Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Мәмсә
Мәмсә авылы район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 35 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Ташкичү авылыннан — 1, Казаннан 101 чакрым ераклыкта урнашкан.
Д.А.Корсаков белешмәсендә (XVIII йөз) Мәмсә авылы Мәмсә суы ярына утырган Байчура пүчинкәсе, Мәмсә исемнәре белән искә алына. Анда 78 йомышлы, 1 керәшен татары яшәгән Укше елгасы ярындагы Укше пүчинкәсендә 76 ясак түләүче татар көн иткән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә авыл Байчура пүчинкәсе дип искә алына. Ашыт суы ярына утырган бу авылның 76 хуҗалыгында 295 ир-ат һәм 316 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән.
1878 елда басылып чыккан тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Байчура пүчинкәсе Байчура авылы җәмгыятенә кергән. Пүчинкәдәге 223 хуҗалыкта 515 ир-ат һәм 472 хатын-кыз көн иткән. Анда агач мәчет, мәктәп, 3 кибет, су тегермәне эшләгән.
Наҗия апа Борһанова мәгълүматлары күрсәтүенчә, Мәмсә авылы халкы май аеның ахырында күршедәге Иске Ашыт, Иске Кенәр, Печмәнтау, Сөрде, Ташкичү, Иске Тазлар авыллары белән Ашыт җыены үткәргәннәр. Ул җыен икенче төрле Ашыт каршы яисә катык җыены дип йөртелгән.
Мәмсә авылы зиратында XIX йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы билгеләнгән.
Олылар сөйләве буенча, авылга нигез XVII гасыр ахырларында салына. Авыл яныннан Ашыт суы ага. Аңа Мәмсә суы килеп кушыла. Авыл янында зур булмаган күл бар. Аны Бака күле дип әйтәләр. Чишмәләр бик күп түгел. Мәмсә суында элек тегермән буасы булган һәм анда су тегермәне эшләгән. Берничә кичү урыны бар. Аларның берсе Кәрәкә дип атала. Авылның үзәк урамнарында электән үк таштан юл салынган булган. Авыл уртасында таш күпер бар.
Мәмсә таулы урынга утырган. Ул урынны Хәтимә әби тавы диләр.
Икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсафа Галикәев (1822-90) чыгышы белән Казан өязенең Мәмсә авылыннан була. Ул Казанда үзенең сабын заводы җитештергән әйберләр белән сәүдә иткән, 1880 елда Ш.Мәрҗанигә мәдрәсә («Мәрҗания») төзүдә зур матди ярдәм күрсәткән. Сәүдәгәрнең Мәскәү урамындагы корылмасы табыш йорты (доходный дом) булган, заманында биредә Г.В.Майзельсның дару кибете, Я.А.Краверның аптекасы, Х.М.Сәлимовның бакалея кибете һ.б. урнашкан була. М.Галикәевның вафатыннан соң 20000 сумлык дип бәяләнгән әлеге хуҗалык аның варислары милкенә күчкән. Соңгылары аны 1916 елда «Мәрҗани» мәчетенә бүләк иткәннәр.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Мүлмә
Мүлмә авылы Биектау районында, район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән — 27, Казан шәһәреннән 60 чакрым ераклыкта утырган.
Мүлмә авылы тарихи чыганакларда телгә алына. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган.
Н.Н.Вечеслав (XIX йөз) китабында Мүлмә авылы искә алына. Авылдагы 131 хуҗалыкта 347 ир-ат һәм 862 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда волость идарәсе һәм бер агач мәчет булган.
1866-67 еллар белән авыл исеме тарихи хезмәттә теркәлеп калган. И.А.Износков Мүлмә авылының татарча исеме Мулла Иле дип күрсәтә. Себер элемтә юлының сул ягына утырган бу авылның мулла тарафыннан нигезләнүе турында ул легендага таянып яза. Элек Мүлмә авылы даирәсенә аерым торак пункт булып исәпләнгән Мулла Иле пүчинкәсе дә кергән. Бу пүчинкәне Тәтеш районы Алабирде авылыннан килгән мулла оештырган. Үзе үлгәннән соң монда аның оныклары яшәп кала. Авылда элек 110 хуҗалык булып, анда ислам динен тотучы 423 ир-ат һәм 431 хатын- кыз яшәгән. Халык он тарту һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Тирә-юньдә яшәгән авыл аксакаллары Мүлмәнең икенче төрле Мулла Иле дип тә йөртелүен һәм анда муллалар укытылган булуын сөйләделәр. 1898 елгы хезмәттә Мүлмә һәм аның пүчинкәсе искә алына, анда татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К.П.Берстель җыентыгында күрсәтелгәнчә, Мүлмә авылында барлыгы 962 татар кешесе исәпләнгән.
Мүлмә авылы халкы Иске Җөлби, Яңа Җөлби, Комыргуҗа, Олыяз, Сасмак авыллары белән бергә июньнең икенче декадасында Кызыл Яр җыены бәйрәм иткән. Ул икенче төрле Җөлби җыены яисә Сасмак җыены дип тә йөртелгән.
Мүлмә авылы табигатьнең бик матур, күркәм бер җиренә урнашкан. Аның бер ягында таулар, икенче ягында зур куе урман (Чыпчык урманы турында сүз бара). Авыл яшеллеккә күмелеп утыра.
