәрнең үзәгендә тора. Гомумән, Кабан күле төбендәге алтын, Сөембикәнең манарадан
ташлануы кебек мифларга корылган әсәрләр белән артык мавыгу сизелә. Асылда алар
сәнгатебезгә дә, чын тарихны белүебезгә дә җитди яңалык өстәми. Күп еллар дәвамында
безне юлдан яздырган уйдырмалар, мифлар тегермәненә су коя.
Манараның авышлыгын да туристларга тулы аңлату күптән сорала. 1552 елда Казан
Кремленең диварлары ике тапкыр махсус казып шартлатыла. Бу турыда рус
елъязмаларында шул заманның шаһитләре «җир селкенеп торды» дип язган. Җир тетрәүгә
тиң шартлаулар нәтиҗәсендә, әлеге манара-төрбә, нигезе ком һәм акшарлы таш (йомшак
таш) катламнарында булу сәбәпле, бер якка авыша, утыра, әмма җимерелми. Геологлар
тикшереп, манара нигезенә сыек цемент куылса да, авышу дәвам итә. Чөнки Казан Кремле
йомшак таш катламнарында тора. Шартлатуның берсе хәзерге Фәннәр Академиясе
каршысындагы кечкенә чиркәү урынында булган. Шартлау урыны, җир селкенү дулкыны
һәм манара авышлыгы да әлеге фикерне куәтлиләр. Бу шартлаулар, Казанның Большая
һәм Малая Проломная урамнары атамалары булып, тарихка кергән.
Казан атамасын да фәнни нигездә ачу бик кирәк эш. Мәгълүм булганча, авыллар,
шәһәрләр сулы, чыганаклы урыннарны сайлап корылган. Суны изгеләштерү дә мөһим
урын алып торган. Табигать күренешләрен кешегә охшату (елга култыгы, яр кашы, тау
бите, Кама Тамагы) һәм чагыштырулар борынгы заманнарда аеруча тирән көчкә ия
булган. Кешеләр табигатькә җанлы нәрсә дип караганнар. Чыганакларны изгеләштерү
хәзерге заманда да сизелеп тора.
Казан атамасы да әлеге тарихларга һәм тел закончалыкларына бәйле. Сүзлекләрне
ачыйк. АНАК сүзе элекке заманнарда «күз яше» дигән мәгънәне аңлаткан. ЧЫГАНАК
сүзен ЧЫГА/АНАК (ЧЫГА ЯШЬ) дип әйтеп һәм укып була. Бу инде борынгы
бабаларыбызның җир өстенә бәреп чыккан кадерле, саф, изге суны кеше күзеннән бәреп
чыккан яшькә тиңләве, охшатуы, изгеләштерүе.
Күп тарихларны хәтерләүчән (шуңа туган тел кадерле һәм тирән белүгә лаек) ана
телебездә КҮЗ дигән өлеше дә бар икән. Мамадыш шәһәрендә ПУЗАНКА дигән күп сулы
һәм бик борынгы чыганак бар. Ул инде, текә ярлар ясап, ПУЗАНКА тавы атамасын да
барлыкка китергән. Саф суын Вятка (Нократ) елгасына коя. Ихтимал, әлеге чыганак та
борынгы заманнарда бу урында авыл төзелүгә сәбәп булгандыр.
Бу сүзнең ПУЗ өлешен КҮЗ дип укый алабыз, ПУЗ=ПҮЗ=КҮЗ. Чөнки тарихи
фонетикада расланганча, борынгы телебездә аеруча П-К-Т-Х-Ф кебек тартык авазлар
күчемлелеге еш күзәтелә. Хәзер дә хатын-катын, чишен-тишен, кели-тели, Казанлы-
Хузангай дип сөйләшү яши. Соңгы мисал чуаш теленә ишарә.
КАЗАН=ХУЗАН=ПУЗАН\КА\ сүзләре якынлыгы, АНАКның кыскара бару табигатен
дә искә алсак, күп нәрсәне ачыклый. Фәндә расланганча, борынгы татар-болгарларның
кайбер кабиләләре теле чуаш теленә якын булган. Димәк, әлеге атамалар — ерак төрки
бабаларыбыз сүзләре. Бу дәлил Казанның тарихы мең ел белән чикләнмәвен дә раслый.
Хәзер күпләргә аңлашылмый торган АНАК сүзе җирне җанлантыру фәлсәфәсе гасырына
карый — Мәҗүсилек гасырларына!
ПУЗАНКАның (КҮЗАНАКның) икенче өлеше АНКА. Моны АНАК дип укый алабыз.
Чөнки (КА=АК) биредә телдә авазлар күчү күренеше бар. КА русча әйтелеш нәтиҗәсе дә.
ПУЗАНКА, КА\Ү\ЗАНКА кебек сүзләр руслар белән яшәүнең өстәмә үзгәрешләре дә.
Асылда әлеге ике сүз «күз яше чыга» дип, чыганакларны атаудан 140
ясалган. КҮЗАНАКтан (кыскара барып) КАЗАН шәһәре атамасы барлыкка килгән. Урал
ягында бер чыганакның ПЛАКСУН (ЕЛАК) дигән атамасы да бар.
