Кайтаваз
Ихластан әйтәм, «Казан утлары» журналының яңа басылып чыккан санын алып уку
миндә ләззәт хисләре уята. Беренче танышу алдында гына туа тырган дулкынлану белән
бизәкләргә бай тышлы журналның чираттагы санын кулыма алам. Хәзер кулымда октябрь
аенда чыккан 10нчы сан. Анда Фирүзә Җамалетдинованың биш хикәясе кертелгән:
«Яралы күгәрчен», «Нәфес жңңүе», «Себердә», «Кояшлы келәмнәр» һәм «Йөк».
«Яралы күгәрчен» исемлесенә аерым тукталыйм әле. Ул эчтәлеге белән үземә зур
тәэсир ясады. Хикәядә сүз ерак юл шоферы, аның бакча баласы яшендәге кызы һәм юл
буенда яраланып яткан күгәрчен турында. Исләрең китәрлек тә инде, нинди ерак
жирләрдән әйләнеп очып кайта иске урынга бу күгәрчен, үзен бәладән коткарган кыз
баланы эзләп. Ул кызның әтисе дә киң күңелле адәм. Кызының яралы күгәрченгә
күрсәткән игелеген аңлый белә: баласының кошчык хәле турындагы сорауларына
ждвапларны табып кына тора. Үскән вакытында баланың күңеленә мәрхәмәтлек
чаткыларын сибеп калдырып булганын бик шәп күрсәтә бу мисал.
Инде хөрмәтле язучыбызның икенче хикәясенә күчеп, аның турында да бер-ике сүз
әйтим инде. Ул «Казан утлары» журналының быелгы 3нче санында басылып чыккан иде.
«Кеше күңеле - кара урман» дип аталган, авыл тормышы чагылдырылган бу хикәянең
герое — авыл диванасы Пәттери. Авылдашларының Пәттеригә ихтирамы үзе бер тормыш
мәктәбе югарылыгына күтәрә әсәрне.
Рәхмәт сиңа, Фирүзә ханым, күңелгә рәхәтлек бирә торган хикәяләрең өчен!