Логотип Казан Утлары
Публицистика

Без дә студентлар идек...


Яшьлегем Казан каласында «калынайды». 1966 елда Педагогия институтына Кызыл
диплом белән амин тоттым. Университетта, аспирантура тәмамлап, белемне гыйззәтләдем.
«Казан утлары»нда Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, С.Хәким һ.б.лар теле турында мәкалә
бастырып, галимлек дәрәҗәмне шәүкәтләдем. Г.Ибраһимов хакында язган трилогия-
эпопея («Пәйгамбәр таңы», «Күкнең җиденче катында», «Оҗмахка бер адым» романнары)
«Казан утлары»нда Сезнең иманлы рухиятегез ярдәмендә дөнья күрде. Аннан соң
трилогия ун ел эчендә ике мәртәбә татар телендә, бер тапкыр башкорт телендә басылды.
Татарстан китап нәшриятын-
да пьесалар җыентыгым,
«Тел — күңелнең көзгесе»,
«Мәктәптә әдәби әсәрләр
телен өйрәнү» дигән хез-
мәтләрем дә нәшер ителде.
«Татарстанның атказанган
фән эшлеклесе» дигәне дә
яшьлегемнең бер җимеше.
«Яшьлекнең Казан
каласында калынаюы»
шушыдыр инде.
«Казан утлары»нда
әдипләрнең фотоларын бирү
бик күңелле күренеш. Сорап
хат язуыгыз да бик хәерле.
Шуны уйлап, мин дә фото
җибәрмәк булдым. Андагы
студентларның кайсыберләре (Илдар Юзеев, Газиз Мөхәммәтшин) мәрхүмнәр инде
(җаннары җәннәттә булсын, амин!). Илдар Юзеев Татарстанның Халык шагыйре булды.
Мин фәкыйрегез — Башкортстанның Халык язучысы. Татар, башкорт, рус телләрендә
60тан артык китап бастырып чыгардым. Ьәммә язганнарны төрле әдәбият кибәненә
сипкәләсәң, 30 том чамасы булыр кебек. Ләкин бастыру нияте «контратакага» очрый да
тора бит ул хәзер. Фронт теле белән сөйләшәм кебек. Гафу!..
Акрын гына атлап тормыш баскычларын, кулга алдым 90 яшьнең ачкычларын. 2014
елның 29 августында Суфиян бабагызга 90 тула. Алла боерса! Ышанасы килми хәтта. 90
яшькә берәр әйбер җибәрми калмамдыр инде. «Казан утлары»н алдыруга, аны
Башкортстанда таратуга 55 ел икән инде. Бу ут, «Промстой уты» шикелле, дөнья йөзенә
гыйззәтле, шәфәгатьле, шәфкатьле иман тарата. Аллага шөкер! Сезнең үз талантыгызга,
кешелеклелек сыйфатыгызга, белемегезгә дә сокланып яшим! Патриот булыйк!! Иманлы
рух телим!!! Әйткәнем фәрештәнең «Амин» дигән чагына туры килсен!!!
1963 елгы бу фоторәсемдә Казан Педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты
бүлеге студентлары. Чүгәләп утырганнары Илдар Юзеев (сулда) һәм без фәкыйрегез.
Басып торучылар — Газиз Мөхәммәтшин (сулдан икенчесе) һәм Марат Әмирханов (уңнан
беренче).