БӘХЕТЕМНЕ СИҢА БҮЛӘК ИТӘМ
Хыялларсыз
Балачакны кайтарыгыз димим,
Хыялларым кире кайтсыннар!
Хыял күлмәкләрен киеп карыйм:
Кайсы ертык инде, кайсы тар...
Балачакта җылыттылар алар
Ышанучан керсез күңелне.
Хыял белән яшәү авыр дисез,
Ә аларсыз тормыш җиңелме?!
Чыныктыра язмыш, оныттыра
Хыялларны, ябып ишекне...
Ә аларсыз көн дә тирбәткән күк
Баласыз буш, ятим бишекне.
Тынлыкта
Юк, дәшмә!
Бозма син тынлыкны,
Ул синең бүләгең.
Кайчандыр
Шул тынлык эчендә калдырдың.
Бәлки мин урынсыз качамдыр
Кояштан,
Үземнән
Тынлыкка.
Хәтерем гөрселдәп аумады Зәмхәрир кышларда туңып та. Исемең йөрәктән яу алды, Дәшәргә уңайсыз шуңадыр.
Гадәткә әйләнде - Яшьләрем
Һәркөнне битемнән шуадыр.
Тынлыгым урлама -
Бүләгең,
Тырналган йөрәктән кубарма.
Барысы да яхшы!
Аз гына
Иреннәр чатнаган...
Су бармы?
* * *
Җибәрәм, тоткарлый алмыймын - Хакым юк.
Көтмимен. «Көт мине» дип язган Хатың юк.
Күтәрәм башымны, кояшка Карыймын.
Мин аның нурында эрермен...
Ярыймы?..
Күзләрем кояштан чагыла -
Яшь түгел.
Туйдыра ятларга син диеп
Дәшү гел.
Аңлый алмыйм
Иркен дибез дөнья...
Чиксез дибез...
Чикле ләкин безнең мәрхәмәт.
Йөрәк тибешләрен тикшерегез,
Яши микән әле мәхәббәт?
Кулда каләм... Тырнап-тырнап яза -
Йөрәгемнең ясый сурәтен.
Мин тормышны һаман аңлый алмыйм...
Өйрәтегез, зинһар, җай-рәтен.
Ялантәпи йөрим төн эчендә...
Бәй, миндәйләр монда җитәрлек!
Бердәм булсак, көч тупланыр иде
Сүрән айны кояш итәрлек.
Икебезгә бер бәхет
Мин шимбәне икебезгә бүләм:
Көне — сиңа, миңа исә төн.
Бәхетемне сиңа бүләк итәм,
Алам, ләкин, нәни кисәген.
Мин төннәрдә калырга да риза,
Янып торсаң күктә ай булып.
Сукмакларны җепләр белән бәйлик -
Китмәсеннәр юллар аерылып.
Бәхет кисәкләрен бергә кушыйк -
Бәхет берләштерсен җаннарны.
Ләкин үрнәк итеп алмыйк, сулар
Кушылдырмый торган ярларны.
Вакыт сорыйм
Фонарь яктысында урам буйлап
Эзләп йөрдем кичен эзеңне.
Кипми калган яшькә тап булдым мин
Һәм утырдым кочып теземне.
Мин үзгәрдем, әллә заманамы?
Дучар булам тирән уйларга...
Чүл салкыны биләп ала җанны,
Чарасызлык - хәлсез кулларда.
Ничә еллар хыял аша сине
Иртә саен эшкә озатам.
Ташка йөзем белән төшкән кебек,
Әрнү хисен һаман кузгатам.
Татлы сагыш дусты итте мине,
Усал эткә бирдем хыялны.
Караңгылык чолгап алган җанга
Йолдыз нуры инде сыярмы?
Көз күлмәген салмый киям хәзер,
Йөзем охшаш яфрак төсенә.
Кайтмаска дип киткәнеңә уйчан
Учак очкыны да төшенә.
Оч-кырыйсыз күктә очар урын
Таба алмый күңел интегә.
Бүген сине оныта алмадым мин,
Насыйп булыр бәлки иртәгә.
Яшен тизлегенә тиңдәш булган
Вакыт сорыйм сине күрергә.
Кемгә сөю юлламасын бирер
Яңа салган мәрҗән күпергә?