Ихтимал, шәһәр туачак мәйданда чыганаклар күп булу да, КҮЗАНАКлы һәм Идел
белән элекке Казансу кушылган (хәзерге елга техникумы янында) бу урынның бик мөһим
географик, икътисади һәм хәрби-стратегик үзенчәлекләре дә тора- бара кала-кирмәннең
табигый үсешенә үз өлешләрен керткән. Әлеге урын (авыл) калкулыгы да һәм элекке
Казансу тамагы калкулыгы да (Казандагы иң беренче монастырь калкулыгы) отышлы ил
сагы, таможня вазифасын башкарган булулары бик мөмкин.
Борынгы Җүкәтау, Тубылгытау, Калатау кебек шәһәрләребез дә шундый калку
урыннарда үсеп чыкканнар бит. 16 гасыр рус язмаларында (Писцовая книга) Казансу
тамагындагы калкулык ИЛАНТОВ (Илантов монастырь) дип атала. 17 гасырда гына ул
Зилантов дип языла. Диалектларыбызда сакланган АНД\Т\АУ=АНДАУ сүзе көтеп,
күзәтеп, саклап тору мәгънәләрен белдерә.
Татарстандагы Карашай-Саклау, Саклау, Саклубаш, Карамыш, Урсак авылларының,
нигездә, калкулыкта булулары да шуны раслый. Сакта кизү торулар Кизүләү һәм Кизләү
дигән авыл атамаларын барлыкка китергән. А.Х.Халиков «Кыз тау» дигән атаманы да
«Күз тау», «Күзәтү тавы», «Илнең күзе» дип аңлау кирәклеген язган иде. Димәк,
ИЛ+АНДАУ (ил сагы, бу очракта—елга сагы, набережный дозор) борынгы
дәүләтчелегебез сүзеннән ясалган. Халыкның чиксез фантазиясе (этимологиясе) аны
Е\И\ЛАН+Т\Д\АУ=З\Җ\ИЛАН\Т\ дип үзгәрткән. Чөнки ЕЛАН=ҖЫЛАН=ЗИЛАН\Т\
сүзләрендә авазлар вариациясе күзәтелә.
ИЛАНД\Т\АУ, Е\И\ЛАН Т\Д\АУ атамалары шул рәвештә башка урыннарда да
саклану төрки дәүләтнең ил чикләре һәм җитди ил сагы системасы турында сөйли.
Башкортстанның Илеш районында Агыйдел белән Базы елгалары кушылган урындагы
тауны «Елан тау» диләр. Алабуга шәһәрендә сакланган Чулманны күзәтү корылмасын
(«Еланнар шәһәре» дигәндәй) «Чертово городище» дип атыйлар. Чиләбе шәһәре
янындагы скифларга нисбәтле курган-тауның хәзерге атамасы—ИЛАНТ\ Д\АУ! Анда
1999 елда граниттан эшләнгән, шлем кигән хатын-кыз статуясы һәм кеше сөякләре
табылган. Мондый атамаларны картада билгеләп чыксак, халыкның тарихы яңа төсмер
алачак.
Казан урынындагы авыл тарихы ил сакчылары һәм аларны тәэмин итеп торучы
кешеләр тарихлары белән бәйле. Ил сакчыларының кизү торулары, «эш урыннары»
элекке Казансу тамагындагы калкулыкта (хәзерге иске монастырь тирәсендә) булуы
ихтимал. Аннан тирә-як бик ачык күренә, Иделгә дә якын. Андагы сакчылар— Казансуга
керү йозагы.
Мондый зур хәрби-стратегик һәм икътисади әһәмияткә ия булган авылның тора- бара
калага әверелүе табигый күренеш. Иске Казанда (борынгы атамасы БОЛГАР ӘЛҖӘДИД)
изгеләштерелгән чыганак булуны, Казанда изге чыганак хәзер дә хөрмәт ителүне искә
алсак, ЧЫГАНАК сүзенең борынгы авыл һәм тора-бара шәһәр атамаларына да күчүе
гаҗәп түгел. Тел һәрвакыт кыскаруга омтыла. Бу серле атама да гасырлар дәвамында
кыскара барган. Нәтиҗәдә ЧЫГАНАК=КҮЗАНАК=КАЗА НАК=КАЗАН=КАЗАН\КА\
туган.
Ихтимал, Арча ягындагы Иске Казан урынында да ниндидер борынгы кирмән-авыл
булып, ул да ЯҢА БОЛГАР каласына нигез вазифасын үтәгән. Хәзерге Казаныбызның
ерак тарихлары ачыкланмаган заманнарда, аны Иске Казан дип атаганнар.
Күренә ки, Казаныбызның тарихы мифлар белән генә чикләнми. Ул гаҗәеп
шигъриятле, тылсымлы. Тел мирасыбыз — тугандаш халыклар тарихларына да алтын
ачкыч. Казанның тетрәндергеч сәхифәләре күп. Аларны халыкка җиткерү, сәхнәгә күтәрү,
мәдәни мирасыбыз итү — безнең изге бурычыбыз. Ышанам, борынгы Казан турында
нәфис кинофильмнар да, рәссамнарыбызның «Казансу дозоры» дигән әсәрләре дә туар.
Әйе, Казан, исемең матур, кемнәр куйган...

Назыйм ХАНЗАФАРОВ,
филология фәннәре докторы.