КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕНДӘ
САТИРИК ПОЭМА
Кайбер түрәләрләргә гозер юллап керү
үлем газабы белән бер.
Автор.
Кайгы көен көйли-көйли,
Бик ямансу үтте көнем.
Ашыгыч эшен бүлеп бүген
Кабул итте
мине Үлем.
Аны күргәч, өнсез калдым,
Мин бит юкса тел бистәсе.
Ике чәшкә чәй китерде
Кизү торган фәрештәсе.
Әйтте Үлем көлемсерәп
(Итагатьле — йөзе кара!): ««
Миңа кергән чакта, дускай,
Син беркайчан чират торма...
Бәреп кер син, һич тартынма -
Урның булыр һәрчак
т(г)үрдән. Хур кызлары каршыларлар —
Колач җәеп,
төркем берлән... Тыңлыйм!
Сүзең үлчәп сөйлә,
Кыска сөйлә,
вакытым тар.
Мине эштән бүлдерерлек
Әйт соң, нинди гозерең бар?
Әйтсәм әйтим, берәүне дә
Кабул итми идем бүген —
Югарыдан бер танышың
Шалтыраткач...
вәгъдә бирдем.
Ә ул сине, чын дусларча,
Якын күреп, хөрмәт итә, —
Гүр
иясе булуыңны
Түземсезлек белән көтә...
Бик тә башлы (ярты кашлы!),
Иркен яши...Әлһәмдиллаһ! Дер
селкетә яраннарын,
Каршы дәшү аңар гөнаһ!
Тик шулай да
төшермә син Кереш сүздән күңелеңне,
Дикъкать белән
тыңлыйм сине, Сөйлә, дустым, гозереңне...»
Ләхет сыман тын
бүлмәдә Янмый хәтта чыра уты...
Мин бит үлем сорап килдем,
Ә сорауның юк ояты!
Мөнбәрләрдә — караңгылык...
Алда — иблис, чатта камин.
Телем эчкә ябышып каткан,
Сүземне һич башлый алмыйм.
Уен эшме?
Куркуымнан Мин астыма сия яздым.
Инде кабат
рөхсәт алгач,
Эндәшергә аңар баздым:
Көн-төн, төн-көн уй эчендә
Яшим (инде илле биштә!)...
Үләрмен дигән идем лә
Шагыйрьләрчә... утыз яшьтә.
Яшьлегемдә эзләмәдем
Дан һәм шөһрәт.
(шундый холкым!)
Өметләндем, аңлар диеп
Җан
ярамны газиз халкым.
Яндым-сүндем, шуңар күндем,
Оча
алмыйм күптән инде!
Кара еллар, таптый-таптый,
Хыялларым җиргә күмде.
Кыйбламны җуйдым күптән,
Калдым ике юл чатында.
Әсәрләнгән җаным оча Күктә,
җиденче катында!
Гарше җирдә яшәү уен
Кабул итми сынган
күңлем. Бу уй белән булмый яшәп! —,
Үлем сорыйм синнән,
Үлем!
Әйтте Үлем көлемсерәп
(Итагатьле — йөзе кара!):
Тормыш
шулай инде, дускай,
Кайгы белән үрелеп бара.
Әйтсәм әйтим
— үтенечең
Минем өчен пүчтәк нәрсә,
Бисмиллаңны әйтеп
иртән
Тавык чалган кебек кенә.
Тик... карап, тикшереп тора
Черек
күлнең яраннары,
Атна саен
үзгәртелә
Госморгның карарлары.
Алдың- артың карау яхшы!
Миңа
берүк тимәсеннәр —
Эш урнында
ришвәт алып
Утыра икән,
димәсеннәр.
Беләм, ярлы кеше бит
син,
Юктыр коттежың һәм
дачаң...
Гомер
буе шигырь сырлап,
Җитмәде инде
синең акчаң.
Курку, дускай, безгә
дә хас,
Газраил бар...
кыстати... кода.
Безне
монда земельныйлар,
Санипидыстансы тикшереп тора.
Бу афәттән булмый безгә
Һичничек
тә читтә калып.