Мүлмә авылы яныннан Кызылсу елгасы агып үтә, ул Казансуга коя. Кызылсуның суы чиста, ләкин ул хәзер бик саеккан. Аның Әртил асты дигән урынында өлкәннәр атлар коендырганнар. Инешнең тирә-ягында ямь-яшел булып тал агачлары үсеп утыра. Кызылсу Әтнә районының Яңа Җөлби авылы янындагы бәләкәй чишмәләрдән башлана. Елганың башланган урынында ярлары биек һәм кызыл балчыктан гына тора. Инешнең суы гел кызыл төстә, бара-бара гына бераз чистара. Ул юлында 7 авыл аша үтә. Иң тирән урыны булып Сасмак авылы тирәсеннән узган өлеше исәпләнә.
Мулла елгасы исә — коры елга. Элек аның үзәнендә печән шәп үскән, аны мулла чапкан. Кар сулары язын аның буенча Кызылсуга төшәләр. Колачы елгасы да Казансуга кушыла. Бу елганың кайбер урыннарында су бар. Ә урыны белән ул бөтенләй коры.
Авыл янындагы таулар бик биек түгелләр, ләкин үзләренә күрә исемнәре бар: Зират тавы, Аргы як тавы, Станция тавы. Моннан башка тагын Үләксә чокыры, Мулла җире, Олыбай басуы атамалары халык телендә актив кулланыла. Юл атамалары да шактый. Авыл башында Чүкмәч юлы сузылып киткән. Анда Чүкмәч кушаматлы кеше торган.
Халык авыл урамнарын үзенчә атый: Ахирәт урамы, Таш урам, Аскы урам. Зират башы урамы, Кибет урамы, Аргы як урам, Авыл башы урамы, Шамайлар урамы, Алты өйле урам — хәзерге исеме Түбән урам, Котылдык урамы (яңа барлыкка килгән, әти-әниләреннән аерылып чыгып, өй салып чыгучы яшьләр урамы).
Авыл халкы эшчән һәм иманлы. Авыл йортлары һәм каралты-куралар нык, таза. Авыл яшьләре читкә китми, шушында төпләнеп калалар. Кем белә, бәлки Мулла Иле авылында киләчәктә мәдрәсә ачылып, ул иман нуры чәчә торган бер үзәк булып китәр.
Мүлмә авылында 300гә якын хуҗалык исәпләнә. Анда мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, ике кибет бар.
Авылда мәчет эшли. Теләгән кеше анда гыйбадәт кылырга йөри.
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Наласа
Наласа авылы Арча районына керә, ул район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән — 9, Казаннан 75 чакрым ераклыкта урнашкан.
Наласа авылы Казан ханлыгы чорында да булган.
Эпиграфист Карун Йосыпов Наласа авылы зиратында XVI йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары тапкан. Археологлар да Наласа зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы язмаларын билгеләгәннәр.
Д.А.Корсаков хезмәтендә (XVIII йөз) авылда 314 йомышлы татар яшәгәнлеге күрсәтелә.
1898 елгы җыентыкта авылда татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. К.П.Берстель хезмәтеннән күренгәнчә, Наласа авылында барлыгы 1647 татар кешесе яшәгән.
Наласа авылы халкы күршедәге Югары Аты, Урта Аты, Түбән Аты, Яңа Аты халкы белән бергә июнь ахырында һәм июль башында Наласа исемле җыен бәйрәме үткәргән.
Өлкән буын кешеләре сөйләвенә караганда, авыл тирәсе элек калын урманнар белән капланып алынган булган.
Наласаның тирә-юне матур, урамнарында яшеллек күп. Авыл яныннан Наласа суы агып үтә. Халык телендә икенче төрле ул Утай асты елгасы дип тә атала. Наласа башы елгасы Наласа суына кушыла. Заманасында ул суын Утай асты елгасына китергән. Коры елганың хәзер суы беткән, яз көне генә була. Аның тирә-юне кызыл балчыклы. Бурсык елгасы янында элек бурсыклар яшәгәнлеген аңлыйбыз.
Авыл эчендә һәм тирәсендә матур гына чишмә-кизләүләр бар. Бурсык елгасының түбән итәгендәге Рәбига чишмәсен шул исемдәге хатын-кыз кадерләп карап торган. Бу чишмә турында авыл өлкәннәре болай сөйли: «Авылдагы Рәбига бик тырыш хатын иде. Басуда урак урганда ул чишмә таба һәм аны карап, тәрбияләп тора. Ул вафат булганнан соң халык чишмәне аның хөрмәтенә Рәбига чишмәсе дип атый». Тагын Балтай чишмәсе бар. Ташчишмә ташлы урыннан ага, Утай асты суына кушыла. Үләт елгасы астындагы чишмәне Сазлык чишмәсе дип йөртәләр. Таҗи тегермәне янындагы чишмә Таҗи тегермәне чишмәсе дип аталган. Элек Наласа яисә Утай асты елгасында Җанкуат, Пума (Фома), Таҗиныкылар һәм Мөхәммәтвәли тегермәннәре эшләгән. Тегермән буалары нәтиҗәсендә елга-инешләрдә су да мул булган. Хәзер тегермәннәр дә юк, чишмәләр дә чистартылмый, сулары да бетү алдында тора.
Арча районында Наласа зур авыл санала. Анда 250дән артык хуҗалык бар. Авылда балалар бакчасы, элемтә бүлеге, китапханә, мәдәният йорты һәм урта мәктәп эшли. Юлларга асфальт салынган.
Наласа авылына багышланган халык җыры һәммәбезгә таныш:
Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Йөрәгемә утлар яктың,
Янам мин ялкынында...
Дәвамы киләсе саннарда.