«Сәлам хаты»
килеп тора,
Үтерәләр штраф салып.
Каршы әйтеп карале син
Газраилга! —
күперенә!
Миллард сумлап акча китте
Соңгы
сират күперенә.
Җәзалыйлар —
урамнарда
Иясез этләр чабып
йөрсә,
Теплоходлар батса суга,
Самолетлар егылып төшсә.
Кисәтүләр алам һәрчак,
Әгәр
табыш эзләмәсәм,
Мең дә бер йөз
персоналга
Хезмәт хакы
түләмәсәм.
Бушка белем
арттырулар -
Пычагыма кирәк
димен!
Укыталар дәрес саен, —
«Үле җаннар»1* һәм «Хунвейбин»2.
Шөкерана... әлегә тиклем
Исән
йөрим, шуңа шатмын,
Мин бит әле
коеп куйган
Менә дигән
депутатмын.
Җыен җыйнап
әрвахларны
Үз артымнан
ияртәмен...
Теләк изге:
үлсәм иде
Күңлен
күреп сөяркәмнең!
Кичә генәк
минем хатын
(Хатын түгел, чистый
вандал!)
Ысымыскы табып алган
Телефоннан,
чыкты җәнҗал...
Аның уйлап-уйлавынча
Бар
дөньясы бозык, азган.
1 Н.В.Гоголь романы
2 А. Хәлим романы
Сөяркәм дә әрсезләнеп:
«Сагындым соң...»— диеп язган.
Үлем
белән сөешкәнен
Белми бит ул сөяркәмнең!
Әлегә өйдә,
кулдале мин,
Уңда...
хатын иярләде...
Хатын нәрсә!
Метеорит
Хасил булган анда...
я-я-яман!
Безнең өскә төшеп килә,
Җитәр тиздән ахырзаман...»
Дикъкать белән тыңлап тордым
Иблиснең
моң вә зарын —
Күзгә карап алдашуның,
Сәясәтнең сиздем барын.
Белмим
инде — нигә шулай минем янда мескенләнә!?
Үлүчеләр саны
бездә
Үсә бара өстәвенә.
Җил-давыллар, кубарылып,
Үзгәрттеләр җирнең холкын,
Энцефалит,
грипп, чума
Кыра җирдә дөнья халкын.
Ходай безне ташлаганмы?! —
Туа җанда шундый уйлар.
Без
бит монда
лаборатор
Күселәрдер һәм дә коллар...
Кәккүк кенә санар безнең
Алда
калган гомерләрне.
Тын бүлмәдә, җөрьәт итеп,
Кабатладым
гозеремне:
«Гарше җирдә яшәү уен
Кабул итми сынган
күңлем.
Бу уй белән яшәп булмый! —
Үлем сорыйм синнән,
Үлем!»
Әйтте Үлем, көлемсерәп
(Итагатьле — йөзе кара!):
«Картаясың, күрәм, дускай,
Инде гомрең үтеп бара.
Башың тулы авыру синең,
Сырхау күрәм аруыңда.
Йөрәгеңдә...
недостача...
Киңәйгәндер бавырың да.
Беркая да дәваланмый
Авыруыңны йөрсәң сузып,
Язның...беренче көнендә
Дөмегерсең Алла кушып!
Җирдә үлем эзләмәгән
Адәм генә үлем тапмый,
Күмәрбез без кабереңә,
Рәхәтләнеп
таптый-таптый...
Тыныч кына яшәрсең син
Җайлап яңа фатирыңда,
Гүзәл
оҗмах бакчасына
Карап торыр балконың да.
Ләкин сиңа
бүген генә
Үлем вәгъдә итә алмыйм,
Кичерә күр мине,
дускай,
Мин Ходайдан уза алмыйм...»
Кайгы көен көйли-көйли,
Бик ямансу үтте көнем.
Җиңеләеп
сулыш алдым
Ташлап чыккач үлем җенен.
Елый-елый, урам буйлап,
Үз-үземне барам жәлләп...
Ә кайдадыр
балта асып,
Басып торадыр ла җәллад!